Профессор Васил Габдулла улы Гайфуллин – мәгърифәтче Каюм Насыйриның дәвамчысы

Тема: Профессор Васил Габдулла улы Гайфуллин – мәгърифәтче Каюм Насыйриның дәвамчысы
Шушы яктан, шушы туфрактан без…
Кайсы туфрак биргән ул даһига
“Эврика”лы зирәк акылны?

Югары Табын туган авылы булса,
Түбән Табын очар канат биргән…
Казанның 1000 еллыгына багышлана

Якташыбыз белән горурланабыз
Мөслим районы Татарстан республикасының иң көнчыгыш өлешендә, искиткеч матур урынында урнашкан. Бу районның калын урманы да, киң болыны да, биек таулары да һәм балыкка бай мул сулы Ык елгасы да булган урында Югары Табын авылы бар. Васил Габдулла улы Гайфуллин менә шушы авылда, колхозчы Габдулла гаиләсендә 1937 елның 23 мартында, гаилә дә өченче бала булып, дөньяга килә.
Бәләкәй чагыннан ук бик тырыш була. Белемгә омтылышы, укуга аңлы карашы, татар халкының “тырышкан табар, ташка кадак кагар”, дигән мәкале белән бик яшьтән керә. Васил абыйның апасы – Сәвия апа бу вакытларны түбәндәгечә искә ала: “Әле Васил укырга кермәгән чагында, укытучы апасы:”Әгәр чәй алып килсәң, укырга алабыз (чәй бик дефицит була)”, дигәч, әбинең чәен киштәдән уклау белән алып илтеп бирә. Билгеле, укытучы шаяртып кына әйткән була. Мәктәпкә алырга Васил әле бик яшь
була”. Менә шушы уку теләге аның тормышында зур роль уйный, гомере буе аңа юлдаш була һәм халкына хезмәт итүче көчле шәхес итеп тәрбияли.
Мәктәптә укыткан укытучыларның да ярдәме зур була. “Башлангыч мәктәптә — Хөршидә апа Галиева. Ул тырыш булырга өйрәтте. Җидееллыкта – класс җитәкчесе һәм рус теле укытучысы Гали ага Камалов, татар теле укытучысы Разия апа Шәяхмәтова күңелемдә аеруча тирән эз калдырдылар”, дип искә ала ул. Васил абый Түбән Табын авылының җидееллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Яшьтән үк күп белергә, өйрәнергә тырышуы аркасында үзе эшләп гармун сатып ала һәм уйнарга өйрәнә.
Билгеле бу чорда тормыш итү шома гына, җиңел генә бармаган. Бу еллар халкыбыз тарихына рәхимсез репрессия, авыр сугыш, аның белән бәйле ачлык, ялангачлык еллары булып кереп калган.
“… биш бала янына бозау белән сарык бәрәннәре дә сыйдырган сәкеле авыл өендә үстем. Әйе, чабаталы малай чагым — үзәкләргә үткән ачлык белән суыкны өстерәп, күрше авылга мәктәпкә чабудан гыйбарәт. “Учком” әгъзасы буларак, артта калучыларга булышу өчен дәресләр беткәч тә кала идем”, ди ул үзенең бер мәкаләсендә. (Ват.Тат.17апр2004ел).
1951 нче елда Васил Гайфуллин Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм 1955 нче елда аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. “Тормышымда иң матур еллар педучилищеда узды дип саныйм. Уку йортлары нинди булырга тиеш дисәгез, нәкъ менә педучилищелар кебек, дияр идем. Анда тирән белем бирәләр, тәрбия эше дә шәп куелган, кешенең сәламәтлеген ныгыту, сәләтен ачу өчен шартлар бар. Педагог, тәрбияче булып җитлегү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Һәм эзләнүче- фәнни тикшеренүче, галим булып үсеп китү өчен дә беренче оеткыны шунда салалар. Класс җитәкчесе һәм педагогика укытучысы Сания апа Гобәйдуллина, физик Гыйззәт ага Галиев укытучылык эшенә нык юнәлеш бирделәр”, диеп искә ала соңрак Васил ага.
Педучилищеда укыганнан соң, Васил Гайфуллин Мөслим районы Ташлыяр мәктәбендә физика фәне укыта.
Укуны дәвам итәргә кирәклеге аны Казан пединститутына алып килә.
