11 нче татар сыйныфында әдәбият дәресе

Тема. Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре

Автор: Казан шәһәре 96 нчы гимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г. И.

Максат: а) әдипнең берничә хикәясен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын, психологик тирәнлеккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү; б) Ә. Еникинең психологик анализ остасы икәнлегенә төшендерү; в) укучыларның хис дөньясын баетырга булышу.
Җиһазлау. Язучының портреты, “ Бер генә сәгатькә”, “ Кем җырлады?”, “Ана һәм кыз” хикәяләре, Ә.Еники. Сайланма әсәрләр,”Мәктәп китапханәсе” сериясе, II том, 2002 ел.
Искәрмә. 1) Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәяләрне алдан ук укып килергә һәм уку барышында кайбер терәк сорауларга игътибар итәргә тиешләр. 2) Дәрес планы төзегәндә, укучыларның җаваплары якынча гына күзаллана. Тәкьдим ителә торган бу план-конспект дәрес барышында укучылар биргән тулы җавапларны исәпкә алып, тулыландырып бирелде. Дәрестә җавап бирүче укучылар күп, һәр җавап бирүче бала “Укучы” сүзе белән билгеләнде.
Дәрес барышы.
Укытучының кереш сүзе. Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрестә без Ә.Еникинең тәкъдим ителгән өч хикәясен анализларбыз һәм сугыш чорында яшәгән кешеләрнең эчке кичерешләрен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен, күңел дөньяларын аңларга тырышырбыз. Психологик анализ остасы булган әдипнең әсәрләренә хас сыйфатлар белән танышырбыз. Хикәяләрне анализларга керешкәнче, аларның сюжетлары белән танышып китик. Иң элек “Бер генә сәгатькә” хикәясеннән башлыйк. (Укытучы бер укучыдан сорый)
Укучы.… Сугыш вакыты. Галимҗан абзый белән Мәрьям апа улларын ике чакрым ераклыктагы станциядән сугышка озатканнар. Сугышка кадәр бу станциянең барлыгына да игътибар итмәгән Мәрьям апа хәзер ул яктан күзләрен дә алмый: берәр улы кайтып кермәсме дип, балаларын көтә. Язучы хикәя башында ук әнә шундый психологик җирлек әзерли. Безнең күз алдына сагынудан нишләргә белмәгән, улларын өзелеп көтүче ана килеп баса. Шулай ярым йокымсырап ятканда, улы Гомәр кайтып керә. Госпитальдән фронтка китешли туган өенә кереп чыгарга аның бер сәгатьләп вакыты бар икән. Менә шул алтмыш минут вакыт эчендә кеше нишли ала? Бигрәк тә ана. Ул көтелмәгән очрашудан бөтенләй югалып кала. Шатлык хисе аның миен томалап ала.Ана нишләгәнен белми, сизми. Мунча яксынмы, тавык суйдыртсынмы, әллә улына рәхәтләнеп карап калсынмы, сөйләшсенме? Язучы ана күңелен шундый кичерешләр кичерергә мәҗбүр итә.
Бер сәгать бик тиз үтеп китә. Хәтта сеңелесе Зәйнәп Гомәрнең сөйгән кызы Заһидәне кисәтергә дә өлгерә алмыйча кала. Улларын станциягә илтеп, кире кайтканда гына Заһидә килеп җитә, ләкин инде поезд киткән була.
Кыз, ярсуына түзә алмыйча, үксеп-үксеп елый гына ала. Әнә шулай итеп, без бер сәгать эчендә бөтенләй икенче тормыш белән яшәп алган геройларның кичерешләре белән танышабыз.
