Праздник посвященный к Международному женского Дня, «Милая мама!»
(на татарском языке)
Музыкальная композиция составленная учительницей татарского языка и литературы 1 квалификационной категории Галимуллиной Зульфиой Марсилевной. Композиция состоит из стихов татарских поэтов о женщине, песен, посвященных матерям, конкурсов для мам и девушек.
"Әнием – күз нурым!"
(9-11 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре өчен үткәрелгән музыкаль күңел ачу кичәсе)
Тема: Әнием – күз нурым!
Максат: тәрбия өлкәсендә әниләрнең мәктәп белән бәйләнешен ныгыту;
укучыларда әниләребезгә карата хөрмәт, ярату, кадерләү хисләре тәрбияләү.
Кичә барышы:
Талгын музыка яңгырый.
1нче бүлек
1 а. б. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.
2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.
Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!
Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,, Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.» Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
Кызлар башкаруында җыр яңгырый. ,, Кайтам әнием яныңа» Г. Сайфуллин көе, И. Хөснетдинов сүзләре.
1 ук. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
2 ук. Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,, балам» дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
4 ук. Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
1 а. б. Көнгә ничә тапкыр ,,әни» дибез,
Рәхәт тә соң әни диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
Гөлшат башкаруында ,, Чабата» биюе.
1 ук. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр.
2 ук. Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын,
Акласам ярар иде.
3 ук. Айдан, кояштан кадерле
Син ул, әнием.
Иң ягымлы, иң сөйкемле
Син ул, Әнием.
4 ук. Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
5 ук. Тик син генә, әнкәй, балам, диеп,
Сыйпагансың минем башымнан.
Җил-давылдан мине яшергәнсең,
Җылы куеның һәрчак ачылган.
Җыр башкарыла. ,, Бала сагышлары» В. Агапов көе һәм сүзләре. Рәхимуллина Әдилә башкара.
Укытучы. Кызганычка каршы, арабызда ятимнәр дә бар. Безнеңмәктәптә дә 4 ятим бала бар. Ә 5 ятим төрле гаиләдә тәрбияләнә. Алар бу гаиләдә үзләрен яхшы хис итә, ләкин үз анаңны беркем дә алмаштыра алмый шул. Арабызда ятимнәр азрак булсын иде.
Әбисе тәрбиясендә үсүче аналы ятимнәр дә бар. 5а сыйныфында укучы Сафина Зөлфия шундыйлардан. Үзе язган ,,Әни» шигырен тыңлыйк әле.
Иң кирәкле кеше дөньяда – Әни.
Иң гүзәл кеше дөньяда – Әни.
Иң акыллы кеше дөньяда – Әни.
Кечкенәдән үк үстергән кеше – Әни.
Ашаткан-эчерткән кеше – Әни.
Әнине бик каты яратырга кирәк,
Чөнки ул балага зур терәк.
2 нче бүлек.
2 а. б. Бүген бездә бәйге. Бәйгедә 3 команда көч сынашачак. Жюри белән таныштыру.
Әйдәгез, сүзне бәйгедә катнашучыларга бирик. Үзләре белән таныштырсыннар иде. Командагызның исеме, девизыгыз.
1 а. б. Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.
2 а. б. 1 нче уен — ,, Ромашка» уены. Командирлар чәчәк таҗларын алалар.
Анда төрле биремнәр язылган.
- Сез – Әлфия Авзалова. Зал Сезне көтә, Әлфия апа! Сәхнәгә рәхим итегез.
- Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезне котлап, яңа курчак бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.
- Иртә белән баланы бакчага алып бару күренешен күрсәтегез.
- Кечкенә чакта өйрәнгән беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.
- Бакчадан кайтканда, әниегез белән кибеткә кердегез. Күзегез матур уенчыкларга төште. Шуны әниегездән алдыруыгызны күрсәтегез.
- Сезгә 4 яшь. Төне буе тешегез сызлап чыкты. Иртә белән әниегез теш врачына алып барды, сез нишләдегез?
1 а. б. Командалар әзерләнгәндә, Гараева Ләлә ,,Әнкәй» көен скрипкада башкара. С. Садыйкова көе. Фатыйхова Әнисә якташыбыз Н. Сәгъдиева язган ,,Әнием» шигырен укый.
2 а. б. 2 нче уен. ,, Бәйрәм табынына әзерләнгән салатны яклау»
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул.
