Тарихның кайсы гына чорын алып карама, татар халкы кебек авыр сынауларга дучар ителгән бер генә халык та юк. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итте: бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне сакал-мыек чыкмас борын кара гүргә кертте, җиләктәй кызларыбызны мәңге тол калдырды. Ни генә булмасын, сугыш кырларында үзен аямыйча көрәшкән халкымның батыр уллары ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәкләрен күрсәткән. Хәтта әсирлеккә төшкән ир-егетләребезнең, дошманның үз өнендә торып, әкият геройларына тиңләшерлек каһарманлык кылулары моңарчы тарихта күрелмәгән искитәрлек нәрсә булып тора. “Плетцензее төрмәсендә гильотина белән башлары киселгән биш мең политик тоткын арасында унбер татар егете булганлыгын тарих мәңге исендә тотачак… Иң авыр җәзага тартыр өчен җәлилчеләрне III рейх газраилләре ни дәрәҗәдә күралмаска тиеш булган соң?” – дигән сорауны куя Ә.Гаффар “Дастанчылар” мәкаләсендә. Шунда ук җавабын да бирә: “Фашизмга сатылмау кеше өчен иң кадерле нәрсә — җан белән түләнгән. Хәер, җәлилчеләргә иң кадерле нәрсә җан булмаган, ә халык пакьлеге, хәрби антка тугрылык, Ватанга бирелгәнлек, илдәге туганнарны ярату.”
Ә. Гаффар белән килешәм. Чыннан да, татар һәрчак татар булып калган: сугыштамы ул, әсирлектәме, кул кушырып утырырга, мәгънәсез үлем килүен тыныч кына көтеп ятарга теләмәгән. Үзләрен дошманнан көчлерәк сизгән әсирләр көрәшчегә әйләнгәннәр. Гади көрәшче генәме соң әле?! Шагыйрь- чәчәннәр булган алар! Әйе, унбер көрәшченең бишесе – шагыйрь: Г.Курмаш, А.Алиш, Ә.Симаев, М.Җәлил, Р.Саттар. Бер халыкның бер үк вакытта биш шагыйре җәзалану – җир йөзендә күрелмәгән сирәк вәхшилек. Бүген алар кылган каһарманлыкны белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Бу батырларны алыпларга тиңләр идем мин, чөнки алар татар халкын тагын бер баскыч биеклеккә һәм бөеклеккә күтәрделәр.
Бу рефератымда мин шул шагыйрьләрнең берсе – А.Алиш турында сөйләргә телим. Дөрес, шагыйрь булудан бигрәк, ул балалар язучысы – әкиятче буларак билгеле. Быел аның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтү максатыннан, “Мәйдан” журналының 8 нче санында искиткеч бай материал тәкъдим ителде. Укучылар өчен аларның күбесе яңалык булып чыкты. Мәкаләләрдә А.Алишның бала чагын, әсирлектәге көрәшен чагылдырган мәгълүматлар да, аның турындагы истәлекләр дә күп. Журналда аның әкиятләре дә урын алган. Материаллар белән танышып чыккач, минем Абдулла Алиш белән кызыксынуым тагын да артты һәм аның турындагы башка язмаларны табып анализлап, үз фикеремне әйтү теләге туды. Бу максатыма ирешү өчен, бик күп журналларга күзәтү ясарга, аларга тиешле бәя бирергә туры килде. Мине иң кызыксындырганы шагыйрьнең рухи дөньясы формалашуга китергән сәбәпләр, тәрбияви шартларның үзенчәлеге, аны чолгап алган кешеләр иде. Төп бурычларымның берсе Алишны шул яктан торып сурәтләргә тырышу иде.
