Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек: татар әдәбияты (2)

2004 нче елгы республика олимпиадасы сораулары
9 сыйныф.
1. Х1Х йөзнең беренче яртысы әдәбиятына хас төп сыйфатларны санап үтегез. Нинди традицияләрнең дәвам иттерелешен, нинди яңалыкларның пәйда булуын игътибарга алыгыз.
2. Мөхәммәдъярның «Төхфәи мәрдан» яки «Нуры содур» әсәрендәге төп фикерләрне өч төркемгә аерып күрсәтегез:
– дингә кагылышлы;
– әхлакый;
– әдәбият–сәнгатькә кагылышлы.
Аларның әсәрдәге кайсы күренеш–вакыйгалар аша белдерелүен билгеләргә тырышыгыз.
3.Түбәнрәк сыйныфларда өйрәнгәннәрне искә төшерегез һәм Г.Тукайның үзегез белгән әсәрләрен түбәндәгечә төркемләп языгыз: балалар өчен иҗат ителгән әсәрләр; туган җир турындагы әсәрләр; юмористик һәм сатирик әсәрләр.
4. Татарлар тарихына караган нинди китаплар укыганыгыз бар? Санап үтегез.
5. Иҗади эш. Әдәбиятта һәм тормышта Яхшылык һәм Явызлык хакында языгыз.
6. Әсәргә анализ ясагыз. Әсәрнең темасына, проблемага, идеягә, образлылыкка игътибар итегез.
Язмышлар охшашлыгы.
Үзләренә кирәк чакта уйнадылар, йомшарса – өрделәр, тыгызланса – бушаттылар, ләкин сүтелеп–тишкәләнеп беткәч, текмәделәр, чыгардылар да ыргыттылар аны. Татар язмышы түгелме бу? Әлегә юк. Тик без дә шул футбол тубы хәлендә түгел идекме? Үзебез дә ничек сикетсәләр, шулай сикереп, кайда типсәләр, шунда очып, аздан гына футбол тубы язмышына төшмичә калдык. Әйе, бу репортаж әлегә чүплек башында язылмый. Әмма тагын да хәлсезләнеп бетсәк, безне тиздән тарих чүплегенә чыгарып ыргытачаклар.
(Н.Гариф).

10 сыйныф.
1. 9 сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерегез һәм Муса Акъегет иҗатына бәя бирегез.
2. Гражданнар сугышы чоры татар әдәбиятына хас сыйфатларны, әсәрләрне мисалга китереп, санап үтегез.
3. М.Гафури иҗаты хакында ниләр беләсез? Бер әсәренә анализ ясагыз.
4. Татар тарихында эз калдырган шәхесләргә багышланган нинди китаплар укыганыгыз бар? Санап үтегез.
5. Иҗади эш. Әдәбиятта һәм тормышта Матурлык һәм Ямьсезлек хакында языгыз.
6. Әсәргә анализ ясагыз. Әсәрнең темасына, идеягә, образлылыкка игътибар итегез.
Аладан туган колалар.
Күпләр кебек гади генә бер авыл егете иде Сәмигулла абый. Әмма беркатлылыгы аның үз тормышына гомер буена җитәрлек тәэсир итте дә инде.
Әтисенә атлар карашып үссә дә, районнан килгән план буенча тракторчылыкка укып кайтырга туры килде аңа. Инде укып кайтып, яхшы гына эшли башлагач, колхоз рәисе чыгарып атты аны эшеннән. Имеш, ул тракторда килеш, юлдан каршыга китүче атлыга юл биргәндә, кырыйдагы кар көртенә кереп баткан. Колхоз җыелышында бар авылдашлары арасында хурлап, трактор түгел ат та җиктермим мин сиңа, дип куды. Монысы бер сәбәп кенә икән, дөресрәге, үз туганының малаена трактор кирәк була.
Тик шул хәлдән соң авылдан ук чыгып киткән Сәмигулла абый тракторның янына да бүтән барып карамады. Гомер буе ат өстендә килеш күрше авыл колхозының көтүен көтте.
Ә менә бер–берсенә терәлеп үскән өч малае да машинага утырдылар. Әтиләре белән булган хәл тәэсир иткәндерме, белмим, тик боларыннан атлыга түгел, җәяүлегә дә игътибар юк. Озын юлдагы олы кешеме, бала–чагамы, аны белү юк, выжылдыйлар да узып китәләр яныннан.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Менә уйлап торам әле, Сәмигулла абыйның малайларын нинди ачы заман җилләре үз яныннан читкәрәк илтеп ташлады икән?
(Н.Гариф).

11 сыйныф.
1. 10 сыйныфта өйрәнгән Г.Ибраһимов иҗатын искә төшерегез һәм, мисаллар китереп, аның нинди темаларга мөрәҗәгать итүен аңлатыгыз.
2. Сугыштан соңгы татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрне санап үтегез. Сугыш турындагы әсәрләрдә җәмгыятьтәге нинди актуаль проблемалар күтәрелә?
3. С.Хәким иҗаты хакында ниләр беләсез? Бер әсәренә анализ ясагыз.
4. Казан шәһәре турында яки вакыйгалар Казанда барган нинди китаплар укыганыгыз бар? Санап үтегез.
5. Иҗади эш. Әдәбиятта һәм тормышта Хакыйкать хакында кечкенә хикәя языгыз.
6. Әсәргә анализ ясагыз. Әсәрнең темасына, идеягә, образлылыкка игътибар итегез.

Елаткан шатлыгым.
Табигать үзенең үзгәрмәс кануннары белән яши бирә. Без, кешеләр генә, аны үз белдегебез белән үзгәртмәләр кертергә тырышып яши бирәбез. Ә вакыт дигәнең барыбер барын да үз урынына яңадан куячак.
Мин бу турында, кем әйтмешли, гомеремнең икенче яртысына чыккач кына уйлана башладым. Ә уйлар дөньясында гизәргә яшь арасы юк икән. Соңгы вакытта алты яшьлек улым әллә нинди фәлсәфи сораулар биреп йөдәтә.
Бу сорауларга җавап эзли–эзли кояшны, йолдызларны урап, бар җиһанны гизеп, соңында Мәккә җиренә төшәргә туры килде миңа. Кыйблага карап, намаз укуның мәгънәсенә дә тукталдык без. Бар җавапларым арасында улыма иң тәэсир иткәне җиргә төшеп каралган кәгъбә ташы булды. Гөнаһлы җир йөзенә хаклык иңгәч кенә кәгъбә ташының агарасын белеп аптырады ул.
– Тагын ташны ничек агартырга була? – дип, кат–кат сорап та җавап ала алмагач кына башка дәшмәде.
Әлеге сөйләшүгә өч көн вакыт узгач, улым, яныма килеп:
– Әти, мин, үскәч, мулла булсам, ул таш агармасмы икән? – дип кабат миңа сорау бирде. Бу сораудан минем күзләрем яшьләнде. Балаң күңелендә изге орлыклар шытып чыкканга ничек сөенмисең ди! Хәзер ничек кенә шиңдермичә үстерәсе инде бала күңелендәге шушы өметне – барлык уй–хыялларым шуңа бәйле.
(Н.Гариф).

2004 ел республика олимпиадасы нәтиҗәләре
Шушы елның 3-4 мартында татар милли мәктәп, гимназия, лицей укучылары катнашында үткән бәйге татар теле һәм әдәбиятыннан республика күләмендә уздырыла торган олимпиада тарихына тагын бер матур сәхифә өстәде.
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты укытучы-галимнәре катнашында уздырылган быелгы бәйге берничә максатны күздә тотып үткәрелде. Беренчедән, республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуның торышын ачыклау, икенчедән, балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү, өченчедән, мәктәпләрдә гамәлдә йөргән программа һәм дәреслекләрнең ни дәрәҗәдә таләпләргә туры килүен аныклау, дүртенчедән, һәм иң мөһиме, араларыннан аеруча сәләтлеләрен сайлап алу иде. Бәйгедә I урынны алган укучыга Казан дәүләт университетына кергәндә өстенлекләр бирелү олимпиаданың дәрәҗәсен, сорауларның эчтәлеген, тирәнлеген, теоретик югарылыгын билгели. Сорауларның укучының китап уку, әдәбият белән кызыксыну, логик фикерләү дәрәҗәсен, әсәргә анализ ясау мөмкинлекләрен ачык күрсәтеп торырга тиешлеге мөһим. Шуңа да алар гомуми характерда булудан бигрәк, укучыларның нәзари (теоретик) белемнәрен, әдәби барышны, шул процесста билгеле урын тоткан әдипнең иҗат үзенчәлекләрен бәяләү, әдәби әсәр белән эшләү мөмкинлекләрен, әсәрне аңлау дәрәҗәсен, шәхси фикерен, иҗади сәләтен ачыклау максатын күздә тотып эшләнде.
