4. “Ак әбиләр догасы” китабы – халыкчанлыкның гүзәл үрнәге
Ф.Яхинның 2000 нче елда “Ак әбиләр догасы” исеме белән хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Бу китапка язучының соңгы елларда язылган хикәя-повестьлары тупланган. Мондагы әсәрләрендә ул тарихи катламнарны да ача, бүгенге тормышның барышы белән бәйле мәсьәләләрне дә кузгата. Автор аларда үткәнебезгә һәм бүгенгебезгә үзенчә бәя бирә, тормыш үзенчәлекләрен ачып бирергә омтыла.
“Ак әбиләр догасы” китабы аның иң уңышлы әсәрләр җыентыкларыннан берсе булып санала. Бу китапка хикәяләр һәм повестьлар тупланган. Һәрбер әсәр үзенең үзенчәлекле яңгырашы, искиткеч бай эчтәлеге белән аерылып тора. Әсәрләрдә укучының игътибарын җәлеп итәрлек темаларның берсе булып авыл тормышы, көнлек мәшәкатьләр тасвир ителә. Укучы әсәрләрне чын күңелдән сокланып укый һәм хәтта вакыйгалар агышында үзен, шул геройлар белән бергә, шул авыл кешесе итеп хис итә башлый. Әсәрләрдә бик күп метафоралар, сынландырулар, эпитетлар кулланылган. Шуны да әйтергә кирәк, алар барысы да тиешенчә, үз урыннарында, төгәл итеп бирелгәннәр. Әсәрләр барысы да халыкчанлык рухы белән сугарылган. Хикәя-повестьларында халык тормышы, авыл халкының яшәеше һәм дингә карашы сурәтләнә, бигрәк тә аларда диндарлык һәм Аллаһы Тәгаләгә бирелгәнлек, бөеклегендә ышану көчле. “Ак әбиләр догасы” хикәясендә дини мотивлар бигрәк тә нык чагыла. 1976 нчы елны каты корылык аркасында ачлык куркынычы яный һәм бер төркем авыл карчыклары көн дә Әүлияләр чишмәсе һәм Әүлияләр зираты исеме белән дан тоткан тау башына менеп ураза тоталар, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорыйлар. Әбиләр дүрт көн буе шулай ураза тоткач, төнлә яңгыр явып китә, шул көннән соң күктәге кечкенә генә болыт кисәге дә авылны урап узмый, аз гына булса да явымлап китә торган була башлый.
Хикәядә Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә ышанмаучы, динсез коммунист Гыйльметдин кебекләр дә бар. Алар никадәр генә реалист булмасын, фактларга гына таянып эш йөртмәсен, ак әбиләрнең догалары көчлерәк булып чыга, зарыгып көтелгән яңгыр явып, авылны ачлыктан коткара.
Шулай ук “Авыл мөгаллимнәре” әсәрендә дә дини мотивлар көчле. Рөстәм – университет тәмамлап, авылга кайткан яшь мөгаллим. Яңа тормыш башларга җыена. Аның бер генә эше дә Аллаһы Тәгаләне телгә алмыйча башланмый, эшен һәрвакыт, хәерлегә булсын, дип башлый. Шуңадыр инде аның һәр башлаган эше җиренә җиткерелеп үтәлә, авыл халкы да аны хөрмәт итә, барысы да һәрвакыт аңа ярдәмгә әзер торалар.
Бу җыентыкка кертелгән тагын да ике әсәрдә дингә ышану, Аллаһы Тәгаләгә табынуны уңай яктан сурәтләнгән булса, “Сихерче кызы” повестенда, киресенчә, Аллаһы Тәгаләгә артык табынулары аркасында Камилә һәм аның әнисенә карата авыл халкының фикерен үзгәртә. Авыл халкы аларны сихерче дип атый, алардан курка һәм хәтта төрлечә кимсетәләр дә.
