“Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” (Әдәби кичә)

Кичә XIX йөзнең бөек әдипләре һәм мәгърифәтчеләре Г. Кандалый, Ш. Мәрҗани, М. Акмулла иҗатларына багышлап үткәрелә.
Максат: IX-X сыйныф укучыларын бу әдипләрнең тормышы һәм иҗатлары белән тирәнрәк таныштыру һәм аларда шул чор әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Әдәби кичә “ Әгәр шагыйрьләр очрашса...” девизы астында бу өч әдипнең җомга кичендә очрашып күрешүе рәвешендә үткәрелә. Әлбәттә, очрашу шартлы рәвештә булган дип кабул ителергә тиеш.
Шагыйрьләр ролен укучылар үзләре башкаралар.
Сәхнәне бизәү катлаулы түгел. XIX гасырда яшәгән татар зыялысының өе. Диварларда чигүле сөлгеләр, догалыклар, намазлыклар эленеп тора. Уртада самовар, чәй эчү приборлары, милли ризыклар куелган өстәл, кәнәфиләр, урындыклар. Сәхнә кырыендагы өстәлдә китаплар, кулъязмалар.
Зал стеналарына кичәнең исеме язылган плакат, әдипләрнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган газеталар эленергә мөмкин.
Кичәнең кереш өлешендә ике алып баручы сәхнә алдында чыгыш ясыйлар. Аннан соң пәрдә ачылып, уен башлана.
Кичәнең барышы.

1нче алып баручы. XIX гасырда патша хакимияте урыс булмаган милләтләргә карата элек-электән үк килгән колониаль сәясәтен дәвам иттергән. “Халкыбыз ат кебек эшләп, юлбарыстай сугышып”, Россиянең байлыгын арттыруга зур өлеш кертсә дә, патша хөкүмәте татар халкының мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән.
2 нче алып баручы. Шуңа да карамастан халкым милли йөзен саклап кала алган. Мәктәп-мәдрәсәләр саны арта торган. Татар халкы укымышлы, белемгә омтылучан милләт буларак билгеле булган. Төрле телләрне белүе башка милләтләр белән аралашу мөмкинлеген ачкан. Бу чорда әдәбият тарихына бөек шагыйрь һәм мәгърифәтчеләр булып кереп калган Г. Кандалый, Ш. Мәрҗани, М. Акмулла кебек шәхесләр үсеп чыккан.
1 нче алып баручы. Алар – милләтебезнең йөзек кашлары, аны мәгърифәтле, алдынгы итәргә теләүче, әдәбиятка яңалык алып килүче шәхесләр буларак билгеле.
2 нче алып баручы. Бүгенге кичәбезне шул шәхесләребезнең иҗатына багышлыйбыз.
1 нче алып баручы. Бу өч әдип җомга кичендә бергә очраштылар. Нинди уйлар, нинди сораулар борчый аларны? Әйдәгез, алар яшәгән чорны күз алдына китерергә тырышыйк әле.
Пәрдә ачыла. Сәхнәдә Ш. Мәрҗани. Аңа 40 яшьләр тирәсе. Китаплар карый, уйланып утыра. Г. Кандалый (аңа 60 яшьләр) килеп керә.
Г. Кандалый. Татар дөньясының иң затлы, иң хөрмәтле һәм мәшһүр затларыннан берсе булган Мәрҗани хәзрәтләренә сәламемне җиткерәм. Әссәләмәгаләйкем, хәзрәт. Нәрсәгәдер борчылгансыз, ахры?
Ш. Мәрҗани. (Ике куллап күрешә) Вәгаләйкемәссәләм. Хәзер генә Каюм әфәнде белән сөйләшеп утырган идем. Милләт язмышы борчый аны да. Әле менә халык авыз иҗаты әсәрләрен җыярга дип, тагын авылларга чыгып китәргә исәбе. Җыйган әйберләрне китап итеп бастырып чыгарасы иде, ди. Булган байлыгыбызны – халыкның күңел җәүһәрләрен туплап калдырырга иде шул. Синең турында да сүз булды. Каюм әфәнде шигырьләрең турында бик әйбәт фикердә. Ул аларны бер җыентыгына да кертергә уйлый, ахры.
Г. Кандалый. Рәхмәт, хәзрәт. Дошманнарыма караганда дусларымның күбрәк булуы мине сөендерә. Шигырьләремә хөрмәт белән караулары аеруча дулкынландыра.