Кешене кеше иткән төп нәрсә рухи тәрбиягә, ягъни иман ныклыгына бәйле. Шуңа күрә мин иң элек Ш.Мәрҗанинең Алишның нәсел шәҗәрәсе турында язылган “Мөстәфадел — әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабы белән танышып чыктым. Ф.Урманчеевның “Дастаннарга лаек замана”, Ә.Гаффарның “Дастанчылар”, И.Сөнкишеваның “Иманга тугрылык”, Р.Сәлаховның “Бурычыбызны үтик” мәкаләләре һәм А.Алишның “Якты күл буе” повестена күзәтү ясаганнан соң, шагыйрьнең тормышына, иҗатына бәйле кызыклы гына нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге туды. Бу хезмәтемне шул күзәтүләргә нигезләнеп яздым, шулай ук “Мәйдан” журналыннан алынган рәсемнәр белән тулыландырдым.
А. Алиш 1908 елның 15 нче сентябрендә Спас районының Көек авылында туган. Күргәнебезчә, бу яклар борынгы Идел Болгарының үзәк җирләрендә урнашкан. Нәкъ менә шушы җирләр борынгы заманнардан бирле мәчет- мәдрәсәләре, ислам йогынтысының көчле булуы, укымышлы затларының күп булуы белән дан тоткан. Бу, һичшиксез, Алишлар нәселенә дә карый. Ш. Мәрҗанинең алда искә алынган хезмәте дә нәкъ шуны раслый. Тарихчы хезмәтендә бу нәселнең төп буыннары: “Мелла Гобәйдулла бине Җәгъфәр бине Ибраһим бине Сәрмәт бине Әлмәт бине Алыш әл-Казани әл- Әлмәти,” —дип саналып киткән һәм Гобәйдулла ишанның улы Нигъмәтулла ишан, аның улы Гатаулла хәзрәтнең исемнәре, хезмәт-вазифалары, яшәгән урыннары искә алынган. Димәк, Алиш фамилиясе аларга нәсел башында торучы Алыш (Галишаһ) бабаларыннан калган. Аның әтисе Габделбарый абзый белән әнисе Газизә апа да, ерак бабалары сыман, укымышлы һәм хөрмәтле кешеләр булганнар. Әнисе, алтынчы бала һәм беренче ир баласы Абдулла тугач, “Габдуллаҗанымның гомер тарихы” дигән дәфтәр башлап, анда улы турында истәлекләр язып бара торган була.
Ана назын тоеп үскән Абдулла да ата-анасына хөрмәт белән карый, искиткеч йомшак күңелле булып үсә. “Аны бар балаларымнан артык яраттым. Үзе дә мине бар балаларымнан якын күрә иде, — дип язган әнисе бер истәлегендә. Чыннан да, ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Тәрбия күргән тәрбияле була. А.Алиш та кешеләргә карата гаять игътибарлы, миһербанлы, эчкерсез булган. “Абдулланы яхшы белгән кешеләр аның тыйнак, сабыр, яхшы холыклы, кешелекле һәм кечелекле булуы белән бергә, көчле рухлы, нык ихтыярлы, тугрылыклы булуына сокланалар, кыскасы. Тәрбияле кеше иде, диләр,”*** – дип искә ала И.Сөнкишева.
Мондый кешеләрне затлы кешеләр, диләр. Нәкъ менә затлылыкның нигезендә тыйнаклык, яхшы холык, итәгатьлелек, үзеңне башкалар өчен корбан итәргә әзер тору ята. Сүземне раслау өчен, Ә. Гаффарның “Дастанчылар”ыннан бер мисал китерәм: “Мин үзем өчен берни теләмим, сездән бер генә нәрсә сорыйм: Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына кирәк.” Һәр кешенең гомере берәү генә. Шуны да башкаларга бирергә әзер булу иң олы йөрәкле кешеләргә генә хас сыйфат түгелмени?!
