«Исемең җисемеңә туры килсен!» — дигән татар халкы. Чыннан да, һәрбер халыкның кызыклы, бай тарихлы, үзечәлекле традицияләре, барлыкка килү, бирелү — кушылу йола — мотивлары булган кеше исемнәре бар. Тарихта булган лингвогенетик һәм этник бәйләнешләр, Идел буе татарларының күрше халыклар белән этнокультур арадашлыгы татар антропонимиконында да чагылыш таба.
Элек — электән кеше исемнәре фән дөньясында зур игътибарга лаек булганнар. Исемнәрнең серен төшенергә теләгән борынгы философлар, аларның рух көченә, магиясенә, хикмәтенә ышаналар. Ислам дөньясында исем кеше күңеленең көзгесе дәрәҗәсендә кабул ителгән.
Хәзерге татар ир — ат антропонимнары — күпгасырлык халык иҗаты, иҗатлар синтезы, төрки — татар нигезенең дәвамы. Телдә барган үсеш — үзгәрешләрнең тәэсире антропонимик системада да чагылыш таба. Телнең яңа сыйфат туплавы аның борынгы элиментлар белән бәйләнеше арасында өзелү процессына китерә. Татар антропонимиясендә дә шул ук күренеш күзәтелә. Кеше исемнәре, телебездән башка исемнәр кебек үк, лингвистик законнарга буйсыналар. Хәзерге антропонимиконыбызның үзенә генә хас булган закончалыклары бар. Алар тел закончалыклары кебек үк өйрәнелүне сорыйлар.
Татар антропонимиконы һәм антропонимик системаның формалашу тарихы тирән чал тарихка киткән хәлдә, татар халкы һәм теленең формалашу тарихы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Кеше исемнәренең килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш — ясалыш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү халкыбызның тарихи үткәнен һәм телебезнең тарихи үсешен, аның закончалыкларын ачыкларга ярдәм итә.
Ономастик лексика — телнең лексик составының бер өлеше. Татар теленең антронимик системасы шактый үзенчәлекле өлкәләрдән санала, чөнки ономастика төрле фәннәр чигендә барлыкка килгән һәм шактый үсешкә ирешкән фәннәрнең берсе.
Антропонимик лексика күмәклек сүзләр кебек үк, фонема һәм морфемалардан формалаша һәм төрле синтаксик бәйләнешләрдә килә ала. Нигездә, ялгызлык исемнәре күмәклек лексикасыннан барлыкка килгән. Тик күзәтүләребезгә караганда, ялгызлык исемнәре белән апеллятив лексика арасында шактый аерма бар. Бу аерымлылык структур—ясалышта һәм функциональлелектә. Телдән тыш факторларның булуыннан гыйбарәт.
Соңгы елларда антропоним лингвистик объект буларак галимнәрнең игътибарларын җәлеп итә. Моңа үзенең җавабы да бар: антропоним сүзъясалыш, грамматик, лексик — семантик яктан күпьяклы һәм үзенә генә хас булган специфик үзенчәлекләргә ия.
Антронимикларның семантикасы телнең структурасына нигезләнә. Мәсәлән, күпчелек халыкларда ир — ат исемнәре батырлык, кыюлык, хакимият сүзләренә тиңдәш булса, хатын — кыз исемнәре исә, матурлык, гүзәллек, сафлык сүзләрен аңлаталар.
Һәрбер телгә караган антропонимнарның барлыкка килүен һәм үсеш — үзгәреш үзенчәлекләрен өйрәнү тарихи—лингвистик мәгълүматларга нигезләүне күздә тота.
Күренекле ономатолог В.А. Никонов фикеренә караганда, антронимиканың һәм гомумән ономастиканың беренче законы — тарихилык булырга тиеш. Исем системасы мәңгелек түгел: социаль — икътисадый үзгәрешләр кичерү антропонимик системаны читләтеп узмый. Бу күренеш аерым антрополексемаларның кулланыштан төшеп калуы һәм аларның урынына яңа антрополексемаларның барлыкка килүе белән генә чикләнми, ә антрополексемалар арасында булган мөнәсәбәтләрнең үзгәреше белән дә игътибарга лаек. Хәзерге заман кешесенә бу үзгәрешләр сизелми, алар бары тик вакытлар узу белән чагылыш таба. Шуңа күрә антропонимик системаны билгеле бер тарихи үсештә төрле материал һәм чыганаклар файдаланып билгеләү зарур.
Төрки антронимика үсешенә Алиев Г.Р, Атаниязов С, Әхмәтҗанов М. И.,
Баскаков Н.А., Бегматов Э.Л., Гарипов Т.М., Гафуров А.Г., Жаненова З.Р., Жанузаков Т.Ж., Кульдеева Г.И., Кусимова Т.К., Никонов В.А., Орузбаева Б.О., Саттаров Г.Ф., Суперанская А.В., Шәйхуллов А.Г., Юсупов Г.В. һ.б. зур өлеш керткәннәр.
Татар антронимикасы исә үзенең өйрәнелү тарихын XIX йөзнең икенче яртысыннан ук башлап җибәрә. Бу өлкәгә Ш. Мәрҗәни, К. Насыйри, Г. Әхмәров, В.В. Раздлов, В.К. Магницкий, Н.И. Зокотиницкий, С.М. Шпилевский, Н.И. Ашмарин, Г. Тукай һ.б. үзләреннән өлеш керткәннәр.3
60 еллардан башлап антопонимик эзләнүләр тагы да киңәя һәм фәнни яктан тирәнәя. Бүгенге көндә татар антропонимиясен өйрәнергә зур өлеш керткән Г.Ф. Саттаров, Р.Х. Субаева, А.Г. Шәйхуллов, Г.В. Юсупов, М.А. Җәләлиева, Г. Р. Галиуллина кебек галимнәрне атарга була.
