Бәетләр – халкымның күңел көзгесе

Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф — гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тультсынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын, этимологиясен, йолаларын, авыз иҗатын белү мәдәниле кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә уз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Сарман…
Ниндидер шигърияте, тылсымы бар бу сүзнең.
Татарстанның көнчыгышында, Кама аръягында Зәй һәм Ык елгалары арасын -дагы Минзәлә елгасы бассейнында, менә шундый матур исемдәге Сарман районы бар. Район үзәге Сарман дип атала. Сарман бик борынгы чорларда ук кендеге бе -лән Болгар, Казанга береккән татар тобәге.
Җырларда җырланган, татар тарихының җанлы сәхифәләрен буыннан — буынга язып килүче гүзәл кешеләр яшәгән, фидакарьләрчә эшләгән, күкрәп яшьнәгән илаһи да, моңлы да төбәк ул Сарман ягы.
Әйткәнебезчә, Сарман ягы җырлы, моңлы як. Бәлки, күп михнәтләр кичергәнгә, күп авырлыклар күргәнгә моңлы булгандыр бу яклар? Ә бәлки, аның кабатланмас матур табигате, сандугачлары, әрәмәләре, таулары, чишмәләре моңландырадыр кешеләрне!
Мин дә үз халкымның халык авыз иҗатына тартылдым. Бигрәк тә районыбыз кешеләре тарафыннан иҗат ителгән бәетләр белән кызыксындым. Татар халык иҗатында бәетләрнең берничә гасырга сузылган һәм гаять җитди традицияләре бар. Алар һәрвакыт язма әдәбият белән тыгыз бәйләнештә. Бәетләрнең зур өлеше шәхси фаҗигаләр белән бәйләнгән. Ә алар көн саен диярлек кабатланып кына торалар. Бүгенге көндә дә мондый бәетләрне халык актив иҗат итә.
Бәет сүзе гарәп теленнән алынтан.Ул ике юллы тезмә әсәр дигән мәгънәгә ия. Бәетләрдә гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхес -ләргә — прототипларга нигезләнәләр. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Ләкин алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаган -нары да бар.
Әдәбият белеме сүзлегендә(Казан, 1990, 28 бит) бәеткә мондый билгеләмә бирелә: бәет (гарәп сүзе: төрки халыкларда «бәй» — «бой» һәм «әт» — «өт» дигән сүзләрдән кушылып ясалган һәм «көйләп әйтү» яки «көйле хикәят» дигән мәгънә белдергән атама белән аваздаш) — 1) гарәп — фарсы һәм төрки халыкларның язма поэзиясендә ике юлдан торучы.дөресрәге, ике яртышар юлдан(ике мисрагтан) төзелүче строфа. Көнчыгыш поэзиясендә газәл, касыйдә, мәгънәви кебек жанр төрләре гадәттә бәет формасында языла. Менә татар классик поэзиясеннән бәет үрнәге.
Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә.
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.(Г.Тукай)
2) Татар һәм башкорт фольклерында лиро — эпик жанрларның берсе, фаҗигале һәм героик вакыйгалар, шулай ук гыйбрәтле һәм гадәттән тыш хәлләр уңае белән чыгарылган әсәр бәет тексты шигъри формада була һәм телдән әйтелә яки көйләп башкарыла. Эчтәлекләренә, чынбарлыкны нинди планда гәүдәләндерүләренә ка -рап, бәетләр фаҗигале, героик һәм комик төрләргә бүленәләр. Тематик яктан исә тарихи (хәрби — тарихи, социаль — тарихи ) һәм көнкүреш (социаль — көнкүреш, семья — көнкүреш ) дигән төркемнәргә аерылалар.