Ш. Мәрҗани. Тик менә синең “язу-каләмгә сәләтле, бәет-мөнаҗәт чыгаруга да маһир” булган улың Садретдин солдатка алынгач, һаман да йөзеңнән кайгы сөреме китмәве генә безне бик борчый, Габделҗәббар хәзрәт. Ә бит “дошманнарың әләге аркасында” төрмәдә утырып чыкканда да, син көчле булып кала алган идең.
Г. Кандалый. Бала кайгысыннан да авыр хәсрәт юк икән бу дөньяда, Шиһабетдин хәзрәт.
Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачләрем башымдин,
Инешләр ташуы йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!
Пароходлар төшкән чакта,
Газиз балам, сәне көттем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.
Ш. Мәрҗани. Тынычлан, хәзрәт. Мәдрәсәләрдә синең шигырьләреңне кулдан төшерми укыйлар, “мәхәббәт җырчысы” дигән исемең бар. Башыңны югары тот, хәсрәт җиңмәсен, дошман сөенмәсен. Тиздән монда яшь шагыйрь Акмулла да килеп җитәр. Ул да синең иҗатыңа хөрмәт белән караучылардан.
Г. Кандалый. Ишетеп беләм. Ул нәкъ Утыз Имәни кебек бик яшьли әти-әнисез калган икән шул. Ә хәзер казах, башкорт, татар халкының яраткан шагыйре булып санала. Туры һәм үткен телле, кыю фикерле шәхес икәнен дә беләм. (Ишек шакыйлар, 26 яшьләр тирәсендәге М.Акмулла килеп керә)
Ш. Мәрҗани. Хуш киләсең, Акмулла. Таныш бул. Бу – Кандалый хәзрәт, синең шикелле үк шагыйрь.
Г. Кандалый. Хуш, үзең белән таныштырсаң иде, кем дип белик сезләрне?
М. Акмулла.
Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен,
Кайда бер хаклык күрсәм куанамын.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда, –
Китап карау – гадәтемез буш вакытда.
Ш. Мәрҗани. Акмулла бер минутын да әрәм итмәс: үзе дә гел гыйлем алу юлында булыр, халыкны да укытыр.
Г. Кандалый. Әйе шул.
Якутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.
Ш. Мәрҗани. Күрәм: сез икегез дә хикмәтле сүзләр белән генә сөйлисез, галимнәрдән дә уздырасыз.
М. Акмулла.
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
Г. Кандалый. Акмулланың аз сүзләр белән тирән һәм тапкыр мәгънә белдерү остасы икәненә тагын бер кат инандым.
М. Акмулла.
Акмулла дип исем алдым,
Бу исем бүләк булмый тугрылыкка.
Ш. Мәрҗани. Килешәм, Акмулла. Син тугры дус булуыңны расладың инде. Миңа каршы көрәшүче Нургали хәзрәтне ничек тәнкыйтьләвеңне әле дә хәтерлим.
… Сезләрдә ярма булса, бездә тоз бар.
Акмулла әйтә бирсә, эчең сызлар!
Хаклыкны күрәм дисәң, бездә күз бар,
Арслан айга сикереп, аягы сынар.
М. Акмулла. Нургали хәзрәт алдынгы мәгърифәтчелеккә каршы чыкты шул. Кадимче муллалар беркайчан да милләт файдасына эшләмәячәкләр, Шиһабетдин хәзрәт кебек укымышлылардан көнләшеп, мәгърифәт эшенә зыян гына китерәчәкләр.
Ш. Мәрҗани. Бик рәхмәтлемен сиңа, Акмулла мөгаллим. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: Акмулла, син үзең дә, Габделҗәббар хәзрәт тә милләткә гыйлем бирүне беренче урынга куясыз, татар халкы моның өчен сезне онытмас. (Хезмәтче кереп, әкрен генә өстәл әзерли. Мәрҗани кунакларны өстәл янына чакыра, әңгәмә дәвам итә)
Ш. Мәрҗани. Мин бүгенге мәҗлесебезгә мәдрәсә шәкертләрен дә чакырткан идем. Тиздән килеп тә җитәрләр. Тел чарларга бик оста алар. Бәхәстә, шигырь әйтешүдә сездән калышмыйлар. Оттыра күрмәгез, шагыйрь әфәнделәр. (Ишектән, шаулашып, шәкертләр керә. Исәнләшәләр, күрешәләр)
1 нче шәкерт. Милләтебезнең мөхтәрәм шагыйрьләре белән очрашуыбызга без бик шатланабыз. Сезнең иҗатыгыз күптәннән күңел түрләребездә урын алды.
Г. Кандалый. Иҗатыбыз кайсы ягы белән ошый соң сезгә? Сез бит “Кыйссаи Йосыф”ны укып үскән шәкертләр, Зөләйха-Йосыф мәхәббәтенә сокланучылар.
