Сəламəтлек – кеше бəхетенең нигезе.
Сəламəт бала-бəхетле бала.
Россия Федерациясенең «Мəгариф турындагы» законында «Белем бирү учреждениесе укучыларның сəламəтлеген саклау һəм ныгытуны гарантиялəүче шартлар тудыра» диелгəн. Шунлыктан, бүгенге мəктəп алдында балаларның сəламəтлеген саклау һəм ныгыту бурычы иң мөһим мəсьəлəлəрнең берсе булып тора.
Сəламəт яшəү рəвеше белəн тəрбия арасындагы бəйлəнеш гасырлар буе сузылып килə. «Тəне сəламəт кеше эссегə дə, салкынга да түзə ала. Нəкъ менə рухы сəламəт кеше явызлыкка да, кайгыга да, шатлыкка да калган хислəргə дə түзə», ди Эпиктет
Олы кешенең дə, баланың да оптималь эшкə сəлəтлелек халəте аның үз-үзен яхшы хис итүенə, организмындагы барлык органнарның əйбəт эшлəвенə нык бəйлəнгəн. Сəламəт бала эшчəнлекнең барлык төрлəренə (интеллектуаль –танып белү, хезмəт, иҗтимагый, физик культура, уен) рəхəтлəнеп һəм шатланып катнаша. Ул оптимист, көр күңелле, яшьтəшлəре һəм педагоглар белəн җиңел аралаша. Ə бу исə шəхеснең, аның сыйфатларының һəм үзенчəлеклəренең уңышлы үсеше өчен нигез булып тора. Бу — бəхетле балалар һəм шулардан чыгып, бəхетле, үз эшчəнлеклəре белəн канəгать булган педагоглар дигəн сүз.
«Яхшы сəламəтлек,-дип яза бүгенге көндə иң популяр сəламəтлəндерү системаларының берсен иҗат иткəн П.С.Брегг, — чын күңелдəн «Мин үземне искиткеч əйбəт хис итəм! Мин яшим – нинди хозурлык!» дип əйтергə мөмкинлек бирə торган рəхəтлек хислəре ул.»Тормышның төп максаты бəхет икəне һəркемгə билгеле. Лəкин аңа бер генə юл – нык сəламəтлек илтə. Аңардан башка бəхет була алмый.
Яңа Кенəр урта мəктəбендə балаларның сəламəтлеклəрен саклау һəм тагын да ныгытырга өйрəтү максатчан юнəлештə алып барыла.
1.Укучыларны һəр көнне иртəнге гимнастика эшлəүнең зарурлыгына һəм эш белəн ял режимы булдыруга инандыру
2. Уку процессы барышында мəктəптə динамик паузалар, хəрəкəтле уеннар оештыру;
3. Өй эшлəрен дөрес бирү;
4.Класс бүлмəлəрен җиллəтү, юеш уборка ясау;
5. Туклануныны дөрес оештыру (кайнар ризыклар)
6. Кабинетларда җылылык режимы үтəлешен булдыру;
7. Укучыларны спорт түгəрəклəренə тарту;
8.Укучыларның яшь үзенчəлеклəрен исəпкə алып, үз сəламəтлеклəрен саклауга карата класс сəгатьлəре уздыру;
9. Мəктəптə һəм класста үзара дустанə яхшы атмосфера булдырырга ярдəм итү.
10.Сəламəт яшəү рəвеше алып барырга өйрəтү.
Класс җитəкчелəре эшчəнлегендə валеопаузалар үзенчəлекле урын алып тора. Бу- кыска 5-10 минутлык беседалар. Мəсəлəн: грипп вакытында «Витаминнар азбукасы» «Җылылыкны ничек сакларга», «Дөрес киенү-сəламəтлек» һ.б.
Конфликтлы ситуациялəрдə: «Сабыр булу, сабыр итə белү», «Башкаларга синең белəн рəхəт булсын өчен ничек яшəргə», «Сəламəтлек- иң мөһим яшəү чыганагы» һ.б.
Ата-аналар һəм укытучылар белəн оештырылган практикумнар яхшы нəтиҗə бирə. Без түбəндəге темаларга практикумнарүткəрəбез:
«Мин кем? Син кем?» (үзеңнең һəм башкаларның тынычлыгын ничек сакларга)
«Сəламəтлеккə хокук»
«Телим, булдырам, эшлим» (сəламəт буллу ɵчен нəрсə комачаулый)
«Сəламəт булырга телəсəң бул»
«Үзең белəн идарə итə бел»
«Килəчəккə карасак» һ.б.
Мəктəптə сəламəтлеккə багышланган тəрбия сəгатьлəре, мероприятиелəр, ачык чаралар, КВНнар, сəламəтлек театрлары, күңелле стартлар һ.б. чаралар даими уздырылып торыла. Бу китапта шундый кайбер чараларның эшкəртмəлəре тупланды.
Тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары И.М.Габдрахманова
Бəхет кошы
КВН
/Кош сайраган тавыш ишетелə. Беренче бала кулларын сузып йөгереп чыга./
— Тагын тота алмадым. Ычкындырдым.
Икенче бала. Тоттырмадымы? Бəхет кошы тиз генə тоттырмый шул ул.
Беренче бала. Бик озак күзгə башка күренмəдең, кайда булдың?
Икенче бала. Яңа ел каршылаганда банан кабыгына басып таеп китеп, 9 көн тора алмыйча яттым.
Беренче бала. Кит аннан! Һəм шул вакыт эчендə берəү дə торырга булышмадымы?
Икенче бала. Арчада бəхет кошын эзлəп йөрдем? Ə анда Лесхоз белəн Шушмабаш уйнаган.
— Счет ничек?
— Ике ноль.
— Кайсы җиңə?
— Ике ноль дидем бит инде. 0:0
Өченче бала. Бəхет кошын эзлəп, 5 нче гимназиягə барган идем. Аларны ярышка Гата Камский хəзерли икəн. Безгə бер өстəл артында ашарга туры килде. Тоз сораган идем, шакмаклы эскəтер буенча ярты сəгать тоз бирде.
Дүртенче бала. Бəхет кошы юрасалар, шушы тимераякларны
3 сумга сатар идем.
Чегəн кызы. Девушка, девушка! Дай, погадаю.
/Уч төбенə карап сөйли/
— О! Сез бəхет кошы эзлисез икəн. Кенəрдə КВН уйнаганнан соң бəхет кошы сезнең баш очыгызда очып йөри башлаган. Ə Арчада җиңү яуласагыз, ул сезнең баш түбəгезгə куначак. Менə бəхет!
— Ай, рəхмəт /китə башлый/
— Давай, девушка конькиларны 3 сумга.
— Конькилары 3 сум, ə баулары 1 мең тəңкə. Икесе бергə генə сатыла.
— Ах, татарка — негодяйка.
/Шри-Ланка кунагы чыга./
— Татарын-матарын-хəтəрен, Айрат-Салават-Миннихан, узыш-музыш-Биектау, нефтен-мифтен-бетте-китте, пирамида-мирамида-бəхет кошы.
Тəржемəче. Татарстан хөкүмəтенə безнең халыктан сəлам! Мин сезгə бəхет кошы эзлəп килдем.
Сорау. /Уенчы бирə/
Бəхет кошын кайдан табарга уйлыйсыз инде?
-Арча-шимбə- ярминкə, ярыш-алкыш-КВН. Жюри-мюри-фильтра-культура ибн бөти.
Тəржемəче. Бөтен өмет жюриларда.
— Ананын-мананын-тампакс-манпакс, олвейс-ультра-чүчинкə, кайла-майла-җайла.
Тəржемəче. Буш итмəм.
— Пока-мока-чултри-мултри.
