5 нче класс
Чагыштыру – нинди дә булса әйбергә (образга, геройга һ.6.) бәя бирү өчен, башка әйбер (образ, герой һ.б.) белән чагыштыру.
Каршылык – әйбернең үз-үзенә карата каршылыкта торуы (кыска да, озын да; яхшы да, начар да).
Сыйфат – әйбернең озынлыгы, төсе, яхшылыгы, көчлелеге һ.б.
Сыйфат дәрәҗәсе – сыйфатның төрле куәтлектә булуы.
Кабатлау – бер эчтәлектәге әйберләрнең күплеге.
Мәгънә – әйбернең, күренешнең безгә кирәк ягы.
Гомумиләштерү – вакыйгаларның уртак ягын табып, бар вакыйгаларны җыеп торучы исем бирү.
Идея – авторның шулай булсын иде (яки булмасын иде) дигән теләге. Әсәрнең төп фикере.
Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.
Лирик герой – шигырьдә үзе турында сөйләүче.
Гипербола – сыйфат дәрәҗәсен чиктән тыш, адәм ышанмаслык арттыруга әйтәләр.
Чәчмә әсәрләр – гадәти сөйләм телендә язылган әсәрләр.
Тезмә әсәрләр – көйгә салынган, билгеле бер тәртип (рифма) белән язылган әсәрләр.
Хикәя – аз гына кеше катнашкан, бер яки ике генә вакыйгасы булган чәчмә әсәр.
Повесть – вакыйгалары, катнашучылары күп, мөһим мәсьәләләрне күтәргән чәчмә әсәр.
Әсәрне өйрәнү – аңа анализ ясау дигән сүз.
Метафора – вакыйгаларны табигать күренешләре белән чагыштырып бирү.
6 нчы класс
Рифма – шигырьдәге, җырдагы кабатланып килгән авазлар.
Ритм – сөйләм кисәкчәләренең билгеле бер тәртиптә кабатлануы.
Үзәккә омтылучы көч принцибы – шигырь өлешләренең бер үзәккә омтылуы.
Үзәктән куу көче – чәчмә әсәрләрнең теманы төрле өлешләргә таркатуы.
Чәчмә әсәрләрнең жанрлары – хикәя, повесть, роман, новелла, мәзәк.
Әсәрнең эчтәлеге – теманың төрле вакыйгаларда төрле яктан ачылуы ул.
Проблема – теманың төрле яктан ачылып, хәл ителергә тиешле мәсьәләгә әйләнүе.
Тема – әсәрнең төп эчтәлеге.
Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә корылган әсәрләр (пьесалар).
Драма жанры – үзәгендә кискен конфликт яткан, геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән пьеса.
Трагедия – фаҗига белән тәмамланучы әсәр. Геройлар арасында чишеп чыга алмастай конфликт ята.
Комедия – көлкегә корылган әсәр.
Конфликт – яклар каршылыгының көрәшкә әйләнүе.
Хәйлә – юк кына әйберне мөһим дип исбат итү ул.
7 нче класс
Юмор – яхшыны начар, начарны яхшы дип көлү ул.
Романтик язучы – тормышны үзе уйлап чыгарган дөньяга алыштыручы.
Сюжет – чәчмә әсәрләрдә берсе артыннан икенчесе килгән һәм мәгънә бәйләнешенә кергән вакыйгалар.
Дөньяга караш – кешенең тормыш гаделлеге турындагы даими уйлары.
Тип – кайбер сыйфатлары белән тормыштагы башка кешеләргә охшаган әсәр образы.
Образ – башка кешеләрдән үзенең төрле сыйфатлары белән аерылып торган, күз алдына китерерлек итеп сурәтләнгән герой.
Кешенең эчке дөньясы (күңел дөньясы) – аның уй, хис, хатирә һәм хыяллары бәйләнеше.
Кеше психологиясе – үзгәрүчән рухи халәт.
8 нче класс
Язучы стиле – язучының төрле әсәрләрендә кабатланган сәнгать алымнары.
Өстәмә эчтәлек (потенциаль эчтәлек) – автор күз алдында тотмаган, әсәрдәге образлар байлыгы нәтиҗәсендә чыгарылган яңа эчтәлек.
Объектив эчтәлек – сурәтләнгән әйберләрнең (объектларның) һәм күренешләрнең табигый рәвештә үзгәрүеннән туган эчтәлек.
Субъектив эчтәлек – әсәрдәге яшерен хисләр һәм уйларның икенче эчтәлекне тәшкил итүе (авторның героена мөнәсәбәтеннән чыгып бирелгән бәя).
