“Мәдрәсәләрдән чыккан шәкертләр ни диләр?” (1)
Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык тарихы турында кыскача очерк. Бу язма «Мирас» һәм «Мәгариф» журналларында баарга тәкъдим ителде әмма аңа журналарда урын бирелмәде
70 елдан артык дәвердә, илдә коммунистлар идарә иткәндә, безгә борынгы бабайларыбыз турында, элекке заманның мәгариф хезмәткәрләре турында бары тик тискәре мәгълүматларны гына бирделәр. Габделҗаббар Кандалыйның “Мулла белән абыстаен”да аштан ашка йөреп сәдака җыючылар, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендәге ишанның күп хатын тотуы һәм халыкны төрлечә алдавы, Габдулла Тукайның “Мәдрәсәдән бернәрсә дә белмичә чыгучы шәкертләре”… Кызганыч! Без классик язучыларыбызга һич кенә дә күләгә төшерергә теләмибез. Билгеле, дөнья булгач тискәре күренешләр дә булгандыр. Әмма күпчелек татар муллалары гасырлар дәвамында татар дөньясына гына түгел, хәтта башкортлар, казахлар, үзбәкләр кебек тугандаш халыкларга да мәгърифәт нуры таратканнар; балаларны, яшьләрне укырга-язарга, әхлак-әдәп кагыйдәләренә өйрәткәннәр. Монысы факт!
Кызганычка каршы бүгенге көндә дә татар муллалары эшчәнлеге, мәдрәсәләр эшчәнлеге галимнәр тарафыннан бик аз өйрәнелгән килеш. Моның җитди сәбәпләре дә бар. Беренчедән, гасырлар буена тупланган безнең рухи байлыгыбызны, борынгы китапларны революциядән соң физик яктан юкка чыгарганнар. Хәзерге вакытта без, хәтта милләтебезнең югары белемле укытучылары да, бабайларыбыздан диңгезнең тамчысы кадәр генә булып мираска калган кулъязмаларны, хәтта басма китапларны да укып таныша алмыйбыз. Гасырлар дәвамыннан килгән әлифбабызны алмаштыру безне бу мөмкинлектән мәхрүм иткән.
Хәзерге хәбәрдарлык мөмкинлекләрен файдаланып, без укучыларга борынгы мәдрәсәләр эшчәнлеге һәм муллаларның фидәкарь мәгърифәтчеләр булулары турында берникадәр булса да мәгълүмат бирүне зарури дип уйлыйбыз.
Түнтәр мәдрәсәсе Казан артындагы иң борынгы һәм дәрәҗәле мәдрәсәләрнең берсе булган. “Татар энциклопедик сүзлеге”ндә “Түнтәр мәдрәсәсе XVIII гасырның беренче яртысыннан билгеле” дип язылган.
1708 елда Россиядә административ берәмлек буларак губерналар төзелгәч, 1780 елга кадәр Түнтәр авылы Казан губернасы составында була. 1780 елдан 1920 елга кадәр ул Малмыж өязе Киров губернасы составына керә. Шулай итеп, Түнтәр авылы 1780 елдан башлап Казан губернасы составында булмаганлыктан, “Татар тарихы”н яктырткан тарихи язмаларда Түнтәр мәдрәсәсе чагылыш тапмаган диярлек. Татарстан Милли архивында да авыл тарихына караган 1920 елга кадәрле материаллар бармак белән генә санарлык.
Түнтәр мәдрәсәсе тарихын өйрәнү өчен Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”ы, Гаяз Исхакый мирасы, Атилла Расих, Мөхәммәднәҗип Түнтәри язмалары һәм башка язучыларның материаллары, Киров шәһәре архивы, Мәскәүнең борынгы актлар архивы документлары безгә төп чыганак булып торды.
1999 елда без Түнтәр мәктәбенең 200 еллык юбилеен билгеләп үттек. Бу датаны билгеләүдә төп чыганак итеп Түнтәр мәдрәсәсенең танылган мөдәррисе Гали ишанның 6 яшьтән Түнтәр мәдрәсәсенә килеп, башлангыч белем ала башлау датасын алдык. Шиһабетдин Мәрҗани һәм Гаяз Исхакый тарафыннан күп тапкырлар макталган Мөхәммәтгали Сәйфуллин үз илендә 15 ел дәвамында гыйлем туплаганнан соң, югары дини белем алу өчен Бохарага китә. Анда “Чәпә Нәвис мәхдүм” дип танылган мелла Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйр һәм Миянфазыл Кадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, Һиндстанның Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләрендә практика үтә. 1829 елда, 35 яшендә, Бохарадан кайтып, Түнтәр карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша. (Ш.Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”ыннан.)
Мәдрәсә юбилеен үткәргәндә безгә Гали ишанга кадәр булган Түнтәр муллалары һәм мәдрәсә мөдәррисләре (мөдирләре) билгеле түгел иде. Шуннан соңгы 3 ел вакыт эчендә Түнтәр мәдрәсәсе тарихына караган шактый гына өстәмә документлар таба алдык. Безгә аларны туплауда бик күп кешеләр ярдәм иттеләр. Иң беренче чиратта материаль һәм мораль ярдәме өчен без Балтач район хакимияте башлыгы Марат Хәй улы Зариповка бурычлыбыз. Рәхмәтнең олысы аңа.
Киров шәһәре архивы материалларына караганда “1869 елда язылган 1 стан торак пунктлар исемлегендә Түнтәр авылы бар… Авылда агачтан салынган мәчет бар… Шәхси татар училищесы эшли...” (Фонд 574, опись 1, эш бер. 285, 18 бит ике яклап һәм эш бер. 286, 13 бит.) “1872 елның 12 июлендә “Мәчетнең таныклыгы акт”ында түбәндәгеләр теркәлгән: “Малмыж өязенең 1 стан приставы Боков, Арбор волосте старшинасы В. Елкин катнашында 12 июльдә Түнтәр авылындагы җәмигъ мәчетенең таныкламасын төзегәндә түбәндәге үлчәү эшләрен башкарганнар: мәчет бинасы агачтан төзелгән, озынлыгы 37 аршын, киңлеге 13 аршын, түбәгә кадәр биеклеге 12 аршын, манараның шпиле белән биеклеге (ярымайга кадәр) 24 аршын. Көнчыгыш һәм көнбатыш якларында 12 шәр тәрәзә, төньяк һәм көньякка караган 3 әр тәрәзәсе бар. Мәчет таш нигездә утыра, тыштан такта белән тышланган һәм сары буяуга буялган. 1834 елда төзелгән. Таза, нык. Хуҗалык корылмаларыннан ераклыгы 20 саржиннан кимрәк, ә училище бинасы мәчеттән 7 саржин ераклыкта. Бу урынга ул, иске урыныннан быелның язында гына күчереп салынган.” (Фонд 583, опись 495, эш бер. 129, 5 бит.)
Тарихтан билгеле булганча, Явыз Иван мәмләкәтебезне басып алганнан соң, мәчетләр җимертелеп бетерелгән, мәдрәсәләр ябылган. 1598 елның 18 июль, 1742 елның 19 ноябрьдәге патша указларында тагын бер кат “Казан губернасындагы калган мәчетләрне җимерергә, яңаларын төзетмәскә” дип боерыла. Бары тик 1756 елның 23 август һәм 1759 елның 23 август указларында гына Казан губернасында мәчет төзергә рөхсәт бирелә башлый. 1785 елның 4 сентябрь указы белән генә мәчетләр янында мәдрәсәләр төзергә рөхсәт ителә.
