Авыл җырчысы. М.Мәһдиевка багышланган кичә

ТЕМА. ӘДӘБИ КИЧӘ. М.МӘҺДИЕВ – АВЫЛ ҖЫРЧЫСЫ
МАКСАТ. М.МӘҺДИЕВ КАЛДЫРГАН ӘДӘБИ МИРАСНЫҢ КАДӘРЕН БЕЛҮ, ӘСӘРЛӘРЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРҮ, КҮПКЫРЛЫ ТАЛАНТЫ АЛДЫНДА БАШ ИЮ.
ҖИҺАЗЛАУ.1.Язучының портреты
2.Сайланма әсәрләр I том. Казан,1995
1 А.Б. Кеше китә — җыры кала, диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып калсын йөзләргә.

2 А.Б. Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.
1 А.Б. Хәерле көн, кадерле дуслар – туган телне сөюче, аның чишмәдәй саф үзенчәлекләрен күз карасыдай саклаучы, яшь бунга җиткерүче, күңел байлыгы өләшүче сүнмәс дәрт, бетмәс көч белән иҗади эшләүче хезмәттәшләребез һәм якын дусларыбыз! Бүген без сезнең белән, бердәм дус гаилә булып, Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиевка багышланган “Авыл җырчысы” дигән әдәби кичәбезгә җыйналдык.
Һәр төбәкнең үз җырчысы була. Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләренә чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз – туган ягыбыз горурлыгы, авыл җырчысы – ул безнең авылдаш язучыбыз – Мөхәммәт абый Мәһдиев.

2 А.Б. Татар авылың җырчысы безнең арадан китеп барды. Ләкин бездә аның кабатланмас рухи мирасы – 18 китабы, күп публицистик мәкаләләре калды. Без якташыбызның мирасын халыкка җиткерүдә үз көчебезне кызганмабыз.
Мөхәммәт абыйны безнең арадан мәңгелеккә алып киткән көннәр саны арта барган саен, аны юксыну һәм сагынуыбыз да арта гына бара.

(М.Илназ җыр “Моңнар кайтсын авылга”)

1 А.Б. Ирексездән күзләр әдипнең җылы эзләрен саклый торган яшел хәтфәгә төренгән, табигатьнең илаһи матурлыгына чумган күрше ишегалдына төшә. Ул йортка кайткан кунаклары арасыннан күңелем белән Аны эзлим. Кулларын артка куеп, моңсу гына уйланып, бик дикъкать белән әле һаман да тирә-юньне күзәтеп йөри кебек. Хисләр дәрьясында уйларым йөзә дә йөзә һәм Мөхәммәт абыйның безнең белән соңгы тапкыр очрашуында:”Мин кая гына барсам да, авылдашларым белән горурланам, аларның хезмәт яратуларына, эшчән булуларына куанып бетә алмыйм”,- дигән сүзләре әле дә булса колак төбемдә чыңлап тора.
Язучыбыз юкка гына авылыбыз тарихын, аның безгә үрнәк булырлык, сагынып сөйләрлек шәхесләрен яктыртмаган икән шул.
Бүген без язучыбызның күпкырлы таланты алдында баш иябез.
Әдәби кичәбезне Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хакимнең “Гөберчәк” исемле шигыре белән ачып җибәрергә рөхсәт итегез.
Сезнең каршыгызда сәнгатьле уку остасы Гөлгенә Ганиева “Гөберчәк” С.Хәким сүзләре

ГӨБЕРЧӘК
Сибгат Хәким сүзләре

Чакырып торган зәңгәр хыял идең,
Бар икән сине бер күрер чак.
Торналарның көзге моңын тыңлап,
Кырларыңнан уздым, Гөберчәк.

Кызыктырып салам кибәнендә
Мәтәлчекләр атына бер сабый.
Синдә туган малайларның исеме,
Я Мөхәммәт, яки Курсави.

Кеше китә — җыры кала дидең,
Моңы кала дидең, Гөберчәк.
Шул торналар төшкән җирдә яшәп,
Хезмәт итеп узган гомер шәп.

