“Әтием – горурлыгым” дигән темага тәрбия сәгате

Тема: Әтием – горурлыгым.
Максат: Балаларга гаиләдә әтиләрнең тоткан урыны һәм аларның җәмгыятьтәге роле турында аңлату, укучыларда әтиләре белән горурлану хисләре тәрбияләү; бала тәрбияләү өлкәсендә әтиләрнең карашын ачыклау.
Җиһазлау: Плакатлар, әтиләре турында балалары язган иншалар, “Хезмәт кешесе- хөрмәт кешесе” дигән стенд, гаилә альбомнары, магнитофон.

Кичәнең эпиграфы: Горурланам, әти, синең белән,

Кечкенәдән сиңа сокланам.

Гомрем буе мин көч алып яшим

Синең биргән хәер- догаңнан.

Г.Сәгыйров

Кичәнең барышы.

Укытучы. Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз әйт, бәбкәем?

Укучы. Ул назлы сүз, иң якын сүз,
Иң матур сүз-әнкәем!

Укытучы. Бар тагын бер иң матур сүз,
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?

Укучы. Ул матур сүз,
Ул якын сүз-әткәем!

Әйе, дөньяда иң кадерле кешеләребез- әти белән әни.Халкыбыз юкка гына “Ата-ана- алтын канат”, димәгән шул.
“Җәннәт аналарның аяк астында,” – диелә хәдистә. Коръән буенча, хатын-кызның, ананың хакы олы. Аналар үпкәсе күп булса да, язгы кар суы кебек тиз эрер, диләр.
Әниләребез белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы, безгә җан өрүче газиз әтиләребез дә бар бит әле безнең. Әтиләр! Әти! Нинди матур, ягымлы сүз. Бу сүз көнгә ничәмә-ничә тапкыр нинди телләрдә генә яңгырамый!
Ата да шулай ук табигатьнең олы бер вәкиле, илаһи заты, бөек җан иясе. “Балага ата хуҗа”, “Балада ата каны”, дип әйтәләр бит.
Ир-ат җәмәгате-гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Ходай аларга зур бурычлар йөкли. Имам, пәйгамбәр, дин эшлеклеләре, ил башлыклары фәкать шушы заттан. Җеназа, никахларны, балага исем кушуны да фәкать алар гына укырга тиеш.
Аннан соң ир-ат, әти диюгә, безнең күз алдыбызга солдат- Ватанны саклаучы хәрби киемле, төз, кыю егет образы килеп баса. Чөнки ул һәрвакытта да батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны, Ватанны саклаучы символ. Армия хезмәтенә бару- ир-егетнең мактаулы бурычы.
Бөек Ватан сыгышы ветераны, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сыгышы орденнары кавалеры, элеккеге взвод командиры Владимир Константинов: “Чын ир кеше армия хезмәтендә чыныга. Егет үз гомерендә бер тапкыр хәрби кием кияргә тиеш. Нинди генә бүлекчәгә эләксә дә, ул солдат булып кала. Менә бу Ватан өчен файдалы була”,- диде.
Әниләргә язган җырлар инде шактый,
Әтиләргә языласы ишек шакый.
Каршы түгел, яңа җырлар күбрәк булсын,
Атаның да бераз гына күңеле булсын.

Әниләрдән ким янмыйлар бала өчен,
Гаилә дип, бирә ата булган көчен.
Ата-ана бергә чакта гаилә нык,
Әтисезнең һәрвакытта күңеле сынык.

Тормыштагы тулы бәхет нидән тора?
Белер өчен тол хатыннан барып сора.
Без яраткан әтиләргә җырлар языйк,
Сәламәтлек, зур бәхетләр теләп калыйк.

