Шәҗәрә төзи беләсеңме? (бәйге сорауларына җавап)
Кошларыннан чык коеп
Җай тибрәлгән гөлләрем,
,, Туган тел»не көйләгән
Ак биләүле өйләрем –
Туып-үскән илләрем.
Рәшит Бәшәр
Һәркемнең үз иле, туган төбәге газиз. Һәркем үзен туган җирендә генә бәхетле сизә.
Туган ил һәркайсыбыз өчен үз әти-әниседәй кадерле. Шуңа күрә дә без аны Ватан-ана дибез. Ә Ватанга мәхәббәт безнең һәркайсыбыз дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Без анда тәүге тапкыр аваз салып, беренче сулышыбызны алганбыз. Шул нигездә ата-бабаларыбызның көче кергән. Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла. Нәкъ менә туган җирендә кеше Ватанының иксез-чиксез гүзәллеген торган саен ныграк аңлый, бихисап байлыкларын да күз алдына ачыграк китерә.
Татар халкы юкка гына ,, Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас», ,, Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык», — дими. Үзенең туган телен, тарихын, туган җирен белеп үскән бала гына киң карашлы, тирән белемле, милли үзаңлы шәхес булып формалаша. Бу фикер Равил Фәйзуллин шигырендә бик ачык чагыла.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабаларыңның
Ничек итеп көн иткәннәрен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар.
Әтием – Фәнил Минегафур улы – Кукмара чибәре Зөлфия Мәсгут кызы белән 1989 нчы елда Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылында барлык күрше-тирәне сокландырырлык, әби-бабамнар горурланырлык гаилә корып яши башлыйлар. Күп тә үтми, мәхәббәт җимешләре – бер кыз — апам Гөлназ, бер малайлары – мин Фәнзил якты дөньяга аваз салганбыз… Хәзерге көндә Кукмарада яшибез, гаиләбездә алты бала: дүрт малай, ике кыз. Апам – КАИда белем ала, мин — Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы. Әниләрем ике малай (Рузил белән Руслан) һәм бер кызны (Рузалия) балалар йортыннан алып, үз канат асларына сыендырдылар. Төпчегебез Сәлим, Руслан белән, Кукмара балалар бакчасында тәрбияләнә, ә Рузил белән Рузалия башлангыч сыйныфта укыйлар.
Кукмарада яшәсәм дә, авылымны онытмыйм. Буш вакытларым булуга, әби-бабаем, туганнарым янына, туган йортыма ашыгам. Аларны бер кайтып күрмәсәм, күңелнең кай җиредер китек булып тоела.
Авылымның әүвәлге тарихы
Авылым тарихы турында халык телендә берничә легенда йөри. Шуларның берсенә тукталып үтәсем килә.
Якынча 363 еллар элек, Иске Пенәгәр, Кәчимер, Тойма авыллары, Нократ Аланы шәһәре һәм Нурминка поселогы урнашкан урыннар, тулысынса диярлек куе урман белән, урман эчләре сазлык белән капланган булган. Шул урманнар аша ерак Себергә, Уралга юллар үткән. Яңа җирләрне эшкәртү башлангач, Тойменка, Оштарма, Нократ (Вятка) елгалары буенда яңа торак пунктлары барлыкка килгән.
1595 елда Нократ елгасы буенда Югары Алан пункты (хәзерге вакытта район үзәге Нократ Аланы) барлыкка килгән. Оштарма елгасы буенда Усад, Кушак, Ершовка, Кәчимер авыллары, ә Тойма елгасы буенда Тойма торак пункты ( хәзерге вакытта алар өчәү: Югары Тойма, Түбән Тойма, Урта Тойма) барлыкка килгән. Шушы вакытларда урманнарның күп өлешләре киселгән һәм ул урыннарда авыллар барлыкка килгән. (Кушымта 1)
283 ел элек Тойма белән Кукмара арасындагы Оштарма елгасы буена эшче крестьян Пиар гаиләсе белән килеп урнашкан. Алар милләтләре буенча мари булалар. Нәкъ менә Пиар гаиләсе Пиар авылына нигез салган.
