Татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфында Габдулла Тукай иҗаты буенча татар әдәбияты дәресе.

(2 дәрескә каралган)
Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәре гимназиясе.
Укытучы: Бадретдинова А.М.
«Күңел белән сөям бәхетен татарның...”

Дәрес максаты:
1) Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү;
2) эзләнү-тикшеренү юлы белән халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ ясарга, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү;
3) татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү.
Дәрес төре: эзләнү-тикшеренү.

Дәрес барышы.
Укытучы: Исәнмесез, балалар! Бүгенге дәрестә сезне Тукай һәм халык иҗаты турында сөйләшергә чакырам. Габдулла Тукай халык авыз иҗаты әсәрләрен белгәнме, файдаланганмы? Х.а.и.ә. Тукайга ничек тәэсир иткәннәр? Тукайның х.и.ә. карата мөнәсәбәте нинди булган? (Проблеманы укучылардан куйдырсаң, уңышлырак була).
— Бу сорауга җавап бирү өчен нинди белемнәр кирәк булыр?
Җавап: Х.а.и.ә., аларның үзенчәлеген белү, әсәрләргә анализ ясый белү; Тукай әсәрләрен, аның тормышын белү кирәк.
1. Өй эшләрен тикшерү. Халык авыз иҗаты әсәрләренә хас үзенчәлекләрне искә төшерү.
Укытучы: Халык авыз иҗаты әсәрләре дип нинди әсәрләрне атыйбыз? (Борынгы заманнарда күмәк иҗат ителеп, авыздан-авызга күчә-күчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әсәрләр)
Укытучы: Сез х.а.и.ә. нинди төрләрен беләсез? (Әкият, мәкаль, әйтем, мәсәл, мәзәк, мөнәҗәт, җырлар).
Укытучы: Бу әсәрләр кайсы жанрларга карый? Һәр жанрның үзенә генә хас сыйфаты бар. Шуларны атагыз.
Җаваплар: Җыр, мөнәҗәт, бәет — лирик әсәрләргә керә. Аларның эчтәлеге – хис, үзенчәлеге – хисләрнең гомумилеге.
Бәетләр – якын кешесен югалткан кешене юату турында, бәеттә берничә кеше катнаша, фаҗигагә очраган кеше дә, аның туганнары да, аларның хисләре дә. Мөнәҗәтләрнең темасы таррак, алар өлкән яшьтәге кешеләрнең туганнарыннан аерылу хисләрен чагылдыра.
Әкиятләр, мәсәлләр — чәчмә әсәрләргә керә – аларның эчтәлеге – хыял тудырган дөнья, ягъни тормыш белән каршылык. Мәсәлләрнең эчтәлеге – кеше сыйфатын хайваннар, предметлар аша сурәтләү, ягъни аллегория. Сыйфаты – начарны яхшы аша, яхшыны начар аша күрсәтү.
Укытучы: Тукайның әле кечкенә вакытта ук х.а.и.ә. белән мөнәсәбәте турында бер шигырендә әйтелгән. Искә төшереп китмәссезме икән? (Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән)
Укытучы: Сез өйдә әсәрләр тикшереп, үзенчәлекләре буенча, жанрын билгеләргә тиеш идегез. Һәр төркемдә әсәрләрне тикшереп, нәтиҗәләр ясарга тәкъдим итәм.
Төркемнәрдә эш. Беренче төркемгә “Ташчы әкияте”, икенче төркемгә “Ике сабан” мәсәле, өченче төркемгә “Чабак” мәсәле, дүртенче төркемгә “Бичара куян” бәете, бишенче төркемгә “Бәйрәм бүген” шигыре тапшырыла. Алар бу әсәрләрне анализлыйлар, нинди жанрга караганын исбат итәләр, өстәмә сорауларга җавап бирәләр. “Әллүки” көе астында эшлиләр.
Җаваплар:
“Ташчы” әкияте.
Бу — әкият. Әкияттә тормыш белән каршылык күренешләреннән тормышта булмаган образ бар. Ул – Фәрештә. Фәрештә ташчы егетнең теләкләрен тормышка ашыручы.
Әкиятнең башында ни булса, ахырында киресе була: ташчы егет башта акылсыз була, әкият ахырында ул эшнең көчен аңлый.