Татар мәктәпләрендә әдәбият дәресләре ике программага (А.Әхмәдуллин һәм А.Яхин) нигезләнеп укытыла. Олимпиадага сораулар төзү барышында бу як та исәпкә алынды, ягъни ике программа өчен дә уртак әдипләр һәм әсәрләр сайланды. Ләкин шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сораулар төзү барышында мәктәп дәреслек һәм программалары гына күздә тотылмады. Чөнки республика күләмендәге бәйге район һәм шәһәр олимпиадаларыннан үтеп килгән иң көчле, әдәбият белән кызыксына торган, әдәби процесстан мәгълүматлы, фикерле балаларны үзенә җыя. Сорауларның да мәктәп дәреслеге кысаларында гына калмыйча, бәйгедә катнашучының әдәбият белән мөстәкыйль кызыксынуын, узган елда үтелгән материалны ни дәрәҗәдә истә калдыруын да ачыклавы мөһим.
Шул критерийлар нигезендә сораулыклар төзүнең билгеле бер системасы эшләнде. Беренче сорау узган класс материалын истә калдыру дәрәҗәсен ачыклау максатыннан алдагы елда өйрәнгән бер әдип иҗатын бәяләүне: әсәрләрен искә төшереп, аларның тема-проблемаларын, сәнгати үзенчәлекләрен ачыклауны күздә тота. Икенче сорау аерым бер чорга бәя бирүне алга куя һәм укучыдан күрсәтелгән вакыт аралыгында әдәбиятның төп сыйфатларын, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, үзенчәлекләрен аерып чыгаруны таләп итә. Өченче сорау билгеләнгән әдип иҗатына бәя бирүне, укучы үзе сайлаган әсәренә анализ ясауны күздә тота, төгәллекне, теоретик материалны белү һәм дөрес куллануны сорап тора. Дүртенче сорау киңрәк характерда булып, баланың хәзерге әдәби процесс белән танышлыгын, әдәбияттан мәгълүматын, китап уку дәрәҗәсен ачыклый, билгеле бер юнәлештәге әсәрләрне санап чыгу аша сүз сәнгатенең аерым сәхифәләрен яктыртуны алга куя. Аерым фәлсәфи төшенчәләргә (Матурлык һәм Ямьсезлек, Яхшылык һәм Явызлык, Хакыйкать) нигезләнгән иҗади юнәлештәге бишенче сорау укучының әдәбиятны аңлау дәрәҗәсен генә түгел, шәхси мөнәсәбәтен, логик фикерләү дәрәҗәсен, иҗади мөмкинлекләрен, дөньяви эрудициясен дә ачып бирә. Укучыга төрле жанрда иҗади эш язып, үз көчен, сәләтен сынап карарга урын калдыра. Алтынчы сорау укучыларның әдәби әсәргә анализ ясау дәрәҗәсен, нәзари (теоретик) белемнәрен ачыклау максатыннан аллегорик образлылыкка нигезләнгән бер хикәя тәкъдим итә.
Күренгәнчә, сораулар шактый авыр, таләпләр югары иде. Шулай булуга да карамастан, быелгы олимпиада эшләре, башка еллар белән чагыштырганда, кызыклы һәм көчлерәк булды.
Сүзне 9 сыйныфларның эшләреннән башлыйк. Беренче урынны яулаган Кәрамова Эльмира (Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе) 30 мөмкинлектән 16 балл җыя алган. Һидиятуллина Римманың (Алабуга районы Морт урта мәктәбе), Зиннәтова Миләүшәнең (Биектау районы Казаклар урта мәктәбе), Шиһапова Айзиянең (Саба районы Эзмә урта мәктәбе), Гыйләҗева Миләүшәнең (Казан шәһәре Идел буе районының 68 нче рус-татар мәктәбе), Маликова Айсылуның (Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче татар гимназиясе) эшләре дә бездә матур, уңай тәэсир калдырды. 9 сыйныф укучылары быел беренче мәртәбә генә чыгыш ясыйлар, шуңа да бу бәйге аларга киләсе елларга әзерлек тә булып тора.
Беренче сорау XIX йөз әдәбиятында традицияләр һәм новаторлык турында иде. Бу сорауны тулысынча ачып биргән бер генә эш тә очрамады, җаваплар гомуми характерда булуы белән аерылып тора. XIX йөзнең беренче яртысы сүз сәнгате, аңа хас сыйфатлар турында гына сүз алып барасы урынга укучылар шушы гасыр әдәбиятына хас гомуми үзенчәлекләр, булып үткән иҗтимагый вакыйгалар турында яза. Г.Кандалый иҗаты мисалында әдәбиятка үтеп кергән яңа сыйфатлар күрсәтелсә дә, эшләрдә традицион үзенчәлекләрне аерып ала алмау күзгә ташлана. Бу исә мәктәп баласы дәреслектәге чорга характеристика төсендә тәкъдим ителгән материалдан үзенә кирәкле фактларны аера алмый икән дигән нәтиҗәгә китерә.
Икенче сорауга җаваплар да уйландырырлык иде. Мөхәммәдъяр поэмаларында төп фикерләрне өч төркемгә аера алган эшләр аз. Укучылар әсәрләргә гомуми бәя бирү, күзәтү ясау белән мавыга, тулысынча дәреслектән ятланган гомуми җөмләләрне кабатлый. Хәтта югары бәя алган эшләр дә моннан азат түгел. Мәсәлән, Карамова Эльмира (Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе), Маликова Айсылу (Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче татар гимназиясе) һәм Шиһапова Айзия (Саба районы Эзмә урта мәктәбе) фикерләрне өч төркемгә аерып, санап чыга, ләкин аларны әсәрдән мисаллар, вакыйга-күренешләр белән дәлилләп бирми.
Безне иң куандырган җаваплар өченче сорауга туры килә. Укучыларның Тукай иҗаты, әсәрләре белән яхшы ук таныш булуы күзгә ташлана. Аңа барлык эшләрдә дә дөрес җавап бирелгән, бары мисалаг китерелгән шигырь-поэмаларның саны гына төрлечә, балаларның яртысыннан артыгы, санап чыгу белән генә чикләнергә теләмичә, Тукай иҗатына, аның әсәрләренә гомуми күзәтү дә ясый.
Дүртенче сорауга җаваплар да укучыларның тарихи әсәрләр белән яхшы ук таныш булуы турында сөйли. Билгеле, алар мәктәп дәреслекләрендә урын алган әсәрләрне күп атый, мөстәкыйль укылырга тиешле әдәбият берничә эштә генә очрый. Бу яктан безгә Зиннәтова Миләүшәнең (Биектау районы Казаклар урта мәктәбе), Гыйләҗева Миләүшәнең (Казан шәһәре Идел буе районының 68 нче рус-татар мәктәбе) җаваплары ошады. Аерым җавапларда әдәби әсәр урынына татар тарихын өйрәнгән хезмәтләрне санау кебек хаталар да күзгә ташлана. Бер укучының эшендә Г.Бәшировның “Намус”, Г.Әпсәләмовның “Сызгыра торган уклар” (?), “Алтын йолдыз”, “Сират күпере” (?), Р.Төхвәтуллинның “Йолдызым” кебек роман-повестьларын тарихи әсәрләр рәтендә санап чыгу да бар. Бала нәрсә турында сүз баруын белү генә түгел, хәтта әсәрләрнең авторларын да дөрес күрсәтә алмый.
Бишенче сорауга җаваплар арасында матур, иҗади якын килеп, хисле, шигъри, лирик хикәя язучылар аз. Карамова Эльмира (Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе), Һидиятуллина Римма (Алабуга районы Морт урта мәктәбе) сорауга иҗади якын килгән. Нигездә, әдәби әсәрләр анализлана, аларда явызлык һәм яхшылык көрәше тасвирлана. Бу сорауга без укучыларның иҗади якын килүен көткән идек.
Алтынчы сорау әсәргә анализ ясауны күздә тота. Ләкин югары бәяләнгән эшләр арасында да төгәл, логик эзлекле җавапларның булмавы уйландырырлык. Укучыларның яртыдан артыгы төп, ярдәмче, аллегорик образларны аера алган, аерым эшләрдә тема, проблеманы дөрес билгеләү очрый. Анализ өчен беренче чиратта теоретик белемнәрнең камиллеге мөһим. Димәк, мәктәптә аерым чор, әдип иҗатына күп вакыт бирелеп, шуны аңлауда терәк булган теориягә игътибар җитми икән дигән фикер туа. Аерым эшләрдәге “хикәя – ул лиро-эпик жанр, аңа экспрессивлык хас” кебек тупас хаталар да бу фикерне дәлилли булыр.
10 сыйныфларның эшләрендә алга китеш сизелә. Беренче урынны алган Зәйнетдинова Ландыш (Теләче районы Алан лицее) 30 мөмкинлектән 21 балл җыйган. Мостафина Алсуның (Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе), Хаҗиева Лилиянең (Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе), Гыйльметдинова Лилиянең (Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе) эшләре дә иҗадилыгы, төгәллеге белән аерылып тора.
Муса Акъегет иҗаты турындагы беренче сорауга җавапларның гомуми характерда булуы игътибарны җәлеп итә. Әдип иҗатын укучылар шактый онытканнар. Җавапларда аның татар әдәбияты тарихында тоткан урыны, сүз сәнгатенә алып килгән яңалыгы ачылып җитмәгән. Барлык укучылар да язучының “Хисаметдин менла” әсәренә туктала, ләкин гомуми фикер әйтү белән чикләнә. Роман XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты контекстында бәяләнми кала. Әдипнең тормыш юлы, иҗаты хакында гомуми сүзләр сөйләүдән беренче, икенче урынны алган укучылар да “котыла алмаган”.