Өйрәнү объектыбыз булган ир — ат антропонимнарына тарихи — лингвистик анализ бары тик өлешчә генә ясалган. Хезмәтебездә ир — ат исемнәренә тулы лексик — семантик, генетик, структур — ясалыш ягыннан җентекле анализ ясадык. Темабызның яңалыгы да татар ир — ат исемнәрен комплекслы планда өйрәнүгә багышлануыннан гыйбәрәт.
Темабызның өйрәнелү тарихына килсәк, шуны әйтергә була, исемнәргә тарихи — лингвистик яссылыкта күзәтү Галиуллина Г.Р., Җәләлиева М.А., Шәйхуллов А.Г. хезмәтләрендә ясалган. Академик Г.Ф. Саттаров исә татар ир — ат исемнәренең тулы бер сүзлек тупламын биргән.
Хезмәтебезнең төп максаты татар ир — ат исемнәренә генетик, лексик — семантик, төзелеш — ясалыш үзенчәлекләрен тарихи — лингвистик юнәлештә эзләнү — тикшеренүдән гыйбәрәт.
Төп максатыбызга ирешү юлында түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1) Татар ир — ат исемнәренең бирелү мотивларын һәм исем сайлауга тәэсир итүче алшартларны билгеләү;
2) Ир — ат исемнәрен этимологиясенә бәйле рәвештә, лексик — семантик төрләргә аеру;
3) Этнолингвистик катламнарны тәшкил итүче пассив һәм актив антрополексемаларга генетик анализ ясау;
4) Ир — ат исемнәренең структур — төзелеш модельләрен ачыклау;
Ир — ат исемнәренә структур — ясалыш, этимологик анализ бирүдә тарихи — чагыштырмалы метод кулланылды. Хезмәтебездә төрек, казах телләрендә ир — ат исемнәренең кулланылыш үзенчәлекләре, аларның татар теленнән аермалы һәм уртак яклары күзәтелде. Чагыштырмалы— тарихи метод татар ир — ат исемнәренә тарихи — лингвистик анализ бирергә мөмкинлек тудырды.
Беренче бүлек
Татар ир — ат исемнәренең генезисы
Хәзерге татар антропонимиконы татар халкы һәм теле тарихы белән аерылгысыз бәйләнештә торган хәлдә, дәвамлы тарихи формалашу һәм үсеш юлын кичергән.
Профессор Г.Ф. Саттаров хәзерге татар исемнәре хәзинәсен берничә саф этнолингвистик катламны һәм катнаш исемнәрдән торган катламны аерып карый:
I. Гомумалтай катламы
II. Борынгы төрки катлам
III. Иске татар теле катламы
IV. Гарәп теленнән кергән исемнәр катламы
V. Фарсы теленнән алынган исемнәр катламы
VI. Рус һәм көнбатыш Европа телләреннән кергән катлам
VII. Гибрид катлам
Хезмәтебездә югарыда санап үтелгән катламнарга бәйле антрополексемаларга генетик анализ ясалды. Әлеге антрополексемалар нигезендә күпчелек ир — ат исемнәре ясалган. Күзәтүләребезгә караганда, кайбер антрополексемалар 55кә якын ир — ат исемнәре ясауда катнаша. (Мәсәлән, ай — антролексемасы)
Хәзерге татар антропонимиконында 372 гә якын ир—ат антрополексемасы күзәтелә. Шуларның 172 се төрки, төрки—татар чыгышлы, ә 200 гә якын антрополексема алынма ир — ат исемнәре ясауда катнаша.
Хезмәтебездә бары тик еш кулланыла торган яисә бик сирәк кулланышта булган антрополексемаларга анализ ясалды.
Катламнарга бәйле рәвештә, ир — ат исемнәре ясауда актив яисә пассив кулланышта булган антрополексемаларны ясалды.Исем компонентларын Субаева Р.Х. һәм Саттаров Г.Ф. ике төргә бүлеп карый:
1) төрки — татар антрополексемалар;
2) алынма антрополексемалар
Без хезмәтебездә ир — ат антрополексемаларына генетик анализ ясарбыз.
1.1. Төрки — татар ир — ат антрополексемалары
Гомумалтай катламы алтай телләре дип атала торган төрки, монгол һәм тунгус — маньчжур телләренең күпчелеге өчен уртак булган, бик борынгыдан килгән кеше исемнәрен һәм кушма төзелешле исем компонентларын үз эченә ала. Бу катламны тәшкил итүче актив антрополексемалар (алтын, буга) борынгы лексик элементларда чагылыш таба.
Алтын антрополексемалы ир — ат исемнәре
Алтын кыйммәтле, кадерле металл атамасына (татар телендә — алтын, борынгы төрки телдә — алтун, тунгус — маньчжур телләрендә алтан, бурят телендә алта(н) сүзенә) нигезләнеп, татар антропонимиконында 18 гә якын исем ясый: Алтынай, Алтынбай, Алтынбулат, Алтынбәк һ.б.
Алтын антрополексемасы нигезендә ясалган ир —ат исемнәрен 2 төргә бүлеп карарга мөмкин:
1) алтын антрополексемасының нигез исемгә кушылып ясалган ир — ат исемнәре: Алтынбай, Алтынбәк, Алтыннур, Алтынгали, Алтынгөл һ.б.
2) бу компонентка кушымча ялганып ясалган ир — ат исемнәре: Алтынкай, Алтынай һ.б.
Татар антропонимиконындагы әлеге исемнәр хәзерге вакытта пассив кулланышта. Бу төр исемнәр казахларда киң кулланышта йөри.
