Җан җылысы кирәк кешегә

Тормышның тискәре яклары тудырган хисләрдән арыну өчен, мин, гадәттә, кулыма китап алам яисә театрга барып, берәр спектакль карап кайтам. Менә кайда чистарына минем күңелем. Шунда алган уңай тәэсирләр дулкынында атналар буе канатланып йөрим, йөрәгемә ял алам.
Сәхнә әсәрләре арасында караган саен карыйсы килә торганнары бар: “Беренче театр”, “Банкрот” (Г. Камал), “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин), “Галиябану” (М. Фәйзи), “Әлдермештән Әлмәндәр” (Т. Миңнуллин) һ.б. Нәрсәсе белән якын соң алар күңелгә? Гади чынбарлыкка нигезләнгән көчле фәлсәфәсе беләнме, әллә артистларның уены сихри тәэсир итү көченә ияме? Ни генә булмасын, вакытлар узу белән, аларның затлылыклары тагын да арта гына бара. Күргәнегезчә, драматург Т. Миңнуллинның исеме классикларыбызныкы белән янәшә тора, һәм бу юкка түгел. Аның пьесалары күптөрле проблемаларны яктыртуы белән үзенчәлекле. Милләтебез язмышы, мәхәббәт һәм катнаш никахка кагылышлы проблемалар белән беррәттән, кеше тормышын, аның кичерешләрен, эчке дөньясын чагылдырган үткен фәлсәфәле сәхнә әсәрләре күптән инде халкыбызның рухи байлыгына әверелде.
Быелгы театр сезонында Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” драматик комедиясен (режиссёры Рамил Фазлыев) карау насыйп булды. Беренче карашка исеме әллә ни тирән уйларга этәрми сыман тоелса да, мәгънәсе бик зур бу комедиянең. Кеше тормышының башкалар күзенә ташланып тормаган якларын күрә белергә, тормышта таяныч булырдай кешең булуның бик мөһим икәнлеген аңларга ярдәм итә ул. Күңелнең иң нечкә хисләрен уята бу әсәр, ә иң әһәмиятлесе шул: ул безне чолгап алган кешеләргә битараф булмаска, аларны аңлый белергә кирәклегенә төшендерә.
Комедиянең беренче пәрдәсендә берәм-берәм әсәр геройлары белән танышасың, аларны төрле көлкеле ситуацияләрдә күреп, рәхәтләнеп көләсең. Бухгалтериядә эшләүче алты хатын-кызның бишесе һәм бүлек җитәкчесе Рәхмәтулла Хөрмәтуллович бер бүлмәдә эшлиләр, ә баш бухгалтер Нурзидә Мөбәрәковна икенче бүлмәдә утыра. Эш иртәсе һәркөнне бер төсле башлана. Рәхмәтулла эшкә бик иртә килә, аннан соң күп тә үтми, Хәдичә килеп җитә һәм, башкалар килгәнче, Рәхмәтулланы үзе пешергән пәрәмәчләр белән сыйлый. Берәм-берәм бүтәннәр дә күренә. Менә ничәмә-ничә ел инде бу тәртип үзгәрми. Моңа алар үзләре дә ияләнгәннәр. Кызларның бүлмәгә ничек килеп керүләреннән алып, Рәхмәтулла абыйлары белән исәнләшүләре, эш урынына килеп утыруларына кадәр – бар да һәркөнне күнегелгәнчә кабатлана, кайсы герой нәрсә эшләячәген алдан ук белеп торасың. Менә Фаягөл трамвай-троллейбуслардагы уңайсызлыкларны сүгә-сүгә, тузына-тузына килеп керә. Һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән дөньядан канәгать булмавы күренеп тора. Нина Васильевнаның да тормышы бик рәхәт түгеллеге сизелә. Рузалия исә әле бик яшь. Аның кыланышлары да яшьләрчә: килеп керүгә үк телефоннан егетенә шалтырата, аның өчен дөньяда шуннан да әһәмиятлерәк эш юк сыман. Болардан аермалы буларак, Гөлчирә шат тавыш белән сөйләнә-сөйләнә, ургылып килеп тә керә һәм керә-керешкә Рәхмәтинең (бары ул гына Рәхмәтулланы шулай дип атый) пеләш башыннан үбеп ала. Аның шатлыгы башкаларга да йога, ә төшке аш вакытында нинди дә булса уен уйлап табыла, бу уен вакытында Рәхмәтине төрлечә киендереп, кызлар үзләре бииләр, дөньяларын онытып көләләр. Нурзидә Мөбәрәковна килеп кергәч кенә, уен туктала. Кызларның кыланышлары аңа ошамый, чөнки Рәхмәтулланы мыскыл итәләр дип уйлый. Рәхмәти абыйлары моңа көлеп кенә карый, чөнки ул мондый күңел ачып алулар вакытында бу кызларның, беразга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән, борчуларыннан арынып торуларын тели. Шул рәвешле бер-берсеннән берни белән дә аерылып тормаган көннәр әкрен генә уза торалар.