Гражданнар сугышы чоры әдәбиятына караган сорау — бәйгедә катнашучылар тарафыннан иң йомшак яктыртылган сорауларның берсе. Укучылар чорны иңләп күзаллый, аерым сыйфатларны аерып чыгару аша гомумиләштерүләр ясый алмый. Аерым укучыларның эшләрендә гражданнар сугышы чорын күзаллау бөтенләй юк, беренче рус инкыйлабы яисә беренче бөтендөнья сугышы тарихи вакыйгалары белән бутау, хәтта Тукай иҗатын шушы чор контекстында бәяләү дә күзәтелә.
М.Гафури иҗаты хакында укучыларның җаваплары канәгатьләнү хисләре калдыра. Эшләрнең барысы да “Кара йөзләр” әсәренә туктала, матур гына анализ үрнәкләре бар. Ләкин М.Гафуриның шигърияте хакында мәгълүмат бик аз эштә генә искә алына. Димәк, мәктәптә әдип иҗатының әлеге ягына күбрәк тукталу сорала. Мостафина Алсуның (Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе) җавабы М.Гафури иҗатына төгәл, дәлилле, эзлекле якын килүе белән игътибарга лаек. Гомуми фикерләр әйтү белән чикләнеп калмыйча, ул аерым шигырьләргә анализ ясый. Бу яктан Гыйльметдинова Лилиянең (Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе), Хаҗиева Лилиянең (Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе) дә җавапларын аерып әйтәсе килә.
Укучыларның гомумән әдәби хәрәкәт белән танышлыгын тикшерү максатыннан куелган дүртенче сорауга җаваплары уңай тәэсир калдыра. Тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләр белән укучылар яхшы ук таныш икән дигән фикер туа.
Иҗади эш, нигездә, рухи һәм физик матурлык турында сөйләүгә кайтарып калдырылган. Үтә аерылып торган эшләр бик сирәк. Нигездә, әдәби әсәрләрдә матурлык белән ямьсезлек каршылыгы дәлилләнә. Шушы сорауга бер укучының җавабында “Г.Тукайның “Туган тел” шигерендә романтизм жанрында иҗат итә” кебек фактик, орфографик, стиль хаталарының очравы уйлануга этәрә. Ә Зәйнетдинова Ландышның (Теләче районы Алан лицее) җавабы иҗади якын килүе белән аерылып тора. Фәлсәфи уйланулар төсендә ул хикәя-эссе иҗат итә.
Әсәргә анализда аның темасын, идеясен шактый укучылар дөрес, төгәл аерып чыгара алган, шулай да сюжет элементларын санау белән мавыгу күзгә ташлана. Югары балл җыйган Зәйнетдинова Ландыш (Теләче районы Алан лицее), Гыйльметдинова Лилия (Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе), Хаҗиева Лилия (Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе) дә төп фикергә урау юллар аша килә.
11 сыйныф укучыларының эшләре елдан-ел сыйфат ягыннан күтәрелүе белән куандыра. Җаваплар тирән фикерле, эзлекле, системалы булуы белән канәгатьләнү хисләре калдыра. Иң югары балл җыйган (30 мөмкинлектән 26,5 балл) Гыйбадуллина Лилиянең (Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе) 29 битлек эше стиленең матурлыгы, төзеклеге, һәр сорауга иҗади якын килүе, фәлсәфи уйланулары, фикер тирәнлеге белән башкалардан шактый аерыла. Мансурова Гөлнараның (Казан шәһәре Яңа Савин районының 71 нче татар-рус мәктәбе), Фәхертдинова Альбинаның (Актаныш районы Актанышның 1 нче урта мәктәбе), Ибраһимова Айгөлнең (Актаныш районы Пучы урта мәктәбе) эшләре дә матур тәэсир калдыра.
Беренче сорау укучылар өчен иң җиңеле булган. Җавап бирү барышында Г.Ибраһимовның мәктәптә өйрәнгән барлык әсәрләрен дә, мөстәкыйль танышканнарын да файдаланганнар. Кайбер җавапларда гына сорауда яңгыраган “нинди темаларга мөрәҗәгать итә?” өлеше “төшеп” калган, тема урынына башка мәсьәләләргә кереп китү күзгә ташлана. Бу сорауга иң төгәл, тулы җавап Мансурова Гөлнараның (Казан шәһәре Яңа Савин районының 71 нче татар-рус мәктәбе) эшендә күренә. Ул әдипнең һәр әсәренә туталып, иҗат эволюциясен булдыра, иҗатының тематик төрлелеген ача.
Икенче сорауга барлык эшләрдә дә җавап бар. Бары аерым укучыларның җавапларында Бөек Ватан сугышы чоры һәм сугыштан соңгы дәвер бутала. Бу сорауга Гыйбадуллина Лилиянең (Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе), Мансурова Гөлнараның (Казан шәһәре Яңа Савин районының 71 нче татар-рус мәктәбе) җаваплары төгәллеге белән аерылып тора. Лилия әсәрләрне тематик яктан төркемнәргә бүлеп тәкъдим итә.
С.Хәким иҗаты турындагы сорауга җаваплар бик төрле. Арада бу хакта бик мәгъләматлы укучылар барлыгы күренә. Шагыйрь иҗаты турында гомуми сүзләр барлык эшләрдә дә бар, әмма аның бер әсәренә анализ ясау проблемалы, лирик геройның хис-кичереш үсеш-үзгәрешен күзәтү бик сирәк укучыларның эшләрендә генә очрый. Берничә укучы гына шигырьләреннән өзекләр китерә алган, алары да 1-2 строфадан гыйбарәт. Бу яктан безгә Гыйбадуллина Лилиянең (Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе) җавабы ошады. Ул С.Хәким иҗатында темаларны барлаганнан соң, “Юксыну” шигыренә туктала. Дөрес, шигырьгә анализ таркаурак, укучы хисләргә, югары пафоска ияреп китә, гомуми сүзләр дә әйтеп үтә. Ләкин бу сорауга тулы җавап бирә. Җавап укучының иҗади сәләтен күрсәтеп тора, татар шигъриятеннән дә, теориядән дә яхшы мәгълүматлы булуы хакында сөйли.
Казан шәһәре турында яки вакыйгалар Казанда барган әсәрләр шактый санала, ләкин төп масса программадагы, мәктәп дәреслекләрендәге әсәрләргә генә туктала.
Иҗади эшнең бик төрле булуы игътибарны җәлеп итә. Әдәби әсәр дәрәҗәсендәге, шартлылыкка корылган хикәяләр дә бар. Ләкин күбрәк мәсьәләгә гомуми якын килү, публицистикага төшеп китү үзен нык сиздерә.
Әсәргә анализда укучылар тема, идеяне аерып чыгара алган. Шулай да аерым укучылар кирәкмәгән, артык җентекләү белән шөгыльләнгәннәр (бигрәк тә сюжет элементларын санауда), интерпретация (шәрехләү) бик күп. Хәтта әсәрнең темасын елаткан шатлыгым дип бәяләү дә очрый.
Гомумән алганда, бу сыйныфта баллар югары, укучыларның эшләре матур, кызыклы. Аеруча беренче, икенче урынны алган эшләр төгәл, бай, аларның әдәбияттан мәгълүматы тирән, язма телләре сокланырлык.
Барлык сыйныфларның эшләре белән танышканнан соң төгәл, матур, шәхси бәясе, язу стиле, фикерне җиткерә белү осталыгы белән сокландырырлык җаваплар булуы тикшерүчеләрне куандырды, мәктәп-гимназияләрдә әдәбиятны укыту камилләшә бара, компьютер, электрон техника “кайнаган” чорда да балаларда әдәбият белән кызыксыну бар икән әле дигән фикер калдырды. Ләкин мәктәптәге әдәбият укытуда аерым җитешсезлекләр, игътибар ителәсе моментлар булуы да ачыкланды. Беренчедән, әдәбият тарихының аерым чорлары, шул чор сүз сәнгатенең үзенчәлекләре хакында белем системалы түгел. Икенчедән, сорауларда теоретик материал әдәбият тарихы белән янәшә тора, ә җавапларда еш кына теориягә мисал дөрес китерелми, димәк, алар мәктәптә аерым-аерым өйрәнелә икән дигән фикер туа. Өченчедән, иҗади эштә укучылар фәлсәфи мәсьәләне әдәби формада бирергә авырсыналар, бу күренеш киләчәктә үзенә игътибарны сорап тора. Дүртенчедән, әсәргә анализ ясау калыбы юк, тема, идеяне билгеләү күнекмәсе бик йомшак. Бу яклар җитешсезлекләрне күрсәтү белән бергә киләчәктә мәктәптә әдәбият укытуның юнәлешен дә билгели.
