Поговорим о любви

Классный час на тему «Поговорим о любви» (на татарском языке).
Классный час на тему «Поговорим о любви» (на татарском языке), проведенный учителем татарского языка и литературы 1 квалификационной категории Галимуллиной Зульфиой Марсилевной. Предусмотрено для старшеклассников.
Мәхәббәт турында сөйләшү
Югары сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү
 
Тема: Мәхәббәт турында сөйләшү.
Максат : 1) өлкән сыйныф укучыларының дуслык, мәхәббәт хисләренә карата булган мөнәсәбәтләрен ачыклау.
2) гаилә тормышы төзүгә юнәлеш бирү.
3) төрле ситуацияләр аша укучыларда җаваплылык, кешелеклелек сыйфатларын саклап калу, мәхәббәт өчен, бәхет өчен көрәшергә кирәклеген төшендерү.
4) укучыларның фикерләү сәләтләрен, үз фикерләрен дәлилләү, башкаларның фикерен тыңлый белү күнекмәләрен формалаштыру.
5) укучыларда матурлыкка омтылыш, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
6) мәхәббәтнең иң олы, иң саф хис икәнлегенә инану тәрбияләү.
Җиһазлау: рәсемнәр, плакат, «Сердәш» почтасы, иншалар, ,, Таһир-Зөһрә» газетасы, ,, Сөембикә» журналлары, ,, Татарстан яшьләре» газетасы, ,, Хезмәт даны» газеталары, мәхәббәт турындагы китаплар, ,, Килегез Кукмарага» кассетасы.
Музыка уйный. Әкренәя.
1.Яшьлек...
Гомерең кыска синең,
Шундый кыска булып тоела,
Кичен чәчәк аткан кебек була,
Ә таңында инде коела.
Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта,
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга...
2. Чыннан да, яшьлек белән мәхәббәтнең аерылгысызлыгын аңлату өчен моннан да матуррак сүзләр табу мөмкин түгелдер. Без барыбыз да яшьләр, без бүгенге «сөям» диючеләр, без- мәхәббәтнең дәвамы.Һәм, һичсүзсез, барыбыз да мәхәббәт утында янабыз, гашыйк булабыз, яратабыз, яратылабыз.
1.Сез иң беренче тапкыр ләззәтләрдә, газапларда янган гашыйклар! Чын, тулы мәгънәсендә мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләбезме соң? Сөю хисен йөрәк белән генә түгел, акыл аша да аңлый алабызмы?
2.Менә без бүгенге кичәгә мең төрле мәхәббәт сорауларына җавап эзләргә, бәхетле һәм җимерелгән мәхәббәт хатирәләреннән гыйбрәт алырга, катлаулы мәхәббәт проблемаларыннан чыгу юлларын эзләргә, гомумән, тагын бер кат мәңгелек мәхәббәт турында фикер алышырга җыелдык.
1. Мәхәббәт кайчан башлана?
Язгы таң аткандамы?
Дәрестән соң җитәкләшеп
Мәктәптән кайткандамы?
Йөргәндәме шау-гөр килеп
Зур клуб тирәсендә?
2.Йөзгәндәме тын Иделдә
Балыкчы көймәсендә?
Әллә тыңлап торгандамы
Яшь тирәкнең серен?
Рәхәтләнеп тойгандамы
«Кадерлем» дигән сүзне.
1.Чыннан да, мәхәббәт кайчан башлана һәм ничә яшьтә? Гомумән, бармы икән мәхәббәтнең төгәл башлану вакыты? Әйтеп буламы икән мәхәббәт менә шушы яшьтә башлана дип? ( Зал белән эш)
2.Димәк, беренче мәхәббәт кешегә төрле вакытта килергә мөмкин. Беренче мәхәббәт нигә шулкадәр татлы, күпләр аны гомерләре буена оныта алмыйлар икән?
