Бүгенге җәмгыятьтә хәйриялелек.

« Яхшылык эшләргә хәлебездән килә икән,
шуны эшләмәсәк, гомеребез буе үкенеп яшиячәкбез».
Көнчыгыш философы Саади.

Билгеле булганча, 2007 ел Татарстаныбызда-хәйрия елы булып игълан ителгән иде.Бу юнәлештә һәркем диярлек үз көчен, сәләтен, фантазиясен, күңел җылысын бирергә тырышты.
Хәйрия, хәйриялелек нәрсә дигән сүзләрне, мәгънәләрне үз эченә ала икән? Җәмил Габдулхак улы Зәйнуллинның «Шәрык алынмалары сүзлеге»нең 130 нчы битендә хәйрият сүзенә аңлатма бирелә. Хәйрият — яхшылык, изгелек кылу, эшләү диелә. Сүз татар теленә гарәп сүзеннән кергән.
Татар халкында шундый мәкаль бар: »Яхшылык эшләсәң үзеңә әйләнеп кайтачак».
Яхшылыкның, хәйриялекнең башлангычы нинди юллар үткән соң?
Тарихка күз салыйк әле. XIX гасыр башларында экономика чәчәк ата башлый.Шул вакытта нәкь менә хәйрия эше матур башлагычны алада инде.Аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга теләк белдерүчеләр табыла.Ярдәмне дини бәйрәмнәрдән соң тарата торган булганнар, ятимнәр йортларына игътибар арткан, ятим балаларга, ялгыз әби-бабайларга, урамга ташланган тәртипсез балаларга зур ярдәм күрсәтелгән.Ачлык елларында да хәйрия юнәлеше үзенең изге башлангычын югалтмаган.Мөселман балаларын Бохара, Кәир кебек дини яктан алга киткән шәһәрләрдә укыту хәйрия юнәлешенең матур башлангычы.
XIX гасырның 30 елларыннан соң Рәсәйдә халыктан җыйналган акчага мохтаҗ балалар өчен- балалар йортлары ачыла.1843 елдан бирле Казан шәһәре халкы да изгелек башлангычын дәвам итүчеләр арасында санала.Изгелек шәхесләреннән беречеләрдән булып, абыйлы-энеле Ибраһимовлар, Исхак Юнысовлар исемнәре тора.И.Юнысов мохтаҗ балалар йортының беренче директоры булып саналган.
Ярдәм итү, олыларны олы итү –җир йөзендәге һәркемнең изге бурычы.
...1990 еллардан соң илдәге үзгәреш җилләре еракта калган хәйрия юнәлешен кирәк дип тапты.Оешмалар, шәхсән кешеләр, җитәкчеләр алдына ярдәмләшү дигән проблема куелды.Бер эш көнлек хезмәт хакын күчерү дисеңме, акчалата ярдәм итү, кием-салым белән ярдәм итү дисеңме –барысыда матур юнәлешкә этәргеч булды.Чит илләрдә бу проблема бик җиңел алып барыла икән.Танышым менә Мисырда яши.Кешеләр һәрвакыт сине елмаеп каршы алалар, акчаң җитмәгән очракта да китереп бирерсез диеп,- калалар ди.
1921 елда илебез ачлык кичергән.Нәкь менә гуманлы кешеләр, үзенең соңгы кыйпылчык ипи кисәген бүлүчеләр аркасында халкыбыз авыр минутларда исән калган, бер-берсенә ярдәм иткән.
Хәйрия, ярдәм итү авыр эшме? Юк, әлбәттә.Аяк-кулың исән булганда, күңелең саф-чиста булганда һәр кеше изгелек һәм яхшылык эшли ала. Бүгенге көн яшьләре без моны эшлибез һәм эшләргә тиешбез!
Мин Зәй шәһәрендә туып үстем.Хәйрия һәм ярдәмләшү минем өчен яңалык түгел. Беренчедән, сыйныфыбыз белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, урын өстендә авырып ятучы әби-бабайларга да булыштык. Өлкәннәр белән сөйләшеп утыру, кибеткә барып, кирәк- ярак алып кайту, йорт тирәләрен җыештыру -без-укучыларның чын йөрәкләреннән башкарылган эшләре дип әйтә алам.
