2. Фән, әдәбият өлкәләрендә абруй казанган талантлы галим
Университетны бетергәндә Ф.Яхинны аспирантурага укырга билгелиләр. Ул шушы 1983 нче елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. 1905-07 нче елларда Уральски шәһәрендә Г.Тукай һәм Камил Мотыйгый тарафыннан чыгарылган “Фикер”, “Уральский дневник” газеталары һәм “Әлгасрел-җәдид” (“Яңа гасыр”), “Уклар” журналлары тарихын өйрәнүне аңа тапшыралар. Ул журналистика һәм татар әдәбияты тарихы белгечлекләре буенча кандидатлык диссертация яза һәм аны 1988 нче елда уңышлы яклый. Бу хезмәте 1992 нче елда Татарстан китап нәшриятында “Татарская литература в периодической печати Уральска” исеме белән аерым китап буларак бастырылып чыгарыла.
Аспирантурада укыган елларында да Ф.Яхин әдәби иҗат эше белән шөгыльләнүдән туктамый, шигырьләр яза. Әмма вакытының тарлыгы комачаулык итә. Борынгы әдәби ядкәрләрне өйрәнүне шушы ук институтта эштә калдырылгач башлый. Җәй көннәрендә татарлар яшәгән ерак һәм якын төбәкләргә фәнни-археографик экспедицияләрдә катнаша. Еш кына аның ялгызын да ерак җирләргә чыгарып җибәрәләр. “Аягымда күн итек, аркамда биштәр иде”,— дип искә ала ул, шул еллары хакында.
1986 нчы елдан Ф.Яхин “Яшьләр торак комплексы” эшенә тартыла, актив эшчәнлек күрсәтә. Бераздан шәһәр төзелеше эшенә күчә, 1989-90 нчы елларда Беренче номерлы Казан эре панельләр заводында гади эшче була, бераздан бригада эшен җитәкли. Монда да трестның “Төзелеш”, “На стройке” газеталарына мәкаләләр яза. Эшчеләрнең фидакарь хезмәтләренә, заводта һәм цехта эшнең оештырылу мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре коллективта кулдан-кулга йөреп укыла.
1993 нче елның башыннан Ф.Яхинны Казандагы “Габдулла Тукай музее”на директор итеп билгелиләр. Ул шушы музей бинасын төзекләндерү, экспозициясен үзгәртеп кору, мәдәни тормышта ролен күтәрү эшенә ныклап керешә. Г.Тукайның 110 еллык юбилее якынлашып килә. Дәүләт карарларын эшләү, сөекле шагыйребезнең туган ягын төзекләндерү, Кушлавычта музей булдыру мәсьәләләрен ул күтәреп чыга.
Музейда җиденче ел эшләгәндә, 1999 нчы елда аны Татар дәүләт гуманитар институты әдәбият белеме кафедрасына җитәкче итеп билгелиләр. Яшь институтка яшь кадрларны җыю, уку-укыту эшен кафедрада җайга салып бетерү аңа йөкләнелә. Аңа профессор вазифаларын да тапшыралар.
Фәрит Яхин — фән, әдәбият өлкәләрендә абруй казанган талантлы галим, педагогика өлкәләрендә зур эшләр башкарган остаз — педагог һәм, әлбәттә, үз замандашларын чагылдыру остасы. Кайсы гына өлкәгә күз ташлама – зшләгән эшләре ифрат та күп. Мул сәләте аны фәндә дә, әдәбиятта да бердәй уңышка китерә. Әлбәттә, аның характерына хас булган сыйфаты – алдына куйган ниятенә ирешүдәге ныклык, тырышлык кебек сыйфатларының да талантының күпьяклы булып ачылуында әһәмиятле роль уйнавын әйтергә кирәк. Максатка омтылудагы ныклыгы, тырыш эшчәнлеге аны фән юлына алып чыга һәм чагыштырмача тиз арада фәннең югары биеклекләренә күтәрә. Бүгенге татар әдәбиятында язучы-галим Фәрит Яхинның һичкем алыштыргысыз какшамас үз урыны бар.