Геройларның дөньяга карашлары бер-берсенекенә шактый охшаш. Күбесе – якты киләчәккә ышанучылар. “Авыл мөгаллимнәре” хикәясендәге Рөстәм бер белмәгән-күрмәгән авылга килеп урнаша, тик моның өчен һич борчылмый, чөнки барысы да үзеннән генә торганын белә ул, карлыгачлар да бит ояларын яр-кыяларда коралар. Рөстәм моны белә, үз оясын туган ягыннан еракта булса да корып, мул һәм бәхетле тормышта яшәргә, йорт-җир, каралты-кура җиткерергә тырыша, балалар үстерергә тели. Рөстәмнең укучылары да, Казанга китеп, университетка укырга кергәннәр, укытучылар булырга хыялланалар. Шул ук әсәрдәге Хәйбулла бабайны да бу тип геройларга кертергә була. Ул инде карт, ләкин шулай булса да, колхозда атчы булып эшли. Үзенә Госман карттан соң калган сбруй-дирбия сараен чиста-пөхтә тота, атларны карый, тәрбияли, аның атларны киләчәк буынга да шулай ук яхшы килеш калдырасы килә.
“Тиңсезләр гыйшкы” әсәрендәге Фазыйлә − хыялый, шагыйрь җанлы кыз. Ул да, шәһәргә китеп, университетка керергә хыяллана. Саҗидә Сөләйманова һәм Клара Булатова кебек шагыйрәләрнең әсәрләрен яратып укый, үзе дә шигырьләр яза. Ләкин әсәрдә тормышка карашлары тискәре булган геройлар да бар. Моңа мисал итеп, Фазыйләнең әтисе Гайфулланы китерергә мөмкин. Ул кызының шәһәргә китеп укырга керүен теләми, кызының авылда, үз янында калып, сыер савучы булып эшләвен тели. Аның өчен тормыш эшләүгә, тамак туйдыруга һәм йоклауга гына кайтып кала. Ул кирәкмәгәнгә дә тавыш куптара, гаиләсен рәнҗетә, шуңа да аны авылдашлары Тупас Гайфулла дип атыйлар. Фазыйләдән кала аның тагын кечкенә улы Харис та бар. Тик ул апасы кебек якты фикерле хыялый түгел, ә, киресенчә, әтисе Гайфулла кебек тупас, явыз булып үсә, мәктәптә балалар белән ачуланыша, кечкенәләрне кыйный. Ә күрше малае Зариф, киресенчә, нечкә күңелле, шагыйрь җанлы, Фазыйлә дә аны туганын яраткан кебек ярата. Аларны тормышка бертөрле карашлары бәйли. Әсәрләрдә мәхәббәт темасы да зур урын тота. Мәхәббәт – бәхетле дә, җавапсыз да, гомерлек һәм беркөнлек итеп тә сурәтләнгән.
“Авыл мөгаллимнәре”ндәге Рөстәм һәм Сәлимәнең мәхәббәте – саф, чиста, бәхетле. Алар бер-берсен ихластан сөяләр, хөрмәт итәләр, бергә булганда, алардан да бәхетле парлар юк. Янәшә булуны һәрвакыт зарыгып көтәләр, бергә яңа тормыш корырга әзерләнәләр. Рөстәмнең бер укучысы аңа гашыйк була, тик мәхәббәтенең җавапсыз калачагын белеп, үчен Сәлимәдән ала: аның дәресендә шаярып, классташларының игътибарын үзенә юнәлтә, Сәлимәгә дәрес алып барырга комачаулый. Сәлимә инде авырлы булса да, тынычлап яши алмый, чөнки иренә ышанычы кими. Бу хәлләрне белгәч, Рөстәм аны тынычландыра, чөнки ул Сәлимәсен генә сөя һәм башкалар турында хәтта уйламый да, ә Әлфиягә карашы укучы кызга булган кебек.
Әлфиянең әле бар тормышы алда – ул шәһәргә укырга китә һәм, һичшиксез, үзенә тиң ярны анда табачак.
“Тиңсезләр гыйшкы” әсәрендә сүз җавапсыз мәхәббәт турында бара. Зариф – дүртенче сыйныф укучысы, унны бетергән күрше кызын ярата, аның сылу гәүдәсе, гүзәл йөзе, нечкә күңеле белән соклана. Тик Фазыйлә генә аңа игътибар итми, аны бары энесен яраткан кебек ярата. Еллар уза, Зариф инде тугызынчы сыйныфта. Мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе булырга тиеш. Зарифның килергә теләге юк, чөнки аның Фазыйләне ире Гарифҗан белән күрәсе килми, ләкин бара. Фазыйлә ире белән килә. Аннан шигырь укуын үтенәләр. Фазыйлә һәммәсен сөендерә. Мәктәп директоры Зарифтан да шигырь укуын үтенә. Кичә ахырында Фазыйлә Зарифны биергә чакыра һәм, музыка тәмамлангач: “Зариф, мин сине яратам, Гарифҗан да синең кебек шигырьләр язса иде”, — ди. Ләкин Зариф аңа карата булган хисләрен тоймый, аның йөрәгендә салкынлык кына кала.
