Югары сыйныф укучылары өчен электив курслар программасы “Кайсы һөнәр яхшырак?”
Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Моның өчен мәгариф оешмаларына татар теле һәм әдәбиятын профиль буларак өйрәнүче мәктәпләрне стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел, өстәмә материал белән тәэмин итү бурычы йөкләнде.
Авыл мәктәпләрендә профильле укыту түбән дәрәҗәдә, чөнки аның мөмкинлекләре юк, шартлар тудырылмаган.
Әлеге электив курсның төп максаты: балаларның нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын искә алып, тиешле һөнәр сайлау, киләчәктә эчке халәтенә туры килә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юнәләш бирү, тормышта үз урыннарын сайлауга комплекслы әзерлек.
Тәкъдим ителә торган унҗиде сәгатьлек курс программасы төрле һөнәрләрләрнең нечкәлекләрен, авырлыкларын, ни дәрәҗәдә җаваплы булуларын төшендерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Электив курста төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес –очрашу, дәрес –суд, дәрес –реклама, дәрес презентация, дәрес –конференция. Һәрбер дәрес үзенчәлекле, кабатланмый. Төрледән –төрле һөнәрләргә багышланган. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты фәннәре белән бик тыгыз бәйләнештә алып барыла. Балалардан телне, әдәбиятны яраттыру өчен, дәрес кысаларында бөтен шартлар да тудырылган.
Дәрес эшкәртмәләре яңа технология нигезендә төзелгән.Алар уку мәсьәләсен куюны, чишүне, бәяләүне уз эченә алалар. Шулай ук, мөмкин булганча, компьютер куллану күздә тотыла.
Электив курс югары сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.
Дәресләр барышында торган бурычлар:
— хезмәт эшчәнлеге, һөнәрләр, карьера турындагы белемнәрне тирәнәйтү;
— укучыларда үзләрендә булган иң мөһим һөнәри сыйфатларның үсешен дөрес үзанализлау, белем һәм күнекмәләр формалаштыру, аларны кешегә куела торган һөнәр, хезмәт эшчәнлеге таләпләре белән чагыштыру;
— һөнәрләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү;
— татар җанлы, татар рухлы шәхесләр тәрбияләү;
— укучыларда милли горурлык хисе булдыру, үстерү;
— татар милләтенең тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү;
— татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын белү һәм үтәү, аларны тәрбия итеп куллану;
— районыбыз җирлегендә иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, яшьләр театры артистлары белән очрашулар;
— югары уку йортлары, аның укыту системасы белән танышу, мөгаллимнәре белән очрашу;
Электив курсның төп планы (дәресләр):
1.Кереш дәрес. Әдәбият – тормыш дәреслеге. Тормышта үз урыныңны табу өчен әдәбият фәне биргән юнәлешләр.
2. Якташ шагыйрь-язучыларның иҗатлары белән якыннан танышу, әсәрләрен уку. Әсәрләренә рецензия язу.
3.Якташ шагыйрә — Дибәҗә Каюмова белән очрашу дәресе. “Очрашу – үзе бер гомер”.
4. Дәрес-бәйге.“Беренче адымнар”. Балаларның иҗат эшләрен (мәкалә, шигырь, эссе, әкият, хикәя, табышмак, мәкаль- әйтемнәр) бәяләү, эшкәртү. Дәрес шулай ук язучы белән берлектә алып барыла. Бу дәрестә сәләтле балаларның иҗат җимешләре карала, аларга тиешле бәя бирелә. Ярдәм күрсәтелә: хаталары төзәтелә, тиешле әдәби алымнар, сурәтләү чаралары тәкъдим ителә.
5. “ Кем җиңүче? “Мәктәп, район балалар газетасында бастыру.
6. Журналист-корреспондент булу — яхшы һөнәр. “Алабуга нуры” редакциясенә экскурсия. Аның хезмәткәрләре белән очрашу. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. Бәйгедә иң яхшы дип табылган иҗат эшләре редакция хезмәткәрләренә тәкъдим ителә.
Журналист- корреспондент булырга теләүче балалар сәләтле балалар һәм мәктәп турында мәкаләләр язып алып киләләр.
7.Дәрес – презентация. “ Шагыйрь булу җиңелме?.”( Балаларның иҗади сәләтен үстерү күздә тотыла. Сәләтле балалар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштыралар. )
8. Дәрес – бенефис. “ Мәктәбебез горурлыгы”.( Бу дәрес сәхнәдә үтә. Иң сәләтле дип табылган баланың иҗат кичәсе үткәрелә. Аның әсәрләрен башка балалар сөйлиләр, сәхнәләштерәләр, укыйлар, гомумән, бенефис үткәрелә торган бала иҗатына башка балалар тарафыннан бәя бирелә, сәләтен үстерүгә тагын да зуррак этәргеч ясала. Иҗат кичәсе видеокассетага төшерелә, балаларның үзләренә күрсәтелә.)
9. Дәрес –суд.” Кем гаепле? Безнең киләчәк кем кулында?” Дәрес АДПУдан килгән студентлар һәм аларның мөгаллимнәре белән берлектә үткәрелә.( Т. Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”.) Дәрестә укытучы һөнәрен сайлаучы балаларга юнәлеш бирелә.
10. АДПУ университетына экскурсия. Галимнәр белән очрашу.
11. Мин –укытучы. Киләчәктә укытучы булырга теләгән укучыларга дәрес алып бару мөмкинлеге тудырыла. Алдан укытучы белән берлектә дәрес планы төзеп, түбән сыйныфларда дәрес бирәләр. Һәм килеп чыккан сурәттә берничә мәртәбә кабатларга мөмкин. Бу эш укучы теләге белән башкарыла. Балалар мондый эшне бик теләп башкаралар. Һәм, әйтергә кирәк, мондый алым аларга бу һөнәрнең авырлыгын, кызыклы, шул ук вакытта җаваплы икәнен күрергә ярдәм итә.
12. Театр дөньясында. Культура агарту училищесы хезмәткәрләре, студентлары белән очрашу. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, училище белән танышу.
13. Дәрес-театр.Авыл мәдәният йортында спектакль кую. КПУ мөгаллимнәрен кунакка чакыру.(Т. Миңнуллин ”Үзебез сайлаган язмыш”) Балаларның чыгышын белгечләр белән бергә бәяләү, юнәлеш бирү.
14. Дәрес-конференция. “ Киләчәк безнең кулда.” ( Р. Төхбәтуллин “ Йолдызым”,
Г. Бәширов “ Намус”, М.Әмир “Тормыш җыры”, “Миңлекамал” ) Дәрескә агроном, хуҗалык җитәкчеләре чакырыла. Балалар чыгышы белгечләр чыгышы белән бергә бәйләп алып барыла.Шулай ук шушы һөнәрләрне сайларга теләгән балаларга киңәшләр бирелә.
15. Без “ Тургай”да кунакта. Тапшырулар үзәге хезмәткәрләре белән очрашу. Радиодан балаларга чыгыш ясаттыру. ( Чыгышлар алдагы дәрес белән бәйләп төзелә. Күмәк хуҗалыкның уңышлары, балаларның җәйге ял вакытында шул уңышларга ирешүдәге роле)
16. “ Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?” Иҗади эш. (Тормыш программасы төзү)
17. Йомгаклау. Шәхес тәрбияләүдә әдәбият фәненең роле.
