Сөйләмебез матур булсын
Сүз — кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер зыялы кеше өчен зарури. Бу күнекмәләр мәктәптә бирелергә тиеш һәм аны формалаштыруда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле әйтеп бетергесез зур. Алар укучыларга белем бирү белән бергә, балаларны дөрес һәм матур сөйләргә өйрәтергә тиеш.
Шушы максатны тормышка ашыру йөзеннән, мәктәбебездә сәнгатьле уку буенча түгәрәк оештырдым. Эшкә керешкәнче, бу юнәлештә эшләүче галимнәрнең, сәнгать әһелләренең хезмәтләре белән таныштым һәм сәнгатьле уку сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре булуына инандым. Бу юнәлештә эшләү дәресләрдә алып барылса да, класстан тыш чараларда эш оештыру кирәклегенә төшендем. Ләкин кулланмаларның булмавы кыенлыклар тудырды. Сәнгатьле сөйләм буенча булган материалларның бер өлешен тупладым һәм түгәрәк оештыручыларга ярдәм йөзеннән шушы кулланманы тәкъдим итәм.
Җанлы уку – тасвири уку.
Монда укылган әсәрдәге хис – кайгымы, көенеч вә шатлыкмы, башкамы – укучының йөрәгенә керә, йөрәгеннән тавышына килә: аның тавышы күз яшьсез елый, кылычсыз кисә. Икенче төрле әйткәндә, тасвири уку — әсәрдән алынган тәэсирнең тавыш белән бирелүе димәктер.
Галимҗан Ибраһимов
“Тамчы” нәфис сүз түгәрәгенең планы.
I. Кереш.
1.Сүз сәнгатенең барлыкка килүе һәм әһәмияте.
2.Милләтебезнең нәфис сүз осталары турында мәгълүмат.
3.Мөслимнән чыккан нәфис сүз осталары.
4.Язмалар тыңлау.
Нәфис сүз — җитди иҗат эше ул.Нәфис әдәбиятның күренекле әсәрләрен популярлаштыруда нәфис уку-мөһим чараларның берсе.Нәфис уку борынгы заманнарда ук сәнгать буларак яшәгән. Ул иң элек борынгы Грециядә туа. Нәфис уку культурасы Грециядән Римгә мирас булып кала һәм Римдә бу сәнгатьнең бу төре “декламация” дип атала.
Безнең татар сәнгатендә нәфис сүз белән чыгыш ясауны атаклы драматург Галиәсгар Камал, артистлардан Габдулла Кариев, Мөхтәр Мутин, С.Гыйззәтуллина — Волжскаялар башлап җибәрә. Алар бигрәк тә Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд шигырьләрен яратып укыйлар. Г.Тукайның үз әсәрләрен укуын граммофон тәлинкәсенә язганнар дигән фараз да бар. Кызганыч, Тукай язылган пластинканың хәзергәчә табылганы юк, табылса, ул Г.Тукай музееның иң кыйммәтле экспонаты булыр иде.
Шулай итеп, әле Октябрь революциясенә кадәр сәнгатьле уку чаткыларын тамашачыларга җиткерү, халыкның бу сәнгатькә мәхәббәтен уяту эшен безнең бөек сәхнә осталарыбыз, мәшһүр шагыйрьләребез башлап җибәргәннәр.
Ә татар совет эстрадасында татар дәүләт филармониясе артистлары Ф.Йосыпов һәм Ә.Яһудиннар сүз жанрында башлап йөрүчеләр булдылар.