“Олуг пәйгамбәр кыйссасы”, “Иман”, “Сөекле ханымнар күрке”, “Ахырзаман пәйгамбәре” әсәрләре белән ул укучылар күңелендә урын алды. Ислам диненең төп нигезләрен бәян итеп милләттәшләрбезне сөендерде.
2000 нче елда, 39 яшендә Ф.Яхин борынгы татар шигъриятенә багышланган һәм моңарчы күтәрелмәгән борынгы әдәби катламнар белән бәйле докторлык диссертациясен яклый. “Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология” дип аталган докторлык монографиясен бастырып чыгара. Ул фәндә моңа кадәр күтәрелмәгән мәсьәләләрне тикшерә, төшләр символикасы белән шигъри образлар системасын чагыштырып, эчтәлекләрендәге уртаклыкларны дәлилләп чыга.
Борынгы китапларны өйрәнүе аның иҗатында яңа сәхифә булып ачылалар. Ул 1992 нче елда Татарстан китап нәшриятында “Пәйгамбәрләр тарихы” исемле китап чыгара. Бу китапны укырга кыенрак булса да, ул барыбер үзенә тарта, укый-укый әсәрнең эчтәлеге укучыны уйланырга мәңбүр итә. Үткән тарихыбызны белергә, дәү әниләр, әниләребез сөйләгән үгет-нәсихәтләрнең тормышта кирәклеге исбатлана. “Пәйгамбәрләр тарихы” китабында һәр пәйгамбәр турында бәян ителә, ләкин ул гадәти сөйләү, ягъни характеристика бирү генә түгел, ә бәлки образлар аша, диалоглар аша тормыш барышы, яшәешнең матурлыгы, шул ук вакытта авыр, куңелсез яклары да барлыгы укучының күңеленә ятышлы гына итеп җиткерелә. Монда тормышның күп кенә яклары ачыла.
“Коръән”нән безгә бик күп пәйгамбәрләр билгеле. Ә “Пәйгамбәрләр тарихы” китабында барлыгы егерме җиде пәйгамбәр турында язылган.
Автор китапның кереш өлешендә “Кемнәр соң алар пәйгамбәрләр?” дигән сорау куя һәм шунда ук моңарга үзе үк җавап та бирә: “Пәйгамбәрләр – Аллаһы тәгаләнең җирдәге илчеләре. Алар фәрештәләрне күрәләр, алар фәрештәләрнең сүзләрен ишетәләр. Шуңа күрә алар Аллаһ исеме белән сөйлиләр. Алар тараткан динне чын күңелдән кабул иткән кешеләр исә пәйгамбәрләргә иман китерәләр, яшәү рәвешләрен, фикер юнәлешләрен үзгәртәләр. Чөнки һәр яңа дин ул – яңа тәгълимат. Яңа дин иңгәндә, иске диннәрнең хөкемнәрне һәм аның белән бәйләнешле гореф-гадәтләр туктатыла, яңа кануннар, ягъни яңа шәригать белән яшәргә тиешле була. Менә шуның өчен дә пәйгамбәрләр кешелек тарихында хөрмәтле урын алып торалар”.
Китапта һәр бүлек аерым бер пәйгамбәргә багышланган. Беренче бүлегендә Адәм галәйһис-сәлам пәйгамбәр турында сүз бара. Автор Адәмнең Аллаһы тарафыннан җирдә яратылуын әлеге бүлектә оста иттереп сөйли. Кешенең ничек яралуын, атабыз Адәм, анабыз Хәүваның ничек барлыкка килүен, Газраилнең ничек җан бирүче һәм җан алучы фәрештә булып китүен, Иблиснең кеше күңеленә кереп явызлыкка өндәвен сурәтли.