Кушымта.
Кереш.
Югары сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау юнәлешендә дәрес –конференция үткәрүне уңай күренеш дип саныйм.
Бер ай алдан укучыларга әсәрне укырга тәкъдим итәм. Укучылар әсәрне укыр алдыннан конференциядә каралачак сорауларны бирәм. Укучылар тарафыннан Р.Төхфәтуллин иҗатына багышланган бюллетень дә чыгарыла. Ай буе төркемләп әзерләнәләр.
Мондый төр дәрес аларга алдагы тормышта һөнәр сайлауга җитдирәк карарга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Тема: Кеше кайчан матур була?
Максат: 1)Р.Төхфәтуллинның “ Йолдызым”әсәрендә күтәрелеп чыккан мәсьәләләрне чишү һәм бүгенге көн белән бәйләү.
2) Укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга,әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү.
3) Үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.
4) Һөнәр турында җитди караш формалаштыру.
Дәресне җиһазлау: китап күргәзмәсе, магнитофон язмаларны.
Дәрес төре: дәрес-конференция
Дәрес –тибы: белемнәрне камилләштерү, уку мәсьәләсен кую.
Дәрес барышы:
I Психологик халәт тудыру.
Укытучы:
Кадерле укучылар! Күңелендә яшьлек, иңнәрендә канат тойган яшүсмерләр! Дәрес –конференциягә рәхим итегез! Тормыш, хезмәт, мәхәббәт, бәхет,һөнәр, дуслык турында сөйләшербез, икеләнсәк –киңәшербез, кирәк икән –серләшербез! Бүгенге дәрес сезне көтә. Без аны “Кеше кайчан матур була?” дип атарбыз.
Максатыбыз–Р.Төхфәтуллинның”Йолдызым” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне, проблемаларны чишү, фикер йөртү, үз фикерләребезне матур итеп сөйли, дәлилли белү, әдәби әсәргә җитди караш тәрбияләү, тирәннән уйлану,әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә мөһим булуларына игътибар итү. Киләчәк тормышта үз урыныгызны табуга юнәлеш бирү, дөрес һөнәр сайлау турында уйлану.
Дәресебезнең эпиграфы итеп, Ф.Харисның “Кеше кайчан матур була?” шигыренең берничә юлын алырбыз.
Эпиграф.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт:
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Заманының авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
Олы җан булып калганга,
Олы җанлы булганга.
Р.Харис.
-Әйе, кеше- табигать тарафыннан яратылган иң бөек зат. Ул бу фани дөньяга бары бер генә мәртәбә килә.Һәм инде, сүз дә юк, ул дөньяга яшәү өчен, матур яшәү өчен туа.Үз бәхетен табарга,үзенең яшәү рәвешен булдырырга омтыла. Бу берсүзсез шулай булырга тиеш тә.Чөнки һәрбер кеше — үзенә күрә бер шәхес,үзе бер дөнья.Ә инде аңа үз теләкләрен, хыялларын тормышка ашырырга, зәңгәр күк гөмбәзе астындагы тормыш диңгезендә үз урынын табарга нәрсәдер комачаулый икән, намуслы җәмгыять аңа ярдәм итәргә бурычлы. Шулай да җәмгыятьнең кеше алдына куйган бер шарты бар: кеше, намуслы җәмгыять тарафыннан куелган таләпләрне үтәп, тормышны үзенә кагыйдә итеп алырга тиеш.Нинди таләп куела соң кеше алдына? Ул, омтылышына, сәләтенә карап,һөнәр сайларга, аны җиренә җиткереп башкарырга, кешеләр белән дус –тату мөгаләмәдә булырга, башкаларга игелек кылырга, Р.Харис сүзләре белән әйтсәк,”олы җанлы” булырга тиеш. Башкаларның хокукын бозу турында уйларга да тиеш түгел.Бары шундый кешеләр белән генә матур җәмгыять төзеп була. Һәм киресенчә үзара хөрмәткә корылган җәмгыять кенә кешеләрне якыйната, алар арасындагы бәйләнешне матур, ярашлы итә. Кешеләрнең бер-берсенә ышанычы шушы мөнәсәбәтләрнең нигезен -җәмгыятьне барлыкка китерә. Җәмгыять бары кеше өчен яшәргә тиеш. Ә кеше җәмгыятьтә үзен иркен, рәхәт хис итәргә,үзенең бәхетен табарга хаклы.
II. Уку мәсьәләсе кую. Ә нәрсә соң ул бәхет?
III. Уку мәсьәләсен чишү.
Укучылар фикере тыңланыла.
Укытучы: Әйдәгез, хәзер тавыш бирү юлы белән кемнең нинди фикердә булуын ачыклап китик.
“Кем нинди фикердә? “ соравына җавапны саннар белән тутырырга.
СОРАУЛАР 1 2 3
1. Син “бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсың?
А) Бәхет ул –байлык.
Б) Эх, бәхетнең нәрсә икәнен
Белсәң иде, кеше, син әгәр.
Илең өчен яши алулар
Бәхет лә ул, бәхет никадәр.
Х.Туфан.
В)”… Бәхет ул- үзең теләгәнчә яшәү, матди һәм рухи бәйсезлек.”
Ә.Еники.
Г) Бәхет ул- яраткан һөнәрең, үз тормышыңнан тәм, ямь табып яшәү.
2. Р. Төхфәтуллинның “Йолдызым “әсәренең төп герое- Гөлзифа бәхетлеме?
А) Ул бәхетле, аның өчен бәхет –халкына хезмәт итү.
Б) Халык алдында зур абруй казанды, хөрмәт яулады, шуңа да бәхетле.
В)Шәхси яктан караганда бәхетсез, беренче мәхәббәте белән була алмады.
Укытучы: Әйе, бәхет темасы –мәңгелек тема. Ул бер генә язучы, шагыйрьдән дә читтә калмаган.
Ә хәзер, шушы фикерләрдән чыгып, Р. Төхфәтуллинның “Йолдызым” әсәрендәге Гөлзифа образына күчәбез.Гөлзифа бәхетлеме? Гомумән, ул бәхетне ничек аңлый? Аның яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?
Төркемнәрдән җавап көтелә.(Балаларның якынча җаваплары теркәлә)
1төркем.Укучы чыгышы: Безнең героебыз- Гөлзифаның яшьлек еллары, яшүсмер вакыты нәкъ сугыш елларына туры килә. Ул әти-әнисе үрнәгендә бәләкәйдән үк үз халкын, авылын, хезмәтне яратучы шәхес буларак формалаша башлый. Тормыш аны төрле сынаулар аша үткәрә :5- сыйныфта укыганда,әтисез кала.Авыру әнисе.Укыйсы да килә,ә авылда мәктәп юк.Ә читкә барып укырга мөмкинлеге юк. Әнисен ташлап чыгып китәргә намусы да кушмый. Шулай да, Гөлзифа түзә, сынмый, сыгылмый, көнне-төнне, алны-ялны белми халыкка хезмәт итә.Аның өчен бәхет –халыкка хезмәт итүдә.
