Өченче бүлек
Татар ир-ат исемнәренең структур-ясалыш үзенчәлекләре
Тел белеменең сүзьясалыш тармагы, нигездә, күмәклек сүзләренең төзелеш-ясалыш үзенчәлекләренә игьтибар итсә, ономастика фәнендә дә ялгызлык исемнәренең структур-ясалышында булган үзгәрешләрне өйрәнергә зур урын бирелә. Антропонимик системасының баюы, бу өлкәдә булган үсеш-үзгәрешләр, һичшиксез, турыдан-туры сүзьясалышы белән тыгыз бәйләнештә тора.
Татар теленең антропонимик системасы шактый үзенчәлекле өлкәләрдән санала, чөнки ономастика фәне төрле фәннәр чигендә барлыкка килгән һәм шактый үсешкә ирешкән санала. Әлеге фән лексикологиянең лексик берәмлекләрдән үзенең эчке мәгьнәсе, тышкы төзелеше белән күпкә аерыла. Югарыда әйтелгән үзенчәлекләр, беренче чиратта, ономастик лексиканың үсеш процессына тел йогынтысы белән бергә телдән тыш факторларның тәэсире көчле булу белән аңлашыла. Бу факторларның тәэсире нәтиҗәсендә ономастик, аерым алганда, антропонимик лексика ясалышы күмәклек сүзләр ясалышына хас үзенчәлекләрдән аерылып тора.
Татар телендә сүзьясалышын проблемалары профессор Ф.Ә.Ганиев хезмәтләрендә тирәнтен яктыртылган. Ономастик өлкәсендә исә профессор Г.Ф.Саттаров тарафыннан өйрәнелгән.
Татар теленең антропонимик системасын җентекләп тикшерү вакытында, түбәндәге юллар белән ясалган исемнәр тупладык:
1. Фонетик ысул
2. Морфологик ысул
3. Синтаксик ысул
4. Аббревиация
Хезмәтебездә һәрбер ясалыш ысулына киңрәк тукталып үтәрбез.
III 1. Фонетик үзгәрешләр дучар булган ир-ат исемнәре
Исем сайлауда фонетик фактор зур роль уйный. Кеше исемнәренең популярлыгы аның яңгырашы, аһәңе белән бәйле.
Татар теленең антропонимик системасында фонетик үзгәрешләрне өйрәнү Ганиев Ф.А., Ахунҗанов Э.М., Саттаров Г.Ф., Шәйхуллов А.Г., Субаева Р.Х. һ.б.-ның хезмәтләренә нигезләнде.
Ир-ат исемнәрендә барлыкка килгән фонетик үзгәрешләр исемнәрнең күпвариантлылыгына китерә. Рус галиме А.В. Суперанская фикеренә караганда, исемнәрнең күпвариантлылыгының сәбәбен антропонимнарның ясалыш үзенчәлегеннән һәм телнең мөмкинлекләреннән (бер үк төрле фактлар, мөнәсәбәтләр, күренешләрнең төрлечә чагылдыру ысулларыннан) күрергә мөмкин. 27
Татар антропонимикасында исемнәрнең күпвариантлылыгы мәсьәләсе әлегә аз өйрәнелгән. Бу мәсьәлә тарихи-линвистик аспектта өйрәнүне сорый.
Татар антропонимиконында күпчелек исемнәр-алынма исемнәр. Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар кабул иткәндә, алар фонетик яктан үзгәрешләр кичерәләр, мәгънә ягыннан да үзгәрешләргә дучар ителәләр.
Татар антропонимиконында алынма исемнәрдә фонетик үзгәрешләр телләр арасында аваз системасының туры килеп бетмәве белән аңлатыла. Мисал өчен, төрек телендә [ а] авазы татар телендәге [ а] белән чагыштырганда күпкә ачыграк, рус телендәге һәм мишәр диалектларындагы [а] авазына якын. Төрек телендә Аксу антропонимнарында [а] – ачык әйтелешле. Татар телендә Айнур антропонимында исә [а] авазы о-лаштырыла. Рус телендә Александр исемендәге [а] авазы төрек телендә чагылыш тапкан [а] авазына караганда да ачыграк әйтелә.
Алынма антропонимнарда барлыкка килгән аваз үзгәрешләрен күзәтеп узыйк.
а > ә: Алик — Әлик, Носрат-Нөсрәт
е > и: Ренат-Ринат, Ленар-Линар
э > и: Рафаэль-Рафаиль
о > у: Флор-Флур, Толун-Тулун
а > и: Фаздал-Фаздил
ы > ый: Фазыл-Фазыйл, Фазлынур-Фазлыйнур, Фатих-Фатыйх
и > ә: Сөембик-Сөембәк, Кавис-Кавәс
у > ы: Салтуган-Салтыган
ө > о: Бөрҗан-Борҗан
и > ы: Ачи-Ачы, Мәдихша-Мәдыхша, Ширдан-Шырдан
и > у: Баһадир-Баһадур
“Татар исемнәре ни сөйли?” сүзлегендә [ы] авазына башланган биш ир-ат исеме теркәлгән: Ыргым, Ындырчы, Ырсай, Ырымбай, Ырымгөл.28
[ы] сузык авазы хәзерге татар телендә бөтенләй исемнәр ясамый. Ә төрекләрнең күп кенә милли исемнәре [ы] сузыгына башлана һәм төрек телендә [ы] авазына башланган антропонимнар ирен гармониясенә буйсыналар: Isik, Isil, Isin, Itir һ.б.29
Татар антропонимиконында [ы] авазына башланган исемнәр төрки-татар катламын тәшкил итәләр. Югарыда әйтеп үтелгән татар исемнәре хәзерге вакытта кулланылышта күзәтелмиләр. Бу исемнәрне кайбер фамилияләр нигезендә генә очратырга мөмкин.