Бу чорга кадәрге мәчетләр манарасыз булганмы, әллә манаралымы, бездә андый мәгълүматлар юк. Ә менә Батырша востаниесенә кадәр, 1742-1744 елларда Казан губернасында патша указы нигезендә меңләгән мәчетләр җимертелгән. Шул исәптән безнең төбәктә дә. 2005 елда Карадуган музее директоры Б.Зыятдинов Мәскәүдәге Борынгы Актлар мирасханәсеннән шушы елларда Арча даругасындагы авылларда мәчетләрне җимертү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматларны алдырды. Аларда болай диелгән: «Түнтәр авылында 25 хуҗалык бар. Бу авылда мәчет җимертелмәгән». Безнең якларда тагын берничә авылда мәчет сакланып калган. Хәтта 10-15 хуҗалыгы булган татар авылларында мәчет булган. Күрәсең, авыл мулласы белемле, көчле, халык бердәм булганда, үз авылындагы мәчетне саклап кала алганнар. Бу чорда мәчет каршындагы мәдрәсәләр мөгаен законсыз гына эшләгәндер.
Түнтәрдә 1834 елда салынган мәчет бинасының төп өлеше бүген дә исән. Бүгенге көндә анда “Мәдрәсә музее” урнаштырыла. Мәчет бинасы 1932 елга кадәр турыдан туры үз вазыйфасын башкарган. 1932 елда манарасы киселеп һәм михраб өлеше алынып, башта административ бина буларак, аннары мәктәп итеп файдаланылды. 1959 елда сүтелеп, түбәнге этажы алынып, икенче каты беренче кат итеп шул ук урынга яңадан торгызылды. Мәчет бинасының бүгенге архитектурасыннан шул күренеп тора: бинаның өчтән берен тәшкил иткән 9х9 метрлы өлеше шактый борынгы бина. Бабайлар әйтүенә караганда бу өлеше тагын да элеккерәк чордан калган манарасыз мәчет булган. Киров шәһәреннән алынган икенче бер мәгълүматта “Түнтәрдә беренче мәчет 1831 елда төзелгән” диелгән. (фонд 583, опись 604, эш бер. 149, 26 бит ике яклап.) Бабайларыбыз аңарчы да мәчетсез булмаганнардыр, чөнки Түнтәр мәдрәсәсенең бу датадан 100 ел элек үк эшләгәнен дәлилләүче язмалар бар.
1869 елдагы Вятка губернасының Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләре турындагы Ведомостьта түбәндәгеләр язылган: “Түнтәр авылында халык тарафыннан ачылган мәктәп (мәдрәсә) бар. Бу мәдрәсә “бу урынга авыл килеп утырган вакытан ук” булган”. (документта датасы күрсәтелмәгән). Билгеле, болай ук була алмас, монысы исбатланмаган факт. Түнтәр авылына нигез салучы беренче бабайларыбызның килеп урнашуы турында кайбер мәгълүматларыбыз бар. Риза Фәхретдин мирасында (С.-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү архивы 131 ф., 1 тасфир, 50 эш берәмлеге, 21-а — 21-б битләр — Бу материалны акдемик Марсель Әхмәтҗанов табып кайткан һәм “Татар шәҗәрәләре” китабында игълан иткән) һәм Мөхәммәднәҗип Түнтәринең “Түнтәр авыл тарихы” исемле кулъязма китабында (Татарстан Фәннәр академиясе. Фонд 53, тасвирлама 2, саклану берәмлеге 46) Түнтәр авылына нигез салучыларның Янгол бабаның 6 улы (бишесенең исемнәре дә бар) икәнлеге әйтелә. Янгол баба — Яңгул авылына нигез салучы. “Татар энциклопедик сүзлегендә” Яңгул авылы исеменең Казан ханлагы чорына караган язмаларда очравы әйтелә. Түнтәр мәдрәсәсенең ул чорда булуын раслаучы документлар юк. Документаль фактлар күпкә соңрак чорга карый.
ТФА мирасханәсендә сакланучы югарыда әйтелгән Мөхәммәднәҗип Түнтәри язмаларының “Түнтәр муллалары” бүлегендә болай диелә: (35 биттән торган бу кулъязма китап Түнтәр тарихын гына түгел татар тарихына кагылышлы шактый күп мәгълүматны эченә ала. Биредә һәм алга таба шул китаптан аерым өзекләр бирелә. Ул материаллар матбугатта беренче тапкыр игълан ителә.)
Түнтәр муллаларыннан беренчесе: Габдерразак бине Ишмөхәммәд бине Тәми. Казан ягыннан Кәтрәнәҗ (Питрәч райондагы Екатериновка авылы булса кирәк – З.М.) дигән авыл кешесе. Ничә еллар мулла булганы беленмәде. (чама белән 1730-1770 елларда имамлык иткән булырга тиеш — Р.З.) Кабере Түнтәрнең иске мәкъбәрәсендә (зиратында) дип сөйлиләр, урыны мәгълүм түгел. “Мөстәфадел-әхбар”да кырык еллап имам торды дип язылган. Шул заманнардан ук Түнтәрдә мәдрәсә булуы, мәдрәсәсендә язылган китаплардан беленә. Мәдрәсәсендә язылган ике китап “көтепханә”дә. Берсе “Гокаиде нәсәфия”, “Ирашден мөслимин” исемле. Ахырында «тәммәт китабәт һәзиһел-нөсхәтел-мөбәрәкат, галә ядел фәкыйрь Халид бине Хәсән (бу Халид бине Хәсән кулы белән язылды) фи вилайәти Казан вилайәти Түнтәр вә фи мәдрәсәти мулла Габдерразак бине Ишмөхәммәд” дип язып, тарихы куелмаган. Икенчесе дә шундый ук бер дәреслек китабы иде. Габдерразак хәзрәтнең мөһим хезмәтләреннән Түнтәрнең борынгырак картлары бабаларыннан ишетеп сөйләүләречә үзе һәм хатыны балаларны укый-яза белергә өйрәтеп, болар вакытында авылда укый-яза белмәүче булмаган дип сөйләүчеләрне ишеттем. Түнтәрдә нәселе беленми. Мөхәммәд исемле угылы Казанда бишенче мәчеттә имам булып торганлыгы, моның Әхмәд ишан дигән угылы Симидә (Семипалатинский – М.З.) икенче мәчеттә имам булуы «Мөстафәдел–әхбар»да мәзкүр (югарыда әйтелгән) Әхмәд ишанның улы Ибраһим ахунд атасы урынында имам булып гомер кичереп, моның Гарәпстанда тәхсыйль кылган (укыган) Караәхмәд исемле фазыйль угылы бүгендә Симидә сәламәт. Ләкин сукыр дип ишеттем. Габдерразак хәзрәт нәселеннән шул Караәхмәдтән, башка кеше булуын белмәдем...”
Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең бу кулъязма китабы шактый саллы. Аны кириллицага ТФАның фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин күчереп бирде. Язмаларда Түнтәрдә бер-берсен алмаштырган 8 имам-хатыйб һәм мөдәррискә киң характеристика бирелә. Авыл тарихын өйрәнү һәм авыл халкының 300 елны эченә алган нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен без Киров шәһәре архивыннан 1795-1811, 1850-1858 елгы Түнтәр авылына караган “Ревизская сказка”ларны (шул елларда яшәгән авылдашларның тулы исемлекләре) алдырдык. (Фонд 176, опись 2, сак. бер. 367, 36-42 битләр ике яклап, шул ук фондта сак. бер. 1657, 810-860 битләр ике яклап) Карадугандагы “Себер юлы” музее директоры Бакый ага Зыятдинов Мәскәүнең Борынгы актлар архивыннан 1747-1762 елларда Түнтәр авылында яшәгән авылдашларыбызның тулы исемлеген алып кайтып бирде. (фонд 350, опись 2, сак. бер. 1194, 73-87 битләр ике яклап) 28 биттән торган бу документны “Себер юлы” музее хезмәткәрләре безгә укырлык рәвешкә күчереп бирделәр. Ул чор язмалары рус телендә булса да, иске славян теленә тартым итеп, каурый каләм белән бик тә болганчык итеп язылган. Аларны теләсә кем укый алмый.
