Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен биремнәр
1нче өлеш
А1. Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә?
1. тәэсир, кагыйдә, яңгыр, бию
2. Бармак, сәгать, китап, икмәк
3. Әни, юрган, яшел, көянтә
4. Яшьлек, болыт, тоз, бау
А2. Кайсы рәттә борын авазлары бирелгән?
1. [б], [п],[м]
2. [м],[н],[ң]
3. [ж],[ч],[җ],
4. [д],[т],[л]
А3. [ү] сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез
1. иренләшкән, озын, алгы рәт сузыгы
2. иренләшкән, озын, арткы рәт сузыгы
3. иренләшкән, кыска, алгы рәт сузыгы
4. иренләшкән, кыска арткы рәт сузыгы
А4. Кайсы рәттәге сүзләрдә рәт гармониясе саклана?
1. китап, галим, шагыйрь
2. кеше, чират, нарат
3. болыт, күгәрчен, сәгать
4. риза, мөгаллим, насыйхәт
А5. Кайсы рәттә дөрес аңлатма бирелә?
1992нче елда…
1. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан законы кабул ителде
2. «Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасына кул куелды
3. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һхм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы законы» кабул ителде
4. «2004-2013нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» кабул ителде
А6. Кайсы рәттәге кагыйдә о,ө хәрефләренең язылышына туры килә?
1. о,ө хәрефләрен кайда ишетәбез шунда язабыз
2. о,ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк
3. о,ө хәрефләре тамыр сүзнең беренче иҗегендә генә языла
4. Югарыда дөрес җаваплар бирелмәгән
А7. Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез
1. кон-фе-рен-ция, бо-лыт, әм-ма
2. кон-фер-ен-ция, бол-ыт, әмм-а
3. кон-фер-ен-ция-я, бо-лыт,ә-мма
4. кон-фе-рен-ци-я, бо-лыт,әм-ма
А8. Классташлар тиз арада уртак фикергә килделәр җөмләсендә классташлар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез
1. исем сүз төркеменә карый, күплек санда, баш килештә
2. бер класста укучы балаларны атый
3. тамыр, сүз ясагыч, модаль кушылмалардан тора.
4. җөмләдә ия булып килә
А9. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган
Сезне уйлап йөрәгем яна
1. Сезне
2. уйлап
3. йөрәгем
4. яна
А10. Синонимик рәтне табыгыү
1. типография, китапханә, нәшрият
2. яшьтәш, туташ, чакматаш
3. елау, үксү, балавыз сыгу
4. матур, гүзәл, кызыл
А11. Кайсы рәттә фразиологик әйтелмәләр бирелгән?
1. күз төшү, сүз кату, баш ию
2. киек аулау, тал песие, утын яру
3. кот очу, ут йоту, рух төшү
4. авызга су кабу, сүзсез калу, җир җимерелү
А12.Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес күрсәтелгән?
1. бүлмә (бүл-)
2. урмандагылар (урмандагы-)
3. көрәксез (көрәк-)
4. эшләделәр (эшләде-)
А13. Сүз ясагыч кушымчалар кайсы төркемдә бирелгән?
1. -ып, -еп, -гач, -гәч, -ганчы, -гәнче
2. -лата,-ләтә,-дай,-дәй,-ча,-чә
3. -ны,-не,-га,-гә,-ка,-кә
4. -у,-ү,-ырга,-ергә
А14. Колхоз, драмтүгәрәк, КДПУ сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?
1. сүзләргә кушымчалар өстәү юлы белән
2. сүзләрне кушу юлы белән
3. сүзләргә яңа мәгънә өстәү юлы белән
4. сүзләрне кыскарту юлы белән
А15. Авылдашларны сүзенең мәгънәви кисәкләргә бүленешен күрсәтегез
1. а-выл-даш-лар-ны
2. авлдаш-ларны
3. авыл-даш-лар-ны
4. авыл-дашла-рны
А16. Икенче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз
1. китабы
2. укыдың
3. синең
4. күлмәге
А17. Хәзерге заман сыйфат фигыльне табыгыз
1. укый-укый яза
2. тегә торган машина
3. барачак юл
4. машина тегә
А18. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез
Зәңгәр күктә кояш балкый
1. кимлек
2. артыклык
3. чагыштыру
4. гади
А19. Шак-шак сүзе нинди сүз төркеменә карый
1. ымлык
2. кисәкчә
3. аваз ияртеме
4. теркәгеч
А20. Кем, нәрсә, нинди алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез
1. билгесезлек
2. сорау
3. билгеләү
4. зат
А21. Әни белән сөйләшү сүзтезмәсенең бәйләүче чарасын күрсәтегез
1. килеш кушымчасы
2. сүз тәртибе
3. тартым кушымчасы
4. бәйлек
А22. Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез
Мин яратам сине, тормыш!
1. тойгылы
2. хикәя
3. өндәү
4. сорау
А23. Җөмләнең төрен билгеләгез
Ул белә иде: кояш чыгышта матур, кош — очышта, кеше юмартлыкта матур (М.Х.)
1. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
2. катнаш кушма җөмлә
3. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә
4. иярченле кушма җөмлә
А24. Кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләнең мәгънәсе ягыннан төрен билгеләгез
Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә шул (Җ)
1. иярчен ия җөмлә
2. иярчен аергыч җөмлә
3. иярчен урын җөмлә
4. иярчен вакыт җөмлә
А25. Иярчен ия җөмлә баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?
1. парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ни ияртүче теркәгече, көттерү интонациясе ярдәмендә
2. мөнәсәбәтле сүзләр, иялек килеше ярдәмендә
3. мөнәсәбәтле сүзләр, әйтерсең, диярсең теркәгеч сүзләре ярдәмендә
4. барлык чаралар ярдәмендә дә бәйләнә ала
А26. Бирелгән җөмләдә җәя эчендә нинди тыныш билгесе куелырга тиеш
Әйтергә теләгән сүзем ( ) кешеләр стандарт түгелләр. (Ф.Х.)
1. кискен каршы кую интонация, шунлыктан сызык куела
2. санау интонациясе, шунлыктан өтер куела
3. көттерү паузасы, шунлыктан ике нокта куела
4. тыныш билгесе кулмый
А27. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез
Юк( ) кояшым ( ) мин беләм ( ) син батмагансың мәңгегә. (Г.Т.)
1. өтер, өтер, ике нокта
2. ике нокта, өтер, сызык
3. өтер, өтер, өтер
4. өтер, өтер, нокталы өтер
А28. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән?
Ә сез ( 1) печән кибәннәре (2) биек аяклы (3) кара (4) ахак (5) күзле (6) беркатлы поши малайларына (7) кызларына бездән (8) сәлам әйтегез
1. 4,5,6,8
2. 1,2,3,7
3. 2,5,6,7
4. 1,3,5,7
А29. Фәнни стильгә хас җөмләне күрсәтегез
1. Ул көнне авыл көтүе бик соң кайтты
2. Әйтәсе килгәннем шул: без бу якларга әйләнеп кайтырбыз әле
3. Мәгънә төсмерләре белән охшаш сүзләрне синонимнар дип атыйлар
4. Очрашу башланып 7 минут үтүгә, безнең команда алга чыкты
А30. Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?
Без сезне 22 июньдә булачак чыгарылыш кичәсенә чакырабыз.
1. матур әдәбият стилендә
2. рәсми стильдә
3. публицистик стильдә
4. фәнни стильә
Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.
Кадерлеләрнең кадерлесе
1)Кеше олыгая, җитлегә барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара.2)Ул тормыш юлында укытучының нинди эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә.3)Тирә-якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод-фабрикалар!4)Үәрберсендә укытучының хезмәте бар, чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән.5)Шуңа күрә укытучы — һәркемнең күңел түрендә.
6)Укучылар никадәр югары үрләсәләр, укытучы да шулхәтле югары күтәрелә.7)Беренче космонавт Юрий Гагаринны да укытучысы хәреф танырга өйрәткән.8)Аннары Гагарин белән бергә, аның күңел түрендә, укытучы да галәмгә, йолдызлар дөньясына күтәрелгән.9)Җирдә һәрбер көннәр кадерле, кирәкле.10)Тормышта һәр һөнәрнең алыштыргысыз урыны бар.11)Бу һөнәр яхшы, тегесе начар дип әйтеп булмый. 12)Мәсьәләне алай куярга ярамый.13)Мәктәптә укытучың сиңа аны төшендерәчәк.
А31. Кайсы җөмләдә стилистик синонимнар кулланыла?
1. 8
2. 9
3. 5
4. 4
А32. Кайсы җөмләдә тиңдәш кисәкләр сурәтләү, сәнгатьлелек чарасы буларак кулланыла?
1. 6
2. 13
3. 5
4. 3
2нче өлеш
В1. 3нче җөмләдәге парлы сүзләрне язып ялыгыз
В2. 7нче җөмләдән рус теленнән кергән сүзне яязып алыгыз
В3. 2нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне язып алыгыз
В4. Сан сүз төркеме булган җөмләләрнең саннарын арта бару тәртибендә күрсәтегез
В5. 1-4нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләләнең санын күрсәтегез
В6. 6-13нче җөмләләрдән составында иярчен күләм җөмлә булган җөмләнең санын
В7. Тиңдәш хәбәрләре булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез
В8. Зат алмашлыклары кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез
3нче өлеш
С1. Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз
Текст нәрсә турында? Автор нинди хисләрне тасвирлый? Сез авторның фикерен хуплыйсызмы?Үзегез нәрсәләр өстәр идегез
Язмагыда текстның эчтәлеге таләп иткән тел-сурәт чараларын да кулланыгыз.
күрсәтегез
Автор работы
Хайбуллина Зубарджат Габделхаковна, учитель татарского языка и литературы, МОУ Усалинской СОШ Мамадышского района РТ, с.Усали
Скачать:
www.rusedu.ru/detail_10437.html
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.