Класстан тыш эшләр (Яшь укытучылар өчен ярдәмлек)

Телевизор: син, мин...(класс сәгате).

Максат. Бүгенге көндә телевизорның кеше тормышындагы ролен реаль ачыклау:
• аның көнкүрештә тоткан урынын билгеләү, файдалы һәм зарарлы якларын күрсәтү;
• аң- белем алу, тәрбия, гомумкультурны үстерү юнәлешендә телевидениенең әһәмияте нәрсәдә икәнен төшендерү,; Татарстан телевидениесе ,, “Татарстан – Яңа гасыр” ачык акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән якыннанрак танышу.
Җиһаз. Телевидение программалары, мөмкин булса Россия күләмендә чыга торган газета- журналлар ( “ ТелеСемь” кебегрәк), Татарстан телевидение хезмәткәрләре, дикторлар турында материаллар тупланмасы яки стенд, “Сәхнә” журналы ( №2, 2004 ), видеоязмалар һ.б.
Бу темага класс сәгате үткәрү кирәк, дип уйлыйм. Барлык классларда үткәрсәң дә ярый.
Чөнки безнең балалар телевизор карый һәм аны караү тәртибен, культурасын белми.
Узган уку елында “Укытучы укыта, укучы укымый. Нәрсә эшләргә?” дигән темага педсовет утырышы үткәргән идек. Педсоветка кадәр, укучылардан анкета алдым. Анкетада мондый сораулар да бар иде: -Телевизор карыйсыңмы? Аеруча нинди тапшыруларны яратып карыйсың? — Дәресләр өчен, белемеңне тулыландырырдай нинди тапшырулар беләсең һәм карыйсың? — Татарстан телеканалын тоташтырганың бармы? Кайсы тапшырулары ошый? Сорауларга җавап бирүдә 79 укучы катнашты (5- 11 класслар).
Нәтиҗәләр артык куанычлы түгел. Әлбәттә, телевизор карамаган бер генә укучы да юк.
— Аеруча нинди тапшыруларны яратып карыйсың?- дигән сорауга 10лап укучы “Новости”,“Время”ны атаган, түбәнрәк класс укучылары мультик карауны өстенрәк күрә, малайлар исә боевик, “ужас”ка мөкиббән, кызлар сериаллар карау белән мавыга, шоу- бизнеска корылган тапшырулар караучылар берничә, шулай ук эстрада концертларын караучылар шактый.
— Дәресләр өчен, белемеңне тулыландырырдай нинди тапшырулар беләсең, карыйсың?- дигән сорауга 3укучы ОРТ каналыннан бара торган “живая природа”, 7 укучы “ Вокруг света”, 15 ләп укучы “Кто хочет стать миллионером? “, 2=3 укучы “Умники и умницы”,
20ләп укучы Кусто командасы турындагы, 2 укучы “ Кумиры” тапшыруын атаган.
Татарстан телевидениесенә караган тапшырулардан концерт язмалары, сериаллар ошый икән берничә укучыга. – Анда русча тапшырулар күбрәк бит,- дигән сылтау табалар Шундый- шундый тапшырулар бара. Әллә бер дә карамыйсыз? Фәлән артист яки алып баручының шундый тапшыруын карамыйсызмыни?- дигәч,-ә-ә, -дип куялар. Димәк, балаларыбыз рәттән карый телевизорны, рәтләп карамый. Хәтта авыл җирендә дә көн- төн телевизор каршында гына утырган балалар да бар ( аеруча каникул һәм ял көннәрен-дә). Ел саен үткәрелгән медицина тикшерүләре балалар сәламәтлегенең елдан- ел начарлануын күрсәтә (болай дип язып куйдым да ,”политик” хата ясамадыммы дип уйлап алдым). Балалар арасында сколиоз, күз күременең начар булуы, неврастение, сүлпәнлек кебек авырулар арта бара. Әле безнең мәктәптә спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге бик яхшы куелган. Җиңел атлетика, чаңгы спорты, волейбол, татарча көрәш буенча безнең укучылар алдынгылыкны бирмиләр. Ә шулай да…
Югарыда санап үтелгән авыруларның арта баруында телевизор, видео, компьютерларның да өлеше бардыр. Шунлыктан, бу турыда укучыларгә даими аңлатып торырга, телевизор карау культурасы тәрбияләүгә дә игътибар итәргә кирәк. Тәкъдим ителәчәк класс сәгате югары класслар өчен. Хәтта аны 9-11 нче классларны берләштереп тә үткәрергә мөмкин. Класс сәгатенә физика укытучысын да чакырырга була.
