Татарский язык

1. Мәктәптә әдәбият укытуның максаты –
а) татар әдәбияты тарихы һәм теориясенә караган бөтенлекле күзаллау булдыру;
б) әдәби әсәр анализларга өйрәтү;
в) әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү;
г) укучыларга әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, күнекмәләр формалаштыру.

2. Уку–укыту методы –
а) дәрестә укытучы һәм укучыларның бергәләп максатка ирешү юлы;
б) дәрестә кулланыла торган алымнар;
в) укытучы һәм укучыларның бергәләп эшләве;
г) дәрестә башкарыла торган эш төрләре.

3. Дәрестә укучылардан изложение яздыру –
а) эвристик методка;
б) аңлату–күрсәтү методына;
в) тикшеренү методына;
г) репродуктив методка мөрәҗәгать итүне сорый.

4. Уку–укыту эшенә дәрес төп форма итеп кайчан кайтарылган?
а) 1905–06;
б) 1918;
в) 1922;
г) 1932.

5. Е.Н.Ильин ул –
а) дәрескә таләпләр җыелмасы эшләгән методист;
б) укытучы–новатор;
в) педагогика дәреслеге авторы;
г) язучы.

6. Дәрес структурасы дигәндә –
а) дәрес өлешләренең урнашу тәртибе;
б) дәрес максатлары;
в) дәрес эзлеклелеге;
г) план–конспект күздә тотыла.

7. «Россия Федерациясендәге гомум белем бирү концепциясе» түбәндәге технологиягә нигезләнә:
а) хезмәттәшлек педагогикасы;
б) үстерелешле укыту технологиясе;
в) проблемалы укыту;
г) Рәхимов технологиясе.

8. Монографик дәрес –
чор әдәбиятына күзәтү ясау;
а) язучы иҗатын җентекләп өйрәнү;
б) бер әсәргә тирәнтен анализ ясау;
в) укучыларның чыгышларын һәм докладларын тыңлау дәресе ул.

9. Сюжет ул –
а) әсәрнең эчтәлеге;
б) әсәрдә сурәтләнгән хәл–вакыйгалар яки геройларның үсеш–үзгәреш тарихы;
в) каршылыкларның чишелүе;
г) вакыйгалар катламы.

10. Х сыйныфта сочинениенең күләме –
а) 3–4;
б) 4–5;
в) 5–6;
г) 6–7 бит булырга тиеш.

11. А.Әхмәдуллин җитәкчелегендә төзелгән Ү–ҮШ сыйныфлар программасы нинди принципка нигезләнә?
а) хронологик;
б) эстетик;
в) әхлакый;
г) тарихи–эстетик.

12. Татар әдәбиятын укыту методикасы кайчан формалаша?
а) Х1Х йөзнең беренче яртысында;
б) Х1Х йөзнең икенче яртысында;
в) ХХ йөз башында;
г) 1950–60 елларда.

13. Татар әдәбиятын укыту методикасыннан беренче хезмәтне кем язган?
а) К.Насыйри;
б) С.Кукляшев;
в) Г.Ибраһимов;
г) Г.Лотфи.

14. Татарларда татар әдәбияты дәресләре кайчан укытыла башлый?
а) Болгар чорында;
б) Х1Х йөздә;
в) ХХ йөз башында;
г) 1917 елдан соң.

15. Татар әдәбиятыннан беренче хрестоматия ничек атала?
а) «Яңа кыйраәт»;
б) «Әдәбият дәресләре»;
в) «Энҗе бөртекләре»;
г) «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре».

16. 1940–50 елларда татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә әйдәп баручы методистлар кемнәр?
а) Г.М.Әдһәмова һәм А.Г.Әминев;
б) Х.Бәдигый;
в) Г.Халит һәм И.Нуруллин;
г) Г.Лотфи һәм Ш.Сайкин.

17. 1970–80 елларда татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә әйдәп баручы методистлар кемнәр?
а) Г.М.Әдһәмова һәм А.Г.Әминев;
б) Ә.З.Нигъмәтуллин;
в) Г.Халит һәм И.Нуруллин;
г) Ф.Мусин һәм А.Әхмәдуллин.

18. Кайсы жанр лирик төргә карый:
а) шигырь;
б) хикәя;
в) нәсер;
г) мәсәл.

19. Кайсы жанр лиро–эпик төргә карый:
а) повесть;
б) баллада;
в) газәл;
г) робагый.

20. Кайсы иҗат юнәлеше(методы) белән язылган әсәрләрдә гадәттән тыш сурәтләнгән характерлар гадәттән тыш хәлләргә куела:
а) реализм;
б) романтизм;
в) классицизм;
г) символизм.

21. Кайсы төшенчә жанр төре атамасы булып йөри:
а) роман;
б) фарс;
в) комедия;
г) мәсәл.

22. Кайсы әсәр тартмалы композициягә мисал булыр?
а) М.Болгари «Нәһҗел–фәрадис»;
б) К.Насыйри «Әбүгалисина»;
в) Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»;
г) «Тутыйнамә».

23. Тәнкыйди реализм агымы (методы) үрнәген билгеләгез:
а) Г.Камал «Безнең шәһәрнең серләре»;
б) К.Насыйри «Әбүгалисина кыйссасы»;
в) З.Һади «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы»;
г) М.Акъегет «Хисаметдин менла».