Сузыклар системасында үзгәрешләр кебек үк, тартык авазларның үзгәрешләре дә алынма исемнәрнең татар телендә тартык авазлар системасы белән тәңгәл килеп бетмәве белән аңлатыла.
Тартык авазларның охшашлануы Көнбатыш Европа телләреннән кергән алынма исемнәрдә аеруча нык чагылыш тапкан. Бу үзенчәлекләрне карап үтик:
д > т Альфред – Альфрет
Эдуарт – Эдуард
Фердинанд – Фердинант
Һәр телнең фонетик системасы үзгә булу сәбәпле, алынма исемнәрне төгәл итеп әйтү мөмкин түгел. Шуңа күрә дә телдә исемнәрнең күпвариантлылыгы барлыкка килә дип уйлыйбыз. Мәсәлән, гарәп телендә һәм авазлары татар телендә [т] авазы буларак белдерелә, шуңа күрә алынма исемнәрнең күпвариантлылыгы булуына китерә. Шул рәвешле, татар антропонимиконында аваз яки авазлар чиратлашу күренеше барлыкка килә.
д > т: Мөхәммәд – Мөхәммәт
Мәхмүд – Мәхмүт
Рафид – Рафит
Хәшид – Хәшит
Телнең билгеле бер фонетик закончалыклары нигезендә ир-ат исемнәре күп очракта саңгырау тартык авазга тәмамлана: Рәшит, Хәмит, Фәргат, Фәрит.
Төрек телендә татар теленнән аермалы буларак ир-ат исемнәре яңгырау тартыкка тәмамлана: Atid, Nacib, Nakib, Mevdud.30
Татар антропонимиконына хас башка тартык авазлар өлкәсендә булган үзгәрешләрне дә күзәтеп узыйк:
к > г: Рафыйк – Рафигъ, Әсгәр — Әскәр;
Әскәр исеме гарәп чыгышлы “гаскәр” сүзенә барып тоташа. Антропонимиконда Әскәр исеме белән беррәттән, Әсгәр исеме дә кулланылышта йөри.
[К] һәм [г] авазларының ясалу ысулы бер булуы аларның фонетик яктан тышкы үзгәрешкә китергән.
Шулай ук, Руслан һәм Рөстәм исемнәренең дә консонантизм системасында үзгәрешләре кызыклы. Алим Гафуров хезмәтендә Рөстәм исем – борынгы иран чыгышлы антропоним, Ротстахмга бәйле рәвештә аңлатыла. Рост (рот “буй”) һәм там (стахм “көч”) буларак ике өлешкә бүленеп шәрехләнә.31
н > м: Ганбәр — Гамбәр
с > ш: Шәмсир – Шәмшир
х > г: Тайхуҗа – Тайгуҗа, Солтанхуҗа – Солтангуҗа, Нурхуҗа – Нургуҗа.
х > г: Сайгин – Сайхан
Сүз ахырында [л`] ~[л] чиратлашуы Европа һәм рус алынмаларында еш очрый торган күренеш. Бу чиратлашу нәтиҗәсендә телдә күпвариантлы исемнәр шактый барлыкка килгән: Рафаэль – Рафаил, Реваль – Ревал, Адель – Адел, Радель – Радил.
Татар әдәби телендә [л] авазының палатальләшүе алгы рәт сузыкларына бәйле. Бу татар ир-ат исемнәренең вариантлылыгының бер сәбәбе дип аңлатырга мөмкин.
Алынма исемнәрнең күпвариантлылыгының икенче сәбәбе – [л] авазының татар һәм рус телләрендә аваз аерымлыклары белән билгеләнә. Рус телендә [л] каты фонемасыннан тыш, [л] нечкә фонемасы да бар. [Л] нечкә фонемасы язуда нечкәлек белән белдерелә: Рафaэль, Вильнар, Адель һ.б.
[Л] авазының төшеп калуы ир-ат исемнәренең вариативлыгына китерә: Рәмзил – Рәмзи, Рәмил – Рәми.
Көнбатыш диалектында w, z, к, х, һ тартыклары юк. Диалекталь әйтелеш тәэсирендә татар антропонимиконы үзгәреп, яңа исемнәргә байый. Мәсәлән, түбәндәге исемнәр: Гариф – Ариф, Гадел-Адел, Гадил – Адил, Галим – Алим.
Бу исемнәрнең һәр икесе дә актив кулланылышта йөри.
III. 2. Морфологик юл белән ясалган ир-ат исемнәре
Сүзъясалышының “морфологик юлы” дип сүзләрнең (терминнарның да) кушымчалар алу ярдәмендә ясалышына әйтәләр. 31 Хәзерге татар теленең исемнәр системасында кушымчалар ярдәмендә барлыкка килгән берәмлекләр шактый. Кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясалышын өйрәнү Ф.Ә. Ганиев хезмәтләрендә зур урын ала, татар ономастикасында исә, Г.Ф.Саттаровның өйрәнү өлкәләрендә берсе булып тора.
Хезмәтебездә кушымчаларны хәзерге көндә ир-ат исемнәре ясый торган кушымчаларга һәм алынма кушымчаларга бүлеп өйрәндек.
