Социальләшү һәм тәрбия
Ата-аналар җыелышына доклад
Социальләшү — мәдәни нормаларны һәм социаль рольләрне үзләштерү процессы ул. Кешенең шәхескә әверелү процессы социальләшү була да инде. РОЛЬ — кешенең, үзе алып торган социаль урынына карап, үз-үзен тоту ысулы яки моделе. Гадирәк әйтсәк, урамда бай кеше үзен хәерче кебек, ә олы кеше бала-чага кебек тотмый. МӘДӘНИ НОРМАЛАР — тәрбияле, рухи үсеш алырга омтылучы кешегә карата җәмгыять куйган таләпләр.Шунысы ачык, әлеге ике термин кешенең шәхескә әверелүе белән дә, социальләшү процессы белән дә тыгыз бәйләнгән. Социальләшү процессы фазалар — кешенең яшәү циклы стадияләрен уза. Бу — балачак, үсмерлек чоры, җитлеккәнлек чоры, картлык. Нәтиҗәгә ирешү яки социальләшү процессының төгәлләнү дәрәҗәсенә карап, башлангыч, яки балачак һәм үсмерлек чорларын эченә алган элгәреге социальләшүне һәм калган ике периодны колачлаган дәвамлы, яки җитлеккән социальләшүне аерып күрсәтергә мөмкин.
Элегрәк өлкәнлек чорына әзерлек бик озак дәвам итмәгән: 14-15 яшьтә үсмер егет олы кеше булып саналган, ә кызлар 13 яшьтә инде кияүгә чыкканнар һәм мөстәкыйль гаилә корганнар. Традицион җәмгыятьтә бу шулай булган. Хәзер дә традицион яшәү рәвеше сакланган җәмгыятьләрдә балачак бик тиз узып китә. Европада балачак — урта гасырларда, ә үсмер чак XX гасырда гына рәсми таныла. Әле күптән түгел, һәм бары индустриаль үскән илләрдә генә, тормыш циклының мөстәкыйль стадиясе буларак, яшьлекне аера башладылар.
Мөстәкыйль тормышка әзерләнү озак вакытлы гына түгел, катлаулырак һәм кыйммәтлерәк тә була бара. Кайсы социаль катлаудан чыгуына карамастан, белем алырга теләүче һәр кешегә тулы белемне кешелек җәмгыяте әле XX гасырда гына бирә ала башлады. Моның өчен ул дистәләрчә еллар дәвамыңда ресурслар туплады. Гомуми урта белем — чорыбызның мөһим казанышы. Әгәр барлык чыгымнарны саный китсәк, югары үсеш алган илләрдә милли керемнең 30% ка кадәрге өлешен дәүләт мәгарифкә сарыф итә. Элек болай була алмаган: традицион җәмгыятьтә укыту стихияле төстә (өлкәннәр белемне гаиләдәге яшьрәк кешеләргә тапшырганнар) алып барылган. Азлар гына махсус учреждениеләрдә — мәктәпләрдә, лицейларда, гимназияләрдә, университетларда укый алганнар.
Ләкин мәктәптә, университетта, производствода укыту яки нинди дә булса башкача белем бирү — яңа белемнәр алу өчен оештырылган техник чара гына. Бу — социальләшүнең бары тик бер этабы. Мондый төр укыту 5 ел да, 2 ай да дәвам итәргә мөмкин. Әмма предметны өйрәнү һәм тормышны өйрәнү бер-берсенә бөтенләй охшамаган. Бер генә укытучы да һәм бернинди мәктәп тә кешене ничек итеп әйбәт хатын яки хуҗабикә, гаилә башлыгы яки эшлекле партнер, профессиональ спортчы яки язучы булырга өйрәтә алмый. Боларга гомер буе, хаталар ясап һәм аларны төзәтә барып кына өйрәнергә туры килә.