“Кош баласы” хикәясендә Саниянең мәхәббәте бер минутлык. Ул үзе өчен генә яши, башкаларның хисләре аны кызыксындырмый. Сания университетта бергә укыган Хәбир исемле егетне очрата; тик Хәбир аның исемен дә хәтерләми, чөнки студент чакларында Сания гел шәһәр егетләре, акчалы егетләр белән генә очраша. Хәзер очрашкач, ул, Хәбирне танып, янына үзе килә, сүз башлый, Хәбиргә үзенең хисләре турында әйтә.
Сания шул көнне юкка чыга. Ә Хәбирнең куңелен аның сихри тавышы кузгата, сулган хисләрен уята. Хәбир Санияне никадәр генә эзләмәсен, таба алмый. Күңелендәге авырлык белән яшәвен дәвам итә. Бергә йөргән урыннарын, Кабан күле буен кат-кат урый. Шундый көннәрнең берсендә ул үзенә дәшкән сихри тавышны ишетә. Әйләнеп карый, Санияне күрергә хыяллана, тик, янында күптән инде онытылган беренче мәхәббәте – Галия басып тора.
Сания – бер көн белән генә яшәүче зат, ә Хәбир, киресенчә, үзен тулысынча яраткан ярына багышлый. Гомере буе сөйгәне Галия һәм аның тормышын тулысынча үзгәрткән Сания моңа ачык мисал булып торалар. Тик Хәбирнең бу хисләре аңа бәхет алып килми, ә киресенчә, гел ут эчендә яшәргә мәҗбүр итә. Әлбәттә, кешенең тормышы, бәхете, мәхәббәте үз кулында. Кеше тормышын үзе ничек тудыра ала, шулай уздыра. Үзе теләгәнчә яши, үзе теләгәнчә ярата. Әмма болай уйлап кеше ялгыша, чөнки язмыш барыбер үзенекен эшли, ниндидер язылмаган кануннар буенча, сизелмәстән кешенең тормышы җимерелә, мәхәббәте сула, гомере өзелә. “Илаһи канун” повесте нәкъ менә шул турыда.
Җәмилә белән Җантимер – бер авылдан. Тик элек алар бер-берсенә игътибар да итмиләр. Җәмилә, каникулга кайткач, Җантимер белән дуслаша. Гомергә дә кызларны ихластан сөймәскә сүз биргән Җантимер зифа буйлы, сылу йөзле Җәмиләгә үлеп гашыйк була. Бу – язмышның аның белән уйнавы, аны сынавы һәм Җантимер бу сынауны җиңел генә уза алмый, ахырда үзенең тормышка карашын үзгәртергә мәҗбүр була. Ул хәзер чын-чынлап яр сөюче, гашыйк егет.
Аларның каникуллары бергә уза. Ялдан соң Җантимер Казанга укуын дәвам итәргә китә, ә Җәмилә исә Уфага эшкә билгеләнгән. Яшьләр аерылышуны бик авыр кичерәләр, бер-берсенә булган олы мәхәббәтләре сагышка бирешмәскә аларга ярдәм итә. Тик Җантимер белән Җәмиләнең мәхәббәтенә комачаулаучылар да җитәрлек: егет белән кызның авылыннан Сабирҗан, Җәмилә артыннан йөрүче студент егет Сибгать һәм Җантимерне электән яратып йөргән Хәлимә. Тик Җантимер белән Җәмиләнең аларга каршы торырлык көче – мәхәббәтләре бар.
Язмыш барыбер үзенекен эшли – Җантимерне Җәмиләдән тартып ала. Яшь йөрәкләр, олуг мәхәббәтләренә карамастан, тормышта бәхетле була алмыйлар.
Ә илаһи канун буенча алар әле бергә булачак, егет белән кызның җаннары барыбер очрашачак. Якты дөньяда булмаса да, күңелләре аккошка әверелеп, язмыш диңгезендә бергә йөзәчәк. Бу – илаһи канун.