Нурфия Гафиятуллина,
филология фәннәре кандидаты,
КДУ укытучысы

11 сыйныф укучыларының эшләреннән үрнәкләр
2004 нче елгы республика олимпиадасында беренче урынны яулаган Актаныш районы Такталачык урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйбадуллина Лилиянең эше
1. Галимҗан Ибраһимов иҗатка татар әдәбияты өчен “алтын чор” булып исәпләнгән дәвердә — XX йөз башында кыю адымнар белән килеп керде. Ул үзен күпкырлы иҗат юлында прозаик буларак кына түгел, ә бәлки драматург, кыю фикерле тәнкытьче, зирәк, үткен күзле публицист, милләт хадиме, ватанпәрәвәр шәхес, акыллы укытучы, остаз, төпле фикерле галим буларак та күрсәтте. Халкыбызның хөрмәтле әдибе буларак Г.Ибраһимов мәктәбен үткән, аның юлын дәвам итүчеләр татар әдәбияты тарихында күп булды.
Г.Ибраһимовның иҗатына килгәндә, мин аның әсәрләреннән түбәндә санап үтеләчәк берничә теманы ачык төсмерлим. Минемчә, баштагы чор әсәрләрендә язучы XX йөз башында актуаль булган фикерләрнең берсен – яшьләрнең иреккә омтылуын, искелекне кискен тәнкыйтьләүне күтәреп чыкты. Моны без аеруча “Яшь йөрәкләр” әсәрендә күрәбез. Г.Ибраһимов Мәрьям, Зыя, Сабир образлары аша яшьләрнең рухи һәм гамәли иреккә омтылуын, бер үк вакытта бу омтылыш-теләкләрнең бик сүлпән булуын һәм геройларның иске тәртипләргә каршы көрәшерлек көч таба алмауларын, рухи көчсез булуларын күрсәтә. Романтик буяу-бизәкләргә төреп бирелгән геройлар – Мәрьям һәм Зыя искелек богауларын җимерә алмыйлар әле. Бу әсәрдә иске тормыш вәкилләре – Җәләш мулла һәм башкалар тәнкыйть утына тотыла. Ә менә күренекле “Казакъ кызы” әсәрендә язучы төпле үз фикере, дөньяви карашлары булган Карлыгачсылу образын тудыра. Ул, иске тәртипләрне бозып, үзен бәхетсез итәчәк тормыштан качып, Арсланбайга кияүгә чыга.
Шул рәвешле, алда саналган әсәрләрдән һәм әдип иҗатында тудырылган башка образлардан күренгәнчә, Г.Ибраһимов киләчәктә милләт анасы булачак хатын-кызларның яңалыкка омтылышын, рухи үзгәрүләрен дә ачып сала. Бу тема аның иҗатында мөһим урын алып тора.
“Алмачуар”, “Табигать балалары” хикәяләре аша язучы кеше белән табигать арасындагы мәңгелек гармонияне күрсәтергү омтыла. Аның иҗатында табигатькә уңай мөнәсәбәт, хәзергечә “күпертеп” әйтсәк экология темасы да билгеле бер урын били.
Г.Ибраһимовның түбән катлам вәкилләренең ачы язмышын күрсәтеп, шулар өчен борчылып язган әсәрләреннән миңа “Карт ялчы”, “Көтүчеләр” хикәяләре аеруча якын. “Карт ялчы” хикәясендә гомере буе хуҗасына яхшылык эшләп тә, яхшы мөнәсәбәт, мәрхәмәт күрмәгән аяныч язмышлы Шәһи карт образы аеруча үтемле. Ә “Көтүчеләр” хикәясендә “мин” җәмгыятьтәге гаделсезлекләр турында уйлана. “Мин”нең карт атасы – гомере буе көтүче булган бабайны авылда тәрбияләү өчен чиратка салалалар һәм ул бозаулар торагында үлә. Моны ишеткән улы җитди уйлана һәм “Ни өчен берәүләр бәхетле булып та, икенчеләр бәхетсез соң?” дигән сорау куя. Түбән катлам вәкилләренең куркыныч язмышы, ач-ялангач тормышы “Казакъ кызы” әсәрендә дә күрсәтелә. Шулай ук Сарсымбай кул астындагы ыру һәм Кара айгыр йорты арасындагы хакимият өчен талаш аша. Автор халыкларның бердәм булмавын, төрле партияләргә аерылуын күрсәтә. Хакыйкатькә, бердәмлеккә өнди. Мондый аерымлану “Безнең көннәр” романында да ачыла. Биредә аклар һәм кызыллар сугышы ассызыклана.
Үрнәк совет кешесе образын тудыру, һәр җирдән сыйнфый дошман эзләү, фаш итүләр “Тирән тамырлар” әсәрендә чагыла (Г.Ибраһимов социалистик җәмгыятькә нык ышанган һәм шушы ук җәмгыять кануннары аның үлеменә сәбәпче булган да инде: әдип репрессияләнәгән һәм төрмә хастаханәсендә вафат булган). Димәк, автор иҗатында коммунистик идеалларга да урын бирелә.
Әдип мәхәббәт темасына да мөрәҗәгать итә. Мисал өчен бер карт шагыйрь уйларыннан корылган “Сөю-сәгадәт” әсәрендә “сөюдә генә чын бәхет” дигән фикер үткәрелә. Әсәр шул сүзләр белән тәмамлана да.
Г.Ибраһимовның күп кенә әсәрләрендә хәзерге чор өчен дә үтемле булган темалар күтәрелә һәм алар бүген дә укучы тарафыннан җылы кабул ителә (4,5 балл).
2. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда да шагыйрь, язучылар иҗатында сугыш темасы зур урын алып тора. Бу темалар берничә төркемгә бүленә
1) Сугышны реалистик сурәтләү, сугыш кыры вакыйгаларын ачу, фашистларның явызлыгын күрсәтү: Г.Әпсәләмов “Мәңгелек кеше”, “Газинур”, “Алтын йолдыз”, “Ак төннәр”, М.Әмир “Саф күңел”, “Ялантау кешеләре”.
2) Язучыларның үз башларыннан үткән, үзләре кичергән хәлләрне тасвирлаулары: Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында”, “Мәңгелек бастион”, Ә.Еники “Кем җырлады?”.
3) Сугыш вакытындагы кешенең рухи халәтен, сугыш алып килгән авырлыкларны ачып бирү: Ә.Еники “Мәк чәчәге”, “Бер генә сәгатькә”, “Ана белән бала”, “Бала”.
4) Сугыш вакытында тылдагы авыр хезмәт, тылдагы тормыш: М.Мәһдиев “Кеше китә — җыры кала”, М.Әмир “Саф күңел”, “Ялантау кешеләре”, Р.Төхвәтуллин “Йолдызым”, Г.Гобәй “Замана балалары”, Г.Бәширов “Намус”, М.Әмир “Миңлекамал”, Р.Ишморат “Кайту”.
5) Яшьлек, балачаклары сугыш чорына туры килгән геройларны, аларның шул чактагы тормышын сурәтләү: М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”, В.Нуруллин “Шинельсез солдатлар”.
6) Сугыштан кайта алмый калучылар турында: Ш.Галиев “Әткәйгә хат”, С.Хәким “Сары капкалы йорт”, “Ана”.
7) Сугышта һәлак булган герой сугышчылар, ватан уллары турында: Ш.Маннур “Муса”, Р.Ишмлрат “Моңлы бер җыр”, Н.Дәүли “Безнең Муса”, Г.Әпсәләмов “Агыла болыт”.
Әлеге әсәрләре белән язучылар кешелекне фашизмнан сак булырга, аның “үрчүенә” юл куймаска, илдәге тынычлык, матурлыкны сакларга, батырларча вафат булган ватан улларын онытмаска өндиләр (5 балл).
3. Янар өчен вакыт эзлә диләр,
Урын эзлә диләр ямьлерәк.
Никтер минем шигъри хисләремә
Арышларның исе тәмлерәк.
Бу шигъри юллар Сибгат Хәкимнеке. Алар аша гына да без бу олпат шагыйрьнең ни дәрәҗәдә лирик аһәңле әсәрләр булдырырга сәләтле булуын, иҗатка табынуын, табигать, кешелек белән якынлык эзләвен, җирне, кешеләрне яратуын, искиткеч бай күңел дөньясына ия булуын аңлый алабыз.
С.Хәким шагыйрь буларак сугышка кадәр үк танылу таба. Мисал өчен, аның “Юксыну” шигырен 30 нчы елларның иң күркәм лирик әсәрләре арасына кертәләр. Дөрес, С.Хәким дә коммунистик идеалларга, Ленинга табынудан азат булмый. Моны аның “Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты” кебек әсәрендә күрәбез. Ләкин ул иҗатын төссез, хиссез чакырулар, язмалар, публицистика белән тутырмый, кешенең күңелен алга куя.
С.Хәким Бөек Ватан сугышында катнаша, фронтта газета-журналлар чыгара. Аның безгә сугыштан кайтып, авылда гаделлек өчен көрәшүче Сәлим образын булдырган “Бакчачылар” поэмасы, сугышта ятып калган геройның истәлеге булган ятим гармун, әтиләре кебек күзле кызлары һәм сары капкалы хуҗасыз йорт турындагы “Сары капкалы йорт” әсәрләре билгеле.