2 төркем. Укучы чыгышы: Безнең күз алдыбызда кечкенә генә кызчыктан бөтен республика күләмендә дан яулаган, шөһрәт казанган,үзенең тәҗрибәсен бөтен республикага җәелдергән агроном дәрәҗәсенә күтәрелгән Гөлзифа образы.Әмма бу дәрәҗәгә күтәрелгәнче, аңа бик күп көч түгәргә туры килә.Ул максатчан, ныклы омтылышлы, ныклы ихтыяр көченә ия.Һәм шуңа күрә зур югарылыкка ирешә, халык алдында зур ихтирам казана.Бу үзе- зур бәхет.
3 төркем: Укучы чыгышы. Бәхет ул – тормыш диңгезендә үз урыныңны, кыйблаңны табу,үзеңнең күңелеңә охшаган, сәләтеңә туры килгән һөнәр сайлау.Шулай ук үзеңне аңлап, санлап, хөрмәт итеп яши торган тормыш юлдашы табу- Гөлзифага болар бөтенесе дә насыйп булды.Давыт аңа тиң түгел иде. Ә Җиһангир белән аларның тормышка карашлары, рухи дөньялары да туры килә.Һөнәрләре дә охшаш. Алар- авыл халкының терәге, ярдәмчесе, тоткасы.Колхоз тормышы, авыл халкы язмышы алар кулында. Бу -үзе зур бәхет.
Укытучы: Әсәрдә күтәрелеп чыккан төп проблема да бәхет проблемасы. Төркемнәрдәге җавап белән килешми мөмкин түгел, хезмәт –бәхет чыганагы. Тормышта бәхетле булу,үз урыныңны табу өчен нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк.Сүз дә юк, дөрес һөнәр сайлау шуның белән дә бәйле.Әнә бит Г.Тукай да ни ди:
Эшчән кеше булу –бик зур бәхет,
Эш ул- бу тормышның үзәге.
Укый- яза белү –шул тормышның,
Гәүһәр кебек матур бизәге.
Эш һәм белем бергә җыелсалар
Гына тормыш матур була ала,
Уку –язу белән коралланган
Кеше аңлы тормыш кора ала.
Гөлзифага дөрес һөнәр сайлау, бәхетле булу өчен шактый гына тир түгеп укырга да туры килде.(Балалар таблицаны тутыралар).Һәм инде соңгы сорау :”Кеше кайчан матур була ?” Гөлзифа “матур”кешеме?
( Төркемнәрдә эш алып барыла. Сораулар алдан бирелә)
Һәрбер төркем җавап бирә.Укытучы җавапларны хуплый.
(Аннан 3 сорауга җавап саннар белән тутырыла )
IV. Йомгаклау.
Укытучы:Әйе, чыннан да, без дәрес буе шушы сорауга җавап эзләдек.Дәресебезнең темасы да сорау формасында алынган иде :”Кеше кайчан матур була ?” һәм бу сорауга җавап та таптык шикелле: кеше иле өчен, халкы өчен җан атып яшәгәндә генә матур була.Ринат Харисның фикере белән килешми һич мөмкин түгел. Ә Гөлзифа,Җиһангир, Мөнирләр нәкъ шундыйлардан саналалар.Димәк, нәтиҗә шундый: нинди генә һөнәр иясе булсаң да, чын кеше,“матур” кеше булу кыйммәт, үзеңдә гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү зарур.
Ә хәзер сүз төркем җитәкчеләренә бирелә.(Алар һәрберсе чыгыш ясый.Күпме көч чыгуга, тырышлыкларына карап, төркемдәге укучыларга билге куялар. Билгеләр журналга төшерелә.)
V. Өй эше (Сайлап алу хокукы бирелә )
1. Гөлзифа образы үрнәгендә үз өстендә эшләү планы, тормыш программасы төзергә.
2. “Нәрсә ул бәхет?” темасына “Тургай “ радиотапшыру үзәгенә чыгыш әзерләргә.
3. Анкета тутырырга.(мәҗбүри)
Анкета
1. Нәрсә ул бәхет? Син бу төшенчәне ничек аңлыйсың?
2. Ул син тормышта сайлаячак һөнәр белән бәйлеме?
3. Кем булырга хыялланасың?
4. Ни өчен бу һөнәрне сайлыйсың?
5. Бүгенге дәрес сиңа тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм иттеме?
6. Мондый дәресләр үткәрү кирәкме?
7. Тагын нинди төр дәресләрнең үтүен теләр идең?
Тема: Кем гаепле? Безнең киләчәк кемнәр кулында?
( Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш ” әсәре буенча)
Максат: Әсәрдә куелган проблемаларны, куелган мәсьәләләрне чишү.Аларның бүгенге көндә мөһим булуын ачыклау.Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен, дәлилләвен үстерү. Аларда тормышка дөрес караш тәрбияләү. Язучы иҗатына карата кызыксыну уяту.Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү: суд хезмәткәрләре һөнәрләре белән танышу.
Метод- алымнар: әңгәмә, мөстәкыйль эш, эзләну методы.
Дәрес – төре: Дәрес –суд.
Дәрес тибы: Белемнәрне камилләштеру.
Дәрес барышы:
I. Оештыру: Психологик халәт тудыру.
( Укытучы сөйләме алдан компьютерда микрофоннан яздырыла.)
Әдәбият… Әдәбият ул- тормыш дәреслеге.Бу, чыннан да, шулай. Әдәбият һәм тормыш үзара аралашып, ярдәмләшеп, бер- берсен үстереп һәм яхшыртырга тырышып яшәүче ике дөнья. Тормыш никадәр катлаулырак, чишеләсе мәсьәләләр никадәр күбрәк,әдәбият шулхәтле кирәгрәк,әһәмиятлерәк була бара.Әдәби әсәрләр безгә бу фани дөньядагы иң четерекле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәләр.
Язучы, шушы ике дөньяның нәкъ үзәгендә торып, бу проблемаларны уңышлы гына хәл итә, әкияттәге кебек шушы ике дөнья арасына күпер сала.
Китапсыз узган гомер – мәгънәсез узган гомер. Безнең чорда бу бигрәк тә шулай. Китап ул –һәркемнең якын юлдашы, киңәшчесе, юл күрсәтүче, бу тормышта үз кыйблаңны табарга ярдәм итүче.Әсәрләр бездә күркәм сыйфатлар, батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияли. Аларны укыган саен, тормыш офыклары киңәя,үзеңнең эчке дөньяңны күбрәк аңлый башлыйсың, тирә-юньгә мөнәсәбәт тә үзгәрә.
Әсәрләр безгә гыйбрәт алыр, күңелне баетыр өчен генә түгел, түбәнлекләр, ваклыклар,әшәкелек, ямьсезлекләр белән килешмәс өчен, аларга карата нәфрәт хисе кабындыру өчен дә кирәк.
Әдәби әсәрнең телен анлаган кеше өчен әсәр эчендә әллә никадәр хәзинә ята. Язучының ни әйтергә теләвен аңлау –үзе бер ачыш. Язучы үз теләгәнен бервакытта да әйтер бетерми. Ә без сезнең белән шул табышмакны чишәргә тиеш.
