Г.УТЫЗ ИМӘНИ ИҖАТЫНА ТӨРЕК ТЕЛЕ ЙОГЫНТЫСЫ

Халкыбызның бай, катлаулы мәдәни тарихында әдип һәм фикер иясе Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгари аерым бер урын биләп тора. Ул күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек шәхес. Аны халкыбыз тарихында — бөек шәхес, шигърияттә — яңа сүз әйтүче каләм иясе, иҗтимагый фикер тарихында яңа карашларга күпер салучы дип таныйлар.
Утыз Имәнинең исеме, эшчәнлеге, китаплары үзе исән вакытта да, аннан соң да укучыларга һәм галимнәргә яхшы таныш. Октябрь революциясенә кадәр үк әдип хакында К. Насыйри, Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхреддин кебек мәшһүр кешеләр мөһим мәгълүмалар биреп калдырганнар. Совет чорында да Утыз Имәни күз уңында торган: аның әсәрләре мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелде, дәреслекләрдә, «Татар поэзиясе антология»ләрендә нәшер ителде. Г.Газиз һәм Г.Рәхим, Ү.Беляева, М. Гайнуллин, М. Госманов, Ә. Шәрипов хзмәтләрендә әдипнең эшләре төрле яктан тикшерелгән. Санап киткәннәр Утыз Имәни иҗатын бары әдәби яктан тикшергәннәр, аның әсәрләренең телен өйрәнү һаман исә игътибардан читтә кала бирә. Тел ягыннан тикшерүче хәзерге вакытта Израильдә яшәүче Р. Мөхәммәтрәхимова гына. Аның эшендә Г.Утыз Имәни әсәрләрендәге гарәп-фарсы алынмалары өйрәнелә.
Белгәнебезчә, Утыз Имәни 10 ел гомерен Урта Азия якларында үткәргән һәм әдип буларак та шунда формалашкан. Аның шул вакытта һәм туган якларына кайткач язган «Төхфәт-ел-гъерабаэ», «Тъәүариф-ез-заман»кебек әсәрләре гаять авыр телдә язылган. Анда гарәп, фарсы, чыгтай телләре элементлары, иске төрки әдәбиятка хас архаизмнар күп кулланылган. Без бу эштә Г.Утыз Имәни иҗатына төрек теленең йогынтысын өйрәнүне максат итеп куйдык. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:
Г.Утыз Имәни әсәрләрендәге алынмаларны барлау һәм төркемләү.
Төрек теленнән кергән сүзләрнең мәгънәләрен, үзләштерелешен ачыклау. Төрек телендә генә булган сүзьясалыш чараларын өйрәнү. Тарихка күз салсак, Габдерахим Утыз Имәни иҗат иткән чор — телебез өчен иң әһәмиятле чорларның берсе. Туган телебез бу чорда әле формалашып кына килә. Һәм бу өлкәдә, әлбәттә, алынмаларның телебезгә өлеш керткән күләме шактый.
Утыз Имәни үз дәверенең гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек телләрен камил белә. Үзенең аерым хезмәтләрен, шигъри юлларын гарәп, фарсы телләрендә дә яза. Кайберләрен исә телләр синтезы ярдәмендә, ягъни бер әсәрдә берничә тел сүзләрен кулланып, иҗат итә. Әдип иҗатында гарәп, фарсы телләреннән алынган алынмалардан башка, төрек теле алынмалары да бар. Төрек теле алынмалары арасында хәтта төрек теленә генә хас булган фразеологизмнар да очрый (күз нуры, бырактыла ябана). Алынмаларның күпчелеге халкыбызның рухи байлыгын арттыру өлкәсенә караган. Мәсәлән,
Дугмыш – төрек теленнән (doğmuş — туган).
Тәрвиҗ иттем – госманлы төрек алынмасы. (төр. Tervic etmek – кыйммәтен арттыру).
Бырактылар ябана — госманлы төрек теле алынмасы. (төр. Bıraktılar yabana – берьялгызын калдырдылар).