Буга антрополексемалы ир — ат исемнәре
Борынгы төрки сүзлектә бука — печмәгән үгез * (ДТС., 125 б). Бик борынгы заманнарда гомумалтай теле бердәмлеген тәшкил иткән төрки, монгол һәм тунгус — маньчжур халыкларында печмәгән үгез көч — куәт һәм үрчем символы булган һәм шул җирлектә, бука («үгез») сүзенә нигезләнеп, алардан байтак кына кеше исемнәре барлыкка килгән. Мәсәлән, Буга, Алабуга, Байбуга, Исәнбуга, Ишбуга, Тайбуга — иске татар исемнәре; Исән — Бука, Бишбука, Күке — Буга, Кутлуг — Бука, Сары — Бука, Сасы — Бука, Таш — Бука — борынгы төрки кеше исемнәре; Бука, Буханай — бурят исемнәре.
Борынгы төрки катламга хәзерге төрки телләрнең барысы өчен дә гомуми һәм уртак булган борынгы төрки кеше исемнәре керә: Айбикә, Адай, Айтимер, Ишбирде, Котлыбикә, Тимербай һ.б.
Татар антропонимиконында борынгы төрки катламны тәшкил итүче ир — ат антрополексемалары 172 гә якын: Иш, ай, ак, кара, коба, бай, бәк, ил, котлы, кол, миң, һ.б. Хезмәтебездә бу антпрополексемаларга аерым — аерым тукталып үтәрбез.
Ай антрополексемалы ир — ат исемнәре
Татар антропонимиконында ай антрополексемасы нигезендә 55 ир — ат исеме теркәлгән. Борынгы төрки сүзлектә аj — ай (күк җисеме) сүзенә туры килә һәм сылу, чибәр, матур, асыл; изге, ак, пакъ, якты нурлы; акыллы; кыйммәтле; мул; бәхетле; тулы һ.б. күчерелмә мәгънәләре белдерә (ДТС., 24 с).
Борынгы йола буенча, кичен ай калыкканда яисә ай тулысында туган ир балага ай сүзе кергән исем кушылган.
Ай антпрополексемалы исемнәр нигездә ике төрле юл белән ясалганнар:
1) нигезләр кушылу юлы белән (Айморза, Айгали, Айбәк, Айбулат, Айтимер, Айчура һ.б).
Бу төркемгә кергән исемнәрне үз эчендә тагы 2 төркемгә бүлеп өйрәнергә мөмкин:
а) ай антрополексемасына исем нигезе кушылып ясалган ир — ат исемнәре: Айгол, Айтирәк, Айчура, Айморза һ.б.
б) ай антрополексемасына фигыль нигезе кушылып ясалган ир — ат исемнәре: Айгизәр, Айтуган, Айтуар, Айгиз, Айбаксын, Айбакты, Айбирде, Айбул һ.б.
2) кушымчалар ялгану ярдәмендә ясалган ир — ат исемнәре: Айрат, Айсар, Айкай һ.б.
Ай антрополексемасы фамилияләрдә дә кулланыла: Айчурин, Айчуров, Айкин, Айданов, Айваров һ.б.
Борынгы төрки чыгышлы бу антрополексема нигезендә ясалган ир — ат исемнәре бүгенге көндә дә актив кулланышта йөри. Бүгенге көндә дә әти — әниләре балаларына Айназ, Айваз, Айдар, Айзат, Айсаф һ.б. исемнәрен яратып кушалар.
Иш антпрополексемалы ир — ат исемнәре
Иш антрополексемасы төрки—татар ир — ат исемнәрендә аеруча киң таралышка һәм кулланышка ия. Ул күп мәгънәле борынгы төрки сүз. Иш — җөп (так түгел), пар, ишле, күп, иптәш, юлдаш, дус, тиң, тиңдәш, ыруг һ.б. мәгънәләрне белдерә. (ДТС., 136 б.) Актив исем компоненты. Мондый исем компонентлы исемнәр күбесенчә ир балаларга, гаиләнең беренче ир балалары дөньяда тормаганга кушылган. Иш өстәү, өстәмә, ягъни беренче бала түгел. Теләк исемнәр барлыкка китерүдә катнаша: Ишдәүләт, Ишхуҗа һ.б.
Иш антрополексемалы ир — ат исемнәре телдә өч төрле юл белән ясалган:
1) нигезләр кушылу (Ишдәүләт, Ишбулат, Ишбарс, Ишбатыр һ.б.);
2) кушымчалар ярдәмендә ясала (Ишем, Ишемкәй, Ишкәй һ.б)
Кушымчалар ярдәмендә ясалган татар ир — ат исемнәреннән Ишем — Ишим, Ишкәй, Ишәй кебек антропонимнарны күрсәтергә була. Профессор Г.Ф. Саттаров фикеренчә, Ишем — Ишим антропонимы — иш («бала», «гаилә») сүзенә беренче зат тартым кушымчасы — ем (—им) ялганып ясалган исемнәрнең берсе.
Ишкәй төрки — татар антропонимы иш компонентына — кәй иркәләү — кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган исем.
Ишәй антропонимы нигезендә ясалган хәзерге көндә Ишәев, Ишеев фамилияләре актив кулланышта йөри.
Ишәй исеменең килеп чыгышының ике мәгънәсен әйтеп үтәргә кирәк:
1) ишәй, күбәй боерык фигыль формасы нигезендә ясалган исем теләк исемнәрнең берсе. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 135 б.)
2) иш + әй. Иш антрополексемасына — әй кушымчасы ялгану нигезендә ясалган ир — ат исеме (анай(диал.), нәнәй (диал.), тәтәй (диал.,) һ.б.