Тартты мине көзге моңсу зират,
Тартты һәр таш, кабер-чардуган.
Кырык бердә туганнарның моңы
Каеннарга килеп сарылган.

Кеше китә — җыры кала дидең,
Эше кала дидең, Гөберчәк.
Ә бездән соң бер уй борчый мине,
Калырмы җыр бер көн без үлсәк.

Кеше китә — җыры кала дидең,
Эше кала дидең, Гөберчәк.
Зираттагы өрәңгеләр генә
Тора тып-тын, берни дәшмиләр.

Курсавилар һәм Тукайлар даны
Кырларыңа яткан Гөберчәк.
Синең туфрак, нигез бәхетле дип,
Горурланып безнең йөрер чак.

2 А.Б. Синең туфрак – нигез бехетле дип, горурланып, чынбарлыкта халыкка игелекле хезмәт итүче олы әдибебезнең җанлы образына багышланган әдәби кичәбезне башлыйбыз.
Кичәбез 4 өлештән тора.

1 нче өлешендә — язучының тормыш һәм иҗат юлына
күзәтү ясарбыз, җылы сүзләр – истә-
лекләр белән танышырбыз.
2 нче өлешендә — “Сорау бездән-җавап сездән” дигән
әдәби уен тәкъдим итәрбез.
3 нче өлешендә — язучыбызның иҗат чишмәсе буйлап
сәяхәткә чыгарбыз.
4 нче өлешендә — сезне “Халык моңнарын” тыңларга
чакырабыз.

(МОҢЛЫ АВЫЛ КӨЕ УЙНАЛА)

1 УКУЧЫ. (БАҺАВЕТДИНОВ АЗАТ)
Масра басуы тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә,
кызыл шар күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам.
… Яшәү һәм иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул басуларының исе кирәк.
Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк.

2 УКУЧЫ. (МӘҺДИЕВ ИЛФАТ)
Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев 1929 нчы елда Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа.
1944 нче елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли.
1948 – 50 нче елларда хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта.
1950 – 54 нче еллрда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
1960 нчы елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап, 1964 нче елның мартында “Татар советы әдәби тәнкыйте” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.
Аспирантураны тәмамлаганнан соң, М. Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 нче елдан донцент булып эшли.
М.Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы.

3 УКУЧЫ. (МӘҖИТОВА АЙГӨЛ)
Язучы – прозаик буларак, М.Мәһдиевның исеме матбугатта 60 нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 нче елны “Казан утлары” җурналының бишенче санында берничә кыска хикәясе басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә “Без – 41 ел балалары” исемле беренче повесте дөнья күрә. Бу повестьта язучы Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшьүсмерләрнең көндәлек тормышын, дөньяны танып белергә өйрәтүләрен кызыклы ситуацияләр һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән.
1972 нче елда “Фронтовиклар”, 1975 нче елда “Каз канатлары”, 1978 нче елда “Кеше китә — җыры кала”,
“Торналар төшкән җирдә”, 1980 нче елда “Ут чәчәге”,
1982нче елда “Исәнме, Кәшиф абый”, “Мәңгелек яз” романнары, 1990 нчы елда “Бәхилләшү” кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алга
сафына баса.

1 УКУЧЫ. (БАҺАВЕТДИНОВ АЗАТ)
… Исәнме, туган ягым! Исән – сау тордыңмы? Мин бит әллә ниткән күтәренке романтик хыяллар, куатле җырлар патшалыгыннан кайтып киләм. Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә дип кайтып киләм.Тормышның авыр минутларында юатырга онытма мине. Син бит җырларга бик бай. Бик моңлы, бик хәсрәтле алар. Шулай да, миңа авыр булганда, мине юатырга онытма…
4 УКУЧЫ. (ӘҺЛИУЛЛИНА АЙГӨЛ)

ТУКАЙ КҮГЕ

Эльмира Шәрифуллина

Таулар холкын таулар гына белә,
Җил егәрен сизә гарасат.
Иҗатчының эше кое казу,
Инә белән казу.”Һай, ансат?!”