Без Т. Миңнуллинның “ Үзебез сайлаган язмыш “ пьесасын укып чыктык.Әсәр җитди, бигрәк тә югары сыйныф укучылары өчен. Ни өчен дисәгез, сез озакламый мөстәкыйль тормышка аяк атлаячаксыз. Сезнең алда мең төрле сорау, мең төрле проблема. Ә шуларның иң мөһиме –шушы зәңгәр күк гөмбәзе астындагы тормыш диңгезендә үз кыйблагызны табу, дөрес юнәлеш алу,үзегезгә тиң, көчегездән килердәй, сәләтегезгә туры килердәй һөнәр сайлау. Ләкин шуны онытмагыз: нинди генә һөнәр сайласаң да, иң элек чын кеше була белү кыйммәт. Т. Миңнуллин әсәрендә нәкъ менә шул фикерне әйтергә тели дә. Әйдәгез әле дәрес темасын тагын бер мәртәбә укып карыйк: ул ничек яңгырый икән?
(Балалар кычкырып укыйлар )
II.Уку мәсьәләсен кую.
-Кем гаепле? Безнең киләчәк кем кулында?
Укытучы: Бу сорауны сез ничегрәк аңлыйсыз? Сүз нәрсә турында бара? Төркемнәрдә уйлыйсыз. Ачыклык кертәбез.
Һәрбер төркемнән берәр бала чыгыш ясый. Җаваплар тыңланганнан соң, укытучы тулыландыра.
— Әйе, вакыйга -авыл мәктәбендә. Педсовет бара. Бик дөрес, сүз ялган билгеләр, элеккечә укыту, билгеләре күтәрелеп куелган аттестат турында бара.
Сорау: укыту системасының болай баруына кем гаепле? Мәктәп коллективына кыскача гына бәя бирегез.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
Куелган сорауга җавап эзлиләр. Һәрбер төркем җавабын әзерли.
Беренче төркем укучысының якынча җавабы: Мәктәптә искечә укытыла. Ялганлыкка юл куела, бер- береңне яратмау, битарафлык күренешләре күзәтелә ( Мәсәлән, биология укытучысы Фасил бар нәрсәгә битараф.Аңа үгез үлсә -ит, арба ватылса –утын) Һәм шундый хәлләрне, коллективтагы каршылыкны кискенләштерүче сәбәпләр дә бар.
— Нинди сәбәпләр ул?
2нче төркем: Шушы вакыйгаларны китереп чыгаручы төп сәбәпләрның берсе -мәктәпнең элеккеге укучысыннан килгән хат. Бу хат педсовет барышын бөтенләй икенче якка борып җибәрә.
Укытучы: Әйе, болай да шаулы барган педсоветны укучыдан килгән хат тагын да җанландырып җибәрә.Һәм шушы вакыйгадан соң, әсәрдә каршылык тирәнәя.
Сорау: Укытучыларда хатка карата нинди фикерләр туа? Шул фикерләрне әйтегез.
3 төркем: Айдаров- РОНО мөдире паника куптарырлык нәрсә күрми. Яшь рус теле укытучысы Нурия үзен гаепле сизә. Тикмәгә акча алып ятуда гаепли. Укыту сыйфатын күтәрү турында уйланырга кирәклекне әйтә. Директор Илгиз Туктаров моны фаҗига дип исәпли. Укытучыларны уянырга чакыра. Укыту системасын төбе –тамыры белән үзгәртү ягында тора.
Укытучы: Әйе, Туктаров – яшь мөдир. Ул бу хәлне, укучыларыннан килгән хатны укыганнан соң, фаҗига дип бәяли.Бу нинди куркыныч сүз, укучылар. Ни өчен ул аны шулай дип атый соң?
Укучы: Хәлил Саттаров, мәктәпнең элеккеге укучысы,үзенең белеменә ышанып, институтка бара. Әмма керә алмый. Шунда гына үзенең белемсез икәнен аңлый. Бу шәхес фаҗигасе түгелмени?
Укытучы: Әйе, бу, чыннан да, шулай.Бу – укучының өмете сүнү.Әсәрдән күренгәнчә, педсоветта укытучыларның фикере икегә аерыла. Ике төркем туа. Бер якта иске тәртипләр белән килешүче төркем, икенче якта күз буяуга, искелеккә, битарафлыкка каршы укытучылар тупланган.
Әйдәгез, шушы образларны табыйк.
Компьютерда таблица төзелә.
Вагыйга урыны. Уңай карашлы герой(образ) Тискәре карашлы герой.
Авыл мәктәбе,
укытучылар бүлмәсе,
педсовет. Туктаров һ.б.
Мөнирә һ.б.
Шулай итеп, кем гаепле инде шундый битарафлыкка?
Укучы: Иң беренче чиратта уку –укыту буенча мәктәп мөдире урынбасары Мөнирә гаепле. Колхоз рәисе хатыны Шәйхаттарова шулай ук искелек калдыгы. Үзен генә кайгыртучы тип. Мөнирә үз гаебен таныйсы урынына Туктаров өстеннән шикаять яза. Сез аңа нинди хөкем чыгарыр идегез? Хәзер үзегезне суд залында итеп хис итегез.Сез- хөкем чыгаручылар.
Суд барышы.
(Бу эш балаларга алдан бирелә.Һәрбер төркемнән сәләтле балалар катнаша.Студент-практикантларны да катнаштырырга мөмкин.)
Дежур: Басуыгыз сорала.Суд килә.Хөрмәтле судья! Прокурор, адвокат һәм публика үз урыннарын алалар.
Судья: Утыруыгызны сорыйм. Без мәктәп мөдире Илгиз Туктаров эшен тыңлыйбыз. Уку-укыту эшләре мөдире, аның өстеннән шикаять язып, судка биргән. Ул ип. Туктаровны коллективны таркатуда гаепләгән.Димәк, Илгиз Кәримович коллективны таркатуда гаепләнә.
Прокурор тыңларга әзерме? Яклау әзерме? Гаепләүне яхшырак аңлау өчен, Илгиз Туктаров белән ныклабрак танышу кирәк. Илгиз Кәримович, сүз сезгә бирелә,үзегез турында сөйләгез.
Илгиз Кәримович: Мин мәктәп директоры булып эшлим. Миңа 25 яшь. Биш ел бу мәктәпне җитәклим. Гаиләм юк. Максатым -мәктәптәге укыту системасын яхшы якка үзгәртеп кору.
Судья: Сәбәбе нәрсәдә? Нәрсә канәгатьләндерми.
Туктаров И.К.: Инде берничә ел рәткә укучыларыбыз югары уку йортларына керә алмый. Белемнәре җитеп бетми. Моңа, әлбәттә, без – укытучылар гаепле. Без балаларның киләчәген хәл итүгә аяк чалабыз. Хыялларын тормышка ашырырга комачаулыйбыз. Мин моны зур фаҗига дип исәлим.
Судья: Ә ни өчен сезнең өстән шикаять язылган? Сезне коллективны таркатуда гаеплиләр.
Илгиз Кәримович: Белмим, минем бер коллегам белән дә каршылыкка кергәнем юк. Яхшы мөгаләмәдә дип саныйм. Аларга да үз бурычыбызны гына аңлатырга телим.
Судья: Сезнең әйтер сүзегез беттеме, иптәш Туктаров?
Илгиз Кәримович: Әгәр кемнәрнедер минем җитәкчелек итү, минем таләпләр канәгатьләндерми икән, мин башка мәктәпкә күчәргә әзер. Гаиләм юк. Берүзем.Бәлкем шул гаепләүче икенче төрле таләпләр куяр,үзгәртүне икенче төрле юнәлештә алып барыр.
