Рейтинг
+3.39
голосов:
3
avatar

Татарские рефераты  

Школа жизни Гафиятуллина Самата Гаязовича

ПЛАН

I 1. Почему я выбрала эту тему?
2. На какие источники опиралась в работе.
II 1. Жизнь Гафиятуллина Самата Гаязовича до Великой Отечественной войны.
2. Мужество Гафиятуллина Самата Гаязовича в Великой Отечественной войне.
3. Жизненный путь Гафиятуллина Самата Гаязовича после войны.
III Что дала мне эта работа?

( Читать дальше )

Класстан тыш эшләр (Яшь укытучылар өчен ярдәмлек) (2)

Туксанынчы еллар башында Р. Нуриев Казанга классик балет фестиваленә кайта, әмма биюче булып түгел. Ул инде бу вакытта балет биючесе буларак карь ерасын төгәлләгән иде. Казанда ул тамашачы хозурында балет дирижеры сыйфатында балкыды. Ул фестивальдә П. И. Чайковскийның “ щелкунщик” балетына дирижерлык итә.”Рудольфның Казанга кайтуы юкка булмагандыр. Ләкин татар оркестын, балетын дөньяга алып чыгарга тиешле шәхесне Казан шаулатып каршы ала белмәде Аның нинди солтанатлы шәхес икәнен җитәкчелек тә, җәмәгатьчелек тә аңлау дәрәҗәсенә ирешмәгән иде әле”,- дип яза М. Галиев.

( Читать дальше )

Класстан тыш эшләр (Яшь укытучылар өчен ярдәмлек)

Телевизор: син, мин...(класс сәгате).

Максат. Бүгенге көндә телевизорның кеше тормышындагы ролен реаль ачыклау:
• аның көнкүрештә тоткан урынын билгеләү, файдалы һәм зарарлы якларын күрсәтү;
• аң- белем алу, тәрбия, гомумкультурны үстерү юнәлешендә телевидениенең әһәмияте нәрсәдә икәнен төшендерү,; Татарстан телевидениесе ,, “Татарстан – Яңа гасыр” ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән якыннанрак танышу.

( Читать дальше )

Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (4)

4. “Ак әбиләр догасы” китабы – халыкчанлыкның гүзәл үрнәге
Ф.Яхинның 2000 нче елда “Ак әбиләр догасы” исеме белән хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Бу китапка язучының соңгы елларда язылган хикәя-повестьлары тупланган. Мондагы әсәрләрендә ул тарихи катламнарны да ача, бүгенге тормышның барышы белән бәйле мәсьәләләрне дә кузгата. Автор аларда үткәнебезгә һәм бүгенгебезгә үзенчә бәя бирә, тормыш үзенчәлекләрен ачып бирергә омтыла.

( Читать дальше )

Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (3)

3. “Шигырь ялкыныннан, кайнарланып, җан сафлана, җайга кушыла...”
Ф.Яхин үзен прозаик итеп кенә түгел, шагыйрь буларак та танытып өлгерде. Аның җаны ифрат пөхтә, җыйнак, эчкерсез буларак тоела шигъриятендә. Һәрбер шигыре уйларны халкыбызның тарихи елларына алып кереп китә. Шигырь турында Ф.Яхин болай ди:

( Читать дальше )

Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (2)

2. Фән, әдәбият өлкәләрендә абруй казанган талантлы галим
Университетны бетергәндә Ф.Яхинны аспирантурага укырга билгелиләр. Ул шушы 1983 нче елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. 1905-07 нче елларда Уральски шәһәрендә Г.Тукай һәм Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарылган “Фикер”, “Уральский дневник” газеталары һәм “Әлгасрел-җәдид” (“Яңа гасыр”), “Уклар” журналлары тарихын өйрәнүне аңа тапшыралар. Ул журналистика һәм татар әдәбияты тарихы белгечлекләре буенча кандидатлык диссертация яза һәм аны 1988 нче елда уңышлы яклый. Бу хезмәте 1992 нче елда Татарстан китап нәшриятында “Татарская литература в периодической печати Уральска” исеме белән аерым китап буларак бастырылып чыгарыла.

( Читать дальше )

Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм

Теманың актуальлеге. Соңгы ун-унбиш еллар эчендә җәмгыятебездә кискен үзгәрешләр булды. Илебездә демократик мөнәсәбәтләр урнашты. Яңа иҗат көчләре мәйданга чыкты. Алар заман сулышы белән бергә ныгый бардылар. Җәмгыятебездә яңа кыйммәтләр барлыкка килде.
Бүгенге көндә татар рухи дөньясында әһәмиятле роль уйнаган әдипләр шактый, алар арасыннан берсе – Фәрит Яхин.

( Читать дальше )

Г. Исхакый турында уйланулар

Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Шул вакыт эчендә 55 әсәрен китап итеп бастырып, 500 ләп мәкаләсен язып өлгергән, һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.
Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә. Тормыш искиткеч катлаулы нәрсә. Аның арбасыннан төшеп калмас өчен, күпме ихтыяр көче, күпме тырышлык кирәк. Хәтта сине тормыш арбасыннан тибеп төшерсәләр дә (безнең илдә андый язмышка хөкем ителгәннәр бик күп), кабат сикереп торып, аякка баса алу бары тик көчле шәхесләргә генә хас түгелмени?

( Читать дальше )

Г.Исхакый әсәрләрен милләтебезгә кайтаруда беренче адымнар

80-90 нчы елларда милләтебез тагын бер күтәрелеш чорын кичерде. Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татар халкының бөек улы, классик язучыбыз Г.Исхакыйның исеме туган илебезгә кире кайтарылды. 1919 нчы елдан бирле Ватаныбыздан читтә яшәгән газиз милләттәшебез гомер буе туган илен сагынып яшәгән, татар халкының тормышын-яшәешен барлап, күзәтеп торган, милләтенең бәхетле булуы өчен көрәшүен дәвам иттергән. Барыннан да бигрәк, Г.Исхакыйны милләтебезнең укымышлылыгы, мәгърифәтле булуы, телебезне һәм иманыбызны саклап калу мәсьәләләре кызыксындырган. Болар бар да аның иҗатында да чагылыш тапкан.

( Читать дальше )

Мәхәббәтнең бөек көченә сокланып яшик

(Казанның Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры
режиссеры Ренат Әюповның М. Фәйзинең “Галиябану” мелодрамасы
буенча куелган спектаклен караганнан соң туган уй-фикерләр)
(Гүзәлия Тарханова)

( Читать дальше )