VIII сыйныфта “Идегәй” дастаны өйрәнелә, ләкин IX сыйныфта, Алтын Урда чоры әдәбиятын үткәндә, бу әсәрне кабат искә төшерү һәм шул чор белән бәйләп өйрәнү бик тә зарур, минемчә. Бу сыйныфта укучыларның карашлары да формалашкан, тарихи чорны аңлау дәрәҗәләре дә тирәнрәк үскән була. Алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне исәпкә алып, IX сыйныфта мин семинар дәрес үткәрүне кулайрак күрәм. Тарихның бу чорын чагылдырган мәкаләләрдән, төрле журналлардан файдаланам, укучыларны Идегәй, Туктамыш хан һәм башка геройларның характеры, төрле бәрелешләр сурәтләнгән текстлар белән тәэмин итәм. Сораулар алдан ук бирелә, һәр укучы аларга мөстәкыйль әзерләнә, чөнки өстәмә материалларның кирәклесен сайлап алу мөмкинлеге бирелә (“Мирас”, “Татарстан” журналларында чыккан фәнни мәкаләләр һәм бу журналлар үзләре укучылар карамагында, ягъни кабинет китапханәсендә саклана). Бу язмамда семинар дәреснең планын тәкъдим итәм. Дәрес барышында кулланыла торган текстларның үзләрен кертеп тормадым, әйтеп кенә уздым, чөнки алар һәр укытучыда да бар.
(
Читать дальше
)