1956 – 61 елларда В Г. Казан педагогия институтының физика-математика факультеты студенты. Сәләтле егетне шундук күреп алалар, ул башы-аягы белән җәмәгать эшенә чума. Группа старостасы да ул, студсовет әгъзасы да, соңрак – профсоюз, комсомол активисты. Үзэшчән сәнгать коллективының җаны, студентлар хорында башлап җырлаучы. Укытучылар йорты каршындагы төрле түгәрәкләрнең – бию, эстрада, халык инструментлары – үзәгендә ул. Студент елларының иң зур авырлыгы тулай торак белән бәйледер. Ул утын белән җылытыла. Ә утынны елга портыннан алып кайтасы, кистертәсе, ваклатасы, ташыттырасы – боларны оештыру барысы да В.Гайфуллин өстендә. Бер бүлмәдә 14 егет тора. Ашау коры- сары гына, ярты буханка ипине кайнаган су белән көне буена җиткерәсең, ә көрәш түгәрәгеннән соңрак кайтсаң – ипидән дә җилләр искән була.
Колхозчы әти-әни ерак, алардан ярдәм көтеп тормый Васил: бер мәктәпкә лаборант булып эшкә урнаша.
Студент елларында аны физика методикасы укытучысы Мөхәммәт Салихович Галиев, физика укытучысы Камил Әхмәтович Вәлиев (хәзер атаклы академик) фән юлыннан кереп китәргә нык әзерлиләр.
1961 нче елны институтны “кызыл” дипломга тәмамлаган Василны ул чактагы кафедра мөдире Камил Вәлиев аспирантурада калдырырга омтыла, кат-кат ректорга керә. Әмма халык мәгарифе министры Мирза Мәхмүтов җавабын кыска тота: — Мөслим районына физика укытучылары җитми, шунда кайтасың!
Ыклы Мөслим, таңда чыклы Мөслим
Тере утлы ныклы Ватаным!
Кайсы якка гына юл тотсам да
Мин бит һаман сиңа атладым.
Васил Мөслим мәктәбенә физика укытырга кайта һәм завуч булып эшли. Эшкә мөнәсәбәтенә карап, 27 яшьлек егетне Мөслимнең мәгариф бүлеге мөдире итеп куялар. 1965-1971 нче елларда районда мәгарифне күтәрү, аны алдынгы урыннарга чыгару өстендә тырышып эшли. Мәсәлән, кичке мәктәпләрнең эшен оештыру, район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге буенча 1970, 1971 елларда республикада да, РСФСР буенча да 1-2 урыннар яулана. 1971 елда аспирантурага конкурсны җиңеп чыга һәм 1974 елга хәтле Ленинград пединституты аспирантурасында укый. Монда Петр Знаменский, Евгения Савелева кебек профессорлар аның остазлары була.
Васил Габдулла улы Гайфуллин 1974-1990 елларда КДПИ да эшли. Ул ассистенттан кафедра мөдире, факультет деканы дәрәҗәсенә күтәрелә. Шушы елларда аның фәнгә сәләте ачыла да инде. Ул физика фәнен үстерү, аны укыту методикасына кагылышлы, проблемалы ситуацияләр, укыту технологияләре турында бик күп фәнни мәкаләләр яза башлый.
1990-1997 елларда Васил Гайфуллин Мәгариф министры була. Бу елларда татар телен дәүләт теле дәрәҗенә күтәрү, икетеллекне тормышка ашыру буенча бик күп эшләр эшләнә. Тарихыбызда безнең милли мәгариф системасы булган. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, ул сүнеп бара иде. 90 нчы елларда авылларда да, шәһәр җирлегендә дә гел бер генә төрле урта мәктәпләр булса, хәзерге вакытта республикабыздагы барлык балалар да балалар бакчасыннан һәм I класстан башлап, уку йортын тәмамлап чыкканчы татар телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Васил аганың зур тырышлыгы нәтиҗәсендә татар телендә укыта торган мәктәпләр, яңа гимназия, лицейлар барлыкка килә, халык педагогикасына игътибар арта. Бу елларда татар телен укытуга игътибар нык арта, дистәләгән татар гимназияләре һәм башка уку йортлары ачыла.
Министр буларак, Васил Габдуллович мәгариф өлкәсенең әйдәп баручы эшлеклесе, тирән белемле аналитик һәм зур оештыру сәләтенә ия җитәкче итеп танытты. Шулар җөмләсенә гражданнарның белем алуга хокукын гарантияләчәк законнарны һәм яңа педагогик технологияләрне эшләү, гамәлгә кертү дә; мәгариф учреждениеләренең югары уку йортлары, шулай ук чит илләр белән бәйләнешен ныгыту да; 300 дән артык яңа типтагы уку йортлары оештыру да; милли мәгарифне торгызу һәм үстерү дә керә. Болар барысы да – олы хезмәт, заманыбызның үсеш закончалыкларын алдан күрә белү, мәгарифнең гаять катлаулы мәсьәләләрен стратегик планда дөрес хәл итү нәтиҗәсе.