“Лирика – шигъриятнең таҗы», — дигән тәнкыйтьче В.Белинский. Әнә шул таҗ С.Хәким иҗатында урын алган да инде. С.Хәким авылдан, ярлы гаиләдән чыккан, аны авылга мәңгелек җан җепләре бәйли. Мисал өчен, “Тегермән стенасындагы язулар” әсәрендә автор авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана.
Шагыйрь иҗатында Ана образы да зур урын били. Шагыйрьнең әнисе — әсәрләреннән күренгәнчә, сабыр, тыйнак, гүзәл эчке дөньялы авыл хатыны. Шәһәрдә яшәп ятучы улына ул “Нәрсә җибәрим?” дигән сорауга җавап итеп: “криндилләр эзлим, криндилләр” генә ди. Ул ананың күзе гел юлларда. Ятса да, торса да, шигырьдәгечә суга чыкса да күзе гел юлларда аның. Һәм С.Хәким болай дип куя: “Син һәркемгә очырыйсың, әнкәй, мөлдерәмә килеш чиләгең”.
С.Хәкимнең “Юксыну” шигыренә кыскача анализ ясап үтик. Бу – мәхәббәт лирикасы. Лирик герой – гашыйк. Гашык кынамы? Үлеп гашыйк! Ул көне-төне сөйгәне турында уйлана, аңа багышлап шигырьләр яза, “ул” укыган мәктәп юлларыннан күзләрен алмый. Иптәшләре белән көлешә-көлешә “ул” килеп чыгар кебек. Лирик герой кызга хисләрен белдермәгән әле. Үзе сизәр дип көтә: “Син беләсең микән, юк микән?” – ди. Мәхәббәт биредә илаһилаштырып бирелә. Тышта яз, күңелләрдә дә яз. Йөрәкләрдә бөреләнеп мәхәббәт чәчәк ата. Лирик герой газаплы, татлы сөю утларында яна. Ул җавапсыз мәхәббәт газап кичерә. “Кошлар кайтты безгә син һаман юк, Син һаман юк, никтер килмисең...” – ди лирик герой. Лирик герой аның нигә килмәгәнен дә белә, әлбәттә. Әллә шушы “никтер” сүзе артына яшерелгән каршылыклардан куркамы? Минемчә, лирик герой сүлпән характерлы итеп бирелгән.Ләкин бу сүлпәнлек әсәр тукымасына гаҗәеп табигый рәвештә кереп китә. Без аны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итәбез.
Бу шигырьне укыгач, күңелләрдә дәртле, шашкын хиссият уянмый. Ә бәлки беренче ләззәтле, газаплы мәхәббәтне сагыну, нечкә, үтә нечкә җеп булып сузылган юксыну, сөюне кадерләү, зурлау уяна (5 балл).
4. М.Хәбибуллинның “Илчегә үлем юк”, Ф.латыйфиның “Хыянәт”, Р.Батулланың “Сөембикә кыйссасы”, Ш.Маннурның “Казан кызы”, Г.Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”, “Азан”, “Пар ат”, Ә.Фәйзинең “Тукай”, “Сөембикә” кыйссасы, А.Гыйләҗевның “Балта кем кулында”, Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, Ф.Әмирханның “Хәят”, М.Гафуриның “Мәдхе Казан”, М.Галәүнең “Болганчык еллар”, И.Газиның “Онытылмас еллар”, Р.Мөхәммәдиевнең “Кенәри – читлек кошы”, З.Бигиевнең “Зур гөнаһлар”, Н.Гыйматдинованың “Тәгъдир”, К.Тинчуринның “Американ”, “Сакла, шартламасын”, Г.Камалның “Банкрот”, “Беренче театр” әсәрләрен мисалга китерергә була (5 балл).
5. Хакыйкать
… Ул – шагыйрь. Һәм бу сүзләр белән бар да әйтелгән. Әйе, ул – мәхәббәт сандугачы, ул – иатурлыкка, батырлыкка дан җырлаучы, ул – кешелекне, җирне, яшәүне шашып сөюче… Ләкин шунысы гаять мөһим: ул – хакыйкатьне ачучы.
...Җиңел тормыш күрмәде ул: бшрелде, сугылды, каргалды, кыйналды, сүгелде, изелде, тапталды. Язмыш дигән каһәрле нәрсә аны бер почмактан икенчесенә алып орды. Ә ул һичкайчан да акны кара, караны ак димәде, яман белән хакыйкатьне күңеле, җаны-тәне, сүзләре белән аера белде. Менә шуның өчен дә шагыйрь ул!
… Ул җиргә килгәнче дә тормыш гаделсезлекләр, пычраклык, бозыклык тулы иде. Хәер, ул тормыш дигәннәренең күгендә кайчак кояш та күренә иде бугай… Хәзер дә күктә болытлар да, кояш та бар ич… Шагыйрь җиргә килде һәм әсәрләрендә әнә шул кояшны, болытларны күрсәтергә омтылды. Күрсәтте дә ул… Сукырлар да күзләрен ачар, аяксызлар торып басар, телсезләр сөйләшә башлар өчен хакыйкать кирәк бу җиргә!
Хакыйкать! Шагыйрь аңлады моны. Аны электән үк бабайлар күңелендә кадер-хөрмәт уяткан китаплардан укысалар үтемле булмасмы? Шагыйрь моңа да төшенде. Кызганыч, моны аңлаучы бер шагыйрь генә түгел иде…
Хәтерли әле ул: каһәрле 30 нчы еллар азагы иде. Аңа акны кара, караны ак дияргә куштылар. Юк, кушмадылар, боердылар! Ә ул исән һәм хәзер дә үзе кебек үк исәннәргә хакыйкатьне ача. Юк, ул гомерен мескен булып үткәрми. Ул гомерен бөек, сүзен алтын итә. Ялган сөйләүчеләрне күралмый, кызгана ул. Алар – түбән җаннар. Чөнки кеше күңелен алдаудан да түбән гамәл юк бу җирдә!.. Ә ул алдамый, ул – хакыйкать көзгесе, ул – үзе үк матур, гүзәл хакыйкать! Я, әйтегез, бәхетле түгелме ул?! (4 балл).
6. Бу әсәр лирик геройның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тоташтыручы яшәешнең мәңгелек кануннары турында уйлануы, фәлсәфәсе. Н.Гариф хикәясенең исемендә үк антитеза кулланган – елаткан шатлыгым.
Әсәрнең беренче кызыл юлы экспозиция өлеше булып тора. Лирик геройның үткәне турында уйлана башлавы – төенләнеш. Вакыйгалар шул рәвешле үстерелеп, улының “ташны ничек агартырга?” дигән сорау кульминацион нокта булып тора. Хикәянең соңгы кызыл юлы – чишелешне тәшкил итә.
Әсәрдә символик, аллегорик образлар кулланыла. Кәгъбә ташы – җирдәге бозыклык, гөнаһ тулы кара тормыш, адәмнәрнең гөнаһларны символлаштыра. Хикәя мәңгелек кешелек идеалларын яктырта. 50 яшьнең теге ягына чыккан ата улына киләчәктә җирдәге тормышны агартырлык, матурларлык гамәлләр кылыр өчен тиешле тәрбия бирергә омтыла. Аны үзеннән яхшырак шәхес итеп тәрбияләргә тели. Ни өчен ата бу хакта 50 нең теге ягына чыккач кына уйлана соң? Минемчә, бу – табигый күренеш. Чөнки ул инде фани дөньядан китү ноктасына якынлаша. Җирдә аның дәвамчысы – улы кала. Ул җиргә, киләчәккә яхшылык калдырырга тели, шуңа да улына дөрес тәрбия бирергә тырыша. Кеше гомеренең кыйммәте шуннан гыйбарәт түгелмени?! Ата тәрбия, әхлак, матурлык ачкычын диндә — исламда күрә.
Әсәрдә кешенең гамәлләре күркәм булсын өчен ышанычы нык, күңеле саф булырга тиеш дигән фикер үткәрелә. Мондый фикергә ата кеше “йолдызларны урагач, бар җиһанны гизгәч” – күп уйлангач кына килә. Уйлары Мәккәдә — изге җирдә туктала. Улына диннең кирәк икәнлеген аңлату өчен кара кәгъбә ташына туктала, бары җирдә хаклык ирешкәч кенә ул таш агара, ди.
Сабый бала күңеле кардай ак. Аңа әле кер кунмаган. Ул кәгъбә ташының да ак булуын тели. Бик урынлы чагыштыру кертә автор. Ә күңел аклыгы – исламда, моңа бала үзе төшенә… һәм үскәч мулла булам, ди. Бу сүзләрне ишетү – ата кешенең елата торган шатлыгы. А.Гыйләҗевның “Ягез, бер дога!” әсәрендәге сүзләрне искә төшерик әле. Әдип “дога укыганнарын ишетсәм, тәнемдәге бала йоннарым кабара”, ди. Чөнки ул буын кешеләренә ислам бик тансык. Аларны бит ничә еллар буе дингә каршы тәрбияләгәннәр. Бәлки, ата да шул буын вәкиледер?! Бала күңелендә хакыйкатькә, хаклыкка омтылу бөреләнгән, ата бу бөрене гөлгә әверелдерергә тели. Бу максат – аның тормыш мәгънәсе.