Иш антрополексемасы беренче компонент булып кулланылуы белән беррәттән, икенче компонент буларак та кулланырга мөмкин. (Барыш, Дәвеш — Дәвиш, Килдеш — Килдиш)
Бай антрополексемасына караганда, иш антрополексемасы кергән кеше исемнәре үзгәрешләргә күбрәк дучар ителә.
Дәвеш атамасы ике тамырдан гыйбәрәт кушма исем: дәү + эш. Бу исемнең беренче компоненты «зур», «олы» дигән мәгънәне белдерә. Дәүкәй, Дәүбән, Дәүбай кебек борынгы төрки — татар кеше исемнәре булуы мәгълүм. «Дәү»нең этимологиясе даг/таг дау/тау дан килә. Эш өлеше —иш сүзенең борынгы телебездәге вариантларның берсе. Татар телендәге еш, ешла сүзләре дә килеп чыгышлары ягыннан шул ук иш кә барып тоташалар. Бу исемнең мәгънәсе «олы», «беренче бала» аңлата дип карый алабыз.
Постпозициядә һәм препозициядә дә бер үк мәгънәне белдергән Килдеш ~ Килдеши, Ишкилде исемнәре Литва татарлары телендә «кәләш йортына килүче, кияү» мәгънәсен белдерә. Шушы сүзгә нигезләнеп Келдиш фамилиясе ясалган. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 125 б.)
Тиң антрополексемалы ир — ат исемнәре
Тиң антрополексемалы иш антрополексемасының синонимы булып тора. Борынгы төрки — татар исемнәре ясауда шулай ук актив кулланышта булган: Тиңбай, Тиңкәй, Тиңсубай, Тиңчура. Иш компонентының препозитив һәм постпозитив кулланышта булуы инде әйтеп үтелде. Ә тиң компонентын исә препозитив кулланышта гына очратырга мөмкин. Татар исемнәре сүзлегендә тиң антрополексемалы 18 ир — ат исеме теркәлгән.
Бу исемнәрне тиң + исем, тиң + фигыль, тиң + кушымча моделендәге исемнәргә аерып карарга мөмкин.
Тиң антрополексемасы теләк исемнәр ясауда актив кулланыла. Мәсәлән, Тиңбарс — ир баланың юлбарска тиң булуын теләп кушылган йола исеме; Тиңбулат — ир баланың булатка тиң булуын теләп кушылган; һ.б. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 236 б.)
Тиң антрополексемасы нигезендә 26 ир — ат исеме ясалган. Бу антрополексема нигезендә ясалган ир — ат исемнәрен ике төркемгә бүлеп карадык:
1) исем нигезле компонентларга ялгану нәтиҗәсендә ясалган ир — ат исемнәре: Тиңбай, Тиңбулат, Тиңбарс, Тиңбәк, Тиңкуәт һ.б.
2) фигыль нигезле компонетларга ялгану нәтиҗәсендә ясалган ир — ат исемнәре: Тиңбак, Тиңбакты, Тиңбар, Тиңбиргән, Тиңкилде һ.б.
Бай антрополексемалы ир — ат исемнәре
Төрки чыгышлы сословия титулы булган бай сүзе «хуҗа, мал — мөлкәтле кеше, әфәнде» дигән мәгънәгә ия (Саттаров Г.Ф., ТИС., 45 б.). Бай антрополексемасы болгар — татар кеше исемнәрендә аеруча киң таралышка һәм еш кулланышка ия. Ул югары катлау һәм түбән катлау вәкилләре исемнәрендә урын алган. Борынгы төрки телдә baj apa, tuz baj, (ДТС., 79 с.) исемнәре булган. Болгар каберташ язмаларында Байти, Байкара исемнәре бар.
Татар антропонимиконында компонентлары беренче яки икенче бай сословие титулы булган кушма төзелешле ир—ат исемнәре шактый күп: Байбарс, Байбулат, Байгали, Байгол, Байзир, Байморат, Алтынбай, Тимербай, Байморза, Бикбай, Толымбай, Миңлебай һ.б. Үзбәкләрдә һәм казахларда составында бай сүзе булган Атабай, Кемесбай, Коралбай. Балтабай кебек исемнәр әлеге шәхесләрнең кыпчак кабиләсеннән булуын күрсәтә. Бай антрополексемасы кыпчак кабиләсе тамгасы функциясен үти.
Бай антрополексемасы нигезендә препозициядә 67 ир — ат исеме ясалган. Шул ук вакытта бу антрополексема постопозициядә дә актив кулланыла. Исем компонентларының бөтенесенә диярлек ялганып ир — ат исеме ясый.
Толым антрополексемалы ир — ат исемнәре
Толым антрополексемасының килеп чыгышын һәм лексик мәгънәсен өч чыганакка бәйле карый алабыз.
1. Хәзерге татар телендә толым сүзенең «чәч толымы» («коса») мәгънәсендә кулланылуын яхшы беләбез. Толымбай исеменең беренче компоненты шушы сүздән алынган булса, ул «Толымбай», ягъни чәче (толымы) калын һәм озын дигән мәгънәне аңлата.
2. Борынгы төрки сүзлектә tolum сүзенең «оружие», «снаряжение» мәгънәсендә куллануы күрсәтелгән. (ДТС., 573 с) Толымбай исеменең компоненты шул сүз белән мөнәсәбәтле дип санасак, бу исем «Коралбай» мәгънәсен белдерә.
3. Толым компонентының борыны төрки телдә:
а) полный, наполненный
б) полностью, сполна
в) весь, все
г) полная луна мәгънәләрен белдергән (тулы) сүзенең тартым кушымчасы – ны кабул иткән формасы булуы да мөмкин. (ДТС., 573 с.) Ул чагында, бу исем толы (м) бай, тулы (м) бай мәгънәсен (Сөембикә, Сөмбел, Сөембел, Ишембай, Ишемгөл һ.б.) бирә.
