Чиканас авылының исеме турында кайбер риваятьләр

Һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзе була.Чиканас төбәгенең дә бай тарихы бар. Тарихи язмаларда Чиканас атамасы телгә алынмый, чөнки риваятьләргә караганда, безнең авылның исеме элек Алыс Тархан булган. XIX гасыр башларында зур янгын булып, авыллар турындагы язмалар юкка чыккан. Шул сәбәпле авылның иң борынгы тарихы сакланмаган.
Чиканас атамасына килгәндә, бу турыда төрле риваятьләр яши. Шундый риваятьләрнең берсе Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Билгеле булганча, 1552 елда Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынгач, татарларны көчләп чукындыру сәясәте башлана. Шул максаттан чыгып, 1555 елда Казан епархиясе төзелә. Бу епархиянең башында торучы архиепископка Мәскәү патшасы тарафыннан зур вәкаләтләр бирелә. Җирле халыкны христианлаштыру сәясәтендә төрле ысуллар кулланыла. Ул ысуллар арасында чукынган очракта жинаять жаваплылыгыннан азат итү дә; җир, акча бирү дә, кешеләрне көч кулланып чукынырга мәҗбүр итү дә һ.б.да була. Җыеп әйткәндә, христианлаштыру сәясәте ут һәм кылыч ярдәмендә уздырыла. Шушы сәясәтнең башында христиан дин әһелләре торган.
Христианлаштыру шаукымы безнең як халкын дә читләтеп узмаган. 1565-1568 нче еллар тирәсендә Арча ягының Әзәк, Иске Иябаш авыллары халкы да чукынганнар рәтендә йөргән. Бу ике авыл безнең Чиканас белән күрше авыллар гына. Чукындыручылар отряды әлеге авылларда үзләренең кара эшләрен башкарулары турындагы хәбәр Чиканас халкына да килеп ирешкән. Риваятьләргә караганда, әлеге отрядны җитәкләүче рус воеводасы башлыгы атлар ярата торган кеше булган. Безнең авылдан биш кенә чакрым ераклыкта Яңа Иябаш дигән авыл бар. Шул авылда Ибраһим исемле байның бик яхшы яшь аты булган. Ә безнең Чиканас авылында Көмешче Әнәс исемле кеше яшәгән. Ул көмеш остасы булган, бик матур бизәнү әйберләре ясап тирә-юньгә даны таралган. Авыл халкы отряд башлыгының атка булган мәхәббәте турында ишеткәч, Ибраһим байга киңәшкә килгәннәр. Ул үзенең яхшы атын бирергә риза була. Әнәс оста әлеге атка көмештән бик матур бизәкләр белән ияр ясап бирә. Отряд безнең авылга якынлашкач, шушы ияр киертелгән атны русларньң отряд башлыгына буләк итәләр. Ат аңа бик ошый, ә ияргә булган соклануын ул яшерә алмый. Авыл халкы шунда аңар үзләренең шартларын әйтәләр: «Без Сезгә Әнәс оста эшләгән көмеш ияр белән бу акбүз атны бүләк итәбез. Шуның бәрабәренә син бу якын-тирә авылларга тимичә үт». Отрядны зурлап кунак итәләр. Шушы кадер-хөрмәттән соң, руслар якын-тирә авылларны зыян күрсәтмичә читләтеп үтәләр. Шуның белән Арча төбәгендәге бик күп авыллар чукындыру сәясәтеннән читтә кала. Ә көмешче Әнәс исеме, легенда рәвешендә, бүгенге буыннарга кадәр килеп җиткән. Аның хөрмәтенә авылның Алыс Тархан исеме Чигү остасы Әнәс авылы дип йөртелә башлый. — Чик, Әнәс! -Чигүче Әнәс! Шуннан Чикәнәс атамасы килеп чыккан дип саный безнең авылның өлкәннәре. Әлеге риваять нигезендә, авылдашыбыз (хәзер инде гүр иясе) шагыйрь Радик Мөхәммәт «Көмеш ияр» дигән поэма иҗат итте. Бу поэма «Идел» журналының 1991 нче елның 3 нче санында дөнья күрде.
Авылыбызның исеме турында халык телендә икенче риваять тә яшәп килә. Имеш, безнең авылның тирә-ягы кара урман булган. Ә урманда чаган агачлары күпчелекне тәшкил иткән, шуннан чыгып бу авылны чаган астындагы авыл — чаган асты — Чаганас-Чиканас исеме килеп чыккан диләр.
