Мәҗит Гафуриның прозасында гади халык язмышының сурәтләнеше

Хезмәтнең төп максаты булып Мәҗит Гафуриның прозасын анализлау, һәм анда гади кешеләрнең образларын анализлау булып тора. Әлбәттә, М. Гафуриның шигъри иҗатында да бу образлар киң таралган, әмма нәкъ проза өлкәсендә бу аларның үзенчәлекләре ачыграк билгеләнгән
Хезмәтнең төп максаты ирешү өчен безнең тарафтан түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:
– Мәҗит Гафуриның иҗат юлы, аның татар әдәбяиты тарихына керткән өлеше, шигърият һәм проза үзенчәлекләре билгеләнде;
– татар әдәби тәнкыйтендә әдипкә багышланган мәкаләләр һәм бер монография анализланды;
– Мәҗит Гафуриның ике повесте әйтелгән проблемага ягыннан тикшерелде.
Хезмәтнең актуальлеге бәхәссез. ХХ йөз башы әдәбияты күп дистә еллар сыйнфый караш белән анализланды. Күп кенә әдипләр яки әдәби тәнкыйтнең кырыенда калдырылып бардылар, яисә тискәре рәвештә генә анализландылар. Бүгенге көн яңа таләпләр куя. ХХ йөз башы һәм 20-нче еллар әдәбиятына тулы, дөрес, объектив билге бирмичә, яңача татар әдәбиятының тарихын язу зур кыенлыклар тудыра.
Икенчедән, Мәҗит Гафури прозасы галимнәребез тарафыннан шигъриятенә карата азрак өйрәнелгән.
Сәгыйть Рәмиевкә багышланган М. Мәһдиев, Г. Халит, Нигъмәтуллин һәм башкаларны билгеләп китергә кирәк.
Бу хезмәт керештән, ике бүлектән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Керештә теманың актуальлеге дәлилләнә, төп максат һәм мәсьәләләр куела.
Төп өлешнең беренче бүлеге Мәҗит Гафури иҗат юлына һәм төп иҗади үзенчәлекләренә багышланган. Монда аның новаторлыгы да искә алынып, әдипнең прозасына игътибар күбрәк бирелгән.
Икенче бүлектә без турыдан-туры темага караган фикерләребезне туплап, һәм аларны Рәмиев прозасыннан мисаллар белән тасвирлыйбыз.
Йомгаклау бүлегендә хезмәтнең нәтиҗәләре билгеләнгән.

Беренче бүлек.
М. Гафуриның гомуми иҗади үзенчәлекләре
ХХ йөз башы татар әдәбияты өчен, татар халкы өчен күренмәгән үсеш алу чоры. Әллә кайдан алынган сыман милләт көче, милләт талантлары. Бу кыска дәвер арасында йөзләгән талантлы әсәр язылды, дистәләгән әдип тере классик булып китте. Бу милли күтәренке бөтен өлкәләрдә дә чагыла. Ләкин шигърияттә һәм прозада аны еруча югары дәрәҗәләргә менгәне бөтенебезгә дә мәгълүм.
Мәҗит Гафури – ХХ гасыр башындагы текә тарихи вакыйгаларны халык белән бергә кичеп, социалистик революциядә чын азатлык тантанасын күргән һәм аны кайнар каршы алган әдип. Ул – татар һәм башкорт әдәбиятларының гражданлык идеалларын югары күтәрә.
Мәҗит Гафури иҗатында гади халык язмышы темасы – иң мөһим темаларының берсе. Әдип үзе моның турында «Үзем һәм халкым» исемле шигырендә түбәндәгечә әйтә:
Бер алым алга басам да,
Әйләнәм мин артыма:
Кайда басканнар икән дип
Күз саламын халкыма.
Бу юлларда шагыйрь үзенең идея-эстетик позициясен билгели.