Милли мәгарифне торгызуның тагын бер буыны булып милли институт тора. Васил аганың зур хезмәте нәтиҗәсендә бу эш тә уңышлы тормышка ашырыла. Менә нәрсәләр сөйли ул бу хакта. “Узган гасырның 90 нчы еллары башында дөньяның айкалган-чайкалган бер чоры булып алды. Милләт каһарманнары мәйдан җыеннарына җыелып :үздәүләт!-дип чаң сукты, ә кайбер зыялыларыбыз, үз теле үлеп баручы халыкның үз дәүләте була алмый, дип сыкранудан узмады.Хәтта дәрәҗәле мөнбәрләрдән дә, үз ана телендә югары уку йорты да булмаган милләтнең киләчәге юк, диючеләр булды. Менә шул елларда, милләт үлүгә бара, чөнки татарның югары йортын ачу өчен бездә җирлек юк, дип уфтанучыларның шик-шөбһәсен җимерердәй дәлил эзләп, мин сәфәр чыктым. Татарстан авылларында йөрдем, якын күршеләргә дә, ерак-ерак өлкәләргә дә сәфәр кылырга туры килде. Һәм кайда гына
булса да, үз ана телендә укырга теләүче, милләтнең җәүһәрләре булырдай татар улларына, татар кызларына тап булдым. Өлкә җитәкчеләре белән дә сөйләшүләр алып бардым һәм аңлау таптым: алар үз төбәкләрендә яшәүче татар балаларының бездә укырга теләвен бик хуп күрделәр. Менә шушындый дәлилләр нигезендә Министрлар Кабинеты карары белән 1992 елның августында милли уку йорты туды”.
Башта бу милли уку йорты педагогик колледж буларак эшли. Татарстан Министрлар Кабинетының 993 нче карары (28. 11. 1996) нигезендә педагогик колледж Татар дәүләт гуманитар институты итеп үзгәртелде. Хәзерге вакытта Васил ага Гайфуллин шушы институтың ректоры булып эшли. Анда бүгенге көндә 8 кафедрада һәм 4 факултетта 170 тән артык укытучы эшли, 2000 нән артык студент укый. Алар арасында 28 өлкәдән килгән татар уллары, татар кызлары гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар. Институтта өч телне (татар, рус һәм чит ил телен) үзләштергән белгечләр әзерләү максаты уңышлы тормышка ашырыла. Институтка барган кешеләр аның милли рухлы булуына сокланып кайталар. Бүгенге көндә Васил ага Гайфуллин Татар милли университетын булдыру, аны ачу мәшәкатьләре белән шөгыльләнә. Аның бу тырышлыгы, хезмәтләре буенча, Васил ага Гайфуллинны татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның дәвамчысы, дип әйтергә тулы нигез бар.
Ул фәнни эш белән дә нык шөгыльләнә, фән өлкәсендә дә үз сүзен әйтә алган галим. Педагогиканың, мәгариф эшен оештыруны, физика укытуны камилләштерүнең иң мөһим мәсьәләләренә багышланган 200 дән артык китабы, дәреслекләре, методик кулланмалары, фәнни мәкаләләре басылып чыкты һәм чыгып килә. Татарстанның атказанган укытучысы, атказанган фән эшлеклесе, педагогия фәннәре докторы, профессор, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Халыкара информатизация академиясе академигы да ул. Менә Васил Габдулловичның үзенең һәм авторлар составында язган китапларының кайберләре: 1. Физика 7класс. Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 2. Физика 8класс. Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 3. Физика 9 класс. Казан. “Мәгариф” нәшрияте. 4. Проблемалы ситуацияләр. 5. Игровой метод в обучении физике. 6. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы. I һәм II кисәк. 7. Национально-региональный компонент стандарта образования: Татарстанский вариант.
8. Совершенствование обучения физике в сельской малокомплектной школе.
Васил Габдулович әдәбиятка, сәнгатькә, җырга үлеп гашыйк кеше.
Бу беренче чиратта табигать тарафыннан бирелгән мул сәләт нәтиҗәсе дә инде ул. Музык, җыр аның гомерлек юлдашы булды. Күңеле тулганда ул бүген дә кулына тальян гармун ала, иң якын дуслары арасында рәхәт- ләнеп җыр суза, җаваплы дәүләт эшендәге киеренкелекне театрларда, концертларда җиңеләйтә.
Мөгаллим, җитәкче һәм галим булу өстенә, музыкант һәм җырчы да.