Өченче риваятькә тукталсак, әйтеп үткәнебезчә, безнең авылның тирә-ягын урман чолгап алган. Чытырманлык-чытырман асты-шуннан Чиканас ясалган имеш. Ләкин бу риваять дөреслеккә туры килеп бетми кебек. Авылыбызда телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән, бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән, дөреслеккә якын риваять — беренче варианты.
Мәчет тарихы.
Авылыбызның тарихи истәлеге булып мәчет сакланып калган. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган агач бинасы 1889 елда төзелгән. Таҗетдин Мостафин (1798-1845) 1834 нче елга кадәр имам булган, аннан Тбилисига китеп анда Кавказ мөфтие итеп билгеләнгән.
XX гасыр башында мәхәлләне Фәйзерахман Ибраһимов (туган елы — 1845) житәкләгән. Ул имам булып 1863 елныц 23 февралендә расланган.
1900 нче елның 8 маенда аның улы Ширъяздан (туган елы — 1876) икенче мулла булып сайланган.
Совет власте елларында дингә каршы көрәш ачалар. Шул шаукым белән авылларда мәчет манараларын кисү башлана. Безнең авылга да бер көтү казахлар авыл мәчетенең манарасын кисәргә килгәннәр. Авылда бер җор сүзле абзый була — Каюм исемле (кушаматы – Чүркә). Ул алар каршысына чыгып: «Сезне бөтен авыл халкы җыелып, сәнәкләр, күсәкләр күтәреп көтеп тора» – дигән. Шуннан тегеләр куркып кире борылып киткәннәр. Шулай итеп, безнең авыл мәчетенең манарасы киселми кала. Бу мәчет әле дә авылга ямь биреп тора.
Мәчетнең хәзерге бинасы

Авылдагы елга, болын, урман, тыкрык, урман аланы атамалары, күпер,
чишмә һәм кое исемнәре.
Чиканас авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан.
Авылыбыз чишмәләргә бай. Кое, чишмәләр — аларны казучы, карап һәм чистартып торучы кешеләрнең исемнәре белән аталып йөртелә. Мәсәлән: Шәпи чишмәсе, Гаделша чишмәсе, Җәләли коесы, Кавилар, Тау асты коесы (тау астында булганга күрәдер инде), Өянкеле чишмә, Кырынды чишмәсе, Борынсыз чишмә (ягъни, улагы юк). Хәзерге көндә дә авыл халкы чишмәләрне карап, чистартып тора.
Зур су чыганаклары, күл, сазлыклар бездә бөтенләй юк. Тукай әйткәнчә,… Халыкньң эчкән суы да
Бик кечкенә, инеш кенә…
Безнең якта табигый болынлыклар, көтүлек, үзәнлек, үр һәм урман атамалары әдәби телдә кулланылганча әйтелеп йөртелә. Ә таулар бездә, гомумән юк.
Торак пункт атамалары исемнәрендә дә жирле аталыш сизелми. Авылыбыз урамнары элек-электән түбәндәге исемнәр белән аталып йөртелгән: Ахирәт, Аргы як, Югары оч, Түбән оч, Кишет очы, Өчиле очы һ.б. Бу урам исемнәре Радик Мөхәммәтнең «Авылыма кайткач» исемле шигырендә дә телгә алына. Урам борылышлары Чат сүзе белән атап йөртелә. Мәсәлән: Кибет чаты, Мәчет чаты, Паравай чаты.
Авыл эчендәге тыкрыклар шул тыкрык буенда яшәүче кешеләрнең исемнәрен йөртә. Ул кешеләрнең кайберләре инде бу дөньядан киткән. Мәсәлән: Исмай тыкрыгы, Паравай тыкрыгы, Кавилар тыкрыгы, Пәпелләр тыкрыгы, Әхәтләр тыкрыгы, Зыят тыкрыгы, Әхмиләр тыкрыгы, Зират тыкрыгы һ.б.
