Болгар чорында мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр

дәрес эшкәрмәсе
9 нчы сыйныф
Башкаручы- татар теле укытучысы Шигапова Лилия Масгутовна

9 нчы сыйныф дәреслеге

Тема: Болгар чорында мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр.

Максат: 1) укучыларны Болгар чорында мәдәни үсешкә китергән
сәбәпләр белән таныштыру;
2) укучыларның Болгар чоры мәдәнияте белән кызыксынуларын
арттыру;
3) борынгы бабаларыбызга, аларның мәдәниятенә ихтирам
тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, Болгар дәүләтенең физик картасы, таблица, рәсемнәр.

Әдәбият исемлеге: 1) Атлас истории Татарстана и татарского народа.
2) Фәттах Н. «Этил суы ака торур»
3) Фәхретдинов Р.Г. «История татарского народа»
4) Хәбибуллин М. «Кубрат хан»
5) Шамси С., Измайлов И. «Волжская Булгария»

Укыту ысуллары: эзләнү (эвристик), тикшеренү, иҗади уку.

Укыту алымнары: мәгълүмат бирү, аңлату, әңгәмә.

Дәреснең төре: дәрес-лекция.

Дидактик принциплар: фәннилек,системалылык,балаларның уку эшчәнлеген оештыруга дифференциаль һәм шәхси (индивидуаль)якын килү.

Дәрес планы

Актуальләштерү өлеше 7 мин
1) таблица буенча эш;
2) нәтиҗә ясау.

Яңа материалны аңлату 20 мин
1) лекция формасында эш;
2) нәтиҗә ясау.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту 10 мин
1) сораулар буенча эш;

Дәрескә йомгак ясау 5 мин
1) дәреснең нәтиҗәсен ясау;
2) билгеләр кую

Өйгә эш 3 мин
1) 52-53 нче бит укып килергә.

Дәрес барышы

Актуальләштерү өлеше.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Бүген 21 гыйнвар, җомга көн. Без сезнең белән «Болгар дәүләте чоры әдәбияты» дигән зур теманы өйрәнә башлыйбыз.
Бүгенге дәреснең темасы: Болгар чорында мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр.
Сез бу дәрестә Болгар дәүләте, аның барлыкка килүе, башка дәүләтләр арасында Болгар дәүләтенең урыны, аның мәдәни үсеше һәм бу үсешкә китергән сәбәпләр белән танышырсыз.
Безнең бүгенге мәдәниятебездә Болгар дәүләте мәдәниятенең йогынтысы турында белешмә алырсыз. Хәзер, әйдәгез, тактага язылган таблицага карыйк.
Нәрсә ул мәдәният? Мәдәни, мәдәният сүзләрен кайларда очратканыгыз бар?
«Диване лөгатет төрк» китабында Идел буе, анда яшәүче болгар-татарлар турында нинди мәгълүмат бирелә?
«Сак-Сок» бәетендә нинди вакыйга сүрәтләнә?
Болгар чорында ук булган нинди йола-бәйрәмнәрне беләсез?



Укытучы: Таблицага карыйбыз, сорауларны укыйбыз һәм җавап әзерлибез. Беренче сорауны Әлинә укый, җавабын әзерли.
Әлинә:Нәрсә ул мәдәният? Мәдәни, мәдәният сүзләрен кайларда очратканыгыз бар?
Мәдәни, мәдәният культура дип тәрҗемә ителә. Мәдәни дигәндә халык авыз иҗаты әсәрләрен дә язучылар, рәссамнәр әсәрләрен дә, халыкның
гореф-гадәт, йолаларын да күзалларга мөмкин. Шәһәрләребездә мәдәният сарайлары күп. Республикабызда «Мәдәни җомга» исемле газета чыга.
Укытучы: Яхшы, Әлинә, дөрес. Икенче сорауга күчәбез.
Диване лөгатет төрк» китабында Идел буе, анда яшәүче болгар-татарлар турында нинди мәгълүмат бирелә? Җавабын Рөстәм әзерли.
Рөстәм:«Диване лөгатет төрк» китабының авторы – Мәхмүд Кашгарый. Китапта төрки халыкларның мифологиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына, теленә, тарихына, тормыш — көнкүрешенә, гадәти – йоларына кагылышлы мәгълүматләр бирелә.
Укытучы: Әйбәт, Рөстәм. Лилия дәвам итә.
Лилия: Әсәрдә мәкаль — әйтемнәрне, йола җырларын, лирик җырларын, эпик эчтәлекле поэзия үрнәкләрен дә очратырга мөмкин. Мәхмүд Кашгарый китабында безнең борынгы бабаларыбыз – болгарлар турында күп кенә мәгълүмат теркәлгән. Идел елгасы турында юллар бар.
Идел суы ага торыр,
Кыя төбен кага горур,
Бик күп балык, балык торыр,-
Кулың белән кушырырлык.
Укытучы: Молодец, Лилия. Эшне дәвам итәбез. Гөлназ, «Сак-Сок» бәетендә нинди вакыйга сүрәтләнә?
Гөлназ: «Сак-Сок» бәете болгар халкының авыз иҗат әсәре итеп кабул ителә. Анда болгарлар тормышында булган бер вакыйга сүрәтләнә. Сак һәм Сок исемле ике малай булган. Көннәрдән бер көнне алар тимер ук өчен тавыш чыгарганнар.
Укытучы: Яхшы, Алсу дәвам итә.
Алсу: Әниләре аларны килештерә алмаган «бер-берегезне күрүгә тилмереп яшәгез иде», -дип улларын каргаган. Бу ике малай икесе ике кош булып урманга очканнар. Никадәр генә тырышсалар да бер-берсе белән беркайчан да күрешә — очраша алмаганнар. Әни сүзен тыңламау ваҗига белән тәмамлана.
Укытучы: Әйбәт, дөрес әйтәсез. Тагын бер сорау калды
Болгар чорында ук булган нинди йола-бәйрәмнәрне беләсез?
Укучы:Нардуган, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре.
Укытучы: Яхшы, укучылар, бөтен сорауларга да җавабыгыз дөрес булды.

