Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм

Теманың актуальлеге. Соңгы ун-унбиш еллар эчендә җәмгыятебездә кискен үзгәрешләр булды. Илебездә демократик мөнәсәбәтләр урнашты. Яңа иҗат көчләре мәйданга чыкты. Алар заман сулышы белән бергә ныгый бардылар. Җәмгыятебездә яңа кыйммәтләр барлыкка килде.
Бүгенге көндә татар рухи дөньясында әһәмиятле роль уйнаган әдипләр шактый, алар арасыннан берсе – Фәрит Яхин.
Аның иҗаты XX гасырның туксанынчы елларында киң җәмәгатьчелек алдында танылу тапты. Әдипләр арасында беренчеләрдән булып Ф.Яхин дини темаларны күтәреп чыкты, Ислам дине фәлсәфәсенә корылган әсәрләрен бастырды. Иҗатын төрле юнәлешләрдә үстереп, ул җәмьгыятебезне борчыган проблемаларны колачлый алды. Шунлыктан аның иҗаты төрле юнәлешләрдә үсте, аны фәнни мәсьәләләр дә, шигърият тә, проза да, драматик әсәрләр дә, публицистика да кызыксындырды. Шигырьләре, чәчмә әсәрләре, мәкаләләре көндәлек мәтбугатта еш басылды. Мәктәп дәреслекләрендә дә исеме телгә алынды. Боларга карамастан, Ф.Яхин һәм аның иҗаты хакында мәкаләләр, язмалар сирәк күренде. Укучыларга аның шәхесе күп яклары белән билгесез кала килде. Аны күпләр чал чәчле бабай сурәтендә күзаллыйлар. Шунлыктан аның тормыш юлы да укучылар өчен кызыклы, аны тулысынча яктырту актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Ф.Яхинның иҗаты киңкырлы булуы хакында искәртеп узган идек инде. Нәкъ шушы сыйфаты белән ул укучыларны үзенә җәлеп иттермәдеме икән? Бу мәсьәлә әле хәзергечә ачылып җитмәгән. Ф.Яхинның иҗат методы, фикер юнәлеше, күтәргән темалары нинди – бу мәсьәләләрне хәл итү аерым игътибарга лаек.
Һәр әдип үз заманыннан, үз чорыннан аерылгысыз. Күп очракта бер үк дәвер язучыларының, шагыйрьләренең иҗатлары уртак яңгырашлы булалар. Әмма Ф.Яхин әсәрләре үз замандашларыныкыннан теленең матурлыгы, фикерләренең фәлсәфилеге, темаларының киңлеге белән кискен аерылып тора. Бу яктан аның иҗатын өйрәнү аерым әһәмияткә ия. Боларны ачыклау өчен Фәрит Яхинның әсәрләрен тикшерергә, аларга бәяләмәләр бирергә кирәк. Бу эш юнәлешле башкарылырга тиеш.
Хезмәтнең максаты – Ф.Яхинның тормышын һәм иҗат юлын ачыклау, аның кайбер әдәби әсәрләрен тикшерү, аларга бәя бирү. Бу максатка ирешү өчен мондый мәсьәләләрне күтәрдек:
— Ф.Яхинның тормыш юлын өйрәнү;
— әдипнең язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны укып өйрәнү, аларга бәйләмәләр бирү, үз мөнәсәбәтебезне ачыклау;
— әдип хакында әдәби тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз бәяләмәләребез белән чагыштыру
Өйрәнү объекты һәм предметы – Ф.Яхинның тормыш юлын һәм иҗатын тикшерү, әсәрләре белән танышу, аларга анализ ясау, бәяләмәләр бирү.
Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландык. Әдипнең тормыш юлын ачыклау өчен, әдәбият фәнендә кулланыш тапкан шәхес игътибары методларына нигезләндек, иҗатына бәя биргәндә тип игътибары методларына таянырга тырыштык.
