Тестовые задания для учителей татарского языка.
1. Мәктәптә әдәбият укытуның максаты:
а) укучыларга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү;
б) укучыларга әдәби белем һәм мәгълүмат бирү, күнекмәләр формалаштыру;
в) укучыларны татар әдәбияты белән таныштыру;
г) әдәби әсәр анализларга өйрәтү.
2. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү –
а) дәрестә аерым бер әхлак сыйфатлары хакында сөйләшү оештыру;
б) яхшылык һәм явызлык, миһербанлылык, гаделлек кебек сыйфатлар турында мәгълүмат бирү;
в) әсәрдә күтәрелгән әхлак мәсьәләләренә укучының игътибарын юнәлтү аша бүгенге көнитеш өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләү.
3. Әдәби әсәр анализлаганда төп уку–укыту методы булып:
а) эвристик;
б) репродуктив;
в) иҗади уку;
г) тикшеренү тора.
4. Укытучының материалны аңлатуы
а) репродуктив;
б) иҗади уку;
в) эвристик;
г) аңлату–күрсәтү методына карый.
5. Дәрес –
а) уку–укытуны оештыру формасы;
б) укучыларның укытучы белән бергәләп эшләве;
в) уку–укыту эшенең бер звеносы;
г) укыту төре.
6. Дәреснең актуальләштерү өлеше –
а) өй эшен тикшерү вакыты;
б) элек үзләштергән белемнәрне яңа материаллар белән бәйләү вакыты;
в) үткәннәрне ныгыту вакыты;
г) өй эше бирү.
7. Алым дип
а) методның өлешләре, элементларын;
б) укытучының төрле эш төрләренә мөрәҗәгать итүен;
в) укытучының күрсәтмәлелектән файдалануын;
г) укучы башкара торган эш төрләрен атыйлар.
8. Әсәрне өйрәнер алдыннан кереш, барыннан да элек, ни өчен кирәк?
а) әсәрне кабул итәргә әзерләү;
б) өй эше тикшерү;
в) язучы биографиясен сөйләү;
г) әсәрнең язылу тарихы белән таныштыру.
9. Обзор дәрес –
а) югары сыйныфларда чор әдәбиятына күзәтү;
б) язучы иҗатына күзәтү ясау;
в) әсәр өйрәнү алдыннан уздырыла торган кереш;
г) әсәр өйрәнүне йомгаклау ул.
10. Әсәрнең композициясе –
а) әсәр өлешләренең урнашу тәртибе;
б) вакыйгалар эзлеклелеге;
в) әсәрдә бүлек–бүлекчәләр саны;
г) фабула.
11. Ү сыйныфта сочинениенең күләме
а) 1 бит;
б) 1,5–2 бит;
в) 2 бит;
г) 2–2,5 бит булырга тиеш.
12. Татар әдәбиятын укыту методикасында әңгәмә методын башлап кем тәкъдим иткән?
а) К.Насыйри;
б) Г.Сәгъди;
в) Г.Ибраһимов;
г) Г.Тукай.
13. Татар әдәбиятыннан беренче хрестоматияне кем төзегән?
а) Ф.Әмирхан;
б) Җ.Вәлиди;
в) Г.Тукай;
г) Г.Ибраһимов.
14. Класстан тыш уку дәресләре хакында беренче булып кайсы татар методисты китап чыгарган?
а) Г.Ибраһимов;
б) Г.Лотфи;
в) М.Фазлулла;
г) Ш.Сайкин.
15. Татарларда җәдитчелек хәрәкәте кайчан башлана?
а) Х1Х йөз ахырында;
б) 1905–07 елларда;
в) 1917 елда;
г) 1980–90 елларда.
16. 1950–60 елларда татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә әйдәп баручы методистлар кемнәр?
а) Г.М.Әдһәмова һәм А.Г.Әминев;
б) Ә.З.Нигъмәтуллин;
в) Г.Халит һәм И.Нуруллин;
г) Г.Лотфи һәм Ш.Сайкин.
17. 1980–90 елларда татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендә әйдәп баручы методистлар кемнәр?
а) Г.М.Әдһәмова һәм А.Г.Әминев;
б) Ә.З.Нигъмәтуллин һәм С.Г.Исмәгыйлева;
в) А.Әхмәдуллин һәм А.Яхин;
г) Г.Лотфи һәм Ш.Сайкин.
18. Кайсы жанрлар эпоска карый:
а) трагедия;
б) эпиграмма;
в) хикәя;
г) мәсәл.
19. Кайсы жанрлар драма төренә карый:
а) трагедия;
б) баллада;
в) поэма;
г) повесть.
20. Нинди иҗат юнәлешенең (методының) төп сыйфаты булып тормышны тарихи–дөрес чагылдыру тора?
а) романтизм;
б) реализм;
в) сентиментализм;
г) натурализм.
21. Кайсы төшенчә әдәби төр атамасы булып йөри:
а) шигырь;
б) роман;
в) драма;
г) пьеса.
22. Кайсы әсәр кысалы композициягә мисал итеп китерелә:
а) «Мең дә бер кичә»;
б) С.Сараи «Гөлестан бит төрки»;
в) Мөхәммәдьяр «Төхфәи мәрдан»;
г) Рабгузи «Кыйссасел әнбия».
23. Кайсы әсәр социалистик реализм кысаларында иҗат ителгән?
а) Г.Ибраһимов «Тирән тамырлар»;
б) Р.Төхфәтуллин «Йолдызым»;
в) Г.Камал «Банкрот»;
г) Г.Колахмәтов «Ике фикер».
24. М.Кашгарыйның «Диване лөгатет–төрк» хезмәте кайсы төркемгә карый:
а) рун язулы истәлекләр;
б) уйгур язулы истәлекләр;
в) гарәп язулы истәлекләр;
г) төрки телле истәлекләр.