24. М.Кашгарыйның «Диване лөгате–төрк» хезмәте кайсы төркемгә карый:
а) рун язулы истәлекләр;
б) уйгур язулы истәлекләр;
в) гарәп язулы истәлекләр;
г) төрки телле истәлекләр.

25. Рун язулы истәлекләр ничәнче гасырга карыйлар:
а) ҮП–ҮШ;
б) 1Х;
в) Ү;
г) Х1.

26. Алтын Урда чорының шигъри ядкәре:
а) Котб «Хөсрәү вә Ширин»;
б) Мәүла Колый«Береккәннәр сыйфаты»;
в) «Ырк битиг»;
г) Мөхәммәдьяр «Нуры содур».

27. Кол Галинең туган елы:
а) 1183;
б) 1186;
в) 1271;
г) 1233.

28. Гарәп, фарсы, төрки шигырь төзелеше:
а) гаруз;
б) бармак;
в) газәл;
г) канун.

29. Г.Кандалыйның “Тотынышып кулың кулга...” шигырендә төп тема:
а) хәзрәт белән абыстайның гаилә тормышы;
б) яшәештәге гаделсезлекне фаш итү;
в) мулланың үз мәнфәгатен генә кайгыртып яшәве;
г) мәхәббәткә мәдхия уку.

30. Беренче реалистик проза әсәре авторы:
а) З.Бигиев;
б) Ф.Кәрими;
в) К.Насыйри;
г) М.Акъегет.

31. Г.Исхакыйның «Мөгаллим» драмасында халыкчылык идеяләрен гәүдәләндергән герой:
а) Галия;
б) Салих;
в) Садыйк;
г) Габдулла.

32. Ф.Әмирханның кайсы әсәрендә «Бозыкларны төзәтү» җәмгыяте турында сүз алып барыла:
а) «Хәят»;
б) «Фәтхулла хәзрәт»;
в) «Шәфигулла агай»;
г) «Татар кызы».

33. Ф.Әмирханның социалистик җәмгыятькә шарж итеп язылган әсәре кайсы:
а) «Габделбасыйр гыйшкы»;
б) «Картайдым»;
в) «Урталыкта»;
г) «Шәфигулла агай».

34. М.Фәйзинең «Кызганыч» драмасында төп геройлар:
а) Хәлил һәм Галиябану;
б) Заһид һәм Гәүһәр;
в) Шакир һәм Мәгърүфә;
г) Гыйсмәт һәм Гөлшат.

36. Әлеге исемлектә артык булган дүртенче герой:
а) Надир;
б)-Галиябану;
в) Сәрвәр;
г) Исмәгыйль.

37. Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында төп тема:
а) мәхәббәтнең үлемсезлеге;
б) мәхәббәт һәм җаваплылык;
в) яшьлек хатирәсе;
г) мәхәббәт һәм хезмәт берлеге.

38. Автобиографик характердагы әсәр:
а) “Болганчык еллар” (М.Галәү);
б) “Идел” (Г.Рәхим);
в) “Шагыйрьнең алтын приискасында” (М.Гафури);
г) “Тирән тамырлар” (Г.Ибраһимов).

39. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклына беренче булып урнаштырылган, тоткынлык чоры иҗатының идея-эстетик үзенчәлеген билгеләүче шигырь:
а) “Кичер, илем!”;
б) “Кошчык”;
в) Җырларым”;
г) Вәхшәт”.

41. Ф.Кәримнең “Сибәли дә сибәли” шигыренең төп темасы:
а) табигать күренеше;
б) сугыш фаҗигасе;
в) разведчик батырлыгы;
г) фашизмга нәфрәт.

42. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган беренче әсәр:
а) “Саз чәчәге”(Ә.Еники);
б) “Йолдызым” (Р.Төхфәтуллин);
в) “Өч аршын җир” (А.Гыйләҗев);
г) “Тукай” (Ә.Фәйзи).

43. Түбәндәге строфада кабатлау нәрсәгә хезмәт итә:
“Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...”
а) шигырьдәге ритм төзеклегенә, интонацион яңгырашның матурлыгына ирешүгә;
б) тоткынлыктагы лирик герой күңелендәге сагыну, сагыш хисенең тирәнлеген һәм иреккә омтылу теләгенең зурлыгын ачуга;
в) болыт агылуны укучы күңелендә уелып калырлык итеп тасвирлауга һәм табигатьнең бер күренешенә соклануга;
г) шигырь строфаларын үзара ялгауга, бәйләп торуга.

44. Г.Бәшировның “Намус” романында әйдәп баручы төп идея:
а) илгә, халыкка бирелгәнлекнең намуслы хезмәт, рухи сафлык, ныклык аша сыналуы;
б) халыклар дуслыгы, үзара ярдәмләшеп яшәү;
в) яшь кешенең шәхес буларак формалашуы;
г) илгә куркыныч янаганда Ватан язмышының шәхси теләкләрдән өстен торуы.

46. Ә.Еникинең иҗатына һәм шәхесенә “Затлылык” дип бәя бирүче:
а) Р.Мостафин;
б) Р.Сверигин;
в) М.Вәлиев;
г) Ф.Миңнуллин.

47. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә әйдәп баручы тема:
а) буыннар арасында рухи бәйләнеш өзелү;
б) кешенең туган ягын, туган җирен яратуы;
в) халыкның традицияләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау;
г) яшәү һәм үлем төшенчәсен кеше бәхете белән бәйләп карау.

