Һәйкәл белән сөйләшү (М.Җәлилнең 100 еллык юбилеена.)
Максат: Мәркәзебезнең истәлекле урыннары белән таныштыруны дәвам итү; герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тор-мыш һәм иҗат юлын кабатлау; сәнгатьле сөйләү күнекмәләре булдыру өстендә эш;
ихтыяр көче, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: магнитофон, М.Җәлил сүзләре һәм җыр-лар язылган магнитофон тасмасы.
Укытучы. Казан Күпме көрәшчеләр тәрбияләп үстергән, күпме даһиларга иҗат канаты биргән данлы кала. Биредә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Казембек кебек акыл ияләре, А.М.Бутлеров, Н.И. Лобачевский кебек галимнәр яшәгән һәм иҗат иткән. Казан университетында студент Ульяновның дөньяга карашы формалашкан. Н.Е. Федосеев, М.Вахитов, Х. Ямашевларның көрәш юлы шушы шәһәрдә башланган. А.М.Горький Казанда тормыш мәктәбенең күп баскычларын узган, татар халкының даһи шагыйре Габдулла Тукай үзенең иҗат канатын шушында чыныктырган.
Көрәшче һәм шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исеме дә шул якты йолдызлар арасында балкый. Менә бүген без басып торган урында, ягъни борынгы Казан Кремленең таш стеналары буенда аңа мәңгелек һәйкәл куелган. Шуннан торып ул киң Идел өстенә, илебез өстенә, киләчәккә карый. Һәйкәлнең мәрмәр нигезенә патриот-шагыйрьнең үлемсез сүзләре уелган:
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
1нче укучы. Муса абый, сезнең гомер Татарстанда гына түгел, бөтен илдә, бөтен дөньяда җыр булып яңгырады. Сезнең исем – азатлык сөйгән барлык халыклар өчен каһарманлык үрнәге, көрәш һәм җиңү символы.
2нче укучы. Гүр иясе булып аусаң да,
Әҗәл белми синдәй батырлар.
Утта янып көлгә калсаң да,
Һәйкәл куя сиңа гасырлар.
3нче укучы. Чыккансың да бу мәйданга
Сулыймчы, дип, туган җирем һавасын, —
Күзләреңне текәп Идел өстенә
Горур баскан хәлдә тынып калгансың.
4нче укучы. Мең сорауга җавап табармын дип,
Өметемне өзми йөрдем һаман да.
Кырык үлемне җиңгән ил җырчысы,
Очраттым мин сине бүген Казанда.
Укытучы. Күңелдә мең сорау дисез… Менә шул сорауларга җавап табар өчен, дистәләрчә чакрымнар үтеп, бүген монда килдек тә инде.
Күңел күзе белән карасагыз,
Йөрәгегез белән тыңласагыз,
Мең сорауга мең җавапны
Сез, һичшиксез, табарсыз.
Игътибар белән тыңла, укучым,
Һәм онытма моны гомереңә
Шагыйрь балкып узган гомер юлы
Якты маяк булсын күңелеңә…
5нче укучы. Әйтче, Муса абый, мондый батырлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың шундый горурлыкны,
Нинди ялкыннарда чыныктың?
“Муса Җәлил” (һәйкәл артыннан, магнитофон язмасыннан).
Россиядә
Моңсу киң далада,
Бәләкәй генә тын бер авылда
Тудым мин,
Кыю лачын кебек
Кичәр өчен утлар, давыллар…
Кечкенәдән ялан тәпи аның
Далаларын айкап үскәнгә,
Чылтыр чишмәләрнең көмеш суын
Учларыма алып эчкәнгә,
Мәхәббәтем газиз Туган җиргә
Үзем белән бергә үсте.
Чыңлап очкан тургай тавышлары
Күңел моңнарыма күчте…
6нчы укучы шагыйрьнең “Сөйик тормышны” шигырен яттан укый.
Укытучы. Еллар үтте. Даулы еллар аны
Иле сөйгән шагыйрь иттеләр.
Еллар үтте. Авыр еллар аны
Сынауларга алып киттеләр.
Сугыш килде илгә…
7нче укучы. Күтәрелә Ватан зур көрәшкә,
Күтәрелә яуга кешеләр:
Очучылар, иген игүчеләр,
Йортлар төзүчеләр, шагыйрьләр…
“Муса Җәлил”. Сау булыгыз, дуслар, —
Укытучы. диде Муса.
Әкрен генә поезд кузгалды,
Калды Казан, китте ул сугышка,
Ерак иде солдат юллары.
Хор белән “Солдатлар” (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәтов көе) җыры башкарыла.
“Муса Җәлил”. Туган илем минем,
Танымаслык булып үзгәрдең…
Канлы җәрәхәтләреңне күреп
Телгәләнә минем үзәгем.
Ак йортларың кара күмер булган,
Шәһәрләрең янган, таланган.
Гөрләп торган гүзәл гөлбакчадан
Мыскылланган кара җир калган…
Япь-яшь ана ята кан эчендә,
Күкрәгенә кыскан баласын…
Беренче кат күрәм бу дөньяның
Мондый вәхшиләрен, палачын.
