Оҗмах вәгъдә итмим сиңа
Гаиләмдәге хәлләр, ир-хатын мөнәсәбәте хакында бер чакта да язарга яратмадым мин. Дус-ишләрнең, күргән-белгәннең гаилә эшенә тыкшынуын, төпченүен дә хуп күрмәдем. Шулай ук минем өемдәге хәлләргә игътибар итәргә, «күп белергә» тырышучыларны да өнәмәдем. Чөнки гаилә — минем өчен ике кеше тарафыннан төзелгән кечкенә генә, әмма мөстәкыйль дәүләт. Ул дәүләтнең үз законнары, үз тәртипләре, үз дипломатиясе, «хәрби» серләре бар, һәм шуңа күрә аның эчке эшләренә тыкшыну бик зур әдәпсезлек, хәтта җинаять кебек тоела иде миңа.
Рәйсә апа Йосыпова кат-кат үгетли торгач, аңа хөрмәтем зур булганга гына, ниһаять, беренче мәртәбә сер капчыгымны бераз чишәргә риза булдым. Башта «Таһир-Зөһрә»дә чыккан бөтен мәхәббәт язмаларын укыдым, мин белгән бик тә могтәбәр кешеләрнең гаилә серләре аларга хөрмәтемне тагын да арттырды, хәтта кайберләренең «матур ялганы» да күңелемә хуш килде. Һәм икеләнә-икеләнә кулга каләм алдым…
Нәрсә хакында язарга? Ничек язарга? Бар булганын тәфсилләп сөйләсәң, урамга шәп-шәрә килеш чыккандай булыр кебек, шагыйранә ялган белән тасвирласам, үземә-үзем хыянәт итәрмен сыман. Әйдә, баштан кичкәннәрне чәчәкләп-чуклап бизәмичә, бернәрсәне дә арттырмый һәм киметми генә сөйләргә тырышып карыйм әле…
Казан университетында ике ел укып йөргәннән соң, мин, 1967 елның августында Мәскәүгә барып, инде ничә еллар хыялланып йөргән атаклы уку йортының — М.Горький исемендәге Әдәбият институтының беренче курсына кердем. Мәскәү коточкыч зур, мин анда кечкенә йомычка кебек, халык ташкыны арасында бөтерелеп, агып йөрим, үземә-үзем урын таба алмыйм. Күңелдәге моңсулык, ялгызлык хисе көннән-көн ныграк әчи, көчәя бара. Тулай торак тәрәзәсеннән күренеп торган Останкино манарасы әкренләп минем бердәнбер сердәшемә әверелде. Ялгызлыктан котылырга теләп, мин аның белән шигырь телендә сөйләшә башладым…
Мәскәү, Мәскәү…
Монда кем аңласын мине,
Кем соң минем көйне көйләсен?!
Кулларымны сузып аста көтәм, —
Ыргыт миңа, ыргыт кочагыма
Останкино Сөембикәсен!
Шулай каңгырып йөри торгач, көннәрдән бер көнне, туганнарга, Казандагы дус-ишләргә хат салырга дип Кремль янындагы Үзәк телеграфка кердем. Хат язып торганда, минем янәшәмә җитен чәчле бер кыз килеп басты. Нидер сизенеп, күтәрелеп карасам, Казан университетында минем белән бер группада укыган Гәүһәр Абдуллина! Ул, беренче курстан соң кияүгә чыгып, Мәскәүгә күчеп киткән иде. Сигез миллион кеше яшәгән шәһәрдә бердәнбер танышыңны очратудан да зуррак сөенеч булырга мөмкинме соң?! Гәүһәр мине Октябрь бәйрәменә кунакка чакырды, үзенең ире Әнвәр белән таныштырырга, ач студентны татар пәрәмәче белән сыйларга вәгъдә итте.