Беренче группа инвалид егеткә яшьләр һәм спорт бүлеге идарәсе ярдәме белән Казан шәһәреннән музыкаль үзәк кайтарттык. Егетебез Җиһаншин Риязның сөенүен күреп, без – сау -сәламәт балалар ярдәмләшүнең бик кирәк икәнен аңладык.
Җиһаншин Рияз – I группа инвалид
Татарстанда чыгучы газета, журналларны карап, укып чыгабыз икән күңелләр сөенәчәк кенә.
Менә кулымда «Татарстан» журналының 2007 елның 4 саны.Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев «Татарстан» журналының һәм «Татарлар Дойчланд» берлегенең хәйрия акциясен хуплавы турында хәбәр иткән.Биредә мәдәниятара берлеге инициативасы белән башланган хәйрия акциясе уңышлы гына төгәлләнелде диелә.Яңалык шунда ки, ТР Президенты Минтимер Шәймиев Беренче бөтендөнья сугышы татар хәрби әсирләренең Берлин янындагы Церенсдорф бистәсе зиратын яңадан торгызу һәм тәртипкә китерү өчен кирәкле сумманы бүлеп бирү турында күрсәтмә биргән.Зиратта күпме ватандашыбызның җәсәде (гәүдәсе) күмелгән.
5 мең евро акча ТР хөкүмәтеннән хәйрия счетына күчерелгән.Бу вакыйга Хәйрия елының иң якты вакыйгаларының берсеннән саналган.
Коръәндә әйтелгәнчә, һәр милли җанлы кеше хәер бирергә, ярдәмгә мохтаҗга булышырга тиеш.
Авыру урын җирендә ята икән, җылы сүзләребез белән юатырга, тиздән тереләсенә ышандырырга тиешбез.
Хәйрия эшләрендә актив катнашкан шәхесләрдән кайсыларын санап китү урынлы булыр.
Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов- шундыйларның берсе.Сәүдәгәр гаиләсендә туып үскән, әтисе вафат булгач, сату эшләрен дәвам иткән.Зур табыш алуга ирешкән.Шәһәр Думасына сайланган.1890-1917 елларга кадәр ярдәмгә мохтаҗ балалар йортына ярдәм күрсәткән. Җәмәгатьчелек аның эшләренә уңай бәя биргән.
1897 елның 30 гыйнварында үткәрелгән татар халкының санын исәпкә алу буенча зур нәтиҗәләргә ирешә. » Зур тырышлык өчен»дигән алтын медаль белән бүләкләнә. Хатыны Фатиха Абдулвәли кызы Яушева 1908 елда Казан шәһәрендә милли татар кызлары өчен гимназия ача.Игелек, изгелек эшләре аларның күңелләренә якын була.Алдынгы карашлы бу гаилә татар мәдрәсәләре өчен җан атып эшли. Мөселманнарның беренче политик партия оешмасын төзүдә финанс ярдәм күрсәтү дә бу гаиләнең изге эшләренең берсе. 1898 елда Казан шәһәрендә мәчет төзетә.Игелекле гаиләдә 5 малай үсеп буйга җитә.
Татар дөньясында Иван Иванович Алафузов исеме дә хөрмәткә лаек.Одесса якларында белем алып безнең якларга килеп чыккан бу шәхес 1863 елга кадәр сәүдәгәр исемен лаеклы йөрткән. Бай коммерсант үзен тирә- якка бик тиз таныткан.Санкт-Петербург шәһәренең мохтаҗ балалар йортына ярдәм итүче булып саналган.Төньяк җирләрдә ачлыктан тилмерүчеләргә ярдәм йөзеннән 4 мең сум акча җибәргән. Киң күңелле, кешелеклелек сыйфатлары аңа бары уңышлар гына алып килгән. Югары дәүләт бүләкләре аның күкрәген бизәгән.
Икенче никахлы хатыны Лидия Андреева була.Асрамага бер кыз алып үстерәләр.Данлыклы башкалабызның данлыклы шәхесе — гражданины булып тарихка кереп кала.
