II сыйныф татар теле һәм әдәбияты буенча эш планы

Аңлатма язуы
Эш программасы структурасы
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән.укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасы статусы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. Россия Федерациясенең”Мәгариф турында” Законы (Закон «Об образовании» Российской Федерации.)
2.”Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
— 6 нчы статья — белем алу теле (телләре)
-7нче статья — мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 нчы статья — уку-укыту программалары
-32 нче статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3.”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.
4. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” (Казан, “Мәгариф”,2003 ел).
5. II сыйныф өчен Р.З. Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова тарафыннан эшләнгән (Казан, “Мәгариф”,2009 ел), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина әзерләгән кулланма
Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды.
Башлангыч этапта рус балаларына татар теле укытуның төп максатлары.
Танып белү максаты
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә,үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур.Укучы бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә,әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән танышырга тиеш.
* Татар исемнәрен, Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру,
* балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
Үстерү максаты
*фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
*хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
*аралаша белү сәләтен үстерү(аралашучанлык, хислелек.эмпатия хисләре);
*ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Белем бирү максаты.

Укучының башлангыч мәктәпне тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:
Сөйләшү, сөйләү
* яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә диалогик-монологик сөйләм оештыру;
* үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге; әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү;

Ишетеп аңлау

* укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
* әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү;
* тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
* адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау.

Уку

* әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку;
* аңлап, эчтән уку;
* укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү;
* таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү;
* укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү

Язма сөйләм

* программада күрсәтелгән лексик-грамматик материалны дөрес яза белү;
* дөрес күчереп яза белү;
* үзе, гаиләсе, мәктәбе, дуслары, әйләнә-тирә мохит, ел фасыллары турында һәм программада күрсәтелгән темалар буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп яза белү;
* Белем бәйрәме, 8нче Март, Яңа ел, 9нчы Май бәйрәмнәре, Әниләр көне, туган көн белән котлау яза белү, бәйрәмгә чакыру язу;
* укылган текст буенча план төзеп яза белү;
* тексттан кирәкле информацияне аерып алып яза белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Грамматик минимум.


1. Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
2. Исемнәрнең сораулары.
3. Исемнәрнең 1, 2, 3нче затта берлектә тартым белән төрләнеше.
4. Хәзерге заман хикәя фиг-ң зат-сан белән төрләнеше.
5. Хәзерге заман хикәя фиг-ң юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.
6. Үткән заман хикәя фигыль.
7. Сүзнең тамыры, кушымчасы.
8. Үткән заман хикәя фиг-ң зат-сан белән төрләнеше.
9. Сингармонизм законы.
10. 11дән 20гә кадәрге саннар.
11. Сабын белән юына төзелмәсе.
12. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төшем килешендә куллану.
13. Үткән заман хикәя фиг-ң юклык формасы.
14. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.
15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.
16. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
17. Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

1. Татар алфавиты һәм аны өйрәнү, яттан белү.
2. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
3. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.
5. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
6. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
7. Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру.
8. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
9. Орфоэпик һәм орфографик күнекмәләрне камилләштерү.

Тыңлап аңлау.
Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү;
җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү.

Диалогик сөйләм.
Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү (реплика саны дүрттән ким булмаска тиеш);
аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору.
Уку.
Аңлап, дөрес итеп уку;
тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;
өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
кечкенә күләмле шиг-не яттан сөйләү.

Язу.
Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;
матур язу күнегүләре;
бәйрәмнәр белән котлап, котлау кәгазьләре язу;
сүзлек диктанты язу.

Татарский язык, Автор работы Талипова Резеда Вагизовна, учитель татарского языка, МАОУ СОШ№10, г.Альметьевск
www.rusedu.ru/detail_18868.html
  • 0
  • 12 декабря 2011, 02:52
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.