Эшебезнең фәнни-практик әһәмияте соңгы ун-унбиш ел эчендә татар әдәбиятының үсешен Ф.Яхин иҗатын тикшерү аша ачыклау, аның перспективасын билгеләргә омтылуга бәйле. Монда бәян ителгән материалларны хәзерге татар әдәбиятын өйрәнү дәресләрендә файдаланырга мөмкин дип беләбез.
ТӨП ӨЛЕШ
1. Яшьнәп үткән яшьлек
Фәрит Яхин Татарстанның Сарман районы Дүсем авылында 1961 нче елның 2 нче январенда туган. Аның әтисе — Зәкиҗан исемле, Әхмәтлатыйп улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ул төбәкләрдә иң яхшы балта остасы булып танылган кеше була. Улын кечкенәдән балта эшенә һәм авыл тормышына өйрәтеп үстерә. Әнисе — Тутыя исемле, Нургали кызы. Гомере буе күмхуҗда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында ул “Бакыртау” күмхуҗының алдынгы бригадиры була. Нургалинең атасы Корбый (Корбангали) баба исемен йөрткән, аның әтисе — Арыслан солдат, егерме биш ел патша армиясендә солдат хезмәтен үткән. Корбый бабаның исемендә татлы сулы чишмә булган, ул хәзер дә бар. Аны “Дүсем чишмәсе” дип атап йөртәләр. Ф.Яхинның әтисе ягыннан бабасы Әхмәтлатыйп Гражданнар сугышында Кызыл Армиядә ягыннан катнашкан, аның әтисе Яхъя исемле икән, ул төбәктә патшаның судьясы хезмәтендә торган. Аны “Яхъя түрә” дип атап йөрткәннәр. Аның әтисе исә Фәрхи исемле кеше булган. Хәзерге көндә дә аның исемендәге тау һәм чишмә бар. Ул шул тау итәгендә кыяр үстергән, бакча тоткан икән. Шунлыктан ул тауны Фәркыйкыяр тавы дип атаганнар. Ф.Яхин кечкенә чакларыннан алар хакында авылдашлары, өлкән кешеләр сөйләгән вакыйгаларны ишетеп үскән. Туган ягының гүзәл табигате, Сарман төбәгенең җырга-моңга бай халкы аны әдип буларак формалаштырган дип тә әйтә алабыз.
Ф.Яхин мәктәптә укыган чакларында, унөч яшеннән шигырьләр яза башлый. Аның шул чорда тормышка үзенчәлекле карашлары формалаша. “Сарман таңнары” дип аталган, район үзәгендә “Ленинчы” газетасы каршысында оешкан әдипләрнең утырышларына йөри, райондаш шагыйрьләр белән хатлар алыша. Мәктәптә уздырылган төрле ярышларда катнаша, бигрәк тә “Шаяннар һәм тапкырлар” дип аталган конкурсларда яратып катнаша, аларны оештыруда үзеннән күп көч куя. Югары сыйныфларда мәктәп сәхнәсенә тартыла. Алар урыс һәм татар әсәрләрен сәхнәләштереп уйныйлар, мәдәният йорты сәхнәсендә дә куялар, төрле концертлар оештыралар. Аны мәктәп комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Бу чорда уку-укыту йортларында укучыларның үзидарәсе кертелә башлый. Мәктәп директоры Арсланов Нәкыйп Әмирович Ләшәүтамак урта мәктәбенең үзидарәсен комсомол комитеты секретаре, югары сыйныф укучысы Ф.Яхинга тапшыра. Мәктәптә тәртипне оештыру һәм тикшереп тору, чисталык саклау гына түгел, мәктәп укучыларының гомуми җыелышларын уздыру, атна саен иртәнге линейкалар һәм бәйрәм алды тантаналы утырышлар, кичке якларда һәртөрле мәдәни чаралар оештыру һәм уздыру, хоккей һәм футбол кырларын укучыларның үз көчләре белән булдыру, анда төрле спорт ярышларын уздыру — болар аның җәмәгать тәртибендә оештырган төп эшләре генә булып калмыйлар, Ләшәүтамак мәктәбенең үзенчәлекле чын йөзенә әверелеп китәләр. Ул елда шушы мәктәп район күләмендә үзенең активлыгы белән алгы урыннарга чыга, республикада таныла башлый. Ф.Яхин моның сәбәбе — алдынгы укытучылар коллективы һәм укучыларның шәхси активлыкларын күрсәтә белүләрендә дип уйлый. Бу елларда чыннан да коллектив хезмәт җәмгыять тормышында зур роль уйнаган.