“Ак әбиләр догасы” китабындагы әсәрләр романтизм рухы белән сугарылган. Ф.Яхинның хикәя-повестьларына лиризм хас, хәтта аларда шигъри яңгырашны да очратырга була. Дини мотивлар да ассызыкланган һәм сихер-тылсым кебек могҗизалар да аларга кергән.
Узган гасырның 90 нчы елларында “Август ае” дигән ике кисәкле роман язып, Ф.Яхин аның журнал вариантын “Казан утлары”нда бастыра. Бу әсәренә бәя биреп, тәнкыйтьчеләр аны, XX гасырның барлык каршылыкларын үзенә сыйдырган, дип бәялиләр.
2001 нче елда тагын шул ук ”Казан утлары” журналының 11 нче санында Ф.Яхинның “Ат уены” хикәясе басылып чыга. Әлеге хикәядә авторның әйтергә теләгән фикере, ягъни төп идеясе берничә, минемчә. Шуларның иң мөһиме – кеше бәхетенә кагылганы. Һәр кеше бәхетне үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Кеше гомере сизелми дә үтеп китә. Ләкин бу дөньядан киткәндә һәркемдә җан тынычлыгы булырга тиеш. Бу — иң мөһиме. Чөнки кешенең яшәү мәгънәсе күп очракта шуңа бәйле. Әсәрдә дә Гатауллин Шаһимәрдан, Шәкүр каракка мең сумны кайтарып, җан тынычлыгын таба бит.
“Гомернең узулары берни түгел, хәере белән үтсен! Әмма җан тынычлыгын югалту бик хәтәр нәрсә икән ул”, – ди автор.
Икенче идеяне, кыска гына итеп әйткәндә, вәгъдәгә тугры калу, дияр идем мин. Чөнки әсәрдә Шәкүр карак белән Шаһимәрдан бәхәскә керә. Шаһимәрдан Шәкүр карак алдында үз вәгъдәсендә тора. Ә хәзерге вакытта үз вәгьдәсендә торган кешеләрне сирәк очратырга туры килә.
Өченче идеясе – тормышның катлаулы булуы, аның гел уңайга гына акмавы.
Автор, тормыш булгач, төрле хәлләр була: кайгысы да, шатлыгы да, шуларны акыл белән үткәрә белергә кирәк, дип әйтергә тели. Тормыш безгә кадәр дә, хәзер дә, бездән соң да шулай булган, булачак, дигән идея әсәрнең буеннан-буена ачыла.
Әдәбият күгендә һәр чорның үз йолдызлары кабынып тора. Аларның кайберләре берара яналар да сүнәләр, югалалар, әмма кайберләре, халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әвереләләр. Әнә шундый сүнми торган йолдызларның берсе булып, Ф.Яхин да татар әдәбиятында үзенә урын алды. Ул “язучы” дигән бөек исемгә лаек булды. Ә язучы булу өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз максатыңа тугрылык кирәк.
Язучылар: “Минем тормышым – минем әсәремдә. Әсәрләр үзләре сезгә сөйләп бирерләр”, — диләр. Чын язучының тормышын, шәхси үзенчәлекләрен аның иҗатыннан аерып алып күз алдында китерүе кыен. Әнә шулар рәтенә Ф.Яхин да керә. Әсәрләреннән чыгып, без аның үз йөзен күрәбез. Халыкның күңелен яулап алган икән, димәк, Фәрит Яхин – чын язучы, чын галим.
ЙОМГАК
Ф.Яхинның тормышы үз чоры әдипләренекеннән әллә ни аерылып та тормый. Иҗат үзенчәлекләренә килгәндә, ул бүгенге көндә танылган татар әдипләреннән берсе санала.
