Татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатында милләт мәсьәләләренең яктыртылышы
Телдән телгә йөргән хатирәләр
Халык күңелендә саклана.
Милләтеңә ихлас хезмәт итү −
Гасырларны үтеп хаклана.
Э. Шәрифуллина.
Милләт язмышы-әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Милләт мәнфәгатләрен кайгырткан, аның үткәнен, бүгенгесен бөтен барлыгы белән чагылдырган әдипләрнең иҗаты да онытылмый. Үз иҗаты белән халыкка хезмәт иткән Ф. Шәех шигырьләренә тукталасым килә. Бу шәхеснең татар милләте өчен куйган хезмәтләрен санап бетерерлек түгел.
Ф. Шәех үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч- куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Бу ныклы ышанычны ул«Татар яшәр, татар югалмас»шигырендә сурәтли. Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге өчен әдипнең эче поша, йөрәге яна.
Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да,
Татар үлмәс, татар югалмас.
Милләтенә, туган ягына никадәрле нәфис мәхәббәт чагыла, нинди кайнар хисләр дөрли бу юлларда!
Һәр кешенең тормышы – үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәгә игътибар итмичә, каядыр ашкына, гел алга омтыла. Г. Исхакый – татар тарихында әнә шул тау елгасы төсле көчле, кырыс, җиңелмәс көрәшче, олы әдип һәм бөек шәхес буларак урын алган кеше. Җитмеш алты ел гомеренең алтмыш елын милләте өчен көрәшеп үткәргән ул. Һәрчак халкының милли үзаңын үстерүне күздә тоткан.Гаяз Исхакый- татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбият классигы һәм горурлыгы, аның әдәби мирасы-халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы.
Татар милләтен ирекле итеп күрү Г. Исхакыйның төп хыялы булган. Ул гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмаска өндәгән, рухи яктан көчле итеп тәрбияләргә теләгән. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманы дип атыйлар. Тарихка әнә шулай зур өлешен керткән кеше ул. Татар милләте күпме изелүләргә дучар ителеп тә, бүген исән-сау икән, ул Г. Исхакый кебек бөек шәхесләренә бурычлы, минемчә.
Ул үзенең иҗатында татар милләтенең язмышы өчен борчылып кына калмыйча, ничек милләт буларак сакланып калырга икәнлеген дә күрсәтә. Чөнки милли үзаңы югары булган кеше генә шәхес булып формалаша ала. Шушы фикерләрен халыкка тизрәк җиткерүнең иң кулай юлы итеп автор сәхнә әсәрләре иҗат итүне сайлый. Әдипнен милли рух белән сугарылган «Җан Баевич», «Зөләйха» пьесалары татар драматургиясендэ зур роль алып торалар.
Аның әсәрләре арасында мине иң тетрәндергәне авторның «Зөләйха» драмасы булды. Нинди генә шартларга куймый ул бу бәхетсез татар хатынын?! Үзенең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшә торган герой күп төрле авырлыкларда кала. Беренчедән, көчләп чукындыралар. Үзе теләмәгән исерек урыска кияүгә бирәләр, балаларыннан, туганнарыннан, туган җиреннән аералар. Автор менә бу фаҗигане ачык күрсәтә. Ни өчен Зөләйха образы шулкадәр тирән яктыртыла, гыйбрәт алырлык итеп сурәтләнә? Моның җавабы бик гади: татарлар диннәрен имана өчен саталар. Патша хөкүмәте аларга яхшы тормыш шартлары тудыра, ир балаларны солдат хезмәтенә алмыйлар, имана җирен яхшы урыннардан бирәләр. Менә бу «калҗа» фаҗигасе кайбер мөселманнарны диннән яздыра, ә халыкның динен алу − ул иманын алуга тиң. Шуның өчен Зөләйха үзенең намусына тугрылыклы итеп күрсәтелгән. Милли геройлар бүген дә шундый дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Нәкъ менә Гаяз Исхакый фикерләре бүгенге көндә дә бик урынлы, чөнки иманын җуйган халык рухи канәгатьсезлек кичерә, күңелен һәрчак бушлык хисләре били.