Мөхәммәтсадыйк Корбангали улы Бурнаев сәүдәгәр гаиләсендә туган.Үзлегеннән чималны күпләп эшкәртергә, сатарга өйрәнә.Иң бай, иң сәләтле сәүдәгәрләр рәтен тулыландыра.Зур кибетләр тоткан сәүдәгәр тирә- якта билгеле була.Җире дә шактый, кибетләре дә ярыйсы гына була аның.Татар халкы аны эшмәкәр итеп тә, җитәкче итеп тә яхшы белгән.Мөселман халкы аны бик хөрмәт иткән. Дингә бирелгән, динне хөрмәт иткән ул.Сәүдәгәр 1872-1895 елларда Бурнай мәчетен төзетә.Ике хатыны белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр.
Мөхәммәмсадыйк Мөхәммәтсафа улы Галикеев сәүдәгәр гаиләсендә туып үскән.Сәүдә эшләре зур уңышлар алып килгән.Хәйрия эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе булган.Мөселманнар оешмасы аны хөрмәт иткән, зурлаган.» Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә матди ярдәм иткән.Бай сәүдәгәр өйләнеп, гаилә корып, хатыны белән 6 бала тәрбияләп үстергән…
Сергей Анреевич Землянов гади крестьян гаиләсендә туып үскән.Табигатьтән бирелгән сәләтенә тагын эш сөючәнлек өстәлгән.Иген үстереп, ипи пешереп, сатып матур үрләр яулаган эшмәкәр, Иделдә үзенең пароходларын булдыруга зур көч куйган.XIX гасыр башында 7 тарткыч пароходы, 54 агач баржасы булган.Су дәрьясына гашыйк эшмәкәр С.А.Землянов 1904 елда Казанда Елга училище бинасын төзүгә 25 мең акча сарыф итә.Чиркәүләрне торгызуга, кирәк кадәр ярдәм итәргә көчен дә, вакытын да кызганмый.Югары дәүләт бүләкләре аның изге эшләренең матур күрсәткечләре.Казан башкаласы С.А.Земляновның бүген дә тарихи эзләрен саклый.Ул салдырган таш йорт матурлыгын югалтмый, Киров урамының 37 йорты инде ул.Анна Касиановна Яркинага өйләнеп, бердән -бер малайлары Константинны үстергәннәр.
Иван Дмитриевич Иванов сәүдәгәр гаиләсендә туып үскән. Әтисе вафат булгач, сәүдә эшләрен үзе алып барган. Биш кирпеч заводын төзергә ярдәм иткән.
1890 елдан башлап сәүдә эшләре белән бергә хәйрия кебек изге эшне дә дәвам иткән.Сукырлар оешмасына, белем бирү оешмаларына, чиркәүләргә зур матди ярдәм күрсәтә. Казан шәһәрендә Иван Дмитриевичның 12 меңлек өе булган, 100 меңнән артык суммага хәйрия эшләре башкарган. Казан сәүдәгәре кызы С.Я.Пекина белән тормыш корып, Николай, Анатолий һәм бер кыз үстергәннәр.
Тарих битләре буйлап үтелгән юлда кешенең нинди милләттән булуына карамастан, яхшылык, изгелек кылуы матур күренеш.
Хәйрия сүзенең асылы, мәгънәсе ерак тарихка барып тоташа. Рәсәй зур үзгәрешләр кичерде. Базар икъткисады килеп керде.Үзгәрешләр эшче халыкны да, җитәкчеләрне дә эшкә өндәде.Аз хезмәт хакы алучылар ярдәмгә мохтаҗ булдылар. Хәерчелек, мохтаҗлык көннән-көн чәчәк атты.Ярдәм итү, ярдәмләшү төрле фомаларда тормышыбызга үтеп кереп, зур сынаулар үтәргә өйрәтте.Кемнәрдер ярдәмләшү акцияләрен уйлап чыгарды, кемнәрдер мохтаҗларга ике дә уйламастан, ярдәм кулын сузарга әзер торды.Гомер –гомергә булган меценатлар, спонсорлар, мәчет, чиркәүләрдә эшләүчеләр ярдәм итүгә беренчеләрдән булып кушылдылар.Яшьләр арасында волонтерлар, мәктәп балалары арасында-тимурчылар хәрәкәте чәчәк атты.