25. Рун язулы истәлекләр ничәнче гасырга карыйлар:
а) ҮП–ҮШ;
б) 1Х;
в) Ү;
г) Х1.
26. ХҮШ йөз әдәбиятының күренекле ядкәре:
а) Г.Утыз–Имәни «Гаварифез–заман»;
б) Мәхмүд Болгари «Нәһҗел фәрадис»;
в) Габди «Кунакка хөрмәт күрсәт»;
г) «Дәфтәре Чыңгызнамә».
27. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен беренче булып басмага кем әзерләгән?
а) Г.Утыз–Имәни;
б) Ш.Абилов;
в) Х.Миңнегулов;
г) Н.Хисамов.
28. Шәрык әдәбиятларындагы кемне яки нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп мактаучы лирик жанр, аа ба ва… рәвешендә рифмалаша:
а) касыйдә;
б) мәдхия;
в) мәрсия;
г) газәл.
29. Х1Х йөзнең икенче яртысында романтик мәхәббәт дастаннары иҗат итүче автор:
а) Г.Сәмитова;
б) М.Акмулла;
в) Г.Чокрый;
г) Ә.У.-Кормаши.
30. М.Акъегетнең “Хисамеддин менла” әсәрендәге төп конфликт:
а) аталар һәм балалар арасында;
б) җәдитчелек һәм кадимчелек арасында;
в) геройларның эчке каршылыгы;
г) социаль- иҗтимагый.
31. Татар әдәбиятында беренче детектив әсәр авторы:
а) З.Бигиев;
а) Р.Фәхреддин;
а) З.Һади;
а) Г.Исхакый.
32. Г.Исхакыйның кайсы әсәре мәгърифәтчелек рухында язылган:
а) «Кәләпүшче кыз»;
б) «Җәмгыять»;
в) «Зөләйха»;
г) «Җан Баевич».
33. Ф.Әмирханның саф романтик әсәре:
а) «Хәят»;
б) «Кадерле минутлар»;
в) «Бер хәрабәдә»;
г) «Урталыкта».
34. Ф.Әмирханның беренче драма әсәре:
а) «Сәмигулла абзый»;
б) «Яшьләр»;
в) «Тигезсезләр»;
г) «Хәзрәт үгетләргә килде».
35. Г.Ибраһимовның Беренче рус инкыйлабы һәм реакция хәрәкәтләрен сурәтләгән романы:
а) «Безнең көннәр»;
б) «Тирән тамырлар»;
в) «Кызыл чәчәкләр»;
г) «Габдрахман Салихов».
36. Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте ничәнче елда язылган:
а) 1909;
б) 1911;
в) 1914;
г) 1921.
37. М.Гафуриның тарихи темага язылган әсәре:
а) «Хөррият иртәсе»;
б) «Хан кызы Алтынчәч»;
в) «Солдат хатыны Хәмидә»;
г) «Кызыл байрак».
38. С.Рәмиевнең милли чынбарлыктагы искелекне, артталыкны тәнкыйть иткән драма әсәре:
а) «Низамлы мәдрәсә»;
б) «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин»;
в) «Җаек Хәдичә»;
г) «Яшь гомер».
39. Г.Камалның «Бүләк өчен» комедиясендәге конфликтны ачыклагыз:
а) шәхес һәм җәмгыять;
б) көнкүреш;
в) кешенең үз эчендәге;
г) тарихи.
40. Г.Колахмәтовның кайсы әсәре аллегорик образлылыкка корылган:
а) «Яшь гомер»;
б) «Ике фикер»;
в) «Яшьләр алдатмыйлар»;
г) «Кыямәт».
41. Гражданнар сугышы чоры әдәбияты ничәнче елларны үз эченә ала?
а) 1917–1920;
б) 1918–1920;
в) 1919–1921;
г) 1917–1919
42. 1920–30 елларда татар әдәбияты тарихына караган зур хезмәтләрне кемнәр язган?
а) Г.Газиз, Г.Рәхим, Г.Сәгъди;
б) Җ.Вәлиди, Г.Толымбай;
в) Ф.Сәйфи–Казанлы, К.Нәҗми;
г) Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти.
43. Һ. Такташ строфасындагы анафора нәрсәгә хезмәт итә?
“Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар.
Бер җирдә юк камыш сабаклары
Андагыдай шаулый торганнар”.
а) туган як матурлыгына соклану хисен көчәйтү өчен;
б) тезмәләрне үзара ялгау өчен;
в) табигать сурәтен тулырак бирү өчен;
г) ритм төзеклеге, интонация матурлыгы өчен.
44.Әлеге исемлектә артык булган дүртенче әсәр:
а) “Сүнгән йолдызлар”;
б) “Зәңгәр шәл”;
в) “Югалган матурлык”;
г) “Американ”.
45. Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы” романында төп сюжет сызыклары:
а) ике;
б) өч;
в) дүрт;
г) биш.
46. Гыйсъянчы лирик герой кайсы әдип иҗатына аеруча хас?
а) Х.Туфан;
б) Ә.Фәйзи;
в) Һ.Такташ;
г) М.Җәлил.
47. М.Җәлил әлеге строфада нинди әдәби алым кулланган?
“Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә һәм лалә чәчәге.
Тәгәри үләнгә чык түгел,
Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре”.
а) эпитет;
б) метафора;
в) символ;
г) сынландыру.
48. Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы, полк командиры Хәйретдин Мөҗәйгә багышланган поэма:
а) “Язылмаган поэма”(И.Юзеев);
б) “Үлем уены” (Ф.Кәрим);
в) “Дала җыры” (С.Хәким);
г) “Курск дугасы” (С.Хәким).
49. Түбәндәге әсәрләрнең кайсысы баллада жанрында язылган:
а) “Вәхшәт” (М.Җәлил);
б) “Снайпер Мәрдан” (К.Нәҗми);
в) “Тимер һәм тимерче” (Ф.Кәрим);
г) “Партизан үлеме” (М.Садри).