Судья: Әйе, сүзне гаепләүчеләргә биреп карыйк. Монда коллективтан сигез кеше кул куйган. Аз түгел. Димәк, сигез кеше сезнең эшегездән канәгать түгел. Сезне коллективны таркатуда гаепли.
Мөнирә ханым, сүзне сезгә бирәбез. Бераз үзегез турында сөйләгез. Мәсьәләгә ачыклык кертегез.
Мөнирә: Мин –мәктәпкә укыту эшләре мөдире. Эш тәҗрибәм 25 ел. Әйе, әйе,25 ел гомеремне балаларга багышладым. Ә ниндидер юклы-барлы биш ел стажы булган малай мине өйрәтеп ята. Өстәвенә коллективны тарката.
Судья: Сез үзегезне хаклы дип саныйсызмы?
Мөнирә: Әлбәттә, мин бит үзем генә түгел, без сигез. Безнең коллектив көннән-көн таркала. Ә бары Илгиз Кәримович гаепле. Имештер, балалар институтка керә алмый. Ул укымаган балага укытучы гына гаепле түгел инде.
Судья: Сүзегез беттеме?
Мөнирә: Бетмәде әле, мин Туктаровны өлкән укытучы Нариман абыйның үлемендә дә гаеплим.
Судья: Ә нигә ул укытучы кул куймаган? Ул вакытта аның хәле бит әле яхшы булган. Өстәвенә Илгиз Кәримович белән бер түбә астында торганнар. Өеннән дә куып чыгармаган. Димәк, ул аны гаепле дип тапмаган. Ә бәлкем, аның берәр якыны бардыр монда?
Динә: Бар, бар. Хатыны- Шәмсенур. Мин – кызы монда.
Судья: Бик әйбәт. Шәмсенур ханым, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең тормыш иптәшегезнең үлемендә Туктаров гаеплеме?
Шәмсенур: Юк,әлбәттә. Ул йөрәк авырулы иде. Педсоветтагы сөйләшү,әлбәттә, аны борчуга салды. Әмма ул Илгиз Кәримовичны түгел,үзен гаепле санады. Яшь директорга безнең бернинди дә шелтәбез юк.
Судья: Динә, бәлкем, сез укучылар исеменнән берәр сүз әйтерсез. Башта үзегез турында берничә сүз әйтеп узсагыз иде.
Динә: Мин -10 нчы сыйныф укучысы. Медалистка кондидат. Гел “5” укыйм. Шулай да Мөнирә апа миңа әдәбият фәненнән “2”билгесе куйды.
Судья: Сәбәбе нәрсәдә? Белмисезмени аның фәнен?
Динә: Эш белмәүдә түгел. Ул әти үлгән көннәр иде. Мин бу кайгыны бик авыр кичердем. Мөнирә апа, шул форсаттан файдаланып,“2”,ә шул исемлектәге тагын бер тәҗрибәле укытучы (Шәйхаттаров ) “3” куйды. Ә минем тирән белем аласым, чын кеше буласым килә. Аларның дәресләре никтер кызыклы түгел. Һаман бер нәрсә. Мөмкин булса, мин чыгарылыш имтиханнарын башка мәктәптә бирер идем. Үземнең белемемне сыныйсы, күрсәтәсе килә.
Судья: Ә директорыгызга, яшь укытучыларга карашыгыз нинди?
Динә: Илгиз Кәримовичны бар укучы ярата, хөрмәт итә. Аның укыту системасы безгә ошый. Таләпчән. Укучылар белән уртак тел таба. Без аның китүен теләмибез. Кемнәрнедер аның тактикасы канәгатьләндерми икән,үзләренә дә китәргә мөмкин бит.
Судья: Ә әтиегез үлемендә ул гаепле дип саныйсызмы?
Динә: Юк, юк. Андый олы йөрәкле кешене кеше үтерүдә гаепләп буламыни?
Судья: Адвокат, сезнең сүз.
Адвокат: Кеше үтерүдә беркемгә дә вәкаләт бирелмәгән,җан бирү, җан алу –бары тик Аллаһ иркендәге эш. Туктаровның монда бернинди дә гаебе юк.
Коллектив таркатуда гаепләү дә дөрес түгел. Туктаров хаклы: укытучы бөтен көчен, ихтыярын, вакытын, гомерен, иманын балаларга багышларга, теләсә кайсы сәләтле укучы теләсә нинди вузга керә алырга тиеш. Шулай укытырга сәләтсез икән, андый кеше укытучы түгел. Мин Туктаровны үз мәктәбендә калдыруны яклыйм. Ә гаепләүгә кул куйган кешеләргә үзләрен үзгәртеп корырга, я булмаса, бәлкем, башка һөнәр сайларга кирәктер. Үзләре сайлаган язмыш, бәлкем, түзәргәдер.
Тәнәфес.
Хөкемдарлар карар чыгарырга таралышалар.
Прокурор: ( карар белән таныштыра )
Хөкемдарлар түбәндәге карар чыгарды:
1. Туктаров Илгиз Кәримовичны үз мәктәбендә,үз эшендә калдырырга, үз алдына куелган максатын тормышка ашырыр өчен тулы хокук бирергә.
2. Мәктәпнең уку –укыту эшләре мөдире Мөнирә ханымны, эшеннән азат итеп, гади укытучы итеп калдырырга һәм беренче кисәтүдән соң эшеннән куарга.
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән судья, прокурор, адвокат, директор, укытучы роленә дә кереп карадык.
Укытучы сүзе (дәвамы). Үзегез каршылыкларны таптыгыз, геройларга бәя бирдегез. Димәк, төп каршылык нинди монда?
Укучы: Мәктәп белән җәмгыять арасында. Җәмгыятькә, тормышны алып бару өчен, белемле кешеләр кирәк. Ә драмада күренгәнчә, мәктәп биргән белем тиешле дәрәҗәдә түгел һәм менә төп каршылык нәкъ менә шунда күренә.
Укытучы: Әйе, бик дөрес. Мәктәп җәмгыятьне канәгатъләндерерлек шәхесләр әзерләми. Тормышыбызның алга китеше өчен, чыннан да, белемле кешеләр кирәк. Белемсез кешеләр белән эшләве авыр һәм алар белән киләчәкне төзү дә кыен булачак. Менә шуңа күрә дә мәктәп җитәкчеләре булып Туктаров кебек шәхесләр эшләргә тиеш.
Колхоз рәисе Шәйхаттаров та аның кирәклеген чын йөрәктән аңлый һәм аны яклаучылар ягына баса.
Ә хәзер һәрбер төркем әсәрнең төп идеясен формалаштыра. Әсәрнең төп идеясе нәрсәдән гыйбарәт? Проблема?
1 төркем: Укучы – киләчәкне алып баручы кеше. Укучының белеме нинди, киләчәге шундый. Җәмгыятебезнең киләчәк проблемасы турында яза Т. Миңнуллин.
2 төркем (өсти).
Әйе, бу иң мөһим проблема. Т. Миңнуллин бу драмасын 1972 елда язган. 30 ел элек тә бу проблема мөһим булган. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул үзенең әһәмиятен югалтмаган. Әсәрнең төп идеясе – ялганга каршы чыгу.