Барыбызга үрнәк ул.
Безнең әниләребез, кызларыбыз аш-суга да бик оста. Бәйрәм табынына нинди тәмле салат ясадылар микән?
1 а. б. Ана куены кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
2 а. б. ,,Әниемнең җылы кочагы» исемле фоторәсемнәргә конкурс. Үз эшләрен безгә 10 сыйныф кызлары тәкъдим итә.
1 а. б. Тик син генә, әнкәй, тик син генә,
Сабый чакта мине баккансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
Юрганымны килеп япкансың.
3 нче бәйге — ,, Бишек җырлары».
Туган телгә, иксез-чиксез дөнья читлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Безнең әниләребез бишек җырларын онытмадылар микән, кызларыбыз белә микән?! Кадерле әниләребез, кадерле кызларыбыз. Бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтегез әле.
2 а. б. 4 нче бәйге — ,, Төймә тагу».
Нәни йокыга китте. Олы улыгыз урамда бирелеп сугыш уены уйнаган. Киемнәре ертылган, өстәвенә, бер генә төймәсе дә калмаган. Ямау салып, төймә тагарга кирәк. Әйдәгез, тиз һәм матур итеп шул эшне башкарыйк әле.
1 а. б. Җылы оек, бияләй
Бәйли безгә көз җиткәч.
Мин дә аңа бүләкләр
Алырмын үсеп җиткәч.
Әнкәйләребез, кызларыбыз тегәргә дә, бәйләргә дә, чигәргә дә оста. Үз осталыкларын күрсәтсеннәр әле.
5 бәйге — ,, Алтын куллы әниләр». Үз эшләрен яклау.
2 а. б. Зал белән эш. Тамашачыларыбыз, сезнең белән дә ярыш үткәреп алыйк әле. Мәкальләрне беләсезме икән?
Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, үгет-нәсыйхәтләр бар. Мәкаль-әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә. Без мәкальләрне башлыйбыз, сез тәмамлыйсыз.
- Казанга ни салсаң, чүмечкә шул чыга.
- Алтмышка җитсен бала, ана өчен ул бала.
- Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
- Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
- Ата-анасын хурлаган, үзен хурлаган булыр.
- Оясында ни күрсә, очканда шул булыр.
- Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.
- Өйнең яме бала белән.
1 а. б. 6 нчы бәйге – музыкаль ярыш.
Әниләребезнең, кызларыбызның аш-суга, кул эшләренә осталыкларын белдек. Әйдәгез, җырга-моңга булган сәләтләре белән дә танышыйк әле. Һәр команда караокега кушылып җырлый.
2 а. б. 7 нче бәйге — ,, Матур сүзләр».
Әни-әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләренең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була. Әйдәгез, әниләребез, кызларыбыз нинди матур сүзләр белә микән?
1 а. б. 8 нче бәйге — ,, Кем тапкыр, кем җитез?»
Тамашачыларыбызның тапкырлыгын, тизлекләрен дә тикшереп карый әле.
- Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? Саулык
- Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда табылмый, үзеңнеке булмаса, кешедән сатып алынмый. Бәхет
- Җәрәхәте юк – авырта, төтене юк – яна. Йөрәк.
- Асты диңгез, өсте нур. Бәби.
- Көндез – хөрмәттә, кичен – хезмәттә. Юрган, мендәр.
- Иң кыйммәтле оя – гаилә.
Укытучы. Әйе, иң кыйммәтле оя – гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Әйдәгез, әниләр һәм кызлар, кичәбезне барыбыз бер булып, бер гаилә учагын кабызып тәмамлыйк. Учагыбыз сүнмәсен, сүрелмәсен.
Егылганда тартып торгызырга,
Арыганда иңнән этәргә,
Әти-әни кирәк балаларга,
Сабыйлыкны шатлык итәргә.
Жюрига сүз бирелә.
9 сыйныф кызлары башкаруында татар халык биюе.
Бәйрәмебез ахырга якынлашты. Бәйрәмгә килүегез, катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Тагы бер кат бәйрәм белән. Әниләребезне бүләкләү өчен сүз… бирелә.
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
Кукмара поселогы муниципаль
Белем бирү учреждениесе
4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Үткәрде: 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимуллина Зөлфия Марсил кызы
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.