Аларның Мәскәү елгасы буенда урнашкан фатирлары бусагасын атлап кергән көн минем өчен тормышның өр-яңа бусагасын атлау буласын, билгеле, мин ул чакта белми идем әле. Кыяр-кыймас кына өстәл янына барып утыргач, мине кунаклар белән таныштыра башладылар. Өй хуҗасы Әнвәр белән без гомер буе таныш кешеләр кебек, бер-беребезне уздыра-уздыра татар проблемасын хәл итәргә тотындык. Каршыда утырган шактый вәкарь кыяфәтле, әмма чын татарча мөлаем йөзле Мөгазимә апа Үзбәкстанның Маргилан шәһәреннән килгән, ул Гәүһәрнең әтисе Нияз абыйның олы туганы Мидхәтнең хатыны икән. Мөгазимә апа Мәскәүгә кызлары янына килгән, олы кызы аспирантурада, кечесе медицина институтында укый икән. Әнисе янәшәсендә елышып утырган, йөзеннән әле сабыйлык төсмерләре дә чыгып бетмәгән кече кызга Гәүһәр «Алла» дип эндәште. Аның үзен дә монда мәскәүчәләтеп Галя дип йөртәләр икән. Танышкач, Алланың исеме Алия булып чыкты. Шулчак Муса Җәлилнең заманында Габдрахман Әпсәләмовка (ул чакта аны Абдрахман дип йөрткәннәр) әйткән сүзләре искә төште. Мәскәүдәге әдәбият түгәрәгендә танышкач, Муса аңа: «Казанга кайт, Абдрахман, Габдрахман булырсың», — дип әйткән, имеш.
Ашап-эчеп туйгач, мин кайтырга җыена башладым. Гәүһәрнең кысан фатирында Алиягә урын җитмәгәндер, ул да кайтырга ниятләде. «Кайсы якка кайтасыз?» — дип сорагач, «Добролюбов урамына», — диде. Ни гаҗәп, аларның тулай торагы минеке белән янәшә икән ләбаса. Сигез миллионлы шәһәрдә элекке курсташыңны очратуны, аларга кунакка килгән кызның минем белән күршедә яшәвен язмыш шаяртуы димичә, нәрсә дисең инде?!
Ул вакыт минем француз язучысы Бальзак иҗаты белән җенләнеп йөргән көннәрем иде. Алия дә аның күп әсәрләрен укыган икән. Юл буе француз әдәбияты, Бальзак геройлары хакында сөйләшеп кайттык. Ә Бальзактан, Бальзак геройларыннан мәхәббәт маҗараларына бер адым гына кала инде… Икенче көнне безнең тулай торакта шагыйрь Евгений Евтушенко кичәсе булырга тиеш иде. Мин Алияне шул кичәгә чакырып, тулай торак ишеге төбендә моңсу гына саубуллаштым. Ул кистереп вәгъдә бирмәде: «Җай чыкса, килермен», — диде. Аның әле ул чакта татарчасы бөтенләй диярлек юк, без икебез ике телдә сөйләшә идек. Шуңа күрә минем аңа беренче бүләк иткән китабым да татарча-русча сүзлек булды.
Мин аны икеләнә-икеләнә тулай торак ишеге төбендә урамда көттем. Үзбәкстанның эссе һавасында пешеп өлгергән «йөзем кызы»ның авылдан көчкә качып котылган «бәрәңге малае» белән аралашасы, якынаясы килүенә минем аз гына да өметем юк иде. Ә ул килде… Тулай торакта яңгыраган шигырьләрне нәкъ безнеңчә йотылып тыңлавы, аның бүгенге рус шигъриятеннән шактый хәбәрдар булуы минем күңелне бөтенләй эретеп җибәрде. Кичә кич троллейбуста кайтканда башланган әңгәмә бүген безнең бүлмәдә дәвам итте. Шулай итеп, безнең танышып, якынаеп китүебезгә Бальзак белән Евтушенко сәбәпче булды. Шушы көннән, шушы мизгелдән соң безнең язмыш елгалары кушылып, бергә ага башлады.
