Татар ир-ат исемнәренең генезисы.Икенче бүлек. Татар ир-ат исемнәренә лексик-семантик анализ.

Икенче бүлек
Татар ир—ат исемнәренә лексик — семантик анализ


Татар антропонимиясе — халыкның гасырлар буе үзенә туплап килгән иҗаты, анда халыкның уй — фикерләрен, карашын нигез итеп алган традицияләр һәм инанулар чагылыш таба. Ничәмә—ничә еллар дәвамында исем тирә — юнь, табигать кешенең мәдәнияте һәм көнкүреше белән тыгыз бәйләнештә бирелгән. Шуңа күрә безнең бабаларыбыз исемгә тирән мәгънә салырга тырышканнар. Күп гасырлар дәвамында «предмет — исем — кеше» бәйләнешлн бүгенге көнгәчә сакланып килгән.
Ономастика фәнендә исем бирү мотивлары галимнәрне күптәннән кызыксындырган. Венгер антропонимисты Л. Рашони тарафыннан бирелгән исем бирү мотивлары классификациясе, күренекле тюрколог В.А. Никонов тарафыннан тагы да камилләштерелгән.
Татар антронимикасында исә Г.Ф. Саттаров, А.Г. Шәйхуллов классификациясе татарларда исем бирү мотивларын тагы да конкрет чагылдыра.
Гомум кабул ителгән классификация нигезендә татар ир—ат исемнәрен түбәндәге өч группага бүлеп карарга була:
1. Тасвирлама исемнәр (дескриптив исемнәр);
2. Теләк исемнәр (дезиратив исемнәр);
3. Багышлау исемнәр (меморатив исемнәр).

II. 1. Тасвирлама ир—ат исемнәре.

Тасвирлама антропонимнарга баланың физик үзенчәлекләрен, сәләтен, туу көненә бәйле вакыйгаларны гаиләнең социаль торышын билгеләүче исемнәрне кертәләр. Бу төркемне түбәндәге төркемчеләргә бүлеп карадык:
1. Баланың гаиләдә ничәнче булып тууына бәйле тасвирлама ир—ат исемнәре.
2. Кешенең мәсләген, гаиләнең социаль торышын билгеләүче тасвирлама ир — ат исемнәре.
3. Баланың физик үзенчәлекләрен тасвирлаган ир — ат исемнәре
4. Иркәләү — кечерәйтү компоненты — җан белән хөрмәт күрсәтүне аңлаткан ир—ат исемнәре.
5. Туу вакыйгаларына бәйле (туу көне, чор үзенчәлекләре) ир—ат антропонимнары.
Хәзерге көндә күрсәтелгән тасвирлама исемнәренең төркемчәләренә характеристика биреп үтик.

1. Баланың гаиләдә ничәнче булып тууына бәйле тасвирлама ир—ат исемнәре
Борынгы татар исемнәрендә баланың ничәнче булып тууына бәйле исемнәр еш күзәтелә. XIX гасырның ахырында ир — егетләрнең ничәнче булып тууы зур роль уйнаган һәм, шуның нигезендә, анторопонимиконда яңа исемнәр барлыкка килүгә зур этәргеч ясалган.
Борынгы төрки — татар антропонимиконында беренче булып туган балага кушылган исемнәр күбесенчә уртаклык исемнәр нигезендә ясалганнар. Бу исемнәргә Алегет, Балабаш кебек «беренче булып туган баш бала» мәгънәсен аңлаткан исемнәрне кертәбез.
Хәзерге татар антропонимиконында да баланың беренче булып тууына бәйле исемнәр бар. Мәсәлән, Ранис исемен русчадан «раннист» — иртә белән туучы, баштагы, беренче бала — сүзеннән ясалган яңа исем дип күрсәтә Г.Ф. Саттаров. 20
Икенче бала тууына бәйле Ишкилде, Ишкил, Ишбай, Ишбак кебек төрки — татар исемнәре ешрак кулланылышта.
Гарәп — фарсы исемнәре арасында соңгы балага, башка балалар булмаячагын истә тотып кулланылган исемнәр бар. Ахир — гарәпчәдән «ахыргы, соңгы», Ахияр — гарәп — фарсыдан «ахыргы дус бала» дигәнне аңлата. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 48 б.)
Шушы төркемчәгә без түбәндәге исемнәрне дә кертеп карыйбыз. Ваккас, Дамил исемнәре, әгәр гаиләдәге балалар бер—бер артлы үлеп торса, яңа туган балага үлемен туктатырга, үлемне «тозакка алуга» теләп кушылган. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 72 б.)