Авылыбыздан ерак түгел урман бар. Аны Чиканас урманы дип йөртәләр. Заманында ул шактый зур калын урман булган. Урман аланнарының исемнәре шактый күп нәрсәләр турында сөйли: Арыслан аланы, Аю чокыры, Түгәрәк алан, Тавык аланы, Сагылдырык, Миләш аланы, Шипай аланлыгы, Баланлык, Шәрәфи форталы, Корт бакчасы, Кишет аланлыгы, Куралык аланы кебек исемнәр әле кулланылышта йөри.
Авылның тирә-ягындагы басу һәм кырлар да кызыклы гына исемнәр белән аталып йөртелә. Мәсәлән: Тугәрәк кыр, Абдулла җир башы, Кырынды басуы, Шипай култыгы, Кәҗүнни жире, Сагылдырык почмагы, Мулла болыны, Сәгъди печәнлеге, Коры елга һ.б.
Авылны икегә бүлеп Субаш елгасы ага. Авыл урамнары шушы елганың ике як ярына урнашкан. Елга аша салынган күперләр дә аерым исемнәр белән аталып йөртелә: Шәдик күпере, Кибет күпере, Шәрәфи күпере, Күпер тавы.
Безнеү авылда иң күп кулланыла торган кеше исемнәре түбәндәгеләр: Гомәр, Васил, Зиннур, Фәрхәт, Фәнис, Әмир, Зөфәр, Рөстәм, Фаил, Айрат, Рәдис, Рәисә, Гөлфия, Әминә, Гүзәл, Лилия, Данис, Сания, Гөлшат һ.б. Шулай ук сирәк очрый торган кеше исемнәре һәм фамилияләр дә бар: Закуан, Минзин, Ануат, Мауа һ.б.
Авылда берничэ кеше бер исемдә булса, аларны аеру өчен кушамат тагалар: Бүре Җәләй, Кыек Җәләй; Атлас Хәким, Шүрәй Хәким; Чеби Рифаты, Шәпә Рөстәме, Бәдәр Саниясе, Мөхәммәтша Фаиле, Сапый Лилиясе, Паравай Фәнисе, Чеби Рәдисе, Пәсәй Рөстәме, Сафа Рөстәме, Миннехан Рөстәме, Куян Раиле, Бата Равиле һ.б. Гомумән, кушаматлар бик куп.

Авылдагы гореф-гадәтләр һәм йолалар.
Авылыбызда әле дә борынгыдан калган йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап һәм үтәп киләләр. Шундыйлардан — Яңа елны каршылау, кышны озату бәйрәме –Нәүрүз, Сабантуй, Балалар сабан туе, Уңыш бәйрәме, туй йолалары, яңа туган балага исем кушу йоласы, ураза һәм гает бәйрәме йоласы, кешеләрне соңгы юлга озату йоласы да җиренә житкереп эшләнелә. Шуньң белән бергә календарьдагы истәлекле көннәр дә бездә бәйрәм рухында күңелле уздырыла. Безнең авылда, башка авыллардан аермалы буларак, Искечә яңа елны каршы алу гадәте сакланып калган. Бу төндә берничә малай йорт саен кереп, Яңа ел белән тәбрик итәләр, хуҗаларга исәнлек-саулык, йортка бәрәкәт, мал-туарларның ишле булуын телиләр. Үз чиратында хуҗалар аларга, рәхмәт йөзеннэн, алдан ук әзерләп куелган бүләк-күчтәнәчләрен бирәләр. Ә инде көндез балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә, аны Ясмилә ханым оештыра. Бу бәйрәмне балалар бик зур түземсезлек белән көтеп алалар. Башка бәйрәмнәрне дә халык көтеп ала һәм бик күңелле ял итәләр.
Авыл халкы язган бәетләр.
Авылыбызда талантлы шәхесләр, күренекле кешеләр дә юк тугел. Төрле фаҗигале хәлләр уңаеннан шунда ук бәет чыгаручылар да бар. Шундый бәетләрдән: «Зиннур бәете», «Гөлсинә бәете», «Габделнур бәете», «Илгиз бәете» һ.б. (Бу бәетләрне Сибгатуллина Гөлия иҗат итте)
Гөлсинә бәете
Алмагачлар чәчәк атты Көн дә елый, әйтерсең лә,
Шау чәчәккә күмелеп Сезнең кайгыны күреп.
Мин ятам соңгы көнемне Әнкәй бәгърем, аргансыңдыр,
Кәфенлеккә төренеп. Яннарымда утырып.