М. Гафури, беренчедән, татар мәгърифәтчелек идеяләренә таяна. 1902 нче елда Каюи Насыйри вафат була. Нәкъ аның халыкчанлыгы идеяләре Гафури иҗатына килә. «Гади халык белән нык бәйләнгән бер укымышлы буларак, Насыйри алдынгы кешелек җәмгыяте тудырган культура, фән һәм техника казанышларыннан үрнәк алып яши башларга чакырды, үз иҗаты белән шуның бер мисалын күрсәтте. Гафуриның беренче иҗади тәҗрибәләре нәкъ 1902 нче елда башлана; аңарда Насыйрича халыкчан мәгърифәтчелек идеяләренә юнәлеш тотарга омтылыш сизелеп тора», – дип язалар «Татар әдәбияты тарихы» авторлары.
Мәҗит Гафури 1880 нче елның 20 июлендә (1 августында) Башкортстанның Җилем-Каран авылында гади бер укытучы (хәлфә) гаиләсендә дөньяга килә. Унбер яшендә бөтенләй ятим калса да, зур тырышлык, түземлек белән көн күрә башлый. Кечкенәдән үк ул тормышның бөтен әче-төчесен күрә. Һәрдаими Мәҗит мәгърифәткә тартыла. Шулай, беренче тапкыр ул Троицкида Зәйнулла ишан мәдрәсәсендә укыган чагында, 1902 нче елның язында «Ишан шәкертләренә» дигән шигырен язып тарата, шундагы искелек, дини томаналык тарафдарлары белән конфликтка керә, аларның нәләт-каргышларын, янау-өркетүләрен татый һәм мәдрәсәне ташлап китә.
1904-1906 нчы елларда ул дидактик поэмалар яза («Вә иннә мин эш-шигъри ли хикмәтин», «Гыйлем», «Себер тимер юлы» һ.б.). Аларда әдип мәгърифәт, цивилизация идеалы белән наданлык, байлык белән ярлылык арасындагы каршылыкның мәгънәсен аңларга тырыша.
Гафури Беренче рус революциясен Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең шәкерте булып каршылый. Бу вакыйгага шагыйрь «Шатлык шигыре»н багышлап, җаны-тәне белән азатлык көннәрен көтеп алганлыгын һәм халык теләгенең тормышка ашуын әйтергә ашкына.
«Шулай итеп, – дип языла «Татар әдәбияты тарихы»нда, – Гафури Россияне басып алган тарих ташкыны эченә килеп керә һәм гаять катлаулы, каршылыклы иҗтимагый шартларда үзенең кыйбласын эзләргә, позициясен табарга тиеш була. Тукай һәм Әмирхан шикелле үк, ул да үзенә хас тынгысызлык, кыюлык белән революциягә мөнәсәбәтендә зур активлык күрсәтә».
«Безнең XIX гасыр урталарында ук барлыкка килгән романнарыбыз да, ХХ гасыр башында язылганнары да нигездә романтик стильдә. Аларда тормышның үтә авыр, үтә ямьсез якларына керү юк дәрәҗәсендә. Тормышның төпләренә төшү беркадәр Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә бар. Беркадәр генә».

Икенче бүлек. М. Гафуриның прозасында гади халык язмышы
Гади кешенең идея-политик карашы, күңел күзе ачылуын һәм аның революцион вакыйгаларга катнашуын күрсәтеп, татар совет язучыларының олы буыны реализм принципларын үстерде һәм үткән җәмгыятьнең «кургаш кабахәтлеген» фаш итте.
Гали Халит фикере буенча, «Татар әдәбиятында, бигрәк тә проза өлкәсендә, Гафурига кадәр бер язучы да хәерчелек һәм хокуксызлык корбаны булган «кечкенә» кешенең кызганыч язмышын шул кадәр тулы көндәлеше, детале, ялангачлыгы белән күрсәтмәде дисәк, һич тә арттыру булмас».
Аның әле беренче иҗат чорындагы хикәяләрендә дә гади халык язмышы ачык сурәтләнә. Бу – «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» (1902) һәм «Ярлылар, яки өйдәш хатын» (1909) кебек хикәяләр. Монда тормыш төбенә ташланган кешеләрнең, бер кисәк икмәк өчен газап чиккәндә дә яки аны таба алмый үлгәндә дә, ничек итеп үзләренең югары кешелек сыйфатларын югалтмаулары сурәтләнгән.