Тəржемəче.Сау булыгыз!
Бишенче бала. Бəхет кошын эзлисезме? Нет проблем. /Атып җибəрə, тавык боты төшə/.
Алтынчы бала. Бəхет кошы түгел бит бу, бəхет боты.
Җыр. / «Карама алай» көенə/
Белəклəрдə көчебез ташый,
Уйларда уен гына.
Яшəп булмый бу дөньяда
Гел кырын ятып кына.
Кушымта:
Шаярырга яратабыз,
Кəефлəрне тазартабыз.
Əйдə, син дə кушыл, давай,
КВН куша шулай.
Уенчылар.
— Нəрсə? Бəхет кошын эзлисезме?
— Əйе.
— Ə мин белəм каян табарга?
— Каян, каян?
— КВН нан
Уенчы. Бəхет кошын Кенəрдə КВН да тапкан идек. Арча зуррак бит, табуы кыенрак булачак.
Уенчы. Безнең җиңүнең 2 төрле юлы бар. Реаль һəм фантастик.
— Реале ничек?
— Тəлинкəдəн төшəлəр дə безгə булышалар.
— Ə фантастик?
— Үзебез җиңəбез!
Уенчылар
– Жюрилар да зурлап килгəн
Бүген безгə кунакка.
— Буш җибəрү ярап бетмəс,
Зур рəхмəт килгəч сезгə.
— Бүлəк бирү өчен хəзер
Спонсорлар бик кирəк.
— Кенəрдə нинди спонсор?!
— Уйлап табарга кирəк.
— Таптым, таптым, үзтоварга
Бу дөньяда ни җитə?!
— Бəхет кошлары ЧП сы
Сезне бүлəклəп китə.
— Сезгə үзебезнең шəхси хуҗалыкларбызда җитештергəн продукцияне тəкъдим итəбез. /Жюриларга бүлəк бирелə/
— Йомыркалар бəлəкəй дип,
Үпкəлəп утырмагыз.
— Җиңсəк, тəвəнеке булыр
Без анысыннан тормабыз.
Капитан. Чакыра безне КВН
Һəм дусларның алкышы.
Сəлам биреп чыгыш башлый
Команда бəхет кошы.
Җыр. Бəхет кошы.
Бəхет кошы кайда яши икəн?
Мəклəр үскəн җылы яктамы?
Əллə инде кибет артындагы
Алкаш куенындагы актамы?
Кушымта. Тормыш серле, кызык, катлаулы бит,
Килə анда яшəп каласы.
Безгə əле илнең килəчəге
Юллар ярып алга барасы.
Бəхет кошы кайда яши икəн?
Чаңгы юлы салган кырдамы?
Балык тоткан су буйларындамы,
Əллə турист үткəн юлдамы?
Кушымта. Тормыш серле, кызык, катлаулы бит,
Аңламассың инде дөньяны
Хыялларда яши бəхет кошы
Бер тотарбыз кебек без аны.
Уенчы. Армый, талмый чабарбыз,
Бəхет кошын табарбыз.
Хобби.
/Кыш бабай булып керə./
— Яңа еллар, яңа бəхетлəр белəн сезне! Хакимият елкасыннан сезгə килешем. Сезгə дə бүлəк калдырдым. КВНчыларны ничек бүлəксез калдырасың?!
/Конфетлар чəчə/
Яңа Кенəр мəктəбенə барган идем: — Кыш бабай, ел да картаясың, яшəр давай, диделəр. Əле чаңгы, əле коньки шудырдылар. Биллəремне ремонтладылар.
/обруч əйлəндерə/
Син яшь дилəр, һəрвакыт шат, күңелле дилəр.
Яшь күңелле булуыңның
Серен əйт, дилəр.
Яшəрəм, дусларын, чөнки
Мəңге спортка гашыйк мин
Шуңа күрə картаерга
Бер дə ашыкмыйм.
/Кыш бабай киемнəрен сала/
Исəнмесез, саумысез,
Мин шаяртырга хирыс.
Курыкмыйча шаркылдагыз,
Юешлəнсен памперс.
Мин – капитан, шук малай
Шаян малай, ут малай.
Мин барысыннан да камил
Исемем минем Данил.
77 хоббием бар
Барысын да күрсəтə алмыйм
Вакытны куйгансыз тар.
Боксчы.
Сафиннар, сез əзерме?
Əби, əти-əни, сеңлекəш, все по местам. /Бокс уйный/
Репортер. Гафу итегез, бер генə минут, сез Арча радиотыңлаучылары өчен бер-ике сүз генə əйтə алмассызмы?
— Бик телəп.
— Менə сез бик танылган боксчы. Сездə бокста иң кыены нəрсə?
— Кыен дип, əллə ни кыен түгел инде. Менə матчтан соң бокс биялəйлəре белəн тешлəрне җыеп йөрү кыенрак анысы.
— Сез бернидəн дə курыкмыйсызмы?
— Элек менə билдəн түбəн ударлардан курка идем. Ə хəзер курыкмыйм, чөнки мин blend-a-med пастасын кулланам.
— О, көтү кайта. Менə икенче хоббиемны күрсəтергə дə җай чыкты. Мишка, ко мне!
/Үгез белəн уйный/
— Сезгə кекс тəкъдим итəм.
— Сез нəрсə, бу бит мəкле. Ə мəк – наркотик. А я выбираю безопасный кекс. /Үгезгə утырып кереп китə./
Өй эше
Уенчы. Бəхет эзлəп дөнья гиздем,
Барыр җирем аз калды.
Акчадамы икəн бəхет,
Булмаса, оҗмахтамы?
Тукта əле Галкинның миллионына барып карыйм əле.
Галкин. Исəнмесез, исəнмесез. Нинди күркəм кешелəр, бигрəк тə жюрида.
Бүген мин уеныбызга Яңа Кенəр урта мəктəбе укучысы Вəлиева Тамчыны чакырдым.
Галкин сораулар бирə:
I. Тəмəке тарту нəрсəгə китерə?
1. Европага тəрəзə ача.
2. Кесəне калынайта.
3. Үпкəлəргə тишек ясый.
4. ЧП ларны баета.
Җавап: Үпкəлəргə тишек ясый.
— Дөрес.
Реклама.
II. Сайлау компаниясеннəн баш тарту укытучыга нəрсə китерə?
1. Ведущий исеме бирелə.
2. Яңа эшкə урнашу мөмкинлеге туа.
3. Зур мəшəкатьтəн котыла.
4. Сəламəтлегенə зыян килə.
Җавап: Яңа эшкə урнашу мөмкинлеге туа.
Теге дөнья.
Когда приземляемся капитано.
Уенчы. Ох, оҗмах. Мин монда бəхет табачакмын.
— Тукта, тукта. Сиңа кадəр бер укытучы килгəн иде, шуны кертегез. /Алырга китəлəр, кире керəлəр/
— Килмəде ул, «укучылар булмагач, монда да оҗмах», диде.
Тəмуг.
Җен белəн наркоман.
Җен. Нишлисең?
Наркоман. Мəк җыям.
Җен. Əнə җыйганы бар бит.
Наркоман төрə башлый.
Җен. Нишлисең?
Наркоман. Төрəм.
Җен. Төргəне бар бит.
Наркоман. Кая кабызырга шырпы бир əле.
Җен. Əһə! Шырпы булса тəмуг түгел, оҗмах булыр иде бу.
Мəктəп капкасы.
Арча сөйли. Мəскəү вакыты белəн Яңа Кенəрдə 7 сəг.
Яңа Кенəр урта мəктəбенең физкультура һəм сəламəтлəндерү дəреслəре укытучысы Тəлгать Хəбибрахманович эшкə килə.