Пиар авылы урман, сазлык һәм басулар белән чолгап алынган булган. Оштарма ул вакытларда урман елгасы булган һәм аның яр кырыйлары булмый. Баһадир агачларның тамырлары елгага ярлар ясарга ирек бирмәгән. Пиар авылы Нократ губернасы (хәзерге вакытта Киров шәһәре), Малмыж уезды Меринов волостена кергән. Ул вакытларда власть башындагы чиновниклар бер милләтне икенчесенә каршы котырткан. Һәм бу, әлбәттә, Пиар авылында яшәүче халыкка да кагылмый калмаган. Алар Тойма халкы белән бәхәсле яшәгәннәр. Бервакыт Тойма советы Пиар авылы башлыгын килешү төзергә чакырган.… аны төрлечә алдалап, тынычлыкка килешү төзибез дип, Пиар авылын Тоймага бирергә дигән язуга кул куйдырганнар. Шуннан соң Пиар авылында яшәүчеләр үзләренең торган урыннарын калдырып, биеккәрәк Оштарма елгасының кушылдыгы янынарак урнашырга мәҗбүр була (хәзерге вакытта бу урында Иске Пенәгәр авылы). Яңа урында яшәүчеләрнең беренчеләре булып Җәнә белән Билбау һ. б. саналган. Бу урын шулай ук куе урманнар белән капланган булган. Кешеләр әкренләп агачларны кисеп өйләр сала башлаганнар. Кискәннән соң калган агач төпләрен агачны кем кискән, шулар исеме белән атаганнар. Мәсәлән, хәзерге вакытта Пенәгәр тирәсендәге үзәннәрнең исемнәре шул вакыттан ук калган. Алар: Ак Морза, Ларки, Чипкә, Ташлы һ. б. Күченеп килүчеләргә яңа яшәү урыны бик уңайлы булган, чөнки алар җирне үзләренә күпме кирәк, шул кадәрле эшкәрткәннәр; якында гына урман, су булган. Боларның барысы күрше авылда яшәп, үз җирләре булмаган татарларны бик кызыктыра һәм алар Пиар авылына яшәргә күчеп киләләр. Пиар авылында мари милләте янында татар милләте дә яши башлый. Алар үзара дус яшәгәннәр. Татар халкы артканнан-арта барган, марилар татарларның диннәренә кызыгып, ислам динен кабул иткәннәр. Авылның исеме дә ,, пень», ,, гора» сүзләреннән барлыкка килгән. Авылга исем эзләгәндә ПЕНЬ… ПЕНЕГОР… ПИНЕГОРЬ… ПИНИГОР дип тә атап карамакчы булганнар, ләкин яңгырашлар ничектер авыл кешеләренең күңелләренә хуш килмәгән, тора-бара яңгырашы матур булырдай ПИНИГЕРЬ исеме белән йөртелә башлый… (Кушымта 2а)
Авылымның елга-чишмәләре
Туган ягыма Ходай бер генә инеш-елга биргән. Авыл халкы аңа Субая (су буе) дип исем куша. Кайчандыр бу елга мул суы, балыклы булуы белән авыл халкына тереклек чыганагы булган. Кышларын балалар тимераякта йөргәннәр, хоккей уйнаганнар, җәйләрен каз-үрдәкләргә генә түгел, бала-чагага да ял итү, балык тоту урыны булып торган. Вакытлар үтү белән елга үзенең матурлыгын югалткан, суы күпкә кимегән, балыклар үлеп беткән, каз-үрдәкләргә коенырлык та су калмаган. Моның төп сәбәбе – табигатькә саксыз карау. Чүпләрен су кырыена түгә башлыйлар, юынтык, кер юган суларны елгага җибәрәләр, машиналарын елга буенда юалар… Киләчәктә моның нәрсәгә җиткерәсен ни өчендер аңламыйлар. Ә бит һәрберебез атна саен мунча кереп тәннәребезне чистартабыз, киемнәребезне һәрвакыт чиста йөртәбез, өебезне дә гел тәртиптә саклыйбыз. Табигать-анабыз да моңа бик мохтаҗ икәнен күпләребез дөнья малы куып оныта түгелме?! Табигатьнең матурлыгы үз кулыбызда икәнен онытмасак иде.
Табигатьнең нинди булуы безгә бәйле, чөнки табигатьтә без яшибез. Киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш.
Кеше табигатькә зыян китергән икән, димәк, ул үзенә дә зарар китергән. Кеше үзе дә табигать баласы бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!