Җәйләрен Ф.Яхин күмхуҗда эшли. Аны җиденче сыйныфны тәмамлар алдыннан ук эшкә чакыралар һәм, аңа ат биреп, басу-кырларны сакларга пеләвәй (полевой) итеп куялар. “Минем яшүсмер елларым, егет чорымның әүвәлге еллары иярле ат өстендә үтте”,— ди ул аннан алынган интервьюларында. Бу аның әдәби эшчәнлегенә дә тәэсир итә, аның күңеленә табигатьнең йомшаклыгы, җилләрнең уйнаклыгы, яңгырларның яшенлесе, тауларның мәгърурлыгы, басу-кырларның иксез-чиксезлеге шул елларда ук җыелгандыр сыман. “Мин — тауларның улы!”— ди ул шигырьләрендә дә.
Ф.Яхинның туган авылы Дүсем чыннан да очлаеп-очлаеп биеккә күтәрелгән Бакыртау, Фәркыйкыяр, Кибән, Чагыл, Саратай һәм башка тайлар-калкулыклар куенына сыенып утырган. “Сарман ягы — кыр ягы, Мөслим ягы — тау ягы”,— дигән мәкаль бар ул яклар хакында. Ул, чыннан да, шулай. Сарманга таба таулар бетә, Мөслим ягына алар бер-бер артлы калкып-күтәрелеп чыгалар. Дүсем авылын олы асфальт юл кисеп, таулардан төшеп, тауларга менеп китә. Бу авыл гүяки кырык юл чатында торадыр сыман. Юлларның берсе — Әлмәткә, икенчесе — Азнакайга, өченчесе — Мөслимгә, дүртенчесе — Сарманга, аның аша Яр Чаллы шәһәренә алып китә. Ул да шушы юллардан Казанга, укыйм да, әйләнеп кайтам дип чыгып китә. Бала вакытларыннан бирле шигырь һәм хикәяләр язганлыгы сәбәпле, аңа таныш каләмдәшләре университетка керергә киңәш итәләр. Күмхуҗ эшендә дә актив катнашуларын исәпкә алып, оештыру сәләтенә игътибар иткән район җитәкчелеге аны Авыл хуҗалыгы институтына барырга өнди, хәтта юллама да әзерлиләр.
“Мин, аттестат алуга, икенче көнне күмхуҗ паркына эшкә төштем, — дип искә ала ул.— Ул вакытта Хәсәншин Хәмзә абый монда җаваплы иде. Күмхуҗ рәисе Хөснуллинга мөрәҗәгать итсәгез, яхшырак тракторны да бирмәгәе диярәк, тиздән тракторга утырачагымны да әйтте. Бер сыйныфта, бер партада укыган күршем Расих Әгъләмов та шунда иде. Без, трактор йөртүгә хокук алу өчен, мәктәптә укыганда ук районнан килгән инспектор алдында имтихан тоттык. Паспорт бирүләренә, аны барып алырга тиеш идек. Авыл кырларын безнең тракторлар гөрелтесе күмәчәк, әле комсомол яшьләрнең удар бригадасын да оештырачагыбызны планлаштырып йөрибез”.