Күренекле Америка галиме Р.Морган: “Кешелек җәмгыяте иң элек матриархат чорын кичергән”,- ди. Ул чакта баланың атасын эзләп баш ватмаганнар, әнисен генә белгәннәр. Бу- аналарның җәмгыятьтә тоткан урыны белән хәл ителгән: алар туйдыручы булганнар, балаларын ияртеп, тамыразык, җиләк-җимеш, кузгалак, юа һәм башка үсемлекләр җыйганнар, шалаш корганнар. Ирләр кыргый җәнлекләр аулау белән шөгыльләнгәннәр, әмма куркыныч бу һөнәр еш кына уңышсыз тәмамланган.Адәми затның уртача гомере 18 елдан артмаган…
Гасырлар уза торган.Кешеләр кыргый хайваннарны (ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз, эт һ.б.)кулга ияләштерә башлагач, “статуслар” үзгәргән: мал тоткан, иген иккән затлар –ирләр- һәр эштә башлап йөргән. Гаилә шул чакта барлыкка килгән. Моны археологик казылмалар да раслый… Менә шуннан башлап, гаиләнең хуҗасы, тоткасы ир кеше булган. Хатыны тыныч кына йоклап ятканда, ир, уянып, уйлар диңгезендә йөзгән.Шулай булмый, малайны өйләндерәсе, кызларны кияүгә бирәсе бар. Кемгә? Кайчан? Ничек? Лапаста утын бармы? Келәттәге он яңа уңышка кадәр җитәрме? Налогны ничек түләргә? Әнә шундый уйлардан ирнең маңгаена тир бәреп чыга…
Менә шуңа күрә дә халыкта “Ир аркасы-кала аркасы” дигән әйтем бар. Ә халык исә бернәрсәне дә юкка гына әйтми.
Әйе, яныбызда көчле рухлы, кешелекле, эшкә уңган, батыр, сөйкемле әтиләр булганда, без үзебезне бик бәхетле тоябыз. Ата- гаиләнең намусын саклаучы, тугрылык үрнәге, балаларның горурлыгы.

Безнең укучыларыбыз да үзләренең әтиләрен бик-бик яраталар. Алар турында үзләре хикәяләр дә яздылар. Шул хикәяләрдә кызыл җеп булып сузылып киткән кайбер юлларын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәсе килә:
Гайфетдинов Илназ: “Әтиебез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше,
таянычыбыз, ышанычыбыз һәм киңәшчебез.Ир-атка тормышта өч төрле бурычны башкарырга дигән гыйбарә бар. Ул да булса өй салу, агач утырту һәм ир балаң булу. Әтием барлык туганнар һәм авылдашлар ярдәме белән бик матур өй төзеде. Әтиемнең утырткан агачлары бер генә түгел, бик күп. Үзеннән соң нәселне дәвам итү миңа- улы Илназга йөкләнә”,-ди ул.
Әхмәтова Гүзәл: “Минем әтием Әфганстан җирендә хезмәт иткән. Аның белән мин бик горурланам. Солдат хезмәте турында әтием бик сөйләргә яратмый шул. Ярый әле исән-сау әйләнеп кайткан.Безнең әти бик уңган.Кулыннан килмәгән эше юк.Каралты-кураларның төзеклеге аның җилкәсендә.Җәен умарта кортлары янында мәш килә. Ул әле гармунда уйнап җырлый да белә, ”,-ди ул үзенең язмасында.
Сәлахова Алсу: Әтием минем- Рамис
Шаярмыйча тормый һич.
Аның девизы матур:
“Гел тырыш бул һәм батыр!”
”Әтиебез- безнең өчен терәк, таяныч. Аннан башка бер генә мөһим мәсьәлә дә хәл ителми, чөнки әти- чын мәгънәсендә гаиләнең башлыгы. Эштән ничек кенә арып кайтса да, ул безнең белән уйнарга, шаярырга җай таба. Кая гына барса да, безгә күчтәнәчсез кайтмый. Безгә- балаларына- күңелле, рәхәт булсын дип тырыша бит инде ул. Миңа аеруча гаилә белән су коенулар, табигатькә чыгулар ошый”,- ди Алсу.
Сабитов Илнар: “ Әтием белән әнием безнең укуыбыз, тәртибебез белән кызыксынып торалар. Әдәпле, шәфкатьле, миһербанлы булып үсүебезне телиләр. Без һәрвакыт аларның игътибар үзәгендә. Әти тормышта үз урынын табып, теләгән максатларына ирешеп яши”,-дигән Илнар.
Гыйльманова Гөлинә:”Минем әтием Әфганстан җирендә үзенең интернациональ бурычын үти. Ул- беренче класслы шофер. Үзенең эшенә бик җаваплы, намуслы карый. Күпне белсеннәр, күрсеннәр өчен ул безне төрле шәһәрләргә, андагы матур урыннарга алып бара. Шундыйлардан, мәсәлән, Галиәскәр Камал исемендәге театр, Аквапарк,”- дигән Гөлинә.
Дәүләтшин Айзат:”Минем әтием гаҗәеп пөхтә, төгәл, аның һәр аяк киеме, кием-салымы ялт итеп тора. Кечкенә сыйныфларда укыганда хәтеремдә әле: әти очлап биргән карандашлар иң пөхтәсе, әтием тышлаган китаплар иң җыйнагы иде. Көндәлекләремне гел күзәтеп, безнең яхшы укуыбызга сөенеп- куанып, тикшереп тора. Рәхмәт сиңа, әтием”,-дип тә куйган әле.
Камалов Илмир: “Үземне белә башлаганнан бирле, әтием- минем ярдәмчем, киңәшчем, тәнкыйтьчем дә. Әтиемнең ачуланганын хәтерләмим дә.Ул йомшак тавыш белән аңлата, өйрәтә, җайлый.Әти көн саен өйдән иртүк чыгып китеп, кич, авыл өстенә караңгылык иңгәч кенә кайтып керә. Эшкә барыр алдыннан һәм эштән кайткач, мал-туарны карап, барын да тәртипкә салып керә,”-ди ул.
Һәрбер язмада диярлек мондый җөмләләр еш кабатлана:
“Әтием һәрвакыт эшенә намуслы карый. Авылдашларына карата җылы мөнәсәбәттә. Ул безне тәртипле булырга өйрәтә.Кеше әйберен сорамыйча алмагыз.Һәрбер әйбер урынында торсын, һәр эштә тәртип кирәк!- дип искәртеп тора әтием” һ.б. шундый юллар.