Егет озак эзләнүләрдән соң егет дөреслеккә ирешә. Әкият дөреслекнең тантана итүе белән тәмамлана.
Бу – тормыш-көнкүреш әкияте.
“Ике сабан”.
Бу – мәсәл. Аның катнашучылары – сабаннар, аларда кеше сыйфатлары бирелгән. Беренче сабан эшли дә эшли – бу начар, ләкин аның эчтәлегендә кире сыйфат – яхшылык ята, ул эш эшләп, ялтырап торган сабан кебек остарып беткән кеше. Икенче сабан — эш эшләмичә ятып, күгәреп беткән, ягъни бер эшкә дә өйрәнмәгән кеше турында. Мәсәл эшчән булырга өнди.
“Бичара куян”.
Бу – бәет. Әсәрдә лирик геройның сагышы турында үз авызыннан тасвирлана. Аның сәбәбе – кайгы. Дәрәҗәсе – кайгының кабатланып торуы.
“Бәйрәм бүген ”.
Лирик герой – автор. Ул сөенә. Сәбәбе – бәйрәм көн булу. Дәрәҗәсе – хиснең кабатлануы. Сазым да уйный бәйрәм көн көен, ди. Кояш та яктырак балкый, хуш исләр килә, бер теләнче бер бай белән кочаклашкан, су дулкыннары сөйләшә, җил дә бәйрәм дип исә. Төрле алымнар кулланылган: җанландыру, чагыштыру, арттыру. Бу җырны һәр кеше дә бәйрәм көнне җырлый ала. Уртаклык хас: шатлык хисе бәйрәмдә һәр кеше өчен уртак хискә әверелә.
Һәр төркемгә өстәмә сораулар:
 Тукайның тагын нинди әкиятләрен беләсез? (“Шүрәле”, “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” һ.б.)
 Тукайның нинди мәсәлләрен өйрәндегез? (“Мәрхәмәтле төлке”, “Ике эт”)
 Тукайның тагын кайсы әсәрләре җырлана? (“Карлыгач”, “Пар ат”, “Туган авыл”, “Туган тел”, һ.б.)
Әңгәмә:
— Сез күзәтеп чыккан әсәрләр кем иҗатыннан алынган? (Габдулла Тукай). Бу әсәрләрне ул, белгәнегезчә, халык фольклоры әсәрләре буенча иҗат иткән. Сез бу исемлеккә аның тагын нинди әсәрләрен кертер идегез? (“Шүрәле”, “Су анасы”, һ.б. әсәрләрен татар халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп язган).
— “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш” әсәрен Тукай нинди әсәр буенча язган? (Хисам Кятибның “Җөмҗөмә солтан” дастаныннан)
— Тукайның халык авыз иҗаты әсәрләрен кечкенәдән туплавы турында сез ниләр беләсез?
Җавап:
Г.Тукай Җаекта мәдрәсәдә укыганда ук халык җырларын җыя. Җәйге ялга китүче шәкертләргә үз төбәкләрендәге әкиятләр, җырлар һәм башка халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып килүләрен сорый торган була. Шулай аның “Җырлар дәфтәре” барлыкка килгән. Тукай үзе дә курай, скрипка кебек музыка коралларында уйнаган. “Мин кечкенәдән бирле җырчы идем, — дип яза ул, — кайда гына ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде”.
Казанда “Болгар” кунакханәсендә яшәгәндә, аста гына Печән базары була. Ул анда да гади халык белән аралаша, яңа фольклор әсәрләре ишетә. Г.Тукайга бигрәк тә халык җырлары якын була. Ул хәтта халык җырларын туплап, 1910 нчы елда “Халык моңнары” исемле китабын бастырып чыгара.
Сорауны искә төшерик: Габдулла Тукай халык иҗаты әсәрләренә нинди мөнәсәбәттә торган?
Нәтиҗәләр:
• Габдулла Тукай халык иҗаты әсәрләрен белгән, яраткан, җыйган; халык иҗаты әсәрләренә таянып, яңа әсәрләр иҗат иткән.
2. “Милли моңнар” шигырен өйрәнү.
Укытучы: Тукайның “Халык моңнары” исемле китапка керештә язылган сүзләре белән танышыйк.