Түнтәрнең беренче мулласы Казан янындагы Кәтернәҗ авылыннан (З. Мөхәмәтшин бу авылны хәзерге Питрәч районының Екатериновка авылы булырга тиеш дип яза) килгән булса, икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче имамлар чыгышлары белән Түнтәрдән. Аларның туган еллары һәм ата-бабалары “Ревизская сказка”ларда бик төгәл теркәлгән. Икенче, өченче һәм дүртенче имамнар — өчесе дә Габдеразак хәзрәт шәкертләре. Аларның туган ел даталарыннан чыгып Габдерразак хәзрәтнең Түнтәрдә якынча 1730-1770 елларда имамлык иткәнлеге ачыклана. Менә шушы 1730 ел Түнтәр мәдрәсәсенең башлангыч чоры булырга тиеш. Бу дата “Татар энциклопедик сүзлегендәге “Түнтәр мәдрәсәсе XVIII гасырның беренче яртысыннан билгеле” дигән мәгълүматка да туры килә.
Шулай итеп, без Түнтәр мәдрәсәсенә нигез салучыларның беренчесе Габдерразак хәзрәт Ишмөхәммәд дип тә әйтергә хаклыбыздыр.
Алга таба Мөхәммәднәҗип Түнтәри авылның икенче имамына характеристика бирә:
“Госман Исмәгыйль углы Түнтәри. (Госман бине Исмәгыйль бине Котлымөхәммәт Түнтәри – Р.З.) Борынгы картлар сөйләвенчә Госман хәзрәт үткен акыллы, русча һәм замана хәлләреннән дәүләт нихамнарыннан (кануннарыннан) мәгълүматлы, җәмгыять эшләрендә хөкүмәт белән ике арада васитачылык (арадашчылык) кылыр булган. Моның заманында Түнтәр тирәсендә Урбар авылында Үтәгән мулла гонванлы (дәрәҗәле) Тархан (Дәвәрән) белән дус булып җәмәгать эшләрен бергәләп эшләгәннәр дип сөйлиләр. Госман мулла заманача мәгыйшәт иткәнгә яңа чыккан нәрсәләрне ала барып, самовар чыгу белән – бу тирәдә исеме дә ишетелмән вакытта, аны алып кайтуы зур хадисә саналып, телләрдә дастан булып сөйләнеп, “Госман мулла бик гаҗәп машина алып кайткан, су белән ут бергә торса да, бер-берсенә зарар тидермиләр икән” дигән сүзләр ераккача ишетелеп, бу машинаны күрергә кырык-илле чакрымнардан килү-китүчеләр байтаккача кимемәгән.”
Госман хәзрәт безнең борынгы бабабыз Гомәрнең (Энҗе — Рәфхәт — Шәкүр — Мөхәммәтзариф — Сабит — Сәйфетдин — Сәгыйть — Гомәр — Исмәгыйль — Котлымөхәммәт) бертуган абыйсы. Госман хәзрәт 1744 елда туган, якынча 1770-1785 елларда имамлык иткән, Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булган. Югарыда язылганнардан күренгәнчә, хәзрәтләр авыл халкына аң белем һәм тәрбия бирү белән генә чикләнмичә, авылга техник яңалыклар да алып кайта торган булганнар.
Госман хәзрәт, алда әйтеләчәк Габделхәмид хәзрәт һәм Сәгыйть хәзрәт белән Дагыстан ягында белем алып кайткан булырга тиеш дип фаразлана. Мөхәммәднәҗип хәзрәт язмалары болай дәвам итә:
“Өченче имам Габдәлхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри. Тәксыйль, (белем алу) ул заманнарда Дагыстанда тәхсыйль гыйльме гадәт булганга, шунда булгандыр дип уйланыла. Элек Мәчкәрәдә имам-мөдәррис булып, аннан Мәчкәрә тирәсендә Адай авылына имамлыкка күчеп, Адайдан Салавыч авылына килеп, имам булып, Салавычтан ватаны Түнтәр авылына кайтып имам-мөдәррислектә гомер кичереп вафат булган. Мәчкәрәдә вакытында мәдрәсәсендә Мең бер йөз җитмеш икенче һиҗридә язылган китабыны күргәнен Мәрҗани “Мөстафәдел әхбар”га кайд (теркәгән, язган) иткән. Элек заманнарда муллалар күбесе мәншүрсез (укытырга хокуксыз) булып, безнең Хәмид хәзрәт тә мәншүрсез имамлыкта гомер кичергән. Мондый муллалар урыннарында торып, теләмәсәләр ташлап китеп, урыннан урынга күчеп йөргәннәр. Муллаларын яратмаган мәхәлләләр дә җибәрү өчен ишекләрен алып ташлау, башка төрле комачаулыклар ясау шикелле эшләр белән китәргә мәҗбүр иткәннәр.
Хәмид хәзрәтнең Габделгаффар, Габделфәттах, Галләм һәм Сабит исемле дүрт углы булып, дүртесе дә чит авылларда имамлык кылып вафат булганнар. Габделгаффар Түнтәрдән утыз чакрым көнбатышта Яңа Тазлар (хәзерге Арча районына кергән Байкал авылы — искәрмә Р.З.) авылында имам-мөдәррис булып торып вафат булган. Фәйзерахман, Әхмәд, Насих һәм Камалетдин исемле дүрт улы калып, Фәйзерахман атасы мәдрәсәсендә тәхсыйльдән соң сәүдәгәр булып, Бохарага йөреп сәүдә кылып дәүләтләнеп, ахыр гомерендә дәүләте китеп, урта дәрәҗәдә мәгыйшәт кичереп, картаеп вафат булды. Күп нәрсәдән хәбәрдар, сәүдәгә оста, мәҗлестә күңелле кеше иде. Мәрҗани мәдрәсәсендә укып, әһле гыйлеменнән (гыйлем иясеннән) булган Заһиретдин Әбүсәлам Мөхәммәд гонванлы (исемле) фәкать бер углы калып, бүген дә сәламәт, авылында игенче булып тереклек кыладыр. Әхмәд атасы урынында имам булып, озын гомер сөреп, картаеп вафат булды. Тәхсыйле Кышкар Ягъкуп хәзрәт мәдрәсәсендә булган. Сүзгә оста мотаябәле (шук, шаян) кеше, шагыйрьлеге дә бар иде. Берничә углы, кызлары булып, икенче углы Шаһимәрдән Кышкар Исмәгыйль хәзрәт мәдрәсәсендә тәхсыйльне тәмам кылып, күп еллар хәлфә булып мәдрәсәи “Хөсәения” ачылганда беренче мөдәррис булып берничә ел торганнан соң Кышкарга кайтып имам-мөдәррис булып, бүген дә имамлыктан истигъфа (эштән китеп) кылып, Исмәгыйль хәзрәт дарында (йортында) торадыр. Хәзрәтнең Хәдичә исемле кызын никахлап, берничә угыл, кызлары бар. Шаһимәрдән гомере буе гыйлем белән шөгыльләнеп, күп мәгълумат тәхсыйль итеп яхшы гына көтепханәсе дә бар. Әхмәд хәзрәтнең кызларыннан берсе Котаймас Латыйфулла хәзрәткә никахында булып берничә угыл, кызлары булып, барсын да яхшы укытып, берничә әсәрләре белән шөһрәт тапкан Галимателбанат моның кызы иде.
Габделгаффар хәзрәтнең өченче углы Насих Мәрҗанинең Казанга имам мөдәррис булган заманында мәдрәсәсендә укып, Түнтәр тирәсендә Борнак илендә имам булып торып вафат булды. Хәбибрахман, Нурзадә исемле ике углы калып, Хәбибрахман атасы урынында имам булып, берничә ел гомер сөреп, бу көндә вафат. Урынында улы мулла булып тора. Нурзадә Түнтәр тирәсендә Чутай авылында имам. Хәмид хәзрәтнең дүртенче углы Камалетдин Оренбург ягында фәкыйрь хәлендә гомер кичереп вафат булды.