/Директор керə, кепкасын чөя, ботинкаларын капкага ата/
Гол!
— Столяр! Укытучылар буш дəреслəрендə сикерə торган атның аягы сынган, яңа аяк куярга!
Завучлар керегез əле. Бүген бик мөһим 3 мəсьəлə турында сөйлəшербез.
Беренчесен белəсезме?
— Юк, юк, белмибез.
— Ярар белмəсəгез, сөйлəп тормыйм. Ə икенчесен белəсезме?
— Белəбез, белəбез.
— Алайса бигрəк тə яхшы. Өченчесен белəсезме?
— Мин əз генə чамалыйм, Тəлгать Хəбибрахманович!
— Менə алайса, сез бу белмəгəн ике завучка сөйлəрсез.
/Чыгалар/
— Тукта əле, безнең мəктəптə бар да тəртиптəме икəн? Дəрес башланганчы вакытларын бушка уздырмыйлармы?
/Бар да йөгереп керə: кайсы сикерə, кайсы обруч əйлəндерə, икесе көрəшə/
Музыка.
Бəхет эзлəп йөрүче бала керə.
— Бу безнең мəктəп түгелме? Нишлисез?
— Сəламəтлегебезне ныгытабыз.
— Нəрсə ул сəламəтлек, менə бəхет кирəк ул.
— Сəламəтлек бит инде ул – үзе зур бəхет!
— Күктəн эзлəгəн бəхетне җирдəн таптым.
Җыр.
Яшьлеген уйлый да өлкəннəр
Безгə күп шелтəлəр əйтəлəр.
Бездə дə бар иде яшьлеклəр
Тик башка идек без дилəр.
Кушымта: Бу заман нəрсəгə китерде,
Яшьлəр дə үзгəрде димəгез.
Уйлыйбыз килəчəк көннəрне
Сез безгə ышанып яшəгез.
Сəламəт булырга телибез,
Буш үтми беркайчан көнебез.
Шөгыльсез яшəми беребез
Сезгə дə без шуны телибез.
Кушымта: Бу заман нəрсəгə китерде,
Яшьлəр дə үзгəрде димəгез.
Уйлыйбыз килəчəк көннəрне
Сез безгə ышанып яшəгез.
Өлкəннəр булып бу үзебез
Нəкъ менə сезнеңчə яшəрбез.
Əлегə җырлыйбыз, биибез
Заманча яшибез, яшьлəр без.
Речёвкалар:
— Сəламəтлек булганда,
Бəхет кошы безнең кулларда.
— Сəламəтлек телəп сезгə дə
Бəхет кошы бүлəк итəбез.
Кошлар очыру.
Тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары И.М.Габдрахманова
Авыл эте Акбай.
Сəламəтлек театры.
Катнашалар:
1.Акбай
2.Əтəч
3.Сарык
4. Тəмлетамак
5.Бозау
6.Кəҗə бəтие
7. Чарли
Авыл ишек алды.Таң атып килə.Əтəч йокыдан уянып канатларын кага. (музыка)
Əтəч: Кик-ри-күк!..
Торыгыз! Тор! Уятам сезне иртүк.
(Кагынып чүгəлəп ала, шыгырдаган тавыш ишетелə, əтəч йөгереп чыгып китə.)
Акбай тырыша-тырыша, такмак əйтə-əйтə гимнастика күнегүлəре ясый, Тəмлетамак, Акбайның оясы өстендə җəелеп яткан килеш, аның «кыланышларын» күзəтə.
Акбай. / «Ты – морячка, я – моряк» коенə/
Уң тəпине күтəрдек,
Сул тəпине күтəрдек,
Алга таба сикердек,
Артка таба сикердек,
Уңга таба борылдык,
Сулга таба сикердек,
Тирəн итеп суладык,
Ял итəргə утырдык.
( Тəмлетамакка карап) Менə шулай була ул, Тəмлетамак хөрəсəн. Ə син иренəсең.Тик ятып симереп беттең бит инде.
Тəмлетамак. Симерсен.Симез песи матур була ул.
Акбай. Кемгə кирəк синең матурлыгың? Көчле һəм сəламəт булырга кирəк.
Тəмлетамак. Ə синең көчле булуың кемгə кирəк соң?
Акбай: Явыз кочлəргə, усалларга каршы көрəшер өчен һəм сырхаулап теге җирем авырта, бу җирем авырта дип, урын өстендə ятмас өчен.
Тəм-к. Əй-əй-əй… Сөйлəнгəн була… Көрəшеп нишли аласың? Кем син, белəсеңме?
Акбай. Мин-Акбай.
Тəмлетамак. Акбай шул. Авыл эте. Акбай Алабаевич. Кайчаннан бирле өрəсең, əйбəтлəндеме дөнья? Эт көненə калган дөнья, дөнья түгел инде ул бəгырь кисəгем.
Акбай. Əй синең белəн сөйлəшеп торган мин тиле. Сарык, бозау, бəрəн! Торыгыз, тор (Сарык, бозау, бəрəн керəлəр )
Яңа көн /3/ килде,
Яңа көн /3/ туды.
Кояш та тиз чыгып,
Безнең коймага кунды.
Елмаеп-көлеп кенə
Безгə кояш карады,
«Исəннəрме сез!»- дип
Елмаеп карап куйды.
Без дə аңарга аннан
«Исəнме кояш!»-дидек,
Рəхмəтлəрне укып,
Башларыбызны идек.
/Исəнлəшү/ Исəнме, бозау! Исəнме, бəти! Исəнме, сарык!
Хайваннар. Исəнме, Акбай абый!
Акбай. Я дусларым сез бүген иртəнге зарятка ясадыгызма?
Хайваннар. Ясадык, ясадык.
Акбай. Я, нинди һөнəрлəргə өйрəндегез?
Бозау: Акбай абый, мин җырлыйм. / «Ты – морячка, я-моряк» көенə, əкренрəк/
Ү-ү- үзем, Ү-ү- үзем, Ү-ү- үзлəрем,
Ү-ү- үземнең, Ү-ү- үз, күз-үзлəрем
Ү-ү- үзем таза булып ү-үскəч
Ү –ү үсəрлəр мү-ү -мүгезлəрем
Акбай. Искиткеч!
Кəҗə. Акбай абый, биеп күрсəтимме?
Акбай. Яле, бəти, яле, биеп күрсəт əле.
Матур биюлəрең белəн
Ишек алдын бер бизə.
Бию күнегүлəре
Аягыңа көч бирə.
Сарык. Акбай абый, кара əле мин нəрсəгə өйрəндем.
Акбай. Яле, яле, нəрсə ул күрсəт əле?
Сарык. Менə моның белəн теш чистартсаң, кариес дигəн авыру булмый ди.
Акбай. Тукта əле сарык, тукта нəрсə дидең? Нəрсə соң ул кариес.
Сарык. Əй, анысын кем белсен, начар əйбер ди. Минем чистартуым дөрес булсын.
Тешлəрне чистарта белү — Үзе бит ул бер сəнгать.
Сəламəтлекнең нигезе
Тешлəрдə бит, җəмəгать.
Акбай. Ярый дусларым, бүген минем сезгə бик мөһим бер сүзем бар. Мин хуҗабызның хəлен белергə, шəһəргə барып кайтырга уйлыйм. Күпме əйттем мин аңа, тыңламады бит, тыңламады. Көн дə сыра эчеп, тəмəке тартып, тилебозыр карап кына ятма, физарятка яса, ишек алдын себер дидем. Тыңламады. Менə хəзер дару ашап бульнистə ята инде.
Хайваннар. Акбай абый, бездəн дə сəлам җиткер! Тизрəк терелеп кайтсын.