48. Т.Миңнуллин трилогиясе:
а) “Кол Гали”, “Моңлы бер җыр”, “Без китәбез, сез каласыз”;
б) -“Нигез ташлары”,“Монда тудык, монда үстек”,“Кырларым-тугайларым”;
в) Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз”;
г) “Әниләр һәм бәбиләр”, “Сөяркә”, “Йөрәк маем”.

49. М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” повестенда төп герой:
а) Исламгали;
б) Фәләхетдин;
в) Әхәт Яһүдин;
г) автор-хикәяләүче.

50. Түбәндәге өзек алынган әсәр:
“Кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак яңгырда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш!
Ул эскертләрне, ул ризыкларны, кырау төшкән бәрәңге сабагы, баллы салам исләрен сагынып яшәвемне гаеп итмәгез инде...”
а) “Торналар төшкән җирдә”;
б) “Кеше китә — җыры кала”;
в) “Бәхилләшү”;
г) “Ачы тәҗрибә”.

51. Тоталитар режимның кешелексез якларын әдәби сурәтләр аша ачкан әсәр:
а) “Ак кыялар турында хыял” (Р.Мөхәммәдиев);
б) “Ялгызак” (Р.Сибат);
в) “Батырша” (Җ.Рәхимов);
г) “Афәт” (Г.Тавлин).

52. Р.Фәйзуллинның түбәндәге шигъри юлларында нинди әдәби сурәт (жанр атамасы да булып киткән) кулланылган:
“Кыны тулы кан.
Тышында чәчәк сурәте.” (“Тарих”)
а) антитеза;
б) тәмсил;
в) метафора;
г) символ.

54. М.Хәсәновның “Язгы аҗаган” романында әйдәп баручы конфликт:
а) аталар һәм балалар арасында;
б) “мәхәббәт өчпочмагы” на нигезләнгән;
в) кеше һәм гаделсез җәмгыять арасында;
г) геройларның эчке каршылыгы.

55. Г.Афзалның “Мыек борам” шигырендә кулланылган юмор-сатира алымы:
а) гадәттән тыш арттыру;
б) ачы итеп көлү;
в) үз итеп көлү;
г) мактаган булып көлү.

56. Зөлфәтнең түбәндәге шигъри юлларында кулланылган әдәби алым:
“Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Кара елан миңа сайрады”.
метафора һәм аллегория;
а) эпитет һәм көчәйтү;
б) чагыштыру һәм кабатлау;
в) символ һәм сынландыру.

57. Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында төп конфликт характеры:
а) иҗтимагый;
б) әхлакый;
в) фәлсәфи;
г) идеологик.

58. Укыту алымы нәрсә ул?
а) укытуга юнәлеш бирү,
б) укыту ысулының кечкенә дидактик максатларны тормышка ашыруда кулланыла торган иң кирәкле өлешләре,
в) максатка ирешү юлы,
г) укытучы белән укучының белемнәрне үзләштерү барышында бергә эшләү юллары.

59. Татар телен укыту методикасының тикшерү объекты нәрсә?
а) татар телен укыту методикасының барышы,
б) татар телен укытуның ысуллары һәм алымнары,
в) татар телен укыту методикасы,
г) татар телен укыту методикасының оештыру формалары.

60. Татар телен укыту методикасының методологик нигезен нәрсә тәшкил итә?
а) фәлсәфә, логика фәннәре; телчеләр, педагоглар, дидактлар һәм методистларның хезмәтләре,
б) «ТР халыклары телләре турында»гы Закон (1992),
в) профильле укыту, аның дидактик нигезләре,
г) татар телен укыту методикасының максаты һәм бурычлары.

61. Татарча уку-язуга өйрәтү методикасының нигезе кайчан салына?
а) 1730-40 нчы елларда,
б) 1778 нче елда,
в) 1916 нчы елда,
г) 1918 нче елда.

62. Сәгыйть Хәлфинның 1778 нче елда чыккан хезмәте ничек дип атала?
а) «Русча-татарча сүзлек»,
б) «Әлифбаи татар» («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов»),
в) «Уроки татарского языка»,
г) «Самоучитель для русских по-татарски и для татар по-русски».

63. Татар телен рус теле белән бер дәрәҗәдә рәсми дәүләт теле дип игълан ителгән беренче Декрет кайчан кабул ителә?
а) 1921 нче елның 25 нче июнендә,
б) 1922 нче елның 25 нче маенда,
в) 1925 нче елның 25 нче июлендә,
г) 1923 нче елның 25 нче апрелендә.

66. 1918 нче елда чыгарылган «Ана теле методикасы» ның авторы кем?
а) Г.Ибраһимов,
б) М.Фазлуллин,
в) М.Корбангалиев,
г) Г.Сәгъди.

68. Дидактик принциплар арасыннан бер хосусый методик принципны табыгыз.
а) фәннилек,
б) дифференциаль якын килеп укыту принцибы,
в) предметара бәйләнеш,
г) стилистик аерымлау принцибы.

69. Тематик план нәрсә ул?
а) телне өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән һәр сәгатьне уку елына бүлү,
б) телгә өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләр санын чирекләргә бүлү,
в) татар телен укыту программасы,
г) дәрес эшкәртмәсе.

70. Татар телен укыту методикасының фәнни-тикшеренү ысулын күрсәтергә.
а) күнегүләр өстендә эшләү,
б) дәреслек өстендә эшләү,
в) лекция ысулы,
г) анкета тутырту.