Хәзерге көндә ир-ат исемнәре ясый торган кушымчалар
Антрополексема + -лы/-ле кушымчасы. Хәзерге татар телендә -лы/-ле кушымчасы исемнәр һәм сыйфатлар ясауда катнаша. Күпчелек галимнәр бу кушымчаны –лык кушымчасыннан ясалган дип саныйлар. Кушымчаларның семантик һәм кулланылыш үзенчәлекләреннән чыгып караганда, бу фикер белән тулысынча килешергә мөмкин дип саный Ф.Ә. Ганиев.32
Антрополексемага ялганган –лы кушымчалы исемнәр күпчелеге-икесоставлы. Абстракт һәм конкрет мәгънә белдергән исемнәргә ялганнып, -лы кушымчасы сыйфат ясый. Мәсәлән, миң + ле = Миңле. Бу антрополексема нигезендә икесоставлы исемнәр барлыкка килә: Миңлесабир, Миңлерәхим, Миңлебай һ.б.
Татар антропонимиконында берсоставлы Чуклы исеме дә тиркәлгән.
Антрополексема + -даш кушымчасы. Бу кушымчаның этимологиясе турында берничә төрле караш бар. Бер төркем галимнәр –даш кушымчасын ике элементтан: -да (урын – вакыт килеше кушымчасыннан) һәм иш дигән сүздән тора дип саныйлар. Икенчеләре –да элементы фигыль ясаучы кушымча тәшкил итә дип уйлыйлар. Өченче төркем тикшеренүчеләр, -даш кушымчасын борынгы даш (иптәш) дигән сүзгә барып тоташа дип раслыйлар. Ф.Ә. Ганиев соңгысын логикага сыя һәм аны кабул итәргә кирәк дип тәкъдим итә (шунда ук, 53 бит).
Татар антропонимиконында –даш кушымчасы ярдәмендә ясалган Юлдаш исеме теркәлгән. Юл+даш компонентларыннан торган бу исемнең мәгънәсе “юлдагы иптәш” дип әйтергә мөмкинлек бирә.
Димәк, -даш, кайчандыр антрополексема хәлендә булган, хәзерге вакытта исә антрополексема функциясен югалтып, кушымча рәтендә карала.
Хезмәтебездә ир-ат исемнәрен ясауда катнашучы бертөркем стилистик кушымчаларны аерып чыгардык. Татар антропонимнарын ясаучы кушымчаларны ике төркемгә бүлеп өйрәндек:
1. Чакыру – эндәшү – боеру кушымчалары ярдәмендә түбәндәге ир-ат исемнәре ясалган:
— ай: Балтай, Апанай, Иманай һ.б.
— әч/-ач/-уч/-үч: Тукач, Нурмач, Хәлүч, Кәбүч һ.б.
— аш/-әш: Сәйдәш, Ибраш, Зәйнәш, Габдуш һ.б.
— ый: Кустый.
2. Иркәләү – кечерәйтү кушымчалары ярдәмендә ясалган ир-ат исемнәре:
— ш/-аш: Балаш, Аднаш, Курташ һ.б.
— кай/-кәй: Балкай, Боланкай, Галякәй, Илкәй, Илчекәй, Ималекай, Салкай, һ.б.
— чәк: Белемчәк.
— әк: Бүзәк, Дусак, Казерәк, Мәрдәк һ.б.
— кәч: Инкәч, Артукач.
— кәш: Иркәш
— чек: Исәнчек
— тый: Чултый.
Бертөркем кушымчалар исә, гарәби һәм фарсы генезислы кеше исемнәрен кыскартып әйтү, аларны фонетик – морфологик яктан үзләштерү, нигездә, югарыда күрсәтелгән антропонимик иркәләү – кечерәйтү (субъектив бәя) кушымчалары ярдәмендә формалаштыра:
— Ай/-әй (-ый, -ий): Камалетдин – Камай, Камафетдин – Камай, Билалетдин – Биләй, Фәхретдин – Фәхри, һ.б.
— Кай/-кәй (диалекталь варианты –ка/-кә): Сибгатулла – Сибкай, Кәлимулла – Кәлкәй, Газизулла – Газикәй, Шәмсетдин – Шәмкәй һ.б.)
— Ач/-әч/-уч/-үч: Нурмөхәммәд – Нурмач, Хәлиулла – Хәлүч, Кәбирулла – Кәбүч һ.б.
— Ак/-әк/-ук (-юк)/үк: Мифтахетдин – Митах, Вәлиулла – Вәләк, Идиатулла – Идюк.
— Аш/-әш/-ыш/-уш/-үш: Ибраһим – Ибрам, Зәйнетдин – Зәйнәш, Габдулла – Габдуш.33
Татар антропонимиконында чагылыш тапкан – тай кушымчасы үзенчәлеккә ия. Бу кушымча “батырлык иясе, ир-егет” мәгьнәсен белдерә. –тай кушымчасы кайчандыр антрополексема хәлендә булып, бүгенге көндә үзенең функциясен югалткан. Бу кушымча ялганып Чурамантай, Актай һ.б. исемнәр ясалган.
Алынма кушымчалар ярдәмендә ясалган ир-ат исемнәре
Гарәп һәм фарсы телләренән кергән –задә, -дар/-дәр, -ат/-әт, -сар кушымчалары исемнәр ясауда актив катнашалар.
Фарсы телендә мөстәкыйль лексик берәмлек булып йөри торган задә татар телендә кушымча буларак кына кулланыла. Әлеге кушымча ярдәмендә Илзадә, Шаһзадә кебек исемнәр ясалган. Әйтергә кирәк, татар телендә -задә пассив кушымчаларның берсе санала. Нигездә, аерым затның дәрәҗәсен, титулын белдерә. Антропонимик системада аның функциясе бераз аерыла (титулга бәйле түгел, гомумән затны белдерә һәм күбрәк хатын-кыз исемнәрен ясауда катнаша).
