Телче-галим – горурлыгыбыз (Ф.С.Сафиуллина эшчәнлегенә багышланган)

Ярты гасыр гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, белгечләр әзерләүгә багышлаган Сафиуллина Флера Садриевна – милләтебез һәм мәгарифебез тарихында зур урын алып торучы шәхесләрнең берсе. Беркайчан да арзанлы популярлыкка, данга-шөһрәткә омтылмаган, бу тыйнак милләт хадимәсе. Бүген заман укытучыларына күп яктан үрнәк.
Ул бик күп гыйльми хезмәтләр авторы, аның күпсанлы шәкертләре бар. Татар телен өйрәнүне фәнни югарылыкта оештыру һәм гамәлгә ашыру өчен гаять зур көч куйган.
Галимәнең фәнни тикшеренү, эксперимент нәтиҗәләрен дөнья филологлары да бик яхшы белә. Флера Садриевна 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа кафедрасын – «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли.
Флера Садриевна бик күп укытучыларның, язучы, редактор, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул.
Флера апаның күпкырлы эшчәнлегенә лаеклы бәя дә бирелде. Ул күп төрле мактау кәгазьләре, мактаулы исемнәр иясе.
Флера Садриевнаның нинди тынмас, эшлекле, белемле, акыллы хатын-кыз икәнлеген әйтеп бетерергә сүзләр җитмәс кебек. Ул тормышта, чын мәгънәсендә, күпләргә үрнәк булырдай олы шәхес.
Казан дәүләт университеты профессоры, татар теленә өйрәтү кафедрасы мөдире Флера апа Сафиуллинаның немец, венгр, фин, кытай, америкалы… шәкертләре ике айда татарча сөйләшергә өйрәнеп кайтып китә! Тел үзенчәлекләре дә, тырышлык та, аерым сәләт тә, тагын башка-башка сәбәпләр дә бардыр, бәлки. Ләкин кем өйрәтә бит!
Флера Садрый кызы Сафиуллина 1938 нче елның 24 нче маенда Татарстанның элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында туа. Башта туган авылында сигезьеллык мәктәптә укый. Накъ менә мәктәпнең башлангыч классларында Ф.Садриевнада әдәбиятка, театрга мәхәббәт чаткылары уяна. Мәктәптәге бай китапханә, укытучыларның татар классикасыннан авыл халкы өчен спектакльләр куюлары, бигрәк тә спектакльда катнашкан авыл әбиләренең милли киемнәре моңа сәбәпче була. Флера Сафиуллинаның әнисе укытучылар таетрының әйдәп баручы артисткасы була. әтисе партия эшлеклесе булу сәбәпле, Сафиуллиннар гаиләсенә бер районнан икенче районга күчеп йөрергә туры килә. Ләкин нинди генә авырлыклар очрамасын, гаиләдә балаларга карата җылы мөгалләмә бервакытта да сүрелми. Флераның гаиләсе аның ныклы терәге булганга, татар мәктәбендә укыган кызга рус классында укып китү дә авырлык тудырмый. Нәкъ менә шушындадыр аның характеры чыныга. «Мин татар телен, татар әдәбиятын яратуым белән Теләнче Тамакка бурычлы, — ди Флера апа. – Укытучылар спектакльләр куя иде. Әни һәрчак баш рольләрдә. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, М.Әмирләр миңа кечкенәдән таныш. Өйдә әни репетиция ясап караганда, мин һәрвакыт аның партнеры булам. Ул, һичшиксез, Галиябану, ә мин – йә Хәлил, йә Исмәгыйль. Ул, әлбәттә инде, Фатыйма, ә мин – Басыйр. Ул Асылъяр да, ул Зифа да… Шулай итеп, сигезенчегә кадәр үк драматургияне яттан белә идем инде мин. Ә аннары әтиебезне Чүрилегә (хәзерге Арча районы) эшкә җибәрделәр. Миңа укуымны рус мәктәбендә дәвам итәргә туры килде. Рус теле һәм әдәбиятын яхшы беләм икән, Чүриледә шулай укытканнар дигән сүз бу». Чынлап та рус теле һәм әдәбиятын да туган теле кебек үк камил белә. Ул, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, халыкка хезмәт итүнең иң кулай ысулларының берсе итеп ул укытучылык эшен саный, шуңа күрә 1955-1960 нчы елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Аннары университетның татар теле кафедрасында эшли. 1960-1961 нче елларда лаборант, 1961 нче елның сентябреннән 1962 нче елның ноябренә кадәр ассистент булып эшли. 1965 нче елда күренекле тел белгече М.З.Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый, «Татар телендә сүз тәртибе» дигән темага диссертация яклый. Шул вакыттан бирле Ф.С.Сафиуллинаның эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле. Мәктәптә — немец, университетта инглиз теле өйрәнүе дә ярап куйган. Төрекчәне үзлегеннән өйрәнгән. Һәркайсы ярдәмендә иркен аралаша, һәрхәлдә, аңлаша ала. Галимә 1992 нче елдан Казан дәүләт университетының яңа кафедрасын — «Чит телдә сөйләшә торган аудиториядә татар теле» кафедрасын җитәкли. Бу кафедра – факультетта иң яше. Ул, соңгы ун елда җәмгыятебездә булып узган тирән узгәрешләр йогынтысында оешып, республикабызда Телләр турындагы дәүләт
программасын гамәлгә ашыру өчен бөтен көчен бирү омтылышы белән яши. Аның максаты – яшәешебезнең төрле өлкәләрендә татар телен рус теле дәрәжәсендә куллана алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү. Монда ул татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. Кафедрага чит илләрдән дә татар телен өйрәнергә килүчеләр күп. Профессор Сафиуллина – өч йөздән артык фәнни, методик хезмәтләр авторы, шуларның җитмештән артыгы – китаплар. Аның җитәкчелегендә һәм авторлыгында югары уку йортлары, мәктәпләр, колледжлар, гимназияләр өчен программалар, дәреслекләр төзелә.
