Г. Исхакый турында уйланулар

Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Шул вакыт эчендә 55 әсәрен китап итеп бастырып, 500 ләп мәкаләсен язып өлгергән, һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.
Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә. Тормыш искиткеч катлаулы нәрсә. Аның арбасыннан төшеп калмас өчен, күпме ихтыяр көче, күпме тырышлык кирәк. Хәтта сине тормыш арбасыннан тибеп төшерсәләр дә (безнең илдә андый язмышка хөкем ителгәннәр бик күп), кабат сикереп торып, аякка баса алу бары тик көчле шәхесләргә генә хас түгелмени?
Гаяз Исхакыйны да татар халкының тарихыннан сызып ташларга теләгәннәр. Исемен дә әйтергә ярамаган заманнар булган, ләкин чиста намуска кер кунмый, диләр бит. Г. Исхакый милләтебезнең акылы, намусы булып калган һәм ул бер дә тапланмаган. 60-70 елларда татар мәктәпләрендә укыган әти-әниләребез сөйләвенчә, ул елларда әдәбият дәресләрендә Г. Исхакый турында бернинди дә мәгълүмат бирелмәгән, әсәрләрен уку түгел, исемен дә белмәгәннәр. Әнә шундый юллар белән халык хәтерен юк итәргә тырышсалар да, халыкның укымышлы катлавы үзенең Исхакый кебек бөек затларын онытмады. Тыелган китапларны төрле юллар белән табып, кулдан-кулга йөртеп, Г. Исхакый әсәрләре белән таныша тордылар алар. (Лена Гайнанова. Сикәлтәләр аша. “Шәһри Казан”. 1991 ел, 30 гыйнвар саны.)
90 елларда, ниһаять, Исхакый исеме халыкка кайтты. Аның исемен, әдәби мирасын кире кайтару, әлбәттә, җиңел булмагандыр. Бу өлкәдә армый-талмый эшләгән Л. Гайнанова, И. Нуруллин, Һ. Мәхмүтов һ.б. галимнәребезгә зур рәхмәтлебез. Хәзерге чор балалары Г. Исхакый әсәрләрен укый алулары белән бик бәхетле. Әдәбиятыбызның тулы бер чоры торгызылу татар халкы өчен дә, тугандаш төрки халыклар өчен дә бәяләп бетергесез олы бүләк булды. Шуннан башка әдәбиятыбыз тарихы бик тә ярлы булыр иде. “Г. Исхакыйның мирасын күзаллагач, күп дистә еллар буена әдәби дөньябызның ятим, ничә буын укучының зур рухи байлыктан мәхрүм торуына күңелне үкенү, әрнү хисе били,” – дип яза Л Гайнанова алда әйтеп үтелгән “Сикәлтәләр аша” мәкаләсендә.
Г. Исхакыйның тормышын, иҗади эшчәнлеген күбрәк аңлау өчен, аны якыннан белгән һәм аның идеяләре белән таныш булган көрәштәш дусларының истәлекләре белән танышу да әһәмиятле. Шулар арасында С.Рәмиев, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Җ. Вәлиди һ.б. исемнәр белән бәйле булганнарын әйтеп китәргә була. Истәлекләр бу бөек шәхеснең характерын, милли җанлылыгын, җиңелмәс көчен, төп максатларын аңларга ярдәм итәләр. Ф. Әмирхан халык бәхете өчен көрәшүче Г. Исхакыйда милләтнең бөек шәхесен күрә һәм аның турында иң җылы фикерләрен әйтә: “Гаяз үзенең әдиплегендә,… бөтен мәгънәви хәятында сүнә белми торган бер ялкыннан… гыйбәрәт бер мөхәррир… Гаяз табигатендәге вә Гаяз рухлы кешеләр, мәгыйшәтләре (яшәешләре) тәэмин ителгән кешеләрдән көнләшүдән бигрәк, аларны кызгану белән мөбтәля (мәшгуль) булалар.” Әйе, Г. Исхакый беркайчан да байлыкка омтылмаган, бай яшәүчеләрдән көнләшмәгән. Югыйсә, төрле илләрдә газеталар чыгара алган бөек мөхәррир, чит илләрнең хөкүмәтләре тарафыннан да ихтирам ителгән акыллы сәясәтче һәм оста язучы әллә нинди байлыкларга да ия була алыр иде. Тик милләтенең азатлыгы мәсьәләсен, шуның өчен янып-көрәшеп яшәүне бернинди байлыкка да алыштырмаган ул. Гомеренең ахыргы елларын ярлылыкта үткәрсә дә, ул соңгы сулышын алганда да милләте турында уйлаган.