Социаль рольне китаплар яки эшлекле уеннар ысулы белән генә өйрәнеп булмый, гәрчә бу юллар ярдәмендә үзеңне камилләштерергә кирәк булса да. Юлбашчы яки король үз варисын күп еллар дәвамында тәрбияли; бу рольне башкаручыга исә тәрбияне әйләнә-тирә дә бирә. Нәрбер социаль рольгә күп кенә мәдәни нормалар, кагыйдәләр һәм кешенең үз-үзен тотышы стереотиплары керә. Күзгә күренмәс социаль җепләр: хокуклар, бурычлар, мөнәсәбәтләр ярдәмендә бу роль башка рольләр белән бәйләнгән. Кәм боларның барысын да үзләштерергә кирәк. Менә шуңа күрә социальләшү сүзенә «өйрәнү» түгел, ә «үзләштерү» термины туры килә. Ул эчтәлеге буенча киңрәк һәм өйрәнү, уку, укыту аның бер өлеше генә булып тора.
Олыгаю һәм хезмәт тәҗрибәсен күбрәк үзләштерү, ягъни яшәү гомере дәвамында кешегә бер генә түгел, бик күп социаль рольләрне үзләштерергә туры килә. Тәмам картайганчы ул тормышка карашын, зәвыкларын, үз-үзен тоту кагыйдәләрен, рольләрен үзгәртеп тора. Социальләшү кешенең ничек итеп биологик заттан социаль затка әверелүен аңлата.
Социальләшү балачакта — кеше шәхесенең якынча 70% ка формалашуы вакытында башланырга тиеш. Соңга калдыңмы, үзгәртеп булмаслык процесслар башлана. Балачакта шәхескә нигез салына, шул ук вакытта шәхес формалашуның әлеге чоры — саклануга, яклауга аеруча мохтаҗ булган этап. Гомумән, болай диләр: әгәр бала ниндидер төркемнең фикере белән әти-әнисе фикеренә колак салган дәрәҗәдә исәпләшә башлый икән — ул инде үсә (олыгая) башлый. Бу 10—12 яшьтә шулай була. Үсмерлек чорыннан башлап, яшьтәшләре төркеме гаилә белән бертигез социальләшү агенты булганнан соң, ул (бу этап) инде кеше тормышыннан китми. Җитлеккән кешенең гомере тулысынча яшьтәшләре даирәсендә — эштә, ял вакытында уза.
Социальләшү процессының бер өлеше — тәрбия. Ул кешене мәдәни нормаларга гадәтләндерә. Тәрбия җәмгыять тарафыннан билгеләнә һәм ул түбәндәге формаларда чагыла:
1.мәдәни нормалар, 2. үз-үзеңне көндәлек тормышта тоту кагыйдәләре; 3.кыйммәтләр һәм идеаллар.
Тәрбия: 1) алдан билгеләнгән үзлекләргә максатчан гадәтләндерүдән, өйрәтүдән, 2) мәдәни нормаларны стихияле төстә үзләштерүдән тора.
Стихияле үзләштерү ерак һәм якын социаль тирәклекләрдән алына. Ул аңсыз рәвештә эшләнә һәм гаиләдә күбрәк ата-аналарның үз-үзен тотышына иярүдә чагыла.
Максатка юнәлтелгән һәм стихияле тәрбия арасында гаиләдә (җәмгыятьтә дә) өзеклек — конфликт туарга мөмкин. Мәсәлән, әти-әниләр баланы ашаганда китап укымаска өйрәтәләр, ә үзләре укыйлар. Сүз һәм реаль эш-гамәл арасындагы өзеклек баланың, теләсә кайсы башка кеше кебек үк, үзенә иң җиңел тоелган эшне үзләштерүе белән тәмамлана. Бу очракта — сүзне түгел, ә эш-гамәлне үзләштерү, аңа иярү турында әйтергә кирәк.