Исә җилләр, исә җилләр, Сулар ага, сулар ага,
Исә җилләр туктамый, Сулар ага ургылып.
Күршеләрем тындыгызмы Туганнарым, күмегез сез
Таладыгыз туктамый. Мине бергә җыелып.
Сезнең белән әйткәләшкәч Апаларым, сеңелләрем,
Башларыма кан сауды, Энеләрем хушыгыз.
Якты дөньялардан мин китәм Сезнең арагыздан киттем,
Газиз кызкаем калды. Зинһар бәхил булыгыз!
Майның матур бер көнендә
Шомыртлар чәчәк аткан, 2001 ел, 17 май
Кызым, бәгърем, мин булмам
Син өебезгә кайтсаң.
Гомеркәйләрем өзелде,
Кырык ике яшемдә,
Әнкәем бик елама
Калмый бит күз яшең дә.
Сезнең елаганны күргәч,
Килә елыйсыларым
Төшләремә дә кермәде,
Болай буласыларым.
Соңгы юлга озатырга
Килде барлык дусларым
Соңгы тапкыр күрешер идем
Сузылмый шул кулларым.
Туганнарым, сезгэ әйтәм:
«Калды минем кызкаем,
Язмыш кочагына салмагыз
Аньң газиз башкаен.»
Сау бул, кызым, йөрәк парәм,
Әнием, бәгърем елама.
Нишлисең бит иртә китәм
Мин бу якты дөньядан.
Күренекле шәхесләр.
Авылның төп байлыгы — аның уңган кешеләре дип саныйм мин. Чиканас –хезмәт сөюче, тырыш игенчеләр, уңган терлекчеләргә дә бай авыл ул. Безнең авыл кешеләре бик зур хезмәт уңышларына да ирешкәннәр. Шундыйлардан: атказанган тракторчы Гыйльмиҗанов Абдуллаҗан, Сираҗиев Рәшит, шоферлардан Сабиров Котдус, Бөек Ватан сугышы ветераны Камалиев Шәйхелислам, сыер савучы булып эшләгән Сәетова Минхәбирә, Фазылҗанова Мөнирә, комбайнчы Әхмәтов Гомәрләрне әйтеп үтәргә кирәк һ.б.
Авылыбыздан бик күп күренекле кешеләр, язучылар чыккан. Шулардан озак еллар Өчиле мәктәп директоры булып эшләгән һәм шул мәктәпкә нигез салган Вафин Билал Вафа улы, генерал-майор Низамов Һади Низам улы, Өчиле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы Зыятов Фәрхәт Гани улы, техник фәннәр кандидаты Вафин Данил Билал улын, КХТИ да (хәзерге КГТУ) укытучы, фәннәр кандидаты Фәсхетдинов Камил Фәсхетдин улын, Чиканас авылында туып үскән, шагыйрь Радик Мөхәммәтне әйтеп үтәргә кирәк. Иртә безнең арадан китсә дә, аның шигырьләре мәңгелек.

Вафин Билал Вафа улы (1920-1984)

Вафин Билал Вафа улы гади крестьян гаиләсендә туган. Үзенең тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы аркасында урта һәм югары белем ала. Югары Партия мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Партоешма секретаре, җирле үзидарә рәисе булып эшли.
Лаеклы ялга чыкканчы Өчиле урта мәктәбе директоры булып эшли. Хәзерге мәктәпне төзетү өчен Мәскәүгә кадәр барып җитә. Бердәм, тату коллектив туплый.
Гыйльмиҗанов Габдуллаҗан
Гыйльмиҗанов Габдуллаҗан абый озак еллар механизатор булып эшләгән. 1954 нче елны МТС бетереп, 1990 нчы ел башында аңа Атказанган колхозчы исеме бирелә. Аңарчы карточкасы Арчада Мактау тактасында торган. Бүләкләре:
— 1963 елда — КПСС Арча партия комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты тарафыннан бүләкләнә «Трактордан югары җитештерүчән файдалануда ирешкән уңышлары өчен»;
— 1966 нчы елда Коммунистик хезмәт өчен көрәштә алган йөкләмәләрен уңышлы үтәгән өчен «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән мактаулы исем;
— 1964 нче елда социалистик ярышта ирешкән зур уңышлары өчен Мактау китабына кертелгән;
— 1985 елда Диплом белән бүләкләнә;
— 1987 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә;
— 1974 елнын 6 нчы маенда аның хөрмәтенә Флаг күтәрелә — язгы чәчү вакытында көнлек норманы 145% итеп үтәгәне өчен;
— 1985 елның 11 октябрендә аңа «Районның иц яхшы тракторчысы» дигән мактаулы исем бирелә — 1985 нче ел соц.ярыш нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен.