Яңа материалны аңлату.
Тема катлаулы һәм авыр булганлыктан, түбәндәге план буенча укытучы яңа дәрес материалын лекция формасында үзе сөйләп аңлата. Укучыларга кызыклы мәгълүматларны теркәп барырга киңәш ителә.
Укытучы: Яңа теманы, укучылар, башлыйбыз. Тактада план, менә шул план буенча эшне дәвам итәбез.
ПЛАН.
Болгар дәүләте һәм аның географик урыны.
Болгар халкының һөнәре.
Аларның башка дәүләтләре белән элемтә.
Ислам дине һәм Болгар дәүләте.


Укытучы: Идел – Чулман һәм Урал буйларында безнең эрага кадәр үк кешеләр яшәгәне мәгълүм. Бу хакта археологик истәлекләр сөйли. Алар арасында, әлбәттә, безнең борынгы бабаларыбыз – болгарлар булгандыр.
Болгарлар 5-6 гасырларда Төньяк Кавказда яшиләр. 630-632 нче елларда Кубрат хан җитәкчелегендә «Бөек Болгар» дәүләте төзелә. Бу дәүләт Дон елгасының түбәнге агымындагы җирләрне, Азов елгасы буйларын, Төньяк Кавказның бер өлешен үз эченә алган.
Болгарлар утрак тормыш алып барганнар һәм игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Тора-бара хуҗалыкка кирәк-ярак әйберләрне үзләре ясый башлаганнар. Шул рәвештә һөнәрчелек барлыкка килгән: алар корыч коярга, тимердән төрле хуҗалык әйберләрне эшләргә өйрәнгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә, шәһәрләр барлыкка килә. Болгар дәүләтен башка дәүләтләр дә таныган, алар бер-берсе белән сәүдә итешкәннәр. Ә бу, үз чиратында, әдәбият һәм сәнгатьнең үсешенә юл ачкан. Шәһәрләр сәүдә итү һәм һөнәрчелек үзәкләре булып торган, аларда язучылар, рәссамнар, шагыйрьләр яшәгән. Хәтта Болгарның үзәгендә мәчетләр һәм алар каршында мәдрәсәләр дә булган.
Болгарларның гарәп язуы кергәнчегә кадәр үк, рун язуына охшаган үз язулары булган. Болгар халкы 922 нче елда рәсем рәвештә ислам динен кабул итә һәм шуның белән бергә гарәп язуы керә. Язу белән бергә болгарларга китап культурасы кергән. Китапны болгарлар үзләре дә язганнар, башка халыктан да алганнар. Шулай итеп, Болгар дәүләтенең үз галимнәре, язучылары, тәрҗемәчеләре барлыкка килгән. Галимнәр төрле өлкәләргә караган. Болгарда моның өчен шартлар җитәрлек булган. Һөнәрчелекнең киңәя баруына, шәһәрләрнең күбәюенә, әдәбият, сәнгать, мәдәниятнең үсүенә Болгарның сәүдә юлы үзәгендә Иделдә урнашкан булуы да уңай тә эсир иткән. Ә 10 гасырда инде Болгар халыкара зур базарга әйләнгән.
Язучылар үз әсәрләрендә кешеләргә генә юмартлылык сыйфатын зурлый, саранлыкны гаепли, киң күңелле булырга чакыра. Әсәрләрдә дини әхлак темаларны өстәнлек итә. Әмма алар арасында дөньяви күренешләрне яктыртканнары да бар.
Болгарларда хикмәтле сүз сөйләүчеләр, җырчы – чегәннәр дә булган.
Болгар шәһәрләрендә һөнәрчелек тә киң таралган. Көнкүреш, бизәнү әйберләре бер зәвык белән эшләнгән, аларга алтын-көмеш йөгертелгән кош, җәнлек, үсемлек сүрәтләре төшерелгән. Кайбер ташларына язу һәм аларны бизәү дә болгар халкының мәдәнияте турында сөйли.
Менә шушы югарыда әйтелгәннәр Болгар дәүләтенең мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр булып тора. Болгар дәүләтенең үзенең әдәбияты, поэзиясе булган һәм билгеле бер әдәби традиция дә яхшы килгән 13 йөз башларында инде Болгар әдәбияты яңа үсеш ала. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре – шуның бер дәмиле.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы: Ә хәзер тактада сораулар, аларны укыйбыз һәм җавап әзерлибез.
СОРАУЛАР
Болгар дәүләтен мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр нинди?
Болгар чоры тормышы турында язылган нинди әсәрләрне беләсез?
Болгар чоры мәдәни үсеше безнең чор мәдәни үсешенә нинди йогынты ясаган?