Әсәр башында әйтелгән “табигать” сүзен, минемчә, тереклек, тормыш төшенчәләре дип кабул итәргә кирәк. Табигать барыбер үз кануннары белән яши бит. Кешеләр генә үзгәртмәләр кертмәкче. Нигә гомерләрен шуңа багышлыйлар алар? Физик туклык, бөтенлек өчен нигә җан гармониясен, табигать кануннарын бозарга?! Кирәкми! Киләчәктә кешелек бу бозыклыктан арынырга тиеш. Шул фикердә автор.
Әсәр фәлсәфи уйланулар төсендә язылган. Үзе бик кыска, ләкин гаять зур мәгънәгә ия. Ата хыяллары чынга ашар дип өметләник. Юк, өметләнеп кенә калмыйк, шуның өчен тырышыйк. Бу әсәр безгә — яшь буынга җан эндәшүе бит! (3,5 балл).

2004 нче елгы республика олимпиадасында икенче урынны яулаган
Казан шәһәре Яңа Савин районы 71 нче татар-рус мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Мансурова Гөлнараның эше
1. Г.Ибраһимов иҗаты аеруча кызыклы, мавыктыргыч, үзенчәлекле. Байтак галимнәр фаразлавынча, язучының иҗатын ике чорга бүләргә мөмкин. Беренче чоры үзен 1917 нче елга кадәр язылган әсәрләрне ала. Монда Г.Ибраһимов үтә романтик буларак ачыла. Аның әсәрләрендә табигать күренешләренә, кешенең эчке кичерешләренә зур игътибар бирелә. Шундый әсәрләргә “Сөю-сәгадәт”, “Диңгездә”, “Табигать балалары”, “Көтүчеләр”, “Уты сүнгән җәһәннәм” керә. Һәрбер әсәрендә автор ниндидер әхлакый мәсьәләне күтәрә, табигать фонында раслый. Мәсәлән, “Табигать балалары”. Биредә язучы ике яшь шәхеснең саф, чиста мәхәббәтен күрсәтә. Егетнең батырлыгын, чыдамлыгын, кызның исә күркәмлеген, яхшы холкын, уңганлыгын сүрәтли. Һичшиксез, бу ике яшь шәхес бәхеткә лаек. Бу әсәрендә Г.Ибраһимов мәхәббәтнең олы көчен чагылдыра.
“Диңгездә” әсәре дә аерым игътибарга лаек. Монда автор яшәүнең матурлыгын, ихтыяр көчен, шул ук вакытта халыкның надан массага әверелеп, акылдан язуын, тыныч вакыттагы кешеләрнең “давыл” чыккач үзләрен ничек тотуларын күрсәтә. Бу проблемалар бүгенге җәмгыять өчен дә ят түгелләр. Аларның чишелеше әсәрдә гаять кызыклы шәкелдә. Язучының сурәтләү талантына да хәйран каласың. Биредә Г.Ибраһимовның романтизмның сурәтләү чараларын куллануында шик калмый.
“Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләрендә Г.Ибраһимов мәхәббәтнең ике төрле тарихын күрсәтә. Берсендә ул – бәхет, шатлык смволы, икенчесендә мәхәббәтнең булмавы тормышның җәһәннәмгә әверелүендә сәбәп икәнлеге ачыклана.
“Көтүчеләр” әсәрендә Г.Ибраһимов ике көтүченең — аталы-уллы гаиләнең тормышын тасвирлый. Баласы гомер буе көтү көткән, “рәхмәт” өчен эшләгән әтисен оныта. Тормыштан качып, шифаханәгә эләгә, яңа хәят таба. Әтисен үлгәч кенә исенә төшерергә мәҗбүр була. Монда Г.Ибраһимов мөһим темаларның иң җаваплысын — әти белән бала мөнәсәбәте, әхлак темасын күтәрә. Үтемле рәвештә мондый мәсьәләләрнең ничек хәл ителүен гәүдәләндерә.
Г.Ибраһимовның романтизм юнәлешенә караган зур күләмле әсәрләренең берсе – “Яшь йөрәкләр” романы. Монда автор байтак проблемалар күтәрә. Ата-угыл мөнәсәбәте, сыйнфый көрәш, милләт язмышы, җәмгыятьнең торышы һ.б. Бу мәсьәләләрнең барысы да әсәрдәге персонажлар аша, алар белән бәйле вакыйгалар ярдәмендә ачыла. Зыя – үзәк герой, моңга, хискә бай күңелле, олы җанлы шәхес. Аның үзенең милләткә мөнәсәбәте бар. Аның Җәләш мулла кебек “имезүче” буласы килми, әтисенә каршы чыга. Зыяның күзаллавында татар милләтен җыр, музыка аша рухландырырга була. Ул бар көчен белемгә, мәгърифәткә сарыф итә. Аның сөгәне Мәрьям дә бу эшен хуплый, таяныч булып тора. Ләкин язмыш аларның бәхетенә каршы төшә.
Сабир образы да гаять кызыклы. Ул сыйнфый көрәшне, яңа сыйныфларның барлыкка килүен чагылдыра. Хатыны Хәлимә белән авылда яшәү, иген үстерү, “мужиклар” белән аралашу – аның төп хыялы.
Әсәрнең азагында Зыяның үлүе яңа милләт улларының бу тартышта аз булуын, шул ук вакытта авырлыклар алдында баш имәвен чагылдыра.
Г.Ибраһимовның икенче чорга караган әсәрләре реалистик сурәтләү, чынбарлыкка ачык йөз белән каравы, ачы хакыйкать кебек тәшенчәләр аша ачыла. Мондый әсәрләр рәтендә “Адәмнәр”, “Тирән тамырлар”, “Безнең көннәр”, “Казакъ кызы” һ.б. бар.
Иң беренче чиратта мин “Казакъ кызы” романына тукталып узар идем. Бу әсәрендә язучы бик күп гыйбрәтле, мөһим темаларны ачыклый. Шуларның иң беренчесе – милләт темасы. Монда автор төрле ыругларның үзара мөнәсәбәтләре аша рус князләренең йогынтысы ярдәмендә казакъ халкының да таркау булуын күрсәтә. Биремҗан агайның халыкны берләштерергә кирәк дигән хыялы тормышта чагылыш тапмый. Тик Җолкынбайга гына өмет бар. Сарсымбай, Якуб, Калтай кебек персонажлар казакъ җәмгыятендәге проблемаларны ачыкларга ярдәм итә. Көнчелек, ызгыш-талаш, тигезсезлекне күрсәтә.
Карлыгачсылу һәм Арысланбай мәхәббәте исә — бу халыкның алда киләчәге барлыгын раслаучы күренеш. Карлыгач – хатын-кыз азатлыгын даулаучы бердәнбер шәхес. Ул үз язмышына буйсынмый, сөйгәненә омтыла. Хәтта аның артыннан сөргенгә дә китә. Хатын-кыз азатлыгы – “Казакъ кызы” романында төп темаларның берсе.
“Алмачуар” әсәрендә гади малай кичерешләре аша автор әхлак, тәрбия, иман темаларын күтәрә. Малайның каты бәгырьле булуы, Алмачуарны үтергәнче кыйнавы беркемне дә битараф калдыра алмый.
“Адәмнәр” әсәрендә Г.Ибраһимов совет хөкүмәтенең чын йөзен фаш итә. 1921 нче елда булган ачлык кешеләрне ерткыч дәрәҗәсенә төшерә. Хәтта җанварлар да үз балаларын ашамый, ачтан үлә, кешеләр исә алардан да түбәнрәк.
“Тирән тамырлар” романында Г.Ибраһимов ячейка утырышларын күрсәтеп, җәмгыятьнең тирән тамырларын фаш итә. Мещаннарның кара эшләре, совет хөкүмәтенең начар яклары, милләтнең кара тамырлары, җинаятьчеләрнең кара язмышлары…
“Безнең көннәр” романында язучы инкыйлаб вакыйгаларын, аларның халык язмышында нинди роль уйнавын күрсәтә. Чын реалистик буларак бу әсәр чынбарлыкны тасвирлый, җентекләп сурәтли.
Үз әсәрләрендә Г.Ибраһимов җәмгыятьнең торышын, шәхес кичерешләрен, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларны күтәрә (5 балл).
2. 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы меңләгән кешеләрнең язмышларында тирән эз калдырды. Хәзерге вакытка кадәр, ягъни бүгенге әдәбиятта да сугыш темасына күпләп әсәрләр языла.
Сугыштан соңгы татар әдәбиятында “конфликтсызлык теориясе” хөкем сөрә. Шуңа да язучылар бары тик Бөек җиңүгә багышланган әсәрләр иҗат итәргә, Сталинны мактарга мәҗбүр булалар. Шулай да “чын” әсәрләр иҗат ителә.
Г.Әпсәләмов сугыш темасына байтак әсәрләр яза. “Мәңгелек кеше”, “Алтын йолдыз”, “Агыла болыт”, “Газинур” һ.б. Бу романнарда автор тарихи шәхесләрнең тормышын, батырлыгын сурәтли. Документальлеккә мөрәҗәгать итә. Шулай ук язучы әсәрләрендә сугышның авырлыкларын, кеше гомеренең кыл өстендә генә торуын чагылдыра.