Күрәсезме, безнең әтиләр нинди шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гел матур, гүзәл сыйфатлар гына тәрбиялиләр алар бездә. Тәрбияне алар үзләренең шәхси хезмәтләре белән дә дәлилләп күрсәтәләр. Менә бу стендны без “Хезмәт кешесе- хөрмәт кешесе” дип атадык. Анда нәкъ безнең әтиләребезнең хезмәт уңышлары турындагы мәгълүматлар язылган.
(Тактадагы вакытлы матбугат материалларына, газетадагы язмаларга игътибар иттерелә, нәтиҗә ясала)
җыр “Әтиемнең куллары”

Халкыбызның язылмаган, әмма буыннан-буынга мирас булып күчә торган канун-йолага караганда, балаларда ата-ана хакы зур. Ләкин барыбер дә тормышта гыйбрәтләрнең яхшысы да, яманы да була. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкальне еш ишетәбез. Халкыбыз элек-электән ата-ананы, әби-бабайны олылый, хөрмәт итә. Ата-ананы рәнҗеткән кешене халык яратмаган, андыйларның тәртибе гайре табигый саналган. Бу урында халык хәтерендә сакланган бер легенда-риваятьне китерү урынлы булыр.
Бер хатын иренең өлкәнәйгән әтисен чит күрә башлый. Хатын иренә бабайдан котылырга кирәклекне һәр көнне колагына тукып тора. Бу ир, сабырлыгы беткәч, әтисен чанага утыртып кырга чыгып китә. Иргә кечкенә малае да иярә. Яшь һәм таза ир әтисен, чанага утырткан килеш, ташлап калдыра. Кайтканда малай елый башлый. Әтисе ягымлы гына итеп:
-Ник елыйсың, улым?- дип сорый.
-Әти, әйдә чананы кире барып алыйк. Син картайгач, мин сине нәрсәгә утыртып чыгарып ташлармын?-дигән малай.
Риваятьнең соңгы юллары ничек? Ишеткәнегез бармы?
(Шуннан ир айнып киткәндәй була һәм әтисен кире алып кайта).
Менә шулай. Тормышта без матур гына гөрләшеп яшибез-яшибез дә ут ягып кычкырышабыз. Бераздан тынычланабыз, барысы да онытыла кебек. Ләкин бер нәрсәне исәпкә алмыйбыз: балалар бит барын да күрә, исендә калдыра. Алар безнең кебек тиз генә бер халәттән икенчесенә күчә алмый. Яшәү үрнәген аларга без үзебез күрсәтүчеләр.