Кызганычка каршы, бүгенге көндә елгабызның хәле бик начар. Аны саклап калу өчен, ярларын чистартырга, әйләнә-тирә мохиткә сак караш булдырырга кирәк. Гомумән, елгаларның чисталыгы, матурлыгы – кешеләр намусында.
Авылыбызда коелар күп булган. Һәрберсен казыган кеше исеме белән атаганнар. Кызганычка каршы, хәзерге көндә аларның урыннары гына билгеле.
Тау астында чишмәбез, –
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез, — дип язган Әхмәт Исхак. Бу юллар нәкъ менә безнең авыл чишмәләре турында әйтелгәндер күк. (Кушымта 2б)
Авыл халкы элек-электән чишмә суларын бик яратып файдалана, чөнки чишмәләрнең саф суы тәнгә – сихәт, күңелгә – дәрман бирә. Туган авылымда үзенең шифасы белән кешеләргә тәмле суын бүләк итүче биш чишмә бар. Ике чишмә урнашу урыны буенча исем алган. Алар: Түбән оч чишмәсе һәм Урта оч чишмәсе. Бер чишмәгә халык Койлар (Коелар) дип исем кушкан. Ни өчен бу исемне сайлаганын, никадәр генә эзләсәм дә таба алмадым. Ә ике чишмәгә гомерне кемнәр биргән, шулар исеме белән атаганнар. Мәсәлән: Идрис чишмәсе, Сәгъдәт чишмәсе. Бу кешеләр чишмәләрне һәрвакыт карап, тәртиптә тоталар, чөнки аларның күңелләре чишмә суы кебек саф, чиста. Әби-бабаларыбыз да чишмәләрне кадерләп саклаганнар, аларны хөрмәт иткәннәр, чөнки чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка яшәү мөмкин түгел. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә матурлык калмаячак.
Чишмәләребезгә юл өзелмәсен. Алар озын гомерле булсын һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!
Авылыбыздагы елганың хәле начар булу сәбәпле, 2002 нче елны Сәмигуллин Нургали абый буа ясады. Янгын чыккан очракта янгын сүндерү машиналары шул бөядәге суны файдаланалар. Кукмара һәм Нократ Аланы шәһәреннән су алып килүгә караганда, бик күпкә тизрәк. Бөянең тагын бер әһәмияте бар: җәй көнендә Кукмара һәм авыл халкы өчен ял итү урынына әверелде…
Авылымның тарихи-истәлекле урыны
Иске Пенәгәр авылы чын мәгънәсендә татар авылы, яшәгән халыкның 98,5% — татарлар. Халкыбыз үзенең бабаларыбыздан калган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын бүгенге көнгә кадәр саклап килгән. Туган авылым беркайчан да диннән аерылмады. Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең әһәмияте аеруча зур дип саныйм. Авылыбызның мәчете 1835 – 1840 нчы елларда төзелгән һәм инде 170 еллап авылыбызның изге йорты булып тора. Диннең төп йорты булган мәчетебезгә юл өзелми. Авыл яшьләре, өлкәннәр бик теләп йөриләр. Гает вакытларында читтә яшәүче авылдашларыбыз, ерак араларны якын итеп, дини йортка ашыгалар. (Кушымта 3)
Мин дә буш вакытларымны мәчеттә үткәрергә яратам. Чөнки бу йорт күңелемә тынычлык, мәрхәмәтлелек, сабырлык бирә, дөньяның пычрагыннан бераз гына булса да арынып торырга ярдәм итә.
Әтиемнең әти-әнисе – Гафур бабам белән Дамира әбием – дини кешеләр. Кунакка килгән вакытта алар минем нәни күңелемә изгелек орлыклары чәчтеләр, догалар өйрәттеләр. Ә әниемнең әнисе – Гадения абыстай – Кукмара мәчетендә мәгаллимә. Шуңадыр инде, кечкенәдән үк күңелем изге йортка тартыла. Кукмара мәчетенә йөреп, дин белемнәрен үзләштердем, намаз укырга, догаларга өйрәндем.
