“Акыллылар көч сынаша” темасына әдәби бәйге

“Акыллылар көч сынаша” темасына әдәби бәйге
(Бөек җиңүнең 65 еллыгына багышлана)

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
үлемем дә яңгырар җыр булып.
М. Җәлил


Фашист илбасарларын җиңүгә татар халкы искиткеч зур өлеш керткән. Исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән уелган каһарманнар арасында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Аларның үлемсез батырлыклары, легендага әверелгән исемнәре һәм эшләре турында бик күп язылды, сөйләнде. Укучыларның бу батырлар турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү һәм кызыксынуларын арттыруда әдәби- мәдәни кичәләрнең роле зур. Тәкъдим ителә торган кичә 7-9 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелә.
Бер ай алдан белдерү эленә һәм укучыларга, танышып чыгу өчен, төрле әсәрләр тәкъдим ителә:
1. Р. Мостафин. Кечкенә Муса турында хикәяләр.
2. М. Җәлил. Моабит дәфтәре. (1986 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган җыентык шулай дип атала.)
3. Ә. Давыдов. “Муса абый” повесте.
4. Р. Мостафин. Җырга әйләнгән гомер.
5. Г. Кашшаф. Кечкенә Җәлил.
Укытучы бу исемлекне үзе теләгәнчә дәвам итә ала.
Бәйге алдыннан “Татарстан рәссамнары иҗатында М. Җәлил образы” дигән темага әңгәмә үткәрелә. Кайбер картиналарга гомуми күзәтү ясала. Бәйге була торган көнне картиналарның репродукцияләре залга эленә:
Х. Якупов. Хөкем алдыннан. (1954)
А. Вәлиәхмәтов. Муса Җәлил Моабит төрмәсендә. (1957)
Е. Симбирин. Җәлил. (1975)
И. Родионов. Җәлил. (1975)
В. Скобеев. Җәлил. (1975)
Бирелгән әсәрләргә һәм картиналарга нигезләнеп, викторина сораулары әзерләнә, конвертларга салып куела.
Бу көнне зал матур итеп бизәлә. Сәхнә уртасында М. Җәлил портреты һәм аның:
“Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма,” –
дигән шигъри юллары язып куела. Залның ике ягын мондый язмалар белән бизәргә мөмкин:
Герой шагыйрь Муса Җәлил алдында чал чәчле башымны иям. (Сөләйман Рөстәм)
Бөек солдат, бөек шагыйрь М. Җәлилне тудырган татар халкы алдында башымны иям. (Чыңгыз Айтматов)
М.Җәлил шигырьләре тупланган җыентыклар һәм әдипләребезнең М. Җәлил турындагы әсәрләреннән күргәзмә ясала.
Бәйге башланганчы, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар тыңлана һәм уен барышында музыкаль тәнәфес ясала.
Бәйгедә катнашучы командалар (командаларның исемнәре төрле булырга мөмкин) уен шартлары белән таныштырыла: җавап табу өчен бер минут вакыт бирелә. Җаваплар төгәл булырга тиеш, җавап бирә алмаганда, җанатарлар катнаша ала, аларның җаваплары команда исәбенә языла. Бу язмабызда сорауларның җавапларын да биреп барабыз, укучыларның җаваплары якынча шуларга туры килергә тиеш. Дөрес җавапка – 5, ә бик үк төгәл булмаса, 4 балл куела. Өстәмә җавапларга берәр балл өстәлә. Һәр командага 10 шар сорау бирелә.
“Торыгыз, Мусалар...” (С. Хәким сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы) җыры яңгырый. Башта көчлерәк, алып баручы сөйләгәндә әкренрәк ишетелә.
Алып баручы. Муса Җәлил. Бу исем инде легендага әйләнде.Туган илебезгә әйләнеп кайткан шигырьләре аша без Мусаны көчле рухлы, идеалларына турылыклы булып калган һәм тормышны ихлас күңелдән яраткан каһарман итеп күрәбез. Ул үз антына хыянәт итмәгән, сөйгән халкын яраткан һәм аңа ышанган. Шагыйрьнең иҗаты моңа ачык дәлил булып тора. Тоткынлыкта иҗат иткән җырлары аны үлемсез итте, исемен мәңгеләштерде.
“Җырларым” (М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев көе. Искәрмә: Бу сүзләргә Р. Яхин да көй язган, романс кебек башкарыла) җыры башкарыла.
Алып баручы. Хәзер без М. Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган “Акыллылар көч сынаша” бәйгесен башлыйбыз. Һәр командага чиратлаштырып сораулар бирелә.
1 нче сорау. Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?
Җавап. Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган.
2 нче сорау. Муса беренче шигырен кайчан яза һәм бу шигырьнең язмышы турында ни беләсез?
Җавап. Беренче шигырен Муса 1915 елда яза. Мостафа абзыйларга беркөнне кунак килә, ләкин аның галошлары зур булу сәбәпле, ул, галош эченә тыгу өчен, кәгазь сорап ала. Ул кәгазьләрдә булачак шагыйрьнең беренче шигыре язылган була.