Укучы: (слайдлар буенча) “Мин – Шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган “милли Шүрәле” булганга, мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин һәм Сәйфетдиннәрнең дә җырын тыңладым. Ул Гайнетдиннәрнең бәрәңге пешерер өчен яккан утлары минем күземә кергән шикелле, аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде”.
Укытучы: Ни өчен әдип үзен Шүрәле дип атый?
Җавап: Ул шигырьләрен “Шүрәле” псевдонимы астында язган.
Укучы: (слайдлар буенча) “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин… туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә ия була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” “Халык әдәбияты” җыентыгында Тукай “чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була” ди. “Халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер” дигән атаклы сүзләре дә шушы җыентыкта урын алган. Ул үзе дә бер яңа җыр үрнәге тәкъдим итә. Бу җыр — “Милли моңнар”.
Укытучы: Г.Тукай бу шигырен 1909 нчы елда, Казанга кайткач яза. Аның язылу тарихы Казандагы бик якын дусларыннан Сәгыйть Рәмиев белән бәйле, диләр. Казанга кайткач, “Болгар” гостиницасы бүлмәсендә аларның беренче тапкыр очрашып танышу вакыйгасын карап китик әле.
Укучылар чыгышы:
Г.Тукай:
— Сәгыйть Рәмиев әфәнде шушында торамы?
С.Рәмиев:
— Соң сез кем буласыз?
Г.Тукай:
— Габдулла Тукаев булам.
С.Рәмиев:
— Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез ни була! Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр идем. Әй Тукаев, Тукаев! (тора, күрешәләр)
Укытучы: “Милли моңнар” шигыренең язылу тарихын тыңлап китегез.
Укучы: Г.Тукайның романтик эчтәлекле “Милли моңнар” шигыре кырыс елларда иҗат ителә. Аның язылу тарихы кызыклы. Мөхәммәт Гали истәлекләренә караганда, “Болгар номерларында” яшәгән вакытта күрше бүлмәләрнең берсендә Тукай җыр ишетә. Нечкә күңелле, шигъри җанлы Тукайга ул моң көчле тәэсир итә. Ирексездән шагыйрь җыр яңгыраган бүлмәне эзләп китә. Ул Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга. Көйдән әсәрләнгән Тукай: “Аһ туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең җырың минем аяк буыннарына китте”, — ди. Сәгыйть Рәмиев аның “Әллүки” булуын әйтә. Шуннан соң Тукай “Милли моңнар” шигырен яза.
“Милли моңнар” шигырен тыңлау. Укучы башкара.
Бирем: Тукайның бик күп шигырьләре татар халкының көйләренә салынып, җырга әверелеп киткәннәр. Аларга беркем дә махсус көй чыгармаган, халык аларны иң моңлы, иң эчтәлекле көйләренә салып җырлый башлаган. Моның сәбәбе нидә икән? Әсәрне тыңлаганда сорауга җавап эзләргә тәкъдим итәм.
Анализ. Әңгәмә.
— Лирик герой кем? (Автор).
— Беренче строфадан нәрсә белдек? (Ул көйне ишетеп, гаҗәпләнүен белдерә).
— Икенче строфадан нәрсә белдек? (Лирик геройның күңелендә моңлы, сагышлы уйлар туа).
— Лирик герой нинди хисләр кичерә? (Сагыш хисе).
— Сагышның сәбәбе нидә? (Сәбәбе – хәтер яңару. Лирик геройның хәтере яңара: татар халкы өч йөз ел изелгән, күп михнәтләр күргән. (Татар халкының мескен булып торуының сәбәбе – 1552 елда Явыз Иван тарафыннан җиңелеп, үз бәйсезлеген югалту вакыйгасына барып тоташа). Ата-бабаларының изелеп яшәве лирик геройда сагыш хисләре уята).
— Лирик герой җырны ишетеп, “түбән дөнья уйларын” ташлап тора, ягъни ул шәхси кайгыларын онытып тора. Ул нинди уйлар уйлап юанды икән? (Күп гасырлар буена көче белән дан тоткан Тарихи Болгар дәүләтен, Агыйдел буйларын искә төшерә. Лирик герой шул уйлары белән юана).
— Әсәрдә нинди алымнар кулланыла? (Туры сөйләм кулланыла: бу нинди көй икән? Җавабы – “Әллүки”).