Икенче пәрдәдә, геройлар белән якыннанрак танышкан саен, аларның характерлары, тормыштагы проблемалары, күңел түрләрендә йөрткән серләре, йөрәк яралары ачылып бетүен күрәсең, пьесаның төп мәгънәсе тирәнгәрәк яшеренгән булуын тоясың. Уен-көлке ярдәмендә кичерешләрен яшерергә өйрәнгән бу кызлар бәхет дигән нәрсәдән шактый ерак торалар икән ләбаса. Шушы эш урынында гына алар үзләрен кеше итеп тоялар, һәрхәлдә шулай күренергә тырышалар икән, аларны монда нәрсә тартып тора, нәрсә бәхетле итә соң? Әйе, ялгышмадыгыз. Алты кызга бер кияү саналган Рәхмәтуллада бөтен хикмәт, тик кияү буларак түгел, ә башкалар өчен күңел таянычы, сафлык һәм эчкерсезлек үрнәге буларак. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң риясызы, иң чистасы, иң мәртәбәлесе чагылыш тапкан бу драматик комедиядә.
Рәхмәтуллага үзе дә битараф булмаган Нурзидә Мөбәрәковна тиздән аны, кызлардан аерып, икенче бүлмәгә күчереп утырта. Кызлар белән бер бүлмәдә утырып, үзе дә ялгызлыктан котылып торган Рәхмәтулла бик авыр кичерә бу хәлне, тик бу халәт озакка бармый. Икенче көнне хезмәткә килгәч үк, кызларның беренче эше Рәхмәти абыйларының хәлен белеп чыгудан башлана. Аларга аннан башка ямь юк. Көн саен кызларны каршы алып, һәрберсенең хәлен сорашып, аларга яшәү дәрте бирә торган хөрмәтле Рәхмәти абыйларыннан башка ничек эшләре барсын да, ничек тормышлары ямьле булсын ди? Һәр кыенлыкның бер уңай ягы булган кебек, алар да бу хәлдән үзләренчә файдаланалар. Элегрәк башкалар янында хисләрен яшерергә өйрәнгән кызлар хәзер аерым-аерым кереп, Рәхмәтуллага үзләрен борчыган бар нәрсәне иркенләп, тартынмыйча сөйли, күңел төеннәрен чишеп, рәхәтләнеп бушана алалар, ә ул, әлбәттә, аларның һәрберсен дә тыңлаячак, җылы киңәшләрен биреп юатачак. Тормыш шулай бер эздән дәвам итә, ә тамашачы алдында төрле характердагы хатын-кыз образлары ачыла бара. Драматург бу әсәрендә ялгызлык, эчкечелек, бала таба алмау кебек хатын-кызның үзәгенә үтә торган проблемаларның аерым шәхесләргә генә түгел, ә тулы бер җәмгыятькә зур зыян китерүен әйтергә теләгән.