Укытучы. Әйе, хикәядә сурәтләнгән геройларның күңел кичерешләре искиткеч катлаулы булуын күрәбез. Бер сәгать эчендә геройларның һәркайсы үз дөньясында яшәп ала, төрле хисләр өермәсе эчендә кала. Укучы да моңа битараф кала алмый, язучының ышандыру көче бик зур. Автор моңа ничек ирешә алган соң? Нинди алымнардан файдаланган? Әйдәгез, әсәрнең эченәрәк кереп, вакыйгалар барышын күзәтүдән башлыйк. ( Һәр укучы үзе күргән сурәтләү алымнарына туктала. Бу сорауга алар уку барышында ук игътибар итәргә тиешләр иде. Берничә укучының җавабы тыңлана)
Укучы. Бу хикәясендә язучы геройларын көтелмәгән шартларга куя. Уллары Гомәр кайтып керер дип, берсе дә көтми. Ана, күңеленнән көтсә дә, улы кайтып кергәч, көтелмәгән халәттә кала. 60 минут бик аз бит. Кеше нишләгәнен аңлап та, бәя биреп тә өлгермәскә мөмкин. Шуңа күрә ана салкын һәм аек акыл белән эш итә алмый. Минемчә, автор аның эчке кичерешләрен тышкы яктан югалып калу, төш күрүгә охшаган халәт ярдәмендә аңлата.
Укучы. Мин дә геройларны көтелмәгән шартларга куеп сурәтләүне уңышлы алымнарның берсе дип уйлыйм. Моны раслау өчен, кайбер өзекләрне укып китәргә телим. ( Укучы бер өзек укый)
“… Юк, әти… мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!… Алар шундый көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу бер-берсе белән сыеша алмый торган ике капма-каршы хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәклекне белмиләр иде.”
Күргәнебезчә, көтелмәгән шартларга кую кешеләр күңелендә капма-каршы хисләр бәрелешен китереп чыгара. Шундый шартларда геройларның үз-үзләрен тотышлары гап-гади сүзләр белән сурәтләнсә дә, күңел кичерешләренең актарылуын сизмичә калу мөмкин түгел. Капма-каршы куеп сурәтләү алымы хис-тойгыларның кискенләшүенә китерә, геройларның характерын ачарга ярдәм итә. Бу бигрәк тә ана образында чагылыш таба.
Укытучы. Фикерләрегез ышандыра, укучылар. Рәхмәт. Калган геройларның кичерешләрен автор сурәтли алганмы? Берничә фикерне тыңлап китик әле. ( Берничә укучының чыгышы тыңлана)
Укучы. Гомәрнең атасы Галимҗан абзый да көтелмәгән очрашудан югалып кала. Ир кеше булса да, аның да йөрәге хисләр ташкынын кичерә. Иң кирәкле әйберләр турында гына сөйләшәсе килә. Ә үзе: “Улым, фронтта англичаннарның эшләре ничек бара?”  диюдән уза алмый. Автор аны да аптыраган кыяфәттә сурәтли. Кеше уйлаганын әйтеп бирәсе урында мәгънәсез сүзләр сөйләп утыра икән, бу очрашуның бик аз вакытка икәнлеген тоюдан килеп чыккандыр, мөгаен.
Укучы. Мин Гомәрнең сеңелесе Зәйнәп белән аның сөйгәне Заһидә турында берничә сүз әйтергә телим.
Зәйнәп, абыйсын күрүгә, аны кочаклап аласы урында, бик тиз генә өйдән чыгып йөгерә. Башта бу хәл гаҗәп тоелса да, бераздан без аның Заһидәне кисәтергә чыгып киткәнен беләбез. Бу хикәядә нишләгәнен белеп, хисләрен тыеп (абыйсын ул башкалардан ким яратмый бит) эш йөртүче бердәнбер кеше ул. Беренче чиратта үзе турында уйламыйча, абыйсы белән Заһидә арасындагы мәхәббәт хисенә өстенлек бирүе аның күңел дөньясының, хис-кичерешләренең гаять бай булуын күрсәтә.
Заһидә исә бик кызганыч. Ул егетен күрә алмыйча кала. Аның йөрәк ярасы зур, тик ул берәүгә дә ачуланмый. Үкенечле хис җанын телгәләвенә чыдый алмыйча, ул үксеп-үксеп елый.
Укытучы. Язучы аны шул халәттә сурәтләп, нәрсә әйтергә теләде икән? Сез ничек уйлыйсыз?