Бүгенге татар сәнгатендә нәфис сүз өлкәсендә эшләүче артистларны санап китсәк, аларны әллә ни күп дип әйтеп булмый. Араларда осталарның да остасы һәм остазы дип, әлбәттә, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Айрат Арслановны әйтер идек. Татарстан китап нәшрияты 1998 нче елда “Сүз тәме” дигән бик мәгънәле исем белән Айрат Арсланов иҗатына багышлап китап чыгарды. Бу китапта Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттахлардан башлап бик күп язучылар, шагыйрьләр катнаша. Әмирхан Еники Айрат Арслановны “һәрвакыт тансык” дип атый…
Нәфис сүз сәнгатен пропогандалауда радио, телевидение, һичшиксез, зур роль уйный. Халкыбызның аерым программаларны алып баручы яраткан дикторларыбыз бар. Арада Руссиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Васбикамал Саттарова күп еллар буе бу өлкәдә эталон булып торды. 60 — 70 нче елларда легендага әйләнгән Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторлары Иркә Сакаева, Абдулла Дубин, Эльс Гаделев, Мәрьям Арслановалар да үзенчәлекле башкару осталыклары белән аерылып тордылар. Алардан соң килгән буын вәкилләре Эльмира Хамматова, Лия Заһидуллина, Фәридә Мәсгуть, Миләүшә Насыйбуллиналар да тамашачы күңеленә үтеп керде.
Мөслим төбәге дә нәфис сүз осталарына бик бай. Әслах Баязитов, Зөлхия Миңнеханова, Ленс Борһанов, Рушат Солтанов, Нәсимә Мәүлиева, Гөлзәрия Шакироваларның исеме районыбыз халкына яхшы таныш.
II. 1.Дикция. Сөйләмдәге кимчелекләрнең сәбәпләре.
2.Артикуляция гимнастикасы.
Дикция — ул сүзләрне, иҗекләрне, авазларны ачык, аңлаешлы әйтү дигән сүз.
Ләкин төрле сәбәпләр аркасында кешенең дикциясендә кимчелекләр була. Ул кимчелекләр түбәндәгеләр:
а)сөйләү аппаратындагы табигый кимчелекләр(өске тешләр аскы тешләр эченә кереп тору, тешләрнең тигез булмавы яки сирәк булуы, тел кереше кыска булу һ.б.)
б) диалекталь кимчелекләр
в)алфавитта өч авазга (къ, гъ, w) хәреф булмаудан килеп чыккан кимчелекләр.
Къәнәгъәт дигән сүзне без канәгать дип язабыз. Укучылар аны язылганча укыйлар да. Сирәк булса да Wәли исемен Вәли дип әйтүчеләр очрый. Гъ авазына билге булмау да буталчыклыклар китереп чыгара: гъәмсез дигән сүз гамьсез дип языла. Телне начар белгән укучы къәдер сүзен кадер дип укый.
Шундый ялгышлар булмасын өчен, карточкалар белән эшлибез.
Сүзләрне дөрес итеп укырга:
1 карточка:
рәвеш, вәгъдә, фәкать, табигать, җәмгыять, Әнвәр, мәкаль.
2 карточка:
Рифгать, сәгать, шөгыль, кадәр, тәвәккәл, кәрван, дәгъва.
3 карточка:
гаскәр, гаҗәп, гомер, игълан, Ватан, игътибар, мөстәкыйль…
г) игътибарсызлыктан, дөрес сөйләргә өйрәтелмәүдән килеп чыккан кимчелекләр:
— татар теленә хас матур яңгырашлы һ авазының х дип әйтелүе — Зөһрә, һәйкәл, һава сүзләре Зөхрә, хәйкәл, хава дип әйтелсә, телнең нәфислеге югала;
— тешне кысып, авызны ачмыйча гына сөйләү сузык авазларның аңлаешсыз әйтелүенә китерә;
— авызны зур итеп ачып сөйләү дә сүзләрне аңлаешсыз итә;
— сулышта да кимчелекләр булырга мөмкин, мәсәлән, кычкырып сулау, ягъни сулыш алганда кычкырып сулау. Кайбер укучы өзеп-өзеп сөйли, чөнки ул һәр сүзне әйткән саен, вак-вак сулый. Сулышсыз, хәлсез сөйләүләр дә тыңлаучыда тискәре тәэсир калдыра.
