Татар балалар матбугате

Үсешенең югары ноктасына җиткән XX гасыр башы татар әдәбияты милли периодика белән тыгыз бәйләнештә яши: матбугат әдәби әсәрләрне халыкка житкеруче, татар язучы-шагыйрьләренең эшен пропагандалаучы һәм җайга салучы фактор булып формалаша. Бу татар балалар матбугатына да кагыла. Татар балалар журналларындагы әлегә кадәр заман укучысына килеп җитә алмаган әдәби-нәфис материал шул чор балалар әдәбиятен өйрәнүдә төп чыганакны тәшкил итә.
Октябрь инкыйлабына кадәр дә, аннан сон, да балалар журналлары матбугат күзәтүләрендә, аерым авторлар мәкаләләрендә каршылыклы фикерләр белән искә алына.

Башкаручы:
Кудряшова Гүзәлия Мансур кызы
Мөслим муниципаль районы
Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы

2010 ел

Үсешенең югары ноктасына җиткән XX гасыр башы татар әдәбияты милли периодика белән тыгыз бәйләнештә яши: матбугат әдәби әсәрләрне халыкка житкеруче, татар язучы-шагыйрьләренең эшен пропагандалаучы һәм җайга салучы фактор булып формалаша. Бу татар балалар матбугатына да кагыла. Татар балалар журналларындагы әлегә кадәр заман укучысына килеп җитә алмаган әдәби-нәфис материал шул чор балалар әдәбиятен өйрәнүдә төп чыганакны тәшкил итә.
Октябрь инкыйлабына кадәр дә, аннан сон, да балалар журналлары матбугат күзәтүләрендә, аерым авторлар мәкаләләрендә каршылыклы фикерләр белән искә алына. Егерменче еллар башында, «Кечкенә иптәшләр» журналын оештыручы М. Җәлил «Ак юл» журналын үрнәк итеп ала, бу эштә ярдәм итүләрен сорап, элеге басманың авторларына мөрәҗәгать итә. Аның «Ак юл» журналы авторы, галим Гали Рәхимгә язган хаты шул хакта сөйли. 1939 елда «Совет әдәбияты» журналында Ф. Кәрим гасыр башы балалар язучыларына һәм «Ак юл» журналы турында: «Үз вакытында татар милли буржуасы балаларны матур әдәбият аша тәрбияләүгә зур әһәмият бирде. Бу эшкә үзенең- иң тәмле телле, балаларны дин һәм буржуазия идеясе белән оста итеп агулый белә торган зурлар язучыларын тартты. (...) Аларның балалар өчен чыгара торган әдәби журналларының исеме генә дә «Ак юл» (ислам юлы) иде», — дип, бәя бирә. Тагын 20 елдан сон. Ә. Фәйзи: «Балалар әдәбияты шүрлеген баету һәм шул ук вакыт үзебезгә дә иҗат тәҗрибәсен киңәйтү, тирәнәйтү планында безгә балалар әдәбиятының тарихына да әйләнеп карау да зарар итмәс иде. Революциягә кадәр һәм аннан сон безнең бай гына мирасыбыз бар», — дип яза. Ф. Кәрим «буржуаз язучылар» дип атаган С. Жәләл, Г. Рәхим, Ф. Агиев белән бергә Ш. Әхмәдиев, Н. Думавиларнын, иҗатын Ә. Фәйзи кире кайтарырга чакыра.