Хәмид хәзрәтнең икенче улы Габделфәттах Салавыч аывлында имам-мөдәррис булып гомер итеп вафат булып, бер кызы калды. Өченче углы Галләм Ибраш авылында имам булып берничә угыллары калып, ике углы аталары урнында имам булып гомер кичереп вафат булдылар: Дүртенче углы Сабит Завод (хәзерге Балтач районындагы Ком-Завод авылы – Р. З.) авылында имам булып торып вафат була, балалары калмый.”
Күрәбез, Хәмид хәзрәт үзе һәм аның балалары Түнтәр авылы өчен генә түгел, якын тирәдәге күп кенә татар авыллары халкына да аң белем таратучы булалар. Хәмид хәзрәт һәм аның нәселе турында Ш. Мәрҗани дә бик төгәл язып калдырган. Гомумән алганда Ш. Мәрҗани үзенең мәшһүр “Мөстәфадел әхбар”ендә Түнтәр авылыннан чыккан 20 дән артык муллага характеристика бирә. Бу китапның төрле урындагы 21 битендә Түнтәр муллалалары искә алына.
Хәмид хәзрәт турында Ш. Мәрҗани түбәндәгечә искә ала:
“Габдулла байның Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид әт-Түнтәри мәдрәсәсендә укыган вакытында, Гыймадел-ислам” китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күрдек: “Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтәгән әт-Түнтәри мәдрәсәсендә 1758 елда язды”. (231 бит)
“Мелла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмөхәммәд бине Мөхсин әл-Түнтәри, Мәчкәрәнең иске мәчетендә булган күренекле имамнарның беренчесе. Мәчкәрәдә имам булган вакытында, 1172(1758) елның азагында, мәдрәсәсендә язылган кайбер китаплары ахырында исеме телгә алына. 1195(1780) елның азагында, Мөхәммәдрәхим ахун кайтканнан соң, Адай карьясендә имам була. Аннан Салавычка күчеп, соңыннан асыл ватаны Түнтәргә кайта. 1220(1805) елда шунда дөнья куя. Олы улы Сабит бине Габделхәмид Чутай Завод исемле карьядә имамлык итә. 126...(184...) ел азагында вафат була. Аның ике углы бар. Мелла Габделгаффар Яңа Тазлар авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис иде. 1263(1846) елда мөхәррәмнең тугызында, дүшәмбе көн вафат булды. Җеназасын каенатасы мелла Мөхәммәт Әмин бине Мөхсин укып, Тазлар авылы каберлегендә җирләнде. Мелла Габделфәттах Иске Салавычта имам һәм хатыйб иде. 1283(1866) елда вафат булды.” (249 бит)
Хәмид хәзрәт 1743 елда туган, Түнтәрдәге имамлык һәм мәдрәсә мөдәррислеге чоры 1785-1805 елларга туры килә.
Хәмид хәзрәтнең оныгы Түнтәр мәдрәсәсе хәлфәсе мелла Фәйзерахман (Фәйзерахман бине Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри) Ш. Мәрҗанинең сеңлесенә (икенче әнидән туган) өйләнә. Аларның Заһиретдин Әбүссәлам Мөхәммәд исемле балалары дөньяга килеп, ул Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә белем ала.
Фәйзерахманның югарыда әйтеп кителгән Әхмәт исемле энесенең улы Шаһимәрдән Кышкардагы Ягъкуб мәдрәсәсендә белем ала. Оренбург шәһәрендәге Әхмәт бай Хөсәеновлар иганәсенә ачылган атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсенең беренче мөгаллиме була. “Хөсәения” мәдрәсәсенең эшчәнлеген тирәнтен өйрәнгән Оренбургтагы мәшһүр галимә Мәдинә ханым Рәхимкулова үзенең “Әхмәт бай” дигән китабында “1905 елда Әхмәт бай Хөсәенов үзенең миллионнарын татар мәгърифәте өчен мирас кәгазьләрен тутырганда шаһитларның берсе итеп Түнтәр авылында туган “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллиме Шаһимәрдән Әхмәтша улы Үтәгәновны ала” дип язган. Бу мәгълүматны безгә Оренбург шәһәренә баргач, Карадугандагы “Себер юлы” музее директоры Бакый ага Зыятдинов алып кайтты. Күрәсең Шаһимәрдән хәлфә үзенә фамилия итеп, бабасының әтисе Үтәгән исемен сайлаган була.
Совет чорында ишан һәм мулла оныкларын эзәрләкләгәнәр. Күпләр үзләренең социаль чыгышларын яшерергә мәҗбүр булган. Хәзер киресенчә, муллалар һәм ишаннар нәселеннән чыгучылар үзләренең бабаларының мәгърифәт нуры таратучы булулары белән горурланалар. Без исә элекке муллаларыбызның хәзерге оныкчыкларын табарга булышабыз.
Түнтәрнең өченче имамы Хәмид Хәзрәтнең улы Габделгаффар мулланың 1852 елда туган оныгы Мөхәммәтсафа хәзрәт үзебезнең төбәктәге Смәел авылында шактый еллар имам булып тора, аннары Түнтәр мәдрәсәсендә хәлфә буларак хезмәт итә. Бүгенге көндә Түнтәрдә Мөхәммәтсафаның оныклары Сафиннар һәм Шәймөхәммәтовлар бу нәселне дәвам итәләр.
Түнтәрнең дүртенчече имамы турында Мөхәммәднәҗип хәзрәт болай яза:
Вәлид угылы Түнтәри. Кайсы елда имам булуы, ничә еллап имамлык кылуы беленмәде. (1749 елда Түнтәрдә туган, якынча 1809-1832 елларда имамлык иткән. — Р.З.) Вафаты һиҗри 1242 елда. Тәхсыйле Оренбург Каргалысында (Сәгыйдь бистәсендә) Габдеррахман хәзрәт мәдрәсәсендә. Күп язучан булып, үзе язган китаплары гына да кечерәк бер көтепханә булган дип сөйлиләр. Үзе язган китапларыннан берничәсе көтепханәдә бүген дә сәламәт. Бу мәҗәлләдән (җыентык, китап) вафат буласы елда язган Хәким Тирмизинең “Нәвадирел-ысул, фи мәгърифәти әхбарер-рәсүл” (“Рәсүлнең хәдисләре белемендә сирәк ысуллар)”. Язуы гүзәл, нөсхәсе дөрес. Сәгыйдь хәзрәт күркәм холыклы, эшлекле, иген игеп, урман төпләп, ышна кылып үз кул көче белән көн кичергән. Бу көндә дә Сәгыйдь мулла ышнасы дигән бер җир бар. Менә бу хәлләре бик гыйбрәтле. Артыгы белән бер игенче чаклы эшләп, шуның өстенә китаплар күчереп яза, укый, мәдрәсәсендә шәкертләр укытып гыйлем белән шөгыльләнә, кимчелек китерми. Соңгы заман муллалары күпчелеге шикелле мәдрәсәдән чыккач гыйлем белән мөтарәкә (чикләнми) кылышмый. Борынгы хәзрәтчә алар рәхмәт, болар гыйлемгә мәхәббәтле булып, гыйлем белән шөгыльләнүне беренче вазыйфалары кылып, гыйлем юлында фида булганнар; әхлаклары гүзәл, мәгыйшәтләре садә, хезмәтләре яхшы, вазыйфалары әсәрле (йогынтылы) булган.