— Лирик геройга нинди бәя биреп була? Туган халкы, милләте өчен кем шулай хәсрәтләнә ала соң? (Аны яратучы, аның өчен кайгыртучы кеше генә).
— Ул җырлаучыга карата нинди сүзләр куллана? (“Милләттәшем”, “кардәш”. — Ә кардәш кем була ул? — Туган кеше).
— Җырлаучыны сез ничек күз алдына китерәсез? (Ул гади бер кеше, халык арасыннан чыккан).
— Җыр нәрсә турында? (Милләт белән горурлану турында).
Нәтиҗә: Җыр тәэсирендә килеп чыккан хисләр — ул сагыш хисе. Сәбәбе – хәтер яңару. Лирик герой туган халкының, милләтенең авыр язмышын искә төшереп хәсрәтләнә. Лирик геройның хисләре горурлануга әверелә. Тарихы данлы, бай булган дәүләтнең киләчәге дә өметле, моңлы җырлары булган халык үзенең бу хәзинәсе белән горурлана ала. Татар халкының күңелләргә үтеп керерлек җырлары бар икән. Мондый халык бетмәячәк.
Сорау: “Милли моңнар” әсәре кайсы ягы белән халык җырларына охшаган?
Җавап: Ритм, рифмасы җырга якын, көйгә салынып тора. Эчтәлеге өч өлештән тора: сагыш хисе, бәя бирү, юану бар. Үзенчәлеге – хисләрнең уртаклык сыйфатына ия булуында.
Укытучы: “Тукай шигырьләренең укучыны сихерли торган хосусиятләреннән берсе – аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Тукай шигырьләре үзләреннән-үзләре укылалар”, — ди әдип Гали Рәхим. Болар әдипнең иң әүвәл халык авыз иҗатына, бигрәк тә җыр сәнгатенә, рух байлыгына нигезләнеп иҗат итүеннән килә. Тукай шигырьләренең үзләреннән-үзләре җырлап торуларына игътибар иткәнсездер. Моны икенче төрле музыкальлек дип атыйлар.
Укучы:
“Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин… туган телемезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә ия була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!”
— Сорауны искә төшерик: Х.а.и.ә. Тукайга ничек тәэсир иткәннәр?
• Нәтиҗә: Халык җырлары Тукайны яңа әсәрләр язарга этәргеч булганнар, аның шигырьләре халык көйләренә салынып, җырга әверелеп киткәннәр.
3. “Пар ат” шигырен өйрәнү.
Укучы: Казанга кайту өметләре белән дәртләнеп, Габдулла Тукай Җаекта чакта ук “Пар ат” шигырен иҗат итә. 1907 елның көзендә Тукай, унике ел яшәгән Җаек каласын калдырып, поезд белән Казанга кайтып төшә. Килереннән биш ай элек киләчәккә якты өметләр белән сугарылган «Пар ат» шигырен яза. Шигырь беренче мәртәбә «Фикер» газетасының 1907 елгы 6 май һәм «Әлгасрелҗәдид» журналының шул ук елгы 5 май санында басыла. 1914 елда «Пар ат» шигыре Тукайның кыскача биографиясе белән «Кизлап Кетеу» («Россияне күзәтү») дигән журналда инглиз телендә басылып чыга. Сүзләренә З.Хәбибуллин тарафыннан көй дә язылган. Җыр буларак күбрәк Э. Җәләлетдинов тарафыннан башкарыла.
Шигырьне укучылар башкаруында тыңлау.
Бирем: Шигырьгә анализ ясарга әзерләнергә.
Төркемнәрдә эш. 3 төркем авторның хисләрен строфалар буйлап барлый, 4 нче төркем алмнарны билгели.
Анализ.
— Лирик герой кем? (автор, Тукай).
— Лирик геройның хисләре әсәрне ничә кисәккә бүлә? (өч)
— Беренче кисәктә лирик герой нинди хисләр кичерә, аның сәбәпләре нидә? (1 нче строфада шатлык, рәхәтлек, тынычлык. Аның сәбәбе лирик геройның Казанга юнәлүендә, пар атларда җилдерүендә. 2 строфада табигать матурлыгын сөйләү шул шатлыкка рәхәтлек төсмере бирә. 3 строфада шатлык хисенә канәгатьләнү төсмере өстәлә, чөнки лирик герой күңелендәге тынычлык, рәхәтлек иң югары ноктасына җитә.