Толымбай, ягъни тулы (бөтен әгъзасы җитеш, исән — имин) бай яки бөтен яктан бай мәгънәсенә ия дия алабыз.
Казах телендә Толыбәк, Толымбәк исемнәре хәзер дә актив кулланышта.
Ак /кара / коба антрополексемалар ир — ат исемнәре
Борынгы төрки телдә ак /кара/ коба сүзләренең беренче мәгънәсе төсне белдерә. Бу антрополексемалар ир — ат исемнәрен ясауда киң кулланышка ия. Аларны аерым — аерым карап китик.
Борынгы төрки телдә кара сүзе түбәндәге мәгънәләрне белдергән (ДТС., 135 б.)
1. Кара төс
2. Дәһшәтле, көчле, куәтле
3. Күп, мул, бай
4. Баш, бөек
5. Гади, кара халык
6. Җир — туфрак
7. Күр, бак, ту (дөньяга кил)
Югарыда санап үтелгән мәгънәләрнең барысыннан да ир — ат исемнәре ясалган. Кара антрополексемалы ир — ат исемнәре күбесенчә «көчле, куәтле, батыр» мәгънәсен белдергән дискриптив һәм дезидератив исемнәр ясыйлар. Мәсәлән, Карарслан исеме ир баланың арслан кебек көчле булуын теләп кушылган булса (дезидератив исем), Караби исеме исә, көчле, куәтле би мәгънәсендә килә (дискриптив исем).
Ак антрополексемасы шулай ук үзенчәлекле. Татарларда борын — борыннан ак төс сафлык, пакълек, яктылык, нур; яхшы теләк; ышаныч, тугрылык; гаделлек, намуслылык һ.б. күркәм сыйфатларның символы булып саналган. Татар антропонимиконында ак антрополексемалы бик күп ир — ат исемнәре теркәлгән. (Акбарс, Акбит, Акбуга, Акбулат, Аккылыч, Актуган, Акхан. Акчура, Акъегет һ.б.)
Коба антрополексемасы нигезендә татар антропонимиконында 3 ир — ат исеме ясалган. Коба — аксыл, сыек көрән төсне аңлата (ТТАС., 1979, 124 б.) Шунысы үзенчәлекле: бу төс хайван төсе буларак кына кулланыла. Бу төр исемнәрне биотопомимнар белән бәйләп карарга була.
Татар антронимиконында төсне белдерүче исем компонентларыннан кызыл һәм сары антрополексемаларын да аерып карыйбыз.
Сары — борынгы төрки халыкларда затлы төс булып саналган. Табигатьнең сары төстәге (алтын төсендәге) әйберләре ихтирам ителгән. Сары антрополексемасы нигезендә Сарыбала, Сарыбаш, Сарыбулат, Сарыбәк, Сарыслан һ.б. ир — ат исемнәре ясалган.
Кызыл компоненты нигезендә татар антропонимиконында бары тик ике исем теркәлгән (Кызылбай, Кызылбаш). Бу төр исемнәр баланың төс — кыяфәт үзенчәлекләрен күрсәтүче тасвирлама исемнәр.
Шунысы үзенчәлекле: татар антрономимиконында биш төс белдерүче компонент теркәлсә (ак/кара/сары/кызыл/коба), төрек антропонимимиконында исә мондый исемнәрнең саны күбрәк (Kara/mavi/sari/pembe/yesil/ak )
Бәк антрополексемалы ир — ат исемнәре
Идел — Кама болгарларында бәк — бик — би сословие титуллары башлыча феодаль җәмгыятенең югары катлау вәкилләренең исемнәрендә урын алган. Болгар каберташ язмаларында мондай исемнәргә мисаллар шактый бик күп: Мусабәк, Салмаиби, Хаҗибәк, Кутлугбәк һ.б. Татарларда бәк — бик — би «князь» компонентлы ир — ат исемнәре йөздән артып китә: Айбәк, Уразбәк, Бикуан, Бигел, Бигеш, Бикбау һ.б.
Күргәнебезчә, би — бик — бәк «князь», бәк, хаким, түрә, җитәкче мәгънәсен белдергән хәлдә, әлеге антрополексема борынгы төрки хәрби — аристрократия термины булып йөргән һәм тора — бара кушма төзелешле төрки тел исемнәрен ясауда шактый актив катнаша торган исем компоненты булып китә. Бүгенге көндә татарлар арасында мондый компонентлы исемнәр очрамый диярлек. Әмма алар авыл атамаларында, фамилияләрдә сакланып калган. Иске татар телендә бик («бәк, князь, хаким, түрә, әфәнде») сүзе бик («нык, таза, каты») сүзе белән аваздаш булган.
Бәк — бик—би антрополексемалары постпозициядә дә, препозициядә дә килә (Айбәк, Бибәк, Бикбарс, Бикбул, Биккәй, Уразбәк һ.б.).
Бәк антрополексемалы ир — ат исемнәрен башлыча 3 бүлеп карарга мөмкин:
1) би антрополексемалы ир — ат исемнәре: Биарслан, Бибарс, Бибәк, Бигали һ.б.
2) бик антрополексемалы ир—ат исемнәре: Бикбау, Бикбуга, Бикбирде, Биккол һ.б.
3) бәк антрополексемалы ир — ат исемнәре: Бәкбулсын, Бәкер, Бәктархан, һ.б.
Хәзерге көндә бу антрополексема нигезендә ясалган исемнәр актив кулланышта булмасалар да, бу компонент фамилияләрдә киң кулланыла: Бибиков, Бигиев, Бигешев, Бигичев, Бикбулдин һ.б.
