Бар җырымны илгә багышладым.( Муса Җәлилнең туган көне алдыннан)

Залны бизәү өчен күренекле әдипләрнең, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең М. Җәлил турында әйткән фикерләреннән дә файдаланырга мөмкин.
Луи Арагон ( француз шаг.): “ М. Җәлил үзенең һәрбер туганы – Казандагы һәм Новосибирскидагы, Одессадагы һәм Сәмәркандтагы, Владивостоктагы һәм Ленинградтагы, Тбилисидагы һәм Ригадагы туганнары өчен үлде. Ул шулай ук безнең өчен, французлар һәм чехлар өчен дә үлде.”
Андре Тимерманс: “ М. Җәлил Гумеров фамилиясендә йөри иде. Мин аның кем икәнлеген дә, ни өчен төрмәгә эләгүен дә белмәдем. Ләкин совет кешесе булуын шунда ук белдем. Төрмәдә безне начар ашаталар иде, мин ач идем. Төрмә кухнясыннан поляк Коцюра яшереп кенә камерага бер телем ипи алып кайтты һәм М. Җәлилгә бирде. Аны Муса миңа тоттырды. Безнең танышу һәм дуслык шуннан башланды.”
Сәмәд Вургун: Кешеләрдә сүнмәс сиңа мәхәббәт,
Чөнки син чын күңелдән сөйдең
Кешеләрне,
Җырладың сазыңда безнең кайнар дәрт,
Безнең омтылыш, безнең эшләрне,
Туган, син чын күңелдән сөйдең
Кешеләрне.
Сәйфи Кудаш: Әйтче, Муса, мондый матурлыкны
Кай җиреңдә саклап йөреттең?
Кемнән алдың шундый горурлыкны?
Нинди ялкыннарда чыныктың?
Бик теләдең, Муса, азат илдә
Мәңге яшәр өчен хөр булып.
Бер матур җыр идең син үзең дә,
Гомерең дә калды җыр булып.

Әдәби-музыкаль монтаж

Кичә башланганда, мәктәп радиосыннан Җ.Фәйзинең С.Хәким сүзләренә язылган “Торыгыз, Мусалар” дигән җыры яңгырый.

1 нче укучы. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон.венгр шагыйре Петефи, чех язучысы юлиус Фучик һәм, ниһаять, Җәлил.
2 нче укучы. “Муса Җәлил!”
Бу ике сүздә поэзия һәм ирләрчә батырлык чагыла.
Муса Җәлил!
Исән чагымда, йөрәгем типкән чакта, мин бу ике сүзне кабатлаудан туктамаячакмын”,--ди рус шагыйре С.Щипачев.
3 нче укучы. Моабитны күрдем төшемдә мин.
Фашистларны күрдем төшемдә.
Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,
Күрмәсәңче моны өнеңдә.
Шагырьнең “Яшь ана” шигыре башкарыла.
4 нче укучы. Тәрәзәсе тимер пәрәвезле,
Һәр ишеге кат-кат йозаклы.
Үтерелергә сәгать калган чакта,
Нигә минут
Озын бу чаклы?!
“Кызыма” җыры башкарыла
5 нче укучы. Дивардагы акшар асларында,
Кансыл кызыл хәреф эзләре,
Кар астында калган гүрләр гүя,
Җәлилләрнең соңгы сүзләре.
6 нчы укучы. Бармагымны ярып,
Каным белән
Соңгы сүзне яздым диварга:
Кем дә булса, бәлки, исән калса,
Алып чыгар аны дөньяга.
С.Сәйдәшевның М.Җәлил сүзләренә язган “Җырларым” җыры башкарыла.
7 нче укучы. Белорус шагыйре Петрусь Бровка болай дип язды: “Шагыйрь җиңүгә ышанды, һәм ул җиңү көне килде. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән күп санлы геройларыбыз арасында М.Җәлил исеме сүнмәс йолдыз булып һәрвакыт янар”.
Ә.Фәттахның С.Хәким сүзләренә язылган “Татарлар елмаеп үлделәр” җыры яңгырый.
8 нче укучы. Кайвакыт күптөрле
Уйлардан йөдисең…
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем
Басуда—арышлар,
Бакчада әнисләр
Өлгерде, торыгыз,
Торыгыз, Алишлар, Мусалар.
9 нчы укучы. Безнең өчен һаман
Син—политрук.
Син тезәсең безне бер сафка,
Шигъри казанышлар ранжирында
Иң танылган ирләр—уң якка.
10 нчы укучы. Туган илне, дусларыңны җуеп,
Алга бардың кырып дошманны,
Күз яшеңне кайчак йота-йота,
Уйладың син тугры дусларны.