71. Тыныш билгеләренә өйрәтүнең танып-белү максатлары арасыннан гамәли максатны табыгыз.
а) пунктуациянең һәм тыныш билгеләренең ни өчен кирәклеген аңлату,
б) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру,
в) төп пунктуацион берәмлек һәм аның төрләре белән таныштыру,
г) тыныш билгесенең ялгыш куелган очрагын табарга һәм төзәтергә өйрәтү.

72. Искәртмәле диктант нәрсә ул?
а) җөмләләп яздыру һәм авыр язылышлы сүзләрне аңлату, тикшерү,
б) авыр язылышлы сүзләрне аңлату, аннары җөмләләп яздыру,
в) билгеле бер кагыйдәгә караган сүзләрне сайлап алып яздыру,
г) күңелдән яздыру.

73. Стиль хатасы нәрсә ул?
а) чорны, датаны яисә геройның исемен бутау,
б) бер үк сүзне еш кабатлау,
в) сүз ясалышында хата җибәрү,
г) тыныш билгесендә хата җибәрү.

74. 1916 нчы елда «Татар телен ничек укытырга?» («Телебез методикасы хакында бер тәҗрибә») дигән беренче лингводидактик хезмәт чыга. Авторы кем?
а) Г.Ибраһимов,
б) М.Корбангалиев,
в) Х.Бәдигый,
г) Р.Газизов.

75. Укыту ысулы нәрсә ул?
а) укыту ысулының кечкенә дидактик максатларны тормышка ашыруда кулланыла торган иң кирәкле өлешләре,
б) укытучы белән укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә (яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклауда) бергәләп эшләү юллары,
в) укытуның нигез ташлары,
г) укыту чарасы ул.

76. «Пычакны икегә ярдым. Чүмечне дә» (Ф.Шәфигуллин. Бу җөмләдә «Чүмечне дә» нәрсә дип тикшерелә?
а) аныклагыч,
б) аныклагыч җөмлә,
в) керешмә (кереш җөмлә),
г) өстәлмә.

77. Бер сүз төркеменең икенче сүз төркеменә күчүе – сүз ясалышының кайсы төренә кертелә?
а) лексик юл,
б) синтаксик юл,
в) морфологик юл,
г) морфологик-синтаксик юл.

78. 5 нче сыйныф дәреслегендә (Авторлары — Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) хәл фигыль кушымчалары сүз төзелеше ягыннан кайсы төргә кертелгән?
а) бәйләгеч,
б) фигыль ясагыч кушымча,
в) модальлек,
г) сүз ясагыч кушымча

79. Дәрескә нинди максат куелуыннан чыгып, татар теле дәресләренең төрен билгеләгез.
а) дәрес – экскурсия,
б) дәрес – әңгәмә,
в) белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресләре,
г) бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.

80. Дәреслек өстендә эшләү нәрсә ул?
а) укыту алымы,
б) методик алым,
в) укыту ысулы,
г) укыту чарасы.

81. Телгә өйрәтү барышында иң кулай ысул дип, әңгәмә ысулын атаучы күренекле методист кем ул? («Татар теле методикасы» (1954.
а) М.Корбангалиев,
б) Г.Ибраһимов,
в) Б.М.Мифтахов,
г) М.Фазлуллин

82. Тел гыйлеменең бер бүлеге буларак лексикология мәктәп программасына һәм дәреслекләренә кайчан кертелә?
а) 1980,
б) 1970,
в) 1930,
г) 1950.

83. Методика тарихында диктант яздыруга каршы чыккан методистны атагыз.
а) М.Галләмова,
б) М.Фазлуллин,
в) М.Корбангалиев,
г) Г.Ибраһимов.

84. Тыныш билгеләре нәрсәгә нигезләнеп куела?
а) интонациягә карап,
б) интонациягә, телнең синтаксик төзелешенә һәм мәгънәви кисәкләргә карап,
в) сәнгатьле укуга карап,
г) синтаксиска карап.

85. Тел материалын сөйләм оештырудагы роленнән чыгып өйрәтү нинди принципка керә?
а) дидактик принцип,
б) лингвистик принцип,
в) хосусый методик принцип,
г) гомумметодик принцип.

86. Татар телен укыту методикасының төп бурычлары арасыннан бер максатны сайлап алыгыз.
а) укучыларның сүз запасын баету,
б) укучыларда ныклы орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр булдыру,
в) татар телендә иркен сөйләшергә, дөрес язарга һәм укырга өйрәтү, логик эзлекле итеп уйлый белүче укучылар тәрбияләү,
г) белем бирү системасын үзгәртеп кору (модернизация) юлларын өйрәтү.

87. 9 ялгыш (3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик хата) җибәрелгән сочинение «Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа» да ничек бәяләнә?
а) «2» ле куела,
б) «4» ле куела,
в) «3» ле куела,
г) «1» ле куела.

88. Сайланма изложение нәрсә ул?
а) иң әһәмиятле сюжет сызыгын гына алып язу,
б) хикәяне дәвам итү, хыялый мөмкинлекләрдән файдаланып язу,
в) алынган текст ике яки икедән артык эпизодтан торып, шуның берсен генә алып язу,
г) авторның стиленә охшатып язу.

89. Комбинатор үзгәрешләр дип нәрсә атала?
а) авазларның сүздәге урынына бәйле үзгәреш,
б) авазларның бер-берсенә тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килүче үзгәреш,
в) сүзләрне һәм морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге.
г) һава дулкыннарының тирбәнеше.

90. Ирен-ирен, ярымйомык, сонор тартык аваз.
а) б.
б) п,
в) w,
г) м.