Флера Садриевна җитәкләгән кафедрада ун укытучы, шулардан фәннәр докторы – Сафиуллина, калганнары фән кандидатлары. Шушы кечкенә коллектив университетның барлык факультетларында да татар теле укыта, уку әсбаплары күпчелек кафедра хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Ничек кенә авыр булмасын, Флера Садриевнага күтәрә алмастай хезмәтендә балачагында җыйган яхшылык һәм яктылык запасы ярдәм итә, минемчә.
Ул түбәндәге фәнни юнәлешләрдә эшли:
— татар теленең синтаксисы;
— татар теленең лексикологиясе;
— татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы;
— лексикография (уннан артык сүзлек төзелгән: антонимнар, синонимнар, омонимнар, татар һәм рус фразеологик сүзлекләре, лингвистик әйтелмәләр сүзлеге, балалар өчен рәсемле сүзлек, татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге һ.б.);
— татар телен чит телләр аудиториясендә укыту методикасы;
— мәктәп һәм вузлар өчен хәзерге татар телендә китап төзү.
Флера Садриевна бик күп укытучыларның, язучы, редактор, журналистларның, тәрҗемәчеләрнең, галимнәрнең укытучысы, остазы. Шигърият, матур әдәбият аша грамматиканы яраттырган, синтаксис, тел белеме, чагыштырма грамматика, тел тарихы кебек үзенчәлекле фәннәр буенча студентларга лекцияләр укыган, синтаксисны грамматиканың патшасы дип инандырган галим ул.
Флера Сафиуллина түбәндәге фәннәрне укыта:
— хәзерге татар теленең лексикологиясе;
— хәзерге татар теленең фонетикасы;
— хәзерге татар теленең синтаксисы;
— тел белеменә кереш.
Укыган махсус курслары:
а) «Татар әдәби теленең тарихи синтаксисы»;
ә) «Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү проблемалары»;
б) «Татар сөйләм теленең синтаксисы»;
в) «Татар әдәби телендә сүз тезелеше»;
г) «Текстның синтаксисы һәм стилистикасы»;
д) «Татар теленең совет чорындагы төзелешенең үсеше»;
е) «Риторика» һ.б.
Чын галим нинди була икән? Мөгаен, Флера апа кебектер. Ул – зыялы, гыйлемле, талантлы. Тыйнак, кешелекле, артык гади, эзләнүчән… Аның
кырыктан артык катабы, йөзләгән фәнни мәкаләләре, өч йөзләп публикацияләре бар.
Вакытлы матбугатта чыккан материаллары:
1. «Татар телендә сүз тәртибе». – Казан: Тат.кит.нәшр. 1974. -150 б.
2. «Татар сөйләм теленең синтаксисы». – Казан: КГУ, 1978, 254 б.
3. «Сүз – иясе белән йөри». Казан: Тат.кит.нәшр. 1985 -166 б.
4. «Татар теленең совет чорындагы төзелешенең үсеше» ». – Казан: КГУ, 1990. -228 б.
5. «Татар теле: үзөйрәткеч». — Казан: Тат.кит.нәшр. 1991. — 445 б.
6. «Хәзерге татар әдәби теле»: Педагогия училищелары, колледжлар, гимназияләр өчен дәреслекләр. – Казан: Мәгариф, 1994. – 319 б. (Соавтор – М.З.Зәкиев).
7. «Татарча-русча, русча-татарча кесә сүзлеге». – Казан: Тат.кит.нәшр.1997. – 285 б.
8. «Текст төзелеше»: Югары уку йортлары өчен дәреслек – кулланма. – Казан: КДУ. – 1993. – 263 б.