Р.Мостафин “Батыр көрәшче, талантлы язучы” мәкаләсенең кереш өлешендә кайбер язучыларның А.Алиш турындагы истәлекләрен китергән. “Менә ул — тыйнак кына, атылып–сугылып кешедән алга чыкмыйча, иптәшен бүлдермичә, игътибар белән генә тыңлап тора. Шул арада барлык тешләрен күрсәтеп, иркен генә көлеп җибәрә, һәм син басынкы, кыюсыз күренгән Алишны бөтенләй икенче яктан таный башлыйсың.” Н.Арсланов исә Алиш белән дус булуына бик горурланган һәм аның турында иң җылы хисләрен белдергән: “Тиздән без аның белән… чын иптәшләр, дуслар булып киттек. Моңа Алишның кешелекле һәм мөлаем табигатьле булуы ярдәм итте.” *
А.Алиш кешегә ярдәмчел булуы белән дә аерылып торган. Ул бигрәк тә яшьләрне үстерергә, аларга иҗатта үсәргә бик теләп булышкан. Язучы А. Расих — Алишны якыннан белгән кешеләрнең берсе. “Алиш белән очрашулар” дигән истәлекләрендә ул аның нәкъ шул сыйфатлары турында сөйли. Мин бер өзекне тулысынча китерергә телим, чөнки ул Алиш турында тагын да тирәнрәк күзалларга ярдәм итәчәк. “Мәйдан” журналы бу истәлекне урнаштырмады. А.Расих болай дип искә ала: “Бераздан безнең түгәрәккә Язучылар берлегеннән ярдәмгә даими шеф та билгеләделәр. Бу кеше А. Алиш иде… Ул катнашкан утырышларның берсендә мин бер әсәремнән өзек укыдым. Хәзер аңлыйм: әлбәттә, ифрат шәфкатьле шефыбыз бу эшне мине дәртләндерү өчен эшләгән дер. Әмма шунысы хак: ул мине үтереп мактады. “ Мин бу иптәш әсәрен укыганда ук кул чапмакчы идем, тик аны бүлдерәсем килмәде”, — диде. Аның шул сүзләреннән соң минем күңелем күкнең җиденче катына очты, һәм мин һәр буш вакытымны повестька багышладым.
Абдулла Алишның кара хәтфәдәй күзләре, тыныч йөз-кыяфәте, икегә ачып таралган чәчләре, матур ияге — барысы да бүгенгедәй күз алдымда. Ул урта буйлы, нык бәдәнле, матур зур башлы кеше иде. Беркайчан да чыгырыннан чыкмас, һәр нәрсәне тулы һәм ачык итеп аңлатыр. Мин аның үзенчәлекле яңгыравык тавышын да ачык хәтерлим. Ул… үзенең киңәшләрен бирә; мин, аның киңәшләреннән канатланып, иң якты максатыма омтылам”. **
Алиш хакында мондый фикерләрне башка язучылар да еш әйткәннәр. Ул һәрчак кеше турында уйлаган, үз мәнфәгатьләрен икенче планга калдыра торган булган. Аңа хөсетлек, көнчелек дигән нәрсәләр ят булган.
Мондый сыйфатлар, һичшиксез, иманлы гаиләдә генә тәрбияләнә ала. А.Алишның бала чагы бабасы ишан хәзрәт йортында үтә. Сүз дә юк, ислам дине йолалары, милли традицияләр тәрбиядә төп рольне уйнамыйча калмагандыр. Догалар, мөнәҗәтләр уку, изге сүзләрне даими ишетеп тору кеше күңелен сафландыра, аны бары тик изге гамәлләр кылырга этәрә. Шулай ук халык иҗатының бик күп мәкаль-әйтемнәрен, җыр-бәетләрен яттан белгәннәр бу гаиләдә. Шунысы да кызыклы: мәктәптә укыганда Алишның Иманның мәгънәсен аңлаткан сүзлек дәфтәре дә булган. Ул үз фикерләрен язып барган һәм болардан Алишның һәркайда, һәркайчан иманлы булып калырга теләве сизелә, дини гаиләдә алган тәрбиянең нәтиҗәсе күренә.
____________________________
* Р. Мостафин. “Батыр көрәшче, талантлы язучы”.” Мәйдан”, 2008(08), 29 б.