Яхшыдырмы, ямандырмы ул, белмим, минем һәммә җирдә ашыга, кабалана торган гадәтем бар. Алия белән танышуга берничә атна үткәч, без инде гаилә корып бергә яши дә башладык. Мин бурят шагыйре Намжил Нимбуев костюмын киеп, Алия Римма апасыннан ике размерга зуррак яңа туфли алып, аның башына кәгазь дөңгечләп, загска киттек. Язылышып кайткач, тулай торакның бишенче катындагы минем бүлмәдә дүрт кеше «гөрләтеп» туй ясадык. Алия тәмле итеп аш пешерде, мин кибеттән «шампан» белән коньяк алып кердем. Туй мәҗлесендә Алиянең апасы Римма белән ул чакта Мәскәүдә укучы шагыйрь Рәдиф Гатауллин катнашты. Мин ул көнне әле бу гамәлемнең язмышымдагы иң зур вакыйга буласын белми дә, аңламый да идем. Без таң атканчы көлдек, шаярдык, җырладык, биедек, аннары мин, әле шактый вакыт мәхәббәт исереклегеннән айный алмыйча, әсәрләнеп йөрдем.
Ә инде гөнаһлы җиргә төшеп, тормыш мәшәкатьләре белән күзгә-күз очрашкач, дөнья үзе безнең белән уйный, безнең белән бик усал итеп шаяра башлады. Өйләнеп яши башлагач, мин Алиягә багышлап «Вәгъдә» исемле шигырь яздым:
Оҗмах вәгъдә итмим сиңа,
Бик тар әле чикләрем.
Бар байлыгым — шигырьләрем
Һәм дә кара икмәгем.
Күкне бирә алмам сиңа…
Йолдызсыз да итмәмен.
Айны бөтен көе саклап,
Сине, ахры, көткәнмен.
Шатлыкларым тулы килеш,
Кайгымны да түкмәдем.
Йортым тәбәнәк булса да,
Биек әле күкләрем.
Бәлки, бәхетле булмассың…
Бәхетсез дә итмәмен.
Оҗмах бирәм димим сиңа,
Тәмугка да кертмәмен.
Егерме яшьлек чакта язган бу шигыремә мин гомер буе тугрылыклы булырга тырыштым, үземнән яхшырак булып күренәсем, шулай итеп аны да, башка кешеләрне дә алдыйсым, яшьлек вәгъдәмне рәнҗетәсем килмәде. Юк, мин һич кенә дә бөтен яктан камил холыклы, камил фигыльле идеаль кеше түгел, әмма барыбер үземне бар булганым белән, бөтен кимчелекләрем белән кабул итүләрен телим… Үзем телим, ә үзем янәшәмдәге кешеләрне һич кенә дә бөтен кимчелекләре белән кабул итеп бетерә алмыйм. Еш кына үземне шуның өчен әрлим, үзем белән бәхәсләшеп, дошманлашып бетәм… Гомумән, минем иң зур дошманым мин үземдер, шуңа күрә дә төннәр буе йоклый алмыйча, дөнья белән бәхәсләшеп ятканда, бөтен ялгышларым, хаталарым, уңышсызлыкларым өчен һич кенә дә башкаларны түгел, бары тик үземне генә гаепле саныйм, үземне генә битәрлим.
Мин һаман үзем турында сөйлим, ә сүз икебез хакында, гаилә тирәсендә барырга тиеш иде бит… Яши башладык шулай. Торыр урын — тулай торак бүлмәсе, бөтен байлык — стипендия акчасы. Алияне минем тулай торакка кертмиләр, шуңа күрә кача-поса бер-беребезгә кунакка гына йөрешәбез. Шул йөрешүләрнең нәтиҗәсе булып, икенче курста укыганда, кызыбыз дөньяга килде. Чәчәк күтәреп бала табу йортына бардым, ә үземнең көләсе дә, кычкырып елыйсы да килә. Чөнки бала белән Алияне алып кайтыр урын юк, тулай торак коменданты бүлмәгә кертмәсен әйтеп, кисәтеп куйды. Гариза язып, ректорга киттем, ярый әле, ул мәрхәмәтле җан иясе бер ай яшәргә рөхсәт биреп чыгарды. Ай буе балага исем кую артыннан йөрдем. Кызыбызга, чын татарча булсын дип, Сөембикә исеме кушарга ниятләгән идек. Мәскәү загсындагы исемнәр китабында андый исем юк икән. Казанга Тел, әдәбият, тарих һәм сәнгать институтына, татарда шундый исем барлыгын раслауларын сорап, хат яздым. Минем гозеремне бала-чага шаяруы дип аңладылармы, әллә башка сәбәп беләнме, нишләптер җавап бирүне кирәк санамадылар. Көтеп-көтеп тә Казаннан хәбәр килмәгәч, В.