91. Сузык авазларның үзара ярашуы нәрсә ул?
а) ассимиляция,
б) аккомодация,
в) сингармонизм,
г) диссимиляция.

92. ташта — [ т е ш т а], бу — ассимиляциянең кайсы төре?
а) борын ирен ассимиляциясе,
б) ирен ассимиляциясе,
в) яңгыраулыкта – саңгыраулыкта ярашу,
г) тел арты һәм кече тел ассимиляциясе.

93. Нәрсә ул басым?
а) бер тын белән әйтелгән кисәк,
б) тавышның төрлечә хәрәкәт итүе,
в) сөйләмнең иң кечкенә берәмлеге,
г) ике яки күп иҗекле сүзләрдә бер иҗекнең башка иҗекләргә караганда ачыграк тавыш белән әйтелүе.

94. Хөкүмәтнең махсус карары белән латин алфавиты татар теленең рәсми алфавиты итеп кайчан кабул ителә?
а) 1929 нче елда,
б) 1927 нче елда,
в) 1920 нче елда,
г) 1928 нче елда.

95. әнкәй — [ә ң к ә й ], бу сүз нинди принципка нигезләнеп язылган?
а) фонетик принцип,
б) морфологик принцип,
в) тарихи-традицион принцип,
г) график принцип.

96. борыны — [ б о р н о ], бу — нинди күренеш?
а) ассимиляция,
б) диссимиляция,
в) редукция күренеше,
г) элизия күренеше.

97. Акустик яктан сузык авазлар ясалышында нәрсә катнаша?
а) шау,
б) тавыш (тон),
в) тавыш һәм шау,
г) шау һәм тавыш.

98. Позицион үзгәрешләргә нәрсә керә?
а) редукция күренеше,
б) аккомодация,
в) диссимиляция,
г) ассимиляция.

99. Сүзнең төп вазифасы…
а) бәйләү;
б) аеру;
в) тасвирлау;
г) атау.

100. «Өстәлләрдә ике алма,
Берсен ал, берсен алма (Җыр)» өзегендәге алма сүзләре
а) омоформалар;
б) омографлар;
в) омофоннар;
г) саф лексик омонимнар.

101. Ойконимия фәненең өйрәнү обьекты нәрсә?
а) сулык атамалары;
б) кеше исемнәре;
в) авыл, шәһәр, торак пункт исемнәре;
г) географик атамалар.

102. «Утырган килеш йокыга китте» җөмләсендә килеш сүзе түбәндә күрсәтелгән кайсы синонимнар оясында доминанта сүз булып тора?
а) килә, бара, кайта, юнәлә;
б) көе, көенчә, көйгә, хәлендә, көенә, җиреннән;
в) бәйлек, ярдәмлек, предлог, послелог;
г) утырыш, җыелыш, киңәшмә.

103. Телнең үз байлыгы нигезендә синонимнар ясалу юлларын күрсәтегез:
а) семантик; фонетик, морфологик;
б) сүзләрне кушу; тамырны таркату; кушымчалау;
в) морфологик-синтаксик, стилистик, лексик-фонетик;
г) ясалма, алынма, калькалаштыру.

104. «И туган тел, и матур тел — әткәм-әнкәмнең теле (Г. Тукай)» юлларында тел сүзе
а) туры мәгънәдә килә;
б) сигнал мәгънәдә килә;
в) күчерелмә мәгънәдә килә;
г) ясалма мәгънәдә килә.

105. Контекстуаль антонимнар…
а) билгеле бер ситуациядә, контекстта гына антоним булып килә;
б) текст эчендәге аерым бер сүзнең антонимы булып тора;
в) тексттан тыш, аерым торганда гына антоним була ала;
г) текст белән бернинди дә бәйләнештә тормый.

106. Алтын, аркан, башмак, карга, чабан, капкан сүзләре…
а) славян телләренә фин-угор телләреннән кергән алынмалар;
б) татар теленә рус теленнән кергән алынмалар;
в) рус теленә төрки телләрдән кергән алынмалар;
г) рус һәм татар телләренә һинд-еврова телләреннән кергән алынмалар булып санала.

107. Һөнәрчелек лексикасы татар теленең кайсы сферасына карый?
а) әдәби тел лексикасына;
б) гади сөйләм лексикасына;
в) гомумкулланыш лексикасына;
г) диалекталь лексикага.

108. Хәзерге татар теле системасында нәҗәгай сүзе…
а) алынма сүз;
б) диалектизм;
в) тарихи сүз;
г) архаизм булып тора.

109. Синтаксик ысул белән нинди сүзләр ясалалар?
а) тамыр һәм ясалма;
б) кушма һәм парлы;
в) кушма, парлы һәм тезмә;
г) бары тик парлы.

110. Сүз ясагыч кушымча ярдәмендә генә ясалган сүзләр төркемчәсен күрсәтегез:
а) тугандаш, шәһәрчек, алтынчы, дуслык, илем;
б) аша, көчсез, шатлык, уйчан, русча;
в) сыерчык, ташчы, салмак, сусыл, укучы;
г) ачкыч, килде, алсу, туганны, балалар.

111. Татар телендә тамырга кушымчаларның ялгану тәртибен күрсәтегез:
а) тамыр+сүз ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча.
б) тамыр+модальлек кушымчасы+сүз ясагыч кушымча+бәйләгеч;
в) тамыр+сүз ясагыч +бәйләгеч+ модальлек;
г) тамыр+килеш кушымчасы+бәйләгеч кушымча.