Милләт! Аның өчен күпме кан-яшь түгелгән. Милләт өчен яу чапканнар, милләт өчен сөлектәй ир-егетләр башларын салганнар. Г. Исхакый да милләте өчен яшәгән, аның бер генә проблемасын да игътибарсыз калдырмаган. Кайсы гына әсәрен алып карама, аның алдан күрүчәнлегенә шаккатасың. Киләчәктә милләт анасы булачак хатын-кызларыбызның, замана шаукымы йогынтысына эләгеп, фәхишәлек юлына басулары да (“Кәләпүшче кыз”, “Теләнче кыз”), катнаш никах мәсьәләләре дә (“Ул әле өйләнмәгән иде”), илебез тарихының моңарчы беркем тарафыннан сурәтләнмәгән чоры да (“Олуг Мөхәммәд”), үзе турында уйлаудан бигрәк, милләтебезнең киләчәк яшәешен кайгырткан олы йөрәкле, матур холыклы хатын-кызларыбыз да (“Остазбикә”), урыс колониализмының татар милләтенә китергән афәте дә (“Зөләйха”), милли тәрбиянең генә, мәхәббәтне саклап, чын гаилә төзергә мөмкинлек бирәчәге (“Көз”) һәм башка бик күп проблемалар аны битараф калдырмаган. Мин Г.Исхакыйны милләтебезне һәртөрле афәттән саклап калырга теләгән калкан сыман хис итәм. Ул безне кисәтергә теләп, милләтебезнең юкка чыгу куркынычы алдында торуы турында да язып чыккан. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре үз вакытында милләтебезнең акыллы затларын уйланырга мәҗбүр иткән. Исхакыйны хөрмәт иткәннәр, аны күпләр үрнәк шәхес дип санаганнар. “Сүнә белми торган ялкын” дигән исем нәкъ аңа туры килә. Ялкынын сүндерми сакларга аңа халкын ярату, аны бәхетле итәргә теләү ярдәм иткән, көч биргән. Аның көрәштәшләре дә, язган әсәрләре дә, яшәү рәвеше дә шул турыда сөйли.
Г. Исхакый үз максатына, хыялларына беркайчан да хыянәт итмәүче, ничек кенә эзәрлекләсәләр дә, үз юлыннан чигенмәүче нык ихтыярлы көрәшче булган. Шундый мисал китерү дә җитә. Башта Петербургта, ә 1914 елдан Мәскәүдә яшәгән чакта ул “Ил” газетасын чыгара. Бер җирдә газетаны ябулары була, Исхакый аны икенче урында чыгара башлый. Әле кайда диген, патша хөкүмәтенең борын төбендә үк бит. Бүген кайсы язучыбыз, курыкмыйча, Россиянең үзәк шәһәрләрендә газеталар чыгарып (сүз “Кәеф ничек?” кебек газеталар турында бармый), милләте өчен әнә шулай эшләп йөри ала. Димәк, Исхакый курку белмәс чын көрәшче булган. Үзе чыгарган газетада Рус хөкүмәтенең колониаль планнары турында фаш итеп язудан да курыкмый ул. 1915 елда патша хөкүмәте әзербайҗаннарга каршы әрмәннәрне котыртып, аларның милли азатлык хәрәкәтен бастырмакчы була. Г.Исхакый моны газетасында фаш итә, хөкүмәтнең планнары да өзелә. Дөрес, нәтиҗәсе Исхакый өчен дә әйбәт булмый: “Ил” газетасы ябыла. Ул шул урында туктап калса, Исхакый да булмас иде. 1916 елда Мәскәүдә “Сүз” дигән яңа газета чыгара башлый. Аның беренче саннарында ук Төркестан мөселманнарын бастырырга җыенган генерал Куропаткин фаш ителә. Исхакый тагын җиңеп чыга, әлбәттә, “Сүз” ябыла, әмма ул көрәшүдән туктарга җыенмый.
1917 ел. Барлык мөселманнарны берләштереп, үз дәүләтләрен – “Идел-Урал”ны төзү хыяллары белән рухланып яши ул. С.Максуди, И.Алкин, З.Вәлиди һ.б. белән бергә төркиләрнең бәйсез дәүләтен төзү өчен көрәш башлана. Уфада Милли мәҗлес эшли, иреклеләрдән милли армия төзелергә әзер. Ләкин татарлар арасында бердәмлек булмау барын да харап итә. М.Вахитов һәм большевиклар ягына чыккан башка татар революционерлары Ленин сәясәтен хуплыйлар, Исхакый тарафдарлары исә аларга ышанмыйлар. Икегә бүленү аркасында ирекле дәүләт төзү хыяллары тормышка ашмый кала. Исхакыйны эзәрлекләү башлана.
Шул елларда (1917) ул туган авылы Яүширмәгә кайта, тик бу аның соңгы кайтуы икәнен ул үзе дә белмәгәндер, мөгаен. Сүз остасы булып танылган артист Фәйзи Йосыпов ул вакыйганы хәтерендә калдырган булган. Г. Исхакый мәктәпкә килә һәм балалар белән танышып йөри. Ул кечкенә Фәйзигә, аның иптәшләренә Г. Тукай, Ф. Әмирхан китапларын бүләк итә, ә аннан соң балаларга Тукай турында сөйли. Исхакыйның авылдан китүе турында Ф. Йосыпов болай дип искә ала: “Гаяз абзый борылып, авылны бик озак карап торды. Бик нечкә күңелле кеше булгандыр, күзенә яшьләр тулды, тагын ак яулыгын алып, күз яшьләрен сөртте… “Белер хәл юк. Йә кайтырмын, йә кайтмамын, хушыгыз,” – диде дә Гаяз абзый китте.” (Ф. Йосыпов. Г. Исхакый турындагы истәлекләр, “Ялкын” журналы, 1998 ел). Исхакый шул минутларда да милләте, аның киләчәге – балалары турында уйлаган: аның үтенүе буенча туганнан туган энесе Хәсән Исхакый (1922 елда Югары Советта эшли, 1937 елда репрессиягә эләгә һәм атыла) Фәйзине Казанга алып килә һәм укырга урнаштыра.
