IV сыйныфта тәрбия эше программасы

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына нәтиҗәле була.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында төрле ямьсез күренешләрнең ешая баруы берәүгә дә сер түгел. Бүгенге тормышыбызда мәдәният һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы нык чагыла. Шуңа күрә дә мин үз эшемдә бу юнәлешкә игътибарны көчәйттем һәм тәрбия эше программасы булдырдым.

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Р. Фәхретдин.


Программаның максаты:

Укучыларда милли үзаң һәм әхлаклылык тәрбияләү.
Бурычлар:
— Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру;
— Балаларда әхлакый-эстетик, экологик культура тәрбияләү;
— Гаилә белән элемтәне, хезмәттәшлекне ныгыту;
— Милли гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаң формалаштыру;
— Балаларны сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга өйрәтү;
— Милли һәм гомумкешелек сыйфатларын тәрбияләү;
Эш формалары:
— әхлак дәресләре;
— мәктәп күләмендә һәм сыйныфта ата-аналар җыелышлары;
— әдәби-музыкаль кичәләр;
— тәрбия сәгатьләре;
— сәяхәтләр;
— конкурслар, ярышлар;
— сәламәтлек көннәре;
— тестлар;
— анкеталар;
— индивидуаль консультацияләр.

Әхлак дәресләре тематикасы ( 34 сәгать)
Акыллы кеше нинди ул һәм ничек акыллы булырга?
Сердән авыр нәрсә юк.
Әйт дустыңны — әйтермен кемлегеңне.
Тугры дус – җанлы хәзинә.
Яхшы күрше – ярты дуслык.
Акыллы кеше ялгышамы?
Саулык – зур байлык.
Акыллылык һәм ахмаклык.
Гыйлем – нур, наданлык – хур.
Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың.
Яхшы сүз – җан азыгы.
И туган тел, и матур тел.
Кечегә шәфкать итеп юл бир, олыга хөрмәт итеп кул бир.
Тәртип бусагадан башлана.
Хезмәттә — хөрмәт.
Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың.
Акыллы кеше начар гадәткә бирешми.
Шәфкатьлелек бизи кешене.
Татулыкка ни җитә?
Батырлыкта – матурлык.
Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел.
Намусыңны яшьтән үк сакла.
Калган эшкә кар ява.
Әләк төбе – һәлак.
Игътибарлы кеше – ихтыярлы кеше.
Инсафлының теле саф.
Икмәктән олы аш юк.
Сабыр – шатлык ачкычы, ашыгу – үкенү ачысы.
Тугры дус – җанлы хәзинә.
Әти-әни чын дустым, дус-ишләрем – юлдашым.

Ата- аналар белән психолого- педагогик укулар.
Балаларда намуслылык, дөреслек, гадилек һәм тыйнаклык тәрбияләү.
Максат: укучыларда намуслылык, дөреслек, гадилек һәм тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү; кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү.
Кеше өчен иң әүвәле – намус дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.
“Намус”,” намуслылык” белән бергә “ чисталык”, “сафлык” сүзләре дә йөри.
Намуслы дип без хәйлә, куркаклык һәм ялган белән үзен пычратмаган кешене әйтәбез.
Намуслы кеше ул – туры сүзле һәм кыю кеше. Дуслыкның кадерен белә торган, якыннарын, таныш-белешләрен һәм хәтта таныш түгел кешеләрне дә хөрмәт итә, ярата торган кеше. Әдәпле һәм намуслы кеше соңыннан оят булырдай, ата-аналарына, дусларына сиздерергә ярамаган эшләр эшләмәскә тырыша. Чөнки алардан яшереп эшләгән эш икейөзлелек, хәйләкәрлек булыр иде. Ә бу сыйфатлар кешене алдашырга, куркаклыкка өйрәтә.
Намуслы кеше, дусларының уңышын күреп, үзе дә шатлана белә. Беркайчан да, беркемнән дә көнләшми.
Намуслы кеше әти-әнисе, әби-бабасы хезмәтегнең дә кадерен белә. Үзе дә эш сөя. Намуслы кешегә һәрвакыт таянырга була. Шуңа күрә андый кешене хөрмәт итәләр, аңа ышашалар.
Намуслы кеше ояла белә, диләр. Чөнки ул үз гаебен, хатасын, кимчелекләрен таный, аларны ясаганы өчен кызара, үкенә белә һәм төзәтү юлларын эзли.
Намусны саклау – бигрәк тә кыз балалар өчен яшьтән белергә тиешле сыйфат. Кызлар горурлыгы ул тәкәбберлек, үз-үзен генә ярату, масаю түгел. Ул – үз кадереңне, җәмгыятьтә, кеше арасында үз урыныңны белү.
Намусны саклау, сабыр булу һәм чик-чаманы белү мәкальләрдә дә урынлы мактала:
“ Би билеген бирер, кыз намусын бирмәс”;
“ Чибәр кызның үлгәне – намусына тап төшкәне”;
“ Әдәпле кыз сәдәпле”.
“ Намус” сүзе белән бәйләнешле бик күп мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр бар:
 “ Намусыңны яшьтән үк сакла”. Чөнки бер ялганласаң, кеше сиңа ышанмый һәм син гомер буе алдакчы булып каласың.
 “ Намус асылташларга охшаш: кечкенә тап та аның ялтыравыгын төссезләндерә һәм бөтен кыйммәтен югалта”.
 “ Пычак ярасы китә, намус карсы китми”.
Үзеңдә намуслылык тәрбияләү өчен түбәндәге киңәшләр файдалы булыр.
1. Өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ихтирам белән карарга.
2. Кешеләр белән аралашканда, сүзләрне уйлап әйтергә, кемне дә булса үпкәләтә торган кыланышларга юл куймаска. Әгәр алай эшләгәнсең икән, шундук гафу сорый белергә.
3. Өлкәннәр киңәшенә һәрвакыт колак салырга.
4. Үзеңдәге кимчелекләрне таный белергә һәм аларны кабатламаска тырышырга кирәк.
Ә нәрсә соң ул дөреслек? Минемчә, ул – турысын әйтү, тугрылык, дөресен сөйли белү, хак сүз әйтә белү; уендагын яшермичә, ачыктан-ачык, дөресен әйтү, саф күңелле булу.
Юкка гына, мәкальләрдә болай диелми:
 “ Туры сүз ачы булыр, ахыры яхшы булыр”.
 “ Туры әйткән туганына ярамаган”.
 “ Тугрылык бәладан коткарыр, ә хыянәт бәлага кертер”.
 “ Тугрылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак”.
“ Икмәк белән су адәм баласының төп азыгы булса, дөреслек белән гаделлек – җан азыгыдыр”, — дип әйтеп, халкыбыз бик хаклы булган.
Кешеләр үзләрендә дөреслек сыйфатын тәрбияләү өчен түбәндәгеләргә игътибарлы булсыннар:
1. Бер-береңә карата эчкерсез, ихлас булырга.
2. Алдашмаска, ялагайланмаска.
3. Сөйләгәндә һәр сүзне уйлап әйтергә. Бары үзең белгән, үзең күргән нәрсә турында гына сүз алып барырга.
4. Җитешсезлекләр белән килешеп яшәмәскә, иптәшеңнең хатасын күрсәң, рәнҗетми генә әйтергә, ләкин яшереп калдырырга ярамый. Дөреслек таш яра диләр. Ләкин хәзерге заман икейөзле кешеләр заманына әйләнеп бара.
Тыйнаклык һәм гадилек – тәрбияле кеше өчен мөһим сыйфатлар. Тәкәбберлек, үзеңне өстен кую, урынсыз горурлык һич тә кабул ителми, чөнки кешеләрнең бер-берсе алдында өстенлеге юк, алар игелеклелек һәм зирәк акыллы булулары белән генә аерыла. Бу турыда Утыз Имәни “ Татулык бәяны” шигырендә бик үтемле кисәтә:
Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә син хур,
Сүзем кадерледер дип, булма горур.
“Кешеләрдәге нинди сыйфатларны сез барыннан да ныграк санлыйсыз?” – дигән сорауга Карл Маркс: “ Ирләрдә — көч, хатын-кызда йомшаклык”, — дип җавап кайтарган. Әйе, хатын-кыздагы йомшаклык, тыйнаклык, гүзәллек, сабырлык һ.б. шундый сыйфатлар яшерен-батырын түгел соңгы елларда күзгә күренеп кими башлады. Киресенчә, хатын-кызлар арасында әхлаксызлык күренешләре ( эчүчелек, фахишәлек, СПИД тарату) артканнан-арта бара. Ни өчен? Болардан ничек котылырга? Хәзер атап үтәчәк киңәшләр бу сорауга җавап табарга ярдәм итәрләр дип уйлыйм.
1. Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. Кычкырма, кешеләрнең кәефен бозма.
2. Һәрвакыт ярдәмчел бул.
3. Кешеләр белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш, бер-береңә “тылсымлы” сүзләр әйт.
4. Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма. Ип-тәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт.
Һәм сезгә гаиләгезгә бары тик иминлек, исәнлек, бәхет теләп, чыгышымны шушы шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Ә бит дөнья шундый матур үзе,
Каш җыермый гына карасаң.
Һәрберебез өчен кояш чыга,
Һәрберебез өчен таң ата.
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше ләбаса.
Яшәү шундый матур булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.