Акбай. Карагыз аны, мин югында ишек алдында тəртип булсын!
Хайваннар. Без сине озатабыз, Акбай абый.( Озата китəлəр.Тəмлетамак кала.)
Тəмлетамак. Əһə, бик шəп булды əле бу. Беркөнне хуҗабикəм белəн караватта ятканда телевизор карап ятканда «Матурлык һəм сəламəтлек конкурсы» на чакырып белдерү ясаганнар иде.
Я, əйтегез, мин кемнəн ким? Артыграк та əле мин! Барам! Барыбер барам! Шунда шəһəрдə дə калырмын əле. Менə беркөнне телевизорда күрсəттелəр ул! Шəһəр дигəн җирдə рəхəт икəн мəчелəргə яшəве. Кулдан кулга гына йөртəлəр. Тычкан юк, күсе юк. Тышка чыгасы килсə, бəдрəфкə савыт куйганнар. Ə монда…
Менə бу ишек алды хайваннарын нишлəтергə, əгəр барабыз дисəлəр?! Берəр хəйлə уйлап табарга кирəк. Мондый конкурста бары тик мин генə катнашырга тиеш.
Песи /җырлый/
Мамык кебек койрыгым бар,
Сигез бөртек мыегым бар.
Мияу-мияу – мырлый белəм,
Матур итеп җырлый белəм.
Үзем иркə үзем сылу
Кая сезгə мондый булу.
Əлпи-тиси-əлпи-тиси
Дөньяда юк мондый песи.
/йонннарын тарый-тарый сарык керə/
Песи: Əй, сарык дус! Синең тагын да матурырак буласың килəме?
Сарык: Мин болай да бик матур инде. Кара бу йоннарымны. Миннəн кимендə, 15 кг йон чыгарга тиеш!
Песи: Ə менə шушы импортный шампунь Һейден шулдерес белəн юсаң, син дөньядагы иң чибəр сарык буласың һəм синнəн кимендə 15 кг йон чыгачак. Тəнеңдə бер бөртек тə перхоть булмаячак. /Шампунь бирə/
Сарык: Ай, рəхмəт, Тəмлетамак. Хəзер үк юыныйм əле. Хуҗам мактасын. /Кереп китə/
/Бозау соски белəн сөт суырып чыгып килə/
Тəмлетамак. Тəмлеме, бозау?
Бозау. Тəмле шул, минем əнинеке бит ул.
Тəмлетамак: Син дə бозаукай-аңгыракай, булдың инде бер бəбəй, гел əниеңнең сөтен имеп йөрисең. Болай булса, синең мөгезен һичкайчан үсмəячəк. Менə мин сиңа самый современный витаминный сөт бирəм. Син дөньядагы иң таза, иң чибəр бозау булачаксын. Сиңа иртəгə үк мөгезлəр үсəчəк. /Пиво бутылкасы белəн пиво бирə/
Бозау. Шулаймы, Тəмлетамак, миңа мөгезлəр үсəчəкмени. Ура, миңа мөгезлəр үсə. /Чыга/
Тəмлетамак: Ах аңгыра бозау, кая əле сөтен үзем эчим əле. /Банкадан сөт эчə/
/Кəбестə кимерə-кимерə кəҗə керə/
Тəмлетамак. Куй əле шул кəбестəңне пожалуйста, кəбестə дə булдымы ризык. Менə мин сиңа нинди файдалы мəк орлыклары бирəм. Чəйнəп тə ятасы юк. Кабасың да йотасың. /Мəк бирə/
Бəти. Кая əле, кая? /Кабып карый/ Əйе шул, ашавы җайлы моны. Рəхмəт инде сиңа, Тəмлетамак.
Тəмлетамак. Бу аңгыралары б/н эшлəр пеште. Тик əтəчне төп башына утырту кыенрак булачак. /Уйлана/
/Шул вакыт авызына тəмəке төпчеклəре кабып тəмəке кабып əтəч керə/
Əтəч: Урам тулган төрле төпчеклəр. Күп чукып йөри торгач, ошап китте болар үземə дə.
Тəмлетамак. Əй əтəчкəем, аны бит вак балалардан алып олы кешелəргə кадəр суырып йөрилəр. Бик файдалы нəрсə инде ул. Шулай булмаганда ир-ат затлары булмаслар иде. Син дə бит ир-ат.
Əтəч: шулай шул, мин дə ир-ат, ки-кри-күк.
/Тəмəкесен суыра-суыра кайтып китə/
/Песи үз эшеннəн канəгать булып биеп ала/
Шул чакта Чарли кайтып керə. Песи сəерсенеп аны əйлəнеп чыга.
Тəмлетамак. Бу нинди барби?
Чарли: Барби түгел мин, Чарли?
Тəмлетамак. Чева? Вас ис дас?
Чарли: Их ибн Чарли.
Тəмлетамак. О!.. Нимесчə дə белəсең.
Чарли: Гут, зер гут.
Чарли: Өстем бөтен, тамагым тук
Дөньясында бер кайгым юк
Ефəк тасма муенымда,
Йоклыйм хужам куенында.
Тəмлетамак. Син монда нишлəп йөрисең?
Чарли: Мине шəһəрдəн дару үлəннəре җыярга дип хуҗам кайтарды. Аптекадагы даруларның яртысы ялган ди. Җитмəсə ботны тешлилəр ди.
(Берəм-берəм хайваннар чыга. Əтəч йөткерə, бозау чайкала, сарыктан йон коела, кəҗə бəтие башын тота алмый. Тəмлетамак боларны бик канəгать булып карап тора.
Акбай кайтып керə.)
Акбай. Бу ни хəл бу?
Сарык. Үзебез дə белмибез, Акбай абый, əнə Тəмлетамак əлə нишлəтте безне.
Миңа ярамаган шампунь бирде, шуның белəн юынганнан бирле йоным коела. /елый учында йон/
Бəти: Ə миңа, бик тəмле дип, мəк орлыгы ашатты, шуннан бирле башым авырта.
Бозау. Акбай абый, ул миңа да витаминный дип, менə шушы сөтне бирде. Мөгез үстерə дигəн иде. Акбай абый, кара əле үскəнме минем мөгезлəрем.
Акбай. Ай дусларым, тəмам начарлыкка өйрəтеп өйрəтеп бетергəн бит бу Тəмлетамак сезне.
Сарык. Сарык йонын ялтырап торсын өчен сиңа менə шушы ылыс ботагын ашарга кирəк. Анда С витамины күп. /ылыс бирə/
/Бəтигə/ Менə сиңа кəбестə — витаминнар оясы. Быел күп итеп үстерербез. Миңа булышырсың!
/Бозауга/ Мөгез үстерү өчен сиңа əнə болындагы яшел хəтфə үлəн, саф, чиста чишмə суы.
/Əтəчкə/ Ə син ,Əтəч дус, ир-егет буласың килсə, чүплектə казынып, тэмəке суырма, тавыкларынны җыеп, болынга алып чык, алар күп итеп күкəй салырлар. Менə шулай, дусларым.
Акбай: Əй, юньсез Тəмлетамак, төзəлмəсəң дə төзəлмəссең икəн? Инде ни эшлəтик сине? Бөтен ишек алды хайваннарының сəламəтлеген какшатып бетерəсең?
Дуслар, нинди җəза бирик моңа? Матурлык конкурсына җибəрмикме?
Тəмлетамак… /Елый/ Гафу итегез инде мине бер юлга, Акбай абый.
Акбай. Сине бер нинди гафу итү юк. 3 көнгə идəн астына ябабыз, шунда күсе, тычкан тотарсың.
Ə хəзергə безнең белəн физзарядка ясыйсың.