Кеше гомерендә ничә тапкыр ярата ала? Әллә беренче мәхәббәт – беренчесе һәм соңгысы буламы? ( Зал белән эш)
1.Психологлар аңлатуы буенча, беренче мәхәббәт, яки дәртле, кайнар дуслык, гадәттә, рухи мәхәббәт кенә була.Мәхәббәтең төшкән кешене өзелеп сөясең, аны аллалаштырасың.Беренче мәхәббәт хисләрен сүндермичә саклап, тормышларын, язмышларын бер-берсенә бәйләп, хәзерге көндә дә бәхетле тормыш итүчеләр бар безнең арабызда.Алар әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз.
Ләкин арада сыңар канат белән яшәүчеләр дә бар бит әле. Гаиләләр таркалуга нәрсә сәбәпче була? (Зал белән эш)
2.Ә бер күрүдә гашыйк булу турында сез ничек уйлыйсыз? Гыйшык һәм мәхәббәт ничек аерылалар? Бу мизгелдә кеше ниндн хәлгә дучар була: аны яшен сугамы, әллә кеше башка бер-бер үзгәреш кичерәме? (Зал белән эш)
1.Менә без әдәби әссәрләрдән укып, Таһир- Зөһрәнең,… эчкерсез саф мәхәббәтләре турында беләбез. Ничек уйлыйсыз: хәзерге заманда мондый мәхәббәтләр булырга мөмкинме? (Зал белән эш)
2.Билгеле, дөньялар үзгәрә, мәхәббәткә караш та хәзер башкачарак. Менә сез- замана яшьләренең идеаллары нинди икән? Сез үзегезгә тиң яр итеп нинди егет һәм кызны сайлар идегез? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? (Зал белән эш)
1.Һәр кешенең хыялый яры бар. Әмма аны чынбарлыкта гына табуы авыррак икән.
Бу дөньяда һәрбер кеше,
Кемнеңдер бердәнбере,
Тик бердәнберенә генә
Сыя кешенең сере.
Ялгыз гашыйк – ярты кеше
Ике гашыйк бербөтен.
Үзеңә тиеш «яртыңны»
Табуы гына читен.
2.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Тапсыннар әле яшьләр үзләренең яртысын. Йөрәкләр икегә бүленгән. Үз яртыңны табып вальс биергә. «Ялгызлык утында янмагыз.»
1.Мәхәббәт – кеше хисләренең иң серлесе һәм иң каршылыклысыдыр, мөгаен.
2.Мәхәббәттән башка тормыш – тормыш түгел, бары тереклек итү генә. Мәхәббәттән башка яшәү мөмкин түгел, кешегә җан нәкъ менә яратыр өчен генә бирелгән.
1.Ярату – үзең яраткан һәм сине яраткан затны күргәндә, аны бөтен тою органнарың белән сизгәндә ләззәт алу дигән сүз. Ә ныграк яраткан саен безнең тормыш киңрәк, тулырак һәм күңеллерәк була.
2.Мәхәббәт – ул тәннең, акыл һәм хисләрнең өлгерүе, тулып ташуы, чынбарлыкта туган хыялның канатланып күккә ашуы.
1.Мәхәббәт, күпме гасыр җырда макталмаган,
Кемнәр генә аңа баш имәгән,
Шагыйрьләр дә аны юкка гына,
«Үлем кебек көчле» димәгән.
Әйе, сөю уты бар кешене дә баш идерә, яндыра, көйдерә. Кемнәрдер бу хисне бикләнеп эчтән кичерә, ә кайберәүләрнең хисләре сыеша алмыйча тышка ташып чыга. Мәхәббәт ялкыны аларны кулларына каләм алырга мәҗбүр итә. Мәхәббәт шигырьләрен укыйсы гына килеп тора. Аларны укыганда дөнья ямьләнә, түгәрәкләнә. Хыял канатларына утыртып безне әллә кайларга алып китә. Ә хәзер шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап китик әле.
2.Шигырьдә мәхәббәт матур, ләкин мәхәббәт – көндәлек хисләр дә әле ул, иртәнге сафлыгы булган кебек, аның кичке талчыгуы да була. Шуңа күрәдерме, бер-берсен өзелеп сөйгән кешеләр арасында да аңлашылмаучанлык, тавыш-гауга чыга. Тормыш китергән төрле катлаулы ситуацияләрдән ничек чыгуы кешенең характерына, аек акыл йөртүенә бәйле.Борынгылар: «Мәхәббәт күзне сукырайта,» – дигәннәр. Мондый вакытларда өлкәннәрнең, якыннарның, дусларыңның сүзләренә дә колак салырга кирәк.