2. Кешенең мәсләген, гаиләнең социаль торышын билгеләүче, ир балага кушыла торган тасвирлама исемнәр.
Татар антропонимиконында бу төркемчәгә караган исемнәр еш очрый. Бу күренеш, безнең уйлавыбызча, татар халкында аерым төр мәсләкләрнең киң куллануына бәйле. Шулай ук, ислам дине йогынтысы да бик зур булган. Бу төркемчәне үз эченә берничә яссылыкта өйрәнергә кирәк:
а) кеше башкарган мәсләк исемнең антропонимнарга күчүе;
б) титул һәм исем бәйлелеге;
Мәсәлән, профессор Г.Ф. Саттаровның кеше исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлегендә түбәндәге мәсләк исемнәрен аңлаткан исемнәр бар: Казый — гарәпчәдән «хөкем итүче, судья» (Саттаров Г.Ф., ТИС., 211 б.), Фәннан — гарәпчәдән «артист» (Саттаров Г.Ф., ТИС., 260 б.) һ.б. бик күп исемнәр.
А. Гафуров хезмәтендә, мөселман ир—ат антропонимнарында исем һәм титул арасында чик булмавын күрсәтә. Мөселманнар үз исемнәренә титул компоненты өстәп, бу исем шул ук вакытта титул һәм исем вазифасын үтәгән.21 Мәсәлән, хәзерге антропонимиконында да киң кулланылган исемнәрдән түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк. Әмир — берәр өлкә яки дәүләт башлыгы, Сәет — башлык, хөкемдар. Г.Ф. Саттаров күрсәтүенчә, бу исем Мөхәммәтнең кызы Фатыйма балаларыннан килгән аксөяк нәселгә бирелгән титул. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 220 б.)
Татар антропонимиконының титулга бәйле исемнәр семантик чор үзгәрешенә дучар булалар. Мәсәлән, XV гасырда мөселман дөньясында «мирза» сүзе (әмирзадә титулы белән бәйле) югары даирәдә титул исеме буларак кулланыла, соңрак «писарь» мәгънәсенә якынлаша. Чор үзгәрешенә бәйле, Мирза антропонимы да структур яктан үзгәреш кичергән дип уйлыйбыз.

3. Иркәләү — кечерәйтәү – җан конструкциясе белән хөрмәтләүне аңлаткан тасвирлама исемнәр
Рус теле антропонимиконында иркәләү — кечерәйтү формасы, төрки телләргә караганда, ачык сиземләнә. Мәсәлән, Александр, Саня, Шура, Шурка, Шурок, Санька исемнәр төркеме бары тик бер исемгә караган. Төрле ситуацияләрдә, кешенең дәрәҗәсенә, яшенә бәйле рәвештә кулланылалар. Александр — официаль формада кулланылса, калганнары исә иркәләү — кечерәйтү мәгънәсен бирәләр.
Татар антропонимиясендә бу күренеш аз очрый. Кайбер ир—ат исемнәренең тамырыннан иркәләү — кечерәйтү формаларын аерып чыгарырга мөмкин. Татар анторопонимиконында — җан иркәләү — кечерәйтү компоненты тамыр исемгә нык биреккән һәм хәзерге вакытта аны аерып карау мөмкин түгел. Мәсәлән, Салихҗан, Әхмәтҗан, Рәхимҗан кебек исемнәрдә — җан компоненты нык береккән.
Галимнәр фикеренчә, — җан компоненты XIII гасырда ислам динендә суфичылык агышы тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
А. Гафуров, — җан иркәләү — кечерәйтү функциясен үтәүче компонент түгел, ә баланың озын гомерле булуын теләү нигезендә кушылган форма гына дип күрсәтә.22
Безнең уйлавыбызча, — җан компоненты татар ир—ат исемнәренә кушылып, иркәләү функциясен күбрәк үти. Бу компонентның иркәләү функциясендә килүе — «җаным» иркәләү формасы белән бәйле рәвештә барлыкка килгән.
Хәзерге антропонимик системадан — җан компонентының төшеп калу тенденциясе күзәтелә. Бу телнең экономиягә омтылуы белән бәйле дип уйлыйбыз.