Берничә плакат яки тактага берничә цитата язып куярга мөмкин. Мәсәлән,” цивилизация кирәкмәс нәрсәләрнең берөзлексез туплануы, җыела баруы ул “( Марк Твен).” (“ Сәхнә” №2, 2004). “Мин әйткән иде диярсез, телевидение генетик үзгәрешләргә китерәчәк. Безнең күзләребез зураячак, ә маңгайларыбыз кирәк булмау аркасында акрынлап юкка чыгачак”. ( П. Чаевски, кино- телесценарист, АКШ ). Космополит кем ул?
Класс сәгатен шагыйрь Ф. Яруллинның “ Сәрби әби “ шигыре белән башлап җибәрергә мөмкин.
Сәрби әби.
Сәрби әби телевизор карый,
Кич җиттеме утырып диванга:
— Тагын шушы ыштансызлар икән,-
Дип әйтә ул балет булганда.-
Хөкүмәт тә исәр икән инде,
Биегәнгә акча бирә, ди,
Җырлап- биеп йөрүчеләр хәзер
Күбәйделәр шуңа күрә, ди.
Футболын да карый, хоккеен да,
Вакыты күп – нигә жәлләсен!
-Өрлек кебек ирләр шар суга ,- дип
Сүгә= сүгә карый һәммәсен.
Операларны да калдырмый ул,
Һичнрсәгә түгел битараф:
— Бугазларын болай ерта- ерта
— Акыралар икән ни карап?
… Сәрби әби шундый кеше инде,
Бөтенесен сүгә, пырдымсыз.
Ләкин үзе тик бер генә көн дә
Тора алмый телевизорсыз.
Укытучы. Өйе, Сәрби әби кебек беребез дә телевизорсыз тора алмыйбыз хәзер. Телевизорсыз бер генә кеше дә юктыр хәзерге заманда. Кайчандыр телевизор ( 70 нче еллар башында) сирәк кешедә генә иде, аеруча авыл җирләренлә.
Беренче телетапшырулар 1936 нчы елда Лондонда оештырыла. Бу яңа төр техника үсешен сугыш туктатып, тоткарлап тора. Телевизор, телевизион тапшырулар безнең илдә 30 нчы еллар азагында барлыкка килә. Мәсәлән, беренче даими электрон теле- тапшырулар Мәскәү һәм Ленинградта 1938, 1939 нчы елларда башлана. 1940 нчы елда сатуга беренче электрон телевизор чыга. 1954 нче елда Мәскәүдә төсле телевизор эксперимент үтә. 1959 нчы елда Татарстанда беренче телетапшырулар башлана. 1962 нче елда СССР да космик телевидение барлыкка килә.
Дөньяда иң биек телебашня – Останкино телебашнясы ( Мәскәү ,1967). Аның биеклеге-533м ( антеннасыннан башка ). 11 урында Торонто( Канада) телебашнясы-550м ( антеннасы белән).
Телевизорны башта халык, яратып, “ зәңгәр экран” дип атады. Чынлап та, кич белән, утлар сүндереп телевизор караучылар тәрәзәсеннән зәңгәр төс сузыла. Ә хәзер халык телевизорны “ кара тартма” дип атый башлады. Ни өчен? Фикерләр тыңлана.
Укытучы .”- Мин ул телевизорны “ черный ящик” дип атар идем. Үзенең кара энергиясе белән баш миен шулпаландыра! Китап укысаң, алай түгел бит менә.” (“Сәхнә”,№2, 2004).