IV cыйныфта әхлак дәресе.
Тема: Әләк төбе – һәлак.
Максат: Әләккә карата кире мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
Үз-үзеңә бәя кую.
II. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: мин сезгә әфган әкиятен укып ишеттерәм. Игътибар белән тыңлагыз. Моңа охшаш әкиятләр башка халыкларда да, шул исәптән, безнең татар халкында да бар.
Бу хәл булгандырмы, юктырмы, бервакыт җанварлар патшасы юлбарыс авырып китте. Томау төшкән икән! Билгеле, бу чирдән үлмиләр. Әмма падишаһның кәефе кырылды, аңа буйсынып яшәгәннәр өчен бу үлемнән дә куркынычрак. Шунлыктан барлык җанварлар да тугрылыкларын белдерү өчен юлбарысның хәлен белергә килделәр. Бары төлке генә күренмәде. Бу көнне үзен үзе дә күрәсе килмәгән юлбарыс аның юклыгын сизмәде, әмма эшне бүре бозды.
— О, падишаһ! – дип пышылдады бүре юлбарысның колагына. – Син төчкергән саен “Сау-сәламәт бул!” дип әйтергә барлык җанварлар да килде. Бары төлкенең тавышы гына ишетелмәде…
Ачуыннан үзен кая куярга белмәгән юлбарыс шушы ук минутта төлкене табып китерергә боерды. Моны ишетеп, төлке юлбарыс янына йөгерде.
— Сары хайван! – дип акырды падишаһ, — барысы да минем хәлне белергә килде, ә син кайда йөргән буласың?
— Ачуланма, падишаһ, — дип җавап кайтарды төлке. – Мин синең
авырып китүеңне ишетү белән дару эзләргә керештем.
— Шулаймыни әле… – юлбарыс бераз йомшара төште. – Ни дә булса таптыңмы соң?
— Тапмый буламыни! Томау төшкәндә иң ышанычлы, тиз терелтә торган дару безнең бүренең сул аягының табанында икән ләбаса…
— Шулаймы? – дип гаҗәпләнде юлбарыс. — Әмма шуны яхшы аңла: әгәр даруның файдасы булмаса, миннән изгелек көтмә!..
Юлбарысның бу сүзләренә төлкенең бер дә исе китмәде. Томау төшү шундый чир инде ул: дәваласаң – тизрәк тереләсең, дәваламасаң – үзе дә үтеп китүе ихтимал.
Берничә көн үткәч, төлке урманнан барганда бүрене очратты. Ул өч аягында гына атлый. Төлке аңа болай диде:
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:
— Төлке бүрегә нәрсә дип әйткән?
— Син — әләкче; кирәгеңне алдыңмы? Ни өчен өч аякта йөргәнеңне беләсеңме?һ.б.
Балаларның җаваплары төрлечә булырга мөмкин. Әгәр алар төгәл генә бүренең әләкче икәнлеген әйтеп бирә алмасалар (әкият шулай дип атала да), сорауларны икенче төрлерәк куеп була:
— Әкияткә нинди исем биреп була?
— “Әләк”, “Бүре — әләкче”, “юлбарыс, бүре, төлке”, “Хәйләкәр төлке” һ.б.
Күпчелек очракта балалар төлкенең хәйләкәрлегенә басым ясыйлар. Ләкин укытучы төп игътибарны әкияттә күтәрелгән мөһим проблемага юнәлтергә тиеш:
— Әгәр дә бүре...(ни эшләмәсә?) без төлкенең хәйләкәрлеген белә алыр идекме?
— Юк, әлбәттә. Бүре ялганлаган, дөресен сөйләмәгән һ.б.
— Кешенең артында, үзе юк чагында дөресен сөйләмәү икенче төрле ничек дип атала?
— Гайбәт сөйләү, әләкләү.
— Бу очракта нинди җанвар дөресен сөйләмәгән?
— Бүре.
— Димәк, әкияткә нинди исем бирәбез?
— “Гайбәтче бүре”, “Әләкче бүре”, “Ялганчы бүре” һ.б.
— Әйе, хәзер әкияттән төлкенең җавабын укыйк: ”Хәтереңә салып куй, дустым: әләкче күккә төкерүчеләргә охшаш, аннары ул гаҗәпләнә башлый, башыма нинди чык төште икән”, дип.
— Бүгенге дәрестә сүз кем турында барачак?
— Әләкче бүре турында.
Үз-үзеңә бәя кую.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1 нче бирем.
— Нәрсә ул әләк? (Укучыларның фикерен тыңлаганнан соң, аңла-малы сүзлектән “әләк” билгеләмәсе укыла).
— Әләк 1. Берәүне нәрсә өчен дә булса гаепле санап, еш кына яла ягып, аның өстеннән власть вәкилләренә сүз, хәбәр; донос.
2. Берәр нәрсә яки нинди дә булса эш турында кемгә дә булса җиткерелгән сүз. Әләк кеше үтерер. Мәкаль.
Үз-үзеңә бәя кую.
2 нче бирем.
— Әләк белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр белә-сез?
— Әләкче, кеше өстеннән әләклим дип, үзен әләкләгән. Бәләчегә бер таяк, җитәкчегә мең таяк. Кешенең артында сөйләмә, алдында сөйлә. Күзең белән күрмәгәнне авызың белән сөйләмә. Ишеткән – имеш, күргән – көмеш. Кеше сүзе таш ярмаса да баш ярыр. Адәмне адәм иткән әдәп, һәлак иткән — әләк. Гайбәт дөнья болгата.
(Кайбер укучыларның шушы мәкальләрнең эчтәлеген ничек аңлаулары сорала.)
Үз-үзеңә бәя кую.
3 нче бирем.
— Үзегезнең тормыштан (сыйныф, мәктәп, урам, авыл, шәһәр һ.б.) әләк белән бәйләнешле нинди мисаллар китерә аласыз?
Җаваплар.
— Укылган китаплардан, каралган фильмнардан әләк белән бәйләнешле мисаллар китерегез.
Җаваплар.
Үз-үзеңә бәя кую.
4 нче бирем.
Әләк “кармагына” эләкмәү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Үз-үзеңне тәрбияләү планы төзегез.
Көтелгән план үрнәге:
1. Кеше гаебен күрсәң, үзеңнекен уйла.
2. Кеше гаебен сизсәң, үзенә генә әйт.
3. Күзең белән күрмәгәнне кешегә сөйләмә.
Үз-үзеңә бәя кую.
IV. Рефлексия.
— Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр эшләдек? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?
Җаваплар.
Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