Икенче бүлмәгә күчкән иртәдә Рәхмәтулла янына, гадәттәгечә, Хәдичә килеп керә. Тыйнак, оялчан бу хатын ялгыз, ә ялгызлык ул кешене эчтән кимерә торган корт сыман: кешенең өендә дә, җанында да бушлык хөкем сөрә. Хәдичәнең өенә кайтасы да килми, чөнки анда аны беркем көтми, аның дөньяда яшәү-яшәмәве дә берәүне дә кызыксындырмый. Ул эштә генә ялгызлыгыннан котылып тора. Бу пьесада башка персонажлар өчен дә эш урыны юану чарасы булып тора, чөнки монда аларны аңлаучы Рәхмәтулла Хөрмәтуллович бар. Хәдичә аңа һәрчак тулы исеме белән эндәшә, аны хөрмәт итә һәм яшерен генә ярата да. Үзе пешергән пәрәмәчләр, өчпочмакларны яратып ашаучы бар икән, димәк, Хәдичә дә кемгәдер кирәк, андый кеше бөтенләй үк ялгыз була алмый. Хәдичә үз хисләрен башкалардан яшереп саклый, беренчедән, ярату – йөрәк турында саклана торган иң изге хис, икенчедән, ул Рәхмәтулланың өйләнгән кеше булуын, ә үзенең инде, сайлана-сайлана, күптән соңга калуын белә. Хәер, тормыш корырлык кеше очраса да, Рәхмәтуллага барыбер җитмәс шул, кеше күңелен аның кебек аңлаучы табылмас, шуңа күрә Хәдичә, берни таләп итмичә, бөтен йөрәге белән аны кешелеклелеге, изге күңеле өчен хөрмәт итә. Аның өчен Рәхмәтулланың бу дөньяда яшәве дә – зур шатлык ич. Хәдичәнең дә бәхеткә хакы барлыгын, аның ипле, акыллы һәм сабыр кеше булуын Рәхмәтулла абыйсы белә, шуңа күрә чын күңеленнән аны юата, иң матур сүзләрен әйтә. Үзен бәхетле тою өчен, хатын-кызга кайчак шул да бик җитә.
Хәдичәнең нәкъ капма-каршысы булган Гөлчирә – үзенчәлекле характерга ия образ. Аның да ире юк, кызын үзе генә тәрбияли. Тормыштан канәгать кеше сыман, һәрчак уен-көлке оештырып, башкаларның да кәефен күтәреп яши. Ул бүлек җитәкчесен дә, үзенә тиңләштереп, Рәхмәти дип кенә атый. Моны һич тә әрсезлек, артык үзсенү, үзен иркен тоту дип кабул итәргә ярамый. Гөлчирә бары тик мөнәсәбәтләр арасында тирән упкын булмавын гына тели. Кеше өчен эш урынының нинди булуы бик мөһим. Бер-береңә сүз катмыйча, аралашмыйча яшәүгә караганда, матур һәм күңелле итеп эшләү, җырлап яшәү күпкә яхшырак түгелмени?! Гөлчирә бары шулай булуын тели. Ул Рәхмәтине хөрмәт итә, олы яшьтәге бу кешенең күңелен күрә, миңа калса, аны аталарча ярата, Рәхмәти абыйсының пеләшеннән үбеп алырга да күп сорамый. Гөлчирә дә башкалар кебек үк: тормыш аны иркәләп кенә тормый, ләкин аның бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган төссез, соры көннәрне бераз матурайтасы килә. Бу образны болытлы көнне кинәт пәйда булган кояш белән тиңләргә була. Пьесага ул үзенчәлекле төсмер бирә. Тормышның каршылыклы ак һәм кара якларын тирәннәнрәк күрергә ярдәм итә.
Хатын-кыз өчен иң зур фаҗига – эчкече ир белән яшәү. Нинаның беренче ире эчкече булган. Татар кешесе эчмәс әле, дип, тагын бер мәртәбә кияүгә чыккан, ләкин ул да кимен куймый: тегесенә караганда да күбрәк эчә. Нина бәхетсез, бик бәхетсез. Ул бары тик эштә генә бар кайгысын онытып тора, аның биредә җаны ял итә, чөнки Рәхмәтулла эчми. Ул Нинага ярдәм итә: кайгысын уртаклаша, ягымлы сүзләре аның йөрәгенә дәва булып тора.Үзенә битараф булмауларын аңлау Нинага да яшәү көче бирә.