50. Әлеге исемлектә артык булган дүртенче әсәрне билгеләгез:
а) “Муса Җәлил” (Н.Исәнбәт);
б) “Үлмәс җыр” (Р.Ишморат);
в) “Сират күпере” (Р.Батулла);
г) “Моңлы бер җыр” (Т.Миңнуллин).
51. Г.Тукай исемендәге бүләк булдырылган ел:
а) 1955;
б) 1958;
в) 1960;
г) 1964.
52. Кешенең табигать һәм җәмгыять белән бәйләнеше, кешелек дөньясы, яшәешнең фәлсәфи кануннары турында уйланулар Х.Туфан иҗатының кайсы чорына аеруча хас?
а) 1920-1930 еллар;
б) тоткынлык чоры;
в) 1960-1970 еллар;
г) һәр чорына.
53. Сатирик эчтәлекле шигъриятне яңа баскычка күтәрүче әдип:
а) Ш.Маннур;
б) С.Хәким;
в) Ә.Ерикәй;
г) Г.Афзал.
54. Әлеге исемлектә артык булган дүртенче поэма:
а) “Кырыгынчы бүлмә” (С.Хәким);
б) “Сәйдәш” (Р.Фәйзуллин);
в) “Ант суы” (Р.Харис);
г) “Акмулла арбасы” (М.Әгъләмов).
55. Психологик хикәя остасы булып танылган әдип:
а) Г.Ахунов;
б) Н.Фәттах;
в) Ә.Еники;
г) Г.Әпсәләмов.
56. Бөек Ватан сугышы фаҗигасен реалистик сурәтләрдә чагылдырган әсәр:
а) “Саф җилләр” (М.Хәсәнов);
б) “Бер ананың биш улы” (Х.Сарьян);
в) “Йолдызым” (Р.Төхфәтуллин);
г) “Безне өйдә көтәләр”(Х.Камал).
57. И.Юзеев шигъриятендә өстенлек иткән юнәлеш:
а) сатирик;
б) лирик;
в) юмористик;
г) героик.
58. Әдәбият тарихын фәнни нигездә өйрәнүче галим, тәнкыйтьче һәм язучы булып танылган автор:
а) М.Хәбибуллин;
б) Ф.Яруллин;
в) Т.Галиуллин;
г) Ф.Латыйфи.
59. Хикәя жанрындагы уңышлар өчен Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган бүләк:
а) Ә.Еники исемендә;
б) Р.Төхфәтуллин исемендә;
в) Г.Әпсәләмов исемендә;
г) Ф. Хөсни исемендә.
60. “Яшьлек, мәхәббәт, яз җырчысы” булып танылган шагыйрь:
а) Р.Зәйдулла;
б) И.Юзеев;
в) Л.Шагыйрьҗан;
г) С.Сөләйманова.
61. Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романында төп герой:
а) Туман тархан;
б) Исәнтәй;
в) Туңгак алып;
г) Албуга.
62. А.Гыйләҗев әсәрен билгеләгез.
а) “Сират күпере”;
б) “Колыма хикәяләре”
в) “Яра”;
г) “Сәет батыр”.
63. Х.Вахитның Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган пьесасы:
а) “Соңгы хат”;
б) “Мәхәббәтең чын булса”;
в) “Туй алдыннан”;
г) “Беренче мәхәббәт”.
64. Р.Хәмиднең монодрамасы (бер генә персонаждан торган пьеса):
а) “Китәм инде”;
б) “Олы юлның тузаны”;
в) “Актамырлар иле”;
г) “Синең урыныңа кайттым”.
65. М.Мәһдиевнең Г.Тукай исемендәге бүләккә лаек булган әсәрләре:
а) “Без – 41 ел балалары” һәм “Фронтовиклар”;
б) “Каз канатлары” һәм “Кеше китә — җыры кала”;
в) “Мәңгелек яз” һәм “Ачы тәҗрибә”;
г) “Бәхилләшү” һәм “Торналар төшкән җирдә”.
66. «Татар телен ничек укытырга?» («Телебез методикасы хакында бер тәҗрибә») (1916) исемле лингводидактик хезмәтне татар телендә беренче булып кем язган?
а) Р.Газизов,
б) М.Фазлуллин,
в) Г.Ибраһимов,
г) М.Корбангалиев.
67. Сүзлекләр белән эшләү нәрсә ул?
а) укыту ысулы,
б) укыту алымы,
в) укыту чарасы,
г) сүзлек диктанты.
68. Аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерү принцибы…
а) дидактик принцип,
б) хосусый методик принцип,
в) лингвистик принцип,
г) гомумметодик принцип.
69. Укыту ысулы нәрсә ул?
а) укытуның нигез ташлары,
б) укыту алымы,
в) укытуның төп максаты һәм бурычлары,
г) белемнәрне үзләштерү өлкәсендә (яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклауда) укытучы белән укучының бергәләп эшләү юллары.
70. Сүз төзелеше һәм ясалышы, татар тел гыйлеменең аерым бер бүлеге буларак, кайчаннан өйрәтелә?
а) 1988 нче елдан,
б) 1991 нче елдан,
в) 2000 нче елдан,
г) 1970 нче елдан.
71. 1918 нче елда «Ана теле методикасы» дип исемләнгән икенче зур хезмәтне татар телендә кем язган?
а) М.Корбангалиев,
б) Г.Сәгъди,
в) Г.Ибраһимов,
г) Х.Бәдигый.
72. Катнаш дәрес нинди дәрес ул?
а) яңа материалны аңлату дәресе,
б) тикшерү дәресе,
в) яңа материалны аңлату, ныгыту, кабатлау һәм йомгаклау дәресе,
г) гомумиләштерү дәресе.