V. Өйгә эш бирү.
1. Кемнең дә булса берәүнең әләге аркасында гаиләнең зыян күргәне бармы икән? – Шул хакта гаиләдә әңгәмә корыгыз.
2. “Әләкчегә минем киңәшләрем” дигән темага инша языгыз.

Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак. Әхлакый тәрбия дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, этик нормалар булдыру һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, яшь буынга системалы тәэсир итүне аңлыйбыз.
Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ни кызганыч, хәзер күп гаиләләрдә нәкъ шулар җитешми. Ата-аналарның күбесе “дөнья куа”, баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә, тукландырырга тырыша. Шуңа күрә аларның тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты да калмый.
Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрннең роле зур. Алар тиешле шартларны тудыра, эшне оештыра, балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.
Әхлак тәрбиясе бирүнең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан гыйбарәт. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә.
Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр.
Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.
Халкыбызның рухи мирасын китаплардан, газета-журналлардан гына түгел, ә бәлки үзебезнең милли төбәк җирлегенә таянып өйрәнү тормышка якынрак килергә, әби-бабай, әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.
Кече яшьтәге мәктәп балаларына әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм. Бигрәк тә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә традицион булмаган чараларның берсе булып балаларны дини культура белән таныштыру тора. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте искиткеч зур. Чөнки ислам дине тынычлык, халыклар арасында дуслык, үзара ярдәмләшү өчен көрәшә, кешеләрне бозыклык эшләүдән тыя. Ислам берәүне дә начарлыкка өйрәтми. Анда гел яхшылыкка гына өндәгән күпсанлы чакыру, вәгазьләр бар. Алар барысы да Ислам әхлагы нигезен тәшкил итә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә бәхетле, сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була, чөнки ул иманлы.
Әхлак тәрбиясе бирүнең нәтиҗәләре тиз күренми. Мәсәлән, тапкырлау таблицасын берничә көн, бер атнада ятларга мөмкин. Ә әхлак тәрбиясен биргәндә бер үк нәрсәне күп тапкырлар, озак вакыт дәвамында искә төшереп, тормыштан мисаллар китереп кенә аңга илтеп җиткереп була.
Дөрес, бәлки безнең эшебез бик үк системалы, бик үк нәтиҗәле түгелдер. Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре”, Роза Шәяхмәтованың “Әдәплелек дәресләре” кебек программалар мәҗбүри фән буларак кертелсә, бәлки уңышларыбыз күбрәк булыр, фән укытучылары да бу дәресләрне үткәрүчеләр белән берлекттә эшләр иделәр һәм инде нәтиҗәсе дә уңай булыр иде.

Кулланылган әдәбият:
1. Казыйханов В. “Әхлак дәресләре”,1998 ел.
2. Р.Шәяхмәтова “Яшь буынны тәрбияләүдә әхлакый кыйммәтләр”.
3. “Үз-үзеңне ничек тотарга” //Ачык дәрес//, август, 2004 ел.
4. Хуҗиәхмәтов Ә., “Әхлак тәрбиясе”, 2005 ел.
5. Шәмсетдинов Г. “Әхлак тәрбиядән башлана”, 2005 ел.
6. Р.Шәяхмәтова “Әдәплелек дәресләре”
7. Җәләлиев Ш. “Акыл яшьтә түгел – башта”, 2004 ел.

Халык авыз иҗаты.
(IV сыйныфта укудан йомгаклау дәресе)