Ә.Еники “Тауларга карап” хикәясендә, Локман картның кичерешләрен сурәтләп, сугышның буыннар дәвамлыгын өзәргә мөмкин икәнлеген күрсәтә, нәселнең корый алуын әйтә. Бәхеткә каршы, Газизҗанның булуы моңа каршы төшә. “Кем җырлады?” хикәясендә Ә.Еники солдат күңелендә барган “дулкыннарны” сурәтли, аның үлем алдында җыр ишетеп, татлы йокыда җан бирүе йөрәкне кыса. Сугышның мәгънәсезлеге әнә шулай раслана.
Сугыштан соңгы әдәбиятта күбрәк өч тема үзәккә алына: сугыш кырларында мәңгееккә ятып калган солдатдарны искә алу (С.Хәким “Сары капкалы йорт”, З.Мансуров “Балкыш”), сугыш вакытындагы хәлләрне сурәтләү (Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында”), кичәге солдатның яңа тормышка кайтуы (“Кайту”, “Казан кызы”).
Күп кенә әдипләр үз әсәрләрендә сугыш аркылы кеше холкын сыныйлар. Мәсәлән, М.Мәһдиевнең “Кеше китә — җыры кала” әсәрендә сугышның башлануын сурәтләп, авыл кешеләренең табигатен күрсәтә. “Фронтовиклар” әсәрендә элекк солдатның хәзерге тормышта да санмавын чагылдыра. “Без – кырык беренче ел балалары” повестенда яшьләрнең авыр тормышын, чыдамлыгын ачып бирә.
Ләкин сугыш дигәч тә, фронт кырлары гына күз алдына килми. Тыл тормышы да вакыйгаларга бай була. “Намус” романында Г.Бәширов намус, әхлак, иман кебек төшенчәләрне сугыш фонында тикшерә. Кешеләрнең холкы сугыш авырлыклары аша ачыграк күренә.
Тулысы белән сугышның ачы чынбарлыгына багышланган әсәрләр дә байтак. Мәсәлән, Х.Камаловның “Һәркемнең гомере бер генә” романы – шуңа ачк мисал. С.Хәким дә “Курск дугасы” поэмасында сугыш кырлары аша уза.
70-80 нче еллар язучылары да сугыш алып килгән фаҗигаләргә игътибар итәләр. И.Юзеев “Тып-тын иртә” әсәрендә гарип солдатның агач аякларының тынычлыкны бозуын күрсәтә. Шулай итеп, автор сугышны онытмаска, солдатлардан борылмаска, тынычлыкка омтылырга чакыра.
М.Әгъләмов “Онытма, Европа” поэмасында халыкка мөрәҗәгать итә.
Т.Миңнуллин үзенең “Моңлы бер җыр” пьесасында Җәлил һәм җәлилчеләр образын күтәрә. Бөек шәхескә мәдхия җырлый.
М.Әмир сугышка багышланган дилогия дә иҗат итә. “Саф күңел”, “Ялантау кешеләре” романнарында сугышның гади халыкка алып килгән фаҗигасен күрсәтә.
Әдипләр үз әсәрләрендә сугыш афәтен, карт кызларның тормышын, әти-әнисез үскән балаларның, улларын-кызларын югалткан әби-бабаларның язмышларын тирән психологизм белән тасвирларга тырышалар (4 балл).
3. С.Хәким иҗаты күпкырлы һәм күптармаклы. Шигърияткә ул Бөек Ватан сугышына кадәр үк килә. Сугышка кадәрге иҗатында ул табигать, мәхәббәт кебек мәңгелек темаларга байтак шигырьләр яза. Туган ил мәүзугына мөрәҗәгать итә. Шул чорда иҗат ителгән шигырьләренең берсе – “Юксыну”.
Бу чорда С.Хәким Тукай иҗаты белән мавыга. Бу шәхескә багышланган әсәрләрендә дә аңа тирән мәхәббәт, хөрмәт күренә. Аның “Пар ат”, Шагыйрьнең балачагы” кебек поэмалар – моңа ачык дәлил. Поэмаларында Тукай гади халык улы буларак гәүдәләнә.
Сугыш чорындагы иҗатына С.Хәким игътибар белән карамый. “20 ләп шигырь яздым”, — ди ул. Ләкин шул шигырьләрдә сугышның бөтен халәте ачыла. Шул шигырьләр арасында миңа иң ошаганы – “Фронтовик” шигыре. Монда сугыш вакытында да күңелсезлеккә бирелмәү тасвирлана.
Сугыштан соңгы иҗатында С.Хәким төрле темаларга мөрәҗәгать итә. Шуларның иң мөһиме – сугыш темасы. Ул “Курск дугасы” поэмасында да чагылыш таба. “Сары капкалы йорт” әсәрендә әдип сугыш кырларында ятып калган солдатларга дан җырлый.
Шулай ук С.Хәким башка темаларга да мөрәҗәгать итә. Аның “Суд залында” исемле шигырьләр җыентыгында башка темалар да күренә. Автор күбрәк гадәти тормышка, кеше кичерешләренә, мөнәсәбәтләренә игътибар итә. Тукай тормышына да битараф калмый: “Кырыгынчы бүлмә” исемле поэмасында аның “Болгар” кунакханәсендәге тормышын тасвирлый.
С.Хәким сәяхәт итәргә ярата. Бу җирлектә ул өр-яңа әсәрләр иҗат итә. Аның Карловы Варыга булган сәяхәте яңа шигырьләр бәйләме белән тәмамлана.
70-80 нче елларда С.Хәким шәхес, милләт, халык тормышына игътибар итә башлый. Тарих белән бүгенгенең бәйләнешен эзли.
Анализны минем С.Хәкимнең “Шагыйрьнең балачагы” исемле поэмасына ясыйсым килә. Авторның әсәрне язар алдыннан махсус әзерлек үткәне сизелә. Төп тема – шагыйрьнең талантын ачуда, сәбәпләрен ачыклауда. Проблема итеп яшь Апушка карата булган җәбер=золымнар, аның чыдамлыгы. Поэманы укыганда, камил метафора, алымнар, эпитетлар күзгә чалына. Әсәрнең эчтәлеге мавыктыргыч. Гомумән, аңа битараф калып ублмый. Ә бу иң мөһиме (4 балл).
4. Казан шәһәре мәдәни үзәк буларак күпләгән сәнгать әһелләрен үзенә тарта. Бик күп сәяхәтнамләр Казанның матурлыгына багышланган. Р.Батулланың “Сөмбикә”, М.Хәбибуллинның “Сөембикә ханбикә һәм Иван грозный” китапларында Казан үзенең муллыгы белән ачыла.
Кол Шәриф, Мөхәммәдъяр әсәрләрендә Казанга дан җырлана.
Р.Миңнуллинның “Казан. Кремль. Ак диварлар” шигыре татар милләтенең Казан белән аерылгысыз булуын күрсәтә.
Миңа иң ошаган китапларның берсе – М.Юнысның “Җиле могҗиза” китабы. Автор борынгы Мисыр, башка дәүләтләрнең млгҗизасын Казан белән чагыштыра (3 балл).
5. Хакыйкать… Нинди тәмле, шул ук вакытта ачы сүз бу. Күпләр аннан йөз чөерә, күпләр аңа омтыла. Хакыйкать, дөреслек – бөек төшенчәләр. Ләкин аларга ирешү өчен чыдамлык, батырлык, рухи ныклык, иман, Аллага таяныч кирәктер, мөгаен. Безнең чынбарлыкта мондый сыйфатларга ия шәхесләр бармы икән?! Белмим. Озак эзләргә кирәктер шул. Бер чара кала — әдәбиятка, тарихка мөрәҗәгать итәргә.
Бу сыйфатка ия булган шәхесләр тарихта бик күп. Аллага шөкер! Иң беренче чиратта хакыйкатьне ачучы дип мин Г.Исхакыйны атар идем. Әйе, ул – Идеал. Аның әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар, темалар чынбарлыкны аңларга, хакыйкатьнең асылын күрергә булыша. Аеруча “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте. Бу әсәр – хакыйкатьнең, татар халкының язмышын ачыклаучы шәкел. Күпме еллар буе бу хакыйкать – икейөзлелек, ялган, яла ягу, эчүчелек, бөлгенлек, тарлык бездән качырылды. Ниһаять, хаклыкка ирештек, хакыйкатьне ачтык, дөрес юлга бастык. Хакыйкатькә ирешү – ул зур бәхет. Милләт бәхете, безнең бәхет! Хакыйкать булганда гына милләт иреккә ирешә ала (2 балл).
6. Иң беренче чиратта өзекнең исеменә игътибар итәргә кирәк: елаткан шатлыгым. Оксюморон күренеш түгелме соң бу?! Елау, күз яшьләрен түгү – күңелне бушату, чистарту дигән сүз., хис-кичерешләрне чагылдыру. Ярый әле бу шатлык. Дөньяда кайгыдан елаучылар да җитәрлек.