73. 6 нчы сыйныф дәреслегендә дәреслегендә (Авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) бирелгән тема – исемнәрнең килеш белән төрләнеше – нинди ысул белән укытыла?
а) күнегүләр белән эшләү,
б) аңлату-күрсәтү,
в) дәреслек белән эшләү,
г) тикшеренү.
74. Фигыль юнәлешләрен укыту ысулы…
а) дәреслек өстендә эшләү,
б) аңлату-күрсәтү,
в) өлешчә эзләнү,
г) тикшеренү.
75. Дәрес нәрсә ул?
а) укытуның төп формасы,
б) максатка ирешу юлы,
в) укыту чарасы,
г) ысулның иң кирәкле өлеше.
76. Түбәндәге укыту алымнары арасыннан укыту чарасын табыгыз.
а) картиналар өстендә эшләү,
б) таблицалар,
в) диктантлар яздыру,
г) сүзлекләр белән эшләү.
77. 5 нче сыйныф дәреслегендә (Авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) исемнәрдәге иркәләү-кечерәйтү мәгънәсен белдерүче кушымчалар кушымчаларның кайсы төренә кертелгән?
а) сүз ясагычларга,
б) модальлекне белдерүчеләргә,
в) бәйләгечләргә,
г) исем ясагычларга.
78. Методика тарихында диктант яздыруга каршы чыккан бер методист бар. Ул кем?
а) М.Корбангалиев,
б) Г.Ибраһимов,
в) М.Фазлуллин,
г) М.Галләмова.
79. “Аның күзләренә ак төшкән” дигән җөмлә бер составлы фигыль җөмләнең кайсы төренә кертелергә тиеш?
а) билгеле үтәүчеле җөмлә,
б) билгесез үтәүчеле җөмлә,
в) үтәүчесез җөмлә,
г) гомуми үтәүчеле җөмлә.
80. “Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән. Авылдан килеп.” (М.Мәһдиев) җөмләсендәге “Авылдан килеп” нәрсә дип тикшерелергә тиеш?
а) өстәлмә,
б) аныклагыч,
в) керешмә (кереш җөмлә),
г) аныклагыч җөмлә.
81. Г.Ибраһимов нәрсәне инша дип атый?
а) сочинениене,
б) изложениене,
в) диктантны,
г) күчереп яздырудан кала бөтен төр язма эшләрне.
82. Татарлардан беренче дөньяви басманы «Әлифбаи татар»ны («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов») 1778 нче елда кем язган?
а) М.Иванов,
б) С.Хәлфин,
в) Г.Ваһапов,
г) Н.Ильминский.
83. Аңлатмалы диктант нәрсә ул?
а) билгеле бер кагыйдәгә караган сүзләрне сайлап алып яздыру,
б) авыр язылышлы сүзләрнең кагыйдәсен аңлату, тикшерү, аннары җөмләләп яздыру,
в) авыр язылышлы сүзләрне аңлату һәм җөмләләп яздыру
г) яттан яздыру.
84. Грамматик хата нәрсә ул?
а) тыныш билгесендә хата җибәрү,
б) чорны, датаны яисә геройның исемен бутау?
в) кирәкле сүзне төшереп калдыру,
г) сүз ясалышында хата җибәрү.
85. Пунктацион норма нәрсә ул?
а) язмада тыныш билгесен махсус кагыйдәләргә нигезләнеп куллану яки кулланмау,
б) тыныш билгеләре белән аерымланган мәгънәви кисәк,
в) пунктацион кагыйдәләрне куллану урыны,
г) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру.
86. Коммуникатив принцип кайсы принципка керә?
а) гомумметодик принципка,
б) лингвистик принципка,
в) дидактик принципка,
г) хосусый методик принципка.
87. 7 – 8 нче сыйныф дәреслекләрендә нинди җөмләләр үзара синоним булып килгән?
а) синтетик төзелмәләр,
б) иярченле кушма җөмлә һәм тезмә кушма җөмләләр,
в) аналитик һәм синтетик төзелмәләр,
г) аналитик төзелмәләр.
88. Татар телен укыту методикасының тикшерү объекты нәрсә?
а) татар телен укыту,
б) татар телен укыту методикасы,
в) профильле укыту, аның дидактик нигезе,
г) татар телен укытуның барышы.
89. Укыту планына факультатив дәресләр ничәнче елда кертелде?
а) 1980 нче елда,
б) 1966 нчы елда,
в) 1951 нче елда,
г) 1990 нчы елда.
90. Түбәндәге укыту алымнарыннан берсен – төп алымны табыгыз.
а) төрле уен элементын куллану,
б) башваткычлар чиштерү,
в) карточкалар белән эшләү,
г) хаталар өстендә эшләү.
91. Татар телен укыту методикасының фәнни-тикшеренү ысулын күрсәтегез.
а) лекция методы,
б) максатчан күзәтү,
в) күнегүләр өстендә эшләү,
г) дәреслек өстендә эшләү.
92. Тыныш билгеләренә өйрәтүнең гамәли максатлары арасыннан танып-белү максатын табыгыз.
а) өйрәнелгән кагыйдәләргә таянып, тыныш билгеләрен куярга өйрәтү,
б) тыныш билгесенең ялгыш куелган очрагын таба белү, аны төзәтергә өйрәтү,
в) һәр тыныш билгесенең вазифасы белән таныштыру,
г) тыныш билгесенең ни өчен куелганын дәлилләргә өйрәтү.
93. Хосусый-методик принциплар арасыннан гомумметодик принципны табыгыз.
а) авазларны өйрәтүне тыңлап аңлауга нигезләү принцибы,
б) сүзләрне сайлап алу принцибы,
в) бүлекара бәйләнеш принцибы,
г) интонацион принцип.