Бәетләр борынгы Болгар чорында, ХШ — XIV гасырларда барлыкка килеп, Ка -зан ханлыгы чорында (1348 — 1552 еллар ) тәмам формалашып бетәләр. XV йөзнең икенче — XVI йөзнең беренче яртысыннан алып XX йөзнең урталарына һәм безнең көннәргә кадәр төп һәм иң нык таралган жанр булып кала.
Үзенчәлекле элементлар: «Бисмиллаһи вә биллаһи» кебек дини сүзләр яки әсәрдә тасвирланачак вакыйганың вакытын күрсәтеп башлау — күпчелек бәетләргә хас уртак сыйфат. Бәетләр еш кына язма шигърият традицияләренә таяналар һәм язма рәвештә тасвирланалар. Бәетләр ил, татар халкы тарихында мөһим вакыйгалар турында гына сөйләп калмыйча, аерым шәхесләрнең дә трагик язмышларын сурәт -лиләр.Аларны гадәттә берничә тематик төркемгә бүлеп карыйлар. Беренче төркемне сугышлар белән бәйле бәетләр тәшкил итә.
Халык бәетләренең зур бер өлешен хатын — кызларның трагик язмышына багышланган әсәрләр алып тора. Хатын — кызларның ачы язмышы, күрәсең, бәет -ләрнең эчтәлегенә бик тә туры килә. Бу бәетләрдә хатын — кызларның ачы язмы -шы, бәхетсезлеге, трагедиясе чагылыш таба.
Гади халыкның тарихи — социаль фаҗигасе гражданнар сугышы белән бергә башлана. Билгеле булганча, халык тормышында җитди вакыйгалар, фаҗигаләр, бәхетсезлскләр эледән — әле кабатла — нып тора.
Туган төбәгем фольклерында бәетләр аерым бер урын тота. Бу бәетләрдә тра -дицион темаларны күрергә була. Ил, халык тарихында булган аянычлы вакыйга -ларны да һәм хатын — кызларның ачы язмышын да, аерым кешеләрнең фаҗига белән тәмамланган тормышлары да чагылыш таба. Эзләнүләр барышында миңа районыбызның төрле авылларында (Сарман, Мортамак, Шыгай, Чыршылы) булырга туры килде. Борынгы бәетләр сирәк сакланган, шуны искә алырга кирәк, бүгенге көндә дә Сарман халкы тара ге көндә дэ Сарман халкы тарафыннан чыгарылган бәетләр еш очрый. Районы -бызда бәетләр җыю, кызганычка каршы, системага салынмаган.Шулай да бу мәсьәләгә игътибар итүчеләрдән Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Дамир Хайрулла улы Гарифуллинны (бүгенге көндә Сарманда яши), авылыбызның абруйлы кешесе Мирзаһит Таҗиевны (2002 елда вафат) әйтергә була.
Бу дөньяда уен — көлке белән, күңел ачып кына яшәп булмый, тормыш булгач, төрлесе була. Шушы фаразны истә тотып, мин халык — авыз иҗатының энҗесе булган бәетләргә мөрәҗәгать итәргә булдым. Кешеләрнең бәгыреннән, күңел тү -реннән сызылып чыккан зар — моңны аңларга, күп гасырлык тарихны белергә, тормыш сабаклары алырга, уй — фикерләрне чистартырга, күңелне сафландырыр -га нәкъ менә бәетләр ярдәм итә дип исәплим.
Районымнан җыелган бәетләр арасында гомуми традицион бүленешкә кергән -нәре дә бар. Зур төркемне сугышлар белән бәйле бәетләр алып тора. Бу темага язылган «Рус — Төрек сугышы бәете»н мин Сарманда яшәүче Җиһангиров Рәис абыйдан язып алдым. Ул аны үзенең әбисе Тәйфетдинова Сәрбиҗиһаннан 1953 нче елда язып алган булган.
Бисмиллаһи вә биллаһи җитте корбан гаете
Без әйтәбез сез тыңлагыз монда сугыш бәете.