Сорау 3 енче төркемгә:
Сез Мөнирә ханым һәм аның фикердәшләренә нинди киңәш бирер идегез.
3 төркем: Без Мөнирә ханымга түбәндәге киңәшләрне бирер идек:
— Укучының белеменә карап бәя куярга.
— Укытуның сыйфатын яхшыртырга.
— Һәр укучыга шәхси якын килергә.
— Билге куйганда, һәр адымда гади булырга.
Укытучы: Күз алдына китерегез: ялган аттестат алу һәм түбән дәрәҗәдәге белем белән югары уку йортларына бару. Имтиханнарны бирә алмыйча, авыр, алданган хәлдә калу. Аннары кемнеңдер ярдәме белән укырга керү. Укыганда да начар укып, белемсез диплом алу. Бу ялган белгечләр килеп чыгуына китерә. Ә белемсез табиб, укытучы, инженер һ.б. һөнәр ияләре ничек эшли ала соң? Алардан нинди нәтиҗә көтәргә кирәк? Беркемнең дә белемсез табибка күренәсе килми. Беркемнең дә белемсез укытучыда укыйсы килми бит.
Шулай итеп, без бүген дәресебездә Т. Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәрендә күтәрелгән проблемаларны өйрәндек. Анализ ясадык.
Ә сез үзегез бу дәрестән нәрсә алдыгыз?
Укучы: Белемсез килеш брнинди эштә дә эшләп булмый. Кем генә булсаң да, кайда гына эшләсәң дә, кем белән генә аралашсаң да белем кирәк. Билге – бер нәрсә, ә белем – икенче. Билгене сорап алып була, ә белемгә бары тик тырышып укып кына ия булырга мөмкин. Җәмгыятьне үстерер өчен тормышыбызның алга баруы өчен белемле кешеләр кирәк.
Укытучы: Димәк, киләчәк – сезнең кулда. Сез озакламый, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына аяк атлыйсы кешеләр. Күбегезнең хыялы – югары белем алу, һөнәр сайлау.
Сез – үзегезнең язмышыгызны үзегез сайлый торган кешеләр. Һөнәр сайлаганда, уйлап эш итегез. Һөнәр сайлау ул – сезнең язмышыгыз. Уңышлар сезгә!
Кереш.
Һәр төбәкнең горурланып сөйләрлек, кабатланмас, үрнәк алырдай, тормышыбызда маяк булырдай шәхесләре була. Татарстан Республикасы Алабуга районы һәм төбәге дә андый шәхесләргә бай. Шулар арасында күпкырлы талант иясе – Дибәҗә апа Каюмова исеме якташлары өчен аеруча кадерле.
Без, укытучылар, шушы шәхесләр иҗаты, тормышы үрнәгендә киләчәк буынны тәрбиялибез. Аларга булачак һөнәрләрен сайлауга җитди караш формалаштыруда, һөнәр сайлап алуда юнәлеш бирәбез. Әлеге мәсьәлә килеп чыгарга мөмкин булган проблемаларны хәл итү юлларын карыйбыз. Бу электив курста шагыйрә-прозаик белән очрашу дәресе зшкәртмәсен тәкъдим итәм (Эшкәртмә парлы дәрес уздыруны күздә тотып төзелде).
Тема: Очрашу үзе бер гомер.
Максат: Мәртәбәле шәхеснең тормыш юлы, иҗаты белән танышу. Күпкырлы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү. Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Аларның фикер алышу, вакыйгаларны анализлау, үз карашларын, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, яшүсмерләрдә ихтыяр көче, рухи ныклык тәрбияләү, һөнәр алуга юнәлеш бирү, бу өлкәдә җитди караш формалаштыру; иҗади сәләтләрен үстерү; Гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: Компьютер, Д.Каюмованың әсәрләре, язучы иҗатына багышланган стенд, газета, китаплар күргәзмәсе, магнитофон.
Метод, алымнар: әңгәмә, мөстәкыйль эш, эзләнү методы, өстәмә әдәбият белән эшләү ысулы.
Дәрес төре: Очрашу дәрес.
Дәрес тибы: Белемнәрне камилләштерү дәресә. У ку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Дәрес барышы:
Эпиграф:
Мин гомеремне бушка уздырмадым
Аямадым һич тә үземне.
Д.Каюмова
I. Кереш сүз. Ориентлашу этабы. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы:
-Хәерле көн, балалар, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән гадәти булмаган, үзенчәлекле дәрескә — якташ шагыйрәбез Д.Каюмова белән очрашу дәресенә җыйналдык. Күргәнегезчә, бу олы җанлы, кече, киң күңелле Дибәҗә апа бүген безнең арабызда. Аны зур алкышлар белән каршы алыйк. (Дибәҗә Каюмова балалар каршына утыртыла. Бу вакытта бүлмәдә Дибәҗә Каюмова сүзләренә һәм көенә язылган музыка яңгырый )
Ә хәзер, очрашу дәресебезне башлап җибәрү өчен, сүзне авылыбыз горурлыгы – Алабуга “ Сөембикә ансамбле солисткасы -Гатауллина Гөлсинә Әхәт кызына бирәбез. Ул безгә Дибәҗә апа Каюмованың туган ягыбыз- Алабугага багышлап иҗат иткән “Гүзәл Алабуга” җырын башкарыр.
Әйе, матур табигать кочагына урнашкан безнең яклар. Бүгенге көне ничек матур булса, аның үткәне дә данлы. Районыбыз үзәге булган Алабуга шәһәре, җырда җырланганча, безне көн дә елмаеп сәламли.
Һәм инде районыбызда хезмәт сөючән, елгыр, кулларына ни тотса, шуны булдыра алган, уйларына ни килсә, шуны тормышка ашыра торган халкы булган татар авыллары шактый. Шуларның берсе – Юраш авылы. Шул Юраш авылы мәктәбендә кунакта бүген Дибәҗә апа.
II Уку мәсьәләсен кую.
Ә хәзер сүзне укучыларыбызга бирәбез. Алар Дибәҗә апаның тормыш юлын, иҗатын өйрәнделәр, бик күп әсәрләрен укып чыгып, рецензияләр яздылар. Эш төркемнәрдә башкарылды.
Беренче төркем бу мәртәбәле шәхеснең тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясарга, ә икенче төркем “Өзелгән шомырт чәчәкләре” әсәренә реклама әзерләргә тиешләр иде. Сүз беренче төркемгә бирелә.
III Уку мәсьәләсен чишү.
Җитәкче үз төркем эше белән таныштыра. Алар Д.Каюмованың тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәннәр һәм слайдлар төзегәннәр. Шул слайдларны тәкъдим итәләр.
1 слайд. Экранда язучы Д. Каюмова рәсеме.
“Д. Каюмова – күпкырлы талант иясе. Үзенең каләмен, төрле жанрларда сынап, шактый гына уңышка ирешкән шәхес. Ул – шагыйрә, прозаик, юморист, композитор, педагог, журналист, публицист” – дигән язма фоторәсем астына урнаштырыла.
Микрофоннан язучының тормышы һәм иҗаты турында җитәкченең төзегән чыгышы (доклады) яңгырый
2 слайд: Д.Каюмова – шагыйрә.