1.Агач башларыннан каерылып
Матур булып үсә кәүсәләр.
Нишләр идең ике егет
Синең арттан озата килсәләр?
Ике егет синең арттан килеп
Нишләр идең башын исәләр?
Айлы төндә икәү бергә
«Сине сөям, бәгърем!» – дисәләр.
«Ике ут арасында» ситуация.
2.Күпчелек беренче мәхәббәт хисләре мәктәп елларында кабына. Мәктәп еллары – яшьлекнең иң гүзәл чәчәк аткан чоры. Мәхәббәт утында дөрләп янар чак. Ләкин мәктәп кысаларында мәхәббәт хисләрен ачыктан-ачык күрсәтергә ярыймы? Әллә мәхәббәтнең үз урыны булырга тиешме?
«Мәхәббәт – мәктәп – укытучы»ситуация.
Бер егет үзенең дус кызына гашыйк була. Икесе дә бер мәктәп укучылары. Дуслар арасында мәхәббәт җепләре сузыла. Тора-бара бу хис тышка бәреп чыга. Алар үзләренең очрашу сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп алалар. Бергә булганда, вакыт бик тиз үтә. Дәресләр дә читтә кала бара, өй эшләре онытыла. Мәктәп очрашу урынына әйләнә. Әмма укытучыны үз укучысының дәрескә битарафлыгы борчый, ләкин бу хәлнең сәбәбен аңлый алмый. Укучыдан сораша торгач, нәрсә булганы ачыклана.
1.Тормыштан күреп беләбез: гаилә корырга җыенган кайбер яшь парлар ата-ана тыкшынуы аркасында мәхәббәтләрен югалтырга мәҗбүр булалар. Күреп торам: бәлки син, мәхәббәт мәхәббәт инде ул, ә гаилә башка нәрсә дип каршы төшәрсең. Чыннан да, өлкәннәр мәхәббәт хокукыннан мәхрүм итәләрме соң? Әллә яшьләрне мөмкин булган хаталардан гына саклаумы икән ата-ана теләге?
«Ата-ана һәм мәхәббәт» ситуация.
Син бер егет ( яки кыз ) белән таныштың. Сез бер-берегезне өзелеп сөясез, бер-берегездән башка яшәүне күз алдына китерә алмыйсыз. Әмма егет (кыз) башка дин кешесе. Бу хәбәрне әти-әниең ишетә. Алар сезнең юлга аркылы төшәләр. Ә сез гомергә бергә булырга вәгъдәләштегез. Нишләргә?
2.Кичәнең традицион өлешенә күчәбез. Безгә билгесезлектән кунакка бер егет килде. Ул безгә үз язмышын сөйләргә тели. Игътибар белән тыңлап, киңәшләр бирергә әзерләнеп утырсагыз иде. Сәхнәгә масканы чакырабыз.
Маска. Мин өйләнмәгән 30 яшьлек мөселман егете. Ислам дине тотам. Тәмәке тартмыйм, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмыйм. Сау-сәламәт, чибәр, эш сөючән. Урта белемле, тыныч холыклы. Табигатьне яратканлыктандыр инде, авылны үз итәм. Һәм тагын төпчек малай буларак, әти-әнием алдында изге бурычым бар: картлык көннәрендә мин аларның терәге, бердәнбер ярдәмчеләре. Хәзерге вакытта барлык уңайлыклары да булган зур агач өйдә яшим. Яраткан эшем, машинам бар. Гомумән, тормышым җитеш, ләкин нәрсәдер җитми, күңелемнең бер чите китек. Тормышта мин үз ярымны югалттым. Мактанып әйтүем түгел, төшеп калган егетләрдән түгел идем.Вакытында кызлар артыннан күп чаптым, үземә дә кызыгып йөрүчеләр күп иде. Яраткан кызым, өйләнергә тәкъдим ясагач, авылда каласымны белеп, ризалашмады. Юлларыбыз аерылды. Соңыннан мин аның бер эчкече шәһәр егетенә кияүгә чыкканлыгын ишеттем. Шуннан бирле мин ялгыз.