Пенәгәр әбием белән бабамда дүртенче буын әби-бабамнан калган дини китаплар, намазлык саклана. Корбан гаете, Ураза гаете җитүгә, әбием сандык төбеннән шушы кадерле ядкарьне алып, намаз укый, үлгән туганнарыбыз рухына багышлап дога кыла. Инде әбием дә олы яшьтә. Әбиемнең васыяте – намазлыкны кадерләп саклап, киләчәк буынга тапшыру. Иншалла, васыять үтәлер дигән өметтә калам.
Яз җитүгә, әтием, бабаем һәм ир туганнарыбыз белән зиратка барып, әби-бабаларыбызның, туганнарыбызның каберләрен чистартабыз, чардуганнарын буйыйбыз, баш очларына чәчәкләр утыртабыз, рухларына багышлап дога кылабыз, мәчеткә сәдака бирәбез…
Өебездә дә истәлек итеп саклана торган гаилә ядкарьләре бар. Гадения әбием (гаиләбез белән әби янында яшибез) үзенең әнисе истәлек итеп калдырган яулык, сөлге, дини китапларны кадерләп саклый. Бу истәлекләр безгә дә бик кадерле, аларда әби-бабайларыбызның кул җылылары саклана бит.
Гаиләбезнең иң кадерле истәлеге – шәҗәрә. Шәҗәрә сүзенең төп мәгънәсе – нәсел-ыру тарихы, тамырлары белән тирәнгә киткән меңъяшәр агач. Тамырсыз агач булмый, шуңа һәр бала үз нәселен белергә, үз нәселе белән горурланырга тиеш. Җиде буын бабаңны белү – һәр мөселман өчен фарыз. Һәрберебез үзенең нәсел тарихын белергә, ә өлкәннәр безгә нәселдәге шәхесләр турында сөйләргә тиеш. Шул сәбәпле, без өлкәннәр белән гаиләбез шәҗәрәсен төзедек.
Һәр һөнәр яхшы, ди халык. Нәсел агачын төзегәндә шунысы ачыкланды: нәселебездә төрле һөнәр ияләре бар. Арада гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучыларыбыз, халыкны агарту буенча янып-көеп яшәүче имамыбыз, оста куллы балта осталарыбыз, төрле предприятиеләрдә җитәкче урыннарында эшләүчеләр һәм гади эшчеләр… Эшнең ояты юк, нинди генә һөнәр ияләре булса да, безнең нәсел туганнарыбыз – кече җанлы, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, олыны-олы, кечене-кече итүчеләр, һәр эшне җиренә җиткерүчеләр, эштән ямь табучылар.
Мисалга Гафур бабам турында берничә сүз әйтеп китәсе килә. Бабаем (1937 елгы) армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң, авылыбыз янында урнашкан таш чыгару карьерына шофер булып эшкә урнаша. Ул чорда барысы да кул хезмәте белән башкарыла. Зур-зур ташларны кул белән казып, ваклап машиналарга төйи торган булганнар. Бабаем да башкалар кебек ташларны зур КРАЗ машинасына төяп, ерак юлга кузгала. Юллар хәзерге кебек тигез, шома түгел, шулай булса да, бабаем үзенә йөкләнгән эшне зур җаваплылык белән җиренә җиткереп үти торган була. Ул үз гомерендә күпме юллар узгандыр… Хезмәтне яратуы, авырлыклар алдында сынатмавы, эшен җиренә җиткереп башкарганы өчен күп санлы мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. Җитәкчеләр бабамны онытмыйлар, өлкәннәр көнендә күчтәнәчләр, бүләкләр белән киләләр, сөйләшеп утыралар, кыскасы, лаеклы ялда булса да, бабаем һәр кеше өчен кирәк. Өч балага үрнәк әти, хатынына олы терәк, дусларына, туганнарына киңәшче, оныклары горурланырлык бабай ул.
Бабаем үткән тормышны, балачакларын, яшьлек елларын еш искә төшерә, аның сөйләгәннәрен җыеп бер китап чыгарырлык. Шулар арасыннан бер вакыйга турында язасым килә.