Әдипнең бу әсәрендә милләткә карата чагылдырган проблемалар хәзер дэ актуаль. Халкымның даими фикерләре булмавы мине борчый. Нигә менә Зөләйха шикелле көрәш юлына басмаска? Телебезне, динебезне саклап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһәмияткә ия булуын һәрберебез яхшы аңлыйбыз. Әгәр дә телебезгә, динебезгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.
Билгеле, милләтпәрвәрләребез күп, ләкин Җан Баевич кебек ялгышучылар да табыла. Чөнки һәрбер «яңалык»ка омтылып, шуннан үзенә җай чыгарып яшәүче кешеләр тирә-юнебездә бар әле. Әйткәнемчә, «Җан Баевич» комедиясенең төп герое Шакирҗаннар милләтебезгә хыянәт итәргә әзер торалар. Корсак кануннары буенча яшәүчеләр өчен Ватан ни дә, туган тел ни − барыбер. Акча гына булсын. Җан Баевичның үз-үзен тотышы да кайбер бүгенге маңкортларга охшый.
Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләребез әсәрләре яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр.
Мәҗит Гафури гомер буе милләтне ирекле итү турында хыяллана. Ул үзенең иҗатын, илдә искене җимереп яңа тормыш төзү өчен, милли азатлыкка, көрәшкә таба юнәлтә.Милли уй-омтылышлар белән яшәгән әдип «Азатлык хөрмәтенә» шигырен яза. Ул халкыбызның аяныч хәлен түбәндәге юлларда күрсәтә:
Яп-яңа, чиксез караңгы, куркынычлы төн иде;
Бар халык мәзлум иде, мескен иде, мәхкүм иде.
Шул караңгылык эчендә кычкыру мәмнугъ иде,
Кузгалырга, эзләнергә һич тә рөхсәт юк иде.
Октябрь ревалюциясен дә зур өметләр белән каршылый. Аның бу өметләре шул елда язылган «Татар байрагы» һәм »Кызыл байрак» дигән шигырьләрендә ачык чагыла.
М. Гафури һәм Г. Тукай иҗаты охшаш. Аларның әсәрләрендә уртак уйлар
бар, икесен дә милли азатлык проблемасы борчый.
… И милләтем, синең газиз улың-
Бөек Тукай сине сөйгән бит!
«Милләтемнән, динем, телемнән дә,
Кадерлерәк ни бар?» – дигән бит!(С.Гыйлметдинова)
Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышлаган дисәк тә, дөрес булыр. Чөнки ул- халык улы, аны халык үстергән.» Дусларга бер сүз» шигырендә, милләтенең хәлен җиңеләйтү өчен, кулга-кул тотынышып эшләргә, көрәшергә өнди. Ул милләтебезнең кол хәлендә яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!
Кайчан китәр кичең, килер кәһарең?-
дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен тели. Г. Тукай үз бәхетен тулаем милләт иминлеге белән генә тәэмин ителә дип уйлый. Бу аның халык белән үзен аерылгысыз бербөтен итеп күрсәтә. Ул татарның бетүгә хөкем ителүенә ихлас әрни.
Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың минем авыруым.
Һәрбер язучы милләт мәсьәләсен үзенчә яктыртса да, барысында да бер үк борчылулар, уйлар һәм якты тормышка омтылу теләге.
Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләт белән, тел белән горурланырга кирәк.Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү-бәхет ул.
Татар дигән бөек милләтем бар-
Шигырьләре, динле, иманлы. (С.Гыйлметдинова. )
Әдәбият:
1. Г.Тукай. Әсәрләр дүрт томда. Шигырләр. Поэмалар.2 том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1976.
2. Ф. Мусин. Г. Исхакый.(Тормышы һәм эшчәнлеге).-Казан, Татар.кит.нәшр.,1998
3. М. Гафури. Әсәрләр. Дүрт томда. 1том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1980.
4. Ф. Шәех. Егет сүзе: Шигырләр,-Казан, Татар.кит.нәшр., 2003.
5. С. Гыйльметдинова. Шомырт чәчәк атканда. Шигырьләр һәм җырлар. Алабуга, 2002.
Басыров Д.
Алабуга шәһәреь 10нчы урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Хәйбрахманова А.Ә.
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ
Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе
Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
- 0
- 08 февраля 2011, 12:21
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.