Фарсы чыгышлы –дар/-дәр кушымчасы бары тик ялгызлык исемнәрен ясауда гына катнаша: Айдар, Нурдар, Гыйлемдар, Илдар, Сайдар һ.б.
Гарәби чыгышлы исем ясаучы кушымчалардан –ат/-әт түбәндәге ир-ат исемнәрендә очрый: Нәүфәт, Рәфгать, Илфират.
-сар кушымчасы фарсы телендә -зар формасында йөри. Айсар, Байсар, Гайсар, Кайсар һ.б.
Октябрь революциясе нәтиҗәсендә, татар антропонимиконы алынма ир-ат исемнәре белән беррәттән, исем ясаучы кушымчаларга, антрополексемаларга да байый. Рус телендә актив исем ясаучы кушымчалар төрки һәм гарәп – фарсы нигезле исемнәргә кушылып исем ясау сәнгатен баета төшәләр. Шул кушымчаларның берсе — -ик.
Бу кушымча әрмән һәм рус телләрендә иркәләү – кечерәйтү функциясен үти.34 Татар телендә исә, -ик кушымчасының функциясе таррак. Татар антропонимиконында исә, -ик кушымчасы Радик, Адик, Алик, Рәмзик, Вилорик, Эдик кебек исемнәрдә чагылыш тапкан.
Ир-ат исемнәре тарихи-лингвистик эволюция кичереп, татар антропонимиконын баету әлегә кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта исемнәр ясый торган актив кушымчалар белән беррәттән (-лы/-ле, -а/-ә), диалекталь вариантларда гына ясала торган кушымчалар бар (-үш/-уш, -үн). Соңгылары исә, пассив кушымчалар рәтенә кертеп карыйбыз.
Кешелекне тудыручы Адәм белән Һава исемнәрендә родка аеруда хезмәт итүче, грамматик күрсәткечләрне күрә алабыз. Адәм исеме тартыкка бетсә, Һава исеменең род күрсәткече –а сузыгы тора.
Безнең уйлавыбызча, род категориясе күрсәткече булга –а/-ә кушымчалары әлеге функциясен югалтып, кеше исемнәре ясаучы кушымчалар функциясен генә башкаралар.
Төрки халыклар телендә кеше исемнәренең род категориясе мәсьәләсе В.А. Никоновның “Среднеазиатские материалы для словаря личных имен”, “Размежевание личных имен по полу у тюркоязычных народов” мәкаләләрендә яктыртыла. Татар антропонимиясендә бу мәсьәлә Саттаров Г.Ф. һәм Субаева Р.Х. өйрәнү өлкәләренә керә. Әлеге галимнәр дә, башкалары да татар телендә род категориясенең булмавын, ә ир-ат, хатын-кыз исемнәрен аеру компонентының эчке мәгьнәсенә карап башкарылуын ассызыклап үтәләр.
Рус телендә -а кушымчасы женский род күрсәткече булса, татар телендә исә әлеге кушымча белән ясалган исемнәр да бар: Рәйхан – Рәйхана, Хәлим – Хәлимә, Мансур – Мансура.
Көнбатыш Европа алынмаларында хатын-кыз исеменнән соңгы сузыкны алып ату нәтиҗәсендә ир-ат исеме ясала: Флера – Флер, Эльвира – Эльвир, Эльза – Эльзар.
Татар теленнән аермалы буларак, төрек телендә әлеге кушымчаларның чагылышы үзенчәлекле. Төрек телендә күпчелек ир-ат исемнәреннән –(у)е кушымчасы ялганып, хатын-кыз исемнәре ясалалар. Исем ясауда катнашкан –(у)е кушымчасы төрек телендә сингармонизм законына буйсынмый. Калын сузыктан соң килсә дә, үзе саклана: Behnan – Behnane, Ihsan – Ihsane, Marlum – Marlume, Mebsur – Mebsure.35
Татар телендә исә, ир-ат исемнәренә -ә/-а кушымчалары ялганып хатын-кыз исемнәре ясалу актив түгел. Ир-ат исемнәреннән хатын-кыз исемнәре ясалган вакытта калын һәм нечкә вариантта ялганырга мөмкин: Илнар – Илнара, Рамил – Рамилә, Гадел – Гадилә.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, хәзерге татар теленең исемнәр системасында кушымчалар ярдәмендә барлыкка килгән берәмлекләр шактый. Татар теленең антропонимик системасы үзенә хас сүзъясалыш типлары нигезендә үсә, байый, апеллятив лексика белән охшаш булса да, аермалы яклары шактый.
III.3. Синтаксик ысул белән ясалган ир-ат исемнәре
Синтаксик ысул – исем сәнгатенең иң продуктив ысулларының берсе. Кушма исемнәр ясалышын 3 ысулга бүлеп карыйлар:
1. сүзләр кушылу;
2. сүзтезмәләрнең кушма сүзгә әйләнүе;
3. сүзтезмәләрнең кушымча алып кушма сүзгә күчүе;36
Татар антропонимик системасындагы исемнәр дә күмәклек исемнәр кебек үк югарыда күрсәтелмәгән ысулларга нигезләнеп ясалалар. Хезмәтебездә бу ысулларга аерым тукталып үтәрбез.