Германиядәге кебек гуманитар ярдәм күрсәтү дә матур күренешкә кереп китте.Әхлакый үсеш алга киткән илләрдә мохтаҗлык сизелми дә кебек.
Бүгенге көндә шәхси, дини ,җәмәгатьчелек хәйрия эшенең юнәлешләре өйрәнелә, бер системага салына.Һәркемгә тиешенчә, һәркемгә сәләтенчә дигән төшенчә тормышыбызны дөрес чагылдыра.Югары уку йортларында тормыш таләп иткән проблемаларны дөрес куеп, дөрес чишәргә өйрәнсәләр, дөрес юнәлеш бирсәләр, җәмгыятьтә уңай һәм дә файдалы эшләр башкарылыр иде.
Философик-фәлсәфи яктан хәйриялек проблемасы әлегә бөтен яктан ачылып һәм яктыртылып бетми.Тормыш көннән-көн үз яңалыкларын, үз кануннарын китереп куя.
Совет чоры әдәбиятында хәйриялек турында тәнкыйти фикерләр генә булган.Аеруча С.Ф.Анисимов, Р.Апресян, Ю.Давыдов, А.А.Гусейнов, И.О.Кон, А.И.Титаренко кебек шәхесләрнең критик ( тәнкыйть) мәкаләләре дөнья күргән. Рәсәйдә дини оешмаларны да критика (тәнкыйть) чикләп узмаган.Совет чоры тарихчыларыннан А.Ф.Замалиев, В.А.Зоц, Я.Н.Щапов кебек шәхесләр хәйрия эшләренә тискәре караш белән караганнар.
Еллар узган саен кешелек дөньясында да үзгәрешләр булып торган.Гуманлы кеше гуманлы булып калган, ата-ана тәрбиясен дөрес алган бала дөрес тормыш юлын дәвам иткән.Өметле. җәмгыять өчен кирәкле шәхесләр туган, яшәгән иҗат иткән.
Христиан дине кабул ителгәч тә, хәйрия эше әкрен генә алга киткән. Табиблар (врачлар) хәйрия өлкәсендә зур эшләр алып барганнар.Сәламәт тәндә, сәламәт акыл дигәндәй, табиблар хәлдә барынча сау- сәламәтләргә дә, авыру балаларга да, авыру кешеләргә дә ярдәм кулы сузганнар.Аристократ гаиләләреннән бигрәк тә Шереметьевлар гаиләсе турында җылы сүзләр әйтелә. Мәскәү шәһәрендәге күп кенә хастаханәләр элекеге байлар ярдәме белән салынган булсалар да, бүген дә тиешенчә хезмәт күрсәтә торган сәламәтлек урыннары булып саналалар.
Рәсәйдә Мария Федоровна башлап җибәргән ярдәмләшү оешмасы күпләргә зур ярдәм китергән, мохтаҗларның күңелен күтәргән, яшәргә көч биргән.Акрын гына аерым оешмалар матур башлангычка кушылганнар.Үзләре аерым оешмаларга бүленеп күп кенә кешеләрне үз артларыннан ияртеп барганнар.Табиб балаларына югары белем алучыларга ярдәм күрсәтү өчен акча мәсьәләсе уңай гына чишелгән.
Архив материалларга күз салсак, Беренче Бөтендөнья сугышы елларындагы һәм тыныч тормыш көннәрендәге хәйрия хәрәкәте яктыртылган материаллар белән танышырга була.
Революциядән соң политик һәм социаль үзгәрешләр аркасында хәйрия эшләре тукталып тора.Бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин исемендәге балалар фонды хәйрия эшен, балаларга ярдәмләшүне акрын гына дәвам итә.Кызыл Хаҗ оешмасы төзелгәч, шәфкать туташлары әзерләү халыктан җыелган акчага башкарыла.Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең тынычлыгы өчен хәлдән килгән һәркем ярдәмләшү хәрәкәтенә кушыла., илебезнең хәрби өлкәсенә күп кенә ярдәм кирәк була.Илебез халкы бер теләктән, бер сулыштан Ватан өчен сугышкан солдатларыбызның якыннарының хәлләренә керешеп зур ярдәм иткәннәр.