3 нче сорау. Гыйльми әбисенең әкиятләрен Муса Җәлил кайчан исенә төшерә һәм бу аның кайсы шигырендә чагыла?
Җавап. Бу әкиятләрне Муса тоткынлыкта искә төшерә. Моабит төрмәсенең шомлы, куркыныч таш капчыгын әкияттәге дию йорты белән чагыштырып, “Серле йомгак” шигырен яза.
4нче сорау. Мусаның беренче шигырьләре ничек дип атала һәм нинди газетада басылып чыгалар?
Җавап. “Бәхет”, “Киттеләр”, “Кызыл гаскәр” шигырьләре “Кызыл йолдыз” газетасында басылып чыгалар.
5нче сорау. 1933-1940 елларда язылган нинди лирик һәм эпик әсәрләрен беләсез?
Җавап. “Җиһан”, “Хат ташучы”, “Директор һәм Кояш” әсәрләрен, “Алтынчәч” либреттосын язган. (Соңыннан Н. Җиһанов аңа музыка яза. Бу өстәмә җавап булырга мөмкин.)
6 нчы сорау. 1943 нче елда М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре ябылган төрмә ничек атала?
Җавап. Бу – Моабит төрмәсе.
7нче сорау. Муса һәм аның иптәшләре кайчан һәм кайда җәзаланып үтереләләр?
Җавап. 1944 елның 25 нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтереләләр.
8 нче сорау. Бу шигъри юллар кемгә багышланган һәм кайсы шигырендә язылган?
Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!
Җавап. Шигырь Абдулла Алишка багышланган. Ул “Дуска”(1943) дип атала.
9 нчы сорау. М. Җәлилнең балалар өчен язган нинди шигырьләрен беләсез? (Һәр җавапка аерым балл куярга була.)
Җавап. “Уңыш бәйрәмендә”, “Сәгать”, “Суык бабай”, “Күке” һ.б.
10 нчы сорау. Әминә һәм Чулпан исемнәре сезгә нәрсә аңлата?
Җавап. Әминә – Муса Җәлилнең хатыны, Чулпан – аның кызының исеме.
11нче сорау. Бу юллар кайсы шигырьдән алынган?
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җавап. Бу юллар “Җырларым” (1943) шигыреннән.
12 нче сорау. Бирелгән строфаның соңгы ике юлы ничек яңгырый? Ул кайсы шигырьдән? Дәвам итегез:
Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Җавап. Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып.
Бу строфа “Имән” (1943) шигыреннән.
13 нче сорау. Шагыйрьнең ничә шигыре Туган илгә кайткан? Аларны безнең илгә кемнәр җиткергән?
Җавап. Туган илгә Мусаның ике блокноты кайткан, аларда 95 шигырь теркәлгән. Беренчесен 1946 елда элеккеге хәрби әсир Нигъмәт Терегулов алып кайткан, икенчесен 1947 елда бельгияле Андре Тиммерманс СССРның Брюссельдәге илчелегенә тапшырган.
14 нче сорау. Рәссам А. Вәлиәхмәтов һәм В. Скобеев картиналарының уртаклыгы нәрсәдә? (Рәсемнәр күрсәтелә).
Җавап. Ике рәссам да Мусаның төрмәдәге чагын сурәтләгәннәр.
15 нче сорау. “Моабит дәфтәрләре”нең беренче басмасын кем әзерли һәм ул кайчан бастырыла?
Җавап. Беренче басманы Гази Кашшаф әзерли, ул 1953 елда басылып чыга.
16 нчы сорау. “Моабит дәфтәрләре” җыентыгындагы соңгы шигырь ничек атала һәм ул кемгә багышланган?
Җавап. Җыентыктагы соңгы шигырьнең исеме – “Яңа ел теләкләре” (1944, гыйнвар), аны М. Җәлил бер камерада утырган дусты бельгияле Андре Тиммерманска багышлаган
17 нче сорау. М. Җәлилнең көрәштәшләреннән кемнәрнең исемнәрен атый аласыз?
Җавап. Абдулла Алиш, Гайнан Курмашев, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхмәт Атнашев, Сәлим Бухаров. (Бу сорауга җавап биргәч, “Унике батыр турында баллада” (Н. Арсланов сүзләре, Р. Яхин музыкасы) җыры тыңлана.)
18 нче сорау. М. Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме кайчан бирелде?
Җавап. 1956 елда бирелде.
19 нчы сорау. М. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы нинди бүләккә лаек булды?
Җавап. 1957 елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясенә лаек булды.
20 нче сорау. Әдипләребез М. Җәлил турында нинди әсәрләр иҗат иттеләр?
Җавап. “Муса”романы (Ш. Маннур), “Үлмәс җыр” (Р. Ишморат), “Моңлы бер җыр” (Т. Миңнуллин), “Муса Җәлил” трагедиясе (Н. Исәнбәт), “Кечкенә Муса турында хикәяләр” (Р. Мостафин) һ.б.
Бәйге төгәлләнгәч, “Сагыну” (М. Җәлил сүзләре, З. Хәбибуллин музыкасы) җыры тыңлана.
Һәр команданың эше бәяләнә, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.


Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 20:54
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.