Мондый төр кимчелекләрне бетерү максатыннан, укучылар белән индивидуаль күнегүләр үткәрү яхшы нәтиҗәләр бирә.
2. Артикуляцион гимнастика (күнегүләр, кушымта №1).
Артикуляцион гимнастика ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнергә тиеш. Баштагы чорда көзгегә карап эшләү отышлы.
III.1. Сузык авазларга күнегүләр ( кушымта№2).
Сузыклар сүзгә моң кертә. Сүздә сузыклар күп булу аны матурайта, яңгырашлы итә. Һәр сузыкны ясаганда, ирен һәм тел төгәл хәрәкәт итәргә тиеш.
2. Төрле интонация белән кыска шигырьләр уку ( пышылдап, шатланып, борчылып һ. б.).
IV.1. Тартык авазларга күнегүләр (кушымта №3).
Тартык авазларның ясалуы һәм төрле группаларга бүленүе турындагы белемнәрне искә төшерәбез.
2.Шигырьләр уку. “Бөтерчекләр”, ”Чып белән Чык” (Ш. Галиев), “Черки, чабан, чуртан һәм чиләк” (Р.Миңнуллин), “Мескен бүрек”, “Маһирә” (Б.Рәхмәт), һ.б.
V.1.Тизәйткечләр өйрәнү (кушымта №4).
Сузык һәм тартык авазларның дөрес яңгырашына ирешкәннән соң, тизәйткечләр белән телне, иреннәрне тизлеккә күнектерүгә күчәбез. Тизәйткечләрнең эчтәлеген югалтмыйча, мәгънәле итеп, акрын гына, ашыкмыйча гына сөйләтә башлыйбыз; авазларның дөрес яңгырашына ирешкәч, кызулата башлыйбыз.
2. М.Әхмәтҗанов шигырьләрен сәнгатьле уку.
VI.1.Текст өстендә эшләү.
Текст белән танышканнан соң, нәрсә турында икәнен ачыклыйбыз. Мәсәлән, Г.Кутуйның «Сагыну» нәсерен тыңлагач, әсәр нәрсә турында дигән сорау куябыз. Укучылар «туган илне ярату», «сагыну» турында һ.б дип җавап бирәләр.Шулай итеп, текстның темасы ачыклана. Нинди вакыйгалар булуы турында сөйләшәбез, автор әйтергә теләгән фикерләрне, ягъни әсәрнең идеясен билгелибез. Укучыларның фикерләре, кичерешләре белән кызыксынабыз.
2. Текстларны сәнгатьле уку.
VII.1.Интонация. Интонация элементлары.
Интонация турында 5 нче классның татар теле дәреслегендә бераз мәгълүмат бирелә. Җөмләдәге логик басым төшкән сүзне табу; фраза, тойгы басымнары билгеләү, сөйләм көен табу, паузаларны дөрес ясау буенча белемнәрне тирәнәйтәбез, күнекмәләрне үстерәбез.
Психологик паузалар турында берничә сүз. Психологик паузалар кешенең эчке тойгысында туа. Аңа сүзсез кичерешләр хас.
а)искә төшерү паузасы (менә бу… кем әле ?). Кирәкле сүзне эзләгәндә туктала торган пауза;
б)әйтеләсе сүзне кычкырып әйтмичә. эчтән әйтеп куйган кебек — әйтми калу паузасы. Син миңа...(бер чүп);
в)киеренкелекне тудыручы пауза.
Мин курка — курка атлыйм… артыма борылып карыйм...һәм бер шәүлә күрәм.
2.Монологлар уку.
VIII.1.Тыныш билгеләре.
Тыныш билгеләрен орфографиядә генә түгел, сөйләгәндә дә иң кирәкле билге булуын ачыклау. Атаклы сүз остасы К. Станиславский ашыгып сөйләшүчеләр өчен тыныш билгеләренә тукталып, әһәмият итеп уку иң файдалы эш итеп саный. Тыныш билгеләре безгә авторның тел төбен аңларга ярдәм итә.