Татар халык авыз иҗатында аталар, аларның бала тәрбияләүдәге роле турында тирән эчтәлектәге мәкальләр бар. Алар турында халык болай ди:
Ата- беләк, ана-йөрәк.
Җәйләргә тугай яхшы, киңәшкә ата яхшы.
Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.
Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.
Атаң үлде, таянган тавың ауды.
Атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең.
Яхшы атаның хакы 100 яхшы остазның хакыннан да олырак.
Атасына карап улын коч, анасына карап кызын коч.
Балаларыбыз мәкальләрне беләләр, хәзер әтиләребезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә мәкаль-әйтемнәрнең башын әйтәм,ә сез азагын дәвам итәрсез.
1).Ана сөте белән кермәсә,(тана сөте белән кермәс)
2).Үзем тапкан мал түгел,,(атамныкы җәл түгел)
3).Алма агачыннан (ерак төшми)
4).Анадан ала да туа,(кола да туа)
5).Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,(тыңламаган-әрәм булган).
Әтиләребез үзләренең балалары һәм алар укый торган мәктәп турында ни рәвешле хәбәрдар икән, шуны да белеп карыйк әле. Сорауны әтиләргә бирәм, әгәр җавап бирә алмаса, балалары ярдәм итәргә мөмкин.
 Әлеге мәктәп бинасы ничәнче елда төзелде?
 Мәктәпнең телефон номерын әйтегез.
 Мәктәптә ничә сыйныф бар?
 Мәктәптә ничә бала укый?
 Кызың яки улыңның классында ничә укучы, шуларның ничәсе кыз һәм ничәсе малай?
 Халыкара Балаларны яклау көне кайчан билгеләп үтелә?
 Мәктәп баласының ел дәвамында укудан буш вакытында эшкә урнашырга хокукы бармы? Әгәр булса, ул ничә яшьтән эшкә урнаша ала?
(Әйе, РФның хезмәт турындагы законнар кодексы нигезендә, укучы 14 яшьтән соң, укудан буш вакытта, ел дәвамында ата-аналар рөхсәте белән эшкә урнаша ала).
Без еш кына бер үк төрле проблема белән очрашабыз: балаларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында акыл өйрәтәбез, файдалы киңәшләр бирәбез, хаталардан кисәтәбез. Шуңа карамастан, капма-каршы нәтиҗә чыга. Моның сәбәбе нәрсә соң? Бәлки безнең кылган гамәлләребез һәрвакытта да сөйләгән сүзләребезгә тәңгәл килмидер? Балалар безнең һәр адымыбызның шаһиты, күпме генә яшерергә тырышсак та, алар уңышсызлыкларыбызны да, хаталарыбызны да күрә бит. Бәлки, бөтен хикмәт балаларның тормыштан яшәргә өйрәнүендәдер?
Хәзер билгеле бер хәлдә калганда баланың нәрсәгә өйрәнә алу мөмкинлеген ачыкларга тырышыйк. Җөмләнең башын әйтәм, сез, хөрмәтле әтиләр, аны тәмамларга тиеш буласыз. Мәсәлән:
Әгәр:
1) Баланы һәрчак тәнкыйтьләсәләр, ул...(башкаларны күралмаска) өйрәнә.
2)Бала дошманлыкны тоеп яшәсә, ул...(агрессив булырга) өйрәнә.
3)Бала һәрчак шелтәләр ишетеп үссә, ул...(үзен һәрчак гаепле итеп тоеп яшәргә) өйрәнә.
4)Баланы һәрчак мактасалар, ул...(үзенең бөясен белергә)өйрәнә.
5)Баладан мыскыллап көлсәләр, ул...(үз эченә бикләнеп яшәргә) өйрәнә.
6)Бала дусларча мөнәсәбәтне тоеп яшәсә, ул...(тормыштан мәгънә табарга)өйрәнә.