Укытучы: Динар, сиңа беренче сорау.
Динар: Болгар дәүләтен мәдәни үсешкә китерүче төп сәбәпләр түбәндегеләр:
һөнәрчелек барлыкка килү;
шәһәрләрнең үсеше;
башка илләр белән сәүдә итү;
башка илләр белән мәдәни багланыш;
китап культурасы керү;
болгар халыкның төрле бәйрәмнәре, йолалары;
халык авыз иҗаты барлыкка килү.

Укытучы: Дөрес. Әмир дәвам итә.
Әмир: 13 гасырның 30 нчы елларында венгр монахы Юлиан үзенең «Бөек Болгарстанга...»бай шәһәрләре булган бөек һәм кодратле патшалык килүен яза.
Укытучы: Артур дәвам итә.
Артур: Ибне Рөстә, Әл -Гарнатый, Әл- Мәсгуди Болгар дәүләтенең бөеклеге турында язалар. Безнең чор язучылары Н.Фәттах «Этил суы ака торур», М. Хәбибуллин «Кубрат хан»
Укытучы: Соңгы сораугаГөлинә җавап бирә.
Гөлинә:Аерым бер мәдәниятен генә аерып карарга мөмкин түгел. Игенчелек тә, һөнәрчелек тә мәдәни яктан тыгыз бәйләнештә. Болгар чорында ук булган халык авыз иҗаты әсәрләре, йолалар, гореф – гадәтләр безнең көннәргә үк килеп җиткән. Болгарлар унике җәнлеккә мөнәсәбәтле ел исәбе кулланганнар. Барс елы аларда туклык, иминлек елы булып саналган. Ислам дине кабул ителгәнче болгарлар барска табынып яшәгәннәр. Татарстан республикасы гербында да барс сүрәте төшерелгән.
Укытучы: Дөрес, укучылар.

Дәрескә йомгак ясау.

Укытучы: Без бүген нинди тема белән таныштык?
Укучы: Болгар чорында мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр тема белән таныштык.
Укытучы: Сәбәпләрен тагын бер мәртәбә әйтеп китик
Укучы:Һөнәрчелек барлыкка килү.
Укучы: Шәһәрләрнең үсеше.
Укучы:Башка илләр белән сәүдә итү.
Укучы: Башка илләр белән мәдәни багланыш.

Укучы:Китап культурасы керү.
Укучы: Болгар халыкның төрле бәйрәмнәре, йолалары.
Укучы:Халык авыз иҗаты барлыкка килү.
Укытучы: Дөрес. Рәхмәт.
Дәрестә актив катнашкан һәм сорауларга җавап биргән укучыларга билгеләр куела. Көндәлекләрегезне бирегез.

Өйгә эш.

Укытучы: Без алдангы дәресләрдәБолгар иҗатын өйрәнә башлыйбыз. Шуңа күрә киләсе дәрескә дәреслектән 52-53 нче битләрне укып килергә кирәк.
Бүгенге дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз.


Конспект урока по татарской литературе 9 класс
Автор — Шигапова Лилия Масгутовна pedsovet.org/forum/member50222.html
МОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №14» Вахитовского района г. Казани
, заместитель директора по УР, учитель татарского языка и литературы
  • 0
  • 03 декабря 2010, 21:31
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.