Максат:
1) Халык авыз иҗатының төрләре булган әкият, халык җыры, бәет, мөнәҗәт, табышмак, мәкальләр турында укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, эзлеклелек булдыру;
2) Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;
3) Укучыларда татар халкының үткәне, иҗаты белән кызыксыну,
горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау;
1) Китап күргәзмәсе: Татар халык иҗаты («Легендалар һәм риваятьләр», "Әкиятләр", «Мәкальләр», «Кыска җырлар», «Табышмаклар»), «Татар халык җырлары», «Балалар фольклоры», «Нәниләр китабы», «Гөлбакча», «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да», «Кәҗә — мәкәрҗә», һ.б.
2) Дәрескә эпиграф: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул!» (Г.Тукай).
3) Таблица: «Мәкальне әйтеп бетер!».
4) Табышмаклар язылган ромашкалар.
5) Магнитофон, «Мөнәҗәт» язылган язма.
6) Гармун.
Укучылар татар халкының милли киемнәреннән.
Дәрес барышы;
1. Оештыру өлеше.
2. Сәламләү. Бер укучы "Әссәләмәгаләйкем" җырын башкара.
3. Дәреснең максатын аңлату:
— Укучылар, без бүген халык авыз иҗаты темасын йомгакларбыз. Дәрес барышында борын — борын заманнардан ук халык арасында телдән — телгә, буыннан буынга күчеп яшәп килә торган әкият, мәкаль, шигырь, табышмак, җыр, бәет, мөнәҗәтләргә кагылып үтәрбез, белгәннәребезне ныгытырбыз.
4. Мөнәҗәтләр тыңлау (магнитофон язмасында). Сорау:
— Бу — халык авыз иҗатының нинди төре, аны кем башкара? Көтелгән җавап:
— Бу — мөнәҗәт. Аны абыстай укыды. Безнең авылның иң хөрмәтле кешесе ул.
5. «Тирәбездә яхшы кешеләр» дигән темага 1 укучының авылның абыстае турындагы иншасы укыла.
Укытучы:
— Әйе, балалар, безнең әби-бабаларыбыз – бик күпне күргән, күпне кичергән, бик күп белә торган кешеләр. Без алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнергә тиешбез.
6. Укучыларның өйдә әзерләп килгән бәет, мөнәҗәтләрен тыңлау. ( 3-4 укучыдан, бәет, мөнәҗәт укыту.
Укытучы:
— Бәет, мөнәҗәтлерне ниндидер тарихи вакыйгаларга багышлап, яки ниндидер кайгы, бәхетсезлек килгән очракларда чыгаралар, язалар. Алар көйле дә, көйсез дә була. Без аларның күпчелеген әби -бабаларыбыздан, өлкәннәрдән өйрәнә алабыз.
7. 1 укучыга сүз бирелә. Ул халык авыз иҗатының башка төрләре дә тупланган матур әдәбият китаплары турында мәгьлүмат бирә: табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, мәзәкләр, сынамышлар, халык җырлары менә бу китапларга тупланган (күргәзмәдәге китапларга күрсәтә). Без аларны шулардан таба алабыз. Безнең әби--бабаларыбыз китапларны бик хәрмәт иткән. Китап киштәдән түбән урынга куелмаган. Китапны идәнгә кую — алар өчен, хәтта гөнаһ саналган. Алар китапларны киштәләрдә, аерым китап савытларында саклаганнар. Без дә китапларга бик сак карарга тиешбез. Чөнки аларда — халкыбызның үткәне, хәзергесе, киләчәге. Бу китаплар китапханәләрдә бар.
8. Укытучы:
— Әйдәгез, «Мәкальләр” китабына күз салыйк. Менә нинди калын китап ул. Анда бик күп мәкальләр, әйтемнәр тупланган. Халык үзенең әйтәсе килгән фикерен төрле чагыштыру, читләтеп әйтү, охшатулар аша җиткерә һәм алар мәкальләр дип аталалар. Мәкальләрнең төп темасы — Туган ил, туган җир, туган тел. Мәсалән, „Иленнән аерылган -канаты каерылган“, „Ир — егет үзе өчен туа, иле эчен үлә'”. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” һ.б. Мәкальләрдә, шулай ук, хезмәт, акыл, һөнәрлелек темасы да киң урын алып тора. Әйдәгез, өйрәнгән мәкальләрне искә төшереп китик.
“Мәкальне әйтер бетер!» уены
Плакатта: Әйтеп бетерәләр:
1. Эш беткәч.,,. уйнарга ярый.
2. Һөнәрле үлмәс,… һөнәрсез көн күрмәс.
3. Егет кешегә… житмеш төрле һөнәр дә аз.
4. Агач жимеше белән… кеше белән.
5. Эш сөйгәнне -… ил сөяр.
6. Тырышкан табар,… ташка кадак кагар
7. Дуслык ашаганда беленми,… эшләгәндә беленә.
8. Ялгышын таныган кеше… икенче ялгышмас
9. Эшле кеше -… көчле кеше.
Төркемнәрдә эш: кайсы төркем күбрәк мәкаль белә.
Укытучы:
— Бик яхшы! Бик күп мәкальләр беләсез икән. Аларны халык үз сөйләмендә куллана, чөнки алар ярдәмендә кешенең сөйләме байый, матурая. Безнең язучыларыбыз үзләренең әсәрләрен иҗат иткәндә халык авыз иҗатының бу байлыгыннан киң һәм урынлы файдаланалар.
9. Укытучы:
Хәзер табышмакларга тукталыйк. Алар да — фольклорның бер төре. Табышмак- «табу» сүзеннән ясалган. Димәк, без нинди дә булса предметны яки күренешне табарга тиеш булабыз. Билгеле инде, табышмакта бу әйбернең исеме аталмый, ә аның турында читләтеп, образлар ярдәмендә әйтелә. Без дә сезнең белән бик күп табышмаклар беләбез, шулай бит.
Менә бу «Серле ромашка»ның таҗларына нәрсәләр яшерелгән икән? (бергәләп чыгалар да табышмакны укыйлар, җавапны уртасыннан табалар).
10. Физкультминут. (гармунда “Әпипә” көе уйнала, балалар бииләр)
11. Сорау:
— Укучылар, без нинди көйгә биедек?
Җавап:
— Татар халык көе — "Әпипә«гә.
— Дөрес, халык авыз иҗатының тагын бер төре — халык җырлары. (күргәзмәгә игътибар иттерү). Халык җырлары — менә шушы китап-ларда урнаштырылган. (Китапларны исемләп чыгу).
Укытучы:
»Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас", — дип, бик дөрес әйткән бөек шагыйребез Г.Тукай. Җыр — халык тарафыннан яратып иҗат ителә. Ул- кешеләр өчен юлдаш, якын иптәш, рухи юаныч. Җыр көйдән һәм сүзләрдән тора, ягъни җыр — көйгә салынган шигъри әсәр. Фольклорның башка төрләренә караганда җырларның тиз таралуы аларның көйле булуы белән аңлатыла. Халык җыр белән төрле авырлыкларны, хәтта үлемне дә җиңә. Герой- шагыйрь М.Җәлил менә ничек язган:
"Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде
Үлемем дә яңгырар җыр булып". (1 укучы яттан укый).
Әйе, җыр көрәштә дә кешенең беренче юлдашы булды. Дошманга каршы көрәшкәндә халкыбызның батыр уллары үлем каршына да җырлап бардылар, үлемне дә җырлап каршыладылар.
Җырлар кыска да, озын да була. Менә бер озын җыр тыңлап китик әле. (Гармунда “Уракчы кыз” җырын уйнау, җырлау).
— Бу нинди җыр? Әйе, татар халык җыры — «Уракчы кыз».
— Кыска җырлар да бар. Ягез, кемнәр нинди җырлар белә? ("Җомга, «Күбәләгем» җырлары башкарыла. 1 егет һәм 1 кыз «Челтәр элдем читәнгә» җырын башкара.).
Җырларнын әһәмияте турында укучыларның фикерләрен
тыңлау (төркемнәрдә эш).
Укытучы:
— Укучылар, без җырларның темасы, аларның 3 төргә бүленүе турында сезнең белән сөйләштек инде. Халык җырларын оста башкаручы җырчылар турында да өйрәндек. Йомгаклап, шуны гына әйтәм: кеше җырсыз яши алмый. Шуңа күрә җырларны табыгыз, эзләгез, өйрәнегез, отып калырга тырышыгыз. Белемнәрегезне иптәшләрегезгә өйрәтегез.
Укучылар «Чат — чат » җырын башкара.
12. Укытучы:
— Укучылар, хәзер сезнең иң яраткан әсәрләрегез — әкиятләр турында
сөйләшербез. Әкиятләрнең бик борынгы заманнарда ук барлыкка килүе, аларның 3 төрле булуы турында сез беләсез инде. Әйдәгез, искә төшереп китик: тормыш — көнкүреш әкиятләре, хайваннар турында әкиятләр һәм тылсымлы әкиятләр, (һәр төренә мисаллар китертү).
Төркемнәрдә эш (укучылар 3 төркемгә бүленеп эшли). Бирем.
«Көмеш сылу» китабыннан әкиятләрдән өзекләр укыла. Укучылар әкиятнең исемен әйтә.
Сорау:
— Укучылар, әкиятләр сезне нәрсәгә өнди, өйрәтә?
Җаваплар: Әкиятләрдә халык үзе сурәтләнә. Хайваннар, дию пәриләре, еланнар аша кешенең уңай һәм тискәре сыйфатлары чагылдырыла. Әки-ятләр безне яхшылыкка өндиләр, тату, дус, акыллы, ярдәмче булырга ча-кыралар. Уңай геройлардан үрнәк алырга, аларга охшарга тырышырга кирәк.
13. Йомгаклау.
— Без халык авыз иҗатының нинди төрләрен өйрәндек инде? (Җаваплар: табышмаклар, мәкальләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, әйтемнәр, сынамышлар, әкиятләр, җырлар, мәзәкләр — халык авыз иҗаты.)
Дәреснең эпиграфына игътибарны юнәлтү:
«Халык — зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!» Г.Тукай.
— Ни өчен Г.Тукай халыкны зур, көчле, дәртле, моңлы, әдип һәм шагыйрь дип атаган?
— Чөнки әкиятләрнең, табышмакларның, мәкальләрнең иҗатчысы да, герое да — халык.
— Ни өчен моңлы дигән?
— Чөнки халык җырлап, моңланып, авырлыкларга бирешмичә яши белә.
— Әйдәгез, дәресне үзе дә халыкның бер улы булган шагыйрь Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк. ( Күмәкләп “Туган тел” җыры башкарыла).
Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.
(башлангыч класслар өчен кичә)