Дунай суын чыккан чакта ярдәмче юк бер кеше
Уналты мең кешедән бары чыкты йөз кеше.

Балкан тауның башыннан чишмә ага чылтырап
Пуля килеп тигәндә солдат китә калтырап.

Биек икән Балкан тау менә алмыйча ардык без
Төрекләрнең башкаласын сугыш белән алдык без.

Тулган айлар тотылды изге Шагван аенда
Якты дөнья кара булды без сугышкан чагында.

Төрек җиренә кергәч тә барып кердек калага
Төрекләр каршы киләләр тәкбер әйтеп аллага.

Дунай суын чыккач та барып кердек калага
Хак язмасын бу хәлләрне һич мөселман балага.

Балкан тауга менгәч тә килә төрек казагы
Хак язмасын бу хәлләрне төсле тәмуг газабы.

Сугышка кергән чагыңда иман әйтә башладым
Ядрә тиеп яралангач канлы киемем ташладым.

Биек тауның башыннан руслар туп аталар
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз тилмерешеп яталар.

Безнең яктан туп бара корган чатырга.
Мәчет тулы китап, корүән бар да кала русларга.

Дунай дигән суларда төрек дигән җирләрдә
Уйсу җирдә кан ятты без сугышкан җирләрдә.

Зәңгәр мәчет яшел Михрат торадыр ла ачылып
Кылыч белән кискән башлар китәдер лә чәчелеп.

Тиз бетмәде бу сугыш сугыш китте озакка
Төрекләр бик хәйләкәр төшерәләр тозакка.

И әткәем — әнкәем бездән бәхил булыгыз
Исегезгә төшереп хәер дога кылыгыз.*
“Рус – төрек сугышы бәте” тематикасы буенча тарихи. Патша чорындагы халыкның коточкыч авыр хәле, сугыш вакыты тасвирлана.Автор рус гаскәрләренең төрекләр белән тиңдәшсез кыю көрәше хакында бәян итә. Әлеге бәетнең идеясе -сюжетлы. Шулай ук уку барышында лирик герой образын, аның халык газапларын күреп, күңеле әрнүен күрә алабыз.
Сугышның никадәр дәһшәтле, куркыныч булуын сурәтләү чаралары ярдәмен -дә аңларга була.
а) метафора ( якты дөнья кара булды );
б) оксиморон ( төсле тәмуг газабы };
в) сынландыру ( туп бара, кан ятты, башлар китә чәчелеп );
г) эпифоралар (гаете — бәете, чылтырап — калтырап, калага — аллага, аталар — яталар, озакка — тозакка );
д) эпитетлар { биек, якты, кара, зәңгәр, яшел);
е) чагыштыру ( төсле тәмуг газабы ).
Бу бәет безгә сугыш чорын, халыкның үз — үзен аямыйча көрәшүен тасвирлап күрсәтә. Үлем белән күзгә — күз очрашканда /да, алар батыр булып кала биргәннәр.
Рус — Төрек сугышында катнашкан сарманлылар да булган. Күргәнебезчә, авылым кешеләре фидакарьлек, батырлык үрнәкләре күрсәткән, ләкин сугыш — һәрвакытта да канкойгыч фаҗига. Сугышка гадәттә патша заманында гади халык алынган. Авыр көндәлек тормыш аларда туган илгә мәхәббәтне, аны сакларга омтылышны сүндерә алмаган. Бу бәет тә илне тетрәткән кискен көрәш барышында туган. Күләм ягыннан зур булмаган бу бәеттә халыкның дошманга каршы үзен аямыйча көрәшкә күтәрелүе һәм сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары киң сурәтләнә. Бәетнең аһәңе моңсу, әмма әсәрдәге шәһитләрнең эшләре, якты өмет — ышанычлары яши.
Сугыш….Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды, дөньяның бөтен рәхәтен татырга да өлгерә алмыйча җир куенына керде. Ә бит алар меңләгән ана -ларның күз карасыдай саклап, кадерләп үстергән газиз балалары иде. Тормышның бөтен матурлыгы, яме булган сөекле баласын югалту ана күңелен нинди газапларга дучар итүен, утка салуын күз алдына китерүе авыр түгел. Бу бит гомерлек кай -гы, йөрәк ярасы.
XX гасырның утлы учакларыннан берсе — Әфган сугышы булды. Әфганстан җиренә сугышырга киткән байтак егетләрне әти — әниләре көтеп ала алмады. Ул егетләр, әле бик яшь кенә булсалар да, ил йөзенә кызыллык китермәделәр, үзләрен онытылмас данга күмеп, әти — әниләренә гомерлек горурлану хокукын тапшырыл калдырдылар. Газиз тынычлыкны саклау, яңа сугышларга юл куймау — шул солдатларның үлемсез батырлыгыннан, аналар газабыннан һәм халыкның сүнмәс хәтереннән торадыр да.
Безнең Сарман районыннан да 80 егет Әфганстанда үзләренең интернациональ бурычларын үтәделәр. Унтугыз яшьләре дә тулмаган 7 егетебез шул җирләрдә азатлык яулаганда һәлак булды лар. Шул ар арасында Сарманнан Илшат Садыйков та бар. Илшатның фаҗигале үлеменнән соң әнисе Вәсилә апа улына багышлап бәет чыгарган.
Җәйгә чыккач урман өсләрендә очар кошлар сайрар кагынып
һәр ел саен көз көннәре җиткәч мин көтәрмен сине сагынып.