Татар антропонимикасында гомумалтай борынгы төрки һәм иске татар катламнарын тәшкил итүче антрополексемалар генесизы төрки — татар чыгышлы. Хезмәтебездә бу катламнарны тәшкил итүче ир — ат антрополесемаларын берләштереп өйрәндек.
1.2. Алынма ир — ат антрополексемалары
Алынма ир — ат антрополексемаларны татар антропонимиконында берничә төргә бүлеп өйрәнергә була:
а) рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән алынган антрополексемалар нигезендә ясалган ир—ат исемнәре;
б) гарәби чыгышлы антрополексемалар нигезендә ясалган ир — ат исемнәре;
в) фарсы чыгышлы антрополексемалар нигезендә ясалган ир—ат исемнәре;
г) монгол чыгышлы антрополексемалар нигезендә ясалган ир — ат исемнәре;
Бу төркемнәргә хезмәтебездә аерым тукталып үтәрбез.
Рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән алынган антрополексемалар нигезендә ясалган ир — ат исемнәре
Октябрь инкыйлабыннан соңгы елларда татар антропонимиконында үзенчәлекле бер күренеш пәйда булды: телебезгә рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән алынган ялгызлык исемнәре, аббревиатур исемнәр күренә башлады. Татарлар арасында милли асыллы исемнәр кулланыштан төшеп калып, алынма исемнәргә игътибар бермә — бер артты. Бу XX йөз башы татар җәмгыятенә хас Аурупа мәдәниятенә омтылу кебек ихтыяри хәрәкәт иде. Бу хәл исемнәребезнең руслаша һәм интернациональләшә бару тендециясенең зур көч — куәтенә, хәтта милли антропонимы афәткә әверелүе, татар исемнәренең традицион гореф — гадәтләренә милли лексик мәгънәсе, йөзе, төсе, рухы югала баруын ачык күрсәтә.
Апеллятив лексика яисә ялгызлык исемнәренең аббревиатураларга нигезләнгән антрополексемалар да яңа исемнәрнең ясалуына этәргеч булдылар.
Татар антропонимиконына Владимир Ильич Ленин исеменә бәйле төрле кыскартылма исемнәр барлыкка килде.
Вил антрополексемасы да шул исемгә бәйле аббревиатур исем. Аның нигезендә 11 исем ясалган. Вил антрополексемасы препозициядә дә һәм постпозициядә дә килә ала. Мәсәлән, Вилсур һәи Нурвил исемнәрен атап үтә алабыз. Вил антрополексемасы нигезендә ясалган исемнәрне 2 төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
1) нигезгә гарәп — фарсы компонентларының кушулуы нигезендә барлыкка килгән исемнәр: Вилнур, Вилсур,
2) нигезгә рус апеллятив лексикасының кушылуы нигезендә барлыкка килгән исемнәр: Вилор — «Владимир Ильич Ленин — организатор Октябрьской революции», Вилюр — «Владимир Ильич любит рабочих», Вилсор — «Владимир Ильич Ленин — «создатель октябрьской революции» (Саттаров Г.Ф., ТИС., 73 б.)
Рус һәм Көнбатыш Европа катламын тәшкил итүче исемнәр нигездә аббревиация ярдәмендә ясалганнар. Үзенчәлекле антрополексемаларның берсе — Рев. Ул революция сүзенең баштагы авазларыннан гыйбәрәт антрополексема. Аның нигезендә 4 исем ясалган: Ревдар, Ревмир, Рево, Реваль.
Бүгенге көндә әлеге антрополексемалар исемнәр ясауда бөтенләй диярлек катнашмый.
Гарәби чыгышлы ир—ат антрополексемалары
Татар антропонимиконында гарәби чыгышлы исемнәр, X гасырдан башлап, берничә гасыр дәвамында туплана һәм үсә барганга, сан ягыннан иң зур күпчелекне (исемнәребез хәзинәсенең 75% ын) тәшкил итә һәм күбесе бүгенге көндә дә актив кулланыла.
Хәзерге антропонимиконыбызда гарәби чыгышлы ир—ат антрополексемалары 30 га якын.15 Түбәндәге антрополексемаларны атап китәргә мөмкин: асыл, бәдер, габдел, гадел, гали, гыйлем, дин, закир, камал, латыйф, мөхәммәт, сафа, сәет, фазыл, шәрәф һ.б.
Хезмәтебездә гарәби антрополексемаларны 2 төргә бүлеп өйрәндек:
1) Дин белән бәйле ир — ат антрополексемалар;
2) Дин белән бәйле булмаган ир—ат антрополексемалары.
Бу төр антрополексемаларны аерым күзәтеп узарбыз.
Дин белән бәйле ир—ат антрополексемалар
Исламның Аллаһыны олылауга, аңа табынуга корылган теофор исемнәре «иң күркәм» (әл — Әсма, әл — Хөснә) 99 исемне үз эченә ала. Бу исемнәр Аллаһының илаһи сыйфатларын, атрибутларын белдерүче эпитетлардан гыйбәрәт. Мәсәлән, Азамат («бөек, шөһрәт, дан»), Басыйр («барсын да күреп торучы), Барый («бар итүче, яратучы, тудыручы), Вахид («бердәнбер»), Ваһап («тереклек итүче, гомер белән итүче»), Газиз («кодрәтле, көчле, кадерле») һ.б. Бу исемнәр барысы да антрополексема хезмәтен үти.
Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт // Мөхәммәд пәйгамбәрнең йөздән артык исемен алыштырып килүче эпитетлары һәм исемнәре булган. Хәзерге вакытта аларга гарәби һәм фарсы генезислы антрополексемалар ялганып күп кенә кушма төзелешле исемнәр барлыкка килгән. Мәсәлән, Мөхәммәтбакир, Мөхәммәтзакир, Мөхәммәтҗан.