XX гасыр башы балалар әдәбиятын өйрәнудә һәм шул чорда иҗат иткән кайбер балалар язучыларын кире халыкка кайтаруда Ф. Ибраһимова зур эш башкара. Балалар әдәбиятын өйрәнгәндә, ул балалар журналларын чыганак итеп ала. Аньң эзләнүләре «Татар әдәбияты тарихы»нда, аннан сон, «Сабыйларны үз итеп» китабында басылып чыга. Ш. Әхмәдиевнен «Язмыш», Ф. Агиевньң «Мәрхәмәт» китапларын кире кайтаруда ул зур роль уйный. Шулай итеп, Ф. Ибраһимова Г. Тукай, Дәрдмәнд, М. Гафуриларньң балалар өчен язган әсәрләре белән беррәттән, «Ак юл» журналы белән хезмәттәшлек иткән авторларны — Ф. Агиев, Г. Рәфикый, Ш. Әхмәдиевләр иҗатын да җентекләп өйрәнә. Әдәби тәнкыйтьче Р. Кукушкин (Рахмани) үзенең Октябрьгә кадәрге чор балалар поэзиясе турындагы хезмәтендә, Г. Тукай, Дәрдемәнд кебек шагыйрьләр белән беррәттән, балалар басмалары авторлары 3. Бәшири, X. Сәлимов, 3. Ярмәки h.6. шагыйрьләрнең иҗатына туктала. Балалар журналларындагы әдәби әсәрләргә (тәрҗемәләр) үз эшендә Ә.Нигъмәтуллин да мөрәҗәгать итә.
Р. Әмирханов, революциягә кадәр татар иҗтимагый тормышын шактый киң итеп өйрәнгән галим буларак, вакытлы матбугатны да колачлый. Аның «Октябрьгәчә чыккан татар вакытлы матбугаты» хезмәтендә (элеге хезмәттә ике йөздән артык басма хакында белешмә бирелгән) балалар өчен чыккан журналлар турында да мәгълумат бар. Шунысын әйтергә кирәк, Р. Әмирханов татар иҗтимагый тормышында, милли матбугатньң тууында һәм үсешендә өч күтәрелеш чорын билгели: 1907, 1914, 1917 еллар. Балалар матбугатының, барлыкка килүе һәм үзенең югары дәрәҗәсенә ирешүе дә шушы еллар белән билгеләнә.
Балалар өчен чыга торган «Ялкын» журналында Җ. Миңнуллиннын һәм Ф. Ибраһимоваларның, революциягә кадәрге татар балалар басмалары турында мәкаләләре дөнья күрә. Шушы журналда 1963-1985 елларда баш редактор булып эшләгән Р. Хафизованьң да революциягә кадәр чыккан балалар журналларын өйрәнүе мәгълүм. Бу хакта аньң төрле елларда «Ялкын» журналында басылган мәкаләләре сөйли. Алай гына да түгел, Р. Хафизова XX гасыр башы балалар журналларында, (әйтик, «Тәрбияи әтфаль» басмасында) басылган кайбер кызыклы материалларны да (фокус, башваткыч, кызыклы мәсьәләләр) «Ялкын» укучыларына җиткерә.
Балалар журналлары әдәби-нәфис булуы, укучыда эстетик зәвык
тәрбияләве, балаларга дөньяны танып-белүдә ярдәмлек булулары белән үзенчәлекле. Бу яктан XX гасыр башы матбугаты бүгенге журналларның күбесенә үрнәк була алыр иде. Әлбәттә, татар телендә балалар журналлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Аларга кадәр Петербург һәм Мәскәүдә рус телендә 300 дән артык журнал нәшер ителгән була инде. Аларнын, чыгу ешлыгы да, күләмнәре дә төрле: «Друг детей», «Детский музеум», «Собеседник», «Отдых», «Крошка», «Детский сад», «Игрушечка», «Подарок детям», «Малютка», «Дело и потеха», «Тропинка», «Золотое детство», «Подснежник», «Солнышко» һәм башкалар. Һәркайсының үз юнәлеше, үз тематикасы һәм структурасы. Ә тагын да иртәрәк — балалар журналистикасының, гомумән, балалар өчен махсус китапның беренче үрнәге — Ян Амос Коменскийнын, «Мир в картинках» китабы, ә балалар өчен чыккан беренче журнал үрнәге — Германиядә нәшер ителгән «Лейпцигский еженедельный листок» (1772-1774).