Бездә булган мәгълүматлар буенча Сәгыйть хәзрәтнең әтисе Вәлид Котлин Түнтәрдә туган. 1744-50 елларда гаиләсе белән Оренбург якларына күченеп киткән. Аның гаиләсенең күченүе турында 1747 елгы Түнтәрнең “Ревизская сказка”сында язылган. “Мәгариф” журналының 2002 ел №5 санында Саба якларының туган төбәк тарихын өйрәнүче Сәрия Хисанова һәм Фирдәүсә Гыйззәтуллина Сәгыйть Каргалысы бистәсенә 1744 елда сабалылар нигез салуы турында яздылар. Сәгыйть шунда 1749 елда туган булырга мөмкин. 45 яшьләрендә гыйлем туплаган мулла буларак Түнтәргә күчеп кайткан. Түнтәрдә имамлык итү һәм мәдрәсә мөдәррисе буларак эшчәнлеге 1805-1830 елларга туры килә. 1829 елда Гали ишан Бохарада укуын тәмамлап Түнтәргә кайткач, Сәгыйть хәзрәт имамлыкны һәм мәдрәсә мөдирлеген аңа тапшырып, үзе кабат Оренбург Каргалысына китә. Сәгыйть хәзрәтнең оныклары, шулай ук күренекле муллалар, шунда яшәп, 1930 елларда муллаларны “аулау” башлангач, репрессиядән качып, Урта Азия якларына күчеп китәләр. 2000 елда аның оныкчыклары Үзбәкстаннан Чепьяга кайтып урнаштылар. Чепьяда Сәгыйть хәзрәтнең нәсел җебен дәвам итүче Наилә Ишембаева врач булып эшли. Түнтәрдә исә бу хәзрәтнең тамырларын дәвам итүчеләрнең Фәйзерахмановлар, Мөбарәкҗановлар, Мәгъсүмовлар гаиләләре икәнлген ачыклауга ирештек.
Түнтәрнең бишенче имамы Гали хәзрәт Сәйфуллин аерым мактауга лаек. Гаяз әфәнде Исхакый аның турында “Нәкышбәнди” (Мәрхәмәтлелек) орденына лаек булган өч ишанның (калган икесе: Чистайдагы Закир ишан һәм Троицкидагы Атилла Расихның бабасы Зәйнулла ишан) иң күренеклесе. Ишаннар һәм аларның мөридләре мөселман халыклары арасында бер үк вакытта рус хакимиятенең бары тик вакытлыча гына булуын, мөселман халыкларының берләшүләренә ишарә ясаганнар. Мөселман халыкларын милли мөселман рухында, милли азатлык рухында тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәр.” дип яза. (“Идел-Урал”, 1991 ел, 37 бит.)
Малмыжда яшәгән Түнтәрдән чыгышлы мәгьрифәтче Мөхәммәткамал Мозаффаров үзенең истәлекләрендә “Мөхәммәтгали ишан “Мәрхәмәтлелек” орденының алтын медаленә ике тапкыр ия булган” дип язып калдырган.
Ш. Мәрҗани исә аның турында “Минем Казанда беренче тапкыр имам булып урнашу мәҗлесендә муллалар арасында аның сүзе хәлиткеч роль уйнады” дип язып калдырган. (“Мөстәфадел әхбар”, 354 бит) Язучы Вахит Имамов исә Гали Сәйфуллинның ике мари кешесен ислам динен кабул итүгә күндергәне өчен патша жандармериясенең Вятка губерна үзәгеннән Түнтәргә килеп, Гали Сәйфуллинны бөтен авыл халкы алдында җәзалаганы — чишендереп чыбык белән суктырылуы турындагы мәгълүматны тапкан. (“Татарларның Ватан сугышы” китабы). Гаяз Исхакый “Сөннәтче бабай” хикәясендә Сөннәтче бабайның таныклык алу өчен Түнтәргә ат белән ике атна дәвамында килүе (Чистай өязеннән булса кирәк) турында яза. Бу факт үзе генә дә Гали хәзрәтнең бөеклеге нинди еракларга таралганлыкны күрсәтә.
Гали ишанга кадәр указлы муллалар үтә сирәк була. Мөселман Диния Идарәсен ачарга патша тарафыннан бары тик 1778 елда гына рөхсәт ителә. Шуннан соң гына муллаларга имтихан тотканнан соң Указ бирелә башлый. Гали Сәйфуллин исә Түнтәргә кайткан беренче указлы мулла икәнлеге билгеле. Ул Түнтәргә кайтканчы авылда башлангыч белем бирүче мәдрәсә генә булган дип уйлыйбыз. Ул кайтканнан соң мәдрәсә киңәйтелә һәм дини урта белем бирелә башлый.
Аның турында оныгы Мөхәммәднәҗип хәзрәт язганардан өзекләр китерик:
“Гали хәзрәт мөфти Габдессәлам заманында имтихан кылып, мәншүрендә имам-хатыйб җамигъ мөдәррис, старшый мөхтәсиб дәрәҗәләре язылган. Атасы Сәйфулла игенче, яхшы кеше, юмарт табигатьле, шәфкатьле булган. Халык файдасына балта, көрәк, сәнәк, чабагач, капчык шикелле нәрсәләрне, бер амбарына куеп, хаҗәте төшкән кешеләр шуннан алып, бушагач урынына китереп куяр булганнар. Бабасы Габделрәшид батыр булып бүре, аюларны аулаганын сөйлиләр. Аюга чәнчи торган сөнгесе нәселеннән Габдулла дигән кешедә күп еллар сакланып, соңыннан кайдадыр заигъ (юк) булган.
Имам булгач, мәдрәсәне яхшы ук ислах кылып, мантыйк, каләм шикелле схолостиклар укытмый, тәфсир, хәдис һәм гарәп әдәбияты укыткан. Тормышын үзе башкарып мәхәллә садәкасен алмый, иген игеп, кәсеп итеп, үз көче белән көн кичергән. Ишанлык та кылып күп кешеләр файдаланганнар. Ләкин башка күпчелек ишаннар шикелле мал җыймый, килгән бер килерен фәкыйрь-фәкыйрәгә өләшеп торган. Бер өендә һәркөн егермеләп фәкыйрь мескеннәргә аш бирелеп торган. Шунлыктан вакытында бары мең сум акчасы калып, алты йөзен хаҗга тиешле кешеләргә сәдәка кылырга васыять иткән. Атка бик дәртле булып, бик яхшы атлар асрап, күбесенчә ат менеп йөри торган булган. Менеп йөрергә юрга атлар тотып, боларга башка кеше менеп йөри алмаган. Ат менеп йөрүдә бик оста булып, чабып барганда җирдән әйберләр алып китүен сөйлләүчеләрне ишеткән идем. Бар күзәткәне халык файдасы булып, кемгә булса да бер дә милләт аермасын карамый калдылар. Килгәнчә файда кылыр булган. Йомышлы кешеләрнең йомышларын үтәп бәлага дучар булганнары коткарырга тырышкан. Бу тугрыда күп вакыйгалар ишеткәнем бар. “Диннең тоткасы ике нәрсә: Аллаһының боерганына буйсындыру, махлукатенә шәфкатьле булу дип һәрвакыт сөйләр булган. Һәркем каршында мөхтәрәм сима (төс, чырай) булу белән бәрабәр түбәнчелекле, нинди түбән кешеләргә дә хөрмәттән тартынмый, балаларның йомышларын да үзе йомышлый, үзен аяк өстендә тотып, олылаганнарны бер дә яратмый, аякка тора башлаганнарны тартып утырта, кулны һичкемгә үптерми торган булган. Күркәм холыклы, йөрәкле, үткен гакыллы, киң мәгълүматлы, урта буйлы, килешле әгъзалы, сирәк сакаллы, үткен күзле, ачык сүзле тапкыр җаваплы, гасабилы табигатьле булган. Тәхкыйк (һичшиксез) мәсләкле булып тәкъладтән (иярүдән, ошатып эшләүдән) нәфрәт иткән. Кышкар Исмәгыйль хәзрәт дәрестә бер мөнәсәбәт белән: “Гали ишан, силабат ваҗиб диючене сәламәт ваҗиб”, — дип әйтә иде дигәннен ишеттем. Шәкертләре күп булып башка мәдрәсәләрдән махсус тәфсир, хәдис рисаләләрен укытыр өчен килүчеләр дә күп булган. Дөресләрен күңелдән сөйләп, китап тотмаган. Сөйләве ачык, сүзләре тезелеп барганга күңелләргә урнаша барып, шул көенчә кылганда яхшы дәреслек булырдай булган. Дәрес эшендә дикъкатьле булган шикелле шәкертләрне әхлакый тәрбиягә дә дикъкать кылган. Шунлыктан мәдрәсәсендә укыганнар башкаларга караганда әхлаклары күпкә югары булган...”
