Кырынды төбәге тарихы һәм аның ономастикасы

Кереш.
Кырынды төбәге тарихы турында бик күп мәгълүматлар якташыбыз, тарихчы һәм тел галиме Р.Ф. Мәрданов, тарих фәннәре белгече, галим И.Г. Һадиевнең “Әгерҗе төбәге тарихы” фәнни – популяр хезмәтендә тупланган. Шулай ук Раиф Фәтхелбәян улы Мәрдановның “Якташлар авазы” газитенең берничә санында безнең төбәк тарихына багышланган язмалары басылып чыкты. Әмма болар гына безнең Туган як тарихын яктыртуда чик түгел, билгеле. Шуның өчен мәктәбебездә эшләп килә торган укучыларның “Туган якны өйрәнү” фәнни оешмасы белән без дә бик күп эзләнүләр алып барабыз. Моның өчен тарихи документларны өйрәнәбез, җирле аксакалларыбыз белән әңгәмәләр уздырабыз, кирәк урыннарга хатлар юллыйбыз. Мине аеруча Кырынды төбәге тарихы турында өстәмә мәгълүматлар һәм аның ономастикасы кызыксындыра. Шул уңайдан мин үзем фәнни – гамәли конференциядә “Туган якны өйрәнү” секциясендә иҗади эзләнү эшләре белән чыгыш ясарга булдым. Бу тема безнең якның киң катлам кешеләренә аеруча кызыклы булыр, минемчә.
Фәнни эзләнү эшендә түбәндәге максатларга ирешүне күздә тотам:
1) Кырынды һәм Төрдәле авыллары тарихы турында өстәмә мәгълүматлар бирү, бу ике авылның дошманлашып яшәү сәбәпләрен ачыклау;
2) русларның татарларга карата ихтирамын, түземлеген бәяләү;
3) төбәк ономастикасы һәм аның кайбер тармаклары турында тарихи мәгълүматлар бирү.
Фәнни эзләнү барышында мин тагын үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:
— төбәгебез тарихы турында тагын да күбрәк материаллар туплау;
— журналистлар С. Хәйретдинов һәм И. Сирматовның “Ил язмышын – ил белән” дип исемләнгән язма чыганакларын тулырак өйрәнү;
— җирле ономастика турында өлкән буын карт – карчыкларыннан күбрәк мәгълүмат алу;
— үземнең фәнни хезмәтем белән әти — әниләр, укучылар алдында чыгышлар ясау.
Бу фәнни эзләнүләрем Туган як тарихын өйрәтүче галимнәргә, укытучыларга, укучыларга кулланма була алса, мин үз эшемнең нәтиҗәсен күреп, бик сөенер идем.

Төп өлеш.
Кырынды һәм Төрдәле авыллары тарихы. Аларның “дошман” лашып яшәү сәбәпләре.

“Кырынды авылының нигезләнү вакыты турында ике төрле мәгълүмат бар: XVII йөзнең беренче яртысы һәм XVIII йөз башы. Төрдәленең исеме 1640, 1685 елгы архив документларында очрый”1.
Кырынды авылы үзе хәзерге рәсми документларда, карталарда бер генә исем “Кырынды” исеме белән генә йөртелә, ә 1930 елларга кадәр авылның бер өлеше “Төрдәле”, икенчесе өлеше “Кырынды” дип аталган. Бу ике авылны бары тик “Төрдәлинкә” дигән кечкенә инеш аерып торган.
Төрдәледә яши торган татарлар белән Кырынды татарлары арасында Бөек Октябрь Социалистик революциясенә кадәр татулык бер дә булмаган: Төрдәле кешеләре Кырындыдан кыз алмаганнар, үзләренең кызларын Кырынды егетләоенә бирмәгәннәр. Төрдәле кешеләре аеруча явыз булган. Менә бер мисал. Төрдәле авылында Садыйк Хаҗиев дигән бер карт яшәгән, аның өч улы һәм Хәдичә исемле бер бик матур кызы булган. Хәдичә үзенең әнисеннән (ә аның әнисе хәзерге Саба районыннан күчеп килгән мәәзин кызы булган) укырга, язарга өйрәнгән. Матур әдәбиятны бик яраткан, авылда була торган төрле фаҗигале хәлләр, вакыйгаларга карата бәетләр, җырлар чыгарген. Әнә шул Хәдичә Кырынды авылы егете Шәрифулланы өзелеп яраткан. Егет Садыйкларга кодалар да җибәргән, әмма карт, егет Кырындыныкы булганга, риза булмый. Шуннан соң Хәдичә Шәрифуллага “ябышып” чыккан, ә икенче көнне коймакка чакырырга килгән кодаларны Садыйк карт һәм аның уллары кыйнап чыгарганнар. Кичен исә нәсел – нәсепләре белән җыелып барып (Садыйк картның 17 туган энесе һәм 6 кыз туганы булган), кызны елата – елата өйгә алып кайтканнар, күрше Көчек авылыннан килгән Минемөхәмәт исемле самовар төзәтүчегә тотып биргәннәр (Минемөхәмәтнең хатыны үлгән һәм аннан яшь бала да калган була). Имеш, Кырынды керәшененә кызны биргәнгә караганда Көчек авылы татарына бирү
артыграк.
_____________________________________________________________________
1 Мәрданов Р.Ф., Һадиев И.Г. “Әгерҗе төбәге тарихы”, — Казан: “Тамга” нәшрияты, 2003. 123 бит.