Төрле юнәлештә, төрле өлкәләрдә эшләп килүче фондлар эшче халыкны да, мохтаҗларны да тәэмин итә алганнар.
Бүгенге көндә 3 меңнән артык ярдәмләшү оешмасы һәм фондлары бар. Рәсәйдә 70 тән артык чит ил хәйрия фондлары эшли.Шуларның өчтән бер өлешен американлылар тәшкил итә.
2001 елгы күрсәткечләргә караганда хәйрия фондындагы акча 500 миллион нан артык долларлар белән исәпләнә.Аерым кешеләр, шәхесләр ярдәмләшү фондларына аз булса да ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Хәйрия, ярдәмләшү сүзенең мәгънәсе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Рус теленең С.И.Ожегов аңлатмалы сүзлегендә- мохтаҗларга ярдәм күрсәтү диелгән, инглиз телендә исә спонсор мәгънәсендә йөри.Рим дәүләт эшлелесе исеме белән аталган Меценат атамасы да телебездә кулланышта йөри.
Петербург шәһәрендә оештырылган хәйрия эшләренең барышы турында яктыртылган Халыкара Конгрессы « Бүгенге көндә ярдәм итү проблемасы дип « аталган.Иннокенти Михайлович Сибиряковның 145 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән Конгресс зур эшләргә нәтиҗә ясады.Кызыл җеп булып узган фикер И.М.Сибиряковның хәйрия эше һәм изгелеге иде.Санкт-Петербург университетының студентлары бердәм төстә катнашып, фикер алыштылар, эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясадылар. Киләчәктә дә мохтаҗларны барлау, аларга ярдәм итү кирәклегенә басым ясалды.
Хәйрия эшенең асылы гел үсештә. Конгресста бүгенге көн калыпларына яраклштырылган хәйрия эше модельләре төзелгән.Бөек шәхесләрнең дәвамлы эшләренә нигезләнеп эшләнгән эшләр изгелеккә, гуманлыкка алып чыгасы көн кебек ачык. Хәйрия эшендә яшь буынны дөрес итеп тәрбияләргә дә, әхлакый дөрес юнәлеш бирергә кирәк, — ди ректор Л.А. Вербицкая. Безнең җәмгыятьтә әхлак кануннары белән бергә хәйриялек тә чәчәк ата. Яхшылык кылу, ярдәм итү изгелек эше түгелме соң? Игелек, изгелек кылып яшик. Яхшылык үзебезгә әйләнеп кайтасы көн кебек ачык. Рухи байлыкларын арттырган, дин белән кызыксынган кешеләр — ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр. Яшьләр белән тыгыз элемтәдә генә эшләгән очракта киләчәк тормышыбыз матур һәм өметле булачак.
Әсгать Галимҗанов турында…
Татарстан җирлегендә Әсгать Галимҗановны белмәгән кеше юктыр. Инде менә 1960 нчы еллардан бирле кешеләргә, бигрәктә -балаларга бәхет өләшүче ул. Лев Толстой исемендәге Алтын медаль иясе, Халыкара балаларны яклау әгъзасы булып тора.
Үзенең үрнәгендә- күпләргә үрнәк күрсәтүче шәхес ул.
Үзе исән чагында аның хөрмәтенә һәйкәл куелды.Нәкъ менә Республикабыз туган көнне хәйрия эшен алып баручы шәхескә Казан Кремленең меңъеллык мәйданында һәйкәл калкып чыкты. Бу һәйкәлне булдыру Президентыбыз идеясе иде, шәхсән акча да Президентыбыз гаиләсе бүләге. Татар халкында шундый әйтем бар:» Яхшылык үзеңә яхшылык булып әйләнеп кайта». Асия Миннуловна җитәкләгән скульпторлар төркеме бу сәнгать җимешен бик эчтәлекле итеп ясаганнар.