4. Баланың физик үзенчәлекләрен чагылдырган тасвирлама исемнәр
Татар антропонимиконында «миң» компонетлы ир—ат исемнәре еш кулланылалар. Мондый исемнәрнең бирелү мотивлары түбәндәгеләр:
а) төрки телле халыкларда миң уңышка ирешү символы булып тора;
б) баланың тәнендә миң табу очрагы белән бәйле рәвештә дә кулланыла;
в) «миң» компонентлы исемне күз тимәсен өчен дә кушыла;
г) нинди дә булса авырудан котылу чарасы буларак. «миң» компонентлы исем кушканнар.
Миңнулла, Миңтимер, Миңлехуҗа, Миннәхмәт кебек исемнәр «миң» компоненты кушылып ясалган.
Хатын-кыз исемнәрендә «миң» комноненты ешрак кулланыла.
2) Ак һәм кара сыйфатлы исемнәр күбесенчә борынгы төрки—татар чыгышлы исемнәрдә кулланып, баланың физик үзенчәлекләрен белдәрәләр. Мәсәлән, Каракаш исеме, Г.Ф. Саттаров күрсәтүенчә, кара кашлы ир балага кушылган. (Саттаров Г.Ф., ТИС.,132 б.) Каракай — кара сүзенә — кай иркәләү — кечерәйтү кушымчасы ялганып, кара тәнле ир балага кушыла торган исем. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 134 б.)
3) Баланың матурлыгын аңлаткан исемнәр күбесенчә гарәп—фарсы чыгышлы исемнәрдә чагылыш таба. Мәсәлән, Вәҗи, Вәсим, Гүзәлҗан кебек ир—ат исемнәре матур, искиткеч гүзәл мәгънәдә.

5. Туу вакыйгасына бәйле ир—ат исемнәре
Бу төркем үз эченәдә берничә төркемгә бүленә:
1) туу вакыйгасына, вакытына бәйле ир—ат исемнәре. Татар антропонимиконында «таң» компонентлы исемнәр ешрак очрый. Мәсәдән. Таңбатыр, Таңбулат, Таңнур кебек исемнәр баланың таңда тууына бөйле. Таң — яшәеш, яшьлек, матурлык, якты киләчәк символы. Шул нисбәттән. «таң» компоненты белән бәйле ир балага исем кушылган. Г.Ф. Саттаров күрсәтүенчә, /таң/ антрополексемасы татарларның гына түгел, башка төрле халыкларның фамилия составында сакланган.1
Татар антропонимик системасында «ай» компонентлы исемнәр мәҗүсилек чорына карый. Бу исемнәр ай культы белән бәйле рәвештә ясалганнар. Айтуган — баланың ай туганда туганлыгына бәйле ир — ат исеме.
Көн борынгы төрки телдә «яктылык, ут» мәгънәсен белдерә. Бу компонент белән бәйле Көнтуган, Көнтуды исемнәре бар. Зөлфәт — иртән, Сәхәр — сәхәр вакытында туган балаларга бирелгән исемнәр.
2) Көн, ай исемнәренә бәйле ир—ат исемнәре.
Татар антропонимиконында ай исемнәрен аңлаткан исемнәр еш очрый.
Сәфәр — һиҗри аеның 2 ае; Рәҗәп — (Рәҗаб — хатын-кыз исеменнән барлыкка килгән, б-п тәңгәллек нигезендә ясалган) — Һиҗри — 4 ае; Шәгъбан-Һиҗринең 8 ае, Рамазан-Һиҗринең 9 ае. 23
3) туу чорына бәйле ир—ат исемнәре.
Чор антропонимик системасына тәэсир итми калмый. Мәсәлән, XX гасырда сәяси-икътисадый вакыйгалар татар антропонимиконын тулыландыруга төп сәбәпче булдылар. Революция чоры белән бәйле күп кенә рус теленнән һәм Европа аша кергән исемнәр татар антропонимиконын тагы да баетты. Мәсәлән, Рифнур, Ленар кебек исемнәр хәзерге вакытта да ир балага яратып кушыла.

