БЕЗДӘ ИКЕТЕЛЛЕЛЕК МОХИТЕ

Тел кешеләрнең иң мөһим аралашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып- белү- барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.
1993нче елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнан күренгәнчә, Татарстанда ике дәүләт теле-рус һәм татар телләре яшәп килә. Димәк, бүгенге көндә һәр милләт вәкиле, кем генә булуына карамастан, бу ике телне белергә тиеш.
Мин укыган мәктәптә 11 төрле милләт вәкиле белем ала. Белем һәм тәрбия бирү рус телендә алып барыла. Татар теле, нигездә уку предметв булып тора. Мин үзем рус сыйныфының татар төркемендә белем алам… Чөнки туган телем- татар теле. Күренекле язучы, галим Каюм насыйри да юкка гына: кеше үз туган телен белми торып, башка телләрне өйрәнә алмый»,-дип әйтмәгән.
Кызганычка каршы Татарстанда югары сыйны укучыларының телгә карашы бик үк патриотик юнәлештә дип әйтә алмыйм мин. Чөнки алар иң мөһим тел дип рус һәм инглиз телләрен саныйлар. Ләкин минем кабат К.Насыйри сүзләренә әйләнеп кайтасым килә. Туган телен һәм рус телен бер үк дәрәҗәдәбелгән балаларның, ягъни икетеллелек шартларында үскән балаларның, башка нинди дә булса телне өйрәнү, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләргә күпкә сәләтлерәк булуын 1945нче алда Арсениан, 1971нче елда Фельдман Шеен әйтеп үткән.
Безнең районда да икетелле мохит дип әйтер идем мин. Гаиләдә аралашу татар телендә, ә укыту рус телендә алып барыла. Мәсәлән, без 9нчы сыйныфта кушма җөмлә синтаксисын өйрәнәбез. Татар теле дәресләре рус теле белән чагыштырып өйрәтелә. Гадәттә, рус теле дәреслекләрендә кушма җөмлә төрләре турындагы материал берничә сәгатькә алда үтелә.Рус телендә материал белән алданырак танышу, татар телендә бирелгән материалны үзләштерүдә күпкә җиңеллек тудыра.
Мәсәлән, татар телендәге тезмә кушма җөмлә рус телендәге сложно-сочиненное предложение белән тәңгәл килә. Бу исә үз чиратында дәрес материалын истә калдыруда җиңеллек тудыра.
1. Су исе, тал исе борынны кытыклый, анда-санда кояш нурына көмеш йомычкадай сикереп чыккан сазаннарның чупылдап уйнаганы күренә.(М.М.)
2. Я гашу лампу, и ночь начинает медленно светлеть.(К.П.)
Татар телендәге иярченле кушма җөмләләр белән рус телендәге слоңно-подчиненные предложения туры килә.
Мәсәлән:
1. Яктыдан күзе авыртуга карамастан, лампаны якын ук китереп, тамагын карадым.(Г.А)
2. Маяк зажег свой красный огонҗ, хотя было еще светло.(К.П.)
Материалны ике телдә бер үк вакытта өйрәнү, төрле сыйныфта өйрәнүгә караганда күпкә яхшырак. Безнең сыйныфның рус телле укучылары рус төркемендә белем ала. Кушма җөмләләр белән алар сигезенче сыйныфта ук таныштылар. Күп кенә авырлыклар килеп чыкты. Чөнки аларга чагыштырып өйрәнү өчен рус телендә алган белемнәреннән җирлек юк иде. Шуңа күрә телгә өйрәтү ике телне чагыштырып барганда күпкә уңышлырак дип саныйм мин.

Әдәбият

1. Р.З. Хәйдарова. Научно-педагогические аспекты билингвалҗного образования в Республики Татарстан. Г.абереңные Челны, 2006
2. «Фән һәм мәктәп» журналы, №2, 2009
3. Дәреслек.К.З.Зиннатуллина, Ф… фатыйхова, Р.Х.Мирзаһитов.Татар теле 9, Казан, « Мәгариф» нәшрияты, 2005.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

10 декабрь 2010 ел

Әгъләметдинов Р.Р.
Кукмара 3нче урта
гомумбелем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Шакирҗанова Н.Н.

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:11
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.