Зифа булып, матур булып үстең тал чыбыктай булды буйларың
Хезмәт итеп кайткач, авылыңда яшәргә иде, синең уйларың.

Киткән чакта озата бардылар дусларың күп иде авылда
Күзләремне йомсам күз алдымда син йөрисең ишек алдында.

Почталардан түземсезлек белән көтә идем сәлам хатларың
Әни, кайтырмын дип киткән идең нигә инде безне ташладың.

Үлгәнсеңдер диеп ышанмадым үз күзләрем белән күргәнче.
Ялгыз гына йөргән чакларымда уйларым гел минем чуала
Әле ярый өйдә балалар бар шулар белән генә юанам.

Кайгы — хәсрәт килсә башың имә без яшибез совет илендә
Кайтыр — кайтыр диеп көтәмен мин көтәмен мин аны бүген дә.

Халык иминлеген саклыйм диеп улым киттең Әфган иленә
Ак табутта үлмәс образ булып гәүдәң кайтты туган җиреңә.

Сине сагынганда кемгә карап юатырмын инде күңелем
Түземсезлек белән сине көтеп сагыш белән үтәр гомерем.
Илшат Садыйков 1 иче номерлы Сарман урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. 18 яше тулгач, армия хезмәтенә алына һәм Әфганстан җирендә иптер -националь бурычны үтәүчеләр сафына баса.Ләкин Илшат туган авылына исән-сау әйләнеп кайта алмый, һәлак була. Ул укыган мәктәпнең укучылар төркеме Илшат Садыйков исемен йөртә. Алда атап үтелгән бәетче Мирзаһит Таҗиев та Илшатка бәет багышлый.
Озаталар баргач Сарманнарга карадың да ике күземә
Исән — сау кайт яме улым дидең торалмадым әнкәй сүземдә

Әни бәгърем бик борчылма инде язмыш шулай булган күрәсең
Мин исеңә төшкән чакта Илнур апаемны сөярсең.

Иртә белән йокылардан торгач ашадым мин солдат ашларын
Туган авылыма исән килеш кайта алмады газиз башларым.

Туган авылым урман уртасында киткән чакта урам буйладым
Күкрәгемә пуля килеп тигәч нишләдем мин диеп уйладым.

Хезмәткә дип барган чакта озын булды барыр юлларым
Әфганстаннарга туры килде минем хезмәт итәр елларым.

Киткән чакта киткән идек поездларга утырып
Минем иптәшләрем кайтыр хезмәтләрен тутырып.

Хатларыгыз килеп кенә торды ерак булса да туган илләрем
Мин шулай да бик бәхетсез түгел туган — туфрагыма җирләндем.

Әни бәгърем мине үстердең син күкрәк сөтләреңне имезеп
Мондый уйлар уйламаган идем күңелемдә иде изгелек.

Әнкәй белән без өч бала үстек кыз туганым минем Гөлгенә
Җәйгә чыккач минем туфрагыма гөлләреңне сип син бер генә.

Тик онытма җәй көнендә су сип аңа, гөлләр шиңмәсен
Синең күңелеңдә изгелекләр мәңге — мәңге мәңге үрләсен.

Иптәшләрем калды минем хезмәт иткән җиремдә
Тимер тартма эчләрендә кайтардылар мине илемә.

Авыл халкы озата барды мине соңгы голга урман буеннан
Әни җаным бик елама инде чыгарып тор мине уеңнан.

Тимер тартма эчләрендә ята сезнең газиз улыгыз
Актык сүзем итеп шуны әйтәм хуш, исән — сау бәхил булыгыз.

Үрнәкләрдән күчеп китсәң дә әни килгәләрсең торган авылына
Улым диеп килеп дәшерсең мин көтәрмен урман буенда.