11. 2. Теләк исемнәр

Исем төрки халыкларда баланың алдагы язмышын билгеләүче магик көч булып торган. Борынгы кеше өчен исем зур әһәмияткә ия булган һәм аның илаһи көчләр белән бәйләнешен билгеләгән. Рух һәм исем тигезлеге күп дини ышануларга хас күренеш. Кеше исеме – үзенә күрә бер табу. Шуңа күрә, төрле халыкларда исемгә карата төрле караш яшәп килә. Борынгы кеше, әгәр явыз көчләр кешенең чын исемен белсәләр, аның тормышына куркыныч янарга мөмкин, дип уйлаган. Баланы явыз көчләрдән саклау өчен начар мәгънәгә ия исемнәр дә биргәннәр. Бигрәк тә, Кабан елында туган балаларны явыз көчләрдән саклаганнар. Теләк исемнәрне бирелү мотивларыннан чыгып, түбәндәге 2 төргә бүлеп карыйбыз.
1. Баланың ата-анасының, туган-кардәшләренең теләге, хис-кичерешләре, бу бала шундый сыйфатка ия булсын иде дигән теләк-ниятләре яткан традицияләргә нисбәтле ир-ат исемнәре:
а) озын гомер теләгән исемнәр: Сабит, Йөзьяшәр, Йөзҗан, Үлмәс һ.б.
«Тимер», «таш» компоненты белән ясалган ир-ат исемнәре ныклыкны, сәламәт тәнле кеше булу мотивы белән кушылган: Тимербулат (т-т), Биктимер, Миңтимер, Бикташ, Ташмөхәммәт һ.б.
б) нигезендә бәхет, уңыш теләү мотивы белән бирелгән исемнәр: Сәгадәт, Араз, Акдәүләт һ.б.
Профессор Г.Ф. Саттаров фикеренчә, балага бәхет теләп кушылган татар исемнәре үзләре бер семантик оя тәшкил итәләр.25
в) батырлык һәм көчле булуын теләгән исемнәр. Нигездә, бу төр исемнәр ир-егет исемнәрендә ешрак кулланыла: Шаһимәрдән, Нариман, Кави һ.б.
Дәүләт иерархиясе атамалары нигезендә барлыкка килгән исемнәр, гарәп-фарсы исемнәрендә очрыйлар: Әмирҗан, Солтан, Хәкимулла, Хаҗинур һ.б. Солтан исеме «идарә» мәгънәсендә. Гарәп илләрендә җыела торган бердәнбер дәүләт салымы харари ас-солтан дип аталган. Солтан исеменең килеп чыгышы моның белән дә бәйле булырга мөмкин.
2. Явыз көчләрдән саклау теләге белән кушылган исемнәрне татар антропонимиясендә түбәндәге төрләргә бүләләр:
а) явыз көчләрне куркыту өчен хайван исемнәре бирелгән. Мәсәлән, Арслан-явыз көчләрне куркыту нияте белән, арслан культына бәйле исем;
б) исемгә табу рәвешендә, явыз көчләрнең гайрәтен чигерү нияте белән кушылган ир-ат исемнәре дә бар. Бу исемнәр хәзерге вакытта да киң кулланылалар. Мәсәлән, Әхтәм “тешсез”, Ителмәс “эт тә алмас” кебек исемнәрне бу төргә кертеп карыйбыз.
Татар гаиләсендә ир-ат баланың булмавы гаилә өчен зур фаҗига булган. Аллага ялварган догалар кабул ителмәсә, бу фаҗиганең сәбәбен явыз көчләрдән күргәннәр. Явыз көчләрне югарыдагы исемнәрне кушып “алдау” юлына басканнар.