Әмма, шулай күмхуҗның машина-тракторлар паркында көзге кыр эшләренә әзерләнеп ремонт белән мәш килгән көннәренең берсе икән, июль ае, Ф.Яхинның дусты, күрше Түбәнләшәү авылыннан Хафизов Гөлүс аны эзләп килгән. “Казанга иртәгә китәбез, син нәрсә, укырга кермәскә булдыңмы әллә? Әйдә, көчләребезне сынап карыйбыз!”— дигән. Алар, мотоциклга гына атланып, район үзәге Сарманга киткәннәр, сәламәтлеге укырга керергә ярый дигән кәгазьләрне табиблардан тутыртып алганнар. Икенче көнне Казанга чыгып киткәннәр. Ә монда инде аттестат алуга ук укырга керергә китеп барган сыйныфташларын очратканнар. Бер-бер артлы имтиханнар башланып та киткән.
“Аларны имтихан билгеләре кайгырта, ә мин, авылымны сагынып, укырга керә калсам, нишләрмен дип кайгыра идем, — ди ул, шул вакытларын исенә төшергәндә.— Миннән башка авылда, бигрәк тә әткәй-әнкәйгә тормышны алып бару авыр булачагын белә идем. Ул вакытта әткәй, Бөек Ватан сугышын окопларда кичкәнендә тидергән суыклардандыр инде, каты авырый иде. Абый — хәрби хезмәттә, апаларым — Яр Чаллыда һәм Сарманда, сеңлем Рузилә әле мәктәп генә укып йөри, кечкенә”.
Абитуриент вакытында да ул шигырьләр язуын дәвам итә. Имтиханнарын бик яхшыга гына биреп бара, комсомол яшьләр бригадасын оештыру уйларын да исенә ала. Шул көннәрдә “Тимер төрәннәр” дигән повесть язарга ниятләп куя. Бу әсәре күмхуҗда калган дусларын сагынудан туа. Ул аны университетка кергәч яза башлый, әмма 1980 нче елда гына тәмамлый. Моңа кадәр берничә хикәя язып, редакцияләргә илтә. Аңа аларны бастырып чыгарабыз дип ышандыралар. “Ә мин чыннан да көттем. Бик көттем. Әмма икенче юлы барып, аларның язмышы хакында сорагач, әле ашыкмаска киңәш иттеләр, һичшиксез тиздән басылачагын кабат ышандырдылар, ә ахырда аларның редакциядә югалганлыгы мәгълүм булды. Чын күңелдән, бала кебек үпкәләдем. Алга таба мондый хәлләр редакцияләр өчен табигый икәнлеген белдем. Бүген дә, белмим ничек, редакцияләрдә яратып алып калган әсәрләремне югалткалап торалар. Нишлим, ачуланышып йөреп булмый бит инде”,— ди ул, күңеле кителеп.
Университетның тарих-филология факультеты комсомол комитеты аны үзенең эшенә тарта. Хәтта секретарь итәргә дә кодалап карыйлар, әмма ул, әдәби эшчәнлеген сылтау итеп, бу эштән баш тарта. Аңа комсомол комитеты бу башбаштаклыгы өчен шелтә белдерәселәрен дә әйтеп карыйлар, Ф.Яхин группа комсомол оешмасына җитәкчесе булырга гына килешә.