Нокта куюны Станиславский болай аңлата: «Күз алдыгызга китерегез, сез бик биек кыя башында басып торасыз һәм таш алып аны упкынның төбенә төшеп җитәрлек итеп ыргытасыз. Фикерне тәмамлаганда шулай итеп нокта куярга кирәк.»
Нокталы өтер бер бөтен картинаны аера һәм шул ук вакытта бәйли.Тавыш аның алдында бераз төшә, ноктадагы кебек көчле түгел.
Өтер, гадәттә, фикер бетмәгәнне күрсәтә.
Ике нокта алда сөйләп кителгән фикерне санау, ачыклау, аңлатуны күрсәтә. Ике ноктада һәрвакыт бәйләүче логик пауза булырга тиеш.
2.Шигырьләрнең партитурасын төзү.
Кушымта № 1.
Артикуляция гимнастикасы.
1 нче күнегү.
Баш бармак сыярлык итеп, авызны ачабыз һәм ябабыз. Бу күнегү авызны ачмыйча, теш аша сөйләшүчеләр өчен бик файдалы.
2 нче күнегү.
Өске ирен көлгәндәге кебек җәелә. Аннары табигый торышын ала.Бу күнегү өске ирене эшләмәгән кешеләр өчен файдалы. Әгәр кешенең өске ирен мускуллары катып калган икән, ул иренне җәеп, җыеп әйтә торган авазларын әйтә алмый (о, ә, у, ү).
3 нче күнегү.
Аскы ирен аска тартыла һәм табигый хәленә кайта. Бу күнегү кешенең аскы ирене хәрәкәтләнмәгәндә бирелә. Кеше үзе сөйли, ә аскы ирене хәрәкәтләнми. Шуның аркасында авазлар тулы яңгырамый.
4 нче күнегү.
Ике иренне көлгәндәге кебек берьюлы җәябез.Тешләр тулысынча күренә, аннары авызны ябабыз.
5 нче күнегү.
Авыз киң итеп ачыла. Тел эчке яктан яңакның әле бер ягына, әле икенче ягына бәрелә һәм табигый хәленә кайта.
6 нчы күнегү.
Телдән салма ясыйбыз(телнең ике кырыен уртага таба бөгеп түгәрәклибез).
7 нче күнегү.
Иреннәрне ябып, телне тешләр өстендә түгәрәкләп йөртәбез.
8 нче күнегү.
Телне алга ыргытабыз.
9 нчы күнегү.
Телне ирен өстендә уңга, сулга күчереп йөртәбез.
10 нчы күнегү.
Телне тышка, эчкә йөртәбез.
Бу күнегүләрне системалы рәвештә эшләгәндә, иреннәр һәм тел тиешенчә хәрәкәт итәчәк, һәм укучының эленке- салынкы сөйләве бетәчәк.
Кушымта № 2.
Сузык авазларга күнегүләр.
1) Ага – ага агып бетә алмый,
Чаба- чаба чабып җитә алмый.
(елга)
2) Әүвәл кара урман,
Аннан кире урман,
Аннан ары еркылдык,
Аннан ары тыркылдык,
Аннан ары шапылдык.
3)Алтын алма алтын кош кулында,
Аңа җитү яллы бүре кулында.
4) Акча таш астында, таш аждаһа башы астында.
5) Алдан уйламыйча алынма,
Алындыңмы – абынма.
6) – Аптыратыйммы?
— Аптырат.
— Аптыраткан диярләр
— Алайса аптыратма.
— Ник аптыратмыйм?
— Аптыраткан диярләр дигәнгә аптыратма.
7) Ат башлы,
Болай мөгезле,
Бүре гәүдәле,
Бүкән сынлы,
Кош канатлы,
Кырмыска аяклы.
(чикерткә)
8)Ишек,
Ишек артында тишек;
Аны белмәгән кешенең
Тамак асты тишек.