Төрдәле кешеләре белән Кырынды кешеләре арасындагы дошманлык яшьләр арасында аеруча ачык күренгән. Сабантуе, аулак өйләрдә, каз өмәләрендә алар үзара еш кына ызгышканнар, хәтта пычак һәм кистәннәр белән дә сугышканнар.
Мәдрәсә шәкертләре дә читтә калмаганнар. Инешнең бер ягында — Төрдәле, икенче ягында – Кырынды балалары җыелган. Башта алар бер – берсен үртәшәләр, ташлар атышалар, көчлерәк як көчсез якны куып китә, җиңелеп чигенүче якны яклап үсмерләр, аннан егетләр, тора – бара картлар да катнаша һәм балалар башлаган “сугыш” зур “сугыш” ка әйләнеп китә торган була. Мондый хәлләр әле революциядән соң да (1930 елларга кадәр) еш кабатлана торган булган.
Шунысы характерлы: Төрдәледә дә, Кырындыда да руслар бик күп булган, ике арада чыккан низагларга алар катнашмаганнар. Ике авылда да руслар белән татарлар арасында бер төрле дә дошманлык фактлары булмаган. Хәер, бер низаг булган булуын, ләкин бу вакыйга татарларның русларга карата булган ихтирамын арттыруга сәбәп кенә булган. Хәл менә болай була: вак мал белән дә сату итүче Төрдәле крестьяны Галим Садыйгы Иван Герасимович Катаевка кунакка барган. Хуҗа аны хөрмәт итеп түргә утырткан. Бераз “кызып” киткәч, тәрәзәне ачканнар. Бу вакытта Балтач авылы ягыннан тарантаска утырып Гыйльмешәех мулла кайтып бара икән. Көпә — көндез Рамазан аенда руста кунак булып утыручы Садыйкны күреп алган ул. Өенә чабып кайтып, атын да туарып тормыйча, мәәзин, үз тирәсенә ялагай – куштаннарны җыеп, Иван Герасимович өенә килгән. Садыйкны өстерәп алып чыгып, мәчет алдына китереп хөкем итә башлаганнар. Шау – гөр килеп, аны мәчет манарасыннан җиргә ыргытырга карар биргәннәр. Ләкин бу карарны җиренә җиткереп үти алмаганнар: шул арада Иван Герасимович туган – тумачаларын җыеп, килеп тә җиткән. “Рус халкы өчен кунактан да кадерле кеше юк, мин аны сезгә мыскылларга бирмим!” – дип бик каты ярсыган ул. Шул чагында ике авылның да руслары җыйналып өлгергәннәр. Алар Садыйкны аралап алганнар, фаҗига булмый калган. Бу вакыйгадан соң татарларның русларга карата хөрмәте тагын да арткан.
Гомумән алганда, Кырынды белән Төрдәле дошманлыгын Төрдәле муллалары дөрләтеп торган. “Билгеле булганча, XVIII йөзнең ахырында Кырынды авылының татарлары көчләп чукындырылганнар һәм рәсми документларда православие динендә дип теркәлгәннәр”2. Кырынды татарлары христиан динен кабул иткәннәр, шуңа күрә аларны керәшен дип йөрткәннәр. Дөрес, алар үзләрен христиан дип санамаганнар, үзара бер – берсенә татар исемнәре белән эндәшкәннәр, җомга көн мәчеткә, якшәмбе көн чиркәүгә барганнар, христиан һәм ислам дине бәйрәмнәрен бертигез дәрәҗәдә билгеләп үткәннәр. Үлгән кешене Варзи – Ятчи авылы зиратына алып барып, гробка салып, поп белән күмгәннәр, ә төнлә казып алып кайтып, Кырынды зиратына кәфенгә төреп, мулла белән күмгәннәр. Бу хәлләрне поплар сизенгәннәр, әмма гауга күтәрмәгәннәр – халыктан курыкканнар.
Безнең мәктәпнең элеке тарих музеенда (җитәкчесе Фоат Шахмиассар улы Садыйков) попның 1872 елда тутырылган “Книга исповеди” (“Тәүбә китабы”) сакланган. Анда “Чукындырылган татарлар” дигән аерым бүлек булган. Биредә Кырынды һәм Тирсә төбәге авылы керәшеннәренең христианча һәм татарча исемнәре теркәлгән. Исемнәрнең ике төрле язылуы мәхәллә кешеләренә карата попның артык каты булмавын раслый. Җирле түрәләр моңа игътибар бирмәгәннәр, күрәсең.
II. Кырынды төбәге ономастикасы: топонимнар.
Кырынды – Төрдәле төбәге турында сөйләгәндә, алар тирәсендә урнашкан Яхшы Чишмә, Карамалы Елга, Еленовское, Сосновка, Рождесттвенское, Петро – Павловск, Йолдыз авылларының тарихы турында да берничә сүз әйтеп китәр идем мин.
1. Кырынды.
Тезмә калкулыклар итәгенә урнашканга бу авылга “Кырын җир” дип исем биргәннәр. Соңга таба Кырынды дип йөртелә башлаган. Авылга кешеләр Каманың сулъягыннан күченеп килгәннәр. Алар алпавыт изүеннән, крепостнойлыкка эләгүдән качып килгәннәр.
2. Төрдәле.
Авыл калкулыкларының алгы өлешенә урнашкан, шуңа күрә аны “Түрдәле авыл” дип атаганнар. Тора – бара Төрдәлегә әйләнгән. Башта биредә татарлар гына булган.
______________________________________________________________________
2 Мәрдәнов Р.Ф., Һадиев И.Г. “Әгерҗе төбәге тарихы”, — Казан, 2003, 84 бит.