Тема;
«Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне».
Максат:
1. Балаларны өлкәннәрнең кадерле, кирәкле кеше булуларына инандыру;
2. Өлкәннәрнең кылган яхшы гамәлләре, эшләре турында күзаллау булдыру;
3. Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:
Плакат: «Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне», магнитофон, кассетада «Туган җир», "Әнкәйнең догалары"җырлары, әби — бабай киемнәре, балаларның сочинениеләре (китапчыклар), шәҗәрәләр.
Плакат (мәкальләр):
1. Олыларны олыла, үзең дә олаерсың.
2. Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар.
3. Ата — ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
4. Дөньяда ата — анадан башка бар да табыла. Плакат(нәсихәт):
— Олыларга каршы әйтмә — телең корыр.
— Картларга авыр сүз әйтмә — каргышлары төшәр.
— Олылар сүзен тыңламасаң, игелек күрмәссең.
— Олы кешегә катышып сөйләшмә, сүзен бүлдермә -акылың бүленер.
— Олылар алдында уйлап кына сөйләш.
— Карт кешенең хәлен белешеп тор, гомерең озын булыр.
Кичәнең программасы.
1. Магнитофон язмасында «Туган җир» җыры яңгырый.
2. Укучы шигырь укый. («Исәнмесез» шигыре).
3. Укучы җырлый:"Әссәләмәгаләйкем".
4. Татар халык биюе башкарыла.
5. Әби сүзе (1 укучының әбисе сөйли).
6. «Ай — ли, замана» — кунакка килгән бабайлар җырлый.
7. Нәфис сүз: «Озак яшәүнең сере».
8. Алып баручының әби — бабайларның яхшы гамәлләре
турында чыгышы.
9. “Зирәк карт” әкиятен сәхнәләштерү.
10. Төркемнәрдә эш. Мәкальләр.
11. Шигырь укыла: "Әйбәт тә минем әби".
12. "Әнкәйнең догалары" — магнитофон язмасында (тыңлау).
13. «Рамазан ае турында беләсезме?» — төркемнәрдә эш.
14. "Әбием догалары" (шигырь укыла).
15. Мәчет, шәҗәрә турында укучыларның сочинениеләрен укыту.
16. "Өлкәннәр" җырын тыңлау.
17. Йомгаклау.
Барышы:
/. Музыка уйный, Фән Вәлиәхмәтов башкаруында «Туган җир» җыры яңгырый.
2. Шигырь укыла:
Исәнмесез! — диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканда, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
Сәлам сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам сезгә роза гөленнән,
Сәлам сезгә барлык дусларымнан,
Сәлам сезгә һәм дә үземнән.
3. "Әссәламегаләйкем" җыры башкарыла.
А. б. Хәзер сезнең игътибарыгызга «Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне» исемле кичәбезне тәкъдим итәбез.
4. Татар халык биюе башкарыла.
5. Әби керә.
Ии- и.үзебезнең моңга җитәме соң? Безне яшь чакларга кайтара: орган көйләр! Мөдәррис сыздырып тальянда уйнар иде, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек. Үзәкләрне өзә бит! Рәхмәт сезгә, балакайларым, бик тә күңелем булды. Әле сез, авыл балалары, татарчаны онытмагансыз икән. Югыйсә бит, кайбер балалар татарчаны бар дип тә белмиләр, көн -төн магнитофоннан «пәри туе» акырталар. Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт.
А.б.
— Әбекәй, кил әле, утырып тор. Бүген син безнең кадерле кунагыбыз булырсың. Бәйрәмгә әле бабайлар да килерләр. Чөнки без бүген бала тәрбияләүне әти — әниләр белән бергәләп үз өсләренә алучы әби -бабайлар турында сөйләшергә җыелдык.
(Әби утыра).
А.б.
— Бабайлар килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, түрдән узыгыз!
Беренче бабай:
— Эх, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.
Икенче бабай: Эх, яшь вакытларның кадерен белмәдек, кордаш. Тәмәке һәм аракыга каршы көрәшәсе калган.
Өченче бабай: Хәзерге заманның кешеләре генә түгел, сарыклары да әллә нинди бит аның. Элек көтүдән кайтканда сарыклар «бә- ә» дип кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын ачалар да бер тавышсыз кайталар, шулай бит, кордашлар.
Дүртенче бабай:
— Карчыгым исән булса, чөкердәшеп яшәгән булыр идек тә (елый). Картайгач, күңел дә йомшара икән.
Беренче бабай:
— Кордашлар, күңелсезләнеп кенә утырмыйк әле, бер җырлап алыйк.
Бабайлар җырлый: «Ай — ли, замана „
Бергә:.
— Килмә, димен картлыкка,
Нигә соң син киләсең?
Үзеңне бит беркем дә
Сөймәгәнне беләсең.
Беренче бабай:
Чакырып килгән кунак кебек,
Ашыгып түргә менәсең.
Башны бөгеп, алга иясең
Елатасың иясен.
Икенче бабай:
Тимә, картлык, минем тешкә,
Теш көч бирә эшләргә.
Минем тешләремне коеп,
Ни хакың бар көләргә.