Дөрес гамәлләр акрынлап кертелә, туктаусыз кабатлаулар һәм ныгытулар аша автоматик үтәлү дәрәҗәсенә җиткерелә һәм даими гамәлләр рәвешендә камилләштерелә, шомартыла. Өлкәннәрнең үтенечләре яки боерыклары гына түгел, үз-үзеңне контрольдә тоту да ярдәм итә. Моның өчен балада кызыксыну уятырга кирәк. Ә кызыксыну — ул һәрчак конкрет төшенчә.
Үз-үзеңне тиешенчә тоту кагыйдәләренең күбесен үсмерләр аларның катлаулы булганы өчен түгел, ә абстракт, ягъни чынбарлыктан, мәктәптәге һәм ишегалдындагы шундый ук үсмерләр арасындагы мөнәсәбәтләрдән аерылганы өчен аңламыйлар. Әти-әниләр балага тәмәке тартмаска куша, ә күрше егете тартып кына карарга дип биреп тора һәм әле, моның бер куркынычы да юк, бер сигареттан гына үлмиләр, дип өйрәтә. Чынлап та, берничә дистә сигареттан бала үлми, әмма никотин, ун еллар буе җыелып, организмны акрынлап үтерә. Олы яшькә җиткәч кенә авырулар сиздерә башлый. Ә хәзергә тәмәке тарту — гадәти уен, яңа төрле көчле тойгылар кичерү. Үсмерлек чоры вакытында тәмәке тартуны тыю — ул әле абстракт норма, чөнки якын киләчәктә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянын үсмерләр сизә алмыйлар.
Үсмерлек чорында социальләшү һәм тәрбия күбрәк үз-үзеңне тотышның реаль модельләрен үзләштерү аша бара. Яшүсмер әйләнә-тирәдәгеләрнең — әти-әниләренең, туганнарының, таныш-белешләренең, яшьтәшләренең, укытучы-ларының, күршеләренең үз-үзләрен тотышларын күзәтә һәм, кем әйтмешли, «мыегына чорнап бара». Нәрсәнедер үзе өчен яраклы саный, ә нәрсәнедер кабул итми. Беренче чиратта ул кемгә ошарга тырыша соң? Үзе өчен абруйлы булган кешеләргә, иң беренче чиратта кемнең фикеренә колак салса, кемнең бәяләмәсен башкалардан өстен санаса — шуларга. Ә менә мәдәни нормалар җыелмасын сеңдерергә тырышучы ата-аналар һәм укытучылар бу абруйлы затлар исәбенә һәрвакыт керәме соң? Кайвакыт бу исәпкә яшүсмерләрнең төрмәдә утырып кайткан яисә юньсез эшләре белән даннары чыккан яштәш-ләренең дә керүе ихтимал.
Тәрбия эшендә ата-аналар ягыннан яраклы табылган тәртип дәрәҗәсе дә мөһим. Аның асылы ата-аналарның бала алдында нәрсә эшли, ә нәрсәне эшли алмауларында (үзара кычкырышу, шапшак киенү, сүгенү, тәмәке тарту) чагыла. Үзләренең тискәре хисләрен җиңәргә тырышмаулары белән ата-аналар балаларын да әхлак, тәрбия турында уйламаска өйрәтәләр.
Тәрбия, барыннан да бигрәк үзеңне төзәтү өстендә көндәлек авыр хезмәт буларак, гаиләдә, бигрәк тә белем-мәгърифәт дәрәҗәсе югарырак булган гаиләдә, ныграк урын алып тора. Югары белемле ата-аналар балаларын еш кына үз-үзләрен тәрбияләү аша тәрбиялиләр. Әгәр дә алар үзләре тәрбияле гаиләдән икән, үз өстендә эшләү азрак вакыт һәм кимрәк көч таләп итә. Туып-үскән гаиләдәге тәртип үрнәкләре үсеп җиткән балаларның яшь гаиләләренә бирелә.