М. Гафури гади кешене күрсәткәндә, кеше рухи иреге һәм матурлыгы идеалынын тасвирларга омтыла. Гади кеше әдипнең иҗатында иске тормышка капма-каршы куелып, шул дөньяның мәрхәмәтсез табигатен, кыяфәтен, морален һәм кануннарын тәнкыйтьли.
Шул ук Г. Халит фикере буенча, «Поэзиясендәге шикелле үк, Гафуриның хикәя-повестьларында да дөньяга революцион караштан һәм чынбарлыкны реалистик сиземләүдән аерылгысыз булган гуманистик идеал тантанасын күрәбез».
М. Гафуриның прозасындагы гади кеше образын без «Кара йөзләр» әсәре һәм «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестьлары нигезендә анализладык.

1. «Кара йөзләр» повестендә гади кеше һәм халык язмышы образы
«Кара йөзләр»не Мәҗит Гафури 1923 нче елда ук яза башлаган. Бу вакытта, билгеле, әдәбият дөньясында төрле юнәлешләр күзәтелә. Алар арасында төрле модернизм уйдырмалары, Пролеткульт космизмы һ.б. Һәм бу вакытта М. Гафури саф реалистик әсәр язуы үзенчәлекле.
«Кара йөзләр» – шул чордагы татар әдәбияты өчен тулы мәгънәсендә күләмле һәм беренче психологик әсәр дә. Аның аерым геройлары эчке дөньясында гына түгел, ә повестьның бөтен сюжет корылышында, композицион төзелешендә психологизм – әйдәүче эстетик тенденция», – дип яза Г. Халит үзенең хезмәтендә.
Шул психологизмы ярдәмендә Мәҗит Гафури вульгар социологизм коена батмый. Мондый психологик тасвирлау дөньяны аклы-каралы гына түгел, ә аның бөтен төсмерләрен сурәтләргә ярдәм итә.
Закир һәм Галимә – әсәрнең төп геройлары – нечкә психологизм белән сурәтләнгәннәр. Аларның җәмәгать кануннарына каршы чыгулары – аларның көчләрен сурәтли. Әмма алар нинди дә булса баһадирлар сыман бирелмиләр, аларның көчләре – рухи дөньяларында. Ахун хәзрәт рөхсәте белән аларны бөтен авыл халкы алдына мәсхәрә итәргә чыгаралар. Ике гашыйкның яшьлеген, матурлыгын, мәхәббәтен, вөҗданын хурлау, таптау, пычрату башлана. Шушы күренеш – әсәрнең кульминацион ноктасы, әлбәттә. Бу күренеш вакытында геройларның рухи дөньялары аеруча тирән сурәтләнгән.
Галимә белән Закир – бер гаепсезгә әнә шундый кыргыйлык хөкеменә очраган кызганыч корбаннар. Аларның кичә генә булган өмет һәм мәхәббәтләре тиз арада хур ителә, кешелекләре ерткычларча таптала. Автор раслый: мондый очракта шәхес үзен саклый да, кызгандыра да алмый.
Галимә шул чынбарлыкны сизә: ул инде үзенең хурлыгына ышана, шул хурлыктан аралап алу мөмкин түгеллеген, түбәнгә ташланган бер мәхлүк икәнлеген белгән, һичкайчан да инде кичәге тыныч, матур тормышына һәм кайнар мәхәббәтенә кире әйләнеп кайта алмаячагын аңлаган кебек. Һәм М. Гафури моңа ышандыра.
Шулай итеп, М. Гафури гади кешене тасвирлаганда аларны тирән психологизм белән тасвирлый. Г. Халит шул психологизмга аеруча игътибар итә, аның фикере буенча, «повестьның сюжет барышы һәм композицион корылышы вакыйгаларның һәм аларга мөнәсәбәтнең мәдрәсә эченнән бөтен авыл көндәлегенә, аннан Галимә һәм аның якыннары тормышына, аларның эчке дөньясына тагын да тирәнрәк керү рәвешендә бирелә».