Тауга карап, таулар булам, димә,
Соклана бел, әмма тауларга.
Яраланган елның бер үксезе
Ятып елагандыр ярларга…

Шигырь түгел, кыйсса язу тиеш,
Багышлап һәм башлап бүгеннән.
Нинди генә йолдыз калыкмады
Түбәң өстендәге күгеңнән.

Тарих чокырының төпкеленнән
Табып чыгармадың кемнәрне?
Фәкать синең акыл бәян итте
Мәңге сер булачак серләрне.

Торналарың төшкән ул җирләргә
Кырык бердән килгән малайлар,
Фронтовиклар: Рушад, Хушиятләр,
Исәнме, дип, Кәшфи агайлар.

Пәйгамбәрлек йөген тартучыга
Чын пәйгамбәр фикер өрдеме?
Кеше китә, җыры кала, егет,
Бәхилләшү кирәк, дидеме?

Бәхилләшү, әйе, авыр булды,
Ачылып калды ачы тәҗрибә.
Ут белән шеш арасында язган
Әсәрләрең җанга моң сибә.

Кесмәс үзәненә язлар кайтыр,
Гөберчәктә гөрләр сабантуй.
Тальян тартып ничә Гата җырлар,
Сине сагынып өзелер ничә уй:

“Аталардан бала яшьли кала,
Син дә калдың, улым, Искәндәр.
Йөрәгеңне куеп тыңла, балам.
Гөберчәктә җилләр искәндә.

Каз канаты, улым, кат-кат була,
Ир канаты тугры ат була.
Ут чәчәге гүрдә, димә, балам,
Чәчәк үскән урын җап була...”

...Җырың булып калган җор сүзләрең,
Агып торган зиһен-акылың-
Татарымның олыг Мөхәммәте,
Милләтемнең горур акыны!

… Гыйлем сабагыңны йотылыплар-
Саклый сабый күңел түрендә…
… Гөберчәктә чыккан Ай-Кояшның
Нуры балкый Тукай күгендә!

1 А.Б. Гөберчәктә чыккан ай- кояшның нуры Тукай күгендә балкый икән, без иң беренче язучының үзенә зур рәхмәтлебез, икенчедән, аның гаиләсенә, соңгы сулышына, соңгы көченә кадәр төп йортта яшәүче, барлык туганнарына туган як җылысын саклаучы, үзенең бөтен гомерен укытучы хезмәтенә багышланган Равия апа Сөгатуллинага чиксез рәхмәтлебез.
Ә хәзер без сезне истәлекләрнең иң кайнар ноктасын- Гөберчәк авылында музей ачылу тантанасына чакырабыз.

2 А.Б. Әдәби кичәбезне сезнең катнашыгызда дәвам итәбез. Сезне “Сорау бездән – җавап сездән” дигән әдәби уенга чакырабыз.Сезнең һәрберегезгә программа өләшенде. Программалар гади түгел, алар серле. Программаларның унберендә 1 дән алып 11 гә кадәр саннар язылган. Ул програмаларга ия булган кешеләрне бирегә чакырабыз.Әйдәгез, уенчыларыбызны сәламлик. Уенчыларыбыз белән танышып китик. Әдәби уеныбызның максаты: сезнең белемнәрегезне сынап, әсәрләрне танып белү, гомумән, язучының мирасын мзңгеләштерү, Мөхәммәт абыйның талантын, каләм көчен яшь буынга җиткерүдә үз көчебезне кызганмау.
Уенның тәртибе белән таныштырып китәм.Әдәби уенны төрләндереп, милли уеннарны чиратлаштырып уйнарбыз.