94. Дәреснең актуальләштерү өлеше…
а) яңа материалны аңлату,
б) белем һәм күнекмәләрне ныгыту,
в) өй эшен тикшерү белән беррәттән яңа материалны өйрәтүгә җирлек әзерләү,
г) кабатлау.
95. Татар телен укыту методикасының методологик нигезе…
а) белем бирү системасын үзгәртеп кору (модернизация) юллары,
б) фәлсәфә, логика; тел белгечләре, укытучылар, дидактлар һәм методистларның хезмәтләре,
в) татар телен укыту методикасының максат һәм бурычлары,
г) «ТР халыклары телләре турында»гы Закон (1992).
96. Календарь план нәрсә ул?
а) телне өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләр санын чирекләргә бүлү,
б) телне өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән һәр сәгатьне уку елына бүлү.
в) дәрес эшкәртмәсе,
г) татар телен укыту программасы.
97. Фонема нәрсә ул?
а) авазларның язудагы билгесе,
б) сүзләрне, морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге,
в) бер тын белән әйтелә торган кисәк,
г) тавышның төрлечә хәрәкәт итүе.
98. Татар телендә ничә кыска сузык бар?
а) 4,
б) 6,
в) 8,
г) 3.
99. Аккомодация нәрсә ул?
а) сузык авазларның охшашлануы,
б) сузык авазларның калынлыкта – нечкәлектә ярашуы,
в) авазларның бер-берсенә тәэсир итеп охшашлану күренеше,
г) авазларның үзара ярашуы.
100. алдынгы – [а л д ы ң гъ ы], бу – ассимиляциянең кайсы төре?
а) ирен ассимиляциясе,
б) борын ассимиляциясе,
в) саңгыраулыкта-яңгыраулыкта ярашу,
г) тел арты һәм кече тел ассимиляциясе.
101. Сүз басымы нәрсә ул?
а) интонацион-мәгънәви кисәкләргә бүлеп әйтү,
б) сүзнең бер иҗеген башкаларыннан көчлерәк тавыш белән аерып әйтү,
в) игътибарны җәлеп иткән берәр сүзне аерып алып күрсәтү,
г) җөмлә эчендә бер сүзне эмоциональ төсмер белән көчәйтеп әйтү.
102. 1939 нчы елда алфавит проекты (рус алфавитына 6 хәреф өстәлгән хәзерге алфавит) хөкүмәт указы белән рәсми төстә раслана. Бу проект кемнәр тарафыннан төзелгән булган?
а) Г.Алпаров, Г.Нугайбәк,
б) М.Фазлуллин,
в) М.Корбангалиев, Р.Газизов,
г) М.Корбангалиев, Ш.Рамазанов.
103. Транскрипция нәрсә ул?
а) тамыр яки нигез хәлендә алынма сүзләрне шул телдәгечә язу,
б) әйтелештәге бөтен үзенчәлекләрне язуда чагылдыру өчен кулланыла торган фонетик язу системасы,
в) кайбер сүзләрне элегрәк кулланганча язу,
г) сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен һәр очракта да бер генә төрле язу.
104. Бер төрле ике сузык янәшә килгәндә, аларның берсе генә кала, ягъни бер аваз кыскара. Бу – нинди күренеш?
а) дифтонг,
б) редукция күренеше,
в) элизия күренеше,
г) диссимиляция.
105. Ирен-ирен, өрелмәле, сонор тартык аваз…
а) [w],
б) [б],
в) [п],
г) [м].
106. унбиш – [у м б и ш], бу сүз нинди принципка нигезләп языла?
а) морфологик принцип,
б) тарихи-традицион принцип,
в) фонетик принцип,
г) график принцип.
107. Лексикография фәне нәрсәне өйрәнә?
а) телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен;
б) телдәге сүзләргә лексик-семантик анализ ясау принципларын;
в) телдәге сүзләрнең төзелешен;
г) телдәге сүзләрнең язылыш принципларын.
108. Күз алмасы сүзтезмәсендә күчерелмә мәгънәнең кайсы төре чагыла?
а) материал һәм аннан эшләнгән әйбер мәгънәсе нигезендә ясалган метонимия;
б) форма охшашлыгына нигезләнеп ясалган метафора;
в) сүз мәгънәсенең бөтеннән өлешкә күчүе нигезендә барлыкка килгән синекдоха;
г) күчерелмә мәгънә күзәтелми.
109. Омонимнар —
а) аваздаш сүзләр;
б) күп мәгънәле сүзләр;
в) мәгънәдәш сүзләр;
г) абстракт мәгънәле сүзләр.
110. «Сезнең язлар гөрли әле, көлә,
Безнең язлар инде елый белә.» (Л. Шагыйрьҗан) шигъри юлларында…
а) антонимнар ярдәмендә антитезалы сурәт ясалган;
б) туры мәгънәдәге «гөрли, көлә, белә» фигыльләре сурәт ясый;
в) бу юлларда сурәт ясау үзенчәлеге юк;
г) оксюморон нигезендә сурәт ясалган.
111. Сүзнең мәгънәсе кайсы очракта тулы күзаллана?
а) бары тик аерым торганда гына;
б) бары тик контекст эчендә генә;
в) сүзтезмә составында;
г) теләсә кайсы очракта сүз мәгънәсе тулы күзаллана.
112. «Синонимнар сүзлеге»нең (1999) авторлары —
а) Д.Г. Тумашева, Ф.М. Хисамова;
б) М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина;
в) Ш.С. Ханбикова, Ф.С. Сафиуллина;
г) К. Тимбикова, Ф.С. Сафиуллина.
113. Сохари, эскерт, буразна сүзләре татар теленә кайсы телдән кергән?
а) латыш теленнән;
б) рус теленнән;
в) удмурт теленнән;
г) татар теленең үз сүзләре.
114. Хәзерге татар телендәге «инкыйлаб» сүзе кайсы төркемгә карый?