Руслардан беренче булып Залетов дигән кеше килгән. Аның чын фамилиясе билгеле түгел. Килеп урнашкач: “ Каян килдең?” дип сораганнар.
“Залетел” дип җавап биргән, имеш. Шуңа күрә аңа Залетов кушаматы биргәннәр. Нижний Новгород ягыннан килүчеләргә Новгородцев, Мәскәү ягыннан килүчеләргә Москов кушамат – фамилиясе биргәннәр.
3. Яхшы Чишмә (Хор. Ключ)
Удмуртия Республикасы Можга районы Ляле авылы картлары сөйләвенә караганда, бу авыл урынында Иван Грозный патшалык иткән чорда удмуртлар яшәгәннәр. Казан ханлыгы җимерелгәч, бу урынга татарлар күчеп килгәннәр, удмуртларны кысрыклап чыгарганнар. Алар Можга районы җирләренә киткәннәр. Авылга Яхшы Чишмә дип исем бирәләр, чөнки аның нәкъ уртысында тәмле сулы чишмә ага.
4. Карамалы Елга (Вязовой Ключ).
1923 елда Төрдәле кешеләре тарафыннан төзелгән. Революциягә кадәр монда берничә хуҗалык яшәгән. Аларны “мещаннар” дип йөрткәннәр. Бу хуҗалыкларның үз җирләре дә булмаган, Шаршады, Балтач боярларыннан арендага җир алып чәчкәннәр. Бу авыл янында бер чокыр бар. Анда Карама агачлары күп. Шул Карамалыкта зур бер чишмә бар. Халык авылны Карамалы Елга дип атаган.
5. Тукай.
Карамалы Елга белән рәттән урнашкан. 1925 елда Кырынды татарлары күчеп килгән. Җир бүлү эшләрен Тукаев фамилияле бер землемер алып барган. Ул яңа күченгән җиргә Тукай исемен бирү тәкъдиме белән чыккан. Тукай — Әгерҗе кешесе була. Бер урамлы, ике исемле авыл шулай барлыкка килә.
6. Еленовское.
Авылның исеме христиан динендәге изге хатын – кыз Еленага багышланган, шуңа күрә Еленовское дип аталган. 1990 елларда безнең Кырынды һәм Төрдәле авылының бик күп кенә рус байлары хуторларга күчкәннәр. Эчке эшләр министры П.А. Столыпинның җир реформасы, шулай итеп, Кырындыга да килеп җиткән. 1930 елларда аларның барысы да диярлек (3 хуҗалыктан башка), “кулак” исеме астында, сөргенгә сөрелә. Алар, сөрген срогы тулгач, йортлар салып, яңача яши башлыйлар.
7. Сосновка (Наратлы авыл).
П.А. Столыпин реформасы чорында төзелгән. Тирә — юнендә мәһабәт нарат урманы булган. Наратлы күл (Сосновое озеро) аларның мактанычы булган.
8. Рождественское.
Реформа чорында Рожденство бәйрәме вакытында күченгәннәр.
9. Петро – Павловск.
Кырындыдан күчкән рус байлары Петр һәм Павел патша хөрмәтенә шулай атаганнар.
10. Пушкин.
Бу авыл урынына Пушкин фамилияле бер кеше иң беренче утырган. Һәрхәлдә, ул чын исемен атамаган, мин – Пушкин дип таныштырган.
11. “Йолдыз”.
Бу авыл 1925 елларда төзелә. Төрдәленең иң тырыш кешеләре Иж буеннан ерак түгел урман эченә күчеп утыра. Бу шуның белән бәйле булырга тиеш: 1925 елларда җир эшләре Халык Комиссариатында Кондратьев – Чаянов группасы эшләгән. Бу группа авыл хуҗалыгын капиталистик юл белән, ягъни шәхси хуҗалыклар исәбенә үстерүне максат итеп куя. Шунлыктан хуторларга күчү эше бу елларда киң җәелгәндер дип уйлыйм мин.
Гидронимнар.
1. Төрдәлинкә — Төрдәле авылы исеменнән алынган инеш.