(авыз һәм бугаз)
9) Кечкенә генә кунача,
Утыз ике кодача
Утыралар кунакта.
(урт һәм тешләр)
10) Зәңгәр – зәңгәр, зәңгәр чәчәк,
Күк–күк, күк чәчәк,
Күрер күзгә матур чәчәк,
Күтәрергә авыр чәчәк.
(ут)
11) Озын– озын озарган, ике башы кызарган.
(сөлге)
12) Озын- озак, озын- озак, озын юлга –йозак;
Оя, оя, оя саен йомырка.
(борчак)
13) Өем –өем ояла, өемә кеше сөялә
(баскыч)
14) Ут та түгел, ук та түгел,
Үзе карны кисә.
(кояш)
15) У-у-у улыйдыр, йонлап бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.
(буран)
16) Үзе күрми, кешегә күрсәтә,
Үзе өйрәнми, кешегә өйрәтә.
(үлчәү)
17) Биш – биш бишәгән, бишесен бергә текәгән.
(кул)
18) Якын килмә, миңа тимә,
Тисәң ник тидең димә.
(кычыткан)
19) Пыр – пыр пырылдар, зыр–зыр зырылдар,
Күккә менәр, җиргә төшәр,
Нәрсә кушсаң шуны эшләр.
(самолет)
20) Келт – келт итә, келтегенә кереп китә.
(йозак)
Кушымта № 3.
Тартыклар өчен күнегүләр.
1) Без –без, безтүбән,
Безнең өстә — йөзтүбән.
2) Чит- читләп менәр,
Чит- читләп төшәр,
Вәл бәдри, вәл челтәр.
(бал кортының кәрәзгз бал җыюы)
3) Чалма – чалма чәчәккә
Чалып алдым беләккә,
Туксан егет йөгерә,
Тугыз кучкар менгерә
(күч аерылу)
4)Борма- борма бормадыр,
Шул торбада торадыр.
(әкәм – төкәм)
5) Гөлдер- гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(күгәрчен)
6) Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән икмәк күк,
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.
(күркә)
7) Җанлыдан җансыз туар,
Җансыздан җанлы туар.
(йомырка, чеби)
8) Пыяла түгел – ватыла,
Бүһәр түгел – сатыла.
(йомырка)
9) Курыкканнан да курыккан,
Курыкмаганнан да курыккан,
Күләгәсеннән дә курыккан.
(куян)
10) Колаклары сөңге- сөңге,
Аяклары дөңге – дөңге;
Базарга чыгарып сатар идем,
Унике тиен деньге, деньге.
(куян)
11) “3” белән башлап –
Татарстандагы елга;
“Х” белән башлап – кеше исеме;
“Ч” белән башлап – үсемлек;
“Җ” белән башлап – елның бер вакыты.
(Зәй, Хәй, чәй,җәй)
12) “Б” белән башласаң – бик тәмле әйбер;
“С” белән башласаң – бүрәнәләр бәйләме
“К” белән башласаң – боерык фигыль.
(бал, сал, кал)
13) Дөп – дөп, дөп әңгели- мәңгели,
Көш – көш, көшәңгели – мәңгели,
Указ – муказ, торна – каз,
Сиксән җиде бармагы,
Утыз ике тырнагы.
(сүс төю)
14) Хәйран аның йөрүе,
Бик ерактан килүе,
Ай – һай аның кешнәве,
Аягында тимере,
Тамагында күмере,
Җирне ярып килүе.
(паровоз, поезд)
15)Мөгри – мөгри мөгрәгән,
Мөгезен күккә терәгән,
Аш та ашаган, туймаган,
Җилсез күңел куймаган.
(җил тегермәне)
16) Югары да һау – һау,
Түбән дә һау- һау,
Уртасында кыңгырау.
(бишек, бишектәге бала)
Кушымта№4
Тизәйткечләр.
1.Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
2.Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.
3.Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.