1 нче уен. “ТАК КАЛЫШ” Уенны саналмыштан башлыйбыз.Кем саналып чыга, шул кеше түгәрәк уртасында баса.Ә калганнар түгәрәкләнеп көйгә биеп әйләнәләр.Көй туктаганнан соң, парланып басабыз. Кем парсыз кала, шул кунакка җәза бирелә.(уен уйнала)
Магнитофон язмасындагы тавышны таныйсызмы? Кем укый, өзек кайсы әсәрдән алынган?
(М.Мәһдиев “Бәхилләшү”)

2 нче уен. “КУЛЪЯУЛЫК” Һәрберегезгә кулъяулык бирелә. Урындыклар уенчылар саныннан бергә ким. Көй башлангач, сезгә урындыклар тирәсендә биеп әйләнергә һәм кулъяулыкларны урындыкка куярга кирәк. Кем өлгерми, шул кешене җәза көтә.
Сез караячак өзеккайсы әсәрдән алынган?
(“Кеше китә — җыры кала”)
Катнашалар: Сәләхиева Ләйсән – Васфикамал
Гайфулин Рамил – Хәкимулла

Васфикамал. Без яши белмәдек, әй дим, синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Күбрәк мин узындым. Юкка-барга сүз чыгарып, синең җаныңны каһәрләдем. Шуның көялеге бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән кадерен җибәрдек. Без яши белмәдек.
Хәкимулла. Их, шушы төнне зур гына күсәк белән терәтеп торырга иде.
Васфикамал. Таң да атты, кояш та чыкты.
Хәкимулла. Саубуллашыр вакыт та җитте.
(Җыр ишетелә.Барлас, Илнур, Ләйсән, Илфар җырлап керәләр. Авыл көе.)
Ал кисәргә, гөл кисәргә
Үтмәс кайчыларыбыз.
Киләсе ел бу вакытта
Булмас кайсыларыбыз.

Агыйдел сулары кебек
Зур сулар булмас инде шул.
Минем йөрәктәге кадәр
Ярсулар булмас инде.

3 нче уен. “ЙӨЗЕК САЛЫШ” Йөзек кемдә, йөгереп чык!
Хәзер яңгыраячак өзек кайсы әсәрдән алынган?
(“Торналар төшкән җирдә”)

4 нче уен. “ЙӨЗЕК САЛЫШ” Йөзек кемдә, йөгереп чык!
Сез тыңлаячак диалог акйсы әсәрдән алынган? Персонажларны таныйсызмы?
(“Ут чәчәге “ повесте)
Мәһдиева Ләйсән – Сылу
Камалов Барлас – Асаф

Сылу. Бүгенге очрашуның истәлеге итеп сакла.
Асаф. Өеңә алып кайтма, ярамый.
Сылу. Ә нәрсә була?
Асаф. Шуны да белмисеңмени? Безнең әни әйтә, ут чәчәген, давыл чәчәген өйгә кертсәң, борчулар алып килер, ди.
Сылу. Безнең әни менә бер дә ут чәчәге, давыл чәчәген кертмәгән иде әле өйгә — өч баласын калдырып үлеп китте.

2 А.Б. Уенны тәмамлыйбыз. Җиңүчеләргә Мөхәммәт ага Мәһдиевның үлмәс әсәрләрен бүләк итәбез.
Күргәнебезчә, кадерле кунакларыбыз авылдаш язучыбыз Мөхәммәт абыйның үлемсез әсәрләрен яратып укыйлар, халыкчан әдәби геройларын күңел түрендә саклыйлар.

1 А.Б. Хәзер без сезне язучыбызның иҗат чишмәсе буйлап сәяхәткә чакырабыз, сезнең игътибарга берничә әсәрдән өзек тәкъдим итәбез:

“Без – 41 ел балалары”
“Кеше китә — җыры кала”

1 А.Б. Кичәбезнең соңгы өлешендә Сезне халык моңнарын тыңларга чакырабыз, чөнки язучыбызның әсәрләре, халык моңнары булып, күңелебезгә агыла.

КОНЦЕРТ

Алып баручы: Гүзәл Котдусова

А.Б. Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә.
Тәрәз саен моңнар тулып,
Керсен авыл өенә.

Кызлар вокаль ансамбле

“Ай йолдызым”
Татар халык җыры

Эх, дускаем, буең зифа
Тал кебек бөгеләсең;
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Үзләренең коесы бар
Безгә кереп су ала;
Чиләген тутырып ала да
Көлә-көлә югала.
Ай йолдызым,(2)
Йолдызым, Рушаным;
Син кергән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.