Галимә үз туган йортына күчкәч, аңа ата-аналары йомшак мөнәсәбәтләренә карамыйчан, без аның түбәнгә төшкәннән-төшә баруын күрәбез.
Галимә образының үзенчәлеге шул ки, аның нинди генә түбәнгә юнәлүенә карамастан, без аның көчле рухи дөньясын сизеп калабыз. Тәнкыйтьче фикерли: «Галимәнең акылдан шашуы нинди генә формаларга кермәсен һәм нинди генә дәрәҗәгә җитмәсен, язучы бу образга хас булган эчке һәм тышкы гүзәллек, матурлык, нарасыйлык, самимилек һәм хәтта балалык романтикасын һич тә алып ташламый», – ди.
Әсәрнең сюжеты гади һәм ачык, әмма драматик элементларга бай.
«Кара йөзләр» язылган елларда вульгар социологизм мәктәбе аеруча көчле булган. Әмма М. Гафури әсәрендә без руханиларны бөтен яктан да тискәре булмаганын күрә алабыз.
Ә идеал образы Галимә аша бирелә. Шул гади кеше дөньяның дини фанатизм, дорфалык һәм томаналык белән агуланган ямьсез, караңгы дөньяга каршы куелган якты рухка, саф вөҗданга, чын мәхәббәткә ия.
Шулай итеп, бу әсәрдәге гади кешенең тагын бер үзенчәлеге итеп без аның романтизмына тукталып китә алабыз. Галимә – гади халык һәм саф табигать баласы.
Тәнкыйтьче моның турында түбәндәгечә яза: «Галимәнең гүзәллеге – явыз чынбарлыкның корбаны, ләкин бу гүзәллекне юкка чыгару мөмкин түгел. Һәлак булган кызның күңел сафлыгы һәм шигъри күркәмлеге башкаларны явызлыкка нәфрәт белән, ә яхшылыкка һәм кешелеккә мәхәббәт белән сугара. Менә шушы яктан Галимә образы язучының эстетик идеалын да чагылдыра дигән фикернең хак булуын әйтәсе килә».
Галимә образы Гаяз Исхакыйның «Остабикә»сендәге образы белән тиңдәш. Галимә, Сәгыйдә образы кебек үк, социаль тип буларак тасвирлана. Ул нинди дә булса каһарман хатын ягъни җәмгыятьтән аерылган шәхес түгел. Ул – үзенең мохитендә тәрбияләнгән кыз. Алар төрле җәмгыять катламыннан чыкканнар.
Әмма Сәгыйдә тормыш корбаны булса, М. Гафури герое – җәмгыять корбаны.
Гади кеше образлары арасында аеруча Галимәнең атасы Фәхри карт образы мөһим. Гади хезмәт иясе буларак, ул да гаять кискен һәм тирән рухи кеше үзгәреш кичерә: дини гадәтләр аңарда гуманистик тойгылар белән каршылыкка керәләр. Ул үзенең кызыннан баш тарта. Ләкин ул үзе дә кызы сыман җәмгыять корбаны.
Әмма аның каршылыклары буталчык. Мәсәлән, Галине укытырга озатканда, Фәхри карт болай ди: «Сүз беткән кебек булып торганда, Фәхри бабай:
– Укысын инде. Менә без укымау арасында харап булдык. Үзебез генә түгел, башкаларның да харап булуына сәбәп булабыз. Наданлык белән эшләнгән эшкә соңыннан үкенсәң дә эш үткән була, – дип, Галимә апага карап алды да башын түбән төшерде».
Ә башка урында ул «шәригать»не дә сүзли. Гали: «Әтинең «шәригать, шәригать» дигән сүзләре бик куркыныч булып, колак төбемдә яңгырап киттеләр».