Әдипнең дөньяга карашы үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында формалаша. Бу дәвер илебез тарихында торгынлык һәм үзгәреш чорлары буларак билгеле. Сәяси каршылыклы фикерләр күпләрне кыен хәлдә калдыра. Ф.Яхин да мондый авырлыклар аша җиңел генә үтмәгән, билгеле. Аларны гадел бәяләргә, чишәргә омтылу әдипнең чын иҗат йөзе булып тора. Бигрәк тә шигъриятендә ул ачык чагыла. Катлаулы хис тоемнар аша шагыйрь тормыш хакыйкатен ача. Моның өчен аңа дөнья фәлсәфәсен яхшы белүе дә ярдәм итә. Ф.Яхинның шигырьләрен, поэмаларын укыганда, катлаулы уй- тойгыларга биреләсең, тормыш ваклыклары читтә кала, гүяки хакыйкатьнең үзе белән очрашасың.
Милләтне, туган телне, илне-ватанны ярату хисе, аларга соклану тойгысы күңелләрне ныгыта, җанны рухландыра. Ф.Яхинның әсәрләренә халыкчанлык хас. Тарихны да, бүгенге көнне дә белеп, ачык аңлап иҗат итә. Кайсы вакытта уйлап та куясың: ул киләчәкне дә хатасыз күз алдына китерәдер сыман.
Узган гасырның туксанынчы еллар башында Ф.Яхин дини темаларга язылган әсәрләре белән халык алдында дан казанды. Бигрәк тә “Пәйгамбәрләр тарихы”, “Иман” китаплары рухларыбызны яңартуда төп рольне уйнадылар. Алар бүгенге көндә дә Ислам дине һәи Ислам фәлсәфәсе хакындагы әсәрләрдән халык арасында зур кызыксыну белән укылучылар, һаман да әһәмиятләрен югалтмадылар.
Ф.Яхинның чәчмә әсәрләре шулай ук зур кызыксыну белән укылалар. Аның “Август ае” романы үткән гасырның туксанынчы елларында җәмгыятебез кичергән катаклизмнарны гади кешеләр тормышы аша, аларның язмышына бәйле төгәл ачып бирә.
“Ак әбиләр догасы” хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы әдипкә тагын да зуррак мәртәбә алып килде. Андагы чәчмә әсәрләр иҗтимагый гаделсезлекне тәнкыйтьләүгә корылганнар.
Ф.Яхинның иҗаты киң һәм тирән агышлы олы елганы хәтерләтә. Тормышта нинди генә катлаулы мәсьәләләр очрамасын, аларның чишелешен әдипнең әсәрләреннән табабыз. Аның геройлары гаделлек яклы, тормыш дөреслеге өчен көрәшәләр, катлаулы вакыйгалар алдында югалып калмыйлар, рухи көчкә таяналар.
Бүгенге көн татар әдәбияты киң кырлы, тирән эчтәлеккә ия. Әдипләр әдәби иҗат белән генә чикләнмиләр, сәясәткә дә, фән эшенә дә тартылалар. Бу – сөенечле күренеш. Аларның туктаусыз үзгәрүчән тормыш алдында җаваплылыкны үз өсләренә алырга, катлаулы каршылыклы мәсьәләләрне чишәргә омтылышлары куанычлы күренеш. Димәк, әдипләребез сүздә генә түгел, хакыйкатьтә дә чын каһарманнар. Ф.Яхин − филология фәннәре докторы, профессор. Аның гыйльми хезмәтләре аерым сөйләүне сорый.
Әдәбиятыбызның алга таба үсеше өчен җаваплылык яңа, яшь буыннарга күчә килә. Өлкән әдипләр безнең һәммәбезгә киләчәктә дә эшебездә һәм тормышыбызда өлге булып торалар. Аларның әсәрләре дөрес һәм гадел яшәү идеяләренә хезмәт итә.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. Ф.Яхинның әдәби әсәрләре һәм хезмәтләре исемлеге:
1. Пәйгамбәрләр тарихы. – Казан: Татар кит. нәшр., 1992. – 144 б.
2. Татарская литература в периодической печаты Уральска (1905-07гг.).—Казань: Татар. кн. изд., 1992. – 175 с.
3. Иман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 208 б.
4. Иман. – Казан: Иман, 1995 – 208 б.
5. Сөекле ханымнар күрке: Хәрамнан саклану, яки Энҗеләр нуры. – Казан: “Казан” җурналы китапханәсе, 1993. – 39 б.
6. Могҗизалы ел фасыллары: Балалар өчен әкият-поэма. – Казан: “Казан” җурналы китапханәсе, 1994. – 62 б.