Су буенда кыек үлән,
Кыеп аласы иде;
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

А.Б. Йолдыз якты, ай нурлырак.
Туган ягым күгендә.
Туган якта җыр ишетсәң,
Моңы кала күңелдә.

Кадерле кунаклар, сезне “Кичке уен”га чакырабыз.
(Кызлар залда, егетләр “Алмагачлары”н җырлап керәләр.)

ЕГЕТЛӘР. Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа.
16 да – 17 дә
Гашыйк булдым мин сиңа.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.

Әйдә барыйк, кызлар карыйк,
Орчык эрләгәннәрен.
Аяз көндә яшен суксын
Егет сөймәгәннәрен.

Их, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Әйдә барыйк, кызлар карыйк,
Ямьле су буйларына.

КЫЗЛАР. Су буенда бакалар,
Баталар да, калкалар.
Шушы көйне матур итеп,
Әйтәләр безнең яклар.

ИЛФАР. Исәнмесез, кызлар, һавадагы йолдызлар!
ЛӘЙСӘН. Сәлам, егетләрнең асылларына!
БАРЛАС. Нәрсә, җәмәгать, кичке уенны башлыйбызмы?
БЕРГӘ. Башлыйк.(2)
ГӨЛШАТ. Нинди уен уйныйбыз?
БЕРГӘ. “Түгәрәк уены”
ИЛНУР. Әйдәгез, башлыйк.
ГҮЗӘЛ. Әйдәгез, дусларым, кичке уенга!

1 ПАР. (ГҮЗӘЛ, ИЛНУР)

ХАЛЫК. Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Мортаза.
Айлар калыккан дип торам,
Сез икәнсез уртада.

ГҮЗӘЛ. Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алларда җырларга
Сандугач теле кирәк.

ХАЛЫК. Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам дигәненә.

Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә.
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.

2 ПАР. (АЛСУ, ИЛФАР)

ХАЛЫК. Ал булсагыз да ярый,
Гөл булсагыз да ярый.
Сез икегез пар килгәнсез
Яр булсагыз да ярый.

АЛСУ. Җырлыйк әле (2)
Унны да, тугызны да.
Мәк чәчәкләре күк күрәм
Дуслар барыгызны да.

ИЛФАР. Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Галләм түгел.
Сөям, дуслар, ялган түгел,
Кешедән калган түгел.

ХАЛЫК. Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам дигәненә.

Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә.
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.

3 ПАР. (ГӨЛШАТ, БАРЛАС)

ХАЛЫК. Дуслар, уртада торасың,
Әйләнмиме башларың.
Язарга торган каләм күк
Синең кара кашларың.

БАРЛАС. Аллар алыр үзеңә,
Гөлләр алыр үзеңә.
Сөясеңме әле дә булса,
Җавап бирче сүземә.

ГӨЛШАТ. Җиделе лампа якты яна
Магазин алларында.
Мөмкин булса тотар идем,
Көн дә күз алларымда.

ХАЛЫК. Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам дигәненә.

Ал чия төпләрендә,
Гөл чия төпләрендә.
Сулар сибеп үстерәләр
Тәрәзә төпләрендә.
ИЛНУР. Егетләр, кызлар! Таң ата бугай, әтәчләр кычкыра. Кайтырга вакыт та җиткән түгелме соң?

ИЛФАР. Әйдәле, дуслар! Урамны яңгыратып авыл өчен җырлап кайтыйк әле…

Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызласын.

А.Б. Сөйкемле син, туган ягым,
Тәмле синең суларың.
Синдә калырмын мәңгегә
Аерылмаса юлларым.

5 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр
“Туган тел”
Рафис Корбан сүзләр
Мөхтәр Минһаҗев көе

А.Б. Бие әле, бие әле,
Биегәнне күрсеннәр.
Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр дисеннәр.

Татар яшьләре биюе.

2 А.Б. Шушының белән әдәби кичәбезне тәмамлый-быз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр.
Кичә тәмам.
  • 0
  • 28 сентября 2010, 10:25
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.