Рейтинг
+3.46
голосов:
3
avatar

Татар теле  

Рус мəктəбендə татар теле атналыгы

Рус мəктəбендə тугыз ел буе татар теле укытучысы булып эшлəү дəверендə мин шуңа инандым: укучыларны татар теле дəреслəрендə генə дɵрес һəм матур итеп сɵйлəшергə, татарча аралашырга ɵйрəтеп бетереп булмый. Шуңа күрə телебезгə мəхəббəт тəрбиялəү, халкыбызның гореф-гадəтлəре, йола-бəйрəмнəре белəн таныштыру, сəнгатьле уку күнекмəлəрен үстерү һəм, иң əһəмиятлесе, аралаша белергə ɵйрəтү максатыннан дəрестəн тыш тɵрле чаралар үткəрүгə зур əһəмият бирəм. Шундый чараларның берсе – ел саен үткəрелеп, матур традициягə əйлəнгəн татар теле атналыгы. Үзебезнең мəктəптə аның ничек уздырылуы белəн журнал укучыларны да таныштырам.

( Читать дальше )

II сыйныф татар теле һәм әдәбияты буенча эш планы

Аңлатма язуы
Эш программасы структурасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән.укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасы статусы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. Россия Федерациясенең”Мәгариф турында” Законы (Закон «Об образовании» Российской Федерации.)
2.”Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

( Читать дальше )

Татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфында Габдулла Тукай иҗаты буенча татар әдәбияты дәресе.

(2 дәрескә каралган)
Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре гимназиясе.
Укытучы: Бадретдинова А.М.
«Күңел белән сөям бәхетен татарның...”

Дәрес максаты:
1) Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү;
2) эзләнү-тикшеренү юлы белән халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү;
3) татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.
Дәрес төре: эзләнү-тикшеренү.

( Читать дальше )

Телче-галим – горурлыгыбыз (Ф.С.Сафиуллина эшчәнлегенә багышланган)

Ярты гасыр гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, белгечләр әзерләүгә багышлаган Сафиуллина Флера Садриевна – милләтебез һәм мәгарифебез тарихында зур урын алып торучы шәхесләрнең берсе. Беркайчан да арзанлы популярлыкка, данга-шөһрәткә омтылмаган, бу тыйнак милләт хадимәсе. Бүген заман укытучыларына күп яктан үрнәк.
Ул бик күп гыйльми хезмәтләр авторы, аның күпсанлы шәкертләре бар. Татар телен өйрәнүне фәнни югарылыкта оештыру һәм гамәлгә ашыру өчен гаять зур көч куйган.

( Читать дальше )

Бәетләр – халкымның күңел көзгесе

Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф — гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тультсынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, этимологиясен, йолаларын, авыз иҗатын белү мәдәниле кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә уз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Сарман…
Ниндидер шигърияте, тылсымы бар бу сүзнең.

( Читать дальше )

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесе нигезләмәсе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Мастер-класс” бәйгесе Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2004-2013 елларга исәпләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.

( Читать дальше )

Татар лингвокультурологиясе: эзләнүләр һәм табышлар

Татар лингвокультурологиясе өлкәсендәге яңалыкларны, ачышлар һәм табышларны барлау, бу өлкәдә тикшеренүләр алып баручы аспирантлар, галимнәр, югары уку йортлары укытучыларын бер фәнни мәктәпкә туплау максаты белән “Татар лингвокультурологиясе: эзләнүләр һәм табышлар” темасына читтән торып конференция үткәрәчәк.

( Читать дальше )

Бесплатный дистанционный курс «Я изучаю татарский язык»

Институт развития образования Республики Татарстан кафедра методики преподавания татарского языка и литературы в целях подготовки к Универсиаде – 2013, предлагает бесплатный дистанционный курс «Я изучаю татарский язык» для соотечественников, живущих за рубежом, так же для желающих владеть татарской речью в нашей республике и в Российской Федерации.

( Читать дальше )

Грамматик Сабантуй.Татар теле дәресе

Максат: 1)татар теленнән ел дәвамында алган белемнәрне ныгыту;
2)балаларның иҗади сәләтен, коммуникатив күнекмәләрен, танып белү осталыкларын үстерү;
3)зирәклек, җитезлек, бер- береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү, Халкыбызның милли традицияләренә, туган телгә мәхәббәт уяту.
Дәреснең тибы: Дәрес-уен.
Материал: дәреслек, карточкалар,.
Җиһазлау: магнитофон тасмасында “Сабантуй” җыры, рәсемнәр, компьютер, интерактив такта, мультимедияле диск, сабантуй бүләкләре

( Читать дальше )

Бүгенге җәмгыятьтә хәйриялелек.

« Яхшылык эшләргә хәлебездән килә икән,
шуны эшләмәсәк, гомеребез буе үкенеп яшиячәкбез».
Көнчыгыш философы Саади.

Билгеле булганча, 2007 ел Татарстаныбызда-хәйрия елы булып игълан ителгән иде.Бу юнәлештә һәркем диярлек үз көчен, сәләтен, фантазиясен, күңел җылысын бирергә тырышты.
Хәйрия, хәйриялелек нәрсә дигән сүзләрне, мәгънәләрне үз эченә ала икән?

( Читать дальше )