И.Ленин исемендәге иң зур китапханәгә барып, андагы егерме миллион китап арасыннан татар тарихына караганнарын эзләп таптым да, Сөембикә-ханбикә исеме кергәннәрен сайлап, загска чаптым. Әмма бу юлы да мине бик төксе каршы алдылар. Чөнки китапларның берсендә ул исем «Сөембикә» дип язылса, икенчесендә «Сөенбикә», өченчесендә «Суюнбикэ» дип әллә ничә төрле бирелгән иде. Загс хезмәткәре китапларны миңа кире бирде дә, башын аска иеп, нидер язуын дәвам итте. Шулчак минем күңелем тулды, кочагымдагы китапларны ташлап, чыгып йөгерәсем килде. Бишектә яткан исемсез кызымнымы, әллә үземнеме, әллә инде кимсетелгән хокуксыз халкымнымы кызганып — күзләремнән кайнар яшьләр тәгәрәп төште. Минем тораташтай басып торуыма аптыраган ханым башын күтәреп карады да теш арасыннан гына: «Упрямый татарин...» — дип куйды. Берничә минуттан инде мин Мәскәүгә һәм бөтен дөньяга булган рәнҗүләремне онытып, Сөембикәле таныклык белән тулай торакка очып кайта идем.
Әмма безнең маҗаралар моның белән генә тәмамланмаган икән әле. Бер ай эчендә фатир таба алмагач, комендант көн саен бүлмәгә кереп, вәгазь укый башлады, тиз арада чыгып китмәсәк, ректорга хәбәр итәсен әйтте. Аннан-моннан акча җыештырып, Алияне бала белән әти-әнисе янына Үзбәкстанга озатудан башка чара калмады.
Ул кайтып киткәч, мин көне-төне фатир эзләп чаба башладым. Эзли торгач, ниһаять, Мәскәүдән унбиш чакрым читтәге Перловская станциясенә барып юлыктым. Шундагы бер иске дачаның хуҗасы белән күрешеп, аена утыз тәңкәгә килешеп кайттым. 1968 елның ноябрендә, җиргә беренче кар төшкән чакта, Алия, Сөембикә һәм мин шул йортта яши башладык. Минем стипендиянең, димәк, бөтен гаилә бюджетының егерме алты сум илле тиен икәнлеген, Алиянең академик ял алуын әйтсәм, безнең хәлләрнең ничек икәнлеге аңлашыла төшәр. Җитмәсә, фатир эзләп йөргәндә калдырган лекцияләр өчен, мине өч айга стипендиядән дә мәхрүм итеп куйдылар. Инде нишләргә? Ярый әле Алиянең аш-суга осталыгы бар, юкны бар итеп, иң очсызлы балыклардан да әллә нинди ашлар пешерә, каткан ипиләрне сөттә җебетә дә маргаринда кыздырып безне сыйлый. Шул чакларда бездә «кунак булган» Аяз абый Гыйләҗев әле дә Алиянең бу тәмле ризыкларын очрашкан саен сагынып искә ала иде.
Шушы иң ярлы һәм чарасыздан нишләргә белмичә тилмергән елларны кайчакларда мин үзем дә сагынып куям. Егермешәр яшьлек ике бала-чаганың гаилә корып, чит шәһәрдә институтта укып, бала үстереп яши алуына һәм югалып-адашып калмавына бүген дә гаҗәпләнәм. Икебез ике якка китеп бару өчен ул вакытта безнең яшьлек кайнарлыгыбыз да, юләрлегебез дә җитәрлек иде югыйсә.