112. Чәчәк~чачак, гамәл~әмәл, ярашу~ярәшү, бөртек~бөрчек сүзләре сүз ясалышының нинди ысулы нигезендә ясалганнар?
а) морфологик;
б) фонетик;
в) синтаксик;
г) морфологик-синтаксик.

113. Сүзнең нигезе дип нәрсәне атыйлар?
а) сүзнең бәйләгеч кушымчаларын алып ташлагач калган өлешен атыйлар;
б) бәйләгеч һәм модаль кушымчаларны алып ташлагач калган өлешен атыйлар;
в) һәр очракта да сүзнең тамыры нигезенә туры килә;
г) сүзнең нигезен билгеләү мәгънә бөтенлеге өчен әһәмиятле түгел.

114. Авылдашларыбыз сүзендә тамырга түбәндәге кушымчалар ялганган:
а) тамыр + модальлек кушымчасы+ сүз ясагыч кушымча + бәйләгеч;
б) тамыр + сүз ясагыч + модальлек кушымчасы;
в) тамыр + сүз ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + тартым кушымчасы;
г) тамыр+сүз ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча.

115. «Кушымча» терминына билгеләмә бирегез.
а) сүзнең тамырына бер-бер артлы ялганып, аңа нинди дә булса мәгънә өсти торган кисәкләр кушымча дип атала;
б) тамырга бер-бер артлы ялганып килеп, сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртә торган барлык кисәкләр кушымча дип атала;
в) тамырга сүзнең мәгънәсен үзгәртә торган кисәктән соң бер-бер артлы ияреп килгән кисәкләр кушымча дип атала;
г) сүзнең нигезенә бер-бер артлы ялганып килгән мәгънәле кисәкләр кушымча дип атала.

116. Язын, кышын, көзен сүзләрендәге -ын//-ен кушымчалары хәзерге татар телендә нинди кушымча итеп карала?
а) актив сүз ясагыч;
б) үле кушымча;
в) пассив сүз ясагыч;
г) модальлек кушымчасы.

117. Сүзнең лексик мәгънәсе нәрсәдә чагыла?
а) сүзнең нигезендә;
б) һәрвакыт сүзнең тамырында гына;
в) тамырда һәм бәйләгеч кушымчаларда;
г) бары контекстта гына.

118. Энә карагы, бал корты, кош теле, нарат гөмбәсе исемнәре нинди юл белән ясалган?
а) ике сүзне тезү юлы белән — тезмә исемнәр;
б) ике исем янәшә килгән, ләкин уртак мәгънә белдерми;
в) болар — гади сүзтезмәләр;
г) мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып, кушылып ясалган исемнәр.

119. Баш килештәге исем җөмләдә нәрсәләр була ала?
а) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, эндәш сүз;
б) бары ия генә;
в) ия һәм хәбәр;
г) хәбәрдән кала төрле кисәге.

120. «Урамга чыктык та автобус тукталышына юнәлдек» җөмләсендә та кайсы сүз төркеменә карый?
а) теркәгеч;
б) кисәкчә;
в) урын-вакыт килеше кушымчасы;
г) бәйлек.

121. Мәктәп дәреслекләрендә -ныкы//-неке кушымчасы нинди кушымча буларак билгеләнә?
а) иялек килеше кушымчасына мәгънәдәш кушымча;
б) тартым кушымчасы;
в) төшем килеше белән мәгънәдәш кушымча;
г) зат кушымчасы.

122. «Иртә торгач та үрдәк тамагын туйдырган» җөмләсендәге торгач сүзенә морфологик-синтаксик анализның дөрес вариантын күрсәтегез:
а) фигыль, затланышлы, III зат хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килә;
б) баш килешне таләп итүче бәйлек сүз;
в) фигыль, затланышсыз, II төр кушымчалы хәл фигыль, барлыкта, зат-сан белән төрләнми, төп юнәлеш, җөмләдә тәмамлык булып килгән;
г) затланышсыз фигыль, хәл фигыль, тамыр нигез, төп юнәлештә, барлык формасында, җөмләдә хәл.

123. Ясалма фигыльнең башлангыч формасы ничек билгеләнә?
а) фигыль составыннан модальлек кушымчаларын алырга кирәк;
б) фигыль составыннан мөнәсәбәт кушымчаларын алырга кирәк;
в) фигыль составыннан бәйләгеч кушымчаларны алырга кирәк;
г) фигыльнең башлангыч формасы фигыль тамырыннан гыйбәрәт.

124. «Әйткән сүз — аткан ук» җөмләсендә әйткән, аткан фигыльләре кайсы төркемчәгә карый?
а) билгесез үткән заман хикәя фигыль;
б) хәзерге заман сыйфат фигыль;
в) билгеле үткән заман сыйфат фигыль;
г) исемләшкән сыйфат фигыль.

125. Җөмләне дәвам итегез: Хәл фигыль —
а) үзендә берьюлы фигыль һәм рәвеш билгеләрен берләштергән затланышлы фигыль төркемчәсе;
б) үзендә берьюлы фигыль һәм сыйфат билгеләрен берләштергән һәм кайчан? ничек? нинди? сорауларына җавап бирә торган затланышлы фигыль төркемчәсе;
в) үзендә берьюлы фигыль һәм сыйфат билгеләрен берләштергән һәм зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе;
г) үзендә фигыль һәм рәвеш билгеләрен берләштергән, зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе;

126. Җете кызыл сүзтезмәсендәге җете сүзе кайсы төркемчәгә карый?
а) мөстәкыйль мәгънәле сүз;
б) сыйфатларда артыклык дәрәҗәсен белдерүче кисәкчә;
в) сыйфатларда чагыштыру дәрәҗәсен белдерүче кисәкчә;
г) хәл фигыльнең аерым бер төре.

127. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленә?
а) алты;
б) сигез;
в) җиде;
г) рәвешнең төркемчәләре юк.

128. Дәвам итегез: Язмада барлык теркәгечләр дә…
а) кушып языла;
б) аерым языла;
в) да // дә, та // тә теркәгечләре генә кушып языла;
г) сызыкча аша языла.

129. Сүзтезмә —
а) үзара ияртүле яисә тезүле бәйләнешкә кергән берничә мөстәкыйль мәгънәле яисә ярдәмлек сүздән торган төзелмә ул.
б) үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүздән торган төзелмә ул.
в) янәшә тору юлы ярдәмендә бәйләнгән берничә сүзнең уртак лексик мәгънә белдереп килүче сүзләр тезмәсе ул;
г) сөйләм агышында сүзләрнең үзара тезелеп килүе ул.

130. Җөмләнең төрен билгеләгез: “Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.” (М. Мәһдиев).
а) гади, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә;
б) гади, җыйнак, тулы, бер составлы, хикәя җөмлә;
в) гади, җәенке, тулы, бер составлы, хикәя җөмлә;
г) кушма, җәенке, тулы, ике составлы, хикәя җөмлә.

131. Чит сөйләмнең төрләрен күрсәтегез:
а) туры, кыек һәм автор сөйләме;
б) туры һәм кыек сөйләм;
в) автор сөйләме һәм туры сөйләм;
г) автор сөйләме һәм кыек сөйләм.

132. «Урмандагы агачлар ямь-яшел яфрак ярды» җөмләсендә ничә сүзтезмә бар?
а) ике: урмандагы агачлар; ямь-яшел яфрак.
б) өч: урмандагы агачлар; ямь-яшел яфрак; агачлар яфрак ярды;
в) бу — җөмлә, җөмлә составында сүзтезмә була алмый;
г) өч: урмандагы агачлар; ямь-яшел яфрак; яфрак ярды.

133. Тезүле бәйләнеш…
а) бары тик тиңдәш кисәкләр арасында гына була;
б) теркәгечләр ярдәмендә генә оеша;
в) җөмләнең теләсә кайсы кисәкләре арасында булырга мөмкин;
г) бары тик тезмә сүзләр арасында гына була.

134. “Каләме үткен кеше кылычы үткенне җиңә.” җөмләсе —
а) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә;
б) берничә төр иярүле катлаулы кушма җөмлә;
в) гади, җәенке, тулы, ике составлы хикәя җөмлә;
г) бу — җөмлә түгел, бу — мәкаль.

135. Җөмлә кисәге —
а) җөмләнең һәр интонацион кисәге ул;
б) җөмлә төзүдә катнашкан һәр сүз ул;
в) җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз ул;
г) җөмләдә мөстәкыйль яисә грамматик мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз ул.

136. “Кыз көлеп җибәрде.” җөмләсендәге хәбәрнең төрен билгеләгез:
а) тезмә хәбәр;
б) кушма хәбәр;
в) гади хәбәр;
г) парлы хәбәр.

137. Төзелешләре ягыннан күп иярченле кушма җөмләләрнең төрләрен күрсәтегез:
а) тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле;
б) тиңдәш иярүле һәм тиңдәш түгел иярүле;
в) теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр;
г) катлаулы, катнаш һәм кушма җөмләләр.

138. «Кем эшләми, шул ашамый», «Эшләмәгән ашамый» җөмләләре үзара нинди мөнәсәбәттә тора?
а) бу җөмләләр составындагы антонимнар күчерелмә мәгънәдә килгән;
б) бу җөмләләр үзара антонимнар;
в) бу җөмләләр үзара синтаксик синонимнар булып тора;
г) бу җөмләләр үзара морфологик синонимнар булып торалар.

139. Нокталы өтер кайсы очракта куела?
а) тиңдәш кисәкләр арасына,
б) үз эчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасына,
в) санап кителә торган тиңдәш кисәкләр алдыннан көттерү паузасы ясалган урынга,
г) кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр һәм җөмләләр арасына.

140. Җөмләнең иясе — исем, хәбәре — исем фигыль белән белдерелгәндә, алар арасына нинди тыныш билгесе куела?
а) сызык,
б) өтер,
в) ике нокта,
г) күпнокта.

141. “Безнең өй каршында әллә кайчаннан бирле ята торган бер имән бүрәнә бар.” (Ф.Агишев) дигән җөмлә эчендә тыныш билгесе куеламы?
а) өтер куела,
б) бернинди тыныш билгесе дә куелмый,
в) сызык куела,
г) җәяләр куела.

142. “Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.” (Г.Тукай) дигән җөмләдә ни өчен ике нокта куела?
а) тиңдәш кисәкләрне санап китү көтелгән очракта, ике нокта куела,
б) баш җөмләгә көттерү паузасы белән бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан һәрвакыт ике нокта куела,
в) ялгызак мөнәсәбәтле сүзе булган баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килсә, җөмләләр арасында көттерү паузасы ясала һәм шул урынга ике нокта куела,
г) хәбәре хикәя фигыль белән белдерелгән аныкланмыштан соң ике нокта куела.