Мөхәммәт пәйгамбәренең исеменә эпитет рәвешендә кулланылган Мостафа («сайлап алынган») исеме дә татар антропонимиконында антрополексема функциясен үти.16
Дин белән бәйле антрополексемаларны түбәндәге модельләргә бүлеп карадык:
1) Ислам компоненты: Исламбәк, Исламхан, Шәйхислам һ.б.
Ислам — гарәби чыгышлы исем «үзеңне аллага багышлау» дигәнне аңлата (Саттаров Г.Ф., ТИС., 54 б.). Антрополексема буларак, препозициядә һәм постпозициядә дә кулланыла ала.
2) Дин антрополексемасы препозициядә дә, постпозициядә дә кулланыла ала: Динбай, Динислам, Динулла, Гайнетдин, Низаметдин, Нуретдин.
Постпозициядә дин антрополексемасы хәзерге көндә кыскаруга таба бара. Бу компонент белән кушылган исемнәр хәзерге телебездә аз. Мәсәлән, Низаметдин — Низам, Нуретдин — Нури, Гайнетдин — Гайни һ.б.
3) Алла, улла антрополексемасы «бердәнбер, бөек» мәгънәсендә килә. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 13 б.). Препозициядә алла антрополексемасы кулланылса, постпозициядә улла компоненты кулланыла: Аллабиргән, Аллагол, Аллакуәт, Гыйбадулла, Сәйфулла, Хәтимулла, Хабибулла һ.б.
4) Габде — Габдел антрополексемасы «кол, аллаһ колы, Аллаһ бәндәсе, хезмәтчесе» мәгънәсендә кулланыла. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 63 б.) Бу антрополексема бары тик препозициядә генә чагылыш тапкан: Габделбарый, Габделгалим, Габделгани, Габделгаффар һ.б.
Дин белән бәйле булмаган гарәби чыгышлы ир—ат антрополексемалары
Дин белән бәйле булмаган гарәби чыгышлы ир—ат антрополексемаларын төрле семантик ояларга бүлеп өйрәндек:
I Семантик оя «Акыл, белем»
Гыйлем: Гыйлембай, Гыйлемдар, Гыйлембәк, Гыйлемхан, Гыйлемьяр, Гыйлемҗан һ.б.
Гали: Галиарслан, Галибай, Гализадә, Галикәй, Галиислам һ.б.
Галим: Галимбай, Галимби, Галимбул, Галимбәк, Галимнур.
Фазыл: Фазылбәк, Фазылгәрәй, Фасылҗан, Фазылхан, Фазылъяр һ.б.
Фән: Фәннур, Фәнгиз, Фәндар, Фәндүс, Фәнзаман, Фәнзил.
Хәбир: Хәбирулла, Хәбирҗан, Хәбирхан.
II. Семантик оя «Бәхет, муллык, шатлык, байлык»
Фәез: Фәезбай, Фәезбәк, Фәезвәли, Фәезгали, Фәезкәрим.
Сәгыйд: Сәгыйдулла, Сәгыйрь, Сәгыйтьҗан, Сәгыйтьнур, Сәгыйтҗан һ.б.
Шат: Шатгали, Шатморат, Шатморатза, Шатрух.
III. Семантик оя «Мәрхәмәтле, игелекле, олы җанлы».
Хәйре: Хәйрегалләм, Хәйрезадә, Хайрезаман, Хәйрелислам, Хайрелхода һ.б.
Шәриф: Шәрифгали, Шәрифелислам, Шәрифзадә, Шәрифкол һ.б.
Әхияр: Әхияретдин, Әхиярулла, Әхиярҗан.
IV. Семантик оя «Яраткан, сөекле, матур, күркәм»
Әҗме: Әҗмегол, Әҗмесәлим, Әҗмулла, Әҗмемөхәммәт һ.б.
Хәбиб: Хәбибгали, Хәбибелислам, Хәбибелхак, Хәбибелхан, Хәбибзадә.
Хуш: Хушбулат, Хушдәүләт, Хушман, Хушнам, Хушнәваз, Хуштаймас.
Хөббе/Хөбби/ Хөббел: Хөббевәли, Хөббегали, Хөббизадә, Хөббихан һ.б.
V. Семантик оя «Данлыклы, хөрмәтле»
Шәрәф: Шәрәфгали, Шәрәфеислам, Шәрәфи, Шәрәфле, Шәрәфулла һ.б.
Шәһир: Шәһирзар, Шәһретдин, Шәһрислам, Шәһрияр һ.б.
Әхмәт: Әхмәтбай, Әхмәтбакир, Әхмәтбарый, Әхмәтбакый һ.б.
Фарсы теленнән кергән исемнәр катламын тәшкил итүче ир—ат антрополексемалары
Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Көнчыгыш илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар — татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре (мәсәлән, Баһман, Бәһрам, Наһар, Нияз, Рушан, Рушат, Рөстәм, Шаһбаз, Җиһаншир, Җиһанша һ.б.) килеп кергән.16
Татар антропонимиконында еш кулланыла торган задә, дар, дил, мир, морза/мирза, наз, җан, шир, яр, җиһан кебек антрополексемалар ир—ат исемнәре ясауда катнаша.
Татар исмиятендә фарсы чыгышлы җан антрополексемасы исемнәр ясауда актив катнаша. Тик бүгенге көндә ул кыскаруга таба бара яисә бөтенләй төшеп кала.