Укучы. Хис-кичерешләр тирәнрәк, авыррак булган саен, кеше ул халәттән күңелен бушатып, елап кына котыла ала. Табигать аны шулай яраткан. Автор моны яхшы аңлаган.
Укучы. Минем дә берничә сүз өстисем килә. Заһидәгә бик авыр, чөнки ул Гомәрен күрә алмады. Башкаларның кичерешләре никадәр көчле булса да, автор аларны икенчерәк хәлгә куя. Мәрьям апа, мәсәлән, икенче көнне барысын да исенә төшереп, бу очрашуны күңеленнән үткәрә ала. Шулай итеп, йөрәген кабат шатлык хисе белән тутыра: улы исән бит, димәк, өмет бар, өмет яши. Шундый нәтиҗә ясарга була: хисләр гел бертөрле хәлдә тора алмыйлар: алышыналар. Минемчә, бу әсәрдә драматизм белән лиризм янәшә яшиләр.
Укытучы. Ә.Еники кеше хисләрен төрле яссылыкка куеп сурәтли. Укучысын да геройлар кичергәннәрне кичерергә, уйланырга, алар белән бергә кайгырырга, шатланырга мәҗбүр итә. “Ана һәм кыз” хикәясе белән тулырак танышканнан соң, без моның шулай булуына тагын да ныграк ышанырбыз. ( Бер укучы әсәрнең сюжеты белән таныштыра)
Укучы. Инде соңгы көннәрен көтеп яшәүче авыру ана фронттагы улы Хәсәннән хат көтә. Бөтен сүзе Хәсән турында: исәнме ул, юкмы? Монда әдип кеше күңелендәге сагыну, көтү хисләрен иң тирән җирлеккә куеп сурәтли. Кызы Рәхилә анасын юата, аның өметен сүндермәскә тырыша. Ананың бөтен теләге шул: Хәсән исән-сау кайтсын иде дә апасын анасы кебек күреп яшәсен иде. Ана моның шулай буласына шик тотмый, шуңа күрә аны үлем дә куркытмый, ул бу дөньядан бәхетле булып китәргә әзер.
Тик почтальон Рәхиләгә энесе Хәсәннең үлеме турында кара кәгазь китерә. Әсәрнең нәкъ менә кульминацион ноктасында кеше кичерешләренең иң көчле дәрәҗәсе бирелә. Нишләргә? Әнисенә бу хәбәрне әйтергәме, юкмы?
Рәхилә күңелендә әнә шундый капма-каршы хисләр көрәшә. Акыл өстен чыга: юк, әйтмәскә. Әнисенең соңгы өметен өзеп, аны кара кайгыга салып, үлем сәгатен тизләтмәскә. Рәхилә, бөтен көчен җыеп, әнисе янына керә, тик ничек итеп анага сиздермәскә, йөрәк ярасын ничек басарга, ничек итеп тыныч калырга?
Автор бу әсәрендә дә драматик кичерешләр җирлеген сайлый. Кечкенә генә вакыйгада образның эчке дөньясын да, күңелен айкаган хисләр дәрәҗәсен дә оста итеп бирә алган. “Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый,  дип төгәлли автор хикәясен. Әсәрнең драматизмы искиткеч көчле. Әдипнең герое кичергәннәрне үз йөрәгеннән үткәрә һәм кеше күңелен аңлый алу сәләте гаҗәеп көчле булуына тагын бер кат ышанасың.
Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, сез ике хикәя белән таныштыгыз. Аларның нигезендә нәрсә ята? ( Укучыларның җаваплары тыңлана)
Укучы. Хикәяләрнең икесендә дә автор кеше образларын сагыну, якын кешеңне көтү, күрешү кебек кичерешләр аша ачарга тырыша.
Укытучы. Хикәяләр кайсы яклары белән аваздаш?
Укучы. Алар якыннарны югалту ачысы, аерылышу фаҗигасе һәм көчле сагышны сурәтләү ягыннан охшашлар.
Укучы. Ике хикәядә дә сугыш хәрәкәтләре сурәтләнми, ә сугыш вакытының ачысы сизелеп тора. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә геройлар күңелендә туган капма-каршы хисләр бәрелеше көчле драматик кичерешләрне китереп чыгара.