Кызлар! Нишләдегез сез? Ни өчен бу кадәр авылдан куркасыз? Югыйсә, үзегез шушы матур табигать кочагында туып үскән балалар бит. Ялгышмыйсызмы? Әллә ялгыш үземдәме? Ярдәм итмәссезме? ( Зал белән эш )
  1. Сезнең игътибарга гаилә тормышыннан бер күренеш. Сцена кульминацион ноктада өзеләчәк. Һәр сыйныф ахырын сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш.
«Хыянәт»
Камилә, Мирсәет, Гамилә, Шәүкәт.
Сәхнәдә ай яктысы, кошлар сайрый. Уңда эскәмиядә Камилә белән Мирсәет, сулда – Гамилә белән Шәүкәт.
Мирсәет. Камилә!
Камилә.( арты белән утыра) Дәшмә!
Мирсәет.Ни өчен?
Камилә.Айны куркытасың.
Шәүкәт. Нәрсә җебедең? Берни булса, турсаясың да еларга тотынасың. Әйдә, кайтабыз.
Гамилә.Кайтмыйм.
Шәүкәт. Кеше көлдереп утырмыйк.
Гамилә. Көлсеннәр.
Камилә. Мирсәет...
Мирсәет. Дәшмә, Камилә, айны куркытасың.
Камилә. Мирсәет.( Кыз кинәт егеткә борыла .)
Мирсәет. Әү, Камиләм!
Камилә. Әйдә талашабыз!
Мирсәет. Ничек инде талашабыз?
Камилә. Ачуланышабыз.
Мирсәет. Ни өчен?
Камилә. Кызык булсын. Ничә ел бергә йөрибез. Син миңа бер генә дә авыр сүз әйткәнең юк.
Мирсәет. Мин андый сүз белмим.
Камилә. Тап! Мине үпкәләткән бул, мин үпкәләгән булыйм, елап җибәрим, син мине юаткан бул.
Мирсәет. Камилә! Нәрсә булды сиңа? (Кызга якыная, кыз читкә борыла.) Нишләдең син, мондый түгел идең бит әле син?
Камилә. Кагылма миңа, Мирсәет.(Читкә китә.)
Мирсәет. Аңламыйм сине Камилә. Әллә нишләдең син, суындың. Яратмыйсың да ахрысы син мине?
Камилә. Яратам инде яратам. Яктыра бугай бит инде. Кайтырга кирәк. Бар син атлый тор, ә мин куып җитәрмен.
Музыка «Ник соңладың мәхәббәтем».
Камилә. (Үзе генә.) Эх, Мирсәет, Мирсәет! Белсәң иде син йөрәгемдә ниләр булганын, нинди утлар янганын? Аңламыйсың шул син. Нишләргә соң миңа, нишләргә? Кайсысын сайларга? Ник соңладың мәхәббәтем, ник соңладың?
Шәүкәт. Тилермә инде, Гамилә!
Гамилә. Тилегә өйләнмиләр аны, сиңа чыкканда мин алма кебек идем.
Шәүкәт. Алма кебек идең шул.
Гамилә. Хәзер коры сөяккә калдым.
Шәүкәт. Калдың шул.
Гамилә. Үртәмә мине, үчекләмә!
Шәүкәт. Үчекләмим ич, сүзеңне генә җөпләп торам. Әйдә, өйгә кайтыйк. Бала берьялгызы өйдә утыра.
Гамилә. Бала дигән була. Бик исең китте. Ул берьялгызы өйдә, ә син чит хатыннар белән типтерәсең.
Шәүкәт. Әкрен инде, кеше ишетеп әллә ниләр уйлар.
Гамилә. Уйласыннар.
Шәүкәт. Акылың булса, уйлап кара, нишләдем мин бүген, я нишләдем? Сания белән танцевать иткәнгә кәҗәләнәсең. Кеше алдында дөнья куптарасың.