Өченче бабай:
Их, син картлык, күпме яшәп,
Рәхмәт әйтми берәү дә.
Синең хакта ишетәбез
Орыш, килен китүдән.
Дүртенче бабай:
Кая китте яшь вакытлар-
Яфрак, зәңгәр чәчәгем;
Күңел сизми, беркем белми
Алдан ни күрәчәген.
Бергә: Уйлап утырам, хәйран калам:
Бик аз калды гомерләр.
Авыр сүзне, кайгыларны
Күтәрә алмый күңелләр.
Ай — ли замана
Замана үтеп бара.

А.б.
Безнең бабайларның әле күчтәнәче бетмәде. Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.
Укучы:
1. Күрше бабайга кердем,
Көйләп бер сәлам бирдем;
Ике куллап күрештем,
Хәл – әхвәлен белештем.
2. Соравымны тыңлагач,
Болай диде бабакай:
Беренче бабай:
Озак яшәүнең сере –
Татулыкта балакай.
3. Әбиең белән бергә,
Яшибез җиде дистә.
Сүзгә килгән юк һич тә.
4. Әрләшкән дә юк, шөкер,
Тиргәшкән дә юк, шөкер.
Ачу килгән чакларда,
Эндәшкән дә юк, шөкер.
5. Сүз куештык өйләнгәч,
Без бик ныгытып кына.
Беребез тузынганда,
Беребез чыгып тора.
6. Менә әле бүген дә
Ул тузына тегендә.
Үтте ярты гомерем
Шушы капка төбендә.
Икенче бабай:
7. Ә бит монда нинди тын,
Каймак кебек саф һава;
Ә саф һава, беләсең,
Организмга дәва.
Өченче бабай:
8. Бу сүзләрдән сез шуны
Төшенергә тиешле:
Озак яшәүнең сере-
Шаянлыкта, кәнишне!
А.б.
Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби — бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш — көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә акыл ~ киңәш иясе булып торалар. (Татар халык әкияте “Зирәк карт» тан бер өзек карау).
А.б.
— Әкияттән күренгәнчә, 70 яшьлек карт, үзенең улына акыллы киңәшләр биреп, аны һәм үзен үлемнән коткарып кала.
А.б.
— Әйдәгез, хәзер зирәк акыллы кешеләр — өлкәннәр турында белгән мәкальләрне искә төшереп китик, (төркемнәрдә эшлиләр). Көтелгән җаваплар:
— Олыны олы итмәгән, олыгайганчы игелек күрмәгән.
— Оясында ни күрсә, очканыңда шул булыр.
— Олылар сүзен тотмаган, орылган да сугылган.
— Картлар сүзен кар басмас.
— Олы булсаң, кече бул.
— Ата — ана догасы утка — суга батырмас.
— Ата-анаж – чит дустың.
— Дус — ишләрең — юлдашың.
Плакатка язылган мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлаттыру.
А.б.
— Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. «Дәү әти», «дәү әни», "әбекәй", «бабакай» дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата — ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.
Нәфис сүз. "Әйбәт тә минем әби" (Ф. Яруллин).
А.б.
— Әбекәйләрне, бабакайларны яшьләр һәм сабыйлар белән динилек, укымышлылык, гаетләрне олылау кебек изге хисләр берләштергән.
— Укучылар, 13 нче сентябрьдән Рамазан ае башланды. Рамазан аенда безнең әби — бабаларыбыз ураза тоталар. (төркемнәрдә эш).
— Ураза тотучы кеше нинди гамәлләр кыла? (сәхәр ашый, авыз ача, сәхәрне иртән кояш чыгар алдыннан ашыйлар, ә авызны кояш баеганда ачалар; туганнарын, күршеләрен, якыннарын авыз ачарга кунакка чакырып сыйлый, намаз укый, корьән укып, дога кыла Һ.6.).
Әкрен генә магнитофоннан "Әнкәйнең догалары" җыры яңгырап тора.
— Рамазан аенда бер кеше дә начарлык эшләми, ул гел яхшылыклар гына эшләргә тырыша. Ураза тоту сабырлыкка өйрәтә, чисталыкка — пакьлеккә этәрә. Әби — бабайларның шушы изге гамәлләре, ягымлы — моңлы сөйләме, изге сүзләре балаларны үзенә тартып тора.
Нәфис сүз. "Әбием догалар укый". В. Казыйханов.
А.б. Соңгы вакытларда татар авылларының барысында да диярлек мәчетләр ачылды, һәр җомгада анда бәйрәм кебек, бабайлар мәчеткә ашыга. Безнең Гаделша авылында да яңа мәчет манарасы калкып чыкты. Бабайларның мәчеттән яңгыраган авазлары авыл халкын сөендерә. Мулланың азан әйтүе безне үткәнгә кайтара, борынгы әби — бабаларыбызны, нәсел шәҗәрәбезне өйрәнәсе килү теләге уята. Без җиде буынга кадәр нәселеңне белергә кирәклеге
турында беләбез инде. Шәҗәрәләр дә төзедек. Бер укучының иң зур нәсел агачы ясалган шәҗәрәсе күрсәтелә. (Язган сочинениеләре укытыла).
А.б.
— Безнең әби — бабаларыбыз үзләренең оныкларын һәрчак акьшлы, сабыр, намуслы итеп күрергә телиләр. Шул максаттан чыгып, алар сезне өйрәтәләр. Шул турыда үзебез өйрәнгән шаян җырны җырлап китик әле.
"Өлкәннәр " җыры.
1. Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Мин үзем чәй эчмим, алар
Кыстый — кыстый эч диләр.
Урамга чыга башласаң,
Ныгытып киен диләр,
Ә үзләре, ни өчендер,
Ныгытып киенмиләр.
Куш:
Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Аңламассың өлкәннәрне-
Гел киресен эшлиләр.
2. Йоклыйсы килмәгән чакта,
Бар инде йокла диләр.
Йоклаганда, тор инде, тор,
Аунама юкка диләр.
Уйнаганда, китап укы,
Уйнап утырма диләр.
Укысаң, башың авыртыр,
Бик күп укыма диләр.
3. Әгәр дә өйдә утырсам,
Бар, урамда йөр диләр.
Ә урамга чыгып китсәм,
Бик күп йөрмә, кер диләр.
Эшсез йөрсәң дә ярамый,
Бераз ярдәм ит диләр,
Әгәр ярдәм итәм дисәң,
Борчып йөрмә, кит диләр.
А.б.
— Балалар, ә без өлкәннәрне аңларга тырышыйк, чөнки алар безгә бары тик яхшылык кына телиләр. Үсеп буйга җиткәч тә әле без өлкәннәр киңәшенә мохтаҗ.
— Әйдәгез, менә бу «серле йомгакны» чишик, ягъни анда язылган нәсихәтләрне укып, кичәбезне тәмамлыйк.
(Нәсихәтләрне уку).
Хор белән плакатны уку: «Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне».

Әзерлек классларын укыту планы.

Гаделша гомуми урта белем бирү мәктәбенең
икенче категорияле башлангыч сыйныф укы-
тучысы Хайруллина Рушания Шакирҗан кызы-
ның эш тәҗрибәсеннән.
1 дәрес.
1. Дөрес утыру кагыйдәләре белән таныштыру.
2. Дәфтәр һәм дәфтәрне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
3. Ручка тоту.
4. Шакмаклы дәфтәргә нокталарын язу.
5. Укучыларның белемнәрен тикшереп карау. Санау (10 га кадәр һәм кирегә). Цифрларны тануны, хәрефләр тануны ачыклау.