Антрополексемалар кушылу ысулы белән ясалган ир-ат исемнәре
Нигездә сүзләр кушылуның бу тибында беренче компонент икенче компонентның атрибуты булып килә. Компонентлары атрибутив бәйләнештә булган кушма сүзләрнең беренче компонентлы булып барлык мөстәкыйль сүз төркемнәрнең сүзләре килергә мөмкин. 37 Антропонимнар шушы ук законга нигезләнеп ясалалар. Чөнки исемнәрнең нигезләре (антрополексемалар) күбесенчә апеллятив лексикага нигезләнеп барлыкка килгәннәр.
Татар ир-ат антропонимнарын өйрәнү процессында, түбәндәге кушма ир-ат исемнәренең модельләре билгеләнде:
1. Исем + исем моделе: Ай +булат, Арыслан +гәрәй, Дус + каен, Газиз +бәк, Газиз+җан, Ай+гөл.
2. Сыйфат + Исем моделе: Газиз+җан, Ак+булат, Ак+барс.
3. Исем +сыйфат моделе: Ахун+бай, Атна+бай, Ата+бай.
4. Рәвеш+исем моделе: Бик+таш, Бик+тимер, Бик+булат.
Бик компонентлы бик ~бәк~ би мәгънәсендә түгел.
5. Исем+кисәкчә моделе: Иш+кинә.
Сүзтезмәләрнең лексикалашу юлы бнлән кушма ир-ат исемнәренең ясалыш үзенчәлекләре
Татар телендә кушма сүзләр кушылу юлы белән генә түгел, бәлки сүзтезмәләрнең лексикалашуы, сүзтезмәләрнең кушма сүзгә әйләнүе белән дә хасыйл булалар. Сүзтезмәләрнең лексикалашу юлы белән барлыкка килгән кушма сүз ясалыш ысулы ягыннан түгел, төзелеше ягыннан да кушма сүз булып тора. Мондый төр ир-ат исемнәре татар антропонимиконында шактый күзәтелә. Ф.Ә.Ганиев сүзтезмәләрнең лексикалашу юлы белән сүзтезмәләрнең барлык төрләре дә: предикатив, атрибутив, комплетив сүзтезмәләр дә кушма исемнәргә күчәргә мөмкин дип саный. Хезмәтебездә аларны аерым күзәтеп узарбыз. 38
Предикатив сүзтезмәләрнең кушма ир-ат исемнәргә күчүе
Предикатив сүзтезмәләрнең кеше исемнәренә күчүе еш күзәтелә. Мәсәлән, Уразкилде, Ханкилде, Уразбакты, Ходайбакты, Аллабирде кебек антропонимнар предикатив сүзтезмәләрнең лексикалашу юлы белән барлыкка килгәннәр. Кагыйдә буларак, мондый кушма исемнәрнең беренче компонентлары булып исемнәр, икенче компонентлары булып фигыльләр килә.
Предикатив сүзтезмәләрнең кушма исемнәргә күчү мәсьәләсе профессор Г.Ф. Саттаровның “Отглагольные антропонимы в татарском языке” мәкаләсендә киң итеп яктыртылган.39
Татар антропонимиясендә предикатив сүзтезмәләрнең кушма ир-ат исемнәренә күчүнең түбәндәге модельләрне аерырга мөмкин:
1)Исем+фигыль моделе түбәндәге типларга аерыла:
а) Исем+ боерык фигыль тибы: Ишкил, Иштуг, Ишбул һ.б.
Ф.Ә. Ганиев антропонимнарда күзәтелгән кире сүз тәртибендәге исемнәрне дә шушы типка кертеп карый. Мәсәлән, Килморза, Килбай, Килтимер, Торбай, Торсынбай һ.б. (Ф.Ә.Ганиев, 105 б.)
б) Исем + III зат берлек сандагы хәзерге заман хикәя фигыль: Ирбула, Иштуа, Иштота һ.б.
в) Исем + үткән категория заман хикәя фигыль: Ишбуяды, Уразбакты, Ханкилде, Байкилде, Айбирде һ.б.
г) Исем + билгесез үткән заман хикәя фигыль формасы: Айтуган, Иштуган, Иртуган, Көнтунган һ.б.
д) Исем+ барлыктагы фигыльнең беренче киләчәк заман формасы: Җансөяр, Хансөяр, Колсөяр, Таңатар.
Бүгенге көндә бу төр исемнәр аз кулланылалар. 30 елларда барлыкка килгән Илтөзәр, Илгизәр кебек исемнәрен дә шушы типка кертеп карый алабыз.
2) Исем+предикатив сүз моделе: Илбир, Ишбар, Айбир һ.б.
3) Исем+ сыйфат моделе: Илшат, Илгүзәл һ.б.
Атрибутив сүзтезмәләрнең ир-ат исемнәренә күчүе
Татар телендә бигрәк тә сыйфат+исем һәм сан+исем сүзтезмәләрнең лексикалашуы еш очрый. Татар антропонимиконында да шундый ук хәл күзәтелә. Түбәндәге исем модельләрен аерып чыгардык:
а) Сыйфат+исем моделе. Бу модельдагы атрибутив сүзтезмәләрдән ясалган ир-ат исемнәре еш очрый.
Сүзтезмә ир-ат исеме
ак барс Акбарс
ак кылыч Аккылыч
ак егет Акъегет
кара баш Карабаш
кара хан Карахан
бүз егет Бүзъегет
б) Сыйфат фигыль+ исем моделе: Үлмәсбай, Сулмасхан, Үтәмешгәрәй, Туктамышхан, Туктамышгәрәй.
в) Сыйфат+сыйфат моделе: Гаделсылу, Иркәсылу, Күркәмсылу һ.б.