а) советизм;
б) неологизм;
в) диалектизм;
г) архаизм.
115. Калька ул —
а) сүзне юлдан-юлга күчерү очрагы;
б) сүзнең төп мәгънәсе югалу очрагы;
в) сүзнең телдә фонетик үзләштерелүе;
г) бер телдән икенче телгә кисәкләп — морфемалар һәм сүзләр ярдәмендә тәрҗемә ителгән сүз.
116. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” н беренче булып кем төзегән?
а) М. Кашгари;
б) Г. Ибраһимов;
в) К. Насыйри;
г) Җ. Вәлиди.
117. Ясалма нигез —
а) тамыр белән туры килгән нигез;
б) ике сүзнең тамырлары кушылудан барлыкка килгән нигез;
в) составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалары булган нигез;
г) составында модальлек һәм бәйләгеч кушымчалары булган нигез.
118. Күренми фигыле төзелеше буенча
а) өч өлештән тора: күр-ен-ми (тамыр+модальлек кушымчасы+модальлек кушымчасы);
б) өч өлештән тора; кү-рен-ми (тамыр+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча);
в) ике өлештән тора: күрен-ми (тамыр+модальлек кушымчасы);
г) бер өлештән тора: күренми (тамыр нигез).
119. Сүзләрне кыскартып яңа сүз ясауның түбәндәге юллары бар:
а) сүзләрнең беренче ике хәрефе генә яки беренче ике иҗеге генә кыскартылып кушыла яисә соңгы иҗекләре кыскартылып алына;
б) сүзләрне кыскартып яңа сүз ясау мөмкин түгел;
в) сүзләрнең яки беренче хәрефләре, яки беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүз тулысынча алына, яисә ике сүзнең дә беренче иҗекләре генә алына;
г) сүзләрнең беренче хәрефләре яки, беренче сүз тулысынча, икенчесенең соңгы иҗеге генә алына.
120. Парлы исемнәрдән генә торган төркемне күрсәтегез:
а) ил-су, җиләк-җимеш, ашау-эчү, алдым-бирдем;
б) ил-көн, кат-кат, юк-бар, яну-көю, яше-карты;
в) кайгы-хәсрәт, хатын-кыз, ир-ат, өс-баш, кул-аяк;
г) иҗтимагый-мәдәни, кирәк-ярак, күргән-белгән.
121. Мәктәп дәреслегендә (5 нче сыйныф, авторлары – Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Т.М.Гайфуллина) сүз ясалышының ничә төре күрсәтелә?
а) дүрт төре; в) сигез төре;
б) алты төре; г) сүз ясалышы югары уку
йортларында гына өйрәнелә.
122. Үлчәү ( исем фигыль) ~ үлчәү (исем); карт (исем) ~ карт (сыйфат) сүзләрендә сүз ясалышының кайсы төре күзәтелә?
а) бу очракта яңа сүзләр ясалмаган;
б) сүзләрнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү ысулы;
в) бирелгән сүзләр үзара омонимнар булып торалар, аларның сүз ясалышына бернинди мөнәсәбәте юк;
г) бирелгән сүзләр үзара мәгънәдәш булып торалар.
123. Модальлек белдерүче кушымчаларның функциясе нинди?
а) сөйләүченең предметларга, күренешләргә, эш-хәлләргә мөнәсәбәтен белдерү;
б) җөмләдә сүзләрне үзара бәйләү;
в) яңа сүзләр ясау;
г) җөмлә эчендә сүзнең башка сүзләргә мөнәсәбәтен белдерү.
124. Тамырдаш сүзләр кайсы төркемчәдә бирелгән?
а) кисек, кискеч, кисемтә;
б) яшәр, яшен, яшел;
в) бармак, бармакчы, бармакча, барыр.
г) айбагыш, айбалта, Айнур, Айгөл.
125. Бәйләгеч кушымчаларга түбәндәге кушымчалар карый:
а) исемдә – килеш һәм тартым, фигыльдә – зат-сан кушымчалары;
б) исемдә килеш, тартым һәм күплек саны, фигыльдә зат-сан һәм юклык кушымчалары;
в) исемдә килеш, тартым, сыйфатта дәрәҗә, фигыльдә зат-сан, юнәлеш кушымчалары;
г) ясагыч кушымчалардан кала барлык кушымчалар.
126. -лык//-лек кушымчасы ярдәмендә кайсы сүз төркеменә караган сүзләр ясала?
а) исем;
б) исем, сыйфат;
в) сыйфат;
г) исем, сыйфат, алмашлык.
127. Сүз төркемнәре —
а) тематик төркемнәргә берләштерелә торган сүзләр ул;
б) мәгънәләре һәм грамматик кушымчалары буенча бер-берсеннән катгый аерыла торган сүзләр ул;
в) мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланышлары буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләр ул;
г) сүзләрнең лексик-семантик вариантлары ул.
128. “Әллә ниләр сизенә күңелем, әллә ниләр уйланам.” (Һ. Такташ) җөмләсендә әллә ни сүзе
а) билгесезлек алмашлыгы;
б) билгеләү алмашлыгы;
в) сорау алмашлыгы;
г) стилистик төсмерле кисәкчә.
129. Төшем юнәлешендәге фигыль түбәндәге мәгънәне белдерә:
а) үтәүче эшнең үтәлүенә сәбәп була;
б) эш кешегә яки предметка читтән төшә;
в) үтәүче эшне үзе башкара;
г) төшем килеше белән белдерелгән үтәүчене күрсәтә.
130. “Икенче көнне алар авылга кайттылар.” җөмләсендәге икенче сүзенә морфологик анализ ясагыз.