2 нче шәкерт. Дөрес, ләкин сез дә бит, Габделҗәббар хәзрәт, әдәбиятка олы яңалык алып килдегез. Сезнең шигырьләрегездә сурәтләнгән “сөйгән ярлар Ләйләләр, Зөһрә, Зөләйхалар түгел, ә татар авылларындагы Гөлестаннар, Сәхибҗәмаллар, Җәмиләләр, Бәдигалар, Фәрхиләр”. Гап-гади авыл кызларының бөеклеген, олы җанлылыгын күрсәтә белү сезнең тиңсез осталыгыгызны күрсәтмимени?!
Г. Кандалый. Мине олылавың өчен, ходай үзеңне зурласын, шәкерт. Рәхмәт сиңа.
Ш. Мәрҗани. Мәдрәсәдәге шигырь уку кичәләрендә бу шәкертләр башкаларны авызларына гына каратып тоталар. Кандалыйның шигырьләрен дә укып күрсәтегез инде сез, шәкертләр.
3 нче шәкерт. (“Сагыну” шигыреннән өзек укый)
… Кара кашың, зифа буең камышдыр,
Сәүмәк өчен эчем тулы сагышдыр.
… Сәне сәүдем ике күзем нуры тик,
Күренәсең миңа оҗмах хуры тик.
1 нче шәкерт. (“Фәрхи”дән өзек укый)
Тулган айдик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояшдик нур икәндер.
...Җанкаем ла, аппагым ла, җанашым!
Ташламаса, алтыным ла, көмешем.
… Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташламаса, беләсең лә, сер генәм!..
М. Акмулла. Искитмәле гүзәллек. Дәртсез кешенең йөрәгендә дә дәрман кабызырлык шигырьләр бит бу! Мәхәббәт нинди керсез, чиста итеп сурәтләнгән. Кандалыйның бөеклеге дә әнә шундадыр, мөгаен.
2 нче шәкерт. Акмулла мөгаллим, сез бит үзегез дә сүзнең энҗедәй кыйммәтен тоеп иҗат итәсез. Әгәр дә Габделҗәббар хәзрәт “гәүһәр, җәүһәр, якутларны сылу кызның бит-кыяфәт күркәмлеген күз алдына китерү өчен кулланса”, сездә “әлеге гәүһәр-җәүһәрләр ярдәмендә гакыллы сүз, хикмәтле фикер төшенчәләре гәүдәләнә” бит.
Ш. Мәрҗани. Шәкерт, син бик дөрес фикер йөртәсең. Акмулла – гаҗәеп талантлы шәхес. Аның һәр әйткәне хикмәтле сүз буларак яңгырый.
4 нче шәкерт. Әйе, без аларны тиешле урында кулланабыз да әле. Менә тыңлагыз. (4 нче һәм 3 нче шәкертләр берничә афоризмны яттан әйтәләр)
Җүкәне майлау белән каеш булмас.
3 нче шәкерт.
Сандугач козгын белән бергә тормас.
4 нче шәкерт.
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән табы китмәс.
3 нче шәкерт.
Саф алтынны нәҗескә буяу илән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
Г. Кандалый. Афәрин, шәкертләр! Акмулланың “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” дигән сүзләренең мәгънәсен аңлаттыгыз да бирдегез. Никадәр тирән мәгънә бар аларда. Татарлар да, казах һәм башкортлар да аны үз шагыйрьләре дип хисаплыйлар икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк: һәр халыкның күңелдәгесен әйтеп биргән ул.
М. Акмулла. Милли горурлыгыбыз саклансын өчен көрәшү – минем иң бөек максатымдыр.
Ш. Мәрҗани. Мине шагыйрьләрнең мәгърифәтне үстерергә омтылулары, милләтне белем алырга чакырып өндәүләре бигрәк тә сокландыра. Шәкертләр дә шул турыда еш бәхәсләшәләр.
1 нче шәкерт. Чыннан да, шагыйрьләр мәгърифәт нурын халыкка җиткерүдә башлап йөриләр. Дөресме, Габделҗәббар хәзрәт?
Г. Кандалый. Дөрес, шәкерт. Мин әле үзем мәдрәсәдә укыганда ук наданлыктан качарга, гыйлем өйрәнергә өндәп язган идем.
Җәһаләтлек – яманлыкдыр,
Бере аның наданлыкдыр.