Сыйган бар татар язмышы
Шушы тавышка –
Күкләрдән җиргә иңә җыр
Һәм күккә аша!
Васил ага хәзер дә җырлый. Гармунда, баянда, скрипкада, мандолина да, пианинада уйный. Яшьрәк чакта сәхнәләрдә җырлап бөтен ил күләмендә лауреат исеме алган кеше.
“КДПИ да укыган елларда Укытучылар йортында Хәбиб абыйның эстрада түгәрәгенә, Горький клубында Сара апа Садыйкованың хорына, Мехкомбинат клубындагы Х. Сәлимҗанов драма түгәрәгенә йөрдем. Хәзер боларның берсе дә юк. Институтта (ТДГИ) аларны үзебезгә оештырырга туры килә”, дип искә ала ул.
Васил ага Гайфуллин бөтен гомерен, язмышын мәгариф өлкәсенә багышлаган кеше, коеп куйган укытучы, мөгаллим һәм галим. Мөслим районында җидееллык авыл мәктәбендә гап-гади укытучыдан
башлап, Татарстан мәгариф министрына кадәр, институт ассистентыннан алып Гуманитар институт ректорына кадәр юл үткән күренекле шәхес. Аның тормыш юлы шактый катлаулы да, бай да.
Васил Габдуллович үткән тормыш юлы – максатчанлык, хезмәт ярату, һөнәри интеллектуаль камиллеккә омтылу һәм гаҗәеп ихтыяр көче, кыенлыкларны җиңә белү сәләтенең матур үрнәге.
Шунысы мөһим: Васил ага бу дәрәҗәләрнең һәммәсенә дә бары тик үз тырышлыгы, таланты белән ирешкән кеше.
Гаилә мөнәсәбәтләре буенча да Васил ага хатын-кызны чын бәхетле итүче, балаларына милли тәрбия бирүче ир-егет. Хатыны Тихния белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Тихния Миргалим кызы, шулай ук Мөслим ягыннан, гомер буе Казан мәктәпләренең берсендә татар теле һәм әдәбияты укытып лаеклы ялга чыкты, 5 класслар өчен татар теле дәреслеге авторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
Улы Айрат – Татар дәүләт хокук һәм идарә итү институтының
доценты, юридик фәннәр кандидаты. Кызы Лилия – табиб, аспирантурада укый. Ике оныклары – Алсу һәм Алисә үсеп килә.
Васил Габдуллович – табигате белән йомшак күңелле, ягымлы, миһербанлы кеше. Әңгәмәдәшенә үтә игътибарлы, бәхәсләрдә сабыр, сыгылмалы, әмма үзенең хаклыгын саллы дәлилли белүчән. Ул бервакытта да кешене үпкәләтергә, хәтерен калдырырга тырышмый.
Бу аның гадел, җитешсезлекләрне бетерү юлларын бергәләп эзләүдән
килә, диләр аның хезмәттәшләре. Киңәшмәләрдә, утырышларда киеренке, авыр мизгелләр килеп туганда, Гайфуллин аларны бер-ике юмористик реплика, халык әйтемнәре белән җиңеләйтеп җибәрә. Җор теллелек, зирәк акыл – халкыбызның бу күркәм сыйфатлары безнең якташыбыз Васил абыйга бик тә хас.
Кешеләр белән аралашканда да Васил аганың гадилеге, тәкәббер
булмавы күзгә ташлана. Нинди генә хезмәттә булмасын, кемнең кем булуына карамыйча, кешегә ярдәм итәргә әзер торуы белән аерылып тора. Шуның өчен дә аны яраталар, хөрмәт итәләр. Без дә аның тырышлыгына, талантына сокланабыз, аның китаплары буенча укытабыз, тәрбия чараларында кулланабыз.
Без, Васил Габдулловичның югары культура, зыялылык, гаделлек, тыйнаклык, кешеләргә игътибарлы булу кебек матур әхлакый сыйфатлары каршында баш иябез.
Татар кешесе, гомумән, КЕШЕ нинди булырга тиеш, диеп сорасалар, Васил ага Гайфуллин кебек булырга тиеш, диеп әйтер идем.

Фәнни җитәкче: Зарипов Рафаэль Зиннурович – физика һәм информатика укытучысы.

Әдәбият:
1) “Мәгариф” журналлары. 2) “Мәйдан” журналы №10 2004
3) “Кто есть кто” изд. “Мәгариф” 2002 г. 4) “Ватаным Татарстан” газетасы. 17 апр. 2004 ел. 5) “Мәгърифәт” газетасы җыелмасы.
  • 0
  • 21 сентября 2010, 15:50
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.