2 дәрес.
1. Өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлау.
2. 1 ле саны һәм цифры белән таныштыру.
3. 1лене язу.
4. 1 1 1

5. Класста бер генә булган әйберләрне әйтү.
6. Язу дәфтәренә (, (ыргак) язу.
7. Шигырь өйрәнү.
Елмая күктә ай.
Ай-яй биек бу ай,
Айга абыйның да
Буе җитми бугай.
Рәсем: ай.

3 дәрес.
1. Өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлау. 10 га кадәр уңайга, кирегә санау.
2. 1 генә булган әйберләрне әйтү.
3. 1 юл 1 ле язу. Әкият уку.
4. 2 ле саны һәм цифрасы белән таныштыру.
5. 2 ле не язарга өйрәтү. 2 булган әйберләр.
6. Шигырь ятлау (Мәгариф №8, 98).
7. Табышмак. Бер тау тирәли ике тишек эленгән (колак).
8. Физкультминутка.
Күлдә балык, балыклар,
Әнә бара бер бака
Баткакка бата-бата.
Бака-ка-ка, бака-ка!
9. Узган дәрес шигырен кабатлау.
10. Б. б хәрефләрен күрсәтү
11. Шигырь ятлау.
Болыт.
Очып йөри
Өстә болыт
Күренә ул
Аю булып,
Бүре булып.
Төлке булып — Очып йөри
Көлке болыт.

4 дәрес.
1. Кагыйдәләрне кабатлау.
2. 1ле, 2лене язу.
3. Зле саны һәм цифры белән таныштыру.
4. Зле цифрасы язарга өйрәтү.
5. Физкультминутка.
Ак калач.
Булатның туган көненә без пешердек ак калач. Менә шулай ул биек, менә шулай тәбәнәк. Ак калач, ак калач! Теләгәнеңне ал да кач.
6. 3 булган әйберләр әйтү. (Светофор).
7. Табышмак. Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (яңгыр, җир, үлән).
8. Шигырьне (өйрәнгән) кабатлау.
9. Яңа шигырь.
Велосипедым, әй җитез,
Тиз генә әгәр йөрсәң.
Ул бит үзе йөри торган
Педален әйләндерсәң!
Рәсемнәр: велосипед.

5 дәрес.
1. Кагыйдәләрне кабатлау.
2. 1,2,3ле саннарын берәр юл язу.
3. Табышмакны искә төшерү.
4. Физкультминутка.
Чыпчык.
Тәрәзә каршына
Килгән бер чыпчык.
Мине чакыра;
— Чык әле, чык,
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
5. 4ле белән таныштыру, язу, рәсем ясау.
6. Табышмак.
Дүрт малайга бер түбәтәй.
7. Китап белән эш.
8. Г, г белән таныштыру.
9. Шигырь ятлау. Гөмбә.
Таптым мин бер зур гөмбә.
Ләкин юкка тигәнмен.
Әтиемнең эшләпәсе.
Икән гөмбә дигәнем.
Рәсемнәр: гөмбә.

6 дәрес.
1. Кагыйдәне кабатлау (утыру, дәфтәр кую, ручка тоту).
2. 1, 2, 3, 4 саннарын кабатлау. Цифрларны таный белүләрен тикшерү. Күршеләрен әйтү. Ничек барлыкка килгәнен ачыклау. Сан составын карау.
3. 1 2 3 4 дип бер юл язу.
4. 5ле саны һәм цифрасы белән таныштыру. Язарга өйрәтү: 5.
5. 5 5
6. Мисаллар язу: 2+2=4; 4+1=5; 1+1=2.
7. Табышмак.
Ике анада бишәр бала,
һәркайсына бер исем.
Нинди бишәр бала икән.
Анысын инде үзең бел.
8. Д авазы һәм хәрефе белән таныштыру.
9. Шигырь.
Дага белән дуга.
Атка кирәк дага, дуга.
Атка кирәк дуга да.
Дугасы — җигәр өчен,
Дагасы — җиләр өчен.
Кайсыгыз җигә ала?
Кайсыгыз җилә ала?
10. Язу: о а
Рәсемнәр: дага, дуга.

7 дәрес.
1. Кагыйдәләрне кабатлау.
2. 1,2,3,4,5 саннарын, составын кабатлау.
Күршеләрен әйтү
2345
11 12 13 14
21 22 23
31 32
41

3. 6лы цифрасы һәм саны белән таныштыру.
4. Табышмак: 2 мөгезле, 6 аяклы, Берсенең дә юктыр тоягы.
5. 6лы цифрасын язу
6 6 1 2 3 4 5 6 6
6. А, б, в, г, д, Мисаллар язу. Хәрефләрен тануны тикшерү.
7. Шигырьләрне кабатлау,
8. Е е авазы һәм хәрефе белән таныштыру
9. Сүзләр уйлау. Җөмлә төзү.
10. Шигырь. Елга.
Чыккан ди ерак юлга.
Ага да ага елга.
Чаба да чаба алга –
Елга туктамый ялга.
11. И и а о и у у
Рәсемнәр: елга, елан, кысла.

8 дәрес.
1. Кагыйдәләрне кабатлау.
2. 1,2,3,4,5,6 мп г гпоыг, составын кабатлау. Күршеләрен әйтү.
3. 7ле цифрасы һәм саны белән таныштыру.
4. Язу:
12345
77
6767
7
5. Мисаллар язу
6. Физкультминутка.
7. Шигырьләрне кабатлау.
8. Хәрефләрне кабатлау: А, б, в, г, д, е, е, ж.
9. Шигырь: Жираф
Жираф, сиңа
Кыенмы?
Син бит озын
Муенлы.
10. Язу У у ы л м.

9 дәрес.
1. Кагыйдәләрне кабатлау.
2. 1,2,3,4,5,6,7 сан составын кабатлау.
3. 8ле цифрасы һәм саны белән таныштыру.
4. Язу: 8
Ишек алды түрендә
Басып тора кар бабай
Нинди матур, ай-яй, яй!
5. 1 2 3 4 5 6 7 8
8
6. Физкультминутка.
7. Чагыштыру.
7<8 8>6 5=5
8. Физкультминутка.
9. Шигырьләрне кабатлау.
10. Сузык авазлар, тартык авазлар.
11. Хәрефләр.
12. 3 хәрефе.
Үзе хәреф,
Үзе сан.
Бик аз гына,
Санасаң.
13. И.
Алдым да кулга иләк,,
Торам менә он иләп.
Пешерәм оннан коймак,
Чакырам аннан кунак.