Укытучы. Дөрес. Бу исә үз чиратында укучының да күңелен кузгата, геройлар белән бергә кайгырырга, хәтта еларга да мәҗбүр итә.
Укучылар, ә менә көчле кичерешләрнең үзәгенә куеп сурәтләнгән Ана образы турында ниләр әйтә аласыз?
Укучы. Ике хикәядә дә улларын көтүче Ана образына киң урын бирелгән. Алар сабыр да, чыдам да. Сугыштагы улларын сагынучы ананың кичергәннәренә тыныч кына карап та булмый. Күңеленең бер чите белән ул барысын да аңлый сыман, ә шулай да балаларын суырып алган сугышка карата рәнҗү, ризасызлык хисләре аның йөрәген телгәли. Аларның кичерешләре аша кеше бәхетен җимерүче сугышның рәхимсезлеге тагын да ныграк ачыла.
Укытучы. Сугыш аналарны гына түгел, миллионлаган яшь егет-кызларны да кызганып тормаган. Мәхәббәт хисен татып та карамаган, беренче тапкыр сөю сүзен дә әйтә алмаган, әле генә гаилә төзеп, матур хыяллар белән яшәргә өметләнгән күпме газиз җаннарны юк иткән сугыш.
“Кем җырлады?” хикәясендә бу бөтен тулылыгы белән ачылган. Хикәя белән танышып китик. ( Бер укучы әсәр белән таныштыра)
Укучы. Станциядә ике эшелон очраша. Берсе фронтка бара, икенчесе яралыларны тылга алып кайта. Сугышка баручысында, бер вагон ишегенә сөялеп, татар кызы моңлы итеп җырлый, ә каршы эшелонда бер татар егете авыр хәлдә үлем көтеп ята. Шул вакыт аның колагына бер җыр ишетелә. “Татарча җыр!.. Йа хода, Таһирә җыры бит бу!” Егетнең аңы яктырып киткәндәй була. Ул моны үзенең саташуы итеп кабул итә. Шул йөрәккә якын моңны ишетә-ишетә, егет туган ягын, анасын, Таһирәсен искә төшерә һәм әкрен генә бу дөньядан китеп бара. Әйе, җырлаучы кыз, чыннан да, Таһирә иде.
Укытучы. Искиткеч көчле тәэсир итә торган әсәр. Гади генә итеп, бернинди диалогсыз сурәтләнгән бу әсәрдә ике кешенең тирән фаҗигасе күрсәтелгән.
Бу хикәя буенча үз фикерләребезне әйтеп китик әле. Сез ничек уйлыйсыз: әсәр геройларының күңел моңын – кичерешләренең тирәнлеген күрсәтү өчен, автор нәрсәгә таянган? (Фикерләр тыңлана)
Укучы. Бу хикәядә Ә. Еники Җыр образына мөрәҗәгать итә. Үзәктә җыр – Таһирә җыры тора. Ул символик образ, чөнки җыр, бигрәк тә татар моңы, кеше күңелендәге иң тирән хисләрнең юлдашы булып тора.
Укучы. Җыр төп урынны алып тора. Үлем көтеп яткан егет әнә шул җыр аркасында соңгы мизгелдә, авыруын онытып, бик азга гына булса да, әнисен, сөйгән ярын искә төшерә, чөнки җыр аңа көч бирә. Җыр аны туган якларына алып кайта. Сагыну хисен тудырган җыр, хәтта вакытлыча булса да, үлемне дә чигендерә. Егет иң якын кешеләрен күз алдына китереп, җиңел генә җан бирә.
Укучы. Шушы җыр булмаса, аның үлеме дә авыр булыр иде сыман. Таһирә дә әйтерсең лә үз җырының сөйгәненә кирәк икәнлеген тоя. Вакыйганың буеннан-буена “Сарман” көе озата бара. Җыр егетнең соңгы минутларында терәк була.
Укытучы. Күңел кичерешләре турында нәрсәләр өсти аласыз?