4.Кулда тукмак, Алыйк кер тукмап: Тукта, тукта, тукмама, Тукма, тукма, туктама! Туктап тукмап булмый ул, Тукмап тукмак тынмый ул.
5.Талга кунар бер тартар, Ул тартарны тал тартыр,
Тартар басып талны тартыр,
Тал тартыр, тартар калкыр, Тартар калкыр, тал тартыр.
6.Тәкәрлек, тәкәрлек, Тәңкәң булса миңа бир.
7.Синең мускул мускулмыни, мускул түгел ул- мыскыл.Менә Мостафа мускулы мускул дисәң дә мускул.
8.Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә Җизни кызы Җәүһәрия Җиләк җыя чиләгенә.
Җиләк ,җиләк,җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.
9.Җидегәндә җиде кыз,
Җиргә якын ул йолдыз.
Җиргә якын җидегәндә
Җиде йолдыз,җиде кыз.
10.Торма тора тырмада,
Торна төште тырмага.
Торма, торна, тырмада.
Торна, торма тырнама.
Тукта, тотыйм тырманы,
Торна туктап тормады.
Тотып торам тырманы,
Торна тишкән торманы.
11.Тук, так, тук, так.
Тукмап, тукмап талса тукмак,
Тора туктап, гайрәт туплап.
Туктап, туктап туйса тукмак,
Тагын тукмат тук, так, тук, так.
12.Сезнең кызлар безнең кызларга киндер тукмаклашмакчылар иде. Тукмаклашырлар микән, тукмаклашмаслар микән? Тукмаклашсалар, тукмакларын алып килсеннәр, тукмаклашмасалар, тукмакларын биреп торсыннар.
13.Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай. Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.
14.Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.
15.Дару белән өч шешә,
Шешә бавын теш чишә, шешә чишсәң теш шешә.
“Тамчы” нәфис сүз түгәрәге әгъзалары үткәргән берничә кичәдән өзекләр тәкъдим ителә.
Яз китерә җиңү назларын
(Бөек җиңүгә багышланган әдәби композиция)
1 укучы.
9 нчы май-тынычлык өчен яуда башларын салганнарны юксыну, сагыну, аларның якты рухлары алдында баш ию көне.
2 укучы.
Ачы сугыш… Күпме яшь гомерләрне якты дөньядан, кояш нурыннан мәхрүм итте. Күпме аналарның йөрәгенә тирән эз, авыр михнәт истәлекләре калдырды. Нигә? Нәрсә өчен? Бушлык. Кайтаваз булып үз сүзләребез яңгырый. Мондый ваемсызлыкка җавап юк… юк… юк.
3 укучы.
Без күрмәдек сугыш афәтен дә,
Уздырмадык шомлы төннәрне.
Күрдек бары канлы туфраклардан,
Шытып чыккан алсу гөлләрне.
4укучы.
Һәр ел саен, ямьле язлар җиткәч,
Алар гөрләп яфрак яралар.
Искә төшереп ятим балаларны,
Яуда ятып калган бабамнарны,
Сыкрый йөрәктәге яралар.
5укучы.
Бабамнарның каны сеңгәнгәме,
Гөлләр инде бигрәк алсулар.
Җиңү көнен бәйрәм иттереп,
Сөенешеп чәчәк аттылар.
6 укучы.
Ул гөлләргә кырау тимәсен,
Язлар җиткәч, алар шиңмәсен.
Тыныч тормыш сөйгән халкыбыз,
Сугыш газаплары күрмәсен,
Язлар җиткәч, гөлләр шиңмәсен.
7 укучы.
Җиңү көнен бәйрәм итә халкым,
Яз китергән җиңү назларын.
Тик күпләрнең гомерләре кайткан
Җаны булып киек казларның.
8 укучы.
Ветераннар, данлы ветераннар,
Сирәгәя бара сафлары.
Өзгәләнеп искә алалардыр
Көрәшләрдә узган чакларын.
9 укучы.
Яу кырында күпме җаннар калган,
Туганнардан калган каберлек.