XX гасыр башында дөнья күргән татар балалар басмалары — биш исемдә чыккан, шуларның икесе — газета, өчесе — журнал булуы билгеле. Газеталар — Бакчасарайда И. Гаспринский тарафыннан «Тәрҗеман» газетасына кушымта рәвешендә чыгарылган «Галәме сабыян» һәм «Мәктәбе сабыян» басмалары. Шулай булса да, элеге басмалар чын мәгънәсендә газета дип аталырга хокуклы. (Икесе ике исемдә булса да, ике төрле газета булудан бигрәк, бизәлешенә, материалларнын бирелу охшашлыгына карап, бер ук төрле басманы хәтерләтә. Бу хакта элеге ике басма номерларынын бер-берсен дәвам итеп килүе дэ сөйли.) Аларнын башка газеталардан аермалы булган (һәм, әлбәттэ, «Тәржеман»га да охшамаган) үз йөзе, үз рубрикалары, тематик юнәлешләре бар. «Галәме сабыян» белән «Мәктәбе сабыян»нын беренче битендә иллюстрацияләнгән, тәрбияви эчтәлектәге кечкенә хикәяләр, бүгенге балалар нинди булырга тиеш дигән кебек характердагы баш мәкалә, икенче һәм өченче битләрдә укучылардан килгэн хатлар, кыска хәбәрләр, мәзәкләр, дүртенче биттә реклама басылып килгән. Кызганыч, безгә элеге газеталарның биш номеры гына килеп җиткэн.
Балалар өчен чыккан өч журнал — чын мәгънәсендә мөстәкыйль басмалар. «Тәрбияви этфаль» 1907 елның, гыйнвар аенда Заһид Шамил наширлегендә Мәскәүдә А. И. Гербек типографиясендә басыла башлый. Барлыгы 5 саны чыккан. Соңгы саны 1907 елның 1 мартында дөнья күрә. Журналның нәшер ителүдән туктавыньң төп сәбәбе — матбугат хуҗаларыньң эшчеләр белән каршылыгы дип санала. Балалар өчен чыккан икенче журнал — «Ак юл», аның нашире һәм редакторы — Фәхрелислам Агиев. Журнал 1913 елның 15 апреленнән 1916 елның 22 гыйнварына кадәр ике атнага бер тапкыр «Өмид» типографиясендә нәшер ителә. Барысы 67 саны бар. «Балалар дөньясы» 1917 елның 1 мартыннан 1918 елның 22 гыйнварына кадәр Якуб Хәлили наширлегендә Казанда «Өмид» матбагасында басыла. Ешлыгы — төгәл генә түгел, кайсы вакыт — айга ике, кайвакыт ике-өч айга бер генә чыккан, җәмгысе 8 саны бар. Өч журналга барлыгы 80 китапчык дөнья күргән.
Балалар басмалары үз эшен ике юнәлештә алып барган: дөньяви һәм дини. Аларнын эш максатлары программаларында, абунәчеләргә мөрәҗәгатьләрендә күренә. Программаларга караганда, татар журналлары үрнәк итеп Н. Новиковның 1785 елдан чыккан «Детское чтение для сердца и разума» журналын алган булса кирәк.
«Тәрбияви әтфаль»нең редакторы һәм нашире — Заһид Шамил, үзе татарча бик яхшы белмәгәнлектән, бөтен редакция эшләрен Фатих Әмирханга йөкли. Журналның эш юнәлешләре аның беренче санында чыккан программасында һәм баш мәкаләдә чагыла. Журналда «хикәяләр, кыйссалар, тарихи хикәяләр һәм шигырьләр, дөньяны аңлау өчен вә табигать хакында мәгълүмат, мөгаллимнәр вә шәкертләр өчен киңәшләр бирелә, һәр номерда дөньяның төрле өлкәләренә караган ун-унбишләп рәсем урнаштырыла, төрле рубрикалар — «справочный кыйсме, көлкеләр кыйсме» h.6. булачагы турында хәбәр ителә. Мәҗәллә (журнал) балаларга багышлап язылса да, нәшрият программасы һәм рәсемнәре белән олыларга да файдалы булыр дип өметләнә. Шушы фикер баш макаләдә дә чагылыш таба. Ул, балалардан бигрәк, аларның әти-әниләренә, зыялыларга багышлап язылган. Иң элек, илдә барган үзгәрешләргә бәя бирелеп, андагы тенденцияләр күздән кичерелә. Гыйлем алуның зарурлыгы ассызыклана.