а) икенче — сан, тәртип саны, көнне сүзен ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә тәмамлык булып килә;
б) икенче — сан, тамыр сан, тәртип саны, саналмышы көнне сүзе;
в) икенче — микъдар саны, көнне сүзен ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә аергыч булып килә;
г) икенче — рәвеш, сыйфат рәвеше, көнне сүзен ачыклый, төрләнмәгән, җөмләдә аергыч булып килә;
131. Затланышсыз фигыльләргә түбәндәге фигыль төркемчәләре керә:
а) сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив;
б) исем фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль, хәл фигыль;
в) хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль;
г) сыйфат фигыль, хәл фигыль һәм инфинитив.
132. «Туган илдән, туган туфрактан башка яшәү яшәү түгел» җөмләсендә башка сүзе…
а) мөстәкыйль мәгънәле сүз;
б) чыгыш килешен таләп итүче бәйлек;
в) юнәлеш килешендәге исем;
г) теркәгеч функциясендә килгән кисәкчә.
133. Исем фигыльнең үзенчәлеге…
а) эш яки хәлнең булу-булмавын хәбәр итә;
б) эшне, хәрәкәтне башка бер эш билгесе итеп бирә;
в) эш һәм процессны предметлаштырып күрсәтә;
г) эш һәм процессны үтәүченең санына ишарә итә.
134. “Беркөнне Наил япа-ялгыз чыгып китте.” (Ф. Хөсни) җөмләсендә япа-ялгыз сүзе…
а) парлы исем;
б) артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат;
в) парлы сыйфат;
г) артыклык дәрәҗәсендәге рәвеш.
135. Җөмләне дәвам итегез: “Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярын белдерә торган сүзләр ...”
а) аваз ияртемнәре дип атала;
б) модаль сүзләр дип атала;
в) ымлыклар дип атала;
г) мөнәсәбәтле сүзләр дип атала.
136. Баш килешне таләп итүче бәйлекләр кайсы төркемчәдә бирелгән?
а) кадәр, чаклы, таба, тикле, каршы;
б) кадәр, чаклы, белән, өчен, шикелле, аркылы, аша;
в) башка, бүтән, бирле, соң;
г) төсле, соң, бүтән, элек, тыш, үзгә, ары.
137. Синтаксис фәненең төп берәмлекләре:
а) аваз һәм фонема;
б) сүз һәм морфема;
в) сүзтезмә һәм җөмлә;
г) мәгънә һәм форма.
138. «Былтыр кышын» сүзтезмәсе…
а) исем сүзтезмә;
б) сыйфат сүзтезмә;
в) фигыль сүзтезмә;
г) рәвеш сүзтезмә.
139. «Җөмлә» терминына билгеләмә бирегез:
а) текст эчендә нокта, өтер яисә өндәү билгесе белән аерылган сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала;
б) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр ителә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала;
в) тәмамланган уй-фикернең кәгазьгә теркәлгән формасы җөмлә дип атала;
г) «җөмлә» терминына билгеләмә бирү мөмкин түгел.
140. «Эх егетләр! Кайчан үзгәрдегез соң сез?!» җөмләсе…
а) тойгылы җөмлә;
б) сорау җөмлә;
в) сораулы боеру җөмлә;
г) ким җөмлә төренә карый.
141. Җөмләдә логик басым кайсы сүзгә төшә?
а) мәгънәсе ягыннан иң әһәмиятле дип саналган сүзгә;
б) бары тик хәбәр алдындагы сүзгә;
в) сүздәге соңгы иҗеккә;
г) логик басым текст эчендәге сүздә генә була ала.
142. Җөмлә төрен билгеләгез: “Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.” (мәкаль).
а) иярчен аергыч җөмлә;
б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә;
в) бер составлы гади җөмлә;
г) аналитик иярчен җөмлә.
143. Җөмләдә аергыч һәрвакыт…
а) исем белән белдерелгән яисә исем функциясендә килгән кисәкне ачыклап килә;
б) фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклый;
в) ярдәмлек сүз төркемнәрен ачыклап килә;
г) аныклагычны ачыклый.
144. Җөмләнең төрен билгеләгез: “Кем җиңгән дә, кем җиңелгән, шайтаным да аңламый.” (М. Мәһдиев).
а) катнаш кушма җөмлә;
б) иярченле кушма җөмлә;
в) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
г) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.
145. Җөмләнең иярчен кисәге булган хәлнең ничә төре бар?
а) алты;
б) сигез;
в) биш;
г) җиде.
146. “Туган телебезне сакларга кирәк.” җөмләсе кайсы төр җөмлә?
а) бер составлы фигыль җөмлә;
б) бер составлы исем җөмлә;
в) ким җөмлә;
г) тулы җөмлә.
147. Бер-берсенә каршы кую интонациясе ярдәмендә каршы куела торган теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр арасына нинди тыныш билгесе куела?
а) ике нокта,
б) өтер,
в) сызык,
г) нокталы өтер.
148. “Җылы якның иң сылу агачлары болар.” (Ә.Еники). Бу җөмләдә ни өчен тыныш билгесе куелмый?
а) тиңдәш түгел аергычлар исемне төрле яктан ачыклап килгәнгә күрә,
б) күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән ия хәбәрдән соң килгәнлектән,
в) аныклагыч белән аныкланмышның төзелеше бердәү түгел, алар аерымланмаган,
г) урын хәле аерымланмый.
149. Боеру көчле тойгы белән белдерелә торган җөмләләрдән соң нинди тыныш билгесе куела?
а) өндәү билгесе,
б) нокта,
в) сорау билгесе,
г) күпнокталар.
150. Баш җөмләгә көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнгән иярчен җөмлә алдыннан һәрвакыт ике нокта куелу очрагына караган җөмләне табыгыз.