— Икенче кисәктә лирик герой нинди хисләр кичерә? (4 нче строфада шатлык хисе кинәт үзгәрә, борчылу, сискәнү белән алмашына. Сәбәбе — яп-ят кыр уртасында калган лирик герой аерылудан борчыла башлый. Алдагы юлларда борчылу үсә, зурая. 5 нче строфада лирик геройның торган җире, корган уй-хыяллары белән саубуллашуы әлеге борчылуга кайгыруны өсти. 6 строфада үкенү төсмере белән байый. Шушы борчылу эченә 7—8 строфада юану килеп керә, лирик герой кайгысыннан юану эзли. 9 строфада хис яңадан дәвам итә, лирик геройның үз-үзен жәлләү, кызгану төсмере барлыкка килә. 10строфада тагын бер төсмер — зарлану төсмере килеп кушыла. 11 строфада әлеге борчылу хисенә юксыну, сагыну өстәлә. Ә 12 строфада үзенең иң биек ноктасына җитеп, борчылу хисе чарасызлык төсмере белән кушыла. Лирик геройның күз яшьләре шуңа ишарәли. Лирик геройда өмет хисе уяна.
— 13 строфада тагын хисләр үзгәрә. Кинәт кенә борчулар юкка чыга — шатлык хисе яңадан әйләнеп кайта. Сәбәбе — Казанга килеп җитү, якынаю. 14 строфада шатлыкка лирик геройның ашкынуы өстәлә, ул исә 15 строфада соклану төсмеренә алышына. Сәбәбе — Казанның матурлыгы, моңы, нуры. 16 строфада шатлык горурлану белән аралаша. Соңгы, 17 строфа өмет хисе белән тулы).
Нәтиҗә: Шатлык хисе, үсеп-зураеп, төрле төсмерләргә баеп, борчылу хисе белән алышына, бу хисне яңадан шатлык күмеп китә, шатлык хисе өметкә үзгәрә. Лирик герой Казанга бөтен өметләрен багышлый. Ул Казанга китүенә шатлана, канәгать, ләкин торган җирдән, туганнардан, корган хыяллардан, танышлардан аерылу авыр, борчуга, кайгыга сала, тик Казан, аның мәһабәтлеге, тарихы бу кайгыларны басып китә, тарата, яңадан шатлык хисен кайтара. Чөнки Казанда — лирик геройның өмете, киләчәге.
Алымнар:
1. Шигырьдә ритм, рифма ничек ясалган? (Сүзләп: карап – тарткалап; ялтырый – калтырый; ким – ятим; азан – Казан; нур – хур; кабатлау: кабат – кабат, омоним сүзләр куллану: яп-ят кыр күрәм – тапкыр күрәм; уйда мин – уй да мин).
2. Чагыштыру: туганнарсыз торуны кояш-айсыз яшәүгә тиңләү
3. «Сау бул инде, хуш, бәхил бул» синоним сүзләре, янәшә килеп, борчылу-кайгыруны тагын да тирәнәйтә.
4. Риторик эндәш яки сорау: «Аһ, бу нинди аерылу?»
5. Инверсия — Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
6. Шигырьдә нинди тасвир-сурәтләр (фразеологик әйтелмәләр) кулланылган? (хәсрәт эчендә янган йөрәк, эч пошу, чишмә төсле аккан күз яшьләре, таштай катып киткән баш, һ.б.)
7. Лирик геройның моңсу эчке кичерешләре нинди табигать күренешләре аша тасвирлана? (нурлар чәчеп ялтыраучы ай, искән әкрен җил белән калтыраучы яфраклар һәм агачлар, яп-ят кыр)
Нәтиҗә: Тукай Казанны тарихи шәһәр (бабайлар түре һәм почмагы), гыйлем, мәгърифәт нурларын чәчүче мәдәният үзәге, оҗмахтагыдай нечкә билле хур кызлары белән тулы сөю-сәгадәт җире, булдыклы кешеләр иле (гыйрфан) дип атый, идеаллаштыра. Шигырь шагыйрьнең милләт учагы булган Казанны зурлавы, хөрмәтләве, аңа зур өметләр баглавы турында. Моны шагыйрь тарафыннан милли Рухлылык күрсәтү дип атап булыр иде.