Тәһәммүл итәргә — госманлы төрек алынмасы.(г.төр. tahammül etmek – түзәргә)
Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә төрек теленең йогынтысы аерым сүзләренең ясалышында да берникадәр чагылыш таба. Татар теленең үз сүзләренә төрек теленә генә хас булган сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалу очраклары да күзәтелә. Мәсәлән:
Күргәз сүзе күрcәтергә фигыленнән барлыкка килгән боерык фигыль. Төрекчә күрергә — görmek. Ләкин төрек телендә бу фигылнең боерык фигыль формасы башкалардан аерылып тора. Görmek – göstermek. Бу очракта да шундый ук хәл күзәтелә. Күрсәтергә — күрсәт татарча бу дөрес форма. Әмма Утыз Имәни бу очракта төрек сүзьясалыш системасын кулланган.
Шуны да игътибарга алырга кирәк: кулланылган алынмаларның тәрҗемәләре күп очракта саф тәрҗемә белән туры килми. Мәсәлән:
Лебасе – гарәп алынмасы. Төрек теленә дә хас сүз. Ләкин бу алынма төрек теленнән алынган, чөнки әсәрдә китерелгән мәгънә төрек телененеке төсле мәгънә. (Elbise – төрекчәдә кием). Әдип иҗатындагы бу күренеш татар диалектларына хас булган — иҗек алмашуы — метатеза үрнәгенә мисал булып тора. Үз чорында төрек теле тәэсирендә Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында кулланылган бу үзенчәлек хәзерге татар әдәби теленең аерым диалектларында гына сакланып калган булырга да мөмкин.
Алынмаларның күбесе туры төрек теленнән түгел, башта гарәп теленнән госманлы төрек теленә башка мәгънәдә кереп, әсәргә инде госманлы төрек теле мәгънәсендә кергәннәр. Моңа карамастан, Утыз Имәни иҗаты туры төрек теле алынмаларына да бай. Госманлы – төрек телен ике телдән ясалган тел дип атап була. Аны үз эченә шактый гына гарәп – фарсы алымнарын керткән төрек теле дип атасак ялгышмабыз.
Эшне язган вакытт күп кенә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Измир шәһәре Егей университетында эшләүче төрек теле профессоры Мостафа әфәнде Өнер белән интернет аша элемтәгә чыктык. Ул, безнең фикерләрне раслап, эшебезгә төгәллек кертте.
Габдерәхим Утыз Имәнинең әсәрләре Төрки тел нигезендә, лексикасы исә Госманлы Төрекчәгә караган телдә язылган. Борынгы төрки тел үзенчәлекләрдән монда «– гай», «- дин» кебек кушымчалар чагыла. Гарәп — фарсы йогынтысын караганда монда гарәп алынмаларыннан башка фарсы теленә хас булган теркәгечләр күзәтелә (әһл-и дөнья, тәртиб-и агла...).
Шулай итеп, нәтиҗә ясаганда Утыз Имәни иҗатын ике чорга (этапка) аерып була:
I этап – татар теле формалашып килгән чор (алынмаларның еш кулланылуы).
II этап – татат теленең формалашып бетүе (алынмалар сирәк кулланыла).
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: шигырьләрен һәм поэмаларын карап чыкканнан соң Габдерәхим Утыз Имәни иҗатына гарәп, фарсы алынмаларыннан кала төрек сүзләренең дә күпләп алынганлыгын күрдек. Аерым сүзләр генә түгел, кушымча һәм сүзләр арасындагы бәйләнеш формаларының да кулланылганлыгы ачыкланды.
Бу өлкәдә өйрәнүне тагын да тирәнрәк дәвам итәргә кирәк, дип уйлыйм.

Әдәбият
Г.Утыз Имәни. Шигырьләр, поэмалар / төз.Ә.Шәрипов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1986. – 397 б.
Мөхәммәтрәхимова Р.З. Ике чорны тоташтыручы.// Совет мәктәбе, 18-19 б
Шәрипов Ә. Гыйлем – нурдыр. // Казан утлары, 1984, №11.109 – 116 б.
Мухаметрахимова Р.З. «Язык произведений Г.Утыз Имяни».//Автореферат, Казань: КГУ, 1990, 22 с.
Шәрипов Ә. Габдерәхим Утыз Имәни., Татар әдәбияты тарихы, т1, 1984.
Искәрмә: Эшебездә сылтамаларның булмавы бер генә фәнни хезмәттән дә материаллар алынмавы, эшнең иҗади характерда булуы белән аңлатыла.
Васиков Р. Яр Чаллы шәһәре,
79 нчы лицей-интернаты
Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х. Х.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:27
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.