Су буйлары безнең тал тирәклек, тал тирәкне җилләр имәсен
Мондый авыр кайгы безгә килде башкаларга инде килмәсен.
Бу бәеттә тормыш фәлсәфәсе тарихи вакыйга ( Әфган сугышы ) һәм лирик
геройның әнисенә, туганнарына, авылына карата мәхәббәт, ярату хисе белән
үрелеп бирелә.
Әсәрдә эндәш сүзләр күп. Бу алым геройны үле итеп түгел, исән итеп күрергә ярдәм итә. «Әни бәгърем», «туган авылым», «кыз туганым минем Гөлгенә»,
-7-
«әни җаным» кебек сүзләр геройның йомшак телле, нечкә күңелле булуын тасвирлый.Реаль тормышта һәр шәхестә бөтен кешелеккә хас уртак билгеләр бар.
Шул ук вакытта ул миллионнар арасында берәүгә дә охшамаган, кай яклары беләндер башкалардан аерылып тора. Тик шулай да әсәрдә образны индивидуальләштерү бурычы асылда портретка түгел, характерга йөкләнә, герой башлыча холык — фи — гыле, йөреш — торышы белән истә кала. Сурәтләү чаралары:
а) эпитет — авыр кайгы, предметның сыйфатын ачыклап, ананың кичерешләре
никадәр күтәрә алмаслык булуын күрсәтә. Лирик героинын кире әйләнеп кайта
алмыйча әнисенә күп газап китергәне өчен күңеле әрни, өзгәләнә.
б) эпифоралар ( күрәмсең — сөярсең, ашларын — башларын, буйладым — уйладым,
Гөлгенә — бер генә ) күп кулланыла һәм бәетнең рифмасын төзүдә булыша;
в) инверсия — ашадым мин.
Бәетне ирекле шигырь төренә кертергә була, чөнки иҗекләр саны төрле.
Әни бәгърем бик борчылма инде язмыш шулай булган күрәсен 19
Мин исеңә төшкән чакта Илнур апаемны сөярсең. 17
Әсәрнең әһәмияте — Әфган сугышына китеп, бер гаеп сезгә һәлак булган йөзләрчә егет язмышы, туганнарының газаплануы, сугышның җан өзгеч икәнен күрсәтү.
Күргәнебезчә, бүгенге көндә дә илебездә булган тарихи вакыйгаларга багыш -лап халкым бәетләр чыгара. Бу әсәрләр үткән тормыш турында белем биреп кенә калмыйлар, эстетик тәрбия дә бирәләр, хис — тойгыларга тәэсир итәләр,үз халкыңның зур тарихын күзалдына китереп, горурлык хисе уяталар: азатлык өчен көрәш тарихи, иҗтимагый аңны үстерә, рухи көч бирә. Тарихи фактларга, мәгьлумат -ларга таянып, сәнгатьчә хыял ярдәмендә язучы тарихта булган вакыйгаларны тас -вирлый. Бәетләрдәге ситуацияләр тарихи дөреслеккә туры килә, тарих фәне, та -рихн чыганаклар белән дәлилдәнэ.
Халык бәетләренең тагын бер төркеме хатын — кызларның трагик язмышына багышланган. Мәсәлән, «Фәһимә бәете» мин аны Мирзаһит Таҗиев архивыннан алдым. 1987 нче елның январь ае азагында Сарман авылында яшәүче Фәһимә исемле хатын буранда адашып үлгән.Фаҗига Кәүҗияк авылы басуында булган. Фәһимә адашып үлде Кәүҗияк басуында.
Январь ае бураннары җитте аның башына.

Иртән торып чәчләремне тарадым үрәлмәдем,
Ачы җилле, кар — буранда өзелде гомерләрем.

Җан биргәндә туганнарым күз алдымнан уздыгыз
Сезне бүтән күрә алмам хуш, исән сау булыгыз.

Кышлар үтеп язлар җиткәч, ташулар агар инде.
Ямансу итеп тургай сайрар мин генә булмам инде.

Ямьле җәйләр килеп җитәр, мин күрәлмәм ямьнәрен.
Җан бирүләр авыр булды, калтырады тәннәрем.

Әҗәл җитми гүргә кердем туганнарны күрмәдем,
Көтелмәгән үлем булды вакыт җитеп үлмәдем.
-8-
Фәһимә апа кайтыр диеп озак көткәнсездер инде,
Үле мәетем кайтып кергәч елаткансыздыр инде.

Текәй таулары астыннан ага чишмә сулары.
Гомерлеккә калды миннән авылым басулары.

Туганнарым, сезне бүтән күрә алмамын инде.
Төрле чакларым булгандыр, бәхил булыгыз инде.

Каберемә истәлеккә чардуган да куегыз.
Буранда адашып үлде дип, исемемне языгыз.