Компонентлары хәл бәйләнешендәге сүзтезмәләрнең кушма исемнәргә күчүе
Рәвеш+фигыль моделен бу төргә кертеп карыйбыз. Бу модельнең түбәндәге типларын күрсәтә алабыз:
Рәвеш+фигыльнең үткән категорик заман формасы: Яңатуды, Яңакилде, Яшькилде, Теребирде, Төзкилде, Исәнбирде, Саубакты.
Рәвеш+фигыльнең үткән билгесез заман формасы: Төзтуган, Төзкилгән, Яшьтуган, Актуган, Каратуган.
Рәвеш+боерык фигыль формасы: Исәнкил, Сауит, Исәнбул, Төгәлкара.
III.4. Аббревиатур ир-ат исемнәре
Татар телендә сүзтезмәләрнең беренче элементларын (морфемаларын) яки сүзләрнең беренче авазларын яки хәрефләрен кушу юлы белән сүзләр ясау бу ысулны тәшкил итә. Телебездә бу ысул белән ясалган беренче сүзләр XIX йөзнең ахыры һәм ХХ йөзнең башында барлыкка киләләр. Әмма алар ул вакытта киң үсеп китмиләр. Революциядән соң аббревиатуралар шактый күбәя.39
Татар антропонимиясендә аббревиатур исемнәрнең барлыкка килүе рус теленә бәйле. Октябрь инкыйлабыннан соң, күпсанда аббревиатур исемнәр барлыкка килә.40
Аббревиатур исемнәрнең күпчелеге багышлау исемнәр төрендә күзәтеп уздык. Бу төр исемнәрне без түбәндәге төркемчәләргә бүлеп өйрәндек:
1. Исемнәрнең беренче инициалларын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән ир-ат исемнәре: Вил – Владимир Ильич Ленин; Лемар – Ленин, Маркс; Эльмар – Энгельс, Ленин, Маркс.
2. Инициалларга кушымча ялгау нәтиҗәсендә туган исемнәр: Вил+ен=Вилен.
3. Инициалларга апеллятив лексиканың кушылып ясалуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән ир-ат исемнәр: Вилер – «Владимир Ильич Ленин – организатор армии».
4. Инициалларга традицион төрки һәм гарәп-фарсы чыгышлы антрополексемалар кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән ир-ат исемнәре:
Вилнур – В.И. Ленин нуры;
Вилданшаһ – Вилдан+шаһ
II. Апеллятив лексиканы кыскару юлы белән ясалган ир-ат исемнәре:
Ким – коммунистический интернационал молодежи;
Реваль – Революция сүзенең кыскару юлы белән ясалган ир-ат исеме;
Ленар – ленинская армия;
Ренат – революция, наука, труд;
Рим – “революция и мир” сүзләреннән кыскартылып ясалган исем;
Ренас – “революция», «наука», «союз»сүзләреннән ясалган исем;
Ревмир – “ революция мировая» сүзләреннән ясалган яңа исем;
Ревдар – «революционный дар» сүзләреннән ясалган исем;
Рев – “революция» сүзенең баштагы авазларыннан гыйбарәт;
Реф – «революционный фронт» сүзләреннән ясалган исем;
Рефнур – “революцион фронт нуры” сүзләреннән кыскартылып ясалган ир-ат исеме;
Празат – “пролетариат азатлыгы” сүзләреннән кыскартылып ясалган исем;
Г.Ф. Саттаров Дамир – “да здравствует мир” яки “Даешь мировую революцию» лозунгын кыскартып әйтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән исем дип санаса, галим М.З. Зәкиев Дамир исеме Тимер ~ Димер исеменең көньяк төрки (угыз) телләренә хас варианты булырга тиеш дип уйлый.41
Рус апеллятив лексикасы кыскару нәтиҗәсендә ясалган исемнәр татар антропонимикасында 16га якын. “Татар исемнәре ни сөйли?” сүзлегендә гарәп апеллятив лексикасының кыскару юлы белән ясалган берничә исем теркәлгән. Иншәр – «инкыйлабый шәрык» сүзләренең кыскару юлы белән ясалган (шунда ук, 115 б.) һәм Сайрам=Сайр (бәйрәм итү) бәйрәм сүзләре кушыла.
Күреп үткәнебезчә, татар антропонимиконында ир-ат исемнәре дүрт төрле ысул: фонетик, морфологик, синтаксик, аббревиацион юллар белән ясалалар. Шулай да, аларның зур күпчелеге морфологик ысул белән барлыкка килгән.
Йомгак
Исемнәр – универсаль күренеш. Татар ир-ат исемнәренең генезисы җәмгыять үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Исемнәрнең формалашуы һәм эволюция процессы җәмгыять тарихы, аның хокукый институтлары һәм икътисадый хәленең үзгәреше белән дә характерлана. Теләсә кайсы халыкның антропонимиясендә лингвистик, социаль һәм геополитик характердагы фактлар чагылыш таба. Антропонимик мәгълүматларга таянып, шул халыкның милли үзаңы хакында сүз йөртергә мөмкин.
Тел – иҗтимагый күренеш. Кеше тарафыннан сайланып алынган теге яисә бу тел һәм аның шәкелләре шул халыкның этник, социаль коллектив үзенчәлекләре белән сыйфатлана.
Исем кушу, исемгә бирелгән мәгьнә һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре белән характерлана. Ир-ат исемнәренең антропонимик универсалийлары һәм спецификасы булуына карамастан, аларның кулланулары һәр халыкка хас үзенчәлекләр белән билгеләнә.
Татар халыкның рухи һәм матди ягын тәшкил иткән мәдәнияте телгә, аның антропонимикасына турыдан-туры тәэсир итмичә калмаган. Бигрәк тә, матди һәм рухи мәдәниятнең реаль фактлары булып саналырга хаклы системаның нигезен тәшкил итә.