Укучы. Бу хикәядә хисләр каршылыгы юк. Егет тә, кыз да сагына. Аларны сугыш аерган. Егетнең сагыну хисе якыннарын искә төшерү рәвешендә бирелсә, кызныкын җыры әйтеп бирә. Монда үлем һәм тормыш чынбарлыгы кискен бәрелешә. Бу капма-каршылык хисләрнең көчен тагын да арттыра.
Укытучы. (Хикәянең соңгы юлларын укый)
“Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.”
Автор бу юлларны ни өчен хикәянең башында ук бирми?
Укучы. Хикәядә сөйгән ярны, туган җирне сагыну хисе сурәтләнгән. Әгәр башта ук егет белән аның сөйгәненең янәшәдә генә икәнен белсәк, бу хисләрнең тулылыгы кимер иде. Егет тә бит сөйгәненең монда икәнлегенә ышанмый, төш дип уйлый. Хикәядә егет һәм җыр гына, аның сихри көче генә бар. Җырлаучының кем икәнен соңыннан гына белгәч, безнең хисләребез тагын да тирәнәя: үкенү хисе өстәлә. “Их, бер-берсенең якында гына булуларын белсәләр, күрешкән булсалар иде,” – дип уйлыйсың. Хикәянең бөтен хикмәте дә шундадыр, мөгаен. Ул укучысына тәэсир итәргә, аның хисләрен кузгатырга тиеш.
Укучы. Әйе, Ә.Еникинең бөеклеге дә әнә шундый көчле психолог булуында, минемчә. Гомумән, язучыны кеше язмышы, аның рухи дөньясы, күбрәк кызыксындыра. Аның өчен иң әһәмиятлесе – кеше табигате, характеры, психологиясе. Язучының бөтен әсәрләре дә шул турыда сөйли. Укытучы. Без укылган хикәяләрнең төп үзәген тәшкил итүче нәрсәнең кеше кичерешләре икәнен күрдек. Һәр әсәрдә Солдат образы да бар. Алар нинди үзенчәлеккә ия? (Бу хакта фикерләр тыңлана)
Укучы. Хикәяләрдә алар төрле шартларга куеп бирелгәннәр. Беренчесендә Гомәр солдат бар, ә “Ана белән кыз”да без Хәсән солдатның үлеме турында гына беләбез, автор аны күрсәтмәсә дә, әсәрнең буеннан-буена сүз аның турында бара. “Кем җырлады?” хикәясендә яшь лейтенантның үлем алдыннан кичергәннәре белән танышабыз. Ләкин аларны берләштерүче нәрсә бар: бу солдатлар барысы да туган илләрен, туганнарын дошманнан саклыйлар. Күңел түрләрендә аларны аңлаган, сагынып көткән кешеләр яши.
Укучы. Хикәяләрдә сугыш үзе сурәтләнми, ә тормыш чынбарлыгы гына итеп бирелә. Сугышчы образы бар һәм аны автор сугыш кырында итеп түгел, ә гадәти шартларда күрсәтә.
Укучы. Сугыш үзе күренмәсә дә, аның барлыгын, кешеләргә газап китерүен образларның күңел кичерешләре аша күрдек.
Укытучы. Укучылар, бүген өйрәнгәннәр буенча нинди нәтиҗә ясап була? (Җавап тыңлана)
Укучы. Сугыш – кеше тормышын, бәхетен җимерә торган коточкыч нәрсә. “ Ә.Еники әсәрләрендә дәһшәтле сугыш картинасы турыдан-туры үзе түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды,” – дип яза филология фәннәре кандидаты Ә. Мотыйгуллина. Бу фикер белән барыбыз да килешәбез, дип уйлыйм.
Укытучы. Әлбәттә. Язучының сугыш һәм табигатьне бәйләп язган әсәрләре дә сезне битараф калдырмаслар, шуңа күрә өй эше итеп “Мәк чәчәге” нәсерен укып килергә тәкъдим ителә.

Дәрестә катнашучы барлык укучыларга да билгеләр куела.


Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 19:30
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.