Тәрбия — ул һәрчак симметрияле проңесс: ата-ана үз балаларын тәрбияләгән кебек, балалар да өлкән буынны тәрбияли. Ата-аналар өчен кайвакыт тәрбия балаларга караганда әһәмиятлерәк. Өлкәннәр үз-үзеңне тәрбияләү, ягъни кабаттан тәрбияләү мәктәбен хәзер инде җитлеккәнрәк һәм аңлырак формада үтәләр. Балалар әле моны үзләре әти-әниләр булгач
кына узачаклар.
Шулай итеп, тәрбия процессының ике ягы бар. Икесе дә мөһим функцияләрне үти. Ал арның берсен дә алыштырып яки алып ташлап булмый. Өлкәннәрнең балаларны тәрбияләве, балаларның өлкәннәрне тәрбияләвеннән асылы буенча түгел, формасы буенча аерыла. Ал арның асылы бер үк — әхлакый камилләшү, мәдәни һәм социаль планда үсү.
Бала, өлкәннәр күрсәткән социаль тәртип модельләрен үзләштереп, җәмгыятьтә яшәргә өйрәнә. Үзләштерү стихияле төстә, ешрак өлкәннәр теләгенә каршы килеп бара, чөнки тискәре эшкә уңаена караганда җиңелрәк тә, тизрәк тә гадәт-ләнелә. Бала — тамашачы, ата-аналар — актерлар. Гаилә — баланың беренче һәм бердәнбер театры. Әти-әни нинди пьеса уйлап табып куйганнар икән? Бала, бәлки, икенчесен күрергә телидер, әмма аның сайлау хокукы юк.
Ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме — бер-береңнең фикеренә колак салырга өйрәнү, үз теләгеңне читкә куеп, үз карашыңны бәйләп такмыйча яки мәҗбүр итмичә, башкаларга юл бирү.
Тәрбияләү — кеше язмышына туры килгән эшләрнең иң авыры ул. Аны җиңеләйтү өчен меңнәрчә юллар табылуы гаҗәп түгел. Моның нәтиҗәсе һәрвакыт — бозык продукция, нәрсәседер эшләнеп җитмәгән, нәрсәдер каралып өлгермәгән, нидер исәпләнмәгән яки кайдадыр ачыктан-ачык һәм тупас ялгыш киткән. Тик инде нәрсәнедер төзәтергә соңга калынган.
Начар тәрбияләнгән бала кайвакыт әдәплелек үрнәкләре күрсәтеп ала, тик бу аның артыннан кемдер күзәткән яки ул җәзадан курыккан очракларда гына була. Яхшы тәрбия алган бала әхлак нормаларын һәрвакыт үти.
Тәрбия нәтиҗәләре алдан уйланылган сыйфатларны, тәртип нормаларын үзләштерү дәрәҗәсендә чагыла. Ата-аналар баланы мәҗбүри үтәтергә ирешергә тырышкан тышкы нормалар аның дөньяга карашының эчке принципларына әверелергә тиеш.
Тәрбия бирүдә дин бик зур рольне уйный. Дин аша әхлак тәрбиясе бирү дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдыру, аларны камилләштерүне күз уңында тотабыз.
Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә—ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аүлатырга кирәк. Моны мәгърифәтчебез Р.Фәхретдин хезмәтләренә таянып алып барсаң үтемле була. Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ислам дине культурасы белән таныштыру бик зарур.
Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә—якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң?
Моны бала күңелендә Ислам дине кануннарын кечкенәдән үк ныгытканда гына ирешергә була. Нәрсә соң ул Дин?
Дин — кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлардыр.
Һәртөрле тәрбиянең башы—ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Шушы урында Р.Фәхретдин сүзләрен китерү урынлы булыр:”Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләүдәдер… моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, күңелләренә Аллаһны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышлык, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, олы җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр”. Боларның барысы да ата-ананың, укытучының шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгында булу сорала. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне дә, кешелек дөньясын да фаҗигага алып бара. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү.