Бу тәрбия сәгатенә кадәр сыйныфта без анкета сораулары ярдәмендә балаларның аталарына мөнәсәбәтен белгән идек. Сорашып-белешү нәтиҗәләре түбәндәгеләрне ачыклады: безнең сыйныфта әтиләр белән балалар арасында үзара мөнәсәбәтләр бер- берсе турында кайгыртучанлыкка, хөрмәткә нигезләнгән. Гаиләләрдәге каршылыклар низагсыз хәл ителә. Ата-аналар да мәктәп белән тыгыз бәйләнештә тора. Балаларыбызның кайбер уртак сыйфатларын да билгеләп үтәргә мөмкин: алар аралашучан, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөнәсәбәттә, өлкәннәрне хөрмәт итә.
Әти-әниләр баласының эчке дөньясына керергә, тормыш рәвешен, уй-ниятләрен белергә тиеш. Аны үзеңнең дөньяга кертүдән дә курыкмаска кирәк. Моның өчен мәктәп хәлләре, көн вакыйгалары, укыган китаплар, эштәге кыенлыклар турында сөйләшергә мөмкин. Исегездә тотыгыз: әлеге әңгәмәләрдән балагыз сезнең кешеләргә, тормышка мөнәсәбәтегезне күңеленә сеңдереп калачак. Аралашу өчен вакытыгызны кызганмагыз. Өй эшләрен бергә башкарганда да күңелле аралашырга мөмкин.
Әйдәгез, хөрмәтле әтиләр, тәрбия темасына төрле ситуацияләрне чишеп карыйк. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, ул очракта сез бу хәлләрдән чыгу юлын ничек итеп табарсыз? (Кәгазьгә язылган ситуацияләр таратыла).
“Әткәгез”,- диеп һәрвакыт
Сүз башлады әнкәем.
Бөтенебез шулай сиңа
Сыендык без, әткәем.
Җил-давылдан ышыкладың
Җаның-канатың белән.
Йөрәкләргә көч өстәдең
Җылы карашың белән.
Ал димәдең, ял димәдең,
Безнең өчен тырыштың.
Син өйрәттең бит җиңәргә
Авырлыгын тормышның.
Сукмасаң да, курыктык без,
Һәм ихластан яраттык!
Әткәйгә әйтәм алайса, дип,
Бер-беребезне тыңлаттык.
И әткәем, бәгырькәем,
Синсез ямь юк һичләр дә.
Мең яшә син, тал чыбыгың
Торсын, торсын киштәдә!
1нче ситуация. “Минем балам яхшы укый. Ә өйдә берни дә эшли белми һәм эшләргә дә теләми. Аны өй эшләренә ничек өйрәтергә икән?” Фикерләрегезне әйтегез.
(Әйе, сезнең балагыз мәктәптә белем ала. Уку-ул бөтен көчне сорый торган хезмәт. Әти-әниләр, моны аңлап, баланы өйдәге күп кенә эшләрдә катнаштырмаска тырыша. Балалар моңа күнегә,һәм еш кына әниләренең эштән арып кайтуы да, авыруы да аларның кәефен бозмый. Тора-бара бу гадәткә әверелергә мөмкин.
Моннан котылу юлы бер генә: балага өй эшләрен ешрак бирергә кирәк. Ул яхшы хуҗа яки хуҗабикә булырга өйрәнсен, бу тәҗрибә аның киләчәк тормышында ныклы терәк булачак. Эшләрне бергәләп эшләргә тырышыгыз. Эшләгән чактагы әңгәмәләр, бергәләп ял итүләр күтәренке рух тудыра, яхшы тәрбия бирә).
2 ситуация. Кичке аштан соң кызыгыз савыт-саба юарга тиеш. Әмма моны эшләр урынына, ул телевизор карап утыра. Аңа ниндирәк сүзләр әйтер идегез?
3 ситуация. Балагыз кичен билгеләнгән вакыттан соңрак кайтты, ди. Бу очракта нишләр идегез?
Хөрмәтле әтиләр, безнең бәхетебез нинди бала үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына да бәйле. Һәрбер кеше көн саен үзенең үрнәге белән, кешеләргә, хезмәткә, өйгә мөнәсәбәте белән баласын тәрбияли. Сезгә бу изге эштә түземлелек һәм зирәклек телим! Иң мөһим сыйфатка- балагыз белән үзара аңлашуга ирешү өчен бөтен осталык-тырышлыгыгызны куегыз.