Экранга Д.Каюмованың “Йөрәк сере” дип аталган шигырьләр җыентыгының тышлыгы.Рәшит Бәширов сүзләрә чыга.
“Атлар сыман тышлаулы” халкына иң садә мөлдерәмә хисләрен бүләк итә ул. Дибәҗә
ханымны башкалар белән бутау мөмкин түгел, ул лирикасында да, балалар шигъриятендә дә үзе булып кала белә. Табигый яза. Өянкеләргә ефәк шәл бүләк иткән кышы да, җәе дә, көзе дә табигый аның. Чөнки шагыйрә үзе дә “чәчәкле алан, былбыл бакча”. Хәтта ки Яңа ел аеның урагын да такыя итеп башына кияргә мөмкин ул...”
Рәшит Бәшир.
Микрофон аша бер укучы шигърияте турында кыскача мәгълүмат бирә.
Укучы чыгышын дәвам итә:
Дибәҗә апа лирик һәм шаян шигырьләр авторы да, шулай ук бик яратып мәсәлләр дә иҗат итә. Ә хәзер сезнең игъибарыгызга бер юморлы шигырен тәкъдим итәбез (Микрофон аша компьютерга язылган шигырь тыңланыла)
Чыгышның дәвамы:
Мөхтәрәм язучыбыз безне үзебезнең туган йортыбызны, аның җиләкле тугайларын, болын –кырларын, шул кырларда көн-төн тир түгеп хезмәт итүче халкын сөяргә, моңлы татар җырларын яратырга, бай табигатен сакларга чакыра.
3 слайд: Д.Каюмова – прозаик.
Экранда Д.Каюмованын “Кыз бала” дип аталган проза әсәре җыентыгы, “Өзелгән шомырт чәчәкләре” повесте, “Хәтер” китабы тышлыклары төшерелгән.
Астында мондый сүзләр язылган:
“… Гомерем буе мин үземне китаплардан башка күз алдына да китерә алмадым, китаптан аерылсам, мин юкка чыгар идем кебек.”
Д.Каюмова.
Микрофон аша шул төркемнән бер укучы “Упкын” хикәясенә язган рецензиясен укый.
4 слайд: Д.Каюмова – публицист, журналист.
Экранда “Алабуга нуры”, “Ватаным Татарстан” газеталары күчермәсе.
Аста түбәндәге сүзләр язылган:
Аны бигрәк тә фән, халык язмышы, гаилә һәм тәрбия проблемалары борчый. Шул темаларны күтәреп чыккан мәкаләләре әледән- әле матбугатта басылып тора. Дибәҗә апа “Алабуга нуры” газетасы белән генә чикләнмичә, үз мәкаләләрен “Ватаным Татарстан” һ.б. газеталарга да юллап тора.
5 слайд: Д.Каюмова – мөгаллимә.
Балалар белән төшкән фоторәсеме.
Фоторәсем астында түбәндәге юллар язылган:
Д.Каюмова иҗатының шулхәтле зур колач алуына, бәлки, аның мөгаллимә булуы да зур йогынты ясагандыр. Ул Алабуга мәдәният агарту училищесында “Сөйләм культурасы”, “Чит илләр” фәннәре һәм “Рус әдәбияты”н укыта. Читтән торып уку бүлеге мөдире булып эшли.
6 слайд: Д.Каюмова — композитор.
Экранда:
“Бергә чакларда” дигән җырлар җыентыгы тышлыгы.
Астында мондый сүзләр язылган:
“ Кеше, икмәксез, сусыз, һавасыз яши алмаган кебек, җырсыз да яши алмый. Җыр- кешенең гомер юлдашы, яуда да, хезмәттә дә кеше белән янәшә яши.”
Михаил Светлов.
Д.Каюмова – бик күп җырлар авторы да. Аның җырларының күбесе “Чулман язлары” җыентыгына кертелгән, ә 2002 енче елда өр-яңа “Бергә чакларда” дип аталган җырлар китабы дөнья күрде. Сезнең игътибарыгызга аның ветераннарга багышлап язылган Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырын тәкъдим итәбез (җыр башкарыла).
Беренче төркем җитәкчесе авторга мөрәҗәгать итә:
— Дибәҗә апа, мондый көчле рух, иман, туры сүзле булу, илһам, дәрт, тугрылык каян килгән Сезгә?
(Язучы чыгышы)
1 төркем җитәкчесе:
Дибәҗә Каюмованың кайбер шигъри юлларын хәтта үзебезнең яшәү рәвешендә девиз итеп аласы килә. Мөстәкыйль тормыш юлына аяк атлагач та, чын татар кешесенең йөзе булып торган акыл, намус, әдәп, белем, вөҗдан кебек сыйфатларын югалтмабыз, татар рухлы булырга тырышырбыз.
Укытычы:
-Беренче төркем Д.Каюмованың күп кырлы талант иясе икәнен исбатлап китте. Ә хәзер сүзне икенче төркем укучыларына бирәбез. Алар Д.Каюмованың “Өзелгән шомырт чәчәкләре” повестена реклама әзерләргә тиешләр иде.
2 төркем җитәкчесе:
Без үзебезнең эшебезне “Өзелгән шомырт чәчәкләре”әсәреннән өзекне сәхнәләштерүдән башлап җибәрәбез.(Өзектә төп герой-язучы-Хабра Рахманның Бөек Ватан сугышына китү күренеше)
1 слайд. Экранда “Өзелгән шомырт чәчәкләре” китабы тышлыгы.
Укучы: Повесть, Алабуга шәһәренең педагогия училищесында укыткан, район газетасында мөхәррир булып эшләгән, Алабугада гаилә корып, үзенең кыска гына гомерендә күп кенә иҗат җимешләре биреп өлгергән Хабра Рахманга багышланган.
“ Хабра Рахман ниндирәк кеше булган? Нинди тормыш юлы үткән? Нинди эз калдырган? Менә шул сорауларга җавап бирә повесть.
Ә хәзер әсәрнең язылу тарихын белү өчен авторның үзенә сүз бирәбез.
Дибәҗә Каюмова әсәренең язылу тарихын сөйли.
-Сугышта һәлак булган бик күп яшь язучы-шагыйрьләрнең гомере иҗатлары чәчәккә бөреләнгән чакта киселде, җырлары йөрәк каннарын коеп, Ватанны саклаган чакта өзелде.Шуңа күрә исәннәр аларны онытырга тиеш түгел. Әмма кызганыч ки, бөек көрәштә һәлак булган күп талантларыбыз турында без бик аз беләбез. Ә Хабра Рахманга, Бөек Ватан сугышы башланганда, бары 28 яшь була.
Мин аның Алабугада яшәве, укуы, укытуы, аны яхшы белгән, хәтерләгән затлар булуын белдем. Һәм ул кешеләр белән күрешеп, истәлекләр сөйләүләрен үтендем. Күп еллар үткән, күп сулар аккан, бик күп нәрсә инде онытылган, шулай да, шәкертләре сөекле укытучыларын әле дә хәтердән җуймый, аның турында истәлекләр, төрле мәгълүматлар Х. Рахманның ниндирәк кеше булуы турында күзалларга мөмкинлек бирде.