Интонация – әдәби әсәрләрдәге эчке көй.
Ирония – көлке вакыйга турында җитди итеп сөйләү.
Хакыйкать – ул сүзнең чынбарлык белән тәңгәллеге.
Функция бәйләнеше – әсәрне өлешләргә бүлү һәм өлешләр арасындагы бәйләнеш.
Фокус – әсәр өлешләрен җыеп торучы образ, каршылык, сүз.
9 нчы класс
Идеал – кешеләрнең иң югары максаты.
Хикмәт – мәкаль кебек бик күп вакыйгаларга бәя бирә алучы, бәхәссез хакыйкать булып килгән гыйбрәтле фикер.
Дастан – батырлар турында халык иҗат иткән әсәр.
Суфичылык фәлсәфәсе – үз эчендә йомылып, дөнья мәшәкатеннән баш тарткан кешеләр фәлсәфәсе.
Мәгърифәтчеләр – милләтне белем, тәрбия, яңалыкка омтылу чаралары белән үстерергә теләүчеләр.
Демократия – ил белән халыкның идарә итүе. Ул шулай ук шәхси ирек, сүз иреге, гадел законнарга буйсынып яшәү дигән сүз.
Фельетон – конкрет кешеләрне, ямьсез күренешләрне сатира алымнары белән фаш иткән газета-журнал мәкальләре.
Чынбарлык – кешеләр бәясеннән аерылган тормыш ул.
Стиль – әсәрләрнең төзелеше охшаш вакыйгаларга корылуы һәм билгеле бер хакыйкатьне тәэсирле һәм ышандырырлык итеп исбатлавы.
10 нчы класс
Традиция – әдәбият чорлары бәйләнеше, ягъни алар арасындагы охшаш сыйфатлар.
Яңалык – әдәбият чорлары арасындагы аерма.
Әдәбият теориясе – әдәбиятны өйрәнә торган фән.
Идеология – дөньяга нинди дә булса фәлсәфи, сәяси карашлар һәм идеяләр җыелмасына әйтәләр.
Поэма – шигырь белән язылган сюжетлы, күләмле әсәр.
Шарж – билгеле, таныш шәхеснең яки күренешнең ниндидер сыйфатларын аерып алып, алармы күпертеп, арттырып көлке тудыру алымы.
Дусларча шарж – үз итеп, усалланмыйча гына шаярып көлү.
Тышкы бәйләнеш – эчтәлекләре үзара бәйләнешкә кереп, яңа эчтәлек тууга сәбәп булган бәйләнеш.
Метод – әсәр төзелешен бик абстракт рәвештә күзаллау ул.
Сәнгать чынлыгы – чикләү, вакыйгаларны үзара бәйләү, метафоралардан, синонимнардан файдалану, арттыру, киметү, гомумиләштерү алымнары белән хакыйкатьне ачу ул.
Символ – башка бер вакыйганы, күренешне, әйберне алыштырып, билге булып килгән образ.
Иҗтимагый аң – кешеләр күңелендә күп еллар дәвамында урнашкан гадәтләр.
Консерватизм – яңалыкка каршы чыккан иске гадәтләр.
Пролеткультчылар – иске мәдәниятне җимереп, аның урынына өр-яңа пролетариат мәдәнияте төзергә тырышучылар.
11 нче класс
Очерк – тормыш вакыйгаларын үзгәртмичә, ул вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең үз исем-фамилияләрен саклап язылган күләме зур булмаган әсәр.
Язучы иҗатының үзенчәлеге – әсәрләрендә кабатланган эчтәлеккә һәм алымнарга әйтәләр.
Хроника – күргән-белгәнне, ишеткәнне бер тәртипкә китереп язылган мәкалә.
Сәнгать хакыйкате – чынлыкка охшатып, хыял белән тудырылган әсәрдәге вакыйгалар.
Әсәрнең актуальлеге – әсәрнең хәзерге заман куйган сорауларга җавап бирә алуы.
Әдәбият тарихы – әдәбиятның ниндидер сыйфатларының дәвамлылыгы һәм яңаруы.
Парадокс – күпчелек тарафыннан кабул ителгән фикерләргә, күзаллауларга кискен рәвештә каршы булган, кеше ышанмаслык булып тоелган фикер яки күзаллаулар.
Идеологиянең асылын фаш итү – кешеләрнең ялган белән килешеп яшәүләрен һәм шуның белән горурлануларын язу.
Ассоциатив бәйләнеш – бер төшенчәгә очрап, шунда ук аңа бәйле башкасын искә төшерү.
Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.