10 дәрес.
1. Кагыйдәләрне кабатлау
2. 1-8 саннарын, составын кабатлау
3. Язу.
4. 9, 10 саннары һәм составы белән таныштыру.
5. Язу.
9
6. Физкультминутка.
7. Чагыштыру, мисаллар язу.
8. Шигырьләрне кабатлау.
9. Й, й хәрефе, авазы белән таныштыру.
10. Шигырь:
Иртә кайттым бүген дә
Торам ишек төбендә.
Торам инде бик озак,
Ачылмый гына йозак.
Көтәм әни кайтканын –
Ачкычны югалтканмын.
11. Язу: п т р о а б.

Урок русского языка в III классе.

Тема: Изменение имен прилагательных по родам.
«Праздник Татарстана — Сабантуй» (по Г.Ахунову)
Цель:
1) углубить и расширить знания учащихся о прилагательных, используя текст Г.Ахунова «Праздник Татарстана»;
2) развитие у учащихся способностей составления предложений и связного текста, используя слова и словосочетания из учебника;
3) воспитание уважительного отношения и интереса к татарским праздникам и обычаям.
Оборудование:
1) плакат «Сабантуй»;
2) рисунки учащихся;
3) слова для словарной работы: околица, самодеятельный, наперегонки, выносливый.
4) выставка: полотенце с вышивкой, ложка с яйцом, конь (игрушка), петух (игрушечный), горшок и палка, мешок с сеном, яйца в ведре, гиря, пустые мешочки, ножницы.
5) палка с плакатами, полотенцами и другими подарками.
6) альбом «Сабантуй».
7) предложения для письма по памяти.
Ход урока.
1. Организационный момент. Вступительная беседа учителя:
— Ребята, сегодня у нас необычный урок. Форма урока: «Праздник Татарстана — Сабантуй». Сабантуй — самый популярный, древний праздник татарского народа. Если перевести дословно, «сабан» — плуг, «туй» — праздник, Сабантуй — праздник плуга. Проводится этот праздник после весенних полевых работ. На Сабантуе подводятся итоги весеннего сева, чествуются передовики сельского хозяйства. Веселые игры, соревнования, танцы, пляски делают праздник особенно привлекательным. Об этом празднике подробно пишет татарский писатель Г.Ахунов в своем рассказе «Праздник Татарстана».
2. Выразительное чтение учителем текста из учебника.
3. Словарная работа.
околица — авыл тирәсендәге иген басуына кадәр булган жир; самодеятельный – узешчән;
наперегонки — куышып;
выносливый — чыдам, түземле.
(учащиеся читают хором, записывают данные слова в тетрадях, ставят ударения в них).
Задание:
— Есть ли среди этих слов имена прилагательные, подчеркните их.
4. Установка:
Сяду прямо, не согнусь
Так прилежно я учусь.
5. Чистописание: слово Сабантуй.
6. Чтение текста учащимися по частям.
Нахождение из прочитанной части словосочетаний: имя прилагательное + имя существительное (главный праздник, малый сабантуй, средний сабантуй, татарский праздник, лучшие пахари, самодеятельные артисты, старинные игры, разноцветная картина, строгие правила, сильные, ловкие, выносливые борцы, сильный, могучий батыр, сырые яйца)
Задание: Определите род имен прилагательных.
7. Установка:
«Быть должны у нас в порядке
Ручки, книжки и тетрадки».
8. Тестирование.
На доске записаны слова: могучий, татарская, сырое, веселая, красивый.
Если слово мужского рода нужно ставить цифру «1», женского рода -«2», среднего рода «3». Учащиеся выполняют задание на листочках. Проверка: 12321 (вывешивается на доске лента).
9. Письмо по памяти.
(Предложения на листках показываются, а затем убираются). Первое предложение: «Сабантуй проводится после весенних работ».
Второе предложение: «На празднике побеждает сильный и ловкий
человек».
Проверка, работа над ошибками.
10. Проверка домашнего задания.
Рассказы учащихся о Сабантуе в деревне (2 — 3 ученика рассказывают о празднике или читают свои рассказы).
11. Физкультминутка (исполняется татарский народный танец).
12. Работа с предметами из приготовленной учащимися выставки. Выяснение предназначения каждого из них.
1 ученик. Ложка с яйцом: мы бежим, взяв в рот ложку с яйцом (показывает).
2 ученик. (Рисунок «Лошади и скакуны», игрушечный конь). На празднике Сабантуй самое интересное и привлекательное — это скачки. После состязаний их обвешивают платками, полотенцами, одних — за победу, других — за участие.
3 ученик. Петушок. На конец наклонного бревна вывешивают петушка. Его нужно достать.
4 ученик. Гиря. Самые сильные и выносливые мужчины поднимают гирю.
5 ученик. Сырые яйца: сырые яйца пьют борцы. Они прибавляют силу.
6 ученик. Веревка. Используется для следующих соревнований. (Проводится соревнование. Участвуют 2 команды. Встают так: каждая команда берется за концы веревки. По команде судьи каждая команда начинает тянуть на себя. Выигрывает та команда, которая вытянет веревку в свою сторону).
7 ученик. Мешок (внутри солома). 2 человека бьют друг друга мешками, сидя на бревне, побеждает тот, кто удержится на бревне. (Имитация игры).
12. Составление маленьких рассказов по рисункам о Сабантуе. (Работа в группах).
1 рисунок: Идет татарская борьба. Самое главное состязание на
празднике Сабантуй — это борьба. В борьбе определяется батыр
Сабантуя. Ему достается главный приз — баран, а также ценный
подарок.
Вопросы для беседы:
— Вспомните, кому в прошлом Сабантуе достался баран в Чистополе, кто стал батыром Сабантуя?
— Второго барана дарят самому лучшему пахарю. Кто получил второго барана?
Письмо. Предложение про победителя из книги выписывают в тетради.
2 рисунок. Интересно проходит «Бег в мешках». Надеваешь мешок на ноги и бежишь. Вопрос: «Кто первым добежит?» (Ответы учащихся).
3 рисунок. На Сабантуй приезжают много гостей. Они внимательно следят за соревнованиями.
4 рисунок. Перед праздником собирают подарки. — Какие они?
5 рисунок. На празднике выступают самодеятельные артисты. Приезжают и профессиональные артисты. ( прослушивание песни «Сабан туе» в исполнении учащихся).
13. Итог: Ребята, чтобы участвовать и побеждать на Сабантуе
необходимы, какие качества?
Мы должны быть сильными, смелыми, ловкими. А для этого нужно заниматься физкультурой и спортом, быть здоровым. Вспомним наш девиз:
«Я хочу быть здоровым,
Я желаю быть здоровым,
Я буду здоровым».
(Каждая группа высказывает свое мнение).
— А какие качества необходимы, чтобы быть батыром полей?
— Мы должны быть трудолюбивыми, выносливыми.
— Какая часть речи помогла нам, чтобы описать прекрасный праздник Сабантуй во всех её красках?
— Имя прилагательное.
— Какие имена прилагательные больше всего вам запомнились сегодня на уроке? (перечисляют).
— Как они изменяются? (ответы учащихся).
Вывод. Имена прилагательные украшают нашу речь.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсе

Программаны төзеде:
Гаделша гомуми урта белем бирү мәктәбенең II квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укыту-
чысы Хайруллина Рушания Шакирҗан кызы.

2006 нчы ел.
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:37
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.