Уң тəпилəрне күтəр, сул тəпилəрне күтəр,
Дүртəр тапкыр күтəрдек
Бүгенгə шул җитəдер.
Инде алга сикердек,
Артка таба сикердек
Барыбызга да кирəк
Җитезлек һəм үткерлек.
Хайваннар. Бу юлга гафу итик.
Акбай: Ярый. Иң кадерлесе шул, без барыбыз да исəн-сау. Бер ишек алдында. Бергəлеккə ни җитə. Һəркем үз сəламəтлеге өчен үзе кайгыртсын. Тəмлетамак, тагын бер юньсез эшеңне күрсəм, идəн астына күсе тотарга ябып куячакмын.
Җыр. /Бергə/
Сəламəтлек тормыш нигезе
Сəламəтлек кирəк ул җирдə һəр кемгə
Əйдəгез таза-сау яшəүне
Физзарядкадан башлыйк һəр көн дə
Начарлыкны йоктырмыйк
Ялкаулыкка юл куймыйк
Булсын бездə сəламəтлек һəм татулык
Кояш көлер таң саен
Елмаербыз көн саен
Җир йөзендə шулай туа бит матурлык.
Тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары И.М.Габдрахманова
Син һəм синең сəламəтлегең
КВН.
1А.Б. Хəерле көн, кадерле дуслар! Без бүген «Син һəм синен сəлəмəтлеген» дигəн КВН үткəрергə җыелдык. Эшне
нидəн башлыйк икəн, Рафил?
2 А.Б. Билгеле инде, Алия, җырдан башлыйбыз.
1 А.Б. Нинди җырдан башлыйк икəн?
2 А.Б. Əлбəттə « Чынык» дигəн җырдан. ( Музыка уйный)
Сəламəт булам дисəң, син чынык.
Дəва булыр ул сиңа, чынык.
Чыныксаң врач та кирəк булмас, чынык.
1А.Б. Юк-юк, мондый җыр булмый һəм гомумəн, мин моның белəн килешмим дə.
2А.Б.Нəрсə белəн килешмисен инде?
1А.Б. Ничек итеп табиблардан башка гына сəламəтлəнеп булсын инде. Безнең КВН сəламəтлеккə багышланган. Ə без табибларны санга сукмаска тырышабыз.
2А.Б. Син аңлап бетермəдең. Алия. Бу – беркем дə авырмаска тиеш, дигəн җыр иде.
1А.Б. Табиблар авырулардан тыш сəлəмəт кешелəргə дə кирəк бит. Кеше чирли башлаганчы – ягъни сəламəт вакытта ук табиб белəн очрашырга тиеш. Миндə бер фикер бар иде. Əйдə сезне үзебезнең Яңа Кенəр хастəханəсенең балалар табибы Аксакова Рафия Рашатовнаны очрашуга чакырыйк. Ул үзенең акыллы киңəше белəн безгə алга таба авырмаска ярдəм итəр.
2А.Б. Əйе шул, əйе шул, мин бу фикер белəн килешəм.Рəхим итегез, Рафия Рашатовна. /Чыгыш/
1А.Б. Рəхмəт, Рафия Рашатовна!
2А.Б. Кешелəр бик борынгы заманнарда ук биегəннəр. Ул заманнарда биюлəр гəүдəне күнектерү чарасы гына булмаганнар, аларны врачлар авырулардан дəва итеп тə файдаланганнар. Танылган немец композиторы Рихард Вангер үзенең «Килəчəк сəнгате» дигəн китабында «Сəгатьлəрнең сəнгате
бию. Аның материалы тере кеше, кайсыдыр бер өлеше белəн генə түгел, табаныннан алып чигəсенэ кадəр» ди.
1А.Б. Ə хəзер « Син һəм синең сəламəтлегең» дигəн КВНны башлыйбыз. Жюри билгелибез. /5 кешедəн/
Сəхнəгə командалар чакырыла.
1.Визитка. /2-3 мин./
2. Кара-каршы сораулар бирешү.
3. Өй эше.
Командаларга кешенең явыз дошманнары булган тəмəке, аракы һəм наркотикларга каршы плакатлар ясарга кушылган иде. Үзлəре ясаган плакатны күрсəтеп, кеше сəламəтлеге өчен тəмəке, аракы һəм наркотикларның зыяны турында сөйлилəр. /3 мин./
Зал белəн физкультминутка.
4. Командалар уртага чакырыла./Өстəл артына утыралар/
11А класс кызлары витаминнар булып керəлəр. / Күңелле итеп киенгəннəр, чəчлəрдə резинкалар; А, В, С, Д, Е хəрефлəре алларына тагылган. Кулларында кəрзиннəр, аларда шул витамин булган ризыклар салынган./
Бию. Краковьяк.
Зал белəн уен.
Заданиелəр һəр командага бирелə.Витаминны əйтмичə генə аңа характеристика укыла. Команда исемен əйтə. Ул витамин булган азыкларны аерып ала. Команда əзерлəнгəн арада Алсу җыр башкара.
А.Б. Без авырый башласак, тизрəк дару кабарга ашыгабыз. Татарстанда яшəүче һəр кеше елына уртача йөз меңнəрчə сумлык дару эчə икəн. Лəкин бөтен дару да файдагамы соң? Шуның өстенə бүгенге көндə Россиядə 200, Татарстанда 28 төрле ялган дару сатылганы мəгълүм. Бүгенге көндə авыруны дəвалауның бик борынгы ысулы — халык медицинасы һəм дару үлəннəре иң ышанычлы ысул булып кала.
/11Б сыйныфы посылка əзерли. Аның эченə мəтрүшкə, балан, милəш, ромашка, нарат, кычыткан, каен, кура җилəге,əрем салына/.
Җыр.
А.Б. Бүгенге безнең КВНга посылка килгəн /Музыка.Посылканы алып керəлəр.
Һəр командадан 3 укучы алга чакырыла, күзлəре бəйлəнгəн. Укучы көй буенча үсемлекне танырга һəм нинди авыруларга файда икəнен əйтергə тиеш.
Мəсəлəн, «Мəтрүшкəлəр», «Ромашкалар», «Кура җилəге», «Каеннар арасында», «Əрем тəме» һ.б.
Концерт номеры.
6. Сəламəтлекнең төп нигезе-ул спорт. Бары тик физик яктан чыныккан кеше генə сəламəт була ала. Командаларга спортның берəр төре буенча реклама əзерлəргə кушылган иде, хəзер сүзне командаларга бирəбез.
Рекламалар.
Жюри нəтиҗə чыгара.
Педагог – оештыручы Г.Г.Мостафина
Без наркотиклар куллануга каршы
Сбор
Максат:
Наркоманиянең куркыныч афəт булуын төшендерү;
Үз сəламəтлеклəренə җаваплылык хисе тəрбиялəү;
Яшьлəр арасында асоциаль күренешлəрне кисəтү;
Үзара дуслык, кайгыртучанлык сыйфатлары булдыру.
Җиһазлау:
Плакатлар « XXI гасыр афəте», « Саклан!», һ.б., видеоматериал.
Чара барышы.
Укытучы. Хɵрмəтле укучылар! Сез ХХ1 гасырда – яңа технологиялəр, гаҗəеп зур ачышлар гасырында яшисез. Сез əле яшь, алда гаилəгез, балаларыгыз, яраткан эшегез, тугрылыклы
дусларыгыз булыр. Сезне кызыклы, озын зур юллар көтə. Лəкин шулар арасында куркынычлары һəм кыскалары да бар. Алар… тəмугка алып бара. Менə шушы юлларның кайсын сайлавыгыз сезнең үзегезгə бəйле.
Без бүген « Без наркотиклар куллануга каршы» исеме астында сборга җыелдык.