«Без ата-аналарга ярдәмче вә балаларга мөгаллим вә остаз гына түгел, бәлки аларга яхшы ярдәмче дә булырга телибез». Остаз гына түгел, иптәш тә булырга теләү — «Тәрбияви әтфаль»гә генә түгел, барлык журналларга да хас. Нәкъ менә шушы теләк 1913 елда «Ак юл»ның мөхәррире һәм нашире Фәхрелислам Агиевны балаларга мөрәҗәгать итәргэ этәргәндер. Ул яңа чыга башлаган журналны укучыларга иптәшләре дип тәкъдим итә. Моңа кадәр «куңелсезләнсәгез дә, шатлансагыз да тик ялгыз идегез. Инде бу көннән соң, сәламәт булсагыз, сезнең шатлыгыгызны да, куңелсезлегегезне дә, эч пошуыгызны да уртаклашучы булды.» Элеге баш мәкаләдә журналның төзелеше күздән кичерелә, булачак рубрикалар турында мәгълүмат бирелә: «Ак юл»… «сезнең белән бергә иске заман көннәренә дә кайтачак… боз диңгезләрен дә караячак.… дөнья патшалары белән дә танышачак. Куңелле хикәяләр, матур шигырьләр дә укыячак. «Башваткычлар бүлмәсе»нә дә керәчәк!» Шулай ук балалар хатлары, алар белән элемтәгә дә зур игътибар.
Республикада татар телендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары, халкыбыз культурасы, телебез үсешенә зур йогынты ясап, төрле илләрдә яшәүче татар милләтен берләштерүгә нигез сала. Шул ук вакытта татар балалары өчен махсус басмалар җитмәү дә, милләтебез үсешенә начар тәэсир итә. Беренче чиратта яшьләрнең, балаларның үз милләт теленнән, культурасыннан читләшү куркынычы, татар халкының этник үзаң таркалу мөмкинлеге яный. Шуңа күрә хәзерге көндә татар балалары өчен татар телендә махсус газет-журналлар чыгару ─ дәүләтебезнең иң зур бурычларының берсе булып кала.
Балалар — безнең киләчәгебез. Милләтебезнең, илебезнең киләчәге дә алар кулында. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, − ди татар халык авыз иҗаты, димәк безнең киләчәк тормышыбызның нинди булуы, аларга ничек тәрбия бирүебездән тора. Бүген яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләүдә бик зур рольне массакүләм мәгълүмат чаралары уйный. Ләкин саны буенча алар бик аз. Татар телендә балалар өчен махсус басмалар чыкмау — бүгенге көндә зур проблема булып тора, тик ни генә булмасын, алар юк түгел, бар. Иң кызыклы, күп тиражлы, балалар тарафыннан яратылып укыла торган “Көмеш кыңгырау” газетасы һәм “Мәйдан” журналының махсус “Мәйданчык” кушымтасы инде озак вакыт Яр Чаллыда чыгып килә. Эш барышында күп кенә кыенлыклар килеп чыгуга карамастан, алар үзләренең укучылары арасында популярлыкларын югалтмыйлар, ә киресенчә басмаларына төрледән-төрле яңалыклар кертеп аудиториянең игътибарын үзләренә җәлеп итәләр (мәсәлән, 2006нчы елдан “Көмеш кыңгырау” газетасының “Фатиха” дигән махсус кушымтасы чыга башлый). Таралу территориясе дә шактый киң: “Көмеш кыңгырау”ны республикабызның барлык районнарында алдыру мөмкинлеге бар. “Көмеш кыңгырау” газеты, “Мәйданчык” кушымтасы редакциясе, үзләренең басмалары аша яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнауларын аңлап, бу юнәлештә эш алып баралар. Төрле кызыклы даими рубрикалар, конкурслар ─ барысы да саф татар телендә. Алар татар халкы тарихы, ислам дине, милләтебезнең гореф-гадәтләре белән таныштыралар. Танылган татар язучы-шагыйрьләребез әсәрләреннән кала, балаларга газет битләрендә язучы буларак үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирелә, иҗади якларын, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Аларда басылып чыккан материаллар мәктәпләрдә дәресләр һәм дәрестән тыш тәрбия сәгатьләрендә дә актив кулланыла.