Китап уку белән телевизор карау арасында аерма бармы? Булса- нинди?
Укытучы.”Сәхнә” журналыннан өзек укый: “Балаларны боза бит ул телевизор, яшьләрне боза, — диде миңа очрашудан соң бер авыл агае. Ниләр генә күрсәтмиләр.Балалар бозыла бит шуны күреп. Кешене тилертә бит ул”.( З. Хөснияр).Сезнең Даллес һәм аның программасы турында ишеткәнегез бармы? Даллес – Америка стратегы. 1945 нче елдабезнең ил сугышны җиңү белән тәмамлады.Әмма икенче Бөтендөнья сугышыннан соң АКШ Советлар Союзына салкын сугыш ача. Аларның максаты СССРны таркатып, илне юк итү була. СССРның беренче һәм соңгы президенты М.С. Горбачев ярдәмендә алар моңа ирештеләр. 1945 нче елда Даллес менә нәрсәләр яза:
— Сугыш бетәр, барысы да тегеләйме- болаймы тиешле юлына төшәр, көйләнер һәм без бөтен көчебезне, булган бар нәрсәбезне, барлык алтыннарыбызны, матди куәтебезне совет халкының башын әйләндерүгә, аларны җүләргә сабыштыруга тотачакбыз.
— Әдәбият, театр, кино- һәммәсе кешенең иң түбән хисләрен сурәтләячәк һәм данлаячак. Кеше аңына секс, көчләү, садизм, хыянәт- бер сүз белән әйткәндә һәртөрле әхлаксызлык тудыру һәм төйгечләү белән шөгыльләнәчәк.
— Ерткычлык, оятсызлык һәм ялган, эчкечелек һәм наркомания, бер-береңнән хайваннарча курку, читенсенә белмәү, хыянәт, халыклар арасында дошманлык- боларның барысын да без оста һәм шома чәчәчәкбез һәм болар барысы да гөрләп чәчәк атачак.
— Без кешеләрне балачактан, яшүсмер чактан тотынып эшкәртәчәкбез, Төп игътибарны һәрвакыт яшьләргә бирәчәкбез, аларны таркатачакбыз, бозачакбыз, аздырачакбыз, Без алардан шпионнар, космополитлар ясаячакбыз. Без моны нәкъ шулай эшләячәкбез.
Димәк, без Даллес программасының корбаннары булып барабыз.
Укытучы өчен. Кем ул Даллес? – Джон Фостер Даллес- АКШның иң реакцион политик эшлеклесе (1888- ?).Республикачылар партиясе члены булган. Америка империализмының бөтендөнья хакимлегенә омтылуын яклаучы иң актив бер вәкиле. Профессиясе буенча – адвокат. Нью –Йорктагы иң эре адвокатлар фирмасы башлыгы булган. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Маршалл һәм Ачесон белән бергәлшәп “ Маршалл план” төзүдә катнаша.”Салкын сугыш” идеологларының берсе. “ Илне куәтле кораллы көчләр тоту белән бәйле йөкне тартырга мәҗбүр итү өчен, анда сугыш чорындагы психологик хәлгә якын эмоционапь атмосфера тудырырга кирәк. Читтән сугыш куркынычы яный дигән күзаллау булдырырга кирәк”.( Дж. Даллес).
Даллес –НАТО блогын оештыручыларның берсе. 1950-52 елларда дәүләт советы секретареның киңәшчесе. Космополитизмны яклый, аны пропагандалый.(“БСЭ”, 13 том,1952, 308 бит).
Телевизордан Даллес программасын тормышка ашыру, аеруча, Мәскәү каналлары аша, җиренә җиткереп алып барыла. Сез Мәскәү телевидениесенең ничә һәм нинди каналларын беләсез? Фикер алышу.
Укытучы өчен. Бүгенге көндә Үзәк телевидениенең 13 каналы даими эшли.