Игътибарлылыкка күнегү.
Сборның көн тəртибе:
1. Наркомания-ХХ1 гасыр афəте.
2. Наркоманиягə безнең карашыбыз.
3. «Наркотиклардан ничек сакланырга» Дуска хат язу.
4. «Яшүсмергə мөрəҗəгать» кабул итү.
Укытучы. Хəзер мин сезнең игътибарыгызга видеосюжет тəкъдим итəм.
Бүгенге сборда кунакларыбыз да катнаша. Алар: Нарколог, Психолог, Сəнгать белгече, Социолог.
Социолог. Безнең илдə 4 миллионга якын кеше наркотиклар куллана. Шуларның 76 % ы – 14-30 яшьлеклəр. Əле генə əфьюн тэмен татып карый башлаган яшьлəр наркоманнын якынча 30 яшькə кадəр генə яшəвен белə микəн. Сонгы 10 елда гына да наркотиклардан үлүчелəр саны – 12 мəртəбə, ə балалар арасында 42 мəртəбəгə арткан.
Нарколог. Наркомания- томау төшү генə түгел һəм ул үзеннəн үзе генə бетми. Үзенен соңгы стадиясендə əлеге чир организмны ахырынача тарката һəм шəхесне һəлакəткə алып килə. Наркоманнарның бавыры, бөере, йөрəге, ашкайнату əгъзалары, эндокрин һəм нерв системасы каты зарарлана. Аларның тышкы кыяфəте дə бик нык үзгəрə: йөзлəре җыерчыклана, чəче һəм тешлəре коела, тəн тиресе кубыклана, карашлары ямьсез була,
организмы хəлсезлəнə, хəтерлəре чуала, акыллары зəгыйфьлəнə. Боларның барысы да əфьюн кулланучыны үлемгə китерə.
Укытучы. Хəзер наркотиклар һəм иҗат проблемасына анализ ясап карыйк. Бу эштə безгə сəнгать белгече ярдəм итəр.
Сəнгать белгече. 1962 нче ел. Дɵнья Голливудның мəшһүр артисткасы Мерлин Монроны югалта. Ул наркотикны күп кулланудан 36 яшендə үлə.
1969 нчы ел. Гитарачы Джонс 27 яшендə үлə.
1980 нче ел. «АС/ДС» төркеме вокалисты Бон Скоттның 33 яшендə Гомере өзелə.
1994 нче елда «Nirvana» тɵркеме җырчысы Курт Кобейн 26 яшендə үз-үзенə кул сала.
Психолог. 16 яшьлек Булат үзенең кыска, лəкин шактый катлаулы тормышы турындагы сүзен шулай дип башлый. Аның күп дуслары инде мəңгелек йокыга талган. Барысына да наркотиклар гаепле.
— Өйдə минем бар нəрсəм дə бар, — дип сөйли яшүсмер. – Компьютер, музыкаль үзəк, телевизор. Хəтта машина. Нəрсə җитмəде, ни өчен энəгə утырдым-белмим. Башта героин исни башладым. Бер граммы башта өч көнгə җитə иде, аннан соң ике. Аннан соң… Искə дə төшерəсе килми.
Һəм андыйлар йөзлəгəн.
Юрист. Шуны истə тотарга кирəк: наркотиклар белəн бəйле телəсə нинди эш җинаять булып санала. Россия Федерациясе җинаятьлəр кодексының 288 нче статьясында əйтелгəнчə, «Наркотикларны сатып алган һəм саклаган өченкеше 3 елга кадəр ирегеннəн мəхрүм ителə. Əгəр да аның наркотиклар сатып алуы исбат ителсə, бу вакыт 7 елга кадəр озайтыла. Югарыда əйтелгəннəр оештырылган төркем тарафыннан һəм зур күлəмдə эшлəнсə, бу кешелəр 15 елга кадəр ирегеннəн мəхрүм ителə»
Укытучы. Безнең арада дустына хат язучы Укучылар да бар. Хат « Наркотиклардан ничек сакланырга» дип атала. Хəзер 1-2 хатны тыңлап китик.
Исəнме, кадерле дустым!
Сиңа чын йөрəктəн чыккан кайнар сəламнəремне җибəрəм. Минем хəллəрем бик яхшы. Һəр көнем мавыктыргыч дəреслəр, кызыклы түгəрəклəр, төрле ярышлар белəн сизелми дə үтеп китə. Кичлəрен дəреслəр хəзерлим, əдəби китаплар укыйм, компьютерда шөгыльлəнəм.
Дустым, син нилəр белəн шөгыльлəнəсең? Яраткан шөгылең булу бəхет ул. Үзенең вакытын ни белəн уздырырга белмəгəн яшьлəрне аңламыйм мин.
Наркомания дигəн XXI гасыр афəте аларны үз ятьмəсенə элəктерергə дə күп сорамый. Дустым, зинһар сак бул! Үзлəренең егетлеклəрен наркотик куллану белəн күрсəтергə телəүчелəр очраса, аларны бу эшлəреннəн туктатырга тырыш. Синең сүзлəреңне тыңларга телəмəсəлəр, алар яныннан еракка кит. Сине үз яннарыннан җибəрергə телəмəсəлəр, бер генə тапкыр булса да татып карарга, тəмен тоярга киңəш итсəлəр, бу эшне бер үк эшли күрмə. Наркотик сине үзенең канлы тырнакларына элəктереп алса, син берничек тə котыла алмаячаксың. Бу факт! Ул сине тəмугка алып барачак.
Без, бүгенге көн яшьлəре, наркотикларга каршы көрəшергə тиеш. Наркотикка үзебезнең көчебезне күрсəтү авыр эшмени соң? Космосны яулаган, яңа технологиялəр, зур ачышлар, бөек эшлəр башкара алган Кешенең наркотикка бирешергə хакы бармы? Əйе дустым, хакы юк! Без яшь буын моңа юл куярга тиеш түгел.
Əйдə, матур эшлəребез белəн дан казаныйк, җиребезне бизəп яшəүче гүзəл чəчкəлəр булыйк!
Сəлам белəн якын дустың дип белерсең.
Укытучы. Хəзер сборга йомгак ясар вакытта җитте. Безнең укучылар «Яшүсмергə мөрəҗəгать» кабул итте. Шушы мөрəҗəгать сборның йомгаклау сүзөүре булып яңгырасын.
Бер укучы мөрəҗəгатьне укый:
«Без өйрəтергə, куркытырга, тыярга тиеш түгел. Без бүген яшьлəр арасында киң таралган эгоизм, килəчəк турында уйламау, җенси азгынлык, тотнаксызлык, наркоманлык кебек күренешлəргə каршы аяусыз, көрəшергə тиеш.
«Наркотиклар кулланмыйк!», «Безнең арада наркотикларга урын юк!» — безнең девиз əнə шундый. Наркотиклар куллану юлына баскан яшьлəр безнең ярдəмгə мохтаҗ. Бу көрəштə бердəм булыйк. Шу чакта гына җиңүгə ирешəчəкбез!».
Очкын җибəрү:
Йөрəклəребезнең кайнар җылысы
Бер-беребезгə күчсен. ( Укучылар кулларын тотышалар, бер-берлəренə елмаеп карыйлар.)
Тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары И.М.Габдрахманова
Саулык – зур байлык
Табиб белән түгәрәк өстәл артында очрашу.
Максат:
Укучыларны сəламəтлеклəренə игътибарлы булырга күнеткерү;
Тешлəрне сакларга һəм дəваларга өйрəтү;
Сəламəтлек культурасы тəрбиялəү.