Ки, зинһар, калмагыл надан,
Дога алгыл ата-анадан…
Укый күргел кичә-көндез,
Гыйлемлек хәсълидә тиз-тиз…
2 нче шәкерт. Хәзрәт, рөхсәт итсәгез, мин сезнең тагын бер шигырегезне искә төшерер идем. Шәкертләр аны еш кабатлыйлар.
Гыйлемлек нурани җәүһәр
Ки мөэминләр содурында;
Гыйлем сахибе (хуҗасы) һичбер дә
Черемәс – үлсә дә — гүрдә,
Тереклекдә җире – түрдә,
Булыр мәҗлес хозурында.
1 нче шәкерт. Ә миңа сезнең менә бу шигырегез ошый. Тыңлагыз әле.
Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Г. Кандалый. Рәхмәт, шәкерт. Минем әйтергә теләгәнем шул: гыйлемле кеше генә тормыш ваклыкларыннан өстен тора, кешеләргә яманлык та кылмаячак.
М. Акмулла. Мин үзем дә шул фикердә. Шуңа күрә дә җай чыккан саен балаларны җыеп укытам, гыйлемгә, мәгърифәткә омтылыш тәрбияләргә телим.
Хәл килсә, төрле фәнне күргән яхшы.
Камилләр катарына (укымышлылар сафына) кергән яхшы;
Урысча укып кына түгел белмәс –
Хәл килсә, французча белгән яхшы!
Ш. Мәрҗани. Дөрес, Акмулла. “… Европа мәктәпләрендә укымак безнең өчен файдалы. Һөнәр вә мәгариф кайда булса, шунда барып тәхсил итәргә (укырга) кирәк.” Безнең мәдрәсәләребездә дөньяви белемнәр бирелүнең дә максаты шулдыр. Шәкертләр хөр фикерле, ирекле, белемле булырга тиешләр.
3 нче шәкерт. Нәкъ шуңа күрә дә башка мәдрәсә шәкертләре сезгә күчәргә тырышалар. Алар искелеккә ябышып ятучы муллаларның наданлыгыннан туйганнар инде.
4 нче шәкерт. Безнең мәдрәсәнең җор телле шәкертләре Габделҗәббар хәзрәтнең:
Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем (наданлыгым) бүген белдем, – дигән шигырен кычкырып сөйләп тә йөриләр.
2 нче шәкерт. Мәрҗани хәзрәт, бүген монда килер алдыннан без “Мәдрәсәдә” дигән бию өйрәндек. Анда иске мәдрәсә тәртипләре күренә, шундый кызык. Без биеп тә күрсәтер идек. (Шәкертләр хәер җыючы мулланы, Таз һәм шәкертләрне сурәтләгән бию башкаралар)
Ш. Мәрҗани. Шагыйрь әфәнделәр, күрдегезме? Шәкертләрнең күпчелеге белемгә сусаган, мәгърифәткә омтылалар. Сезнең шигырьләрегез аларның йөрәгенә тирән үтеп кергән. Искелеккә ябышып ятуга алар ризасызлык белдерәләр.
М. Акмулла. Ни генә булмасын, аларга чын белем бирүче, дөреслекне күрсәтүче кеше – сез, Мәрҗани хәзрәт.
Г. Кандалый. Дөрес, Акмулла. Милләтебезнең киләчәге турында Шиһабетдин хәзрәт кебек кайгыртучылар булганда, татар милләте яшәр, үсәр һәм чәчәк атар.
М. Акмулла.
Күзең сал: Мәрҗани ул – Тимер казык (Поляр йолдыз)!
Булмаса, кыйбла тапмый адашырсың.
3 нче шәкерт. Мәрҗани хәзрәтләре – безнең өчен тиңсез остаз да, бөек мәгърифәтче дә.
4 нче шәкерт. Без дә мәгърифәт нурын сүндермичә, киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тырышырбыз. Сез безгә ышана аласыз, хәзрәтләр.
Ш. Мәрҗани. Рәхмәт, шәкертләр. Бүгенге очрашудан без барыбыз да канәгать калдык дип уйлыйм. Килүегез өчен рәхмәт. (Шәкертләр саубуллашып чыгып китәләр) Ә сез, дусларым, бу шәкертләрнең күңел түрендә милләтебезнең бөек шәхесләре буларак урын алдыгыз, аларның киләчәккә булган ышанычларын ныгыттыгыз.
М. Акмулла. Бу очрашу безнең күңелләребезгә дә канат куйды, кылган гамәлләребезнең, ниятләребезнең дөреслегенә ышандырды. Рәхмәт сиңа, Шиһабетдин хәзрәт. (Берәр моңлы көй яңгырый. Шагыйрьләр саубуллашалар. Пәрдә төшә.)


Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 20:56
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.