Гомумән XIX гасырда, Түнтәр мәдрәсәсе белән Гали ишан идарә иткәндә, 1830-1860 елларда мәдрәсә “чәчәк атуга” ирешә, Идел-Нократ буенда иң дәрәҗәле мәдрәсә була.
1990 елда Германиядә рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән «Казан татарларының декоратив гамәли сәнгате» исемле фотоальбомда Түнтәр авылы турында искә алына. Авторлары безнең сәнгать дөньясының күренекле белгечләре Гүзәл Сөләйманова-Вәлиева һәм Розалина Шаһиева (Москва, «Советский художник»). Китап-альбомның «Каллиграфия» дигән бүлегендә авторлар болай дип язалар: (45 бит)
«XVII-XIX гасырда Казанның үзендә китап күчереп язучылар һәм каллиграфистлар җәмгыяте булган. Татар хататлары (каллиграфистлары) Урта Азиянең һәм Истамбулның күренекле китапханәләрендә иҗат иткәннәр. Мәсәлән, Бохарадагы танылган Сарайбҗа китапханәсендә көнчыгыш китапларын күчереп язу буенча Казан артындагы Түнтәр авылы каллиграфларының тулы бер династиясе хезмәт иткән. Алар «куфи» почеркында гадәттән тыш оста иҗат иткәннәр.»
Гали хәзрәт үзе олы дәрәҗәгә ия булса да, властька ябышып ятмый. Үзе исән вакыта ук имамлыкны һәм мәдрәсә мөдәррислеген кияве Шәмсетдин хәзрәткә тапшыра. Мәдрәсә “Шәмсия” исеме алып рәсмиләштерелә.
Гали ишанның балалары берничә булса да, күбесе яшьли вафат булалар. Бары бер кызы гына буйга үсеп җитә. Гали хәзрәт Карадугандагы баҗасының (Мифтахетдин мулла) бер улын үз янына алып үстерә. Закир Мифтахетдинов 11 тапкыр Гарәбстанга Хаҗ кылырга бара. Билгеле, ул аның кәсебенә әйләнә. Ул чорларда Хаҗга атларга утырып, ишәкләргә атланып йөриләр. Пароходта диңгез кичүләр дә бик авыр була. Бер мәртәбә Хаҗ кылып кайту да берничә айларга сузыла. Закир хаҗи байлар акчасына алар өчен дә Хаҗ сәфәре кыла. Хаҗдан кайткан әйберләр белән сәүдә итүдә кечкенә генә ларегы да була. Закир абзыйның җәверен бүгенге көндә Түнтәрдә һәм күрше авылларда, шулай ук Казан шәһәрендә Юсуповлар дәвам итә. Алар үзләренең бабалары Закир хаҗи һәм Гали ишан турында горурланып сөйлиләр. Гали ишанның, аның җәмәгате Гыйззениса абыстайның һәм кызы Гафифәбануларның кабер ташлары бүгенге көнгә кадәр бик матур сакланган. “Шикәр шикелле, искиткеч” — дип соклануын белдерде аның турында академик Марсель ага Әхмәтҗанов.
Гали хәзрәтнең кабер ташы ике метрга якын биеклектә. Ташка уелган егермәдән артык рамкага Аллаһ сүзләре, фәлсәфи мәгънәләр, шигъри хисләр уелган. 2002 елның май аенда Татарстан милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев һәм китапханәнең фәнни хезмәткәре филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов Түнтәргә килеп, Түнтәр зиратындагы XVIII гасыр ахырына һәм XIX гасырга караган 28 кабер ташын җентекләп өйрәнеп киттеләр. Алар да Гали ишанның кабер ташына хәйран калдылар.
Түнтәрнең алтынчы имамы Гали ишанның кияве Шәмсетдин хәзрәт икәнен искәрткән идем. Шәмсетдин хәзрәт Мәхмүд бине Рәхмәтулла бине Мөхетдин бине Сөбханкол бине Рәхманкол Мазари. Милади 1831 елларда Мамадыш кантоны Мазар асты авылында (хәзерге Кукмара янындага Манзарасмы? — Р.З.) дөньяга килгән. Яшьлегеннән Түнтәргә, Гали хәзрәт мәдрәсәсенә килеп, фәкыйрьлек белән бик тырышып укып, мәдрәсәнең иң яхшы шәкертләреннән булып җитешкән. Җәйлектә авылына кайтып урак урып, көзлектә мәдрәсәгә килә торган булган. Урак урганда ял итәргә баш астына көлтә салып йоклагандагы тәмле йокыны татып булмый дип сөйләүче булган. Бик тырышлык белән үз-үзеннән өйрәнеп күп нәрсә белгәнгә шәкертләр аны “әлһами (илһамлы) Шәмсетдин” дип йөрткәннәр.
1859 елда Гали хәзрәт бердәнбер кызы Гәфифәне бу фәкыйрь шәкертенә үзе әйтеп, зур туй кылып биреп, шул елда ук имам-мөдәррис итеп, мәдрәсәне моңа тапшырып һәм үз йортында махсус өй салдырып, шунда урнаштырган.
Мөхәммәднәҗип хәзрәт болай искә ала:
“Мәдрәсәдән күчеп килгәндә бар мал-мөлкәте ике төенчек нәрсә, бер мәчесен күтәреп алып килде” дип анам сөйләүче иде. Монда урнашкач, яңа дәрт белән бар вакытын укуга, дәрескә фида кылып, мөдәррис мәгълуматы өстенә мәгълүматын арттырап, киңәйтә барып, яшьлегеннән үк киң мәгълуматлы булган. Шуның өчен дә Мәрҗани “Мөстафәдел әхбар”да: “Күп укый, туры сүзле, аңлы иде”, — ди. “Вафийәтел-әхлаф...”та “вә кәнә гыйндәһу гыйльме җәйит фәһел сәхыйх” (“аның гыйлеме ачык иде фикерләүве дөрес иде”) дип язган. Шәкертләрнең әхлакый якларын да күзәтеп торганга шәкертләрнең күпчелеге әхлакый булып җитешкәннәр. Уку яше җиткәч, башлангыч дәресләрне үзе укытып, әгличәннәр (англичаннар) тарафында нәшер ителгән “Тәгълим голәм әтфалү әс сафар (“кечкенә балаларны укыту”) дигән гарәп җыентыгын тәрҗемә кылып, тәкълим кылды (укыты). Бу җыентыкта күңелле, гыйбрәтле, әхлакый хикәяләр дә күп иде. Шуны укып бетерүгә укырга-язарга өйрәндем. Дин дәресләреннән үзе имля (әйтеп яздырып) кылып, укытып гамәле булганнарны гамәлияте белән тәгълим кылды. Дәресне белмәсәң, ялкау булсаң бик ачулана, белсәң бик яратып, уйнарга чыгарга үзе әйтә иде. Хаҗ сәфәреннән язган хатларында да һәркайсына мине укырга тәүсия (киңәш биреп) кылып: “Укып, дәресләреңне белгәч, бераз уен белән зиһенеңне ач”, — дип язган иде һәм Хәбибрахман килсә русча да өйрән дип тә язды. Бу Хәбибрахман Алабуга мулласы углы шәһәр школасын укып бетергәч, Түнтәр мәдрәсәсенә килгән иде.