Менә шуларга таянып, мин Хабибрахман Абдрахмановның характерын, холкын, кешелек сыйфатларын ачарга омтылдым
Хәрби Комиссариатка мөрәҗәгать иттем. Хәтер китабыннан аның исеме табылды.Атасы исеме күрсәтелмәгән булып чыкты.
Әсәрдә исемнәр үзгәртелми бирелә, үз теләкләре белән фронтка китүче кызлар исемлеге -”Сталинский путь” газетасында басылган С.Шиһабетдинов мәкаләсеннән, чакыру кәгазе белән фронтка китүчеләр исемлеге архивтан алынды.
Х.Рахманның “Сталинский путь” газетасында басылган “Самоотверженно работать на любой участке” дип аталган мәкаләсе, хатыны Сарага язылган хатлары, шигырьләре файдаланылды. Хатларның күбесе тулы килеш, ә кайберләреннән өзекләр алынды.
2 слайд
Әсәрдәге персонажлар исемлеге бирелә. Аларның реаль шәхесләр икәнлеге әйтелә.
3 слайд: Түбәндәге язма чыга:
Әсәр Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган яшь-шагыйрь-Хабра Рахманның тормышы белән якыннан таныштыра. Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүнең быел 60 еллыгын билгеләп үттек. Илебез халкы моны һәр елны билгеләп үтә. XX гасырның кан койгыч сугышыннан исән калганнар бик аз бүген. Сугыш ветераннары – халкыбызның горурлыгы, шәһәр һәм авылларыбызның яме.
“Өзелгән шомырт чәчәкләре” нең төп герое- яшьязучы Х.Рахманның гомере иҗаты чәчәккә бөреләнгән чакта киселә, йөрәк каннарын коеп, Ватанны саклаган минутларда өзелә. Шуңа күрә без- исәннәр аларны онытырга тиеш түгел. Кызганыч без алар хакында бик аз беләбез.
Микрофон аша сөйләнә: Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗәни: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,”-дигән. Без, бу әсәрне укыгач, халкыбыз башыннан үткән шанлы вакыйгалар һәм алардагы җиңүләрне күзалларбыз, аның төшенкелеккә бирелмичә, батырларча көрәшкәнен, чал тарихлы горурлыгын саклап калган, азатлык, хөрлек юлында байрак алган, дуслыкка, татулыкка, бердәмлеккә омтылган халык икәнен күрербез. Укыгыз Д. Каюмова әсәрләрен. Гыйбрәт алырсыз.
IY. Рефлексия
Укытучы: Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куелган иде?
Аны ничек чиштек?
Төркем җитәкчеләре чыгыш ясый. Үз төркемнәрендәге сыйныфташларына эшләгән эшләреннән чыгып бәя бирәләр, билге куялар. Үз алларына куелган максатка ничек ирешүләре турында әйтәләр. (Билгеләр журналга куела)
V.Укытучы дәрескә гомуми йомгак ясый:
Игътибар иткән булсагыз дәреснең эпиграфы итеп, Д.Каюмованың
“Мин гомеремне бушка уздырмадым,
Аямадым һич тә үземне”,- дигән шигъри юллары алынган иде. Бу тикмәгә генә түгел.
Без – табигать тарафыннан яратылган бөек затлар. Аллаһе тәгалә безгә башка җан ияләреннән аермалы буларак акыл биргән һәм без аны дөрес итеп файдаланырга һәм тормыш диңгезендә үз урыныбызны табарга, гомерне бушка уздырмаска тиеш. Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән, сәләтенә туры килгән һөнәрне сайларга хокуклы. Һөнәр сайлау – кешенең шәхси эше. Кеше үзенә зуррак максат билгели. Дибәҗә апа, ул максатны билгеләгән, соңлап булса да кулына каләм алган һәм гомере буе шул максатка ирешүгә омтылган. Һәм шулай булырга тиеш тә.
Һәр кеше үз мөмкинлекләрен, холкын яхшы белергә тиеш. Иң мөһиме: сәләтне искә алу кирәк. Тормышта, күргәнегезчә, максатка ирешү шактый кыен, чөнки төрле каршылыклар килеп чыгуы мөмкин. Андый авырлыкларны аек акыл белән җиңәргә өйрәнергә кирәк.
Дәресне рус язучысы Н.Островский сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Кешенең иң кадерле нәрсәсе- тормышы. Ул аңа бары бер генә тапкыр бирелә һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк ки, соңыннан мәгънәсез үткән еллар өчен газапланырлык, ваклыклар һәм әшәкелекләр өчен үкенерлек, хурлыкта янарлык булмасын һәм үлгәндә “бөтен тормышым һәм көчем дөньядагы иң гүзәл гамәлгә — кешелек дөньясын әшәкелекләрдән коткаруга багышланды”, -дип әйтерлек булсын.
YI. Өй эше.
Дүрт вариантның берсен сайлап алу хокукы бирелә:
1.Мин язучы булыр идемме?(сочинение)
2. Минем холкым- минем язмышым.(сочинение)
3. “Өзелгән шомырт чәчәкләре “ әсәренә рецензия.
4. “Хыялсыз кеше – канатсыз кош” темасына багышланган әсәрләр (шигырь, хикәя, поэма, һ.б.) иҗат итәргә.
Кулланылган әдәбият.
1. Дибәҗә Каюмова. “Кыз бала” проза әсәрләре.
2. Дибәҗә Каюмова “Өзелгән шомырт чәчәкләре” повесте.
3. Ф. Төхфәтуллин “Йолдызым” повесте.
4. Т. Миңнуллин “Кырларым – тугайларым” җыентыгы.
5. “Аргамак” журналы №4, 1996 ел.
6. Д. Каюмова “Йөрәк сере” шигырьләр җыентыгы.
7. Д. Каюмова “Бергә чакларда” җырлар җыентыгы.
8. Т. Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек” җыентык.
9. “Фән һәм мәктәп” журналлары 2003-2004-2005 еллар.
10. 2003-2004-2005 енче елгы “Мәгариф” журналлары.
11. Методик ярдәмлекләр.
“Кайсы һөнәр яхшырак?” электив курсына аннотация.
Электив курс профиль алды сыйныфларында ( 8-9 сыйныфларда) укучыларны татар теле һәм әдәбияты фәне белән кызыксынуларын арттыру, тел фәне белән бәйле һөнәләр белән таныштыру, шул һөнәрләрдә рольле уеннар аша үз көчләрен сынап карау өчен ифрат файдалы һәм кирәкле курс.Унбиш дәрескә хисапланган программа укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен тирәнәйтүгә, җирле язучыларның иҗатлары белән өстәмә таныштыруга корылган.Дәрес формалары кабатланмый, укучыларны җәлеп итәрлек итеп төзелгән.
Электив курс әдәбият укыту методикасы яңалыкларын үз эченә ала: компьютер файдалану, Альберт Яхин, Әхмәт Зәкиевич Рәхимов технологияләре элементларын куллану.
Электив курс татар әдәбияты фәненең тормышчанлыгын, кирәклеген раслый, укчыларга һөнәр сайлауда ярдәм итә.
Автор:
Гайнетдинова Клара Фёдор кызы
Татарстан Республикасы Алабуга
районы Иске Юраш урта мәктәбе-
нең югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.
-2006 — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
Алабуга районы мәгариф бүлеге муниципаль учреждениесе
Методик бүлмә.
- 0
- 18 сентября 2010, 15:30
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.