Бала таба алудан мәхрүм булу – хатын-кыз өчен аңлатып бетерә алмаслык кайгы. Фаягөлнең тормышы җитешле, ире дә бар, ләкин аның баласы юк. Ул, елый-елый, бар кайгысын Хөрмәтулла абыйсына сөйли. “Ела, кызый, рәхәтләнеп ела. Күз яшьләре алдамый, аларда чын дөреслек, алар хаклы,” – диясе килә аңа. Әйе, күңеле таш булып катса да, кайгы килсә дә, кемдер рәнҗетсә дә елый адәм баласы. Фаягөл кайчандыр яратып кияүгә чыккан, тик баласы булмаганга, аны ире рәнҗетә. Аңа хәзер икеләтә авыр. Бәхетсез хатын. Кемгә сөйләсен соң бәгырен телгәләгән кайгысы турында. Тирә-яктагыларның үз борчулары да баштан ашкан, хезмәттәшләре үзләре дә кемнеңдер юатуына, теләктәшлек күрсәтүенә мохтаҗ. Аннан килеп, кем хәсрәте кемгә тансык соң? Моның шулай икәнен бик белә Фаягөл, тик күңелне ачасы, йөрәкне борчыган ямьсез тойгылардан котыласы килә. Аның серләрен сыйдырырлык бер генә кеше – Рәхмәтулла абыйсы бар. Менә кемнең иңнәренә башны куеп, рәхәтләнеп бушанырга була. Бары тик ул гына аның хәсрәтен тыңлаячак, үз йөрәгенә сеңдерәчәк.
Белгәнебезчә, кеше хисләренең бөтен тирәнлеген ачып бирүдә җырның роле зур. Җыр яраткан һәм җырлаган кеше миһербансыз була алмый. Пьесаның лейтмотивы булып торган “Син кайда идең?” җыры яралы йөрәкләрнең әрнүен, бетмәс-төкәнмәс сагышны, матур киләчәккә өметләнүне, гомумән хисләр ташкынын сурәтләүче һәм әсәрнең драматизмын тагын да көчәйтүче чара булып тора. Пьесада җыр ритуалга әйләнгән, ягъни һәр яңа эш көнен кызлар җыр белән башлыйлар. Бу гадәтне Рәхмәтулла керткән. Ул күңелләрдәге иң тирән хисләрне уята, моңландыра һәм йөрәкне сафландыра. Җырның үзәк өзгеч моңы тамашачыны да тетрәндерә.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Дөрес, тирә-яктагыларны ни дәрәҗәдәдер аңларга була, ләкин бу гына аз. Кеше булган кеше башкаларның хәлен җиңеләйтә дә белергә тиеш. Рәхмәтулла шулай эшли дә. Ул киң күңелле кеше. Үзе белән эшләгән хатын-кызларның тормышын бик яхшы белә, алар өчен борчыла, ничек булса да, тормышларының ямьсез якларын бизәргә тырыша. Бухгалтериядә эшләүчеләрнең иң яше – Рузалия белән булган бер кечкенә вакыйга әнә шуңа мисал булып тора.
Әле тормышта бернинди кыенлыклар да күрмәгән бу яшь кызның да үз борчулары бар икән ич: егете ике көн буена телефоннан шалтыратмаган. Аңа мондый чакта Рәхмәтулла абыйсыннан башка кем ярдәм итсен соң? Кара, никадәр эчкерсез, чын итеп сөйләшә ул аның егете белән телефоннан. Вәгазь дә укымый, каты бәрелеп, аны үпкәләтми, бары тик дус булып, аны аңлаган сыман сөйләшә һәм шул ук вакытта Рузалиянең яхшы сыйфатларын күрсәтеп, аталарча мактарга да онытмый. Нәтиҗәдә, Рузалия дә, егете дә бәхетле.