Җиһазлау:
Плакатлар:” Матур булыйм дисəң”, “Тешлəреңне сакла”; мəкальлəр, əйтемнəр; теш пасталары, теш щеткалары.
Чара барышы.
l. Психологик уңай халәт тудыру.
Укучылар, безгә бүген кунаклар килде.”Кунак ишегеңне син йөзеңне ач” дигән әйтем бар.Без дә, елмаеп, кунакларыбызны сәламлик.
ll Әңгәмәнең темасын, максатын ачыклау.
Мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез игътибар белән тыңлагыз.
Дөньяда иң кирәк,
Иң кирәктән ни кирәк?(Сәламәтлек)
Əйе,2009нчы ел — “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы”, дип игълан ителде.Бүгенге әңгәмәбезнең темасы да”Саулык — зур байлык” Ә сүз нәрсә турында барганын, без Габдрахманов Ринат шигырен тыңлап белербез.
Шәүкәт Галиевның”Һай тешем”исемле шигырен укый.
Һай, тешем сызлавы Заводын ватсыннар,
Башымны бораулый, Кибетен япсыннар!
Бүредәй улыйм да Күзләрем йомылмый
Мәчедәй мыраулыйм. Авызым ачылмый.
Ут капкан шикелле, Ай, тешем, вай, тешем,
Чабам да чабам мин, Сызлавы басылмый
Дарулар кабам мин. Чу, тукта, туктагыз,
Сызлый да сызлый теш, Сызлавы, и-бетте,
Тынгы юк кич-иртән, Ватмагыз заводны,
Ашамас идем лә Япмагыз кибетне-
Конфетны һич бүтән Бирегез конфетны.
Кирәкми, барсын да
Диңгезгә атсыннар,
Əйе, укучылар, бүген без тешләр турында сөйләшербез.
Бу әңгәмәбезгә без бөтенебезгә таныш булган.ихтирамга лаек, авылыбызның теш табибы, Исмагилов Ирек Исхаковичны, чакырдык.Сезнең бөтенегезнең дә Ирек абыегыз янына барганы бар.
Ул үзенең йомшак теле, ягымлы сүзләре белән авыртуны да
оныттыра.
lll Төп өлеш. Табиб белән түгәрәк өстәл артында очрашу
Безнең укучыларыбызның ни өчен хәзердән үк тешләре сызлый, карала, селкенә? Тешләрне ничек саклап була һәм аның
сәламәтлеккә йогынтысы нинди? Бу сорауларга җавап табар өчен сүзне Ирек Исхаковичка бирәбез.Ә сез сораулар әзерләп утырыгыз,әңгәмә ахырында аларны бирерсез. Рәхим итегез, Ирек Исхакович.
Табиб чыгышы.
Ярар, укучылар, Ирек Исхаковичка эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Шундый эчтэлекле, аңлаешлы сөйләгәне өчен рәхмәт әйтик.
lV. Физкультминутка үткәрү.(Музыка астында)
V.Алган белемнәрне ныгыту, тикшерү.
а) Мәкальләр уку.
“Сәламәт тәндә, сәламәт акыл”,”Сәламәтлек-зур байлык”
б)Табибның киңәшләреннән чыгып, сораулар ярдәмендә белемнәребезне тикшерербез. Ромашканың таҗларында сораулар язылган.Шушы сорауларга җавап бирә алсак, без максатыбызга ирештек дип саный алабыз.
Сораулар:
1.Кешенең авызында ничә теш бар?
2.Семьяда биш кеше. Ничә теш щёткасы кирәк? Ни өчен?
3.Теш чистартырга күпме вакыт кирәк?
4.Көнгә ничә тапкыр чистартырга? Кайчан?
5.Тешне ничек дөрес чистартырга?
6.Сәламәт булыйм дисән,,,
V l. Йомгаклау.
Саулык – иң зур байлык, диләр.Чәнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм.Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.
Без сезгә исәнлек-саулык телибез, авырмагыз.
Озынайтылган көн группасы тәрбиячесе
Сафина Рания Сəүбəновна
Əти, əни һəм мин – спорт гаилəсе!
Спорт бəйрəме.
Максат:
Сəламəт яшəу рəвешен һəм физик культураны пропагандалау;
Əти-əнилəрне, балаларны спорт белəн даими шөгыльлəнергə җəлеп итү;
Үзара дуслык хислəре тəрбиялəү.
Җиһазлау:
Өй күренеше, спорт инвентарлары.
Чара барышы.
А.б. Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Хәерле көн, балалар!
Туганнар! Без бүген, укучылар һәм әти-әниләр белән бергәләп, ял кичәсенә җыелдык. Бүгенге кичә безне тагын да дуслаштырыр, бердәм итәр диеп өметләнәбез. Залдагы һәр кеше дә бу бәйрәмдә актив катнашыр. Әгәр дә бүген сезнең кәефегез яхшырып, күңелегез күтәрелә икән, без бик шат булырбыз. Бу залда кабынган елмаю өйләрегезгә озата кайтсын, өйләрегезне дә нурландырсын.
Факия. Уф! Туйдым дөньясыннан. Әниләр бәйрәме җитә башласа, йөрәк җилкенә башлый. Мин дә ир белән торам дип яшим инде.
Ходаем, кара әле, Торна Касыйм да үзенең Разиясе белән мәктәпкә китте. Безнекенә бер нәрсә кирәкми. (Кычкыра) Хәбибрахман, дим, Хәбибрахман!
(Халаттан, сөлге тотып, ваннадан Хәбибрахман килеп чыга.)
Хәбибрахман. Куркыттың бит! Нигә шул кадәр кычкырасың?
Факия. (төче телләнеп), Хәбибрахман, Хәбибрахманчик, җаным. Әйдә без дә барыйк әле гаилә бәйрәенә.
Хәбибрахман. Ничә ел йөрдең бит әле берүзең. Бүген дә үзең генә бар. Берни дә булмас. Юк – юк, бармыйм. Беренчедән бүген хоккей, аннан футбол… юк кыстама, бармыйм.
Факия. Хәбибрахманчик, дим, барыйк инде. Үзебезне кешегә күрсәтербез, кешеләрне күрербез. Без кешедән киммени, валлахи. Әтәч Шәрифләр дә хатыны белән шунда киттеләр. Хәбибрахманчик, дим, барыйк мнде.
Хәбибрахман. Белмим шул, ничек булыр икән, минем үземнең дә барасым килә килүен, бер күрәсем килә шул улым укыган мәктәпне. Мәктәбен дә, директорын да мактыйлар. Улым да мәктәпне ярата, укуы да яхшы. Әле яңа мәктәп тә төзи башлаганнар дип сөйлиләр.
Факия. Әй онытып та торам. Карале, хоккей, футбол дисең, үзең спорт белән җенләнәсең, мәктәптә бит бүген спорт бәйрәме, бүген гаиләләр ярыша.
Хәбибрахман. Әй нишләп күптән шулай дип әйтмисең аны. Ул телевизордан гына карау түгел инде, карчык. Ул чын спорт була инде. Соң минем Әтәч Шәрифеннән кай җирем ким?
(Көзгедән үзен карап, чәчләрен сыпыра, масаеп баш күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә)
Траттатам, траттатам
Бүген мәктәпкә барам.
Траттатам, траттатам
Гаилә бәйрәмен күрәм.
Траттатам, траттатам.
Факия. Әйдә киттек, җаным.
Хәбибрахман. Киттек, җаным, Гаилә бәйрәменә.
А.б. Исәнмесез! Узыгыз, рәхим итегез! Ягез, туганнар, җыелып беттек, ахрысы. Бәйрәмебезне башлыйбыз.
Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
Балалар. Иң назлы сүз, иң якын сүз,
Ул матур сүз – Әнкәем.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам, әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп йөри гомергә.