“ Первый канал”:127000, Мәскәү, Ак. Королев урамы, 12.
“Руссия”: 115162, Мәскәү, Шабловка,37.
“НТВ”:127000, Мәскәү, Ак. Королев,12.
“ Культура”:123995, Мәскәү, Малая Никитская,24.
“Спорт”: 113162, Мәскәү, Шаболовка,37.
“ТНТ”:129972, Мәскәү, Трифоново,57, кв,3.
“СТС”:123298, Мәскәү, 3-я Хорошевская,12.
“RYN Т V”:119847, Мәскәү, Зубов бульвары, 17.
“ТВЗ”:129515, Мәскәү, АК. Королев ур.,4/4.
“Муз. ТВ”: 127427, Мәскәү, Ак. Королев ур.,19.
“МТV”:115093, Мәскәү, 1-й щ иповский переулок,1.
“7 ТВ”:127427, Мәскәү, АК. Королев ур.,19.
“ ТВц”:115184, Мәскәү, Зур Татар ур.,33. Бу адреслар Үзәк телевидениегә хат язарга теләүчеләр өчен дә. ( “Юлдаш” газетасы кушымтасы “Дулкын”, №28, июль, 2004).
Укытучы. Дөньядагы нинди эре телекомпанияләр турында ишеткәнегез бар? (Американың “ Си- Би- Эс” компаниесе,”Си-Эн- Эн”- Англия һ.б.).
Укытучы. Татарстан телевидениесенең нинди каналларын беләсез? Нинди тапшырулар
бара, ниндиләрен яратып карыйсыз? Телевидение дикторларыннан кемнәрне беләсез? Фикер алышу.( “ Татарстан”, “Яңа гасыр -ТНВ”, “Эфир”).
Безнең Түбән Табын урта мәктәбе берничә ел дәвамында”Мирас” программасы нигезендә эшли.Мәктәптән һәм класстан тыш чаралар шушы программага нигезләнеп үткәрелә. Дәресләрдә дә “Мирас” программасы актив кулланыла.
“Мирас” программасының максаты: балаларда, яшь буында халкыбызның үткәненә, бүгенгесенә ихтирам, милли горурлык хисләре, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гореф- гадәтләргә, халык педагогикасына, аның тәрбияви роленә басым ясау.
“Мирас” программасы өч юнәлеш, өч буынга бүленә:
1 буын.“Без яшь мирасчылар”( бу юнәлеш белән башлангыч класслар эшли).
1 класс- “Без әкият яратабыз”.
2 класс -“Уйнап- көлеп, җырлап-биеп яшик әле ел буе”( халкыбызның җырлы- биюле уеннарын өйрәнү).
3 -4 класс- “Кайда, ничек, кайчан булган? ( бәйрәмнәр, йолалар, гореф- гадәтләрнең тарихын, килеп чыгышын, әһәмиятен өйрәнү).
11 буын.“ Без тарихта эзлебез”.
5 класс” Нәсел агачы- шәҗәрәңне беләсеңме?”
6 класс-“ Йортлары яңа булса да, минем авылым борынгы ( туган авыл, туган як тарихын өйрәнү).
7класс-“Безнең халык үзенең чишмәләрен “изге” сүзен кушып саклаган”( авылның, туган төбәкнең микротопонимикасын өйрәнү).

111 буын.”Татар халкы тарихы”.
8 класс. “Яшь галимнәр” (халкыбызның атаклы тарихи шәхесләре Атилла, Кубрат хан, Кодрак хан, Алмыш хан, Идегәй, Сөембикә һ. б. турында мәгълүмат туплау, өйрәнү)
.9класс-“ Утта янмас, суда батмас халкым бар”( халыкның күңел бизәкләрен, һөнәр, шөгыльләрен өйрәнү).
10 класс- “И газиз туган телем”( татар теле, аның тарихы ,җәмгыятьтә тоткан урыны, тел турында атаклы шәхесләрнең язмаларын, шигырьлрәр,өйрәнү, тел галимнәре турында материаллар туплау).