Вафин Данил Билал улы
1952 елның 1 нче январендә Чиканас авылында укытучылар гаиләсендә туа.
1967 елны Өчиле сигезьеллык мәктәбен, 1969 елны Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны КАИга укырга керә. 1975 елны институтны тәмамлый, аспирантурада укый. 1979 елны кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елга кадәр КАИда өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1981 елдан Түбән Кама химия-технология институтында эшли. Хәзерге вакытта физика-математика кафедрасы җитәкчесе. 60 тан артык фәнни һәм методик басма хезмәтләр авторы, ике фәнни уйлап табу авторы. «Радиоционный теплообмен в двигателях летательных аппаратов» дигән уку дәреслеге авторы. Аньң җитәкчелегендә ике кандидатлык диссертациясе әзерләнгән. Фәнни-тикшеренү эшләренең фәнни җитәкчесе булып тора. Эшнең нәтиҗәләре промышленностьта гамәлгә кертелгәннәр.
Түбән Камада яши. Гаиләле. Бер кыз, ул үстерә. Икесе дә югары белем алганнар.
Зыятов Фәрхәт Гани улы
1947 елның 25 январендә Чиканас авылында колхозчы гаиләсендә туа. — Беренче педагогик адымнарын Өчиле мәктәбе каршында оештырылган мәктәп интернатында тәрбияче булып башлый. Вакытлыча география һәм җыр укытучысы вазифаларын башкара. 1966-80 елларда Өчиле мәктәбендә башлангыч классларда укыта. 14 ел эчендә мәктәп бусагасын яңа атлап кергән бик күп сабыйларның беренче укытучысы була. Шушы чорда Казан Дәүләт Педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
1980 елдан Фәрхәт Ганиевич Өчиле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Ул үзен тел һәм әдәбиятны тирәнтен белүче педагог буларак танытты. Аңа белем бирүдәге хезмәтләре өчен Халык Мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы дигән исемнәр бирелде. Республика күләмендә үткәрелгән «Укытучы-92» конкурсында җиңүче булды.
Иптәше Мәрьям апа белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә Фәрхәт Гани улы лаеклы ялда.
Радик Мөхәммәт (1958-1997)
Радик Мөхәммәтҗановның тормыш юлын, иҗатын мин һич икеләнүләрсез батырлык дип саныйм. Әйе, батырлык. Чөнки кеше рухының бөеклеге теләсә нинди каршылыкларны җиңеп чыга торган ныклыгы турындагы сүзләр һич кенә дә буш сүзләр тугел.
Җырла, кеше, җырла һәр көн,
Җырлап яшә тормышта,
Җырдан көчле көч табылмас,
Җырлар көчле тумыштан.
Кайгыдан да аера ул,
Шатлыкларны да арттыра.
Өметсезләнеп йөргәндә
Күңелдә таң, аттыра.
Җырла, кеше, җырла һәр көн,
Җиңелүләр белмәссең
Алга килгән борчуларга
Билләреңне бирмәссең.
Киң болыннарда йөргәндә
Җырлап иңлә болынны
Бишек янына килгәч тә
Җырлап юат улыңны.
Җырла, кеше, җырла һәр көн,
Җырлау — үзе шатлык ул. Җырга булган мәхәббәтең –Күңелдәге аклык ул. Менә бу тирән мәгънәле, эчтәлекле, тормышның ямен, матурлыгын тоеп яшәргә өйрәткән юлларны ничә еллар буе урын естендә яткан, аяк-куллары бөтенләй йөрмәгән кеше язган.
Ай, бу язмыш дигән нәрсәне! Радик Мөхәммәткә язмышның бигрәк ачысын язган шул. Ул да 1958 нче елның 30 мартында анадан сау-сәламәт, матур, көтелгән беренче бала булып дөньяга килә. Уйный-көлә, шук малай булып үсә ул. Һәр кеше бәхеткә омтыла. Әмма язмыш һич уйламаган рәхимсез сынаулар әзерләп куя ана.