А.Б. Бар тагын бер иң матур сүз
Һәрвакыт гел әйткәнең. Анысы нәрсә?
Балалар. Ул матур сүз, ул якын сүз – Әткәем.
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Ул иң-иң көчле кеше,
Баһадир төсле кеше.
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
А.Б. Үскәнем, я инде син әйт!
Балалар. Иң матур сүз – Илкәем.
Анда син, мин – һәммәбез дә,
Анда әткәй-әнкәем.
Җыр «Туган як»
1) Син Иделле, елга-күлле, 2) Син үзәннәр булып аккан
Киң болын-тугайларың. Җырлы чишмәләр иле.
Кырларың – иген диңгезе, Агачлары күккә ашкан
Җыр суза тургайларың! Урманнар бизи сине.
3) Бар синең көртләргә чумган 4) Бар синең җырлап яшәүче
Кар-буранлы кышларың. Эш сөйгән тырыш халкың.
Без түгел, сагынып кайта Син әнкәм кебек, туган як
Хәтта киек кошларың! Йөрәккә шундый якын!
Балалар. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә,
Кирәк барчабызга да.
Бүгенгедәй нурлы булып
Балкып торсын йөзегез.
Зур шатлыклар белән үтсен
Сезнең һәрбер көнегез.
Көчле һәм сабыр булырбыз!
Сезгә вәгъдә бирәбез.
Җитез һәм чыдам булырга
Без өйрәнеп үсәбез.
Спорт белән бездә проблема юк
Без аны яратабыз.
Физкультура өчен һәрчак
Классыбыз белән җан атабыз.
Төрле кирәк яракны без
Сумкага тутырыбыз.
Шул сумкаларны күтәреп,
Мускулны ныгытабыз.
Мәктәптә без күп язабыз
Кулларыбыз нык арый
Ял иттереп алу өчен
Физкультминут бар ярый.
Акылны эшкә җигәргә
Башыбызны кашыйбыз.
Авыз өчен күнегүне
Тәнәфестә ясыйбыз.
Без спротны яратабыз
Башкаларны да тартабыз.
Кем калыша, кемнәр уза
Физкульт – ура, — ура – ура.
Нинди шатлык
Ур-ра, ур-ра!
Хәзер була
Физкультура!
Җыр « Яшь спортчы»
1. Иренмичә беркайчан да
Мин иртән торып басам.
Кояш нурларын каршылап
Тәрәзәләрне ачам.
Иртәнге салкын һаваны
Сулыйм да иркен итем
Әйдә, димен, физзарядка,
Кулны канаттай җилпеп.
1,1,1,2,3
Иртә торыйк,
Җитез булыйк,
Без иренмик бер дә.
1,1,1,2,3, физзарядканы
Башлыйбыз әйдәгез бергә.
2. Курыкмыйм мин салкын суда
Йөзәргә дә уйнарга.
Чыныгырга яратам мин,
Авырмыймын шуңарга.
Яшь батырлар юлларыннан
Нык басып атлап киләм,
Кемнәр тели чыныгырга,
Әйдәгез, минем белән.
Ритмик бию.
А.Б. Ә хәзер спортчы — гаиләләрне зал түренә чакырабыз. Конкурсны башлыйбыз.
1. “Визит карточкасы”.
Без – Галимҗановлар гаиләсе.
Без – “Җитезләр” командасы.
Девиз: Спорт кешене төз һәм җитез итә.
Ничек шулай җитезләр дип,
Сокланысыз бугай сез.
Спорт белән дус яшибез
Шуңа да җитезләр без.
Без – Хамзиннар гаиләсе
Без – “Көчлеләр” командасы.
Девиз: Спорт сөюче гаилә – көчле гаилә.
Хәрәкәттә бәрәкәт бит,
Спорттан алыйк көчне.
Әти-әни – спортсмен
Мин гаиләм белән көчле.
Без – Халиковлар гаиләсе.
Без – “Кыюлар” командасы.
Девиз: Спортны булмаса тыю,
Бу гаилә була кыю.
Йөгерәбез, тартылабыз,
Кирәксә ял итәбез.
Кыюлар дигән исемне
Горурланып йөртәбез.
Без – Садыковлар гаиләсе.
Без – “Көр күңелләр” командасы.
Девиз: Спорт яраткан гаиләгә врач кирәкми.
Күп авыруның дәвасы
Физкультура түгелме?
Спорт белән яшәгәнгә
Гаиләбез көр күңелле.
А.Б. Ә хәзер разминка.
2. “Разминка”.
3. “Күңелле футбол” уены.
4. “Капчык киеп йөгерү” ярышы.
Бала. Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Уйнап һич тә туймыйбыз.
Безнең бәйрәм гөрләп торсын,
Биибез дә җырлыйбыз.
Ә хәзер минем әнием сезгә музыкаль сәлам юллый.
5. Хадеева Рүзилә җырлый. “Аерылмагыз”.
6. “Чаңгыда бару”уены.
7. “Мәргән” ярышы.
8. “Хоккей” уены.
Бала. Уйнагыз, гармуннар,
Кошларның җырларын,
Сандугач җырларын,
Карлыгач җырларын.
Ишетсен кешеләр,
Дөньяда никадәр
Сөйкемле җыр барын,
Соклангыч җыр барын.
Ә хәзер минем әнием сезгә музыкаль сәлам юллый.
9. Тәхәвиева Рәзилә җырлый. “Юкка түгелдер, юкка түгелдер”.
10. “Самолет очырту” ярышы.
11. Обруч белән ярыш.
Бала. Якын дуслар җыелганнар,
Спорт бәйрәме бит бүген.
Җырның иң матурын гына
Җырламый мөмкин түгел.
Җырсыз җирнең яме юк,
Җырсыз тормыш тәме юк.
Җыр сулар һава кебек,
Җыр яши, җыр – мәңгелек!
12. Хабибуллиннар гаиләсе башкаруында җыр. “Талия”.
13. Зал белән уен.
А.Б. Дуслар, арымадыгызмы әле?
Балалар. Ә без арымадык әле,
Бу көн – безнең тантана.
Гармунчылар, керегез,
Бер көй уйнап бирегез.
Бүген – гаилә бәйрәме,
Ут чыгарып биибез.
14 Халиковлар гаиләсе башкаруында татар халык биюе.
15 Скакалкалар белән ярыш.
16. “3” хәрефеннән башланган сүзләр уйлау.
17. Укучылар чыгышы.
Балалар. Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәрдәй өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин ил кирәк!
18. Җыр. “Елмай”
1. Уянганда елмаеп тор,
Бар дөнья балкып китәр.
Әниеңә көлеп кара,
Телә хәерле иртә.
Кушымта:
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече,
Дөньяда иң матур кеше
Елмайган, көлгән кеше.
2. Елмай көнгә һәм кояшка,
Көнең күңелле узар.
Кырлар, болыннар да сиңа
Чәчәк гөлләрен сузар.
Кушымта.
3. Авыр булса да кайчакта,
Елмай күз яше аша.
Еш көл, елмай дусларыңа,
Көлү күңелне ача.
Кушымта.
19. Жюри сүзе…
20. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
Махмутова Р.Н., башлангыч сыйныф укытучысы.
Чыгару өчен җаваплы: Габдрахманова И.М., тəрбия эшлəре буенча директор урынбасары
Татарстан Ресбуликасының Мəгариф һəм Фəн министрлыгы
Арча муниципаль районы башкарма комитеты мəгариф бүлеге
Арча районы Яңа Кенəр муниципаль гомуми урта
белем бирү мəктəбе
Арча- 2009
- 0
- 21 сентября 2010, 12:08
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.