2. Таралма – Төрдәлинкәнең урман авызындагы өлеше. Бу урында инеш әллә ничә тармакка тарала.
3. Аккош күле – бу күлдә 1930 елларда бик күп аккошлар булган. Ул Рождественское авылыннан ерак түгел Иж елгасының аргы ягында урнашкан.
4. Кара күл – Тукай авылыннан ерак түгел урман эчендә урнашкан. Тирән, кара – кучкыл төстәге күлдә күп кенә кешеләр батып үлгән, халык аны шуңа кайгылы Кара күл дип атаган. Авыл картлары әйтүенчә, аның тирәнлеге 2 дилбегә буе була. Гражданнар сугышы вакытында безнең авыл аркылы Колчак гаскәре калдыклары узган. Кызыллар килә башлагач, алар пушкаларын, коралларын күлгә батырып, үзләре урманнарга качып киткәннәр. Шуннан соң халык бу күлдән бик шомланып йөргән. Кичләрен күл ягыннан бала елаган тавышлар да ишетелә торган булган. Аны күлгә батып үлгән Розалия исемле 18 яшьлек кыз исеме белән дә бәйлиләр.
5. Киндер күле.
Бу күлгә, сүз ясар өчен, киңдер сабагы салганнар. Ул Чишмә авылыннан ерак түгел урнашкан.
Микротопонимнар: урам, чокыр, тау исемнәре.
I. Урам исемнәре:
1. Собачинка урамы.
Бу урамда Бәшир исемле кеше яшәгән. Аның балалары бер дә тату яшәмәгәннәр, ызгышып торганнар. Шуңа күрә эт урамы дип атаганнар.
2. Чегән урамы.
Бу урамда өч ярлы крестьян хуҗалыгы яшәгән. Алар барысы да бер өйдә торганнар. Балалары күп булган, бар да кара чәчле, кара тәнле, ертык киемле булганга, аларны чегәннәр дип үртәгәннәр. Шуңа күрә Чегән урамы дип йөрткәннәр.
3. Бәли урамы.
Авылда 2 Вәли яшәгән: бай Вәли һәм фәкыйрь Вәли. Фәкыйрь Вәлине Бәли дип йөрткәннәр, ул шул урамда яшәгән.
4. Җортау урамы.
Йортлары тау өстендә утырганга күрә шулай аталган.
5. Урыс урамы.
Бу урамда күбрәк руслар яшәгән.
6. Шаршады урамы.
Элек Шаршадыга бара торган олы юл шул урамнан узган.
II. Чокыр исемнәре:
1. Балан куак чокыры.
Бу чокырда балан агачы күп үсә.
2. Тирәншур чокыры.
“Шур” сүзе безнең як удмуртларында чокыр дигәнне аңлаткан, димәк, тирән
чокыр дигән сүз.
3. Әптекәй чокыры.
Габделхай (кушаматы Әптекәй) исемле кеше, шул урындагы урманны чистартып, үзенә йорт салган. Йорт янындагы чокырда чишмә агып торган, шул урында торфлы сазлык ясалган. Атның аягына “су төшкән”дә, крестьяннар Әптекәйгә килә торган булганнар. Әптекәй атларны кичен тездән торфлы сазлыкка бастырып куя торган була, иртәгесен ат аягына баса – терелә.
III. Тау исемнәре.
1. Мәгәҗи тавы.
Төрдәле авылының төньягында зур калкулык бар. Элек бу калкулык түбәсенә община кешеләре бергәләшеп зур бина салганнар. Бу бинада янгыннан саклап калу өчен крестьяннанр үзләренең орлык ашлыкларын, кыйммәтле әйберләрен саклаганнар. Руслар бу бинаны магазин дип, ә татарлар мәгәҗин дип атаганнар. Мәгәҗи тавы исеме шуннан килеп чыккан.
2. Чиркәү тавы – тау башына чиркәү салынган.
3.Нариман тавы – Нариман исемле кешенең җире шунда булган.
Йомгаклау.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган төбәгебез тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып үсәргә ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