Бу тормыштан өмет өзеп, бөтен нәрсәгә кул селтәр чакларда, мине янәшәмдәге яхшы кешеләр коткарып калды. Мәскәүдә укыганда, әткәйнең бәгырьләргә үтәрлек итеп үгет-нәсихәт биреп язган хатлары, әнкәйнең авылда калган тагын җиде бала авызыннан өзеп безгә җибәргән күчтәнәчләре, катлы-катлы мәгънә тулы шигырьләре һәр адымда сагалап торган хәвефләрдән, ялгышлардан сакларга булышкандыр… Ә инде Әдәбият институты профессоры, иҗат семинарындагы җитәкчем, үзенең «Һәрвакыт булсын кояш!» җыры белән бөтен дөньяга танылган шагыйрь Лев Ошанин Мәскәүдә минем җан сакчым да, тән сакчым да иде, дисәм, арттыру булмастыр кебек. Сөембикә туып берничә ай узгач, моңсуланып кына урамнан барганда, каршыма Лев Иванович очрады. «Хәлләрең ничек?» — ди ул, үзе һәрвакыттагыча бөтен йөзен балкытып елмая. «Әйбәт, Лев Иванович», — дигән булам мин. «Ничек әйбәт булсын? Үзеңнең кызың туган, ә үзеңнең торыр урының да юк. Җитмәсә, стипендиядән дә колак каккансың икән. Бар, кибеткә кереп, кызыңа һәм Алиягә бүләкләр ал», — диде дә ул, минем ай-ваема да карамыйча, кулыма ике йөз (!) сум акча тоттырды. «Ә бурычымны кайчан кайтарыйм соң?» — диеп ык-мык иттем мин. «Баегач бирерсең», — диде ул һәм елмаеп китеп тә барды. Ике елдан соң шигырь җыентыгым дөнья күреп, аның өчен гонорар алгач, беренче эш итеп Лев Иванович янына йөгердем. «Баегач китерерсең, дигән идегез, менә мин баедым, гонорар алдым», — дип акча сузгач, ул мине кочаклап алды да: «Син ялгыш ишеткәнсеңдер, мин ул чакны, «Миннән ныграк баегач» дип әйткәнмендер», — диде дә акчаны алмыйча китеп барды.
Тормыш башлаган чакта торыр урын булмау, хәерчелек мине дә, Алияне дә упкын чигенә терәгән, чарасызлыктан бер-беребездән гаеп эзләп, нишләргә белми бәргәләнгән көннәребез күп булгандыр. Әмма бу гаҗәеп зур сынау, тормышның һәм үзебез теләп алган язмышның мәрхәмәтсез сынавы иде, һәм без шушы сынауны бергәләп узып чыга алдык. Белмим, әгәр безнең ул чакта ук һәммә нәрсәбез булса, бәлки, бер-беребезне аңлый алмыйча, ничек табышкан булсак, шулай ук җиңел генә аерылышкан да булыр идек. Бергә кичкән катлаулы еллар, бергә җиңгән авырлыклар, бергә ирешкән уңышлар, уртак сөенечләр безгә тормыш мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм үзебез төзегән уртак йортның кадерен белергә өйрәткәндер дә.
Бер-береңне чын-чынлап аңлау, бер-береңнең кадерен белү өчен Аллаһы Тәгалә кешегә шундый сынаулар бирә торгандыр инде… 1987 елны мин каты авырып киттем. Республика хастаханәсендә биш сәгать буе операция ясап, эшләрен ахырына кадәр тәмамлый алмагач, табиблар кат-кат киңәшмә җыйдылар, нишләргә белмичә баш ваттылар. Дүрт ай буе палата түшәменә карап яткан чакта, күңелгә нинди генә шомлы уйлар килмәгәндер?! Вакыт узган саен дуслар сирәгәя, иптәшләр кими барды, минем өчен тормышның, яшәүнең мәгънәсе дә югала башлагандай булды. Шул чакта иң кирәкле даруларны табучы, мине юатып, сабый баланы карагандай карап торучы Алия булмаса, белмим, мин бу көннәргә килеп җитә алыр идем микән?