Әсәрнең беренче абзацында автор табигать кануннары турында уйлана. Бу фикерләр белән мин дә килешәм. Кешеләрнең тормышны үзгәртергә теләве күбрәк тискәре күренеш буларак гәүдәләнә, ләкин вакыт барысын да урынына куячак.
Икенче абзацта язучы төп темага, вакыйгаларга кереш ясый, улы белән таныштыра. Шулай ук фәлсәфи уйланулары белән дә уртаклаша. “Уйлар диңгезендә гизәргә яшь арасы юк”, ди. Ул хаклы.
Өченче абзацта без герой-әтинең тормыш сорауларына җавап табу өчен дингә, изге Мәккәгә баруын күрәбез. Бтредә бала да сораулар бирә, тзге Кәгъбә белән кызыксына. Баланы гына түгел, бөтен кешелекне борчыган сорау яңгырый: “ничек агартырга?”. Сабыйның яшь чактан ук саф, пакь уйлары булуы беркемне дә битараф калдырмый. Әтисе шатлыгыннан елап җибәрә! Чыннан да, зур шатлык бит.
Әсәрнең темасы – баланың җавап эзләве, әтисенең кичерешләре. Теманың әһәмияте дә шунда: шәхси, ата-бала мөнәсәбәтләре аша без кешелекне борчыган мәсьәләнең чагылышын күрәбез. Вакыт, Дин, Әхлак, Иман кебек төшенчәләрнең бала күңелендә булуы – милләтнең дә бәхете.
Әсәрнең идеясе дә гыйбрәтле. Н.Гариф укучыларны күңелләребезне агартырга чакыра. Сабыйны үрнәк итеп куя. “Шиңдермичә үстерү” – иң мөһим мәсьәлә.
Хикәядә образлылык та зур игътибарга лаек. Бала образы, Вакыт, Кәгъбә ташы, Ата образлары әсәрдә кызык формада гәүдәләнәләр. Бу образлар аша автор, аеруча бала образы аркылы, чынбарлыкның гөнаһлыгын, каралуын гәүдәләндерә. Пакъләнү көченең бары тик бала гына булуы тикмәгә түгел. Хәтта бала һәм Кәгъбә ташы символик образлар да булып тора. Аларның әһәмияте, тәэсир көче бик зур. Укучы әсәрне укыгач, үз тормышын, уй-фикерләрен үзгәртергә тиеш була. Әсәрдә диннең әһәмияте зур булуы турында әйтелә (3,5 балл).

Хикәяләргә анализ үрнәкләре

9 сыйныф
Язмышлар охшашлыгы
Әсәрдә футбол тубы – милләт язмышы янәшәлеге тудырыла, язучы татар халкының язмышын укучыга үтемлерәк җиткерү өчен футбол тубы аллегорик образына мөрәҗәгать итә. Аның башта максатка ирешүдә төп таяныч булуы, соңга таба, кирәксезгә әйләнүе турында сүз алып бара. Һәм милләтнең яшәеше дә шундый ук дигән нәтиҗәгә килә. Әсәрнең “Язмышлар охшашлыгы” дип аталуы әнә шуңа ишарә итә. Язмышлар охшашлыгын җиткерүдә автор тагын бер образга – тарих чүплегенә мөрәҗәгать итә. Әлеге образ эчке мәгънәсе белән иҗтимагый яшәешне, хакимиятне, ул алып барган сәясәтне күздә тота. Язучы милләтнең мондый халәттә яшәеше дәвам итсә, иҗтимагый барыштан төшеп калу куркынычы барлыгын искәртә.
Әлеге образларның яшәү рәвешләрен күрсәтү аша автор татар халкы язмышы темасын күтәрә. Сәясәт һәм милләт тормышы каршылыгы ярдәмендә татарның киләчәк язмышы, руслашуы, үз-үзен кайгыртмавы проблемасын күтәрә һәм тарих чүплегендә югалмас өчен властька баш иеп тору ярамый дигән идеяне үткәрә.

10 сыйныф
Аладан туган колалалар
Әсәрдә төп образ булып Сәмигулла абзый тора. Аның ике малае, ат һәм трактор образлары исә төп проблема һәм идеяне ачуда ярдәмче образларны тәшкил итә. Сәмигулла абзый бөтен гомерен игелек эшләп яшәүгә юнәлткән, тавыш-тынсыз гына тормыш иткән. Атка юл бирү нәтиҗәсендә эшсез калган, гомерен көтүчелектә үткәрергә мәҗбүр булган, ләкин бервакытта да үз гамәле өчен үкенеп яшәмәгән. Гомумән, аның гомер юлында үкенерлек гамәлләр, бәлки, кылынмагандыр да. Игелек эшләү хакына үзеңә авырлык алудан куркырга ярамый, бу Сәмигулла абыйның яшәеш девизы булган. Аның аша автор шул буынга хас иң матур әхлакый сыйфатларны калкытып куя. Бер вәкиле аның малайлары булган яшь буын исә бөтенләй башка юлны сайлый: алар үз тормышларын, җайларын кайгыртуны, матди байлык, муллык туплауны гына алга куя. Тирә-ягындагылар, рухи бөтенлек кебек мәсьәләләр аларны аз кызыксындыра. Сәмигулла абый атка да юл биргән булса, малайлары хәтта кешегә дә юл куймый гомер сөрә.
Әсәрдә заман образының бирелеше кызыклы. Ул үз эчендә ике – ат һәм машина заманнарын берләштерә. Автор ат һәм машина заманнарының бүленеше ярдәмендә ике чорның каршылыгын көчәйтүгә ирешә.
Яшь буынны характерлаучы төп сыйфат – игелексезлек. Автор нәкъ шул турыда сүз алып бара да. Шуннан чыгып, әсәрнең темасы игелексезлек булуы ачыклана. Сәмигулла абзый һәм аның малайларының яшәеше каршылыгы аша Н.Гариф яшь буынның тәрбиясезлеге, игътибарсызлыгы, эгоистлыгы проблемасын калкытып куя. Яшь буынның бу хәлгә төшүенә җавап эзләп, аталары игелекле булган балаларны заман игелексез ясый дигән фикер, идея үткәрә. Әсәрнең исеме дә шуңа ишарә итә.

11 сыйныф
Елаткан шатлыгым.
Әсәрдә ата белән ул төп образлар системасын тәшкил итә. Ата кешенең төп максаты – улын иманлы, әхлаклы кеше итеп тәрбияләү, еш кына малае белән яшәү мәгънәсе, дин, иман турында сөйләшүләре дә шуның белән бәйләнгән. Олы буын динсез яшәгән, үз яшәешенең асылына төшенмичә генә гомер үткәргән. Төп герой да үз тормышы, яшәү мәгънәсе турында соңлабрак кына фикер йөртә башлаган. Яшь буын исә бөтенләй башкача. Моның аркылы автор үзенчәлекле төстә ике чорның каршылыгын да тудыра. Фәлсәфи уйланулар аша милләтнең, гомуми планда кешелекнең дөрес юлга басуы турында уйлана, шушы юлдан барса, Хакыйкатькә ирешәчәген җиткерә, өметен “мулла булып ташны агартырга хыялланучы” яшь буынга юллый.
Кояш, йолдыз, Кәгъбә ташы образлары геройның Хакыйкатьне эзләвен, аны табарга омтылышын гәүдәләндерә. Кәгъбә ташы образы җирнең, бүгенге кешеләр тормышының гөнаһлы һәм караңгы, әхлаксыз, имансыз булуы турындагы мәгънә төсмере белән дә баетыла.
Әсәр кешеләр күңелендә яхшылыкка омтылыш яшәве турында. Тема да нәкъ шулай төгәлләшә. Ата кешенең баласы күңелендә яхшылыкны саклап калу турында уйлавы белән язучы хакыйкать иманда, диндә, бала йөрәгендәге яхшылыкка омтылышны шул юл белән саклап булачак дигән идея үткәрә.

Укучыларга әдәби әсәр анализлаганда файдалану өчен терәк схема үрнәкләре:

Чәчмә әсәр анализлау планы
1. Әсәрнең язылу вакыты, тарихы (билгеле һәм кирәк булса).
2. Төп әдәби образлар системасы. Аларны сыйфатлау.
3. Сюжет бирелеше. Конфликт.
4. Әсәрнең тема, проблема, идеясе.
5.Сурәтләнгән дөнья ( пейзаж, портрет, әйләнә-тирә дөньяны тасвирлау).
6. Әсәрнең композициясе.
7. Әсәрнең теле (автор сөйләме, хикәяләү, сурәтләү, персонажлар сөйләме, тел-сурәтләү үзенчәлекләре).
8. Жанры.
9. Әсәрнең язучы иҗатында тоткан урыны.
10. Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы.

Лирик шигырь анализлау планы.
1. Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар (билгеле һәм кирәк булса).
2. Жанры.
3. Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.
4. Тема, төп эчтәлек.
5. Хисләр бирелеше, аларның гәүдәләнеше, үсеш-үзгәреше.
6. Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы.
7. Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.
8. Әсәрнең төзелеше.
9. Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма.
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:54
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.