… Ат -кешеләр өчен гомерлек хезмәт, эш, йорт хайваны.
Максим Горький әйткәнчә:»Тормыш агышы — кешенең эчке кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә булуы «-ул.
Ачлы-туклы үскән Әсгать абыйга Казан шәһәренең колхоз базарында йөк ташучы булып эшләргә туры килгән.Үз күзләре белән калган азык калдыкларын чүпкә илтеп ташлаганны күргәч, аның йөрәге әрни.Шушы ризык калдыкларын җыеп дуңгызларга, үгезләргә ашату теләге туа. Хайваннарны хөкүмәткә иткә тапшырып, ятим-ач балаларга ярдәм итү бәхетенә Әсгать абый беренчеләрдән булып ирешә.Хатыны, ике баласы белән гади генә тормыш алып баручы изге җанга шулкадәр яхшылык ничек йөрәгенә сыйды икән?
Кулында бер тиендә артык акча тотмаган Әсгать абый, аз гына акчасы булды исәә, ятимнәр йортына- ачтан-ялангачлыктан тилмергән балалар йортына тапшырган.Ә сабыйларның шатлыгы аның гаиләсе өчен дә шатлык булып саналган. Намусы кушкан изгелек эшендә аңа беркемдә комачаулый алмаган!
Беркемгә дә үзенең изгелек эшләре турында сөйләп тә, әйтеп йөрмәгән ул, чөнки ул аны вөҗдан, намус эше дип санаган. Гуманлы Әсгать абыйның яхшылыгы, батырлыгы. Альберт Швейцер, доктор Гааз, киң йөрәкле ана-Тереза белән беррәттән куела.Тикшерүләр булса да яхшылык кешесе изгелек эшен гомерлек юлдашы итеп сайлаган. Авыр эш булса да күңелендә яхшылык яткан кеше яхшылык кына эшләргә сәләтледер ул.
… Алабуга дәүләт университетының психология факультеты студентлары арасында Гүзәл Сәмигуллина җитәкләгән « Аэлита» дигән волонтерлар хезмәтен әйтеп китү дә урынлы булыр. Алар да Әсгать абыебыз кебек ятим балаларга психологик яктан да, рухи яктан да, акчалата да ярдәм итәләр.
Үз балаларын язмыш сукмагына ташлаган ата-аналарга әйтер сүз табып булмаса да, балаларга ярдәм күрсәтүче изге кешеләргә бары рәхмәт, әйтәсе килә.
Якташыбыз — Илшат Фәрдиев…
Якташыбыз ААҖ «Татэнерго» генераль директоры Илшат Фәрдиев хәйриялек эшендә беренче башлап йөрүчеләрдән. Аны Зәй халкы хөрмәт итә, уңышлары, кылган гамәлләре өчен якын итә.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.»Татарстан» журналлары 1; 4; 5; !2, 2007; 12/2006 ( 19б.)
2.Җ.Г.Зәйнуллин »Шәрык алынмалары сүзлеге», Казан «Мәгариф» 1994.-131 б.
3.С.И.Ожегов «Толковый словарь русского языка».,- Москва, 2002-49с.
4.Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинова.Очерки истории Национального банка РТ.
Казань: Изд-во «Мастер Лайн», 2000.- 200.с.
5.Р.Р. Салихов, Р, Р.Хайрутдинов Исторические мечети Казани.-Казань: Тат.кн.изд-во, 2005.-191 с.
6.Республика Татарстан №176 ( 26293) 2.09.08.
7.»Мәгърифәт» № 43( 925) 24.10.09.

МИНЕЕВА МАРИЯ, ГАТАУЛЛИНА АЙГӨЛ, 11 А СЫЙНЫФЫ
ФӘННИ ҖИТӘКЧЕСЕ: КУРОПАТКИНА РӘШИДӘ РӘХИМҖАН КЫЗЫ, ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ


Зәй муниципаль районы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе

ИҖАТКА ЮЛ АЧЫК

(Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән)

УКУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕ

Г. ЗАИНСК 2010 г.
  • 0
  • 10 февраля 2011, 12:09
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.