Сугыш вакытлары. Ир-атлар – фронтта. Авылда әбиләр, хатын-кызлар, бала-чага… Авылыбыз яныннан тимер юл уза, карьер янында разъезд бар. Совет сугышчылары, кулга алынган немец солдатлары төялгән эшелоннар бер-бер артлы фронттан – тылга, тылдан – фронтка агыла. 1943 нче еллар булса кирәк, кышның үзәккә үтә торган салкын кышы. Шушы разъездда бер эшелон туктый. Совет гаскәрләре кулга алынган немец солдатларын төрле авыр эшкә алып кайтышлары.… Кулга алынганнар йомышларын йомышласыннар дип, вагон ишеген ачулары була, шаккатмалы хәл (!!!) – немец солдатлары бер-берсен кочаклап, салкынга чыдый алмый, өшеп үлгәннәр. Немецларны бушата башлаганнар. Бу хәбәр яшен тизлеге белән авылга таралып, йөри алган бар кеше җыела. Эшелон тирәсе халык белән гөҗ килә… Җиргә бушаткан мәетләрне күмгәнче шактый вакыт уза. Немецлар бай халык булган. Кулларында алтын балдак, авызларында алтын теш, яхшы кием, кесәләрендә алтын портсигаралар… Халыкка шул җитә кала: кемнәрдер мәетләрнең авызларын каерып, алтын тешләрен алалар, кемнәрдер яхшы киемнәрен салдыралар, кемнәрдер кесәләрен актара, кемнәрдер… Шактый вакыт үткәннән соң, карьердан ерак түгел бер урын сайлап, мәетләрне күмәләр. Бу урын хәзер дә бераз гына калкып торып, сугыш елларын, шаккатмалы вакыйганы искә төшерә. Бездә дә шул вакыттан калган солдат каскасы, пулялар саклана иде. Мәктәбебездә туган якны өйрәнү музее эшли башлагач, сугыш кирәк-яраклары кыйммәтле экспонатларга әйләнде.
Әби-бабамнар сөйләве буенча, кулга алынган немец солдатлары еш кына авыл буйлап, тимер юл төзү эшенә килә торган булганнар. Үзләренә бирелә торган күгәргән, каткан ипиләрен, бозыла башлаган паекларын урамда ташлап калдыра торган булганнар, янәсе, алар бозылмаган ризык ашыйлар. Ә бу – авыл халкына сөенеч кенә, алар ипиләрне сөенә-сөенә җыеп алып ашаганнар…
Кызганычка каршы, туган авылым хакында, аның тарихы турында бер китап та юк. Авылым тарихын бабамнар, авылыбыз имамы Зиятдин абый сөйләве буенча, архив материалына һәм районыбызда чыгып килүче ,, Дуслык» газетасында басылып килгән язма истәлекләргә (авторы Зиятдин Нәҗметдинов) нигезләнеп яздым. Бәлки киләчәктә туган ягым турында китап та басылыр.
Туган җирем турында шагыйрьләр дә шигырь иҗат итмәгән. Тик авылыбыз гүзәле – хәзерге көндә Казан Дәүләт университетында белем алучы кызыбыз – Хәсәнова Айгөл Минебай кызы авылыбыз турында бик матур шигырьләр иҗат итә. Абыйсы Сиринь белән ,, Туган авылым Пенәгәр« дигән җыр да яздылар.
Ә өлкән яшьтәге әбиләребез – Бибинур (Минзәлифә) Галиәхмәт кызы Гыйниятова (,, Гөлсем бәете»), Үлдәнова Нурия апа (,, Илнар бәете»), Әлфия Габдрахман кызы Бәдыгетдинова (,, Илнур бәете», ,, Күбәләк гомере») һәм муллабыз – Зиятдин Нәҗметдинов (,, Күрәчәген күрми адәм гүргә керми») үлгәннәрнең рухына дога итеп, бәетләр чыгаралар. Авылымның ак әбисе – Гайфетдин кызы Мәүгыйзә Мотыйгуллина яшьләр иманлы, мәрхәмәтле булсыннар дип, мөнәҗәтләр һәм бәетләр иҗат итә. Алга таба иҗат чишмәләрегез саекмасын, авылым турында тагы да матур-матур әсәрләр иҗат ителсен дигән теләктә калам. Язмамны Р. Фәйзуллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә:
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
2009 нчы ел
Эшне башкаручы: 10Б сыйныфы укучысы Галимуллин Фәнзил Фәнил улы
Җитәкче: Галимуллина Зөлфия Марсил кызы
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
Кукмара поселогы муниципаль белем бирү учреждениесе
4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
- 0
- 07 февраля 2011, 11:52
- ravil
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.