Укытучы: Габдулла Тукайның Казанга килеп яши башлагач, шигырьләре татар әдәбиятында яңа чор алып килгән. Тукайга кадәр гарәп, фарсы сүзләрен күп итеп кертеп язылган әсәрләрне тәрҗемә итмичә укып булмаган. Тукайның яңа шигырьләре – халык аңларлык телдә, татарча язылганнар. Габдулла Тукай башка халыклар әдипләре тәэсирендә дә иҗат иткән. Аның рус халкының бөек шагыйре Пушкин үрнәгендә халыкка аңлаешлы телдә, халык тормышы турында уйланып язган әсәрләре күп. Моны халыкчанлык дип атыйлар.Тукайны үзе исән вакытта ук татарның Пушкины дип атаганнар. Ни өчен икән, тыңлап үтик.
Укучы: Тукай Пушкин, Лермонтов, Крылов, һәм башка әдипләрнең иҗаты белән таныш була, аларны ирекле тәрҗемә итә. Рус теле аша ул инглиз, француз һәм башка халыкларның әдәбияты белән таныша. Шекспер, Байрон, Гетеның да берничә шигырен тәрҗемә итә ул. Тукай Җаекта “Пушкин йортына” йөри, анда Пушкин, Гоголь, Кольцов, һәм башка рус әдипләренә багышланган кичәләрдә катнаша. Пушкин белән Тукай икесе дә гаилә бәхете татымаганнар. Бу да аларның охшашлыгы. Ләкин аларның уртаклыгы тирәндәрәк ята. Пушкин гади халыкның тормышы урында уйлана торган әсәрләр иҗат иткән, Тукай да гади кешеләрнең язмышын, халык тормышын кайгыртып яза. Пушкин 1824 елда рус теленә Веревкин тәрҗемә иткән Коръәнне укый һәм тулысынча өйрәнеп чыга. Аның изге Коръән тәэсире белән язылган “Подражание Корану” дип исемләнгән шигъри җыентыгы чыга. Пушкин иҗат иткән “Алтын әтәч” әкияте гарәп халык әкиятләреннән алынган була. Тукай аны татарчага тәрҗемә итә. Тукай Пушкинны хөрмәт итеп, “Хәзрәти Пушкин” дип атый. Тукай рус шагыйрьләренә ияреп, күп әсәрләр яза. “Көзге җилләр”, “Милләтемә”, “Үз-үземә” шигырьләре шундыйлар. Ул үзен кеше һәм шагыйрь буларак, Пушкин һәм Лермонтов белән янәшә куя.
“Шигъре Лермонтов вә Пушкин саф диңгез ул,
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул”, — дип яза “Җавап” шигырендә. Пушкин һәм Тукайның бөеклеген раслап, Казан шәһәрендә Тукай һәйкәле каршысына Пушкин һәйкәле дә куелган.
Нәтиҗә:
1. Тукайның шигырьләренең темасында нинди уртаклык бар? Аның күпчелек шигырьләре кем турында, кем турында борчылып, кемне кайгыртып язылган? (Гади кешеләрнең язмышын, халык тормышын кайгыртып яза).
— Тукай белән халык нинди мөнәсәбәттә булган?
• Ул халык турында язган һәм халык өчен язган. Бу – милли рухлылык.

Ял минуты. Җыр тыңлау: “Тукай иртәсе”.
Укытучы: Тукай бик белемле, галим кеше була. Ул үзлегеннән күп укый, төрек, Шәрык әдәбиятен, татар халкының борынгы татар әдәбиятын өйрәнә. Ә ул чордагы әсәрләр үзләре дә халык авыз иҗаты әсәрләренә бик якын булганнар. Ул Ясәви, Бакырганый, Мәхмүд Болгарый, Хисам Кятиб, Утыз Имәни һәм башкаларның. әсәрләре белән таныш булган, без аларны милли әдәби казанышлар дибез, шулар үрнәгендә язган. Без моны шигырьләрендәге сурәтләү чаралары аша күрәбез.
Язылу шәкеле белән «Пар ат» Шәрыктәгечә парлы рифмага корылган мәснәви (аа.бб.вв...) рәвешендә язылган, “Милли моңнар” шигырендә исә рифма ясау өчен строфадагы беренче сүзләрнең кабатланып килүе дә Ясәви, Бакырганый иҗатыннан бирле киң очрый торган күренеш (Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән);
“Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш” әсәре түбәндәгечә тәмамлана:
Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Ну, Печән базары халкы күңле шат!