** А. Расих. “ Алиш белән очрашулар”. “ Диктантлар җыентыгы” (5-11), Казан, “Мәгариф”, 2001, 186 б.
Хәтта сугыш елларының авырлыгы да, төрмә газаплары да Алишның керсез җанын таплый алмаган, ул чиста күңелле, эчкерсез рухлы булып калган. Төрмәдә чакта үлем алдыннан алар янына килгән мулла да иң элек коръәнне Алишка тәкъдим итә. Кем белә, аның йөзендә чагылган иман нурын бөтенләй чит мулла да сизми калмагандыр. Кулын изге китапка куйгач, Апишның күзләре яшьләнүе турында әйтә мулла. Әнә шулай чиста күңел белән киткән алар дөньядан. Иманлы булуның бөек үрнәге түгелмени бу?! Иманлы кешенең рухы нык булу өстенә, ул үзен чолгап алган затлар һәм табигать белән дә тулы гармониядә яши. Шуңа күрә кеше күңеле, җаны белән андыйларга тартыла. Алишның дуслары күп булу нәкъ шул турыда сөйли.
Болардан тыш бу гаиләдә китап төшенчәсе иң изгеләрдән саналып, гаилә әгъзаларының төрледән-төрле газета-журналлар алдыруы да билгеле. Язучының үз язмаларында да З.Бигиевне, Г.Тукайны нык хөрмәтләве сизелеп тора. А.Алишның публицистика өлкәсенә караган мәкаләләренә бер күз ташлау да җитә. Аның Г.Тукай һәм М.Гафурины балалар әдәбиятына нигез салучылар итеп тануын күрәсең. Ул дәреслекләргә бу шагыйрьләрнең әсәрләрен кертүне таләп итеп, күп мәртәбәләр чыгыш ясаган. Истәлекләрдән күренгәнчә, алар өендә барысы да Г.Тукай шигырьләрен укыган һәм яттан өйрәнгән. Бигрәк тә аның “ Җан азыклары”, “Күңел җимешләре” дигән китапларын яратканнар.
Үзе укыган шундый шигырьләр булачак шагыйрьгә халкыбызның фаҗигале тарихын тирән аңларга, милли хисләрен үстерергә ярдәм иткән. Шуңа күрә Алиш “Тәфтиләү”, “Кара урман” кебек үтә дә халыкчан, үтә дә моңлы җырларны яраткан.
А. Алишны белгән кешеләр аның әхлакый сафлыгы, тыйнаклыгы, тотнаклыгы белән аерылып торуы, тәмәке тартмавы, аракы-сыра эчмәве турында сөйләгәннәр. Гомумән, ул кеше рәнҗетмәгән, тупаслык күрсәтмәгән, әмма кирәк чагында сүзен нык итеп әйтә алган.
Язучы балаларны бик яраткан. Үзенең дә ике улы булган. Бала тәрбияләүнең җаваплылыгын аңлаган кеше буларак, Алиш кечкенәдән үк аларны мәрхәмәтле итеп тәрбияләүне максат итеп куйган. Моның төп юлын ул баланы әкиятләр дөньясы аша тәрбияләүдә күргән. Хыялга корылган әкиятләр дөньясы реаль тормыш бирә алмаган тәрбияне бирергә сәләтле. Ул чор балалары өчен ярарлык әкиятләрнең булмавына бик тә борчыла Алиш. Аның публицистик әсәрләре дә дә шул турыда сөйли. “Совет әкияте тудыру юлында”, “Нәни гражданнар әдәбият сорый”, “Балаларыбызга яхшы әсәрләр бүләк итик” мәкаләләрендә ул балалар әдәбиятының бик ярлы булуы өчен борчылып яза. Тиздән ул үзе дә шул жанрда эшли башлый: балалар язучысы- әкиятче булып китә. Киң күңелле, олы йөрәкле, нечкә хисле кеше генә мондый эшкә тотына ала, минемчә, чөнки бары тик шундый затлар гына сабый күңеленә үтеп керерлек нәфис әкиятләр иҗат итәргә сәләтле. “Ялкаулык- хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте балаларны бал корты кебек тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләргә ярдәм итсә, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” тыйнаклыкка, әдәплелеккә өстенлек бирә. “Чукмар белән Тукмар” әкияте балаларны татулыкка өйрәтә. Һәр әкиятнең үз темасы – үз тәрбиясе бар. Бала күңеле ак дәфтәр бите кебек: иң чиста орлыкларны салып кына куй, ул үзе кирәген сеңдереп барыр. Гомумән, никадәр нечкә тоемлау, фәлсәфи акыл һәм затлы тәрбия көче бар бу әкиятләрдә. “Сертотмас үрдәк”не укыган бала, беренчедән, аучының акылына сокланса, икенчедән, артык күп сөйләшүнең гаиләгә никадәр зыян китерүен кечкенәдән үк тоеп үсәчәк. Бу әкиятләрне зурлар да бик яраталар, чөнки бала тәрбияләүдә үз гамәлең белән әйтеп бирә алмаганны әкият әйтә дә бирә. Быел А. Алишның тууына 100 ел тулуга багышланган конференциядә язучы А. Хәлим аның әкиятләрен Г. Х. Андерсен әкиятләре белән тиңләштереп, нәкъ шундый ук тәрбия көченә ия булулары турында әйткән иде. Искиткеч хаклык бар бу сүзләрдә. Әнә шулай итеп, үзенең әкиятләре аша балаларда кечкенәдән үк матур сыйфатлар тәрбияләүгә игътибар биргән Алиш. Аның иң яхшы китабы — “Ана әкиятләре”. Бу китап татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр басылган.