Гыйлемгә бик дәртле булганга, тапкан акчасына төрле фән китапларын җыеп, үз-үзеннән хисап, җәбр, һәйәт (астрономия, космография) кебек риязият (математика) фәннәрен укып байтак мәгълуматы булгандыр. Астрономиядән мәгълуматлы булып, мине йорттан алып чыгып, менә бу фәлән йолдыз, монысы фәлән йолдыз дип күрсәтеп йөргәне хәтеремдә. Зур гына дүрбине (кечерәк телескоп дисәк тә ярыйдыр) булып моннан караганда Зөхәлнәйнең (Сатуранның) халикаи (боҗрасы) ачык күренә, сөйярәләрдәге тәшикалият (планеталардагы формаларны) берәр җирләрне дә күрсәтә ала иде. Менә бу эшләрдән гыйлемлеге, ничаклы мәгълүматлы булганы мәдрәсә мәгълуматы белән генә канәгать итмәве, мәгълуматын һаман арттыра барганы ачык беленәдер. Ул заманнарда гәзитәләр уку муллалар арасында һич юк, бәлки зарарлы саналган чакларда, Төркиядән “Бәсыйрәтел тасвири”, “Әфкяр” гәзитәләрен һәм бердәнбер Ташкентта чыккан төрки “Төркестан гәзитәсен”дә аладыр иде.
Тыйб (медицина) гыйлеменә дә дәртләнеп тапкан коралы тыйб китапларын җыеп шуларда язылган дәва маддәдән күбесен эзләп табып бер шкаф дәвалыклары, дәваларына һәм латинча-русча язылган исемлеге дә бар иде. Дәваларны аптекалардан алып, кайберсен Истанбулдан алдыргалый торган иде. Зәгыйфь табигатьле, тиз чирләүчән булганга табибларга һаман күренеп, дәваланып торды. Күзгә зәгыйфь булганга, яшьлегеннән күзлектән йөреп, язу карарга йөргәндә махсус ике төрле күзлеге бар иде. Үз вазыйфасы белән генә мәшгуль булып, кеше хәлләрен тикшереп йөрми, кем белән булса да дус торуны ярата, берәү белән дә низаглашып, кычкырышырга итүчеләргә дә җавап кайтармый торган иде. Үз эше белән генә мәшгуль булганга үзе генә тикшереп торганга һаман камилләшә барды. Төзек әхлаклы, хәлим (йомшак) табигатьле, түбәнчелекле, мөтәфәккир (уйга чумган), һаман уйланучан, уртачарак буйлы, мөтәнасиб (тигез, бер чамадагы) әгъзалы матур кеше иде...”
Монда Мөхәммәднәҗип хәзрәт Шәмсетдин хәзрәтне әтисе булган өчен генә мактыйдыр дип уйларга һич ярамый. Моннан йөз илле ел элек телескоплар аша Сатурнның боҗраларын күрә алган һәм аны ун яшьлек улының башына сеңдереп кала алган тагын кайсы мулла турында әйтә аласыз? Яки бүгенге көндә кайсы урта мәктәпнең астрономия укытучысы Сатурн боҗраларын күзәтә дә, аны укучыларга күрсәтә? Хәзерге мәктәпне тәмамлап чыкканда Ай кратерларын яки Кояш тапларын телескоптан күзәтә алган укучылар да үзләрен бәхетле саныйлар.
1980 елда борынгы китаплар җыючы Марсель Әхмәтҗанов, (хәзер күренекле татар акдемигы) авылдан авылга йөреп, борынгы китаплар җыйганда, Түнтәр авылында Мәгъсүм абый Хөсәенов тапшырган китаплар арасыннан 1652 елда күчереп язылган 50 биттән торган астрономиягә нисбәтле Мәхмүд бине Мөхәммәт бине Гомәр әл-Җегъманинең “Шәрхе маляхәзә” (“Игътибар белән карауга аңлатма”) исемле китап таба. Бу китап җөмһүриятебездә табылган иң борыңгы китаплардан берсе. Алтын Урда ханы Җанибәкнең йолдызбагары Камалетдин әт-Төрекмәни XIV йөздә үк “Астрономия” китабы язган. Җегъмани китабы да шул чорга карый. Күрәсез, кулъязма китапның төп нөсхәсе моннан 600 ел элек язылган булып, Түнтәрдә табылган күчермәсе 350 ел элек язылган. Яңа Ашыт авылында М.Әхмәтҗанов шушы ук китапның 1718 елда күчерелгән тагын бер кулъязма табып ала. Әмма бу күчермә, Түнтәрдәге күчермәгә караганда, шактый соң күчереп язылган. Түнтәрдә табылганы аеруча уникальлеге белән аерылып тора. Бу кулъязмалар мирасханәнең (ТФА) 39 коллекциясендә № 2605 һәм № 2809 эш шифрлары белән сакланалар. Бу әсәрләрдә планеталар хәрәкәте, ай, кояш тотылуны билгеләү буенча сызымнар, хисаплаулар китерелә. (“Мирас” журналы № 11, 1999 ел.)
Кызганыч, Шәмсетдин хәзрәт мәдрәсә белән 17 ел гына җитәкчелек итеп кала. Хаҗ сәфәрендә вафат була ул. Мөхәммәднәҗип исә 10 яшеннән әтисез кала. Әтисенең вафатын һәм аның турындагы истәлекләрне Мөхәммәднәҗип болай тасфирлый:
“1876 елның мартында Истамбулда кырык биш яшендә вафат булып, иртәгесен җомга көн, җомгадан соң Әбүәюб Халид Әнсарый хәзрәтләре кабере булган каберлектә казанлылардан Кәрим хәзрәт, төрек Габдеррахман каберләре янына күмелеп, каберенә зур таш та да куелып, ташында исеме, ватаны, кайсы голәмадән булганлыгы һәм гарәп телле бу бәетләрдә язылган.
Мәдрәсәләр элек бакчабызга янәшә, арада койма гына бар иде. 1872 елда мәдрәсәләрне мәчетнең түбән ягына күчереп, һәр кайсын бик яхшы ясатып, һәр мәдрәсәгә кечрәк бакча да төзеп, ашханә, бәдрәф, кое кебекләре дә бик яхшылап ясатдырып заманасында гыйлем йорты булырга яраклы рәвештә кылынды. Мәдрәсәнең элекке урынын бакчага кушып, бакчаны зурайтып, күп алма агачлары һәм башка җимеш агачлары һәм таллар да утыртырып бик яхшы җимеш бакчасы кылган иде. Бакчага дәртле булганча җиләк дә күбесенчә бакчада булып, перчаткасын киеп, пычак-кайчыларын тотып, корган ботакларны тирәләрен кисеп, кыркып йөрүчән иде. Язлыкта алмагач төпләрен чокрайтып, ат тиресе салып, көзлектә төпләндереп, кышлыкта кар яугач, әйләнәләрендәге карларны тутырып, тыгызлатып куя, чәчәк вакытында кыраудан саклап, алма төпләренә чүлмәк белән утлы күмер куйдыра, керешкән эшен җиренә җиткереп эшли иде.”
Алдагы язмалардан мәдрәсә биналарының кайда һәм нинди рәвештә булганлыгы да аңлашыла. Соңарак Мөхәммәднәҗип хәзрәт мәдрәсә өчен бер бинаны Балтач сәүдәгәре Габдрахман Ишморатов иганәсенә төзелгәнлеге турында яза. Мәдрәсәнең укыту биналары һәм шәкертләрнең тулай тораклары барысы да агач биналардан төзелгән була. Бу биналарның өлкән яшьтәгеләр сугыштан соңга кадәр чоргача саклануын һәм файдалануын әйтәләр. Мәдрәсәнең шактый зур күләмдәге китапханә бинасы Түнтәр авыл клубы буларак 1965 елга кадәр сакланганын мин үзем дә яхшы беләм.