Җан антрополексемасы хакында галимнәр тарафыннан төрле фикерләр әйтелгән. Алим Гафуров җан антрополексемасын иркәләү — кечерәйтү формасы дип саный. Бу компонентлы исемнәр 8 гасырда барлыкка килгәннәр.17
Башлангычта бу антрополексема бары тик пәйгамбәрләр һәм аларның эпитетлары белән генә кулланылган. Җан антрополексемасы постпозициядә кулланыла башлагач, аның башка төр антропонимнарга да ялгану мөмкинлеге туган. XVI гасырларда исә җан антрополексемасы Урта Азиядә киң таралыш таба башлый.18
Татар анторопонимиконында җан антрополексемасы нигезендә түбәндәге исемнәр барлыкка килгән: Галимҗан, Фазылҗан, Мөхәммәтҗан, Җанбай, Җантимер һ.б.
Шаһ антрополексемалы ир—ат исемнәре
Шаһ антрополексемалы 55 исем теркәлгән. Мәсәлән, Шаһбулат, Шаһбаз, Шаһгази, Шаһгәрәй, Шаһзад, Шаһзадә һ.б.
Шаһ «хан, патша, ил, хуҗа» мәгънәсендә кулланыла. Исемнәр алуына кушылып «иң шәп», «иң беренче», «иң зур» дигән мәгънәләр бирә. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 316 б.) Ул байтак кына исемннәребездә татар әйтелешенә, фонетикасына яраклаштырылып, шәй формасына әверелгән. Икенче компонент булып килгәндә, кыскарып ша формасын ала һәм беркадәр кимсетү төсләре өсти. Шаһ антрополексемасының кыскаруы постпозициядә күзәтелә. Мәсәлән, Гыйлемшаһ — Гыйлемша, Мөхәммәтшаһ — Мөхәммәтша, Әхмәтшаһ — Әхмәтша.
Яр антрополексемалы ир—ат исемнәре
Яр фарсы чыгышлы антрополексема «дус, иптәш, сөйгән кыз яки егет» дигәнне аңлата. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 358 б.) Аның нигезендә препозициядә 23 ир—ат исем, постпозициядә 18 ир—ат исеме ясалган.
Яр антрополексемасы исемнәрен 2 төргә бүлеп өйрәнергә мөмкин:
1) нигезләр кушылу нигезендә барлыкка килгән исемнәр: Ярбул, Ярбулат, Ярмөхәммәт, Ярхан, Ярулла, Әхмәтъяр һ.б.
2) кушымча ялгану нигезендә барлыкка килгән исемнәр: Ярхай, Яран, Ярыш һ.б.
Морза/ мирза антрополексемалы ир—ат исемнәре
Мирза/морза антрополексемасы нигезендә 80 нән артык ир—ат исеме
ясалган. Мирза антрополексемасы «әмир баласы, аксөяк, затлы» мәгънәләрен белдерә. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 162 б.) Аның нигезендә Мирзабәк, Мирзабай, Мирзавәли, Мирзагали, Морзабак, Морзаби, Шәйморза һ.б. исемнәр ясалган. Морза/мирза антрополексемасының килүе чикле.
Морза/мирза антрополексемасына тышкы охшашлык күрсәткән мир антрополексемасы нигезендә дә 28 ир—ат исмеме ясалган.
Мир антрополексемасы — гарәпчә «әмирдән» үзгәртеп ясалган иран — фарсы сүзе. Бу сүз «хәрби башлык, хөкемдар, ил белән идарә итүче түрә, сәед, задә, әфәнде» мәгънәләрен белдерә. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 1989, 161 б.).
Бу антрополексема нигезендә Мирвәли, Мирбәшир, Миргази, Миргазиз, Миргазим кебек ир—ат исемнәре ясалган.
Шир антрополексемасы нигезендә ясалган ир — ат исемнәре
Шир фарсы телендә «арслан» дигән мәгънәдә йөри. (Саттаров Г.Ф., ТИС., 288 б.) Татар антропонимиконында Ширарслан дигән ир — ат исеме теркәлгән. Фарсы сүзен төрки чыгышлы арслан сүзе белән конкретлаштыра төшә. Шир антрополексемасы нигезендә 21 ир—ат исеме теркәлгән. Нигездә бу компонент бары тик препозициядә генә чагылыш тапкан. Бу компонент Ширгали, Ширхан, Ширхатип, Ширмохтар, Ширнияз һ.б. кебек исемнәрдә кулланыла.
Монгол чыгышлы ир—ат антрополексемалары (сай, чан/гон)
Сай антрополексемасы монгол телендә «яхшы, данлы» мәгънәсен белдерә. Бу антрополексема нигезендә татар антропонимиконында 9 ир—ат исеме теркәлгән. Сай антрополексемасы нигезендә ясалган ир—ат исемнәрен ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин:
1) нигезләр кушылу юлы белән ясалган ир—ат исемнәре: Саймөхәммәт, Сайхан, Сайбәк;
2) кушымча ялгану юлы белән ясалган ир—ат исемнәре: Сайдар, Сайкай, Сайман.
Чан/чон антрополексемасы борынгы монгол телендә «бүре» мәгънәсен белдерә. Нигездә бу антрополексема нигезендә дезидератив исемнәр барлыкка килә. Ир баланың явыз көчләргә һәм дошманга бүре кебек куркыныч булуын теләп кушылган. Чанов, Чонов фамилияләрендә сакланган. 19
Бу антрополексема нигезендә Чанбай, Чанбарс, Чанбарис, Чанбулат, Чангол, Чанчура, Чаныш кебек исемнәр ясалган.
Татар антропонимиясендә терәк компонет булган антрополексемаларны өйрәнү татар ир—ат исемнәренең структур — ясалыш спецификасын, исемнәрненң генезисын ачарга ярдәм итә. Ир—ат исемнәренең этимологиясен антрополексемалар ярдәмендә ачу татар исмиятенең үсеш тенденциясен һәм башка телләр белән үзара бәйләнешен күзәтергә мөмкинлелек бирә.
Чыганак: Tazbash.narod.ru
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.