”Ялкын” журналы мартта 85 еллык юбилеен билгеләде. Вакытында зур тиражлар белән чыккан, чит өлкәләрдә дә таралган басма хәзерге көндә меңләгән абунәчеләре белән мактана алмый. Шулай булуга карамастан, ул сакланып калды. Муса Җәлил журналны оештыручыларның берсе булган. Аның тырышлыгы белән 1924 елда Мәскәүдә татар-башкорт балалары өчен әдәби-нәфис журнал буларак “Кечкенә иптәшләр” дип исемләнгән басма дөнья күрә. Муса Җәлил ул вакытта 18 яшьтә, шулай да, тәвәккәлләп, эшкә тотынган. Абдулла Алиш исә журналда җаваплы сәркатип булып эшләгән.
Башта журнал “Кечкенә иптәшләр” дип аталган, аннары 1928-1933 елларда “Октябрь баласы”, 1933-1940 елларда“Пионер каләме ”, 1940-1941 елларда“Пионер ” исеме астында басылган. Бөек Ватан сугышы елларында аның эше туктап торган. “Ялкын” исемен уйлап табучы – берничә ел дәвамында мөхәррир булып эшләүче Ләбибә апа Ихсанова. Ул вакытта Советлар Союзы киңлегендә дистәләгән яшүсмерләр журналы “Пионер” дип аталган. Үзбәк, казах, эстон, украин, башкортларда – барысының да басмалары “Пионер” исеме астында чыккан. “Бер-беребезне бутыйлар, шуңа күрә уңайсыз” дип, Ләбибә апа журналның исемен алыштырырга тәкъдим иткән. “Ялкын” пионерлар атрибутикасына туры килә дип, җитәкчеләрне ышандыра алган. 1957 елда матбага яңа исем белән чыга башлый.
1989 елда Зиннур Хөснияр «Салават күпере»исемле балалар журналына нигез сала.Аның кул астында шулай ук Россиядә беренче булган «Сыбызгы» («Свисток») журналы чыга башлый. Салават күпере: нәниләр өчен айлык журнал.
Сабантуй — балалар һәм үсмерләр газетасы.Оештыручылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр оешмалары советы
“Сабантуй”- ул балалар һәм яшүсмерләр гәзетасы. Киләчәгебез милли җанлы татар балаларыбыз белән бәйле, алар сакланса, татар теле укытылса, мәктәпләрдә татар теле бетерелмәсә, безнең киләчәгебез булачак,-дип эшлиләр бу редакциядә. Бүгенге көндә 11 мең тиражы бар.
Күптән түгел «Созвездие-Йолдызлык» журналы нәшер ителә башлады. Ул XXI гасыр үсмерләре, яшьләре өчен. Журнал «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең якты тормышын чагылдырачак. Бу — төп темаларның берсе. Журнал Татарстанның талантлы мәктәп укучылары, студентлары турында да яза. Олимпиада җиңүчеләре, җыр-бию осталары, спортчылар берсе дә читтә калмый. Шул ук вакытта ул хәзерге буын өчен кызыклы катлаулы мәсьәләләрне дә күтәрә, чыгу юлларын ачыклый. Психолог, төрле белгечләр белән әңгәмәләр да көн кадагында.
Бүгенге көндә булган тагын берничә татар балалар матбугате исемлеге:
Сабыйга — олы яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балаларының әдәби-нәфис журн. Оештыручылары “Сабыйга” журн. хезмәт коллективы, Халыкара акад. “Мирас” журн. ред., ТРның Мәгариф һ. фән м-лыгы, Казан ш. муницип. Берләшмәсенең мәдәният идарәсе. – 1994 – Казан: Идел-Пресс,
Сәлам: балалар газетасы. Оештыручысы В. М. Якупов.
  • 0
  • 10 сентября 2010, 15:37
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.