Файдаланылган әдәбият.

1. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Педагогика. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004.

2. А.М. Нимзамов. Милли мәктәп нигезләре. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005.

3. Р.Ф. Мәрданов, И.Г. Һадиев. Әгерҗе төбәге тарихы. – Казан: “Тамга” нәшр., 2003.

4. Әгерҗе районы якташлар җәмгыяте гәзите “Якташлар авазы”. Апрель, 2005, №3-4, Чаллы.

5. “Якташлар авазы” гәзите. Чаллы. Гыйнвар, 2000, №3.

6. С. Хәйретдинов, И. Сирматов. “Ил язмышын – ил белән”.

7. С. Алишев. Каһарман бабайлар. – Казан. 1976 ел.

8. “Татарстан АССР тарихы” материаллары. – Казан, тат. Китап нәшр., 1970, 1973, 1975.
9. Тарих укытучысы, 15 ел мәктәп директоры булып эшләгән, “РСФСРНың халык мәгариф отличнигы”, Кырынды мәктәбе туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, пропагандист Фоат Шахмиассар улы Садыйковның язма истәлекләре.

10. Төбәгебез аксакаллары: М.Ш. Шабаев, Г. Москов, Г. Сәетңанов истәлекләре.

Каюм Насыйри исемендәге фәнни – гамәли конференция.
Секция: Туган якны өйрәнү.
Сәетҗәнова Фәридә Ф.
Әгерҗе муниципаль районы Кырынды гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче: Гайнетдинова Рәмзия М. 1 кв. категорияле укытучы.
2007 ел.
  • 0
  • 28 сентября 2010, 10:21
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.