11класс-“Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла...”( чит илләрдә, чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тормышлары, иҗат эшчәнлеге, милләт өчен куйган хезмәтләре белән танышу).
Алга таба 11 класслар өчен “Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла” темасына караган “Мин яшим әле”( ) дигән класс сәгате үрнәге (үрнәк дип әйтергә яраса) тәкъдим ителә. Ул атаклы биюче Рудольф Нуриевка багышлана.Конкурс шарты буенча, “Сәхнә “ журналы файдылынырга тиеш иде. Мин “Сәхнә” журналының№2 дә ( 2004) басылган “Мин яшим әле” ( авторы Марсель Галиев)
язмасына таяндым.
Мин тәкъдим итәчәк класс сәгате 40-45 минутка исәпләнгән.

“Мин яшим әле”- класс сәгате.

Максат. Татар халкы, аның атаклы шәхесләре белән танышуны дәвам итү; милли горурлык хисләре, патриотизм тәрбияләү; җирсү, сагыну хисләренң чит җирләрдә тагын да көчәюен аңлату;”Шәхес һәм җәигыять”, аның кеше язмышындагы ролен төшендерү; балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә, үз фикерләрен дәлилләп әйтә белергә өйрәтү…
Җиһазлау.”Чит илләрдә яшәүче татарлар”- стенд.
“ Оча торган татар”- Р. Нуриевка багышлана.
“ Кайда күпме татар яши?- стенд.
Дөнья картасы, магнитофон язмалары, мөмкин булса,” Еще раз о Нуриеве”,”Штрихи кпортрету” дигән фильм фрагментлары ( видеотасмада).

Җырчы А. Галимов башкаруында “Мин дә сибелгән татар”… ( Ф. Гыйззәтуллина сүзләре)җырының язмасы яңгырый. Җырны дәрескә, ягъни класс сәгатенә звонок булыр алдыннан, укучылар урнашкан арада тыңлатырга була. Класс сәгате шагыйрь Гәрәй Рәхимнең “Синдер татар кешесе” шигырен бер укучының сәнгатьле укуы яки магнитофон язмасында сәнгать осталарының берсе башкаруы белән башланып китә.
Укытучы. Әйе, безнең татар кайларда гына яшәми, кайларга гына сибелмәгән, чәчелмәгән? Язмыш җилләре аны Рәсәй дигән империянең бер ягыннан бер ягына, төрле дәүләтләргә, кыйтгаларга тараткан. Ләкин татар кешесе кайда гына яшәсә дә югалып калмаган. Хезмәт сөючән, карусыз, тырыш, әхлаклы, батыр булуы, талантлы, сәләтле булуы белән аерылып торган. Туфан Миңнуллинның Ә. Еники иҗаты турындагы бер язмасында мондый юллар бар:” Әмирхан Еникидә нинди генә татарлар юк… әмма мине иң сокландырганы- “Чикерткә”дәге татарлар. Ишан кыяфәтендәге шәкерт һәм аның мөриде булып кыланган хәлфә турында әкият ител кенә сөйләнгән хикәядә үз татарымны таныйм мин. Утта янмас, суда батмас татарымны күрәм. Бу әкәмәт дөньяда чарасызлыктан аптырап калганда, инде бетте, дигәндә дә җаен тапкан татарымны очратып куанам “. Әйе, татар халкы яшәүчән, кайда да югалмый торган халык ул.