Ир-ат исемнәре татар антропонимиясе өчен борынгы төшенчә дип саналырга хаклы. Аларның антрополексемалары төрле халыклар һәм кабиләләр белән этник бәйләнештә торган татарлар хакында информация тәшкил итә. Бу антрополексемалар исә тамырлары белән борынгы чорларга барып тоташалар.
Ир-ат исемнәре телдә үзләре аерым бер система тәшкил итә. Телдәге гомум закончалыклар, антропонимиядәге специфик законнар белән баетыла төшә. Шул ук вакытта антропонимиягә генә хас законнар формалаша. Бу законнар антропонимиконга яңа исемнәр килеп кергәч, тагы да катлауланалар. Алынма исемнәрнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә татар антропонимиконы алынмалар кабул иткәндә, фонетик һәм грамматик үзгәрешләр кичерә. Бу исемнәрнең фонетик, грамматик үзгәрешләре телләр арасында аваз системасының, грамматик структураның туры килеп бетмәве белән аңлатыла.
Татар ир-ат антропонимиконы хәзерге көнгәчә үзенең традицион, рухи мәдәниятебезнең асылын саклап калган антрополексемаларын югалтмаган. Бүгенге көндә дә борынгы антрополексемаларның кайберләре актив исем ясауда катнашалар (ай-антрополексемасы), әмма антрополексемаларның күпчелеге диярлек (бигрәк тә төрки-татар катламын тәшкил итүче антрополексемалар) югалуга, бетүгә таба йөз тотканнар.
Хезмәтебездә этнолингвистик катламнарга бәйле рәвештә антрополексемаларга генетик анализ ясалды. Күзәтүләребезгә караганда, бүген татар ир-ат антропонимиконында 372 антрополексема ир-ат исемнәре ясауда катнаша. Алар арасында актив һәм пассив кулланылышта булганнары да бар. Антрополексемаларын нигездә ике төркемгә бүлеп өйрәндек:
1) төрки-татар ир-ат антрополексемалары (172гә якын);
2) алынма ир-ат антрополексемалары (200гә якын).
Алынма антрополексемалар тарихи, мәдәни, социаль-икътисадый багланышларны ачарга ярдәм итә (гарәп, фарсы, монгол, рус һ.б. халыклар белән бәйләнешләр).
Гибрид катлам игътибарга лаек. Чөнки бу катламда ике яисә берничә компонент тәшкил итүче төрле антрополексемалардан оешкан ир-ат исемнәре билгеләнә.
Ир-ат исемнәренә антрополексемалар аша генетик анализ ясау этнолингвистик катламнарны ачарга һәм турыдан-туры яисә башка төрле халыкара бәйләнешләрнең тарихи шартларын өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Ир-ат исемнәренә лексик-семантик анализ ясау, аларның семантикасы татар халкының гореф-гадәтләре, ышану-инанышлары, халыкның көнкүреше, кешенең рухи дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Шунысы үзенчәлекле:: антрополексемалар нигезендә сакланган апеллятив лексика бүгенге көндә исем семантикасы белән тыгыз бәйләнештә бирелә.
Хезмәтебездә ир-ат исемнәрен өч лексик-семантик төркемгә бүлеп өйрәндек. Бу классификация тюрколог В.А.Никонов тарафыннан тәкъдим ителә. Ул ир-ат исемнәрен 1) тасвирлау 2) теләк исемнәр 3) багышлау исемнәргә бүлеп карый.
Ир-ат исемнәренең лексик-семантик төркемнәргә бүленеше хатын-кыз исемнәрен төркемнәргә аерудан бермә-бер аерыла. Чөнки ир-ат исемнәре нигездә “батырлык, кыюлык” сүзләренә мәгънәдәш булса, хатын-кыз исемнәре “гүзәллек, матурлык” сүзләренә тиңдәш булып киләләр.
Татар ир-ат исемнәренә структур-ясалыш анализ ясаганда, исемнәр ясалышының дүрт төрле ысулы билгеләнде: фонетик ысул, морфологик ысул, синтаксик ысул, аббревиация. Ир-ат исемнәр ясалышының иң актив саналган ысулларның берсе – морфологик ысул. Бүгенге көндә татар антропонимиясендә ир-ат исеме ясауда катнашучы 27 кушымча билгеләнә.
Алынма кушымчалар (-сар/-дар/–задә) кайчандыр исем ясаучы компонент булып кулланылганнар, бүген исә алар үзләренең исем компоненты функциясен югалта төшкәннәр.
Синтаксик ысул — шулай ук татар ир-ат исемнәренең ясалышында продуктив юлларның берсе. Чөнки татар ир-ат антропонимиконында нигездә исемнәр ике компоненттан оеша. Татар ир-ат исемнәре антрополексемалар кушылу ысулы һәм сүзтезмәләрнең лексикалашу юлы белән кушма ир-ат исемнәре ясалы ысулы нәтиҗәсендә дә оешалар. Лексикалашу юлы белән ясалган ир-ат исемнәре предикатив, атрибутив, комплетив бәйләнешләрдә дә күзәтеләләр.
Исем сайлауда фонетик фактор зур роль уйный. Чөнки исемнәрнең популярлыгы аларның яңгырашы, аһәңе белән бәйле. Ир-ат исемнәрендә барлыкка килгән фонетик үзгәрешләр исемнәрнең күпвариантлылыгына китерә.