8нче укучы М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигыреннән өзекләр укый.
9нчы укучы. Көрәш авыр. Дошман котырына.
Кан исеннән гүя, исерә…
Көрәш авыр, көчләр тигез түгел,
Волхов кыен көннәр кичерә.
10нчы укучы. Ут эчендә шагыйрь җаны көйри,
Күкрәгеннән ялкын бөркелә…
Чү, ни булды? Шагыйрь егыла.
“Муса Җәлил”. Пистолетым, ярдәм ит миңа,
Каным тамган җирдә егылып,
Туфрак булып калыйм…
Укытучы. Кайнар башы белән кан эченә
Авыр төшә шагыйрь сыгылып.
… Күзен ачса, кара өер кебек,
Дошман була тирә-ягында.
Бар микән җирдә хурлыкларның
Авыррагы моннан тагын да?!
Алар шулай
Изге, шат күңелле,
Хөр шагыйрьне әсир итәләр.
“Муса Җәлил”. Кичер, илем, соңгы тамчы каным
Синең туфрагыңа таммады.
Гомер юлым синдә чиклим диеп
Теләсәм дә, үлем алмады…
Тик куанма, фашист, яраладым диеп,
Эләктердем диеп, бөркетне.
Бу сугышта изге антымны мин
Кайнар каным белән беркеттем.
1нче укучы. Сынау көне килде, Муса абый,
Тугрылыкка, Ватан – анага.
Мәхәббәтне саклап һәрнәрсәгә,
Син әзерме утта янарга?
Укытучы. Концлагерь…
Никадәрле газап, никадәр кан,
Адым саен үлем, күз яше.
Җан тетрәткеч хурлау, мыскыллаулар
Ә син – Кеше – шуңа түз, яшә!
“Муса Җәлил”. Юк, мин түзә алмыйм,
Мин көрәшкә чыгам…
Әкрен — әкрен
Якыннарым табыла, ишләрем.
Күзләр белән генә хәбәрләшеп
Аңлашабыз йөрәк хисләрен.
Көрәш, дуслар!
Яшәү бүген – көрәш.
Нык торыгыз, бердәм булыгыз.
Бары көрәш, авыр көрәш аша
Туган илгә безнең юлыбыз!
Укытучы. Әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелә. Анда сәяси яшерен оешмада катнашуда, Совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алына, төрмәгә ябыла. Шагыйрь фаҗигале, газаплы әсирлектә 791 көн үткәрә. Ул көннәр тоташ ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи газап һәм әрнү, кыйналулар, авыр уйлар, бәгырьне кимергән тойгылар, ташны эретердәй кайнар күз яшьләренә күмелеп үтә.
2нче укучы. Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә.
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да,
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?
“Муса Җәлил”. Ниләр күрсәтмәде палач миңа,
Ничек кенә үчен алмады,
Нинди сынауларда сынамады,
Нинди ялкыннарга салмады.
3нче укучы. Суд залында шагыйрь басып тора.
Нәфрәт уты ургый күкрәктә.
Күз карашы хәтта палачларның –
Ерткычларның җанын тетрәтә.
4нче укучы. Йодрыклары каты төенләнгән,
Күкрәк киерелгән, йөз кырыс.
Куырылып килә гитлерчылар:
— Аһ, бу татар нинди куркыныч!
“Муса Җәлил”. Сез җинаять уйлап чыгардыгыз,
Сез хыянәт миңа тактыгыз,
Яшерер өчен мине Ватанымнан
Төпсез упкыннарга аттыгыз!
Ләкин, мин бәхетле,
Якты уйларымның
Үти алмасам да барысын да.
Мин үтәдем изге бурычымны
Ватаным һәм халкым каршында!..
5нче укучы. – Үлем, — диде палач,
Тик бу хөкем
Тетрәтмәде Муса күңелен.
Беләмени палач шагыйрь хисен,
Туган илгә аның мәхәббәтен
Үтерергә мөмкин түгелен!..
6нчы укучы. Таш камера…
Монда кем дә белми
Үлем кайчан килеп керәсен,
Тез чүкмәде шагыйрь,
Җырлар язды,
Дәвам итте шагыйрь көрәшен.
7нче укучы “Тик булса иде ирек” шигырен яттан укый.
“Муса Җәлил”. Җырым кайтыр, мәхәббәте булып,
Анты булып йөрәкнең.
Мин көрәштем соңгы сулышкача,
Туган илем, шулай өйрәттең.
Шашынса да катыйль, җанны кимереп,
Җелекләрне суырып алса да,
Җиңелмәдем, нәфрәт утыннан мин
Ялкын алдым соңгы җырыма.
Факел итеп, илгә тугрылыкны
Күтәрдем мин көрәш кырында.
8нче укучы. Шагыйрьне һәркем үзенчә аңлый, үзенчә ача… Мине иң шаккатырганы һәм күңелемне айкаганы – Моабит төрмәсендә язылган юмористик шигырьләр. Әйтегезче, Муса абый, ничек инде баш очында палач балтасы эленеп торганда көлкеле нәрсәләр турында уйланырга, укучыңны чын-чынлап елмайтырлык шигырьләр язарга мөмкин?