1 нче укучы. Фашистларның йөзенә төкерә алдың,
Көрәш тынмас, алар бетмичә,
Зур бәрелештә җиңдең,
Илеңә дә,
Дустыңа да хыянәт итмичә!
Бер укучы шагыйрьнең “Бер үгет” шигырен сәйли.
2 нче укучы. Ромашкалар, ромашкалар.
Ничә тапкыр керде җырга,
Ромашкалар-- күңелләрдә,
Ромашкалар үсә кырда.
3 нче укучы. Берәү, икәү. Ун, егерме,
Йөз һәм миллион ромашкалар.
Бухенвальдта. Моабитта.
Шпандауда—ромашкалар.
Бар укучыдан шагырьнең “Ромашкалар” шигыре сәйләтелә.
4 нче укучы. Изсәләр дә таптап шагыйрь җырын,
Атсалар да төбәп йөрәккә.
Ул җыр, илче булып, ирек нурын
Тузан аша илтә еракка.
5 нче укучы. Палач чаба Фучик—батыр ирне,
Җанын ала шагыйрь—Мусаның.
Шулай да җыр алга өнди бирне,
Канатыннан кагып тузанны.
6 нчы укучы. Утка әверелделәр сүзләрең дә,
Очырып казематлар тузанын…
Син урнаштың дөнья күкрәгенә,
Әй, кордашым, дустым, туганым.
7 нче укучы. Сау булыгыз, дуслар,--дидең, Муса,
Әкрен генә поезд кузгалды.
Калда Казан, киттең син сугышка,
Ерак иде солдат юллары.
Ф.Әхмәдиевның Р.Әхмәтҗәнов сүзлшренә язган “Солдатлар” җыры башкарыла.
8 нче укучы. Сынау көне килде безгә, Муса,
Тугрылыкка Ватан-анага,
Мәхәббәтне саклап якын дуска,
Син әзерме утта янарга?
Шагыйрьнең “Дуска” шигыре укыла.
9 нчы укучы. Сугыш бара, җирне төтен каплый,
Күпме кабер туплар казыган?
Җир күкрәген сытып танк атлый,
Утлы телен сузып авызыннан.

10 нчы укучы. Синең кулда ике автомат бар,
Яшен ата берсе дошманга,
Икенчесе—каләм җырлар белән
Көч бирә ул арган дусларга.

1 нче укучы. Ах, мин беләм, ниндий авыр язмыш
Каршылады сине юлыңда.
Андый язмыш инде миңа таныш,
Ул моң әле яши уемда.
Шагыйрьнең “Кичер, илем!”Шигере укыла.
2 нче укучы. Тимер чыбык балән уратылган
Лагерьда син хәзер бер тоткын.
Күп дусларның бары исеме калган,
Гомерләрен йоткан бу упкын.

3 нче укучы. Син башыңны уйга салдың, Муса,
Ачу белән тулды йөрәгең.
Синең алга дошман икмәк куйса,
Икмәгеннән аның җирәндең.
Бер укучы шагыйрь. “Алман илендә” шигырь сөйли.
4 нче укучы. Хуш, онытма, газиз Ватаным!
Хуш, онытма, кызым-Чулпаным!
Ул бераздан аңын югалтты,
Кочкан килеш Волхов туфрагын.

Шагыйрьнең “Дулкыннар” җыры башкарыла. Р.Яхин музыкасы.

5 нче укучы. Мин югалдым дуслар арасыннан,
Оныттымы инде күбәүләр?
Юк, юк.
Мине сөя, сагына, көтә торган
Йөрәкләр бар… Алар меңәүләр.
Шагыйрьнең “ Ышанам” шигыре укыла.
6 укучы. Акынның кайтты җырлары
Сөекле туган җиренә,-
Картаймый, һаман яшь килеш
Сыенды газиз иленә.
-Муса! – ди аңа сөйгәне,
-Әткәй, — ди аңа баласы,
-Җәлил! – ди сәхнә авазы,
-Герой! – ди Ватан-анасы.

7 нче укучы. Әйткәнеңчә, синең җырлар, Муса,
Ил кырында чәчәк аттылар.
Үз илендә алар көч һәм ялкын,
Мәңге сүнмәс яшәү таптылар.

8 нче укучы. Шагыйрь тоткынлыкта да рухын төшермәде. Ул киләчәккә өмет белән карады. Патриотик шигырьләр белән бергә юмористик шигырьләр дә язды.

9 нчы укучы. Кайвакыт исним дә
Чәчәкле җил исен,
Килә бер җир буйлап
Кычкырып йөрисем:
Чәчәкләр үсәләр,
Көн саен тормышта.
Сез кирәк, торыгыз,
Торыгыз, Мусалар.
Шагыйрьнең “Уңыш бәйрәмендә” җыры башкарыла. Л.Хәмиди музыкасы.
Монтаҗда татар совет шагыйрьләренең шигырьләре файдаланылды. Шушы сценарий буенча М.Җәлилгә багышланган кичә дә үткәреп була. Аңа хәзерлек барышында герой – шагыйрьләргә багышлап, иң яхшы сочинениеләргә конкурс үткәрергә, аның нәтиҗәләрен һәм җиңүченең сочинениесен шул кичәдә укып чыгарга да мөмкин.
  • 0
  • 19 сентября 2010, 12:24
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.