11.3. Багышлау исемнәр
Багышлау исемнәр төркемендә төрле дини ышануларга, космогоник күзаллауларга, табигать культларына, баланы явыз көчләрдән саклауга, сүзнең магик көченә һәм төрле әкият-легендаларга ышану нигезендә барлыкка килгән антропонимнар анализлана. Бу төр исемнәрне берничә яссылыкта өйрәнергә кирәк:
1. Тотемистик исемнәр
2. Теофор исемнәр
3. Тарихи затлар, күренекле кешеләре белән бәйле исемнәр
Татар антропонимикасында тотемистик күзаллауларга барып тоташкан исемнәр бар. Шулай да, төрки чыгышлы исемнәрнең тотемлылыгы исбатланмаган 24 дип яза В.А. Никонов. Төрле халыкларда социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсе төрлечә чагыла һәм бу, үз чиратында, тел системасына да зур йогынты ясый. Мәсәлән, башкорт антропонимиконында мәҗүсилек йогынтысы, татар антропонимиконына караганда, күбрәк сизелә.
Бу төргә шулай ук биоантропонимнарны да кертеп карыйбыз. Биоантропонимнар – татар халкының көнкүреше белән бәйле үсемлек – хайван дөньясы атамалары нигезендә ясалганнар:
— хайван атамасы нигезендә ясалган ир-ат исемнәре: Киенбай, Кешмөхәммәт һ.б.
— нигезендә кош исеме яткан исемнәр: Тогрул, Лачын, Тойгын, Торымбай һ.б.
— фитоантропонимнар – нигезендә үсемлек атамалары яткан исемнәр: Имәнкол, Юкәш, Имәнәй һ.б.
2. Теофор исемнәр турыдан-туры дин белән бәйләнешле. Болгар-татарларда ислам дине йогынтысында кулланылышка алынган гарәп һәм фарсы исемнәре иң ишле антропонимик катлам тудырган. Татар антропонимиконында (исемиятендә) гарәп һәм фарсы исемнәре, Х гасырдан башлап, берничә гасыр дәвамында туплана һәм үсә барганга, сан ягыннан иң зур күпчелекне (исемнәребез хәзинәсенең 70-75 %ын) тәшкил итә һәм күбесе бүгенге көндә дә актив кулланыла 26.
Теофор исемнәрне түбәндәге исемнәргә аерып карыйбыз:
-дини һәм ислам идеологиясен яктырткан ир-ат исемнәр: Ходайбирде, Фәтхиислам һ.б.
Исемнәрдә очрый торган –дин компоненты “ышану” дигәнне аңлата. Мулла гаиләсендә туган балага мондый исем бирелгән: Сәйфетдин, Зәйнетдин һ.б.
-Алла эпитеты белән бәйле ир-ат исемнәре: Габделкәрим, Габделрәшит, Габделрәхим.
— Мөхәммәт пәйгамбәрнең исеменә бәйле ир-ат антропонимнары: Мөхәммәт, Мөхәммәткәрим, Мөхәммәткол һ.б.
Мөхәммәт пәйгамбәрнең исемен алыштырып килүче өчен күп эпитет – исемнәр булган. Шуларның берсе – Мостафа. Аның беренчел формасы Мостафат фикән булган, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәрнең колы дигәнне аңлата.
ХVI-XV гасырларда бу исем ислам дөньясы белән тыгыз бәйләнештә булган халыкларда киң таралыш таба.
Соңрак Мөхәммәт исеменә эпитет буларак, Кәрим “юмарт”, Латыйф “олы җанлы”, Насыйр “ярдәмчел” кебек исемнәр ялганган.
Ислам дөньясында, Мөхәммәт исеме белән бәйле исем алган кешеләргә кыямәт көнендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең булышлыгы, ярдәме тими калмас дигән фикер татар дөньясында да таралыш таба.
4. Билгеле бер чорда яшәгән күренекле затларга багышлап кушылган ир-ат исемнәре – түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а) якын кешеләргә багышланган ир-ат исемнәре. Бу төр исемнәр метрик китапларда да, антропонимик системада да күрсәтелмиләр, бары тик нинди дә булса, гаиләнең үзенә генә билгеле булган исем төре. Бу төр исемнәр рус антропонимиконында еш очрыйлар.
б) күренекле затларга багышлау исемнәр ХХ гасыр антропонимиконында революция башлыкларына багышланган ир-ат исемнәре еш очрый. Бигрәк тә, революция башлыгы В.И. Ленинга багышланган исемнәр күп (Вил, Вилдан, Вилен, Ленар һ.б.).
Шулай ук, башка революционерларга багышланган исемнәр дә бар. Алар фамилия урынына исем буларак та кулланылалар:
Феликс – Ф.Э. Дзержинскийга багышланган;
Мулланур – М. Вахитовка багышланган.
ХХ гасыр шәхесләре белән бәйле исемнәр хәзер дә яратылып кушылалар. Муса – Муса Җәлилгә багышланган; Илһам – халык артисты И. Шакировка багышланган.
Безнең уйлавыбызча, багышлау исемнәр үсеше берничә этап үтә. Ул этап чор белән бәйле рәвештә ачыклана. Этапның башлангычы – мәҗүсилек чорына барып тоташа (ягъни исламгыча чор). Ислам чоры белән бәйле этапта тотемистик һәм биотопонимнар кулланыштан төшеп калалар. Ислам тенденциясе ир-ат затына мөһимрәк роль бирә. Ир балага исем бирелүдә, татар дөньясында эмоциональ факторларның көчле булуы сиземләнә.
Октябрь инкыйлабы чоры белән бәйле этапта тарихилык киң колач җәя һәм татар антропонимик системасы тарихи шәхесләргә багышлау – исемнәр белән баетыла.


Чыганак: Tazbash.narod.ru
  • 0
  • 21 сентября 2010, 12:16
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.