Шулай итеп, «Кара йөзләр» повестендә гади кеше төрле яктан сурәтләнә:
– беренчедән, Галимә, Закир һәм Фәхри карт образлы тирән психологизм белән бирелгәннәр;
– икенчедән, бу образларда аерым романтизм үзенчәлекләре дә бар;
– өченчедән, гади кеше образларында М. Гафури һәрвакыт җәмгыяви, хәтта сәяси карашларын ачыклый;
– дүртенчедән, гади кеше образлары бу әсәрдә катлаулы (Гали, Фәхри карт);
– соңгысы, бу образлар аша М. Гафури үзенең искелекне кире каккан идеяләрне билгели.
Г. Халит «Кара йөзләр» анализында түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Кара йөзләр»дәге байтак геройларның фикри һәм психологик үсештә, үзгәрештә бирелүе шикелле һәм әһәмиятле реалистик тенденциянең өстенлек итүе күренә. Бу реализмда социалистик яңәлыкка, анда формалаша барган фикер һәм гадәтләргә тоткарлык ясый торган искелекне кире каккан, фаш иткән критик тенденция тагын да куәтләнеп, тагын да нәтиҗәлерәк булып китте».
Мәҗит Гафури үзенең «Кара йөзләр» повесте белән татар әдәбиятына яңа психологизм повесть кертә. Бу повестьтагы гади кеше образлары татар әдәбиятында соңрак та булачак, әмма мондый тирән һәм фаҗигале рәвештә ул булмагандыр.

2. «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестендә гади кеше образлары
Яңа тормышка юл салу авырлыгын Мәҗит Гафури «Шагыйрьнең алтын приискасында» повестендә сурәтли. Автор монда алтын приискаларында шәкертлек елларында эшләгән чакларын күз алдына китерә.
Бу әсәрдә хезмәт темасы, хезмәт кешесе темасы ачыкланып килә. Монда без шулай ук геройларны ике төрле планда бирелүен күзәтәбез. Бер яктан, монда романтик ноталар яңгырый, ә икенче яктан – ямьсез чынбарлык, караңгылык: «Мин үзем: Менә тормыш! Алтын чыга торган җир шулай була икән? Соң болар нигә бер дә рәтләнә алмаганнар? Әллә самородок тапмаганнардыр?..».
Г. Халит та моны раслый: «шулай итеп, әдип укучыны матурлык белән ямьсезлек, шатлык белән кайгы, моңлы җыр белән тупас проза, мәхәббәт белән кыргыйлык, бәхет белән бәхетсезлек, хәтта яшәү белән үлем бергә хөкем сөргән чынбарлыкка алып керә».
Бөтен повесть буйлап авыру эшче образы үтә. Ул образ хуҗалар тарафыннан ташланып, коры, рәхимсез, язмыш кулына тапшырылган ярлы кешенең драмасын сынландыра, символлаштыра шикелле.
Бу повестьта гади кеше образы авторның «Мин» образы аша тагын да көчләндерелгән. Чөнки «Шагыйрьнең алтын приискасында» повесте автобиографик әсәре булып тора.
Тәнкыйтьтә дә моның турында язылган: «Мондагы «Мин» образы зур тормыш эченә, кешеләр арасына китеп, үз тирәлегенә шактый җитлеккән караш күрсәткән герой кыйяфәтендә сурәтләнгән. Аның дуслыкка керүен тасвирлаган кисәкләр халык тормышын күрсәтүгә багышланган сюжет кәүсәсен тәшкил итә».
Шулай итеп, төрле гади образлар аша бу повестьта Мәҗит Гафури иске, буржуаз дөньяны тәнкыйтьли. Моны ул аны антитеза ярдәмендә башкара.
Бу повесть анализы нигезендә түбәндәге нәтиҗәләргә килеп була:
– гади кеше образы бу әсәрдә аеруча көчле бирелә: чөнки бу автобиографик әсәр;
– гади кешеләр образы бу повестьта антитеза ысулы ярдәмендә сурәтләнә;
– өченчедән, бу образлар авторның идеологик карашларын да билгелиләр.



(дәвамы)

  • 0
  • 06 февраля 2011, 13:14
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.