Әнисе Рәйсә апа — укытучы, әтисе Малик абый -колхозчы. Алар хезмәт сөючән, ачык күңелле, туган җанлы кешеләр. Гаиләдә тагын бер ул һәм бер кыз туа. Радик аларга үрнәк, ярдәмчел абый була. Авылның башка балалары кебек, артык иркәләүләрне белмичә, авылның яшел чирәмендә бәбкә саклап, тәгәрәп уйнап үсә ул, урманында печән дә чаба, утынын да кисә…
Бала чактан ук кызыксынучан, зирәк, максатка ирешүчән була Радик, Өчиле сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлап, Казан элемтә техникумына укырга керә. Анда да сынатмый, үзен яхшы яктан күрсәтә, техникумны яхшы билгеләргә тәмамлый.
Шайтан таягына кырау тими,
Мин үзем дә шайтан таягы,
Сынып аудым, әмма сыгылмадым…
дип яза ул үзенең шуклыгы, зур сынаулар алдында бирешмәве хакында, ә сынауньң бит әле ачысы алдарак булган.
Техникумнан соң — армия. Армия… Чита каласы, Байкал артының ачы суыклары. Бәла аны шунда көтеп торган да инде, ул котылгысыз булып килә. Анны башта Радик абый үзе генә сизә. Сафта берни уйламый төз атлап барганда, кисәк кенә аньң аяклары хәлсезләнеп, тоткарланып китә. Әлбәттә, егет бүтәннәрдән калышмаска, сафта атлап барырга тырыша. Никадәр генә тырышса да, спорт залларында никадәр кунегүләр ясаса да, чир табибларга кадәр барып житә. Алар егетне бик яхшылап тикшерәләр һәм хәзерге вакытта әле дәвалап булмый торган, тора-бара тагын да көчәйгән авыру табалар. Комиссия аша үткәреп, егетне өенә кайтарып җибәрергә булалар. Менә шуннан егетнең рухи батырлыгы башланып китә.
— Юк, — ди ул. «Армия хезмәте срогым тулмыйча, мин өйгә кайтмыйм. Бүтәннәр
белән беррәттән хезмәт итәм!» — ди. Никадәр кыен булса да, тешләрен кысып түзә.
Беркемгә дә зарланмый, үзен кызгануларын теләми. Хәтта әти-әнисенә авыруы
хакында әйтми.
Әле армиядән кайткач та, берничә ел бирешми ул авыруга. Гәрчә инвалидлык алып, тик угыру мөмкинлеге булса да, төрле урыннарда эшли. Әнисе дә аның авыруының нинди рәхимсез икәнен дәвалаучы врачыннан гына белә алган. Яшь йөрәк, кайнар күңел, озын-төз гәүдәнең алай тиз генә бирешәсе килми.
Казан шәһәренә китеп авиация заводына эшкә керә. Инде шәһәрдә ялгыз яшәве бик кыенлашып кына, туган авылына, әти-әнисе нигезенә кайта. Анда да тик утырырга жыенмый. Клуб мөдире, кино күрсәтүче механик булып эшли. Йөрергә, хәрәкәт итәргә мөмкин булганга кешеләр арасында булырга тырыша. Инде аяклары йөри алмый башлагач, иҗат эшенә чумып, язмышы белән көрәшә башлый.
Радик абый кече яшьтән үк шигырьләр, мәкальләр язарга ярата. Шигырьләре балалар газетасы һәм журналларында басылып бара. Ә инде бөтенләй йөри алмый башлагач, ул тулысы белән шигырьләр, поэмалар, мәкальләр язарга керешә, алар Бер-бер артлы район газетасында, соңрак «Идел», «Аҗаган» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газетасында басыла башлый.
Килегез сез, Арча якларына,
Һәрчак шат без килгән кунакка.
Күңелебез җылы, яшәсәк тә
Татарстан чиге – төньякта.
Радик Мөхәммәтнең «Арча якларына килегез!» дигән шигыренә үзешчән
композитор Марсель Фәйзрахманов көй язды. Бу җыр күп тапкырлар сәхнәдә
яңгырады. Аның шулай ук «Бәхетлеме син, иркәм?» дигән шигыренә башкорт
композиторы Салават Әхмәдуллин, «Чиканасым» дигән шигыренә авылдашыбыз
Вагыйзь Әһуллин көй язды.