Адәм баласы туфрактан яралган һәм гомернең соңгы көнендә дә туфракка кайтарыла. Беренче бүлектә әнә шул хакта да сүз алып барыла. Җәбраил, Исрафил, Микаил фәрештәләр җиргә тимиләр, аны кызганалар. Ә менә Газраил фәрештә умырып бер уч туфрак ала. Шушы туфрактан Адәм һәм Хәүва барлыкка килә. Газазил галәйһис-саләм фәрештәләр арасында галим, белем бирүче фәрештә.Ул Хәува белән Адәмнең матур яшәвенә көнләшә һәм шушы көнчелеге аркасында аңа ләгънәт төшә, шуннан бирле исеме “Иблис” булып кала. Иблис, елан авызында җәннәткә кереп, Хәүва белән Адәмнең арасын боза.
Ирләр бугазындагы төернең ничек барлыкка килүен дә автор, Иблис котыртуы белән, ашарга ярамаган җимеш агачыннан Адәмнең богдай алып ашавы һәм шуны ни йота, ни төкерә алмыйча бугазында төер булып калуы белән динебездәгечә аңлата.
Әнә шулай Фәрит Яхин җирдә кешелекнең барлыкка килүен оста алымнар белән матур иттереп тасвирлый. Тормышның башын кызыклы сурәтләүгә ирешә. Кешеләрне, юлдан тайпылмыйча, Ходай кушкан кануннар белән генә яшәргә өнди.
Ф.Яхинның “Иман” китабы 1993 елда басылып чыга. Ул халыкка Ислам дине кануннарын һәм төшенчәләрен аңлатып бирү максаты белән языла. Китап егерме бүлектән тора. “Иман” китабында Галәм халкының, дөнья асылының яратылышы, фәрештәләр турында образлы итеп сөйләнелә. Язучы Аллаһы тәгаләне олыларга, аңа ышанырга, барлыгын тоярга өнди. “Иман” китабын кешеләргә иман нуры өстәүче, күңел сафлыгы бирүче китаплар исемлегенә кертер идем мин. Әлеге китапның “Аллаһы тәгалә” дип исемләнгән бүлегендә Аллаһы тәгалә мәңге яшәячәк, олуг, бөек, зур көч һәм кодрәткә ия булучы зат итеп сурәтләнелә, әмма “аның затын тәмам белеп бетерү безнең акылыбыз куәтеннән килми”, ди язучы. Асылда китап безгә, илебезгә, җәмгыятебезгә үз иманына кайтырга, хәзерге авыр вакытта үзеңә түгел, бары Ходайга ышанырга, аңа сыенырга, аңа табынырга кирәклеген кат-кат искәртә.
Китапка Акмулла шигырьләре дә кертелгән. Ул авторның фикерен җөпләп, нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә.
Мин “ Иман ” китабы хәзерге буын өчен әһәмиятле китап дип уйлыйм.
1999 нчы елда бу ике китабын “Раннур” нәшрияты “Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт” исеме белән берләштереп бастырып чыгара.
Ф.Яхин киң катлау укучыларга шушы китаплары белән таныла. 1997 нче елда “Ислам дине нигезләре”, “Төшлек: Төшләрне юрау китабы”, 1994 нче һәм 1998 нче елларда Татарстан китап нәшриятында бастырылып чыгарылган “Олуг пәйгамбәр” исемле трилогиясенең Беренче һәм Икенче китаплары “Раннур” нәшриятында тулысы белән, өч китабы да бергә “Пәйгамбәребез Мөхәммәд” исеме белән бастырылып чыгарыла. “… Пәйгамбәребез турында әле мондый китапның чыкканы юк иде,— дип язды бу әсәре хакында тәнкыйтьче Альберт Газизов.— Китапның 576 битле булуы гына да аның нинди зур һәм саллы хезмәт булуы хакында сөйли”. Аның Ислам дине һәм фәлсәфәсе хакында хезмәтләре шактый. “Сөекле ханымнар күрке”, “Никах”, “Исламда хәләл һәм хәрам мәсьәләсе” исемле китапчыклары да бар.
