Татар лингвокультурологиясе: эзләнүләр һәм табышлар

Татар лингвокультурологиясе өлкәсендәге яңалыкларны, ачышлар һәм табышларны барлау, бу өлкәдә тикшеренүләр алып баручы аспирантлар, галимнәр, югары уку йортлары укытучыларын бер фәнни мәктәпкә туплау максаты белән “Татар лингвокультурологиясе: эзләнүләр һәм табышлар” темасына читтән торып конференция үткәрәчәк.

Оештыру комитеты түбәндәге юнәлешләргә караган фәнни хезмәтләрне кабул итә:

— Татар лингвокультурологиясе мәсьәләләре: теория һәм практика;
— Татар концептларын өйрәнү тәҗрибәсе;
— Рухи һәм матди мәдәниятнең телдә чагылышы;
— Тәрҗемәдә лингвокультурологик проблемалар;
— Татар телен һәм әдәбиятын укытуда лингвокультурологик аспект;
— Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы һ.б.


Бу өлкә белән кызыксынучыларны тел белеменең бүгенге көн проблемалары буенча фикер алышырга чакырабыз. Конференциядә катнашу өчен материалларны 15 октябрьгә кадәр җибәрү сорала. Материаллар 10 декабрьгә кадәр җыентык итеп чыгарылачак.

Материалларны түбәндәге таләпләр буенча эшләргә: Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, барлык яктан да 2 шәр см поля калдырыла, текст кәгазь бите киңлегендә тигезләнә, абзацлар 1 см эчкә кереп башлана, юллар арасы — 1,5; сылтамалар текст эчендә квадрат җәяләрдә бирелә: [Зәкиев 2005: 67]. Файдаланылган әдәбият исемлеге текст ахырында алфавит тәртибендә языла. Текст эчендәге тел материалы, мисаллар бары тик курсив белән генә аерылырга тиеш. Материалның күләме 8 биткә кадәр. Мәкаләләр татар һәм рус телендә кабул ителә.

Материалларны почта аша (электрон һәм кәгазь вариантларда) яки электрон адрес буенча җибәрергә була.
Хатлар өчен адрес: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, ТДГПУ, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасына (конференциягә).
Электрон адрес: [email protected]
Контактлар өчен телефон: (843) 2926831

Материалны эшләү үрнәге

ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕНДӘ “АКЫЛ” КОНЦЕПТЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ
Габдрахманова Ф.Х., ТДГПУ, филология фәннәре кандидаты, доцент
Лингвокультурологиянең мәкаль һәм әйтемнәр белән кызыксынуы паремияләрнең сүздә гәүдәләндерелгән «халык аңы стереотиплары» булуы белән аңлатыла. Шулай итеп, паремияләрне өйрәнү, беренчедән, телдәге мәгънәләрнең мәдәният белән билгеләнүен ачыкларга һәм, икенчедән, мөһим мәдәният стереотиплары формалашуның когнитив юлларын карарга мөмкинлек бирә [Замалетдинов 2010: 73].…

Әдәбият
Замалетдинов Р.Р., Замалетдинова Г.Ф. О роли пословиц в исследовании национально-культурных особенностей языкового сознания // Вестник ТГГПУ. – 2010. – № 2 (20).

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР-ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ
ГОМУМИ ЛИНГВИСТИКА ҺӘМ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 05 октября 2011, 11:48
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.