Гамилә. Мин тол хатыннар кебек читтә утырдым.
Шәүкәт. Әй, алла бәндәсе, син дә танцевать ит идең.
Гамилә. Кем белән? Бөтен кеше дә синең кебек түгел, үз хатынын ташлап чит хатыннар белән биими.
Шәүкәт. Уф, үтерәсең син, бу көнләшүең белән.
Гамилә. Саниясенең дә авызы колагына җиткән. Сандугач баласы тотканмыни. Түшкә түш куеп бииләр.
Шәүкәт. Алай түгел бит инде. Синең гадәтеңне белеп, биленнән дә тотмадым.
Гамилә. Гадәтемне белгәч, нигә мине чакырмадың?
Шәүкәт. Башым авырта дип тордың лабаса.
Гамилә. Сиңа шул җитә калды, сөендең. Минем чирләгәнемне генә көтеп торасың.Мин сизәм, ишетәм: синең башка кешең бар, Шәүкәт! Болай яшәп булмый. Тормыш түгел бу. Юк, минем башка түзәр хәлем калмады. Элек тә бала дип түздем, гаепне үземнән эзләдем. Төзәлерсең, үзгәрерсең дип уйладым. Ләкин бу мөмкин түгел икән.(Кычкырып чыгып китә.)
Шәүкәт. Уф! Ышан Гамилә! Минем бер генә бөртек тә гөнаһым юк. Беренчесе дә, соңгысы да син! (Чыгып китә.)
Музыка. Чишмә чылтыравы, кошлар тавышы.
Ике яктан Камилә белән Шәүкәт чыга.
Шәүкәт. Камилә бәгърем! Шундый сагындым бит мин сине. Нигә икән шундый сагындым. Йоклаганда төшләремә кердең: кочаклыйм, үбәм, имеш сине. (Кочаклый.)
Камилә. Шәүкәт җаным! Тукта әле, тукта. Нишлибез соң без? Ялгышмыйбызмы? (Кискен борылып чыгып китә. Шәүкәт аптырап кулларын сузып кала.)
Г. Сафинның «Хыянәт» җыры яңгырый.
  1. Безнең кичәбез ахырына да якынлашып килә. Ләкин «Серле йөрәк» почтасына килгән мәхәббәт кыйссаларын укып китми мөмкин түгел.
 
  1. Менә хыялдагы саф мәхәббәт турында күпме матур сүз әйтелде. Ә дөньяда чын мәхәббәт бармы соң ул?
  2. Чын мәхәббәт юк ул дисәм әгәр,
Үпкәләрләр бит бәхетле парлар.
Ә бәхетле парлар күпмелеген
Әйтә ала бары җәйге таңнар.
Чын мәхәббәт юк ул дисәм әгәр,
Бик күпләрнең хәтере калыр кебек.
Әзмени соң кайнар күз яшьләрен
Яшәүчеләр тик мендәргә түгеп.
  1. Чын мәхәббәт кенә елата бит
Һәм яралый безнең җаныбызны.
Җан яралы булгач, без соң аны
Чын мәхәббәт диеп саныйбызмы?
Чын мәхәббәт юк ул димик дуслар
Дәва гына эзлик ярабызга.
Заманының Таһир-Зөһрәләре
Арабызда яши арабызда.
Ниһаять, кичәбез ахырга якынлашты. Алга таба сезгә бәхет-шатлык, саф мәхәббәт телим. Үзегезгә тиң яр белән үрнәк гаиләләр төзеп яшәрсез дип ышанып калам.
Кичәбезне якташларыбыз иҗат иткән «Серле мәхәббәт» җыры белән йомгаклыйбыз. Илгиз Зарипов көе, Харис Мостафин сүзләре. Зур Кукмара сандугачы Гөлшат Галиева башкара.


Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
Кукмара поселогы муниципаль
белем бирү учреждениесе
4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Үткәрде: 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галимуллина Зөлфия Марсил кызы
  • 0
  • 07 февраля 2011, 12:06
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.