1919 елда туган иленнән чыгып киткән Исхакый бүтән әйләнеп кайтмый. Бүген без моңа сөенәбез дә әле, чөнки илдә калган булса, аның Сталин режимыннан котыла алуы икеле. Чит илләрдә яшәгәндә ул һаман да милләте өчен борчыла, мөһаҗирлектә берсеннән-берсе гүзәлрәк әсәрләрен иҗат итә. Милли оешмаларны бергә туплап, Сталин режимына каршы көрәшү өчен, ул “Прометей клубы” оешмасын төзи (1920-1930). 1933 елда ул читкә таралган татарларны берләштерү эшен башлап җибәрә. Бертуктаусыз милләтен уйлап яшәгән Г. Исхакыйны татарның таркау булуы, үз арасындагы каршылыклар, тартышлар бик борчыган.”Нинди бәхетсез милләт без,” – ди торган иде ул,” – дип язган аның турында төрек язучысы Мирхуҗа Әрәле – Салихов “Мюнхенга сәяхәт” исемле язмасында. Бу таркаулык аны шулкадәр борчыган ки, хәтта көчле авыру вакытында да ул эмигрантлар белән очрашып, аларны дөрес юлга өндәп йөргән.
Төрек язучысы М. Ә. Рәсүлзадә “Аркадашым Гаяз” истәлегендә Исхакыйны борчыган тагын бер нәрсә турында искә ала. Татарларның урыслашуы һәм моның бик тә аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуы турында ачынып сөйли торган булган ул. Татар милләтен саклап калу мәсьәләсе аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Күп мәртәбәләр ул татарларның “уңган, акыллы, укымышлы, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур милләт” булуы һәм аның “тигез хокуклы булып дөньяга килүе, шул хокуклар нигезендә яшәргә тиешлеге” турында язган. Нинди зур ышаныч белдергән ул үз халкына. Безгә бу ышанычны акларга кирәк һәм милләтебезнең киләчәге турында уйлаудан һич тә туктарга ярамый.
Халкын Г. Исхакый кадәр яраткан, милләтенең киләчәге өчен аның кадәр борчылган, көрәшкән тагын кем бар? Кайсы милләттә бар шундый бөек зат? Исхакый кебек изге шәхесе, яклаучысы булган милләт мескен була алмый. Без, яшьләр, моны онытмаска тиешбез.
35 ел гомерен читтә уздырса да, Г.Исхакый төрекләшмәгән, үз телендә сөйләшүне алга куйган. Туган иленә кайта алмаячагын да бик яхшы аңлаган ул. ”Үз мәмләкәтемдә булсам, тагын да әйбәтрәк әсәрләр биргән булыр идем,” – ди ул үләренә өч көн кала кызы Сәгадәткә. Әйе, туган илен өзелеп сагынган Исхакый. Чит илдә басылып чыккан китабының беренче битенә юкка гына ул халык җырын язып куймагандыр.
Һавадагы ак болыттан:
– Син кайдан? – дип сорадым.
Ак болыттан тамчы тамды,
Керфекләрем чыланды.
Һавадагы аккошларга
Эндәшергә кыймадым, –
Тамып калган каурыйларын
Мин тезләнеп җыйнадым.

Никадәр тирән сагыш, никадәр үкенеч бар бу юлларда.
Бөтен гомере буена татар халкының бәхете өчен көрәшкән Г. Исхакый безнең өчен изге зат булып кала. Аның әсәрләрендәге һәр фикер йөрәкләребезгә уелып калырга тиеш. “Сүнә белми торган ялкын”ны алга таба да сүндермичә саклау безнең бурычыбыз булырга тиеш.

( Г.Исхакыйның туган көнендә өлкән сыйныф укучылары һәр ел
саен 8-9 нчы сыйныф укучылары алдында чыгышлар
ясыйлар. Бу чыгышларны туплап, бер гомуми доклад рәвешендә
укучыларыбыз игътибарына тәкьдим итәбез. Чыгышларның
Г.Исхакый биографиясенә караган өлешләре төшереп
калдырылды.)

Г. ИСХАКЫЙНЫҢ тууына 131 ел тулуга багышлана
Тарихны тормыш яза. Син дә үз өлешеңне яздырырга онытма!
Г.Исхакый



Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 21:16
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.