9. «Татар теле: Интенсив курс».- Казан: Хәтер, 1998. (Соавтор – К.С.Фатхуллова)
10. «Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология». Югары уку йортлары өчен. Казан: Хәтер,1999. – 288 б.
11. «Тел гыйлеменә кереш». Югары уку йортлары, филология факультеты студентлары өчен дәреслек. Казан: ТаРИХ, 2001. – 383 б.
12. «Хәзерге татар әдәби теле». Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.
13. «Татар телен өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре». Казан: Хәтер, 2001. – 432 б.
14. «Татарча һәм русча фразеологик сүзлек». Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б.
15. «Антонимнар сүзлеге». Казан: Хәтер, 1989. – 96 б.
Дистәләгән китап, сузлек, монография, фәнни хезмәт, әсбаплар, программалар, дәреслекләр, публикацияләр язылган. Чит ил һәм Россия университетлары белән фәнни-эзләнү элемтәсе булдырылган. Җиде диссертация якланган. Болар барысы да Флера Садриевнаның хезмәт җимешләре. Ул — профессор, «Татарстан Республикасы мәктәпләренең Атказанган укытучысы», «Каюм Насыйри исемендәге премия» иясе, Халыкара Төрек академиясе әгъзасы, «2000 нче ел Хатын-кызы», Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, «Сөембикә», «Ялкын», «Мәгариф» журналларының редколлегия әгъзасы!
Татарстан белән кызыксыну көннән-көн арта бара һәм татар телен өйрәнү өчен кафедрага Америкадан, Швецариядән, Англиядан, Германиядән, Кытайдан, Япониядан, Кореядән, Монголиядән студентлар килә.
Ә инде тормышта хатын-кызның төп бурычы – акыллы, яхшылыкка ачык, тормышта ныклы адымнар белән бара алырдай балалар үстерү, дип саный Флера Садриевна. Ул бу бурычын тулысы белән үтәгән: кызы Фәридә, улы Булат һәм
бүгенге көндә бердәнбер оныгы Илдар аны һәрдаим сөендереп торалар. Өлкән педагог үз балаларының кыйбласын билгеләргә, киләчәк тормышларына һәрдаим
мәгълүм бер юнәлеш бирергә тырышкан максатчан шәхес. Яхшы әни, фәнни хезмәткәр булу өстенә Флера Садриевна әле җәмәгать эшлеклесе дә: утыз елдан
артык академик группалар кураторы, тарих-филология факультетының партия бюросы әгъзасы һәм сәркатибе, шул ук факультетның профбюросы рәисе, факультетның стена газетасы редакторы, сайлау комиссиясе рәисе, Казан Дәүләт Университетының татар телен гамәлгә кую комиссиясе әгъзасы. Аның җитәкчелегендә бүген дүрт аспирант укый. Профессор Сафиуллина Флера Садриевна тарих-филология факультетының Фәнни Совет әгъзасы; Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының укыту-методик Советыны әгъзасы.
Татарстан Республикасы Президенты указы белән профессор, кафедра җитәкчесе Сафиуллина Флера Садриевнага «Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесе» дигән исем бирелде.
Флера Садриевнаның нинди тынмас, эшлекле, белемле, акыллы хатын-кыз икәнлеген әйтеп бетерергә сүзләр җитмәс кебек. Ул тормышта, чын мәгънәсендә, күпләргә үрнәк булырдай олы шәхес.
Флера Садриевна кебек эшлекле хатын-кызлар дөньяга сирәк туа, дип уйлыйм. Шулай булмаса, тормыш бик җинел булыр иде. Алар бар, һәм бу сөендерә.
Флера Садриевна Сафиуллина Татарстанда гына түгел бик күп чит илләрдә дә танылган шәхес. Аның эшчәнлегенә укучылары, коллегалары, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт җитәкчеләре зур бәя бирделәр. Вакыты, сәламәтлеге белән хисаплашмыйча, алны-ялны белми, намуслы фидакарь хезмәт куйган Флера Сафиуллина безгә, яшь буынга, киләчәктә туган телебезне – татар телен саклауда һәм үстерүдә якты маяк. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Алсу Нисбәт кызы Салихова салган шытымнар минем күңелемдә дә бөреләнеп чәчәк атар дип уйлыйм. Алдагы тормышымның төп максатларның берсе – караңгыда шаулаган диңгез уртасында Флера Садриевнаны юл күрсәткән якты маяк итеп, Казан дәүләт университетына укырга кереп, тел белгече булу. Алга таба да мин Флера Садриевнаның эшчәнлеген кызыксыну белән күзәтеп барачакмын.

raushania.ucoz.ru
Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты.
Персональный сайт учителя татарского языка и литературы Матзяновой Раушании Гаязовны.
  • 0
  • 10 декабря 2011, 10:32
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.