а) Ул шулай тыйнаксызланып йөрде дә кинәт югалды: әллә кая китте (Г.Бәширов),
б) Әмма дәресләренә зыян китермәде ул: элеккечә тырышып укыды (Г.Кутуй),
в) Күрәм: хисләрегезне йөгәнли дә алмыйсыз (Г.Әдһәмова),
г) Бәхетле булу өчен күп кирәкмени соң кешегә: җаның теләгән эш, семьяңны урнаштырырга җылы куыш һәм киң күңел (Г.Ахунов).
151. “Ниһаять, баш очына ике яшел ракета күтәрелә.”(И.Гази) дигән җөмләдә «ниһаять» – нәрсә ул?
а) аныклагыч,
б) ымлык,
в) кереш сүз,
г) аерымланган кисәк.
152. Сорау һәм өндәү билгесе бергә кайчан куела?
а) тынычрак тонда әйтелгән җөмләләрдән соң,
б) көчле тойгы белән боеруны белдерә торган җөмләләрдән соң,
в) сорау көчле тойгы белән белдерелә торган җөмләләрдән соң,
г) сорау интонациясен белдерә торган җөмләләрдән соң.
153. “Ә фермада бер мотор тавышы ишетелми (электр көче була торып!), бер машина тәгәрмәче әйләнми...” (Ә.Еники). Әлеге җөмләдә “электр көче була торып!” – нәрсә ул?
а) керешмә,
б) кереш сүз,
в) өстәлмә,
г) аныклагыч.
154. “Ибраһим Хәлфин – атаклы татар галиме, күренекле мәгърифәтче, культурабыз тарихында гаять зур эз калдырган данлыклы шәхес.” (Ә.Кәримуллин). Бу җөмләдә ни өчен сызык куелган?
а) аныкланмышы исем белән бирелгән аныклагыч алдыннан сызык куела,
б) ия белән хәбәр арасына сызык кую очрагы,
в) җөмләне ике төрле аңлау ихтималы булганга,
г) ике чикне күрсәтә торган сүзләр булганлыктан.
155. “Чиста ак күлмәгемне бир әле, әни», – диде.” (Х.Сарьян). Бу җөмләдә әни сүзе нәрсә ул?
а) кереш сүз,
б) өстәлмә,
в) эндәш сүз,
г) ымлык.
156. Туры сөйләмдә автор сүзләре уртада килгәндә, аларның алдына һәм ахырына (аның үз билгесеннән соң) нинди тыныш билгесе куела?
а) ике нокта,
б) өтер,
в) нокта,
г) сызык.
157. Тел белеме фәненең бер тармагын аңлаткан стилистика терминының нигезендә нинди сүз ята?
а) ниндидер стильгә караганлыкны белдерүче стилистик сүзе;
б) стилистика фәне белән шөгыльләнүче кешене аңлаткан стилист сүзе;
в) «очлы таяк» мәгънәсендәге стиль сүзе;
г) «сөйләм» мәгънәсен аңлаткан стиль сүзе.
158. “Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык.” (Һ. Такташ) юлларында нинди сурәтләү чарасы кулланылган?
а) метафора;
б) чагыштыру;
в) синекдоха,
г) функция буенча күчеш.
159. Җөмләне дәвам итегез: Сөйләмә стиль…
а) әдәби тел нормаларын үзләштергән кешеләрнең көндәлек аралашуларында кулланыла;
б) әдәби тел нормаларын үзләштергән кешеләрнең рәсми сөйләшүләрендә кулланыла;
в) әдәби тел нормаларын үзләштергән кешеләрнең чыгыш яки докладларында кулланыла;
г) әдәби тел нормаларын үзләштермәгән кешеләрнең яшерен сөйләмнәрендә кулланыла.
160. Кара-каршы сөйләмдә кулланылган чеби сүзе — Әнә, аякларың чеби белән тулган. — Чеби белән? Чеби күкәй эченнән генә чыга бит ул.
а) омоним сүзләр;
б) күп мәгънәле сүзләр;
в) метафоралар;
г) чагыштырулар.
161. Мәгънәви синонимнар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
а) стилистик кулланышлары белән;
б) төрле сүз төркемнәренә караулары белән;
в) мәгънә төсмерләре белән;
г) бер-берсеннән аерылмый.
162. Күп нокталар урынына тиешле синонимны куегыз: “Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры… ” (Г. Бәширов).
а) Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры ага.
б) Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры тама.
в) Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры коела.
г) Аксыл зәңгәр күктән, мул булып, яз кояшының саргылт нуры чәчелә.
163. “Кем укуда тырышлык күрсәтә, шуны хөрмәт итәләр. — Укуда тырышлык күрсәткән кешене хөрмәт итәләр” җөмләләре бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә тора?
а) омоним җөмләләр;
б) икесе дә аналитик төзелешле җөмләләр;
в) синтаксик синонимнар;
г) бернинди мөнәсәбәттә дә тормыйлар.
164. Неологизмнар —
а) һәрвакыт башка телләрдән кергән алынма сүзләр генә;
б) телнең үз сүзләре нигезендә генә ясалган яңа сүзләр;
в) телнең үз сүзләре, алынмалар, уйлап табу, мәгънә үзгәртү нигезендә барлыкка килгән яңа сүзләр;
г) башка халыклардан предметы белән телгә килеп кергән яңа сүзләр.
165. Татар теле ничә диалектка бүлеп өйрәнелә?
а) өч диалектка: көньяк, төньяк, урта диалект.
б) өч диалектка: көнбатыш, көнчыгыш, урта диалект.
в) өч диалектка: Казан татарлары, Себер татарлары, Кырым татарлары диалекты.
г) өч диалектка: Казан татарлары, Кырым һәм Себер татарлары, керәшен татарлары диалектлары.
166. Г.Бәшировның “Намус” романының иҗат методы (агымы):
а) социалистик реализм;
б) романтизм;
в) тәнкыйди реализм;
г) натурализм.
- 0
- 26 октября 2010, 16:18
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.