2002 нче елгы халык саны мәгълүматлары буенча, татарлар Россиядә II урында (1урын- руслар,II урын татарлар, III урын- украиннар). Татарстанда шуның 1 млн. 800меңе генә. Татарлар Россия Федерциясе һәм элеккеге с оюздаш республика илләренең 80 нән артык регионында таралып яши. Татарлар чит илләрдә дә көн күрәләр. Мәсәлән, Финляндиядә 800 дән артык татар бар.Америка, Австралия, Төркия, Германия, Япония, Кытай, Швеция, Норвегиядә дә яши татарлар.Алар бу илләргә төрле елларда, төрле сәбәпләр белән килеп чыкканнар (бәхет эзләп, сугыш чорларында әсирлеккә эләгү, аеруча 1917 нче елгы Октябрь инкыйлабын кабул итмәүчеләр күпчелекне тәшкил итә). “Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла” стендына күзәтү ясарга була. Анда Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Адилә Айда ( С. Максудиның кызы), Сәгадәт Чагатай ( Г. Исхакый кызы), Азаде- Айша Рорлих, Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар, Надир Дәүләт, Софья Гобәйдуллина, Ирек Мөхәммәдов, Роальд Сәгъдиев, Гата Камский, Вил Мирзаянов, Нурия Измайлова, Мәсгүдә Шәмсетдинова һ.б. турында мәгълүматлар булырга мөмкин.
Укытучы. Соңгы елларда, Россиядән, галимнәр,әдәбият- сәнгать әһелләре, спортчылар арасында чит илләргә, аеруча, АКШ ка китү күзәтелә. Нишлисең бит, балык та тирәнне, кеше рзхәтне эзли. Үз илендә хезмәтенә тиешле бәяне ала алмаган, иҗатка тулы мөмкинлекләр тудыра алмаган, сәләтле ватандашларына ихтирам һәм игътибар булмаган илдә олтан булып яшәгәнче, чит илләрдә солтан булып яшәүне кулайрак күрәдер алар. Элегрәк, совет чорында да, булды андый китүчеләр.Без бүген читкә сибелгән шундый татарларның берсе белән танышып китәрбез.
— Оча торган татар!
— Чыңгыз хан токымы!
— Руди! Руди!- дип үкерә Аурупаның тамаша заллары (“Сәхнә” №2,2004, 4нче бит).
Кем турында сүз бара? Димәк, бу сүзләр балет биючесе Рудольф Нуриев турында. Аның турында” балет биючесе” дип кенә әйтү урынсыз кебек. – Нуриев- супермен!
Нурив – дөнья йолдызы, дөньяны шаулаткан, үзенең биюе белән таң калдырган атаклы биюче ул.
.
Бер укчы өзек укый( “Сәхнә,№2, 4 бит).” Зал шаша. Рудольф Нуриев үзенә табынган хатын-кызлар ыргыткан кулъяулыкларны, перчатка ише әйберләрне кагып кына төшерә.Горур, тәкәббер идол, аның вәкарь белән мыскыллы елмаюы тамашачыны юләрләндерә.Антик каһарман, илаһи гәүдә торышы, башның ыспай куелышы, утлы күз карашы… хатын- кызлар һуштан язалар.”
Укучы.Ленинградның атаклы Киров театры биючесе, 1961 нче елдан Франция гражданы, берничә ел эчендә бөтен Ауропаны аяк астына салган, үз- үзен аямыйча эшләп дан казанган, Парижның югары зәвыклы тамашачысын, аягүрә басы п, ярты сәгать буе алкышлар дәрәҗәгә җиткергән ( бу вакыйга Гиннесның рекордлар китабына кертелә), Лондонның Король театры… соңрак Парижның “Гранд-Опера “театрын җитәкләгән, Ауропада ике дистәдән артык ел эчендз әкияти байлыкка ирешкән ( мәсәлән, Кариб диңгезендә Сен- Бартелеми, Урта диңгездә Ли- Галли ут — рауларын сатып ала; Париж, Нью –Йоркта затлы фатирлар, Лондонда- йорт, Монте- Карлода ранчо- виллалар, Пенсильвания штатында(АКШ) ранчо, бер-берсе генә дә миллионнарча доллар торган картиналар, кыйммәтле җиһазлар...) татар егете Рудольф Нуриевның кендек каны кайда тамган, нинди ана дөньяга китергән аны, шундый легендар шәхескә әверелүенең юл башы кайда?