Бүген илебездә кешеләр ата—бабаларының динен ташлаган һәм аның урынына алмашка берни дә уйлап таба алмаган хәлдә яши. Аллаһ безгә Коръәнне бирде. Коръәнне асылы итеп алган, эчүчелек, наркоманиядән башка яшәүче илләр барлыгы безгә мәгълүм. Бөтен кешелек дөньясы аңлы рәвештәме, аңсыз рәвештәме омтылган һәм гыйбадәт кылырга лаек булган Затны бала белергә тиеш. Бала үзенең кылган гамәлләре өчен кешелек дөньясы алдында гына түгел, бөтен нәрсәне күреп—белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиеш. Бу дөнья никадәр генә гаделсез, сатлык, чиркангыч булмасын, бала Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш.
Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышанычлары булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.
Баланы табигать белән таныштырырга, хозурлана белергә өйрәтү дә кирәк. Әлбәттә, ул шушы гүзәллекнең иҗат итүчесе барын һәм аның Аллаһ булуын, һәрнәрсәнең урынлы һәм әһәмиятле булуын төшенергә тиеш. Җир, су, һава төшенчәләре аркылы да табигатьне таныту, Аллаһның бөеклеген күрсәтә белү кирәк. Алар барысы да Аллаһның рәхмәте һәм хикмәте. Без нәрсәдер эшләсәк, төзесәк, кемдер шуны җимерсә, аңа зыян китерсә, ачуыбыз чыга. Шуның кебек үк, табигатькә зыян китерсәк, аны пычратсак, сакламасак, Аллаһның ачуына дучар булырбыз. Балага боларны төшендерү бик мөһим. Браконьерлар артыннан куып, штраф түләтеп кенә табигатьне саклап булмый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в.): « Сүзләрен, зарларын әйтергә телләре булмаган хайваннарны рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз!» — диде. Һәр мәхлукат, һәр җан иясе — Аллаһның иҗат җимеше һәм алар кешеләр өчен, аларга хезмәт итәр өчен яратылган. Һәр җан иясенә мәрхәмәтле булуны тәрбияләү — безнең бурыч. Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була. Яшәүнең нигезе — изгелек.
«Халыкларның сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш – гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору, кешеләргә изгелек, яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән каршы булу, сүздэн бигрәк гамәл белән яхшылык курсәтү кирәк»,- дип язган күренекле мәгърифәтчебез Р. Фәхретдин. «Җәвамигүль Кәлим шәрхе» китабында (307 нче бит).
Дөнья — яшел гүзәллек. Шушы гүзәллектә яшәү – зур бер бәхет. Гүзәллек дигән дөньяда үз дәрәҗәбезне белик. Әгәр балада табигатьне танып — белү теләге уята алсак, белемгә һәм Аллаһны танырга омтылыш тудырдык, дигән сүз.
Балага дин кирәкме? Әлбәттә! Кешенең күңеленә «дин» дигән орлыкны салу өчен иү кулай вакыт — БАЛАЧАК. 7 яшькә кадәр Аллаһка мәхәббәт формалашкан булырга тиеш. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия бирә алсак, дин аның өчен үзе белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып торачак һәм инде ул динсез яшәүне күз алдына да китерә алмый. Димәк, ул әхлаклы тормыш алып барачак.
Диннең төп бурычы — баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең ачкычы булып Аллаһны тану тора. Әгәр бу ачкыч югалса, тормышта туры юлны табу балага бик кыен булачак һәм ул туры юлга зур ялгышлар, фаҗигаләр аша, авырлык белән килергә мәҗбүр булачак, бәлки, моңа гомере дә җитмәс.
Дин тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз. Риза Фәхретдин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Минем шуны ассызыклыйсым килә.
“ӘГӘР РУСИЯДӘ “КОРЪӘН” ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛЕРГӘ КИРӘК БУЛСА, ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕККӘ ИҢ МУАФЫЙК КЕШЕ — РИЗА КАЗЫЙ.”- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай. Риза Фәхретдин хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә, аның ышандыру көче дә изге Китап Коръәнгә бик якын булуында шул.
КАРИМОВ М.В.
- 0
- 28 сентября 2010, 10:30
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.