Айлар, еллар үтә җанны телеп,
Җиңүләрнең даны мәңгелек.
10 укучы.
Инде җиргә күпме язлар килә
Җиңү гөлләренә төренеп.
Илебездә тик тынычлык булса,
Яшәр халкым, яшәр сөенеп.
11 укучы.
Дөньялар һәрчак тыныч булсын, һәр яңа көн бары шатлык – куанычлар гына алып килсен. Без, яшь буын, яу кырында һәлак булган бабаларыбызны, туганнарыбызны, авылдашларыбызны һичкайчан онытмабыз.
(Якташыбыз Лилия Садриева шигырьләре файдаланылды.)
“Бәйрәмегез белән, кызлар!”
(Кызларга 8 нче март тәбрикләве)
1 нче малай.
Хөрмәтле дә, кадерле дә,
Гүзәл дә затлар бит сез.
Сезнең күзгә карап торган,
Мескен малайлар бит без.
2 нче малай.
Без сезгә табынабыз,
Сезне генә көтәбез.
Әгәр сездән аерылсак,
Без, билләһи, бетәбез.
3 нче малай.
Безнең шулай икәнлекне
Ярый сөйләп йөрмисез.
Имеш, үзегез бездән башка
Бер рәхәт тә күрмисез.
4 нче малай.
И, хөрмәтле кызларыбыз,
Без бит сезнең колыгыз
Күңелегез җиткән кадәр
Гел игелек кылыгыз.
5 нче малай.
Безнең дә бит җаннарыбыз
Ташлардан яралмаган.
Йөрәкләребезне ачсак,
Тора гел яралардан.
6 нчы малай.
Безне бәхетле итсәгез,
Ансын да бүлешербез.
Үзебезнең газизләр бит,
Ничек тә килешербез.
1 нче малай.
Яратмагыз, кызлар, безне,
Без дә сезне яратмыйк
Сездән – безгә, бездән – сезгә
Тулысынча азатлык.
2 нче малай.
Ярату – яңалыкмыни,
Кем генә яратмаган?!
Җирдә ярату булмаса,
Әйтерсең таң атмаган.
3 нче малай.
Яшәп карыйк әле бераз
Яратмый – нитми генә,
Вак – төяк мәшәкатьләрдән
Еракка китми генә.
4 нче малай.
Яратмый торган йөрәкле
Булып калмабыз микән?
Дөньяны төзәтә алмаслык
Хәлгә салмабыз микән?
5 нче малай.
Яратыгыз, кызлар, безне,
Без дә сезне яратыйк.
Балачак ул – матурлыкка
Өйрәтүче ара тик.
6 нчы малай.
Хөрмәтле кызларыбыз! Сезне 8 нче март бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Һәрчак көләч булуыгызны телибез (бүләкләрен тапшыралар).
Якташларыбыз М.Әхмәтҗанов, Х.Әюп шигырьләре файдаланылды.
Кулланылган әдәбият.
1. Асия Хәйруллина. «Дөрес сөйләргә өйрәнегез». Казан,«Казан» нәшрияты, 1992 нче ел.
2.Нәкый Исәнбәт. «Нәниләр шатлана.” Казан китап нәшрияты,1967 нче ел.
3.»Халык афоризмнары" Казан,«Мәгариф»нәшрияты,2002 нче ел, төзүчесе Х.Мәхмүтов.
4.Илдар Низамов.«Сәнгатьле укудан -риторикага», «Мәдәни җомга »,2003 нче ел, №4,8,15.
5.Айрат Арсланов «Тылсым ияләре», “Мәдәни җомга”, 2002 нче ел,№6,11.
Мөслим, 2005
Татарстан Республикасы Мөслим районы мәгариф бүлеге Методик кабинет
Күбәк урта мәктәбенең 2 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Зилә Хәй кызының “Тамчы” нәфис сүз түгәрәге үткәрү тәҗрибәсеннән.
- 0
- 21 сентября 2010, 12:36
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.