Теләгем шул: тату яшәп, озын гомер итегез.
Бәйрәмнәрдә искә алырга каберемә килегез.
Әйткәнебезчә, бу бәетнең темасы — хатын — кызның трагик язмышы. Лирик герой — буранда адашып үлгән Фәһимә исемле хатын. Ул/үлгән чакта туганнары янында булмаганга, табигатьнең матурлыгын күреп туя алмаганга өзгәләнә. Сурәтләү чаралары:
а) сынландыру ( буран җитте аның башына );
б) эпифора ( күрмәдем — үлмәдем, сулары — басулары, куегыз — языгыз, итегез — . килегез ) кулланып текстны төгәл, рифмалы итә.
Бәетнең әһәмияте — әҗәл җитми үлүдән дә аянычлы, үкенечле үлем юк. Үлгәндә яныңда якыннарын булмаса, бик авыр булуын күрсәтә.
Бәетләрнең строфалары уртак рифмалар системасы, уртак интонация һәм уртак фикер нигезендә үзара берләшкән. Алар мәгънәви — логик, интонацион — синтак -сик яктан төгәлләнгән, җөмләләр чигенә туры килеп түгәрәкләнә. Поэтик текстны строфалар тигез зурлыктагы шигъри берәмлекләргә бүлә, композицион бөтенлек һәм метрик бердәмлек тудыра. Алда китерелгән бәетләр ике юллыклардан(дистих) тора. Әсәрләрдә аһәңлелек, ярашучанлык күзгә ташлана. Юл ахырында аваздаш кабатлаулар, охшаш яңгырашлы сүзләр бар. Юллар арасындагы чикне рифма билгели һәм аларны строфага берләштерә. Рифманың аваздашлыгы бәетләрнең ритмына өстәмә куәт бирә. Рифмалашкан сүзләр мәгьнә ягыннан аерылыбрак торалар һәм укып узылган голны яңадан хәтергә кайтарып бер бөтен итеп берләштерәләр (бер генә — Гөлгенә, күрмәдем — үлмәдем ). Рифманы тудыруда басымлы сузыклар да, уртак тартык авазлар да зур роль уйный. Бәетләрдә рифмалар, яңгырашларына һәм төзелешләренә карап төгәл һәм төгәл булмаганнарга бүленәләр. Бәетләрдә логик һәм ритмик басымнар, төп һәм иярчен басымнар да күзәтелә. Алда әйтелгән бәетләрдә аралаш яки юл аша рифмалар ( аб аб ) бар.
Лиро — эпик төрдә әсәрләр кече, уртача, эре формаларга бүленәләр. Бәетләр шу -ларның эре формасына керә.Алар беренче карашка ук чынбарлыкны иңләү масштабын күрсәтеп торалар. Ләкин шулай да хикмәт күләмдә генә түгел, бәлки сурәтләнә торган тормыш материалының үзенчәлегендә, шуны ничек гәүдәләндерүдә. Әсәрне поэтик нәтиҗә белән йомгаклап кую, әхлакый — фәлсәфи фикерне мөстәкыйль элемент буларак сурәтләү дә лиро — эпик төрне раслый. Күпчелек бәетләр дөньяви характерда. Иҗтимагый — социаль, фәлсәфи, яшәү һәм үлем, туган илне сагыну турындагылары да бар.
Эшемнең максаты — ул районыбызда иҗат ителгән бәетләрне җыю, өйрәнү иде. Алдыма куелган максатны үтәгәч, зур дулкынлану кичердем, эш барышында үзем өчен күп ачышлар ясадым. Илдә булган тарихи вакыйгалар туган төбәгемдә яшәгән кешеләрне дә борчыган. Алар да ил тынычлыгына үз өлешләрен керткәннәр. Шул ай ук тормышта була торган, көнкүрештә булган фаҗигаләр дә мине дулкынландырды. Мин алга таба да халкымның авыз иҗатын өйрәнергә, барларга тырышачакмын. Үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: халкымның авыз иҗаты җәүһәрләре буларак бәетләр туа торалар һәм билгеле бер вакыт арасында бер яисә берничә авылда яшиләр. Кайберләре, аерым бер гаиләләрдә барлыкка килеп, шул гаилә истәлеге булып калалар. Сарман районында бәет жанрының уңай традицияләре бүгенге көндә дә дәвам итә. Мин шундый иҗатка сәләтле, моңлы, җырлы төбәктә яшәвем белән горурланам.

raushania.ucoz.ru
Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты.
Персональный сайт учителя татарского языка и литературы Матзяновой Раушании Гаязовны.
  • 0
  • 10 декабря 2011, 10:25
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.