Кара урман горурлыгым
Туып үскән төбәгем.
Куанычым, юанычым,
Авыр чакта терәгем…
Радик Мөхәммәтнең иҗади сәләте, осталыгы көннән-көн үсә бара, тик менә
Сәламәтлеге генә начарая. Радик абый язмыш һөҗүменә каршы үзенең талантын куя,
яңадан-яңа шигырьлә яза
Иңнәремне авыр кайгы баскач,
Уйларымнан канлы яшь атты
Тик шигырьләр мине кеше итте,
Тик шигырьләр мине яшәтте.
Яшь гомерен авыру карап уздырмасын дип, сөйгән ярына өйләнми, ә бит сөйгәне барысына да риза була. Бик сагынса да, саргайса да ул сөйгәне белән очрашмый. Куңелендә төз, матур Радик булып каласы килә аның. Һәм шушы мәхэәббәтенә тугры кала.
Аякларым йөрми минем,
Кулларым да эшләми.
Бер эшли башлар әле,
Булмас диеп яшәмим, — дип, язса да, рәхимсез үлем аны 38 яшендә безнең арадан алып китте.
Бүгенге көндә Радик Мөхәммәтнең 3 китабы дөнья күрде. Халык аның шигырьләрен яратып укый. Укучылар кичәләрдә сөйлиләр, укыйлар. Мондый иҗат һич онытылырга тиеш тугел.

Күмәк хуҗалыклар тарихы
Чиканас авылы 20 нче гасыр башларында 100 хуҗалыктан артыграк кына авыл булып, якын-тирә авыллардагы халыклар кебек, аның халкы да аз җирлектән газап чиккәннәр.
Авылда бер кечкенә генә җил һәм бер су тегермәне булган. 1924-25 елларда беренче совет мәктәбе ачыла. 1930 нчы елларда беренчеләрдән булып 16 хуҗалык колхозге керә. Колхозга «Субаш» исеме бирелә. Субаш — су чыганагы, елга башыннан алынган.
Колхоз рәисе итеп 25 меңче рәвешендә Баку шәһәреннән килгән Биккинин сайлана. 1935 елда сыер фермасы оеша. Хуҗалыктан 50 бозау җыеп алына. Шул ук елны амбар салына. 1934 елда колхозга беренче машина — полуторка кайтарыла. Ибраһимов Ваһап беренче шофер булып эшли.
1932 елларда колхоз «Субаш Аты» колхозы дип үзгәртелә һәм аннан сон «Чиканас» исеме белән алыштырыла.Бу елларда колхоз рәисе булып Масра авылы кешесе Котдус абый эшли. Аннан соң 1934-38 елларда Чиканас авылыннан Заһидуллин Кәлимулла рәис була. 1933-35 елларда колхоз рәисе булып Миңнуллин Госман эшләгән. Ә инде иң авыр елларда, сугыш вакытында колхоз белән Иске Йорт авылыннан Нигъмәтуллин Шәйхел, Чиканастан Вафин Хангәрәй, Кадыйров Гыйльмиләр җитәкчелек иткәннәр. Бу елларда колхоз белән җитәкчелек иту бик зур тырышлык, сабырлык сораган. Ләкин бу фидакарь кешеләр Туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр.
1947-50 елларда «Чиканас» колхозын Лотфуллин Абдулла җитәкләгән. Сугыштан соңгы хуҗалыкны аякка бастыру, алга җибәрү өчен үзеннән күп көч керткән ул.
1953 елда колхозлар берләшкәч, аның рәисләре булып Субаш Атыдан Садыйков Әхми, Урта Пошалымнан Җамалиев Сәләхләр эшли. Аннан соңгы елларда колхоз белән Ильясов Әнвәр, Әхмәтҗанов Габделфәт җитәкчелек итә. 1974-84 елларда рәис булып Зиятдинов Илдус Сәлих улы эшли. Бу еллар зур күтәрелеш еллары була. Дуңгызчылыкка зур игътибар бирелә башлый. Колхоз «Свердлов» исеме белән йөртелә.

Йомгак
Менә шундый бай тарихы бар безнеә авылыбызның! Шундый талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!
  • 0
  • 21 сентября 2010, 12:11
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.