Аббревиация ысулы ярдәмендә ясалган ир-ат исемнәрнең кайберләре антрополексема тәшкил итәләр һәм алар нигезендә ир-ат исемнәре ясала.
Һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар теленең антропонимик системасын өйрәнү, фәнни нигездә тикшерү татар халкының телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.
Кулланылган әдәбият исемлеге
I
1. Ганиев Ф.Ә. Хәзерге татар әдәби теле. Сүзъясалышы. – Казан: Мәгариф, 2000.- 286 б.
2. Исме Әгъзам китабы. Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.- 110 б.
3. Саттаров Г.Ф. Исем – атамаларыбызда – халык җаны // Мәдәни җомга. – 1998. – 14,21,28 август.
4. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.- 256 б.
5. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990.- 276 б.
6. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: Раннур, 1998.-488 б.
7. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.- 256 б.
8. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999.- 288 б.
9. Татар грамматикасы. Өч томда. – Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 1998. — Т.1.- 512 б.
10. Татар теленең аңлашмалы сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. — Т.2.- 728 б.
11. Хәмзин К.З.; Мәхмүтов М.Ш.; Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә — татар-
ча – русча алынмалар сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965.- 854 б.
12. Хисамов Н. Исемең матур, кемнәр куйган?// Мәдәни җомга.-2004. -№5. – Б.15.
II
13. Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. – Москва: Современная энциклопедия, 1966.- 608 с.
14. Баскаков Н.А. Русские фамилии тюркского происхождения. – Москва: Наука, 1979.- 228 с.
15. Благова Г.Д. К характеристике типов раннетюркских антропонимов// Вопросы языкознания. – 1988. — №4 — С. 52.
16. Бондалетов В.Д. Русская ономастика. — Москва: Просвещение, 1986. –224 с.
17. Галиуллина Г.Р. Личные имена ХХ века. — Казань: Матбугат йорты, 2000. –112 с.
18. Гафуров А.Г. Имя и история. – Москва: Наука, 1987.- 220 с.
19. Гафуров А.Г. Лев и Кипарис. – Москва: Наука, 1971.- 238 с.
20. Древнетюркский словарь. – Ленинград: Наука, 1969.- 676 с.
21. ИвашкоВ.А. Как выбирают имена? – Минск, 1984. – 236 с.
22. Исхакова Х.Ф. Сопоставительная грамматика татарских и русских собственных имен. – Москва: Наука, 2000.- 234с.
23 Кульдеева Г.И. Антропонимическая система современного казахского языка. – Казань: ДАС, 2001. –310 с.
24. Никонов В.А. Имя и общество. – Москва: Наука, 1974.—278 с.
25. Никонов В.А. Ищем имя. – Москва: Советская Россия, 1988.-126 с.
26. Персидско-русский словарь /под редакцией Ю.А. Рубинчика./ -Москва: Русский язык, 1983.- 864 с.
27. Саттаров Г.Ф. Антропонимия Татарской АССР: Автореф. дис. доктора филол. наук. – Казань, 1975. – 90 с.
28. Саттаров Г.Ф. Отглагольные антропонимы в татарском языке//Ономастика Поволжья. – Уфа, 1973. – С. 43.
29. Саттаров Г.Ф. Татарская антропонимия и этнолингвистические связи// Советская тюркология, 1978. – С.51.
30. Саттаров Г.Ф., Субаева Р.Х. Основные компоненты сложных личных имен в татарском языке//Ономастика Поволжья. – Саранск, 1976. – С.95.
31. Суперанская А.В. Имя через века и страны. – Москва: Наука, 1990. – 188 с.
32. Суперанская А.В. Структура имени собственного. – Москва: Наука, 1969.- 210 с.
33. Суперанская А.В., Суслова А.В. О русских именах. – Москва: Наука, 1978.- 220 с.
34. Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар. – Москва: Наука, 1978.- 206 с.
35. Хисамова Ф.М. Традиции средневековых тюркских памятников в татарской деловой письменности ХVII-XVIII вв. // Языкознание. – Ташкент, 1980.- С.45.
36. Шайхуллов А.Г. Татарские и башкирские личные имена тюркского происхождения. – Уфа: Издательство БГУ, 1983.- 78 с.
37. Юсупов Ф.Ю. Изучение татарского глагола. – Казань: Таткнигоиздат, 1986.- 288 с.
III
38. Akalin S. Turk kisi adlarinin kaynaklari //Tarih.- Istanbul. – 1998. — №6. – S. 15.
39. Erol A. Adlarimiz. – Istanbul: Turan Kultur Vakfi, 1999.- 610 s.
40. Kaya N. Gocuk isimleri ansiklopedisi. – Istanbul: Laleli, 2000.- 536 s.
Шартлы кыскартмалар
(Ахманова О.С., 1969.) – Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. – Москва: Советская энциклопедия, 1969. – 607 с.
(ГТРАС., 1965.) – Хәмзин К.З., Мәхмүтов М.Ш., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә — татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965. – 853 б.
(ДТС., 1969.) – Древнетюркский словарь. — Ленинград: Наука, 1969. – 676 с.
(Kaya N., 2000.) – Kaya N. Gocuk isimleri ansiklopedisi. – Istanbul: Laleli, 2000. – 536 s.
(ПРС., 1983.) – Персидско – русский словарь / под редакцией Ю.А. Рубинчика. /– Москва: Русский язык, 1983. – 864 с.
(Саттаров Г.Ф., ТИС., 1989.) – Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 256 б.
(ТТАС., 1979.) – Татар теленең аңлашмалы сүзлеге: Өч томда – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. — Т.2. – 728 б.
Чыганак: Tazbash.narod.ru
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.