“Муса Җәлил”. Гомернең авыр чорында да шагыйрь яки әдип юмористик әсәрләр яза ала. Безнең бит һәрберебез авырлыкка юлыккач, аңардан чыгу юлларын эзли башлый. Әгәр инде бу халәттән чыгу юлы юк икән – һич югы шуны җиңеләйтергә тырыша. Мин инде үлем җәзасына хөкем ителгән, котылу мөмкинлеге күренми. Нишләргә? Әлбәттә, хыял белән генә булса да башка мохиткә чыгу юлын эзләргә, төрмәнең кысан диварларын “этәргә”, үз җаныңны ирекле кош итеп очырып, шуның очышын күзәтергә, ләззәт алырга. Бу шигырьләрем белән карңгы бүлмәне әз генә булса да яктыртырга, үземнең һәм камерадаш дусларымның җаннарын гына булса да биеккә күтәрергә теләдем.
9, 10нчы укучы “Ишек төбендә” шигырен сәхнәләштерәләр.
1нче укучы. Соңгы вакытта “Татарлар елмаеп үлделәр” дигән тәгъбиргә төрле карашлар ишетелә башлады. Үлем алдыннан елмаеп булмый, дип раслаучылар да бар. Муса абый, сезнең юмористик шигырьләр үлем алдыннан елмаерга, елмаю гына түгел, дөньяны онытып көләргә мөмкин икәнлекне раслыймы?
“Муса Җәлил”. Укучылар, елмаеп үлү төшенчәсен нәкъ менә үлгәндә елмаю итеп кабул итмәгез. Моны төшенкелеккә бирелмәү, үлем җәзасына хөкем ителгәч тә оптимист булып калу, җаннарның, рухларның биеккә омтылуы итеп аңлагыз. Күңелгә бер үк вакытта шатлык та, кайгы-сагыш та сыя ала. Кайгы белән шатлык – алар көн белән көн кебек. Рухлары көчсезләр әнә шул төн карасын күңелләреннән куа алмыйча, мәңгегә караңгылыкта калса, хөр җанлылар караңгылык аша яктылык күрәләр, үзенең бүген-иртәге үләсен белеп тә янындагы туганнары яки дуслары белән шаярып сөйләшерлек көч табалар.
8нче укучы. Муса абый, сезнең кебек табигате белән шаян, шук кешенең үлем камерасында көлкеле шигырьләр яза алуына хәзер гаҗәпләнмим. Тормышны сөйгән кеше көрәшә, көрәшә белгән кеше авырлыктан чыгу юлларын таба икән ул.
Ә.Фәттаховның С.Хәким сүзләренә язылган “Татарлар елмаеп үлделәр” җыры яңгырый.
Укытучы. Ел буе үлем җәзасының җиренә җиткерелүен көткән көрәшчеләрне 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсенә алып килеп гильотинада башларын кисәләр. Горур татар егетләре:
1нче укучы. Гайнан Курмашев
2нче укучы. Фоат Сәйфелмөлеков
3нче укучы. Абдулла Алиш
4нче укучы. Фоат Булатов
5нче укучы. Муса Җәлил
6нче укучы. Гариф Шабаев
7нче укучы. Әхмәт Симаев
8нче укучы. Абдулла Батталов
9нчы укучы. Зиннәт Хәсәнов
10нчы укучы. Әхәт Атнашев
Укытучы. Сәлим Бухаров шулай һәлак була. Юк, һәлак булмый, аларның соңгы адымнары үлемсезлеккә атлау иде.
Бергә. Без бүген батырлар алдында баш иябез. Алар мәңге хәтеребездә! Халкы өчен үлемнән дә курыкмаган каһарманнар һәрчак үрнәк безгә!
(Җ.Фәйзинең С.Хәким сүзләренә язылган “Торыгыз, Мусалар” дигән җыры яңгырый. Укучылар Муса Җәлил һәйкәленә һәм җәлилчеләрнең барельефлары янына чәчкәләр куялар һәм, барысы бергә җыелгач, җырга кушылалар.)
Укытучы. Менә, укучым, шагыйрь туган илен
Шулай сөйде, шулай саклады,
Ватанына биргән изге антын
Йөрәк каны белән аклады.
Җиңү килгәч илгә язлар белән
Гомере кайтты аның җыр булып
Ул яулаган бәхет сезнең йөздә
Балкый бүген якты нур булып.
Әкиятләргә тиңдәш гүзәл гомерен
Васыять итеп сезгә дәшә ул:
“Муса Җәлил”. Туган илгә гомерең багышласаң,
Мәңге калыр җирдә яшәвең…
Монтажда Резеда Вәлиеваның “Шагыйрь турында җыр” әсәреннән өзекләр файдаланылды.
Һәйкәл белән сөйләшү (М.Җәлилнең 100 еллык юбилеена.)
Тема: Һәйкәл белән сөйләшү.
(М.Җәлил һәйкәле янында уздырылган
әдәби-музыкаль монтаж.)
Төзеде: Ю.Ындырчы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сафиуллина Индира Илдар кызы.
- 0
- 19 сентября 2010, 12:28
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.