Укучы.”Гадәттә кешенең туган авылы яисә шәһәре була. Миңа язмыш юлда туу кебек сирәк очракны әзерләп куйган. Әнием Кызыл Армия сафларында политрук булып хезмәт итүче әткәм янына барырга чыккан. Үзе белән ул өч апамны- Роза, Резеда һәм Лиданы да иярткән. Шулай итеп мин,1938 нче елның март аенда, Иркутск белән Владивосток арасында юлда, лоезда туганмын.”( Р. Нуриевның Парижда чыккан китабыннан).
Укучы.Р. Нуриевның әнисе Фәридә апа- Казан кызы, ә әтисе Хәмит абый- Башкортстан татары. Бөек Ватан сугышы башлангач, Фәридә апа, дүрт баласын ияртеп, Уфага күченеп кайта. Хәмит абый исә, хәрби кеше буларак, сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә. “ Әнием безне- дүрт баланы ачтан үтермәс өчен, өйдәге барлык әйберләрне дә сатарга булды. Әтиемнең киемнәре, ястык –мендәрләр, урындыклар, тегү машинасы һәм башка шуның ише әйберләр базарга чыгарылды.Өйдә тик бер радиоалгыч кына сатылмыйча калды. Аннан еш кына музыка тапшыралар, без исә музыкасыз яшәүне күз алдына да китерә алмый идек. Радио миңа серле зур дөньяга чыгу өчен тылсымлы бер тәрәзә кебек иде. Музыканы артык бирелеп ярату минем биюгә булган һәвәслегемә дә тәэсир иткәндер. Биюгә гашыйк иткән беренче кеше- Роза апама мин гомер буе рәхмәтлемен”,- дип яза Р. Нуриев үзенең истәлекләрендә. Әйе, кечкенәдән бик тә хәрәкәтчән, тере малай була ул. 4-5 яшендә “Әпипә”гә өздереп бии, 6 яшендә хореография түгәрәгенә йөри башлый. Әмма һөнәри белемне, биюче өчен, шактый соңарып алырга туры килә аңарга.17 яшендә Ленинградның А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесында укый башлый.Әрәмгә үткәргән елларын кире кайтару өчен ашыга: күп укый, өйрәнә, кирәк санамаган лекцияләргә бөтенләй йөрми. Мәскәүнең Зур театрындагы балет дәресләренә барып кайткалый. Россиянең бөтен балет мәктәпләре конкурсында ул могҗиза күрсәтә. Шунда ук аңа мәртәбәле театрлардан чакыру килә, әмма ул Ленинградныи Киров театрын сайлый. Рудольф үзен бәйсез тота. Өстән басым ясауны яратмый, иҗат иреген кысу белән килешә алмый. Яшь артистларның индивидупльлеген яклап бәхәсләр куптара.”Безнең (ягъни татарлар) тамырларыбызда кан тизрзк ага дип әйтимме, кай ягыбыз беләндер без руслардан аерылыбрак торабыз. Ата- бабаларыбыз күчмә кабиләләрдән булгангамы, әллә инде башка сәбәлтән, татарларның холкы бөтенләй үзгә. Бер яктан, борынгы җайдаклар кебек, кырыс халык, икенче яктан исә күңелебез артык нечкә”,- дип яза ул.
Укучы.1961 нче ел. Ленинградның С. М. Киров исемендәге опера- балет театры Франциядә гастрольдә. Р. Нуриевның труппада бердәнбер йолдыз икәне әллә каян күренә. Парижның сәнгатькарләре аны урап алалар. Бөтен совет кагыйдәләрен бозып, Нуриев төнге Парижда күңел ача, рәхәт чигә. Аның бу тәртибе турында Мәскәүгә яшерен донослар китә.