7. Төрки мәүлидин-нәби: Мөхәммәд пәйгамбәр хакында касыйдәләр / Текстларны әзерләүче. – Истанбул: YILDIZ, 1993. – 41 б.
8. Никах (кануннары). – Казан: Рух, 1993. – 71 б.
9. Хәзрәти Мәрьям Ана / Текстны әзерләүче. — Казан: Заман, 1993. – 24 б.
10. Олуг пәйгамбәр (Беренче китап). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 192 б. 11. Олуг пәйгамбәр (Икенче китап). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 160 б.
12. Гүргә кадәр сакланган сөю: Шигырьләр һәм поэмалар.– Казан: Заман, 1995.– 224 б.
13. Таңга кайту: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Иман, 1996. – 252 б.
14. Ислам дине нигезләре. – Казан: Раннур, 1997. – 288 б.
15. Төшлек: Төшләрне юрау китабы. – Казан: Раннур, 1997. – 352 б.
16. Хис керфегемдә күз яшең: Шигъри әсәрләр җыентыгы. – Казан: ТГЖИ, 1998. – 431 б.
17. Сайады Таһир-Зөһрә (Бабахан дастаны): “Юлдаш” китапханәсе / Тәрҗемәче.— Казан: Ранур, 1998. – 192 б.
18. Пәйгамбәрләр. Фәрештәләр. Ахирәт. – Казан: Раннур, 1999. – 368 б.
19. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: Трилогия. – Казан: Раннур, 1999. – 575 б.
20. Ак әбиләр догасы: Хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 255 б.
21. Бакырган китабы: XII–XVIII йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре / Текстларны әзерләүче, искәрмәләрне төзүче. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 240 б.
22. Хуҗа Әхмәт Яссәви. Хикәятләр / Текстларны әзерләүче. – Казан: Иман, 2000. – 246 б.
23. Суфи Аллаһияр. Собател–гаҗизин (Гаҗизләргә терәк) / Тәрҗемәче. – Казан: Иман, 2000. – 156 б.
24. Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология. – Казан: ТДГИ, 2000 – 268 б.
25. Мифтахетдин Акмулла. Шигырьләр / Төзүче, астөшермә тәрҗемәләрне башкаручы, искәрмәләр һәм мәкалә авторы. – Казан: ТДГИ, 2001. – 96 б.
26. Этик шигърият: XX йөз башы / Текстларны әзерләүче һәм төзүче. – “Мәктәп китапханәсе”, Т.IV. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 463 б.
27. Сайади. Бабахан дастаны. Борынгы текстны әзерләүче. – “Мәктәп китапханәсе”, Т.XI. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 447 б.
28. Суфи Аллаһияр. Собәтел-гаҗизин (Гаҗизләргә терәк) / Борынгы текстны әзерләүче, тәрҗемәче. – “Мәктәп китапханәсе”, Т.XII. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 398 б.
29. Әхмәт Яссәви. Хикмәтләр / Борынгы текстны әзерләүче. — “Мәктәп китапханәсе”, Т.XXIII.— Казан: ТаРИХ, 2003.— 383 б.
30. Урта гасырлар татар әдәбияты: Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология. — Казан: Раннур, 200З. — 416 б.
2. Ф.Яхин турында кайбер хезмәтләр исемлеге:
1. Айбулат Р. Бер үзе биш кешене алыштыра… — Мәгърифәт.— 1998.— 23 май.
2. Әгъләм М. Денсезме мин, динсезме?..— Ялкын.— 1993.— №12.— Б. 26-27.
3. Мулланурова Р. “Тәгәрәпләр китте йөрәгем...”— Сөембикә.— 1996. — №4. — Б. 14-15.
4. Сафина Н. “Бер тауда ун чишмә” челтери. – Шәһри Казан. – 1992. – 29 апрель.
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (2)
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (3)
Фәрит Яхин иҗатында халыкчанлык һәм гуманизм (4)
Яхин Булат 85 нче мәктәп, 9 нчы А сыйныфы, Казан шәһәре
Фәнни җитәкче: әйдәп баручы укытучы Мөхәммәтҗанова Ф.Һ.
Казан 2004
КДУның 200 еллыгына багышланган Н.И.Лобачевский исемендәге V Идел буе укучылар фәнни конференциясе
Секция: татар әдәбияты
Фәнни-тикшеренү хезмәте
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.