Казанда табиблар кат-кат киңәшеп тә, чарасын таба алмыйча, миңа кул селтәгәч, Алия Мәскәү хастаханәләре белән элемтәгә керде, Сәламәтлек саклау министрлыгына, хәтта обкомга кадәр барып җитте. Һәм мине ике табиб култыклап Мәскәүнең хирургия институтына илтеп яткырдылар. Мин инде үземнең кырык яшьлек гомеремә йомгак ясап, Казан белән бөтенләйгә хушлашып киткән идем. Дөньяда могҗиза булуына беренче мәртәбә шул хастаханәдә ышандым. Академик дәрәҗәле табиблар тагын бер тапкыр операция ясагач, өч айдан соң тернәкләнеп, яңадан тугандай булып, Казанга әйләнеп кайттым. Җиде ай рәттән хастаханәдә яткан чакта, мин тормышка, кешеләргә бөтенләй башкача карарга, яхшыны — яманнан, дусны дошманнан аерырга өйрәндем. Хәлем авыр чакта янәшәмдә һәрчак Алия булды, шушы җиде ай вакыт эчендә мин аны өр-яңадан ачтым, егерме ел яшәп тә моңа кадәр күрми йөргән яхшы якларын, яхшы сыйфатларын тоеп, үземнең бөтенләй үк ялгыз түгеллегемә куандым, аңа ышанычым артты.
Алия һәрвакыт йорт җанлы булды. Тулай торакта яшәгәндә дә, идәнгә очсызлы паласлар җәеп, стеналарны төрле картиналар белән бизәп, бүлмәне курчак йортына әверелдергән иде. Гомер буе ул өйдәге тәртип өчен, өйгә ямь кертү өчен җан атып яшәде, ә мин күбрәк дөнья мәшәкатьләре артыннан чаптым. Мәскәүдә укыганда, гаилә асрау өчен макарон фабрикасында төннәрен әрҗә ташырга да туры килде, АЗЛК заводының тимерчелек цехында да төнлә өченче сменада бер елга якын эшләп алдым. Андагы тавыштан колаклар тонып, лекциядә профессорның тавышын юньләп ишетми башлагач кына заводтан китәргә туры килде. Макарон фабрикасында, фәкыйрь студентны кызганыптыр инде, һәр көнне миңа бер төргәк макарон биреп җибәрәләр иде. Ул макаронны үзебез генә ашап бетерә алмыйбыз, башкаларга да өләшәбез. Алия шул бер үк макароннан дистәләгән төрле ризык әзерләп бөтен кешене шаккатыра иде…
Алиядән мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Эш ягыннан, тормыш итү ягыннан мин инде шактый тәҗрибәле кеше идем. Балта эшен дә беләм, кирәк икән, үз кулым белән йорт та салам, башка эшләргә дә маһирлыгым бар. Әмма боларның һәммәсен дә вакытында ипле-җайлы итеп эшләргә, тәртипкә мин баштарак әткәйдән өйрәнгән булсам, соңрак инде Алиянең үҗәтлеге, һәммә эшне ахырына кадәр җиткермичә туктамавы миңа да йога башлады. Ул — гаҗәеп эшчән, әгәр алдына бер максат куйса, таш яуса да аңа ирешмичә калмас. Институтта педиатр һөнәре алып чыкса да, көннәрдән бер көнне ул авыруларны энә белән дәвалауга бирелеп китте. Үзлегеннән тау-тау китаплар укып, әллә нинди семинарларга, конференцияләргә, курсларга йөреп, бу һөнәрнең бөтен серләрен өйрәнде, хәтта Кытайга барып, андагы табиблардан өйрәнеп кайтты. Һәм, мине гаҗәпкә калдырып, шушы өлкәдә медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә иреште.
Менә шулай һәрнәрсәнең асылына төшенергә, башлаган һәр эшнең ахырына җитмичә туктамаска омтылу сыйфаты безнең гаиләнең озын гомерле булуына сәбәпче булгандыр инде. Кырык елга якын бергә яшәгән чорда үпкәләшкән, сүзгә килгән чаклар да күп булгандыр, әмма артка борылып караганда, миңа күбрәк якты хатирәләр, уртак шатлыклар, уртак уңышлар һәм сөенечләр генә күренә.