Хатын-кызлар белән аралашкан саен, тамашачы Рәхмәтулланың аларга булган эчкерсез мөнәсәбәтен тагын да күбрәк тоя. Ул берәүне дә кимсетми, барысын да тигез күрә. Аның кызларны юатканда куллана торган иң яраткан сүзләре: “Беләсеңме, син – бу коллективта иң чибәре”. Кызлар моны шулай дип кабул итә һәм сөенә икән, моннан кемгә зыян? Аның каравы аларда яшәүгә ышаныч, өмет уяна. Кызларның сизгер күңеле бу сүзләрнең чын күңелдән әйтелүен сизә бит, хатын-кызны алдый алмыйсың. Хатын-кыз үзен матурга санаганнарын сизсә, ул шундый булырга тырышачак. Яхшы, ягымлы мөнәсәбәтне тоеп торганда, ул сөенеп яши, ә Рәхмәтинең керсез күңеле, аларның үзенә рәхмәтле булуын тоеп, тагын да күркәмләнә генә. Рәхмәтулланың йөрәге барысының да аһ-зарын сыйдыра, әмма аның йөрәге дә тимердән ясалмаган, ул да җәрәхәтле икән бит. Тамашачы бу турыда көтмәгәндә хәбәрдар була.
Баш бухгалтер Нурзидә Мөбәрәковна әсәрдә кырыс холыклы кеше итеп бирелгән. Ул үзенең дәрәҗәсе төшәр дип куркадырмы, нигәдер ачылып китә алмый, югыйсә аның да башкалар сыман Рәхмәтуллага якын буласы килә. Ул аны башка хатын-кызларга күбрәк игътибар бирүдә, аларны бәхетле итәргә тырышуда гаепли һәм, уйламый-нитми, Рәхмәтулланың йөрәк ярасына кагыла, ягъни аның үзенең дә бәхетле булмавын, менә инде ничә еллар буе авыру хатынын карап торуы турында әйтә. Бу сүзләрне ишетеп, Рәхмәтулланың йөрәге сызлый, ул елый. Юк, үзен кызганудан түгел, ә хезмәттәшенең шулай җиңел генә рәнҗетә алуына әрни ул. Шушы эпизод төп геройның характерын бөтен тулылыгы белән ача да сала. Менә нинди олы йөрәкле, тоташ мәрхәмәттән генә торган изге зат икән ул Рәхмәтулла! Менә ни өчен бар да аңа тартыла. Яше дә олы, тышкы кыяфәте дә хатын-кыз табынырлык түгел, ә шулай да алар арасында абруе зур, чөнки ул – чын Кеше, мәрхәмәтлелек үрнәге.
Рухи кыйммәтләр югала барган бу чорда һәр игелекле кеше, аның тарафыннан кылынган изге гамәлләр олы бәягә тора. Кечкенә генә яхшылык та иманны сафландыра. Бүгенге дөньяда, һәр нәрсәгә битарафлык хөкем сөргән, шәфкатьлелек өстеннән акча хакимлек иткән заманда, безгә Рәхмәтуллалар җитми. Без хезмәттә дә, гаиләдә дә, урамда да һәрвакыт кешеләр белән аралашып яшибез. Күпме кеше булса, шулкадәр проблема. Кемдер ялгызлыктан интегә, кемнеңдер йөрәген хәсрәт уты көйдерә, ә икенче берәүнең җан тынычлыгы югалган. Безнең кайсыбызның әнә шулар турында уйлап караганы бар? Юктыр, мөгаен, чөнки каядыр ашыгабыз, нидер кыргандай булабыз, кеше кайгысымы соң әле монда, дип тә җибәрәбез кайчакта. Яшәешне мөнәсәбәтләр тирәнлегеннән чыгып анализлап карасак, без янәшәдәге кешеләрнең тормышын бөтенләй белмәвебезне күрер идек. Нигә әле безгә Рәхмәтулла кебек булудан куркырга, ике көнлек дөньяда бер-беребезнең кадерен белеп яшәүдән дә әһәмиятлерәк нәрсәнең булуы мөмкинме соң? Т. Миңнуллинның бу пьесасы әнә шундый уйларга этәрә. Әйе, җан җылысы кирәк кешегә. Кемнәрдер мине сентиментальлектә гаепләр, әмма мин бу драматик комедиядә нәкъ шуларны күрдем. Тормышның катлаулы проблемалары турында уйланырга мәҗбүр иткән өчен, Туфан абыйга мең рәхмәт.


Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 17:46
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.