Борынгы татар әдәбияты ядкәрләрен фәнни яктан әзерләү, аларны хәзерге татар теленә тәрҗемә итү юнәлешендә дә Ф.Яхин шактый эшләр башкара. Кылыч Сайадиның “Бабахан дастаны”н, Әхмәт Яссәвинең “Хикмәтләр”ен, Суфи Аллаһиярның “Собәтел-гаҗизан” (“Гаҗизләргә терәк”), борынгы татар әдәбияты тупланмаларыннан “Бакырган китабы”н, Акмулла шигырьләрен, “XX йөз башы эпик шигърияте” җыентыгын аерым китаплар итеп бастырып чыгара. Мәҗлисинең “Сәйфелмөлек дастаны”н, “Сөләйман Бакырганый әсәрләре”н аерым басмалар итеп әзерли. “Мирас”, “Казан утлары”, “Ялкын” журналларында даими басыла.
1995 нче елда “ Казан утлары” журналының 10, 11 нче саннарында “Август ае” исемле романы басылып чыга. Бу романда да Ф. Яхин образ-персонажлар аша бүгенге үзгәртеп кору чорында булган халкыбызның уй-фикерләр каршылыгын, хис-кичерешләрен җанлы итеп тасвирлап бирә. Әлеге романда Исмәгыйль, Марфа, Альбина һәм Вәлишин кебек образлар аша бик күп гыйбрәтле язмышлар сурәтләнелә. Әсәрдә Фәрит Яхин олы тарихның бер кисәген сурәтли дисәк тә була. Чөнки монда репрессия еллары да, Бөек Ватан сугышы чоры да кергән. Шушы авыр, сикәлтәле елларда халыкның үз-үзен тотышын да автор оста, үз теленә генә хас үзенчәлекләр белән тасвирлап бирә. Ф.Яхин бу романында, үзгәртеп кору чорындагы проблемалардан тыш, мәхәббәт өчпочмагын да, катнаш никах проблемасын да, шушы авыр елларда һәр кешенең бу тормышта үз-үзен, үз урынын табарга тырышуын да иркен яктырта.
Катнаш никах проблемасы – бүгенге көндә дә актуаль темаларның берсе. Әсәрдә әлеге проблема Марфа һәм Исмәгыйль образлары аша яктыртыла. Аларның аерылышуының төп сәбәбе Исмәгыйльнең кулга алынуы булса да, диннең, гореф-гадәтләрнең төрлелеге дә аларга комачаулый. Балалары Регина белән Ханбал да бергә була алмыйлар.
Акыллы, тырыш кыз Альбинаның да язмышы гыйбрәтле. Ул, байлыкка кызыгып, эгоисткага, үз-үзен генә яратучыга әйләнгән, хәтта башкаларның хисләре белән уйнаудан да читенсенми. Юаш, тиз ышанучан Ханбал, үзе дә сизмәстән, аның “капкынына” килеп эләгеп, зур бәлаләргә тара.
Моның белән автор укучыга байлыкка табынган кешенең рухи яктан ярлы, үз-үзен яратучы гына булып калуын күрсәтергә тели. Төп идея дә әнә шуңа корылган: кеше байлыкта яшәсә дә, кешелеген югалтмыйча чын кеше булып калырга тиеш. Әлеге әсәрендә Ф.Яхин актуаль проблемаларны дөрес, чынбарлыктагыча, реаль иттереп сурәтләүгә ирешкән. Роман шуның белән укучыларны үзенә тарта да инде.
Фәрит Яхин әсәрләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре, тәрбия, гаилә, мәхәббәт күренешләре, аерым образлар, геройларның үзара мөнәсәбәтләре аша ачылалар. Бу әсәрләрне укыгач, безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз, матурлыкка омтылабыз.
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (2)
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (3)
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (4)
Яхин Булат 85 нче мәктәп, 9 нчы А сыйныфы, Казан шәһәре
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.