Минем гомер күбрәк юлда, командировкаларда, эштә үткәнгә күрә, кызыбыз Сөембикәне тәрбияләү, нигездә, Алия җилкәсенә төште. Алия белән икебез дә яшь чакта телне бигүк камил белмәү аркасында (Алия — татарчаны, мин — русчаны) шактый кыенлыклар күргәнлектән, Сөембикәне бу кимчелектән азат итәргә булдык. Педагогика университетының чит телләр факультетын тәмамлагач, ул Америкада укып кайтты. Хәзер Татарстан Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге мөдире булып эшли, татар, рус һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Олы кызы Камилә дә әнисе укыган инглиз мәктәбенең татар сыйныфында белем ала. Ә алты яшьлек Җәмиләсе бик тә рәхәтләнеп татар балалар бакчасына йөри, өйгә кайткач авыз эченнән «Туган тел»не көйли. «Үскәч кем буласың?» дигәч: «Татар кызы булам», — дип җавап бирә. Мин моңа сөенәм, чөнки буыннар чылбыры, әти-әни белән балалар арасындагы бәйләнеш өзелмәс өчен аларның бер-берсен аңлавы мәгъкуль. Ә аңлашу өчен иң беренче чиратта бер телдә сөйләшә алу кирәк…
Мин мәхәббәт турында төчеләнеп сөйләргә яратмыйм. Үземнең яраткан кешемә дә хисләремне сүзләр белән әйтергә тартынам. Яратам яисә нәфрәтләнәм икән, мин инде ул хисләремне шигырь теле белән җиткерергә тырышам. Әгәр дә минем күңел түрендә нинди хисләр, нинди яшерен уйлар ятканын беләсегез килсә, аларны сез минем шигырьләремнән, җырларымнан таба аласыз.
Кайвакытта, бигрәк тә интервью алганда, миннән: «Син бәхетлеме?» — дип сорыйлар. Ә минем бәхет турында уйларым аларга бераз сәеррәк тоела. Чөнки мин кешене берчакта менә бүген, менә шушы мәлдә, шушы вакытта бәхетледер дип санамыйм. Минемчә, бәхет ул — һәрчак үткәндә яисә киләчәктә генә була ала. Бәхет ул — үткәндәге кадерле мизгелләрне сагынуда, бәхет ул — киләчәктә син ирешәсе уңышларда, син ачасы ачышларда, шуларны уйлап, шулар хакында хыялланып татлы хисләргә чума алуда. Ә бүгенге бәхет ул бәхет түгел, ә ләззәтле минутлар, вакытлы рәхәтләр генә. Шуңа күрә менә хәзер бергә үткән утыз сигез ел гомерне күздән кичерәм дә, аның кадерле, иң татлы мизгелләрен хәтердә яңартып, бәхет диңгезендә йөзә башлыйм. Ә инде киләчәк турында уйлаганда, мин үземне карурман уртасындагы йортта күл буенда ак кәгазь өстенә иелеп, нидер язып утырган хәлдә күз алдына китерәм. Шулчак мине чәй эчәргә чакырып ягымлы тавыш ишетелсә, минем язганнарның мәгънәсен һәм кирәклеген аңлап, чәй янында чөкердәшеп утыручым булса, бәхет өчен миңа башка нәрсә кирәк булмас кебек тоела. Әгәр инде шул арада шау-гөр килеп бакча капкасыннан кызым Сөембикә, оныкларым Камилә белән Җәмилә, туганнарым, дус-ишләрем килеп керсә, бәхетем тагын да түгәрәкләнеп китәр… Чөнки бу дөньяда башкаларга файдалы булып, үзеңнең кирәкле зат, кадерле зат булып яшәвеңне тоюдан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин түгел.
Гаилә бәхете ул — бер-береңә һәрчак кирәк булып, бер-береңә таяныч булып, бер түбә астында мөмкин кадәр килешеп яши алудыр. Ә без утыз сигез ел бер һаваны сулап, бер үк хыяллар белән хыялланып яшәгәнбез икән, димәк, монда нидер бардыр инде…
Ә ул хисне, ул халәтне нинди исем белән атау һәркемнең үз эше.
2005
- 0
- 28 сентября 2010, 10:34
- admin
Комментарии (1)
RSS свернуть / развернутьadmin
Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.