Аны спортка да тарталар, Авиация институтына бокс түгәрәгенә йөри, университетның регби командасына кертелә һәм көн дә диярлек шушы команданың уеннарында катнаша. Әмма боларның берсен дә үзмаксат итеп куймый. Университетның китапханәсе ябылганга кадәр уку залларында чыкмыйча укып утыра. Бу кызыксынуы аны фәнни эшкә тарта башлый. Ул, “Әллүки” әдәби иҗат түгәрәгеннән тыш, “Гыйльми җәмгыять” утырышларына йөри башлый һәм аның актив әгъзасына әверелеп китә. Студентларның фәнни конференцияләрен оештыру эшләрендә актив катнаша, аны фәнни докладлар белән Башкортстан дәүләт университеты конференцияләренә дә җибәрәләр. Ике университет студентлары арасында бәйләнешләрне оештыруда ул күп эшләр алып бара. Аның фәнни активлыгын “Мактау кәгазьләре”, призлы урыннар белән билгеләп баралар. Әдәби һәм фәнни эшчәнлеген искә алып, Ф.Яхинны факультетта татарча чыгарыла торган “Әдәби сүз” дивар газетасына баш мөхәррир итеп куялар. Ул шушы газетага үзенең каләмдәшләренең язмаларын җыеп, бастырып бара. Хәтта, шаяртып, тулай торак студентлары өчен “Милли комган” исемле кул журналын чыгару эшен дә башлап җибәрә. Бу исемдә аңа кадәр, элеккеге елларда, студентлар “яшерен” дивар газетасы да чыгарган булганнар. Ул шушы традицияне яңартып җибәрә. Үзенең язган хикәяләрен һәм повестьларын, шигырьләрен каләмдәшләренә укырга бирә. Аларның күбесе кире әйләнеп тә кайтмый, югала баралар.
Ул вакытта язган әсәрләре асылда мәхәббәт турында булган. Ул беренче курста укыганда ук бер кызга күңелен баглый. Уртак лекцияләрдә аның тирәсендәрәк булырга тырыша. Баштарак ул аның Казан кызы икәнлеген белми. “Мин аны авыл кызы дип йөрдем. Аңа багышлап шигырьләр яздым. Ул күңелемә туган ягымның табигате кебек үк кереп калды”,— дип искә ала Ф.Яхин, шул елларда язган шигырьләрен исенә төшереп.
Бу чорда язган әдәби әсәрләрендә самими авыл тормышы гына түгел, авыр һәм катлаулы мөнәсәбәтләр дә яктыртылган. Нефть төбәгеннән булу аркасында ул нефтьчеләр белән күмхуҗчылар арасындагы каршылыкны бала вакытларыннан ук күреп үскән. “Без дә монда бар идек” дигән романында (беренче вариантын икенче курска күчкәч яза башлаган) нәкъ шушыларны яза да инде. Әгәр дә “Тимер төрәннәр” повестенда Фазыл исемле егетнең хәрби хезмәттән туган авылына кайтуы, аны ничек каршы алулары һәм күмхуҗда калу-калмау мәсьәләләре белән бәйле вакыйгаларны сурәтләп, каһарманын комсомол яшьләр бригадасын оештыручы итеп тасвирласа, күмхуҗ бригадиры Сәлим абзый белән нефть эшенә киткән улы Миргалим арасында барлыкка килгән упкынның киңәя баруы, авыл тормышының борынгыдан килгән нигез ташлары таркала башлавы, тормышның һичшиксез яхшыга таба үзгәрүен халыкның төшенеп алуы хакында яза. Әгәр дә повестен ул романтик юнәлештә язган булса, бу романын реализмга кора, аны 1984 нче елда тәмамлый. 1983 нче елда язып бетергән “Гади замана” повестен шулай ук беренче курста укыган чагында ук яза башласа да, анда күтәрелгән проблемаларга кабат-кабат әйләнеп кайта. Бу әсәрендә аның күз алдында барган галимнәрнең каршылыклар белән тулы тормышы яктыртылган. Гариф Гатауллинның язмышы реалистик планда, мәдәни тормыш вакыйгалары белән бәйләнештә ачылган.
Студент елларында Ф.Яхин дистәдән артык хикәя, берничә повесть һәм роман яза. Әмма аларның кайсылары каләмдәшләре кулында кала, югала, редакцияләрдә кала, бары тик кайберләренең каралама нөсхәләре, яисә аерым сәхифәләре генә исән кала. Бүгенге көндә аның ул язмалары Татар дәүләт архивы фондларында саклана.

Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (2)
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (3)
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (4)

Яхин Булат 85 нче мәктәп, 9 нчы А сыйныфы, Казан шәһәре
  • 0
  • 23 сентября 2010, 12:50
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.