Кандалый үзенең “Фәрхи” поэмасын мондый юллар белән башлый:
Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Сәңа, Фәрхи, күп сәламлят камилят.
“Кисекбаш” әсәре нәзыйрә жанрын хәтерләтә.
Ләкин Тукай борынгы әдәби әсәрләрне күчереп язу белән генә шөгыльләнмәгән, ул аларны үз җаны аша уздырган, үз талантына буйсындырган, өр-яңа әсәрләр иҗат иткән. Мондый әсәрләрне сез дә беләсез, ул нинди әсәрләр? (“Су анасы”, “Печән базары, яхүд яңа Кисекбаш”).
— Ни өчен Тукайның әсәрләре халыкка якын? Тукай иҗатының чыганагы кайда?
• Тукай халык әдәбияты нигезләре булган Урта гасыр һәм төрки-татар әдәбиятын белгән, алардан файдаланган, шуңа күрә аның әсәрләре дә халыкчан, моңлы, көйле. Тукайның әсәрләре халыкчан.
Дәрескә нәтиҗәләр (схемалар слайдта):
1. Тукай татар халкының әдәбият тарихын, аның әсәрләрен белгән, алар үрнәгендә иҗат иткән.
2. Тукай халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт белән караган, аларны җыю, туплап, китап итеп бастыру турында кайгырткан.
3. Тукай халык, милләт турында язган, татар милләте турында кайгырткан.
4. Тукайның шигырьләре халыкка аңлашылган телдә язылган, көйле, моңлы, шуңа күрә халык аларны көйгә салып җырлый, аның әсәрләре үлемсез.
5. Халык Тукайга, Тукай халыкка хезмәт итә.
Йомгак.
Укытучы: Габдулла Тукай 27 яшь кенә яши. Аның торыр почмагы, туганнары бик аз булган, байлыгы да булмаган. Ләкин гади кеше күңеленә үтеп керә алырлык, көйгә салып җырларлык шигырьләре булган. Балаларын тибрәтерлек бишек җырлары, акыл-әхлак тәрбиясе бирерлек мәсәлләре, күпме тыңласаң да тыңлап туймаслык әкиятләре булган. Кыска гына, 8 еллык иҗат гомерендә шигъри осталыкның югарылыгына, сүз сәнгате серләрен ачуга ирешкән. Габдулла Тукай татар шигъриятен сәнгатьлелек ягыннан югары дәрәҗәгә күтәрде, аның дөньяга танылуына ярдәм итте. Г.Тукай – Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән бөтендөнья бөек кешеләр исемлегенә кергән олуг шагыйрь. Аның шигырьләрен күп милләт кешеләре үз телләрендә укыйлар. Тукай гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” шигырен иҗат иткән. Ул халыкның үлемсезлеге.
Укучы: Шәүкәт Галиев, туган җирдән читтә йөргәндә, “Туган тел” шигырен радиодан ишетә дә, мондый шигырь яза:
Ишеттем мин кичә “Туган тел”не,
Халкым, нинди моңлы көең бар.
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төен бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм гына тыңлыйм, туялмыйм.
Әсәрләнәм сабый бала кебек,
Ир булсам да яшьне тыялмыйм.
“Туган тел” шигырен татар, рус, инглиз телләрендә тыңлау.
— Тукай әсәрләре буыннан-буынга күчеп килә. Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев әйткәнчә, без 20нче гасырда Тукай белән яшәдек, 21 нче гасырда да аның белән булырбыз. Слайд:“Татар халкы милләт булып яшәгәндә Тукай да яшәр”. М.Ш.Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты.
Балалар, бәлки сезнең арада да Тукайлар үсә торгандыр. Ничек кенә булса да, татар гимназиясенә укырга килгәнсез икән, сез үзегезнең туган халкыгызга хезмәт итәрсез, татар буынын дәвам итүчеләр булырсыз. Шулай булса, Тукайлар иҗаты үлмәс.
Укучы “Тукайга” дигән шигырь сөйли.

raushania.ucoz.ru
Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты.
Персональный сайт учителя татарского языка и литературы Матзяновой Раушании Гаязовны.
  • 0
  • 10 декабря 2011, 11:31
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.