143. Тиңдәш кисәкләр арасында каршы кую интонациясе булганда, сызык куела. Шушы кагыйдәгә туры килгән җөмләне табыгыз.
а) Абага — карап торырга гап-гади үсемлек (Г.Кутуй),
б) Малай алдан йөри, мин — арттан (Һ.Такташ),
в) Ул нидер әйтмәкче иде – әйтми калдырды (Г.Бәширов),
г) Үти алмадым мин әтиемнең васыятен — соңгы теләген (С.Хәким).

144. «Без, шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп, бер мәлгә тынып калдык» (Ә.Еники. Бу җөмләдә «шәкертләрчә, кулларыбызны тез өстенә куеп» — нәрсә ул?..
а) аныклагыч,
б) җөмлә,
в) аерымланган сәбәп хәле,
г) аерымланган рәвеш хәлләре.

145. Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына бер генә тыныш билгесе куелырга мөмкин. Ул —
а) өтер,
б) сызык,
в) нокталы өтер,
г) ике нокта.

146. Теге — агач йорт янында тора. Әлеге мисалда ни өчен сызык куелган?
а) ике чикне күрсәтә торган сүзләр булганга,
б) җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булганга,
в) ия белән хәбәр арасына сызык куела,
г) аныкланмышы исем белән бирелгән аныклагыч алдыннан сызык куела.

147. Пунктуация —
а) дөрес әйтелеш кагыйдәләре ул,
б) дөрес язу кагыйдәләре җыелмасы ул,
в) тыныш билгеләрен кую турындагы кагыйдәләр җыелмасы ул,
г) кайбер сүзләрне элегрәк кулланганча язу ул.

148. “Табигый, алар, хыялда гына булса да, үзләрен көчле итеп күрсәтергә тырышалар.” (И.Нуруллин. Әлеге җөмләдә табигый сүзенең вазифасы нинди?
а) ымлык,
б) кереш сүз,
в) аерымланган кисәк,
г) аныклагыч.

149. Җөмләне дәвам итегез: “Әдәби сөйләм нигезендә… .”
а) әдәби тел нормалары ята;
б) матур әдәбият әсәрләренең тел нормалары ята;
в) рәсми стиль нормалары ята;
г) әдәби телгә килеп кергән диалект үзенчәлекләре ята.

150. “Казан урамнарының төзеклеге мәсьәләсе бүген шәһәр администрациясе башлыгы тарафыннан үткәрелгән утырышта каралды.” җөмләсе кайсы стильгә карый?
а) рәсми-канцелярия стиленә;
б) көнкүреш-сөйләм стиленә;
в) гомумхалык сөйләменә;
г) иҗтимагый-публицистик стильгә;

151. Барлык стильләргә дә карый торган лексик берәмлекләр…
а) арго сүзләр;
б) стиль өчен битараф сүзләр;
в) стиль өчен әһәмиятле булмаган сүзләр;
г) стилистик сүзләр.

152. Икенче бер телне белү дәрәҗәсенә карап, ике теллелекнең төрләрен күрсәтегез:
а) тулы һәм ким;
б) тулы һәм өлешчә;
в) тулы һәм бөтенләй өйрәнелмәүче;
г) тулы һәм кирәк булмаган.

153. Синонимлык күренеше…
а) сүз һәм фразеологик әйләнмәләр арасында гына күзәтелә;
б) сүзләр арасында гына күзәтелә;
в) сүзләр, сүзтезмәләр, фразеологик берәмлекләр, җөмлә кисәкләре, җөмләләр арасында да күзәтелә;
г) сүзләр, сүзтезмәләр, фразеологик берәмлекләр, җөмлә кисәкләре, җөмләләр, текстлар, кечерәк күләмле әдәби әсәрләр арасында да күзәтелә.

154. Татар әдәби теленең үсеш этаплары түбәндәгечә барган:
а) борынгы төрки тел чоры, иске татар әдәби теле чоры, татар милли әдәби теле чоры;
б) борынгы төрки тел чоры, гомуми иске төрки тел чоры, иске татар әдәби теле чоры, татар милли әдәби теле чоры;
в) борынгы төрки тел чоры, иске татар әдәби теле чоры, гомуми иске төрки тел чоры, татар милли әдәби теле чоры;
г) борынгы төрки тел чоры, гомуми традицион төрки тел чоры, гомуми иске төрки тел чоры, иске татар әдәби теле чоры, казан татарларының аерым татар әдәби теле чоры, татар милли әдәби теле чоры.

155. Культура һәм мәдәният сүзләренең кайсы стильләргә битараф сүз итеп карала?
а) мәдәният сүзе;
б) культура сүзе;
в) икесе дә;
г) икесе дә публицистик стильгә карый.

156. «Татарстан Республикасы халыклары телләре» турындагы Татарстан республикасы Законы кайчан кабул ителгән?
а) 1994 нче елның 20 нче июлендә;
б) 1992 нче елның 8 нче июлендә;
в) 1990 нчы елның 30 нчы августында;
г) 2001 нче елның 8 нче июнендә.

157. Сөйләм культурасына куелган таләпләрне күрсәтегез:
а) төгәллек, аңлаешлылык, җыйнаклык, аһәңлелек;
б) катгыйлык, төгәллек һәм җыйнаклык;
в) төгәллек, аңлаешлылык, кыскалык, җыйнаклык;
г) таләпчәнлек, төгәллек, бизәклелек.
  • 0
  • 26 октября 2010, 16:33
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.