Түнтәрнең җиденче имамы Ишмөхәммәд бине Динмөхәммәд бине Мәхмүд әс-Санави. Чыгышы белән Мамадыш кантоны Түбән Сөн авылыннан. Яшьлегендә Түнтәр мәдрәсәсенә килеп Гали хәзрәттә укый, аннары Бохарага барып белем ала. 1874 елда Түнтәр мәдрәсәсенә кайтып хәлфәлек итә. 1876 елдан, Шәмсетдин хәзрәт вафатыннан соң, кырык бер ел дәвамында, 1919 елга кадәр, Түнтәр имамы һәм Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе булып хезмәт итә.
Ишмәхәммәт хәзрәт тирән белемле, көчле ихтыярлы, үз сүзендә нык торучан була. Авылда һәм тирә-юньдә аның дәрәҗәсе бик зур була. Авылда аны Дәмулла хәзрәт (Өлкән мулла, дәрәҗәле мулла) дип йөртәләр.
Киров шәһәре архивы фондларыннан алынган мәгълүматларда да аңа уңай характеристика бирелә (Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2375, битләр 57 ике яклап, опись 3, эш берәмлеге 2847, бит 32 ике яклап):
“… Укытучы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов 60 яшьтән олы. Ул Бохарада югары белем алган һәм бик тирән белемле, мөселман динен бик яхшы белүче “ишан” (изге) дип йөртелә...”
Ишмөхәммәт хәзрәткә характеристика биреп, аның оныгы Фарук Нәкыйпов түбәндәгеләрне яза: (“Хезмәт” газетасы, 1997 ел)
«Ул чыннан да бөтен гомерен, көчен, игътибарын, белемгә, ислам тәгълиматын өйрәнүгә, ислам динен саклап калырдай тирән укымышлы муллалар тәрбияләүгә багышлый. Ул укытучы, тәрбияче, оештыручы гына түгел. Аның матбугатта басылган әсәрләре генә дә хәзерге заман бизмәне белән үлчәгәндә берничә диссертация якларга җитәрлек.
Ишмөхәммәт бабам имам вазифаларының күп өлешен мәхәлләнең икенче имамы Мөхәммәднәҗипкә тапшырып, мәдрәсәдә уку-укыту эшләренең күбесен хәлфәләргә йөкләп, үзе күпчелек вакытын дини әсәрләр язуга һәм башка теоретик мәсьәләләргә багышлый. Ул Казанда, Уфада, Ырынбурда басылып чыккан бар мөселман китапларын алдырып барган. Дини китаплар гына түгел, башкалары да читтә калмаган хәзрәт игътибарыннан. Аның китапханәсе турында бүген дә легендалар йөри. Бабайлар яшәгән планда, китапханә дип аталган кирпеч бина әле мин белгәндә дә исән иде. Мәдрәсә китапханәсе башка. Монысы хәзрәтнең үзенеке.
Ишмөхәммәт хәзрәт гаять мәһабәтле, сөйләү остасы, калын яңгыравык тавышлы, югары дәрәҗәдә эшчән, аралашканда яхшы ук кырыс кеше иде дип сөйләгәннәре бар. Әмма аңа әңгәмәдә җор сүз, образлы үткен фикер дә ят булмаган.
Тирә-юньдә дә, Түнтәр әйләнәсендә генә түгел, ераграк төбәкләрдә дә, хәзрәтне тирән ихтирам итүче, аңа иярүче мөселман халкы аз булмаган булса кирәк. Нократка якын туганнарына, никах мәҗлесенәме, бер чакырулы тантанага барганнарын сөйләгәне бар әтинең. Поезд килеп туктауга (Слободская станциясе дип хәтердә калган) якын тирә авылларыннан хәзрәтне каршы алырга дип җыелган мөселманнар вагон баскычыннан ук палас юл җәеп җибәрәләр. Күрше илнең патшасы килгәнмени? Кунакны утыртып китәргә тиешле пар ат чанага кадәр бабай шушы келәмнән атларга тиеш була. Көтелмәгән хәлдән югалып калган хөрмәтле кунакны җитәкләп, этеп-төртеп диярлек чана янына алып киләләр. Тик бераз аңына килгәч кенә, бу эшне болай оештыручыларга бабай үзенең шелтәсен белдерә.
Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенең соңгы мөдәррисе дип саналырга тиештер. Ул уку-укыту эшләрен тулысы белән яшьләр кулына тапшыргач, нәкъ бер елдан соң мәдрәсә биналарын дәүләт үзенә ала. 1918 елның көзендә була бу. Тагын ярты елдан, 1919 елның 8 маенда Ишмөхәммәт хәзрәт Малмыж шәһәрендә атып үтерелә. Бу безнең тирәләргә Урал ягыннан Колчак гаскәрләре якынлашкан хәвефле чор була. Күрәсең, бу шәхес үзенең тирә як мөселманнарына булган көчле йогынтысы һәм бик күпләрнең аңа иярергә әзер торулары аркасында Советлар хакимияте өчен куркыныч тудырырдай затлардан саналгандыр.
Соңгы елларда Мәскәү ФСБ, Киров өлкәсе, Татарстан архивларыннан эзләп, хәзрәтнең үлеменә кагылышлы материаллар таба алмадылар.”
Ишмөхәммәт хәзрәт мөдәррислек иткәндә дә Түнтәр мәдрәсәсе бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Көньякта Орск, Ырынбур, төнъякта Нократ безнең Түнтәр мәдрәсәсенең йогынтысы таралган зур төбәкнең безгә билгеле булган чикләре шулар аша үтә.
“Ә бит шушы ук чик эчендә Казан каласы, аның мәшһүр мәдрәсәләре, танылган галимнәре дә эшләгән. Әйе, Ырынбурдан яисә тагын әллә кайлардан Казанга килеп укучылар да булгандыр, моңа беркем шикләнми, беркем гаҗәпләнми. Әмма шунысы да хак: Казанның мөгътәбәр затларыннан берсе үз баласын укытырга Түнтәргә җибәрә. Казан бае Исмәгыйль хаҗиның улы Габделнасыйр минем әтиемнең (Ишмәхәммәтнең улы Мөхәммәтнәкыйп) сыйныфташы була,” — дип яза Фарук ага Нәкыйпов.
Орск шәһәреннән миллионер Хөсәеновлар хезмәткәре Мостафа Фәйзуллин да үзенең бер улын (Сәетгәрәй Фәйзуллинны — драмматург Мирхәйдәр Фәйзинең бертуган абыйсы) Түнтәр мәдрәсәсенә белем алырга җибәрә, Сәетгәрәй Фәйзуллин указ алганнан соң Түнтәр мәдрәсәсендә хәлфә булып шәкертләр укыткан. Соңга таба Ишмөхәммәт хәзрәтнең олы кызына өйләнеп Шода авылында имам булган.
Нократ якларыннан (хәзерге Киров өлкәсе) Түнтәр мәдрәсәсенә килеп белем алучы шәкертләр дә байтак булган.
Кызганычка каршы, хәтта бүген дә бик күпләр Ишмөхәммәт хәзрәтне (Ишми ишан) үз чорында яңалыкны буып торган, карагрухчы һәм алдынгы карашлы муллалар өстеннән югарыга донос язучы дип кенә күз алдына китерә.
ТФА Тарих иститутының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Радик Салихов Ишмәхәммәт хәзрәт турында болай дип яза:
“Элек аның җәмәгать эшчәнлегенә тискәре бәя бирелгән булса да, хәзер аның зур дин белгече, Ислам кануннарын ихластан яклаучы буларак казанган авторитетын танымыйча булмый. Аның фикеренчә, мәдрәсәләргә яңалык кертүче җәдитчеләр Ислам кануннарының нигезен какшатканнар, татарларны европалаштыруны тизләткәннәр һәм рус дәүләтенең миссионерлык эшчәнлегенә юл ачканнар.”
- 0
- 21 сентября 2010, 16:10
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.