Мин сезгә Фәнзаман Батталның “Тормыш сабаклары” дигән язмасыннан өзек тәкъдим итәм. Аны игътибар белән тыңлагыз әле.
“Әткәм яки әнкәм кабере янына бассам, сәер дә, гаҗәеп тә бер уй туа: гүрләренә төшеп, һәр икесен йомшак кына сөясем һәм… гафу үтенәсем килә. Еллар үткән саен, ныграк уйлыйм: үзләренә каршы да әйткәләгәнмен, кайбер сүзләрен дә тыңламаганмын, ярдәм итүем дә чамалы булган… Үземне юатып та карыйм. Мондый чакларда көянтәләп су ташуларым да, көннәр буе утын яруларым да, үсеп җиткәч вә аерым яши башлагач, яраткан чәйләрен, кирәкле даруларын юнәтеп, җибәреп торуым да, бүләкләр, күчтәнәчләр белән кайтуларым да искә төшә. Тик бераздан юанычларым кабат җимерелә- игелегем бик тә, бик тә аз тигән аларга...Үләр алдыннан һәркайсы рәхмәт әйтте, бәхиллеген бирде, югыйсә. Мин бу хакта һичвакыт язмам дип уйлаган идем. Кинәт болай уйладым: “Туктале, хәзерге малайлар һәм кызлар ялгышып яшәми микән? Аларның бер генә сүзләрен тыңламау да гомер буе үкендерә икән бит… Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләр кылуың белән сөендер.Ә ата-ана гүргә кергәч тә сиңа бәхет тели!”
Бу сүзләрнең мәгънәсен барыгыз да аңлагандыр дип беләм. Соңга калмагыз, үзегезнең начар якларыгызны төзәтергә ашыгыгыз. Әгәр инде хәтер калдырырга өлгергәнсез икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү- үзе бик матур сыйфат.
Мәскәүдә “Әтиемә-яратып” (“Отцу- с любовью”) дигән китап басылып чыкты. Исеменнән үк аңлашылганча, ул әтиләргә багышлана. Анда илнең күренекле шәхесләренең әтиләре турындагы истәлекләр тупланган. Тик бу гади җыентык кына түгел, ул җәмгыятьтә әти кешенең ролен, әти тәрбиясенең әһәмиятен калку итеп күрсәтә. Биредә үзенең истәлекләре белән Жорес Алферов, Иосиф Кобзон, Василий Лановой, Леонид Рошаль, Зураб Церетели кебек танылган шәхесләр уртаклаша. Авторларның берсе- Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев. Китапка кереш сүзне дә ул язган: “әти” сүзенә сыйган тирән мәгънәне ачып биргән. Менә бу газета материалында Республика Президентының шул кереш сүзен һәм китапта урын алган истәлекләре бирелгән ( “Татарстан яшьләре” газетасы 2008 нче ел 15нче ноябрь саны. Укырга тәкъдим ителә).

Хөрмәтле әтиләр! Яңадан да сезгә мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыбызга игътибарлы булыйк. Әйтәсе сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсихәт, киңәшләребезне бирик. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар. Ягымлы карашны алар читтән түгел, бездән күрсеннәр иде. Балаларыбыз урам тәрбиясе түгел, ә өй җылысы, гаилә җылысы күреп үссеннәр иде.
Безнең чакыруыбызны кабул итеп кичәбезгә килүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, эшкә уңган, сүзгә булган балалар тәрбияләвегезне теләп калам.
Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер, зур уңышлар телим.

Төзеде Яңа Чишмә районы Чаллы
Башы урта мәктәбе укытучысы
Җамалетдинова Ландыш Ирек кызы

Яңа Чишмә районы Чаллы Башы урта мәктәбе
  • 0
  • 19 сентября 2010, 12:59
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.