Алиш әкият язу остасы гына түгел, ә үз әкиятләрен бик оста сөйләүче дә булган. Аның әкиятләрен иң беренче үз уллары тыңлаган. Ул бик гади һәм мавыктыргыч итеп сөйли белгән.
Бүген дә аның әкиятләре балалар тарафыннан бик яратып укылалар, укучылар аларны сәхнәдә куярга да бик яраталар. Әнә шундый самими әкиятләрне тыңлап үскән балалар гына бу кырыс дөньяны яхшы якка үзгәртергә, үзләре дә матур тормыш төзергә сәләтле булып үсәчәкләренә нык ышанган Алиш. Шулай итеп, иман сафлыгын саклаган хәлдә, үзенең рухи һәм әхлакый идеаллары кушканча, матур итеп яши һәм иҗат итә язучы.
Дошман әсирлегенә эләккәч тә, ул үз кыйбласына тугры кала: кулыннан килгән кадәр тоткыннарга ярдәм итә: юата, киңәшләрен бирә, шигырьләре белән аларның рухын күтәрә. Көрәштәшләре белән бергә, дошман алдында калтырап төшмичә, үлемне дә керсез намус белән кабул итә Алиш. Ул Ватанын өзелеп сагынган, туган иленә кайтырга талпынган. Алиш белән бер камерада утырган бельгияле Эмиль Мэйзон аның соңгы хушлашу хатын саклап калган. Анда: “Без соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугрылыклы булып калабыз”, — дигән җаннарны тетрәндерерлек сүзләр бар. Әйе, алар соңгы минутларында да үзләре турында түгел, туган җир турында уйлаганнар. Әнә шундый була торгандыр инде ул иман сафлыгы, намус чисталыгы! Бәлки, алар үзләрен батырга да санамаганнардыр, ләкин батырлык эшлибез дип эшләмиләр батырлыкны. Әнә шулай тыйнак кына яшәү, халкыңны чын күңелдән сөю, аңа хезмәт итү — шул үзе батырлык түгелмени?!
Рефератымның ахырында А. Алишның “Мәйдан” журналында басылган шигырьләрен тәкъдим итәм. Алар бу язучының күңел дөньясын аңларга ярдәм итәрләр дип уйлыйм. Әйтәсе килгән фикерләремә нәтиҗә ясап үтәсем килә: иманын үз тормышының кыйбласы иткән Алиш кебек затлардан үрнәк алу безгә дә, әхлакый асылыбызны югалтмыйча, вак-төяк тормыш ыгы-зыгыларыннан өстен булып яшәргә, үз кыйблабызны — иманыбызны саклап калырга ярдәм итәр.
Муниципаль белем бирү учреждениесе “22 нче гомуми белем бирү мәктәбе”
РЕФЕРАТ
Рефератның авторы:22 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина
Фәнни җитәкчесе: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы
Яр Чаллы
2008
Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.