Балет труппасы Лондонга китәргә тиеш, ә Нуриевка билет Мәскәүгә алынган. Бу- 1961 нче елның 16 июне.Парижның Ле- Бурже аэропортында хушлашу бара. Илгә кайткан очракта үзен ниләр көтәсен аңлаган Рудольф хәлиткеч карарга килә.Нуриевка янәшәдә генә ике француз полициясе инспекторы басып тора. Ул алар янына ыргыла һәм, дулкынланудан тыны бетеп:” Мин монда калырга телим”,- дип кычкыра. Көнбатыш матбугаты моны “Азатлыккы сикерү” дип, ә совет пропогандасы исә” Ватанга хыянәт итү” дип бәяли. Ленинград суды аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Соңрак:-Нишләп Советлар Союзын ташлап киттегез?”- дигән сорауга ул болай дип җавап бирәчәк:
— 1961 нче елда күңелем сизде-кичекмәстән качып котылырга кирәк. Югыйсә, бу дөньяның Сергеевлары ( Киров исемендәге опера- балет театрының ул вакыттагы баш балетмейстры) мине изеп ташлаячак, Себергә олактырачак, биюдән мәхрүм итәчәк, башыма җитәчәк. Шундый халәттә идем мин…
Укучы.Шуннан соң Р. Нуриевның даны барча континентларга тарала. Ул
балет сәнгатендә моңарчы булмаган, берәүнең дә хыялына кермәгән яңа мәктәп булдыра: ул ир- егетләр ролен калку итеп алгы планга чыгара.Аны дөньяның бик күп театрлары чакырып торалар, хәтта, бер тапкыр биюенә 50 мең доллар түләгән чаклар да була. “Тумыштан килгән дәрт, дөртләүчән сикерешләр көче, аның бөтен сәхнә буйлап һәм чын мәгънәсендә сокландыргыч, грандиоз, илаһи пируэтлары, биюче үзенең партнерын сыгылмалылык һәм киеренкелек белән “чорнап “ алганда аның эчендәге сәер чаткы- болар барысы да гадәттән тыш нәрсәләр иде. Тамашачылар үзләренең кәнәфиләреннән сикереп торалар иде”(Нью- Йорк, “Ньюсуик” журналы). Аның искиткеч биюен лрезидентлар, корольләр караганнар. Аның хакында күпме китаплар язылган, кинофильмнар төшерелгән.

Татар халык җыры “ Сагынам” яңгырый.

Укучы. Илледән узгач, кешедә үз тамырларына тартылу, кан кычкыруы башлана, диләр. Гомере буе чит-ят җирләрдә яшәп, олыгайган көнендә туган ягына кайтып төшкән берәүдән авыл агайлары сораганнар икән:- Я туган, чит җирләрдә бик күп йөрдең. Чит җирләрдә ниләр бар? Теге кеше тәмәкесен тирән итеп суырган да:
— Чит җирләрдә, дигән, сагыну бар.
Дөнь яның фани байлыгы сагыну хисен баса аламыни? Р. Нуриев та әнисе, туганнары белән күрештерүне үтенеп, СССР җитәкчеләренә ничә тапкырлар мөрәҗәгать итә, ләкин юкка… Ниһаять, дәрәҗәле илләрнең президентлары үтенә торгач, 1988 нче елда аңа 72 сәгатькә( 3 тәүлек) туган илгә кайтып килергә рөхсәт итәләр.Бары ике шәһәргә: Ленинград һәм Уфа- дуслары, туганнары, әнисе янына.
“Әнкәй, синең куллар”(Г, Ильясов көе) язмада яңгырый.
Унбиш яшьлек кызлар кулына да
Алыштырмам ,Әнкәй, кулыңны.
Шул кулларың белән тагын бер кат
Иркәләче, әнкәй, улыңны.
Укучы. “Хыянәтче” улы өчен күпме йокысыз төннәр кичергән, махсус органнар тарафыннан туктаусыз эзәрлекләнгән Фәридә ханым бу еллар эчендә тән һәм җан сәләмәтлеген җуйган була инде. Авыру ана улын күрә дә, күрми дә...” Әни мине танымады”… Бу – Рудольф Нуриевның бәгырь авазы.

Мөслим районы мәгариф бүлеге
Методик кабинет
Мөслим, 2005
Төзүче: Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы
  • 0
  • 23 сентября 2010, 14:03
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.